Сәлимҗан китапханәсе

КОЗГЫН КЕМ ФАЙДАСЫНА КЫЧКЫРА?

Бер заман бер кеше үз авылыннан калага чыгып киткән. Юлда барганда, икенче бер авылны узгач, моңа юлдаш та очраган. Киткәннәр болар икәүләшеп, юлны кыскарту өчен тегесен-монысын сөйләшеп. Шулай күңелле генә барган чакларында бер авыл башындагы зиярәт янында боларның баш очларыннан бер козгын кычкырып узган. Болар ике юлдаш туктап, козгын кычкырганны шаккатып тыңлап торганнар. Берсе, Гайнулла атлысы, әйткән:

— Бу козгын минем файдага кычкырды, — дигән.

Икенчесе, Шакир дигәне, моңа каршы:

— Юк, бу козгын минем файдага кычкырды, — дигән.

Болар шулай «минем файдага да, минем файдага» дип, үзара ызгыша, сугыша башлаганнар. Бераз сугышкач, хәлдән тая башлагач, Гайнулла әйткән:

— Булмый болай, әйдә киттек казыйга, ул гаделрәк хәл итәр, — ди.

— Ярый, — дигән тегесе, — барсак барыйк, ул барыбер минем файдага әйтер, — дигән.

Якында гына бер авыл була, болар шул авылда яшәгән казыйга китәләр. Барып керәләр. Казый үзенең мендәре өстендә утырып тора.

— Әссәләмәгаләйкем, казый әфәнде, — ди бу ике юлчы.

— Вәгаләйкемәссәләм, әфәнделәр, — ди казый, — ни йомыш белән килдегез? - ди.

Болар берсен-берсе бүлә-бүлә хәлне сөйләп бирәләр. Гайнулла әйтә:

— Ни генә булмасын, козгын минем файдага кычкырды, — ди.

Шакир әйтә:

— Юкны сөйләмә, минем файдага кычкырды ул, — ди.

Казый боларны тыңлап тора да үзенең сүзен әйтә:

— Сез ызгышмагыз, талашмагыз, бер атнадан килерсез, шунда мин сезгә тугры хөкем чыгарырмын, аңарчы коръән китапларын карарга кирәк, бу хакта ни әйтәдер, — ди.

Бу ике юлчы шуңа риза булып, казыйдан чыгып китәләр. Капкадан чыгуга, берсе — бер якка, икенчесе икенче якка китә.

Шакир атлысы бераз киткәч: «Тукта, ди, болай калдырсам, минем файдага хөкем итмәс, казыйга ни дә булса төртергә кирәк», — ди. Авылның бер тыкрыгыннан кереп, берәүләрдән ике каз сатып ала да кире казый янына килә.

— Менә, казый әфәнде, бераз күчтәнәч китергән идем, инде, зинһар, минем файдага хөкем ит, — ди.

— Ярар, ярар, — ди казый, казны дога кылып алып куя.

Шакир кайтып китә, җаны тынычлана моның. «Булды», — ди.

Икенче көнне казый янына Гайнулла да килеп керә. Култык астына ике үрдәк кыстырган, бик шәп итеп пешергән ике үрдәк. Бу да шуны ук әйтә:

— Зинһар, казый әфәнде, минем файданы кара инде син, — ди.

— Ярар, карарбыз, — ди казый, үрдәкләрне дә дога кылып җыеп куя.

Бер атнадан тиешле сәгатькә бу ике юлчы казый янына киләләр. Икесе дә үз файдаларына өметләнәләр.

— Иә, казый әфәнде, козгын кем файдасына кычкырган, әйт инде, — диләр.

Казый әйтә:

— Коръән китапларында укыдым, хөкем тугры булыр, сез юкка ызгышкансыз, ул козгын минем файдага кычкырган бит, — ди.

Шулай итеп, әүвәл заманда ике кеше әнә шундый ахмаклыклар эшләп йөргәннәр, ди.