Сәлимҗан китапханәсе

ХӘЙЛӘКӘР ӘБИ

Бер әби белән бабайны туйга чакырырга киләләр:

— Туйга барырсыз фәләненче көндә,— диләр.

Ярар, әби бик җиңел җавап бирә:

— Барабыз, барабыз, — ди.

Җавап бирә дә, чакыручы китә.

Ә бабай әйтә:

— «Барам, барам», — дип җавап биреп калдың да, карчык, ди, ил җибәрсә барырсың, — ди.

— Илнең миндә ни эше бар, ди, мин үземә үзем хуҗа, ди, барам тек барам, мин туйдан калмыйм, — ди, әби әйтә.

— Нишләрсең икән соң, синең туйга киеп барырлык күлмәгең юк бит әле, — ди.

— И, хәзер чыгып китәм, ди, теге бирмәсме, бу бирмәсме, — ди.

Әби чыгып китеп ике-өч сәгать вакытны үткәреп кайта. Күлмәк бирүче юк әбигә. Нишләргә кирәк?

— Әйттем бит, — ди, бабай әйтә, җиңел исәплисең, «өч кат уйла, бер кат сөйлә», — дип әйткәннәр, бераз уйлап сөйләшергә кирәк, — ди. — Алар хәзер көтәрләр инде, — ди.

— Ярар, карт, мин җаен табармын, барабыз, — ди.

Күлмәкнең арткы ягы яхшырак, алгы ягы тузганрак икән. Әби аны әйләндереп кия дә алъяпкыч бәйли. Алъяпкыч бәйли дә китәләр туйга.

Туйда халык бик күп була. Әбинең күлмәген тикшереп торырга бер дә вакыт юк. Биеш, җырлаш, шунда хит киләләр инде.

Әби дә бии туйда. Бабай кулын чаба, такмак әйтә:

— Кайдан алдың түлдәкне, кайдан алдың түлдәкне? — ди.

«Күлмәк» дип әйтсә, кеше аңлый — «түлдәк» ди. Әйләндерә дә кабатлый да әйтә, кабатлый да әйтә.

Әби әйтә:

— Алдын артка кидем, карт, мин дә туйга килдем, карт, — ди.

Шулай иттереп, әби белән бабай, туйны уздырып, сыйланып-хөрмәтләнеп, кайтып китәләр кеше рәтеннән. Бер дә «күлмәгең начар» диюче юк. Әбинең күлмәге әйбәт булмаса да, хәйләсе әйбәт була.