Карт белән карчык торган. Карчыгы бик ялкау булган. Моңа карты җеп эрләргә куша.
Бик эшлекле кыяфәт белән һәркөн карты эшкә киткәндә җеп эрләп кала ул. Ире китүгә, йокларга ята. Ире кайтуга, тагы кабасы янына утыра. Шулай итеп, ул ел буена бер орчык җеп эрләгән. Подаукага йомгакка охшаган әйберләр тутыра барган.
Хәзер бердәнбер көнне җепне кайнатырга җыеналар. Карчык картына әйтә:
— Мин җепне кайнатырга салам, син морҗа турыннан кошларны очырма, бүл. Әгәр дә бер генә кош очсын, җепләребез мунчалага әйләнер, — дигән.
Карт өй түбәсенә менеп китә. Очып барган кошларны ничек туктатсын, ди инде ул.
Карты кычкыра:
— Карчык, бер дә тота алмыйм, — дип.
Ә карчыгы казанга мунчала тутыра, аны болгата-болгата:
— Мунчалага әйләндереп бетерәсең бит инде, — дип кычкыра.
Шулай итеп, карчык ялкаулыгын яшереп калган, ди.