Торганнар, ди, бер әби белән бер бабай. Тату торганнар, ызгышталашны белмәгәннәр.
Әби һаман елап йөри икән:
— Ярабби, ходаем, мин синнән элгәре үлсәм иде, синнән башка тора алмам, — ди икән.
— Әҗәл килсә, алай димәс идең әле, — ди икән бабай.
— Ярабби ходаем, мин дигәнчә булсын иде, — ди икән карчык.
Шуннан соң бабай хәйлә кора. Хасталанып урынга яткан була да ыңгырашырга тотына. Әби елый да елый:
— Ярабби терел инде, үземне генә калдырма, — ди.
Бер заман әби суга китә. Ул чыгып китүгә, бабай торып йорттан күгәрчен тотып керә. Күгәрченне култык астына кыстырып ята бу.
Әби кергәч, әйтә:
— Хәлем начар, үләм ахры, — ди.
Әби елавын белә:
— И ходаем, кемнәргә калдырасың, — ди.
Бабай күгәрченне чыгара да:
— Карчык, әнә газраил килгән, җанымны ала, — ди.
Күгәрчен әби өстенә оча, әби күгәрченне куарга тотына:
— Мин хаста түгел, әнә хаста, аның җанын ал, — ди.
Шулай дигәч, бабай сикереп тора да әбине тиргәргә тотына:
— Син шулай икән әле! — ди.
«Җаннан татлы, әҗәлдән әче юк» дип тикмәгә әйтмәгәннәр шул.