Бохараи шәрифтә өч бәңхур бар иде. Берәүесе базарга чыкты бәң алырга һәм ашарга алырга. Акчасы юк. Уйлады хәммәлчелек кыйлырга. Берәү чакырды:
— Әй, хәммәл, бире кил тиз!
Заман йөгереп барды. Чүлмәк белән катык алган икән, боерды күтәреп алып китәргә. Бу алды чүлмәкне, башына куйды, үзе барганда уйлыйдыр: «Моннан ун тиен акча алырмын, ул ун тиенгә бер тавык алырмын, ул тавык күп йомырка салыр, кайсысын сатармын, кайсысын тавык астына утыртырмын, чебеш чыгарыр, тавык күп булыр, сатармын, куй алырмын, ул куйдан кузылар күп булыр, аларны һәм сатармын, елкы алырмын, ул елкы колыннар табар. Әмма миндә тавык та, куй да һәм елкы да күп булыр. Боларның бер өлешен тәлага сатармын, миндә тәла күп һәм елкы күп, һәм куй күп булыр. Инде ни эшләмәк кирәк? Миңа өйләнергә кирәк булыр. Тукта, кем кызын алаем икән?» Бохарада бер бай кешенең кызын уйлый: «Фәлән байның кызын алаем», — дип. Дәхи әйтер: «Ул бай булса да, аның тик тәласы гына күп, әмма минем тәлам һәм елкым, һәм куем күп. Ул миңа кәфү ирмәз. Аның тәласы бар булса да, елкысы, куе юк». Янә аннан бигрәк бай кешене әйтер: «Фәлән байның кызын алаем», — дип. «Юк, ул да гәрчә бай булса да, тик тәласы күп, башка малы юк». Дәхи уйлар: «Кем кызын алаем», — дип. «Тукта, мин хан кызын алаем, аның тәласы да бар, башка маллары да күп. Хуш, мин кызын алырмын һәм кияү булып аңар барырмын, миңа ит һәм пылау утыртырлар, кул юдырырга хаҗәт булыр. Әмма хан кызы үзе минем кулны юдырырга хурланыр, кәнизәген кушар. Мин әйтермен: «Син минем хатыным, үзең су кой». Ул су коймас, тыңласы килмәс. Ул уйлар: «Бу минем ирем кара кеше, мин хан кызы, мин, — дияр, — миңа хурлык», — дияр. Мин һәм, килеп торып яңагына салып җибәрермен, күзләреннән утлар күренер. Ул кыз елар да атасына барып әйтер. Атасы бик ачуланып, кылычын чыгарып күтәреп, минем башымны кисәргә килер. Ул чабам дигәндә башымны бер якка ялтарып калырмын», - дип башын ялтарган иде, чүлмәге җиргә төшеп уалды, чәлпәрә булды, катыгы түгелде.
Катык хуҗасы моны күреп кычкырды:
— Ни эшләйсең? — диде.
Бәңхур әйтте:
— Һай-һай, көчкә башымны ялтарып котылдым, — диде.
Хуҗа әйтте:
— Һа дивана, ни булды?
Бу әйтте:
— Һа, син ни беләсең? Мин хан кызын алдым, куенына кердем. Миңа ит китерделәр, кул юдырасы булды. Хан кызы үзе хурланып кәнизәген кушты. Мин ачуланып яңагына суктым. Ул атасына барып әйтте. Атасы ачуланып минем башымны чабып өзәргә кылычын күтәреп узган чакта мин башымны ялтарып калдым, — диде. — Синең катыгың өчен мин башымны ханга чаптыраеммы? — диде.
Хуҗа әйтте:
— Һа дивана, кани хан, кани хан кызы, син дивана икәнсең, — дип башына сукты да китте.
Калган ике бәңхур базарга чыктылар. Бераз гына акчалары бар. Бәң алсалар — ашарга юк, ашарга алсалар — бәңгә юк. Хасиль, ашарга катык алдылар, чүрәк алдылар, бер арык янына барып утырдылар. Чүрәкне катыкка турадылар, болгаттылар. Катык аз булды, чүрәк күп булды, тураган чүрәк күмелмәде. Берсе әйтте:
— Су китер.
Икенчесе әйтте:
— Син китер.
Берсе берсенә әйтешәләр: «Һа, син китер, һа, син китер». Ахыр берсе дә китермәде. Гаһед иттеләр: «Кем элгәре сүзләсә, ул китерсен», — диделәр. Икесе бер-берсенә карашып тик утырдылар, урталарында — катыклары. Хәйли заман утырдылар. Иртә барган кешеләр төшкә чаклы утырдылар.
Анда бер бакча каравылчысы бар иде. Ул күреп гаҗәпләнде: «Болар иртәдән бирле бу заманга чаклы ни эшләп утырырлар икән, барып күримче», — диде. Ул килде, күрде: тик утыралар, урталарында катыклары бар.
— Әссәламе галәйкем, — диде.
— Юк, болар сәлам алмадылар, тик утырдылар.
— Һа, ни кеше сез? — диде.
Юк, болар җавап бирмәделәр.
Бакчасына кайтты, анда бер юлдашы бар иде, аңа әйтте боларның тәмам әхвален.
Юлдашы әйтте:
— Барып күрәек, нинди кешеләр икән.
Бер этләре бар иде, бергә килделәр.
— Әссәламе галәйкем.
Юк, болар һич нәрсә димәделәр.
— Һа, нинди кеше сез?
Юк, җавап бирмиләр. Катыкларын алып ашадылар — юк, эндәшмиләр. Калган катыкларын икесенең дә битләренә яктылар — юк, эндәшмиләр. Эткә куштылар битләрен яларга. Эт ике яктан битләрендәге катыкларын ялап бетерде — юк, әле эндәшмиләр. Әмма берсенең борыны эченә чүрәкнең валчыклары кереп калган икән, эт аны тешләп алам дигәндә борынын тешләде. Теге куркып:
— Кит! — диде.
Икенчесе атылды да:
— Һа, су китер, — диде.
Бу әйтте:
— Инде су нигә хаҗәт, нәмәгъкуль әйтәсең, тиешсез гаһед табып катыкны ашаттырдың, инде ни ашарсың? — диде.