Бер мылтыкчы була, бик усал холыклы. Моның хатыны үлә. Ундүрт-унбиш яшьләрендә бер улы кала, ул сабак укый. Бу бер яшь хатын ала. Яшь хатын моны яратмый башлый. Күршедә бер әби бар икән, әбигә керә бу хатын.
— Әби, жаным, ди, мин картымны бер дә яратмыйм бит, ди, китәрием, байлыгы яхшы, йорт-җирне ташлап китәргә кызганам, ди. Шулай да булса, әби, ди, миңа бер акыл бирсәнә, ди. Мин картымның күзен сукыр итеп, колагын чукрак итеп, теләгән кешем белән шул өйдә яшәрием, — ди.
Ну, бер керә, ике керә, әбине йөдәтә. Әби әйтә:
— Минем акылым юк сиңа бирә торган, ничек кенә бирим соң? — ди.
Көннәрдән беркөн мылтыкчы үзе керә әбигә, сөйләшәләр. Әби әйтә:
— Күрше, ди, син белмисең, хатының яратмыйм дип әйтә, ди. Үземнең китәсем дә килми, дип әйтә, ди. Картымның күзен сукыр, колагын саңгырау итеп, теләгән кешем белән шул өйдә гомер кичерерием, ди, әби, син күп яшәгән кеше беләсеңдер, шундый акыл өйрәтсәнә, дип әйтә ул, — ди.
Мылтыкчы әйтә:
— Икенче керсә, әйт син аңа: менә, урманда ышна бар, ышнада бер куыш карама бар, ул карамага барып, эч сереңне сөйлә, шул карамадан җавап килер сиңа дип әйт, — ди.
Хатын керә әбигә, әби картның әйткән сүзләрен әйтә. Хатын чыга да иренә әйтә:
— Картым, ди, күрше кызлары җиләккә бара икән, мин дә шулар белән җиләккә барыймсана, — ди.
Карт:
— Озак йөрмәссең микән соң, ди, мин сине күрмичә тора алмыйм бит, — дигән була.
Хатын әйтә:
— Тиз кайтырмын, — ди.
Шулай итеп, күрше кызлары белән җиләккә чыгып китәләр. Болар ураурак юлдан баралар. Бабай тиз генә чыга да, үзән эченнән, турыдан гына сыптыра.
Тегеләр барып җиткәнче, бу куыш карама эченә керә. Кызлар җиләк җыярга тотына. Хатынның җиләктә кайгысы юк, ул куыш карамага йөгерә.
— Һи, җир өстенә үскән агач, минем эчемдә бер серем бар, сөйләр идем кабул итсәң, — ди.
Бабай карама эченнән:
— Сөйлә, — ди инде, карынкы аваз белән генә.
Хатын әйтә:
— Мин бер карт кешегә барган идем, ди. Бер дә яратмыйм, үземнең китәсем дә килми, байлыгы шәп, ди. Шул картымның күзен сукыр итеп, колагын саңгырау итеп, теләгән егетем белән утырыр идем шул өйдә, ди, бу турыда бер җавап бирә күр, — ди.
Бабай карама эченнән әйтә:
— Әгәр син картыңның колагын саңгырау итеп, күзен сукыр итәсең килсә, ди, көн саен майлы ризык белән сыйла, ди, кайтышлый ук май ала кайт, ди, бүтән сүзем юк, — ди.
Ярар, теге хатын кызлар янына килә:
— Мин бер җиләк тә тапмадым, әйдә кайтыйк, — ди.
Болар килгән юлларыннан кайтырга чыгалар.
Бабай, болар кайтканчы, өйгә кайтып утыра. Хатыны, кибеткә кереп, кайтышлый ук май алып кайта. Кайтып керә. Карты сорый:
— Хатын, җиләк таптыңмы? — ди.
— Бер җиләк тә юк, — ди хатыны, — йөриләр икән шунда гомер уздырып, чабата туздырып, — ди.
Бабай әйтә:
— Савытың буш түгел бит әле, — ди.
Хатын әйтә:
— Буш кайтканчы, ди, кибеттән май ала кайттым, — ди.
Бабай әйтә:
— Ай, рәхмәт сиңа, — ди.
Бабайны ике-өч көн рәттән бик майлап сыйлый инде бу. Бабай хәйлә тозагын корырга тотына:
— Әллә ни бу арада колакларым томаланып, күз алларым караңгыланып тора, — ди.
Менә хатын сөенә: «Теләгем кабул булды», — ди. Тагын да шәбрәк майлап ашата башлый моны, ризыкны майда йөздереп ашата. Бабай әйтә:
— Күз алларым бөтенләй караңгыланды хәзер, — ди.
Бабай «ишетмәс-күрмәс булды» хәзер.
