Бер мулланың бик күп болыны булган. Менә бер заман печән өлгергән. Болынны бер ялчы белән чабып бетерер хәл юк, моңа бүтән берәү дә ялланмый икән. Мулла кайгыга калган. Шулвакыт боларның авылларыннан чегәннәр узып бара икән. Мулла шуларның берсен туктаткан да: — Кем, чегән дус, болай тик йөргәнче, печән чабарга ялланмассызмы? — дигән.
Чегән әйткән: — Ник ялланмаска, була ул, мулла, — дигән.
Шулай итеп, сөйләшә торгач, чегән илле сумга ялланган.
Икенче көнне чегән белән ялчы хәзерләнеп болынга китәләр. Биш көнлек азык алалар. Барып җиткәч, чегән ялчыга әйтә: — Без хәзер аш пешереп ашыйк, аннан соң күз күрер, — ди.
Болар аш пешереп, бик тәмләп ашыйлар да ятып йоклыйлар.
— Соң, — ди, ялчы әйтә, — печәнне кайчан чаба башлыйбыз, — ди.
Чегән әйтә моңа: — Син мине тыңла, без печәнне чапмабыз, — ди.
— Алай ярармы? Үзебезгә ни булыр? — ди хезмәтче.
— Кайгырма, җавабын үзем бирермен, — ди чегән.
Биш көн үтә дә китә. Боларның печәнгә чалгы тыкканнары да юк. Ашап ята торгач, ашар ризыклары да бетә. Чегән ялчыга әйтә: — Бар, авылга кайт та ризык алып кил, муллага әйтерсең: «Печәнне чабып бетердек, кибән куярга тотынабыз», — диярсең, — ди.
Ялчы авылга кайтып, биш көнлек ризык алып килә. Муллага да тиешле сүзләрне әйтә, алдалый. Килгәч, куркып чегәнгә әйтә: — Ни булыр инде безгә? - ди.
Чегән әйтә:
— Курыкма, берни булмас, ди. Әйдә, аш пешерик, — ди.
Шулай итеп, болар тагын биш көн тамак туйдырып тик яталар. Биш көн узгач, бер пакус та чапмыйча, авылга кайталар.
— Иә, мулла, — ди чегән, — биш кибән куйдык, печәне шундый яхшы, бер тамчы яңгыр да эләкмәде, — ди.
Мулла бик канәгать инде моңа. — Бик тә яхшы, бик тә яхшы, - дип кенә тора.
Чегән әйтә: — Без санашыйк инде алайса, — ди.
Мулла моңа илле сумны чыгарып тоттыра: — Мә, яхшы хезмәтең өчен, — ди.
Чегән акчасын кесәсенә салып куя. Алай да мулла йортыннан чыгып китмичә тора. Моңа ничек тә ялчыны коткарырга кирәк.
— Мулла, — ди бу, — без бик яхшы эшләдек, шуңа күрә син миңа бер бәрән дә бирер идең, — ди.
Мулла, бик авырсынып кына булса да, сарык бәрәнен бирә. Чегән бәрәнне алгач, әйтә: — Мулла, бер каз да бирер идең, — ди.
Мулла казны бик кызганса да бирә.
Шуннан соң чегән әйтә: — Инде бер тавык та бирер идең, — ди.
Монысы муллага бик авыр тоела. — Юк, артык берни дә бирмимен, — ди.
— Юкка жәллисең, - ди, чегән әйтә, - бер тавыкны жәлләсәң, артыграк зарар китерерсең, — ди.
Мулланың бик яман ачуы чыга да чегәннең кулыннан тотып: — Чык, чык, алланың каһәре төшкән нәрсә, артык бер уч салам да бирмимен, — ди.
Чегән әйтә: — Алайса, тыңла, мулла, — ди.
Чегән кулын күтәреп һавада селки.
— Сезнең болыныгыз чабылмаган иде, чабылмаган булсын да, — ди.
Чегән шулай дип, сарык белән казны алып, китеп бара.
Ялчы әйтә: — Хәзрәт абзый, бу чегән безне бик кызык итеп китте бит әле, - ди.
— Ә нишләтте соң ул? — ди теге.
— Ишетмәдеңме әллә?
— Юк, юк, ишетмәдем.
— Мин ишеттем, — ди ялчы. - Ул безне сихерләп китте. «Сезнең болыныгыз чабылмаган иде, чабылмаган булсын да», — диде. Чабылган үләннәрнең кире торып утырулары мөмкин.
Муллага шик төшә хәзер. Икенче көнне ат җигеп китәләр болар болынга. Анда барып җиткәч карасалар, болын бер адым да чабылмаган.
— Бу ни хәл бу? — ди мулла.
Ялчы әйтә:
— Гажәп хәл бу, — ди. — Бер тавык өчен сихерләгән, каһәр, — ди. Аннары муллага болынны күрсәтеп йөри. — Менә монда, мулла абзый, безнең шалашыбыз иде, менә монда кибәннәр иде, харап та шәп эшләгән идек, — ди.
Мулла әйтә: — Юкка бер тавыкны жәлләдем иблискә,— ди.
Шулай итеп, мулла бик үкенеп кайтып китә, шуның белән әкият тә бетә.