Сәлимҗан китапханәсе

ХАТЫН ХӘЙЛӘСЕ

Борын-борын заманда бер авылда бер ир белән хатын яшәгән. Хатыны иреннән бик яшь була. Ире хатыныннан бик нык көнләшә икән. Шуңа күрә ул иртән, эшкә чыгып киткәндә, ишекне тышкы яктан зур гына йозак белән бикләп китә икән.

Ә хатынының моңа чыкканчы яратып йөргән егете булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти-әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр.

Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачарга яраклы ачкыч ясатып ала. Йозакны ачып өйгә керә. Шулай итеп, болар көн саен очраша торган булганнар. Ире кайтыр вакыт җитәрәк кенә, егет китә торган булган.

Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп, шул куышта ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән.

Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә:

— Менә шул көнне, - ди, көнен билгели, — тәүбә тавына барабыз, ди. Миңа турылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә,— ди.

— Ярар, барсак барырбыз, — ди хатын. - Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәүбә кылганнан соң да син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, — ди.

Иртәгесен иртән тагын ире эшкә китә. Киткәндә әйтә:

— Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, — ди.

— Ярар, — ди хатыны.

Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә:

— Иртәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, — ди.

Әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет кайтып китә, ишекне тышкы яктан бикләп.

Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә:

— Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым инде, — ди.

Ире авыл башында ишәк янында торучы егетне күреп ала да:

— Әй, ишәкче малай, кил әле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны ә-әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, — дигән.

Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга. Хатын ишәктән төшкәндә ялгыш тәкенеп киткән булып, күлмәгенең итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән.

Егет әйткән:

— Ай! Син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, — дигән.

Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр.

Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган:

— И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка, шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, — дигән.

Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган, — шул көннән башлап ишеккә йозак салмаган.