Сәлимҗан китапханәсе

ИКЕ ӘЙТТЕРМӘ

Әүвәл-әүвәл заманда булган, диләр, бер падиша. Бу падишаның Хәсимә исемле бер кызы булган. Падишаның бердәнбер генә кызы булгангамы, әллә бу балага дөрес тәрбия бирә белмәгәнгә күрәме, Хәсимә шундый тыңлаусыз, шундый үзсүзле була, тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерерлек тә түгел. Падиша хәтта Хәсимәнең башын кистерергә дә тели, тик аның вәкил-вәзирләре риза булмыйлар:

— Әгәр Хәсимәне үтерсәң, башка падишалар бу хәбәрне ишеткәч: «Үз баласының башын кистергән», — дип көләрләр, — диләр.

Хәсимә бик матур кыз була үзе. Күп кенә күрше падиша малайлары Хәсимәгә өйләнергә дип киләләр. Ләкин Хәсимәнең акылын белгәч, өйләнмичә, китәләр.

Падиша:

— Хәсимәне нинди генә ярлы егет алачак булса да, бирер идем, — ди.

Бу хәбәрне Хатип дигән бик ярлы бер егет ишетә. Хатипның башка, хәлле кыз алырга малы булмаганга күрә, Хәсимәгә өйләнергә риза булып, падишага килә.

Падиша, Хатипның ник килгәнен белгәч, бик шатлана. Шулай булса да падиша Хәсимәнең акылын Хатипка сөйли. Хатип риза була. Падиша, зур туй ясап, Хәсимәне Хатипка бирә. «Инде котылдым бәладән», — ди. Ә Хатип уйлый: «Акылга өйрәтермен мин моны», — ди.

Хатип Хәсимәне үз өенә алып кайта. Хәсимә падиша өеннән ярлы өйгә килгәч, бик уңайсызлана, шулай да беренче вакыт берни сиздерми. Хатип исә Хәсимәгә бер дә игътибар бирми, һаман үз эшен эшли.

Бервакыт Хатип белән Хәсимә утыралар ашарга. Болар янына мәче килә дә «мияу-мияу» дип ашарга сорый. Хатип әйләнә дә:

— Кит янымнан, ике әйттермә! — ди.

Ә мәче һаман китми, һаман ашарга сорый. Шулвакыт Хатип балта белән мәченең башын чабып өзә. Хәсимә бу эшкә карап тора, шулай да иренә берни әйтми.

Ашап бетергәч, Хатип, йортка чыгып, йорт эшләрен карый. Хәсимә дә йортка чыгып, аның эшләгәнен карап тора. Шул вакыт этләре Хатипның аяк астында бутала. Хатип:

— Ике әйттермә, кит янымнан, — ди.

Ә эт һаман китми. Хатип этнең дә башын балта белән чабып өзә. Боларны күргәч, Хәсимәнең эченә курку керә башлый.

Шулай берничә көн үткәч, Хатип Хәсимәгә әйтә:

— Җыен, бүген аталарыңа кунакка барабыз, — ди.

Хәсимә бик шатлана, ата-анасын бик сагынган була. Хатипның бары-югы бер бик арык, бик карт аты була. Хатип атны кечерәк арбага җигә дә Хәсимә белән арбага утырып китәләр. Падиша йортына якынлашкач, Хатип атына:

— Ике әйттермә, чап, — ди.

Аты бик арык булганга күрә, аякларын көч белән генә сөйрәп бара. Шулвакыт Хатип балтаны ала да атның башын чабып төшерә. Аннары Хәсимәгә таба әйләнә дә:

— Син нәрсә карап торасың, җигел ат урынына, тарт арбаны, ике әйттермә,— ди.

Хәсимә: «Тыңламасам, минем дә башымны чабып төшерер инде», — дип, арбадан төшеп ат урынына җигелә. Шулай итеп, Хатипны арбага утыртып, үзе ат урынына җигелеп, әтисе падиша йортына барып керә. Боларны бик зурлап каршы алалар.

Хәсимәнең әнкәсе:

— Ирең ничек? — дип сорый.

Хәсимә:

— Ирем бик яхшы да, тик ике әйттерергә бер дә яратмый, — дип, башыннан үткән эшләрне әнкәсенә сөйләп бирә.

Падиша бик канәгать. Ул Хатипка:

— Рәхмәт, кияү, падиша җүләрләренә акыл өйрәтә беләсең икән, — ди.

Кунак булганнан соң, боларны, күп маллар биреп, өйләренә озаталар.

Шунда әкият тә бетә.