Әүвәле бер бай ашка җыярга киңәш итеп, улына әйткән, ди:
— Бар, улым, син ашка кунаклар чакырып кайт, — дигән, ди.
Улы тиле икән, ди. Шул тиле малай кунаклар чакырырга киткән, ди. Ул ир кешеләрне генә чакырган, ди. Кунаклар килгән, ди, тик бар да ирләр генә килгән, ди.
Аннары атасы улына әйткән, ди:
— Бар син, улым, кыз-хатыннарны гына чакырып алып кайт, — дигән, ди.
Әлеге тиле киткән дә, ди, кыз-хатыннарны чакыра башлаган, ди:
— Балаларыгызны калдырыгыз, — дип чакырган, ди.
Кунакка хатыннар үзләре генә килгән, ди. Тиленең атасы хатыннардан сораган, ди.
— Сез ник балаларыгызны алып килмәдегез? — дигән, ди.
Хатыннар:
— Синең улың шулай чакырды, — дигәннәр, ди.
Атасы улына тагы әйткән, ди:
— Бар син кунакларның балаларын алып кайт, — дигән, ди.
Тиле малай ат җиккән дә киткән, ди. Чанасына кисмәк куйган да, ди, балаларны кисмәккә салган, ди. Юлда кайтканда балалар елаша башлагач, эчәселәре киләдер дип, кисмәк тулы су тутырган, ди. Шунда балалар тончыгып үлгәннәр, ди.
Тиле малай өйгә кайтып җиткәч, балаларның аналарына әйткән, ди:
— Барыгыз, балаларыгызны чыгып алыгыз, мин балаларыгызның кайсыгызныкы икәнен белмимен, — дигән, ди.
Хатыннар чыгып карасалар, барысының да балалары үлгән, ди.