Борын заманда яшәгән, ди, бер карт. Бер ялгызы торган, ди, бу. Беркеме дә булмаган моның. Булган, ди, аның йөз сум акчасы. Киткән, ди, бу базарга. Йөргән йөргән бу, нәрсә алырга да белми икән. Шуннан тоткан да бер энә, бер тукмак һәм бер йомырка алган. Кайткачтын бу йомырканы утлы көлгә күмгән, энәне утыргычка кадаган, тукмакны ишек башына куйган, ди. Шуннан бераз үткәч, йомырканы алыйм дип килсә, йомырка күзенә шартлаган, күзен тотып утыргычка барып утырса, энәсе артына кадалган, бабай авыртуына түзә алмыйча чыгып йөгерим генә дигән икән, башына «шап» итеп тукмак килеп төшкән.
Шуннан соң бу карт әйберләрен урынына гына куеп йөри башлаган, ди.