Сәлимҗан китапханәсе

ТЕГЕ ДӨНЬЯ КУНАГЫ

Карт белән карчык булган, аларның бер малайлары булган. Малай үлгән. Карт базарга киткәч, килеп керә бер солдат. Әбидән ашарга сорый. Әби:

— Ашарга юк безнең, — ди. Аннан сорый: — Син улым каян килдең? — ди.

— Мин теге дөньядан, — ди солдат.

— И улым, безнең малай да шунда бит, күрмәдеңме? — ди.

Солдат әйтә:

— Без аның белән бергә көтү көтәбез, — ди.

Әби хәзер солдатка ашарга әзерли. Ашата-эчертә.

— Улым, синең артыңнан күчтәнәч җибәрер идем, — ди.

— Алып барырмын, нигә алып бармаска, тульке тизрәк, — ди.

Әби күчтәнәч әзерләп бирә.

— И улым, мин акча да җибәрер идем, — ди.

— Ярый-ярый, тульке тизрәк, — ди, сизә ул картның кайтып керерен.

Солдат әйберләрен ала да китә чыгып, шәп-шәп атлап.

Хәзер карт кайтып керә. Карчык сөйли инде:

— Менә, карт, безгә теге дөньядан бер кеше килде бит әле, — ди.

— Соң, килеп ни булды?

— Ул теге дөньяда безнең малай белән көтү көтә икән, — ди.- Күчтәнәчләр дә җибәрдем әле, — ди.

Карт сукрана.

— Ахмак карчык, — ди, берне чыбыркы белән сыдырып ала.- Кая таба китте ул? — ди.

Карт атны туарып алып атлана да алдакчы артыннан чаба. Солдатны куып җиткәч кенә чыбыркысы төшеп кала. Ул алдакчы кешенең солдат икәнен белми бит инде, сикереп төшә дә аттан:

— Мә, атны тотып тор әле, — ди.

Карт чыбыркысын алган арада, солдат тиз генә атланып ала да чаба. Карт нишләсен хәзер, йөгереп тә карый, куып җитә алмый.

Хәзер кайта инде өенә.

— Йә, ничек? — ди карчык.

— Ул, карчык, чыннан да теге дөньядан килгән икән, ди, мин атны да биреп җибәрдем әле, — ди.

— Менә! Ә син сукранган буласың, — ди карчык.