Сәлимҗан китапханәсе

МУЛЛА ОСТАБИКӘНЕ НИКАХЛЫЙ

Элек заманда була җитмеш яшьлек бер мулла. Ул унҗиде яшьлек яшь кызга өйләнә. Болар күршесендә Тәхәү исемле яшь егет була. Егет кызны күреп бик сокланып йөри. Кыз суга төшкәндә ат эчерү сылтавы белән ат җитәкләп төшә. Егет кыз белән мулла абзыйның бик карт булуы турында сөйләшә. «Монда бик озак сөйләшеп торып булмый, кеше күрер», — дип куркып, егеткә кич ястү вакытында, мулла мәчеткә киткәч килергә куша. Мулла ясыйг укып тормый, ниндидер сәбәп белән кайтып килә. Кыз шул вакытта егетне ат абзарына яшергән була. Мулла өйгә килеп кергәч, кыз әйтә муллага:

— Ат абзарында кеше бар, — дип.

Мулла чыгып караса, ни күзе белән күрсен, улак янында күрше егете тора.

— Нәрсә эшлисең? - дип сорагач:

— Безнең ат чирлидер иде, улактан апара җыеп ашатырга куштылар, шуңа кердем, — ди.

— Алайса, егет, күбрәк ал, — дип, егеткә апараны биреп чыгара мулла.

Шуннан соң икенче көнне кыз тагын суга төшә. Болар тагын егет белән очрашалар, Тәхәү дә атны җитәкләп су буена төшә. Тагын кыз белән сөйләшәләр. Кыз:

— Бүген кич ясыйг вакытында кил, - дип, тагын чакыра.

Егет кич килә. Кыз егетне ак өйгә кертә. Тагын шул вакытта мулла ясыйгдан кайтып килә. Кыз әйтә муллага:

— Ак өйдә кеше бар ахрысы, бернәрсә чаштырдый, — ди.

Мулла чыгып караса, Тәхәүне күрә.

— Нишләп йөрисең? — ди мулла.

— Минем өем начар булса да, сезнең морҗагызны бик әйбәт күргән идем, шуның күчергечен алырга кердем, — ди.

Мулла, остабикәсен чакырып ут яндыртып, күчергечен биреп чыгара.

Өченче көнне кыз тагын суга төшә. Егет тә чыккан ат җитәкләп. Сөйләшәләр болар. Кыз әйтә:

— Син егет белән нәрсә дә эшләп була икән. Син хәзер үзегезнең өй базыннан безнең базга чаклы юл яса, — ди.

Егет юл ясый. Мулланың йортына барып керә. Остабикәне күрә, сөйләшәләр. Остабикә:

— Мин сиңа барам алайса, ди, иртәгә үк туй яса, — ди.

Егет, аш салып, туй мәҗлесе кора. Муллага барып ашка әйтә. Мулла ашка килә, мәҗлес җыелган була. Мулла кызның күлмәгеннән танып шикләнә.

— Минем дәфтәр өйдә калган, кайтып дәфтәрне алып киләм, — дип, өенә кайтып китә.

Мулла өйгә кайтып җиткәнче, кыз алдан кайтып җитә җир асты юлыннан.

Мулла кайткач, сорый кыз:

— Мулла, нигә кайттың? — ди..

— Дәфтәр онытылып калган, шуны алырга кайттым, — ди..

Кыз әйтә:

— Онытылып калса, башка вакытта кайткач яза идең бит, кайткач язар идең, — ди.

Мулла дәфтәрне күтәреп чыгып китә ашка. Ул барып җиткәнче, җир асты юлы белән кыз да барып керә. Мулла кызны күрсә дә, үзенәң остабикәсе түгел икәнлегенә ышана инде.

Никах укып эшне бетергәч, остабикәсе:

— Рәхмәт сезгә, карт, мин кияүле булдым инде, — ди. Болар куанып калалар.

Шулай итеп, егет, үзенәң тапкырлыгы аркасында, яраткан кызы белән әле дә булса яшәп ята икән, ди.