Бер егет өйләнә. Хатыны бик матур була моның. Болар тату гына торып, кечкенә генә булса да йорт өлгертәләр. Һичкемгә катышмыйча, шулай тигез генә яши бирәләр. Күршедә мулла тора. Әлеге яшь хатын суга мулла коесына йөри.
Бервакыт мулланың күзе бу яшь хатынга төшмәсенме. Менә бит азу, нишләтә, карт мулла күршесенең яшь хатынына кызыга. Теге хатын көянтә-чиләген асып моның ихатасына аяк басуы була, бу кһе-кһе дип тотына йөткерергә. Бу хатын бер түзә, ике түзә, өченчесендә чыдамый, иренә әйтә:
— Ирем, нишлим инде, мулла абзый, мин керүгә, тамагын кыра башлый, үзгә хатыннарга алай итми, — ди.
Ире курыкмас, уптым илаһи кеше була. Әйтә хатынга:
— Син дә тамагыңны кырып кара, азактан ни булганын әйтерсең, — ди.
Хатын шул көнне суга чыкмый, икенче көнне чыкса, хәзрәт йорт тирәсен себергәләп йөри. Хатынны күрү белән хәзрәт тамак кыра, кһе-кһе, ди. Бу да аптырап калмый, кһе-кһе, ди, нәзек кенә итеп. Хәзрәт чак кына себеркесен төшереп җибәрми: «Эһе, моңарда өмет юк түгел бит», — ди. Килә бу кое янына. Хатынга булышырга итә.
— Кая, сиртмәне үзем тартыйм, — ди.
— Юк, мулла абзый, сиңа авырга килер, аннары эшем дә ашыгыч, ипи саласым бар, — ди хатын. Яулык читеннән генә муллага карап ала.
— Һи-һи, асыл кош, ипиләрең качмас әле, — ди теге.
— Качса-качмаса, иремнең тегермәнгә китәсе бар, төн дә кунса, иписез читен булыр үзенә, — ди бу.
— Алайса, үзеңдә аулак өй икән. Әйтәм, асыл кошның күңеле боек бүген... Менә бит ходайның рәхмәте... — ди теге.
— Бердәнбер юанычың да булмаса, күңелсез инде ул, мулла абзый, — ди бу.
— Хи-хи, кайгырма, йөрәк маем, — ди хәзрәт, — кичен кереп үзем юатырмын, арт капкаңны бикләми тор, — ди.
— Күрше-күләннән куркам, ирем дә сизәр, ярамас эшкә димлисең бит, мулла абзый, — ди хатын.
— Ярый, бик ярый, китап бик мактый аны. Мулла кешегә теләсә кайда юл ачык булырга тиеш, ди. Алла боерса, берни булмас, курыкма, — ди хәзрәт.
— Карап карармын, алайса, — ди хатын.
Өенә чыккач бу барын да иренә түкми-чәчми сөйләп бирә. Ире тиресенә үк сыймас була, тыз-быз йөренә. «Ах, карт шайтан, әнә нидә икән уе! Юк, мин аның арт сабагын өйрәтим әле», — ди.
Хатынына әйтә:
— Керсә, керт син аны, ди. Мин тегермәндә кунып-нитеп тормам, кайтып күрмәгәнен күрсәтермен ул йолкышның, — ди.
Ире атын җигеп, төянеп тегермәнгә китә, хатын өйдә кала. Кичен бу арт капкасын бикләми, самовар куеп, хәзрәтне көтә. Теге озакламый, әгузе бисмилласын әйтеп килеп тә керә.
— Әйдүк, хәзрәт, түргә, уз, безнең чәй-шикәрдән дә авыз ит, — дигән була хатын.
— Рәхмәт чәйләреңә,— ди мулла. - Эчкән чаклар да булыр, эшне ашыктырыйк, иреңне бик зәһәр диләр, кайтып төшмәгәе дип куркам, алла сакласын, — ди.
