Сәлимҗан китапханәсе

КӨТҮЧЕ ЗАРИФ

Бер авылда ярлы гына берәү торган. Хатыны, улы булган. Озакламый бу ярлы агай үлеп киткән. Хатыны белән улы Зариф бик авыр хәлдә калганнар. Хәер сорашканнар, ачлы-туклы яшәгәннәр. Малай унике яшьтән авыл халкының сарыгын көтә башлаган. Ел артыннан ел узган, малай егет булып җиткән. Авылда егетләрнең асылы, чибәре, тик иң ярлысы ул икән, ди. Бервакыт егет мулла кызына гашыйк булган, чыдарлык түгел. Түзмәгән, әнисенә әйткән:

— Әни кәбәм, эш шулай-шулай, син мулла абзыйга баш кода булып бар әле, кызын бирмәсме, — дигән.

Әнисе нишләсен? Алай дигән, болай дигән, улы бик нык ялынгач:

— Ярар алайса, барып карыйм, — дигән дә киткән.

Курка-курка кергән мулла абзыйга. Мулла моны күргән дә:

— Ник йөрисең болай вакытлы-вакытсыз хәер сорашып? — дигән.

— Юк, — дигән хатын. — Мин сиңа, мулла абзый, баш кода булып, кызыңны сорарга килдем, — дигән.

— Син әле хәерче башың белән мине мыскыллап йөрисеңме! — дип, мулла моны куып чыгарган, этләреннән талаткан.

Шулай итеп, мәсхәрәләнеп кайткан да, гарьлегеннән күз яшьләренә буыла-буыла елаган хатын. Көтүдән кайтуына улына да елый-елый шул хәлне сөйләп биргән.

— Кайгырма, әни, — дигән Зариф, — без үзебезнекен алырбыз, – дигән.

Әнисенә сарык көткән өчен акча җыярга кушкан. Икенче көнне әнисе бер сум ун тиен көмеш акча җыеп алган. Зариф тәңкәләрне бик әйбәтләп чистарткан, шомарткан, тегеләр өр-яңа кебек ялтырап торганнар. Шуннан соң әнисенә әйткән:

— Бар, мулла абзыйга күренмичә генә, абыстайдан бизмәннәрен сорап кайт, — дигән. — «Улым бик күп табыш белән кайтты, шуны үлчәргә кирәк», — диярсең, — дигән.

Әнисе каршы әйтмәгән, җайлап кына бизмәнне алып кайткан. Зариф көтүче, чүбен чүпкә салмаган, теге көмеш тәңкәләрне бизмән төбенә ябыштырган.

— Мә, әни, караңгы төшкәч, бизмәнне кире илт, — дигән.

Әнисе кичке караңгыда бизмәнне абыстайга рәхмәт әйтеп тапшырган. Абыстай аны-моны тикшереп тормаган, бизмәнне келәткә кертеп куйган.

Бер-ике көн үткәч, мулла келәткә керсә, шаккаткан: бизмән төбендә көмеш тәңкәләр. Абыстайны чакырткан да:

— Бу ни бу? Каян бу тәңкәләр? — дигән.

— Көтүче Зариф әнисе алып торган иде, улы зур табышка очраган икән, шуны үлчәгәннәрдер, — дигән абыстай.

Мулла ах иткән, вах иткән:

— Ул хатынны куып җибәреп харап булдым, улы шундый бай булгач, акчаларын бетереп җыймаган да, — дигән.

Төннәрен дә йоклый алмый башлаган. Бераз вакыттан көтүче Зариф әнисен тагын җибәргән:

— Бар, сора, бу юлы мулла абзый кызын бирмичә калмас, — дигән.

Чыннан да, мулла абзый бу ярлы хатынны бик яхшы каршылаган. Түргә мендәр өстенә менгезеп утырткан. Шулай итеп, сөйләшкәннәр, килешкәннәр. Мулла кызын бирергә булган, егет алсын гына.