— Кулыма таяк бир мич башында ятырмын инде мин, малайны яхшы тәрбиялә,— ди.
Хатын мич башына урын салып бирә. Үзе, көянтә-чиләк күтәреп, суга төшә. Аның артыннан бер егет атын эчерергә төшә. Ул егеткә әйтә:
— Миңа кунак булып кил бүген, — ди.
Егет әйтә:
— Бабай өйдәдер бит? — ди.
— Бабайның хәзер күзе сукыр, колагы чукрак, мич башында ята инде ул хәзер, — ди.
Егет килә, түргә, ике тәрәзә арасына менеп утыра. Чәй эчә башлыйлар, җем-җем сөйләшеп кенә. Бервакытны малай сабактан кайтып керә. Бабай әйтә:
— Ишек ябылган күк тия, син кайттыңмы әллә, улым? Кайтсаң, килче минем янга, ди. Менә, балам, ди, мин гомеремдә аучы булып гомер иттем, ач-ялангач булмадым, минем һөнәремә өйрән, ди. Минем күзем сукыр, колагым ишетми, хәзер үзеңә тапшырдым инде, ди. Ишек өстеннән мылтыкны ал, ди, мылтык кору формасын өйрәтим мин сиңа, — ди.
Мылтыкның көбәген егет башына туры китеребрәк, малайга өйрәтә башлый бу.
— Менә бу төшенә дары сал, монда пистун кыстыр, — дип малайны өйрәтә-өйрәтә мылтыкны кора карт. Корып бетергәч: - Киекне күргәч, бик төзәп кенә, ашыкмыйча гына астагы ниеннән тартып, менә шулай чагылдырып җибәр, — ди. Чагылдырып җибәрә, мылтык шартлый, егетнең башыннан югары гына стенага барып керә. - Балам, ди, шартлаган күк тиде, анаңа тимәдеме үзе? — ди. - Аны бер корып кына өйрәнеп булмый, — ди. Хәзер көбәкне егетнең күкрәгенә турылый, менә — шулай-шулай, дип өйрәтеп: — Пистун кыстыргач, тагын шулай чагылдырып җибәрәсең, — ди.
Бабай чагылдырып та җибәрә, егетнең күкрәгенә барып та тия, егет егылып та китә. Хатын сикереп тора:
— Һай, карт дуңгыз, харап иттең, көпә-көндез моны кайда җыеш-тырырга инде? - ди.
Хатын егетне тартып төшереп, бер иске чыптага төреп, сәке астына яшереп тора, кич булгач яшерермен, ди.
Кич булды. Хатын, тегене алып чыгып, алгы арбага куя да берәүнең чүннигенә алып бара, бер коры умартаның төбенә бастырып куя. Бер кулына кашык тоттыра, бер кулына бер телем икмәк тоттыра. Хатын тегене яшереп куюга, бабай сәкегә төшеп утырган. Күз дә бар, колак та ишетә хәзер. Хатыны керүгә, бабай сикереп тора да:
— Кеше үтереп, син төнлә нишләп йөрисең? — дип, тегене уратып-уратып кисә башлый. - Минем күземне сукыр иттеңме, колагымны саңгырау иттеңме? — ди.
— Әй, карт җаным, ди, хәзер андый эшкә тыгылмам, ялгышлык булды инде, — ди хатын.
Таң аткач, умарта каравылчысы куышыннан чыга. Күрә: умарталыкта бер чит кеше. «Умарта карарга килгән, ахры», ди.
— Нишләп торасың анда, умарта карарга килдеңме? - ди.
Бу әйләнеп тә карамый. Бер кычкыра, ике кычкыра:
— Әле син ишетмисең икән, — ди.
Куышына кереп мылтыгын алып чыга. Кычкыра да атып та ега. Егылды теге, үлгән. Умарта кортсыз икән. «Аһ, харап иттем», ди, каравылчы бик кайгыра инде. Ерак түгел бер күл бар икән, шунда сөйрәп алып бара. Күл читендә — көймә, ике ишкәге дә бар. «Мин үтергән дип әйтмәсеннәр», — дип, моны көймәгә утыртып җибәрә. Исән кеше шикелле, җил уңае белән акрын гына бара теге.
Күл чите озын камышлык икән, камышлыкта кыр үрдәкләре бар икән. Күл читендә бер үрдәк атучы йөри. Кычкыра тегеңәр:
— Анда барма, анда барма! — ди.
Бу аның саен бара. Нык кычкырган иде, үрдәкләр куркып очып китә.
— Алланың каһәре тигере, үрдәкләрне куркыттың, — дип «корган мылтыгым бушка китмәсен», — дип, тегене атып түнтәрә.
Шулай итеп, бу егет бер хатын өчен өч мәртәбә атылды.