Сәлимҗан китапханәсе

ИКЕ САРАН

Бер шәһәрдә бик саран бер хатын була. Ул Бохарадагы дустына күчтәнәч итеп чикләвек җибәрергә уйлый. Чикләвекне кечкенә генә капчыкка сала да башын тегеп куя. Шул теккән җирендә аның энәсе дә китә. Хәзер инде бервакытны энә кирәк була да моның энәсе юклыгы исенә төшә. Бу саран хатын аның өчен бик кайгыра. Чикләвек салган капчыкта энәнең киткәнен белгәч, тагын да кайгыра башлый һәм менә ул Бохарадагы дустына хат яза: «Минем энәм сиңа җибәргән капчыкта киткән, зинһар өчен, кире җибәрә күр, дустым», — ди,

Аның хаты Бохарага барып керә. Дусты хатны алып укый. Бу Бохара хатыны шулай ук бик саран була. Дустына ул: «Дустың үлгән инде», — дип хат яза. «Дустың үлгән» дип хат килгәч, бу хатын бик борчыла. Һәм менә бер көнне ул Бохарага саран дусты янына чыгып китә.

Бу барып җиткәндә, саран дусты үлгән булып ята. Аның янына бик күп кеше җыелган була.

— Дустым миңа васыять итеп әйткән иде, аны үзем юам, үзем күмәм, — ди дә бу, тиз генә кайнар су әзерли башлый.

Менә ул дустын юарга керешә. Кайнар су сипкән саен, дусты сискәнеп-сискәнеп китә. Шулай итеп, Бохарадагы саран дустын кайнар су белән «терелтә» бу.

Бер энә өчен шундый вакыйга булган.