Патшаның бер хезмәтчесе бар икән. Бу егетне күп итмәкче булып аз кыйлган өчен «батыр мактанчык» дип атаганнар.
Бу патшаның кашында тагын бер көлкече бар икән. Ул көлкече: «Мин батыр мактанчыкны төзәтермен», — дип уйлаган.
Бер көнне патшаның кәбаб иткән кошлар ашасы килгән. Аның өчен егеткә әйткән:
— Әй, егет, урманга барып, миңа ашка ун кош алып килче, — дигән.
Батыр мактанчык әйткән:
— Ун түгел, йөз кошны атып алырмын, — дигән.
— Ярый, — дигән патша, — шулай яхшы мылтыкчы булсаң, йөзне алып килче, — дигән, — кош саен сиңа бер сум бирермен, — дигән.
Көлкече бу сүзне ишеткәч, батыр мактанчыктан элгәре урманга барып, кошларга әйткән:
— Кошлар, качыгыз, качыгыз, батыр мактанчык: «Киләм, — дигән, — урманда йөз кош атам», — дигән.
Батыр мактанчык урманга килсә, бер кошны да күрә алмаган — бар кошлар ояларына яшеренгән.
Коры кесәсе белән батыр мактанчык өйгә кайткан. Патша, ачуланып, мактанчыкны, сүз тотмаганына күрә, йөз көнгә зинданга салган.
Батыр мактанчык зинданнан чыккач, бер көн патша әйткән:
— Бу көн биш балык ашасым килде.
Батыр мактанчык йөз көн зинданда ятканын исенә алып, авызын шулай зур ачмаенча әйткән:
— Әй патша, бишне түгел, иллене тотарым, — дигән.
Патша әйткән:
— Шулай яхшы балыкчы булсаң, иллене тотчы, — дигән, — балык саен сиңа бер сум тәңкә акча бирермен, — дигән.
Көлкече моны ишеткәч, күлгә барып кычкырган:
— Әй, балыклар, качыгыз, качыгыз. Батыр мактанчык: «Бу җиргә киләм, — дигән, — күлдән илле балык тотам», — дигән.
Батыр мактанчык күл янына килгәч, бер балык тота алмаган. Бар балыклар күлнең икенче ягына киткәннәр. Коры кесәсе белән өйгә кайткач, патша, ачуланып, мактанчыкны илле көнгә зинданга салган.
Янә илле көн үтеп, зинданнан чыкканнан соң, бер көн патша әйткән:
— Бер куян булса, ашарга яхшы булыр иде, — дигән.
Батыр мактанчык зинданда торганын исенә төшергән дә әйткән:
— Унлап куян атармын, — дигән.
Патша:
— Мондый яхшы мылтыкчы булсаң, атчы ун куян. Куян саен сиңа бер алтын бирермен, — дигән.
Көлкече урманга барган да куяннарга кычкырган:
— Куяннар, качыгыз, качыгыз, батыр мактанчык: «Киләм, — дигән, — унлап куян атам», — дигән.
Батыр мактанчык урманга килсә, бөтен көндә бер куян да күрмәгән. Буш кайткач, патша аны ун көнгә зинданга салган.
Зинданнан чыккач, бер көнне патша әйткән:
— Кыр тавыгы ашасым килә, — дигән.
Батыр мактанчык күргән бәлане исенә төшереп, акрын гына әйткән:
— Мин урманга барып бер кыр тавыгы атсам, алып килерем, — дигән.
Урманга килсә, бер кыр тавыгын атып алган да, күп сөенеп, патшага алып килгән.
Патша көлеп әйткән:
— Була алмаган сүзне әйтмәсәң, тотуы читен түгел.
Моннан соң егет мактануын ташлаган.