Борын заманда бер көтүче куй көтә икән. Аның күзе авырткан. Алдар килгән дә:
— Синең күзеңә җылы дару бәйләргә кирәк, — дигән.
— Дару бәйләсәм күрмим ич, куйларым таралып бетәр, — дигән көтүче.
— Куйларың мәңрәгәнен ишетерсең, мәңрәүдән туктасалар, карарсың, — дигән Алдар.
Көтүче риза була. Алдар тышка чыга да бер куйны баганага бәйли, җылы куй тизәген алып кереп, көтүченең күзенә бәйли. Үзе чыгып аның куйларын куып китә. Бәйләгән куй мәңрәп кала. Көтүче аны ишетеп: «Куйларым өйдә икән», - дип уйлый. Чыгып караса, бер генә куй мәңрәп тора.
Алдар куйларны сатып, үзе өй салып яши башлый. Бервакыт моңа бер карак килә, аны Алдар пәрәмәч, сумса белән сыйлый.
— Син боларны каян аласың? — ди карак.
— Агач төбеннән таяк белән болгатсаң, чыга, — ди Алдар.
Карак китә, таяк алып, бер агач төбен казып карый - юк. Кире килә Алдар янына.
— Ник алдадың? — ди.
— Куй, нинди алдау! Менә бу агач эченә тыгып кара кулыңны, — ди Алдар. - Үзең күккә кара, — ди.
Агач ярыгына кулын тыгып, күккә карап утыра карак. Алдар шул вакыт агачка кыстырган шынаны сугып җибәрә, — шына ычкынып, каракның кулы кысылып кала.
Бер көнне Алдарны тагын очрата бу карак, кулын бушаткан.
— Йә, инде менә тагын бер алдап карамассың микән, — ди ул.
— Алдыйм, һичшиксез алдыйм, — ди. Алдар, — тик менә алдар капчыгым өйдә калган, — ди.
— Бар, алып кил, — ди карак.
— Китә алмыйм, мин китсәм, бу каен авып төшә, — ди.
— Бир, үзем терәп торам, — ди карак.
Шулай терәтеп кала. Кушкүл ягында әле дә тора имеш, дип сөйлиләр.