Хатын әйтә:
— Ирем, ачуы чыкса, юлбарыстан ким түгел-түгелен, тик кайтмас ул бүген, син курыкма, иркенләп утырыйк, ди. Берәрне эчмәсәң, миңа да күңелсез булыр, — ди.
Мулла эчсә дә эчә, эчмәсә дә эчә чәйне. Берне бушаткач, хатын тагын ясый моңа, кыстый-кыстый тагын эчерә. Өченче чынаякны мулла аз гына эчә дә утка үрелә:
— Җитте, асыл кош, чәең бик тәмле икән, инде азрак кети-кети уйнап алыйк, — ди.
Хәзрәт утны сүндерергә өлгерми, тыштан тәрәзәне кагалар.
Хатын сикереп тора.
— Харап булдык, хәзрәт, ирем кайтты бит, — ди.
Мулла агарынып қата.
— Нишлим, кая качыйм, әйт тизрәк! — ди.
— Кер өстәл астына, тыныңны чыгарма, — ди хатын.
Мулла кереп яшеренгәч, капканы ачып ирен кертә бу.
— Ник болай иртәләдең, әллә чират юк идеме? — дип сораган була, үзе өстәл астына төртеп күрсәтә. Хәзрәт эләкте, янәсе.
Ире дә берни белмәгәндәй кылана башта.
— Чират юк иде, ди. Кая, чәй агызып бирче, тамакларым кипте, самовар куеп шәп иткәнсең, рәхмәт, җан кисәгем, — ди.
Өстәл артына керсә, чынаякта эчелмәгән чәй...
— Кемне сыйладың син? Кемнеке бу? — ди.
Шулай итеп чәйне өстәл астына түгеп тә җибәрә, тегендә хәзрәт сикереп үк куя.
— Әһә, — ди бу, — син әллә кемнәрне яшереп ятасыңмыни? — ди.
Шулай дип, егет өстәл астыннан ялт кына хәзрәтне өстерәп тә чыгара.
— Кара, мулла абзый ич бу! Ах, карт шайтан, син әле шулаймыни, ирләре югында хатыннарны аздырып йөрисеңмени, ди. Хәзрәт, үтерәм үзеңне, — ди.
Мулла ялына, ялвара, идәндә дүрт аяклап йөри:
— Алла хакы өчен җибәр, үтермә! — ди.
— Үтерәм дигәч үтерәм, укы догаларыңны: хатын, китер балтаны, — ди бу.
Мулланың җаны татлы бит, күз яшьләрен түгеп җылый.
— Зинһар, җибәр, үтермә, бүтән алай итмәс идем, — ди.
Мулла шулай дигәч, егет киле белән кисап алып керә, бер капчык тары кертә.
— Менә, хәзрәт, шушы тарыны таң атканчы төеп ярма итеп бетерсәң, котылырсың. Бетермәсәң, башыңнан колак кагарсың, — ди.
Хәзрәтнең үләсе килми, тотына тары төяргә. Ни дисәң дә, боларга файда итә бит. Төя торгач, мулланың хәлләре бетә, куллары кабара.
Ә егет тын алырга да бирми, мулла аз гына туктады исә, балтасын гына күрсәтә. Таң атып яктырганчы ярма төя мулла, алай да капчыкта тары бетми. Егет күтәреп торгыза да моны:
— Өч көн эшләсәң дә, бетерәсе түгел икәнсең, бар, ычкын, абыстай көтә торгандыр, бүтән азып йөрмә, — дип, артына типкәләп чыгарып җибәрә.
Шуннан соң байтак көннәр узгач, хатын мулланы очрата. Мулла күренми-нитми йөргән була. Әйтә хатын тегеңә:
— Исәнме, мулла абзый, тормышлар барамы? — ди.
Мулла әйтә:
— Ник авызыңны ердың, иблис, әллә ярмагыз беттеме? — ди.