Бер авылда бер карт белән карчык торганнар. Аларга бер солдат кунарга кергән, ди. Өй ияләре иртүк торганнар да солдатка әйткәннәр:
— Син өйдә утырырга курыкмыйсыңмы? — дигәннәр.
Ул әйткән:
— Мин бөтен җирне йөреп бетердем, курыкмадым, — дигән.
Алар аны өйдә калдырып, әллә кая киткәннәр, ди.
Солдат үзе генә өйдә мич башында яткан. Квәшнәдәге апара тыш-пыш итеп әчегән чагында, «курыкмыйм, курыкмыйм» дип, тәҗеләп аягын киенә, ди. Апара квәшнәдән артып ага башлаган, ди. Солдат аягын киенеп бетереп, «курыкмыйм» дип, әкренләп төшеп бара икән, кисәү агачының тимеренә баскан, ди: баскач, кисәү агачы сикереп киткән дә солдатның башына суккан, ди. Солдат чыгып бара икән, ди, тагы башына кисәү агачы сугып калган. Шуннан соң ул егылган да каравыл кычкырган, ди. Аның янына бик күп кеше җыелган, аннан сораганнар:
— Син ник кычкырасың? — дип.
Ул әйткән, ди:
— Мин: «Качкыннар мине кыйный торгандыр», — дип уйладым, дигән, ди.