Ир белән хатын яшәгәннәр. Икесе төрле байда ялчылыкта торганнар. Хезмәт хакын алган саен билгеле бер урынга куя торган булганнар. Ир начар кешеләр белән аралашкан һәм акчасын эчеп бетергән. Акча куя торган урынга бер гади таш алып кайтып куйган.
Көннәр үткән. Бер көнне ир кичке ашка бик ачыгып кайткан.
— Ашың әзерме? — дигән ул.
— Хәзер кайнап чыга, — дигән хатын.
Аш кайнаган да кайнаган. Ирнең түземе бетә башлаган. Хатын аны тынычландырган:
— Ите катырак туры килде, кайнасын аз гына, — дигән.
Хатын эскәтерне җәйгән дә ашны сосып китергән. Ир табакта ап-ак су белән гади бер таштан башка нәрсә күрмәгән.
— Нәрсә бу? — дигән ир.
— Ни алып кайттың, шуны пешердем, — дигән хатын.
Ир, бер сүз дә әйтмичә, табын яныннан торып киткән.