Сәлимҗан китапханәсе

ИКЕ КОДА

Бик борын заманда яшәгән бер ярлы кеше. Моның кече малае бер кешенең кызына гашыйк була. Шуннан бу егет атасына әйтә:

— Әткәй, мин фәлән абзыйның кызына өйләнергә телим, — ди.

Атасы бу кече малаен яратканга күрә, аларның кызларын малаена сорый. Тегеләр дә бик риза булалар, тик, кызлары бик матур булганга күрә, мәһәргә күп әйберләр сорыйлар, шул исәптән туйга: өч кадак чәй, бер пот шикәр, биш пот бал, диләр. Егетнең атасы барына да риза була. Шулай итеп, туйга хәзерлек башлана.

Егетнең атасы кызның аталарына туйга сораган әйберләрнең барын да табыштыра. Тик моның бер укалы камзул белән биш пот бал алырга гына акчасы җитми. Шуннан бу ике пот бал ала да, бал савытының астына пешкән ипиләр куя, алар өстенә бал ипигә акмасын өчен, тактадан ясап каплавыч каплый, ә аның өстенә ике пот балны сала. Биш пот бал сыя торган бал савыты туп-тулы була.

Карт киленнәренең укалы камзулы була. Тик карт киленнәре бик таза була. Карт килен туй узганчы, яшь килен китергәнче, вакытлыча гына бу камзулны алып торырга. ризалык бирә. Шулай итеп, ике яктан да туйга хәзерлек бетә.

Кыз өенә туй килә, никах укыла, туй башлана. Ачы бал эчәләр. Ике карт кода такмак әйтеп бии башлыйлар. Малайның атасы:

Аста әпәй, өстә бал, Уртасында — кружок, Кода миңа — дружок, — дип әйтеп бии икән.

Аңа каршы кызның атасы бии икән дә:

Син — «пеште әпәй», мин — мәче, Камзулны кисте кайчы; Яшь киленгә берни түгел, Карт киленгә бик ачы, - дип такмак әйтә икән.

Туйлары, шулай итеп, бик күңелле үтә. Кызны егет өенә алып китәләр.

Бер көн кызның аталары кунак җыялар. Балны савыты белән өйгә кертәләр дә кунакларга куярга бал ала башлыйлар. Шулвакыт савыттан бал ала торган кашык шык-шык итеп каты әйбергә тия башлый. «Бу нәрсә?» дип, балны бушатып карасалар, тактадан ясалган түгәрәк, аның астыннан ике ипи чыга.

Шунда кызның атасы малайның атасыннан:

— Кода, бу ни эш, ник безне алдадың? — дип сорый.

Ә малай атасы әйтә:

— Юк-юк, кода, мин сезне алдамадым. Мин бит туйда биегәндә сезгә әйттем: «Аста әпәй, өстә бал, уртасында — кружок, кода миңа — дружок», дип, — ди.

Ярар, туйдан соң теге карт килен туй үткәрергә дип биргән укалы камзулын сорый башлый. Шулвакыт яшь килен әйтә:

— Җиңги, без аны синеке икәнен белмәдек. Миңа ул камзул бик олы булганга, әткәй аны миңа чаклап, яңадан кистереп тектерде, — ди.

Бу эшне малайның атасы белгәч, кызның атасына бара да:

— Кода, ник сорашмыйча-киңәшмичә камзулны шулай эшләдең? Соңыннан да әйтмисең, — ди.

Ә кодасы әйтә:

— Әй кода-кода, исеңдәме, син миңа балны әйтеп биегән вакытта, мин дә сиңа: «Син — «пеште әпәй», мин — мәче, камзулны кисте кайчы; яшь киленгә берни түгел, карт киленгә бик ачы», — дип җырлап биедем, әллә аңламадыңмы? — ди.