Бер атнадан бик зур туй иткәннәр. Мулла кызы зур гына байлык белән көтүче йортына күчеп килгән. Торалар болар бер ай, ике ай, ә мулла һаман көтә дә көтә: кияү кайчан байлыгын чыгарыр, дип. Зариф уйламый да. Чыгарыр иде, байлыгы юк.

Ахырда түзми, мулла абзый егеткә бәйләнә башлый:

— Син, ди, чабатаңны сал инде, үзең авылның иң зур бае, болай йөрергә оят, — ди.

Тора-бара кияүдән акча да сорарга тотына. Зарифның теңкәсен корыта.

«Тукта, — ди егет, — мин сине өйрәтермен әле!» — ди.

Зариф таныш-белешеннән утыз сум акча ала да беркөнне шәһәргә товарга дип чыгып китә. Шәһәргә барып җитү белән, тимерчегә керә. Әйтә:

— Син миңа канатлы фәрештә яса. Эче куыш булсын, үзе сиртмәләрдә тилпенеп-тилпенеп тора торган булсын, — ди. — Акчасыннан эш тормас, — ди.

— Ярый, бер атнадан әзер булыр, — ди теге.

Зариф бер атна көтә. Канатлы фәрештәне ала да төнлә үз авылына кайтып төшә. Өенә керми бу. Туп-туры мәчеткә бара, фәрештәне бик әйбәтләп мәчет эченә урнаштыра, үзе фәрештә эченә кереп утыра. Бервакыт иртәнге намазга дип мулла килеп керә. Фәрештәне күргәч, хәйран була.

— Ходаем, бу ни бу? — ди, әгузе бисмилласын әйтә.

Шунда фәрештә телгә килә:

— Аллаһы тәгалә хәзрәтләре мине синең янга җибәрде. Син шундый әйбәт муллалардан, сине үз янына бүләкләргә чакырды, алтын-көмешкә күмеп җибәрер сине, барасыңмы? — ди.

«Аллаһы тәгалә җибәргән фәрештә икән бу», — дип уйлый да мулла абзый әйтә:

— Барам, бик барам, — ди.

— Алайса, — ди фәрештә, — син кесәңдә булган акчаларыңны, алтын-көмешеңне шушы тишеккә сал, юкса үзеңне күккә кертмәсләр, — ди.

Мулла кесәсендәге алтын сәгатен, мең сумлап акчасын фәрештә канаты астына сала. Ә Зариф аны тиз генә кесәсенә җыеп куя.

— Хәзер, мулла абзый, миңа менеп атлан, — ди.

Мулла фәрештәгә менеп атлангач, Зариф әйтә:

— Хәзер күзләреңне бик каты йом, ун минуттан менеп җитәрбез, — ди.

Үзе фәрештәне бик нык этеп җибәрә дә, мәчеттән чыгып китә, ә фәрештә сиртмәләрендә тик талпынып-талпынып тора. Мулла абзый фәрештә муенын кочаклап, селкенә бирә, алла янына очам дип уйлый.

Бераздан мәчеткә картлар җыела. Канатлы бер нәрсәгә менеп атланган мулланы күргәч, болар шаккаталар.

— Бу ни эшең, хәзрәт? — диләр.

— Тик торыгыз, җәмәгать, мин алла янына бүләк алырга очам, — ди мулла. — Менә фәрештә килде, — ди.

— Нинди фәрештә булсын, күзләреңне ач, тимер ич ул, — диләр моңа.

Мулла күзләрен ачып җибәрсә, күрә, шул ук мәчет эче, ул атланган тимер нәрсә селкенеп тик тора. Хәзрәт нишләргә белми, тегендә чаба, монда чаба, бөтенләй җиңеләеп кала. Озак та үтми, сырхаулап үлә бу. Жаны мәңгегә күккә оча. Шулай итеп, авыл кешеләре дә, Зариф та комсыз мулладан котылалар. Көтүче Зариф, хәзрәт өенә күчеп, әле дә булса бик яхшы торып ята, ди, көтүләрен көтә, ди.