Сәлимҗан китапханәсе

ТАЙ

Бер байның берничә аты булган. Ләкин тае юк икән, ди. Ә бу үлеп тай ярата икән. Шуннан беркөнне бу тай эзләп базарга китә. Барса, берәү бәрәңге сатып утыра.

— Ни сатасың? - ди бай.

Сатучы моның аңгыралыгына аптырап торгач:

— Тай йомыркасы, — дип әйтеп сала.

Бай шатлыгыннан нишләргә белми. Кыйммәт бәя белән берничә бәрәңге алып, өенә кайтып китә. Юлда кайтканда кинәт моның исенә төшә: «Ә тайны ничек чыгарырга икән?» Тиз генә сатучы янына килеп сораша башлый. Теге, моны юләр дип белеп:

— Йомыркаларыңны каз кәрзиненә сал да өстенә менеп утыр. Бер ай буена беркем белән дә сөйләшмә,— дигән.

Бу, өенә йөгереп кайтып, зур бер каз кәрзиненә кереп утырган. Астына әлеге бәрәңгеләрне салган. Карчыгы бу эшне күреп шаккаткан. Тегене сораштыра, үгетли башлаган. Бай исә, карчыгы якын килгәч, каз кебек муенын сузып, «ыссс» дип кенә җибәрә икән. Шулай итеп, егерме тугыз көн үткән. Утызынчы көнне карчык түзмәгән, хәлне староста белән урядникка барып сөйләгән:

— Ирем шулай-шулай булды, инде нишлим? - дигән.

— Ничава, без аны сөйләштерербез, — дигән урядник.

Шуннан болар староста белән икәүләп бай янына килгәннәр.

— Син нишләп утырасың монда? — дигән староста.

Бай моңа да муенын сузып ысылдаган гына.

— Әле син шулаймыни? — дип, урядник камчы белән моңа бик яхшы гына берне тамызган.

Бай, авыртуга чыдый алмыйча, кәрзинен күтәреп чыгып чапкан. Чаба икән, чаба икән, урман кырына җиткәч, бер түмгәккә абынып егылган. Кәрзине атылып барып төшкән, эчендәге бәрәңгесе як-якка чәчелеп киткән. Шул тирәдә генә ике куян йөриләр икән. Алар бу хәлдән куркып дөбер-шатыр чаба башлаганнар. Боларны күреп, байның күзләре тонган: тайлары дип белеп, алар артыннан куа башлаган. Кая ул тоту! Тегеләр ике сикерүдә урман эченә кереп югалганнар. Шуннан бай бик күңелсезләнеп өенә кайтып киткән. Кайтып кергән дә ачудан хатынын ярырга тотынган:

— Тайларым тай гына түгел иде, — менә дигән рысаклар иде, шунда бер көнгә түзә алмадың, ахмак нәрсә,— дигән.