Сәлимҗан китапханәсе

ИКЕ ЯЛГАНЧЫ

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган.

Көннәрдән беркөнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их, — ди икән, — мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде», — ди икән.

Бара торгач, юлда моңа бер кеше очрый. Тегүче бу кеше янына туктап исәнлек-саулык сораша:

— Нихәл, туган, исәнлек-саулыкмы? — ди.

— Ярый инде шунда, — ди, теге кеше әйтә, — алай-болай итеп алын барабыз шунда дөньясын, — ди.

— Кара әле, дус кеше, — ди, теге тегүче әйтә. - А-анә тегендәге олы юлдан бик зур обоз үтеп бара ахры, күрәсеңме? - ди.

Теге кеше олы юл ягына борылып карый да:

— Юк, ди, ул ниткән обоз булсын, ди. Анда нибары ике генә елкы күренә бит, — ди.

— Ярый, хуш, киттем, — ди, тегүче әйтә, — син миңа иптәш түгел икәнсең, — ди.

Бара торгач, тагын бер кешегә очрый бу.

— Исәнме, нихәл, агай? — ди.

— Ярый әле, — ди теге.

— Кара әле, дус кеше, — ди тегүче, — а-анә теге олы юлдан обоз үтеп бара, күрәсеңме? — ди.

Теге кеше карый да:

— Юк, ди, ялгышасың, ди. Мин анда бер генә елкы үтеп барганын күрәм, башка берни дә күрмим, — ди.

Шуннан соң тегүче:

— Ярый, хуш, ди, син дә миңа иш кеше түгел икәнсең, — ди.

Китә бу. Бара торгач, моңа очрый тагын бер кеше. Бу була алама гына бер итекче. Исәнлек-саулык сорашып танышканнан соң, тегүче итекчегә әйтә:

— Кара әле, дус кеше, а-анә, ди, күрәсеңме, ди, теге олы юлдан ун-унбиш атлы бер обоз үтеп бара, — ди.

Итекче олы юл ягына күз төшереп кенә ала да, аны-моны уйлап тормый:

— Әйе, ди, бик зур обоз үтеп бара икән шул, ди. Бер йөз илле атлы булыр, — ди.

Тегүче бик шатланып:

— Бик шәп, бик әйбәт, ди. Мин үз ишемне таба алмый йөри идем әле, ди. Син миңа иптәш булырлык кеше икәнсең, ди, әйдә, ди, әнә шул алдагы авылга барып урнашыйк, — ди.

Авылга барып керү белән, теге тегүче итекчегә әйтә:

— Дус кеше, ди, син авылның бу башында кал, ди, ә мин теге башына барып берәр фатир алыйм, мин кием-салым, ә син итек тегәрсең, — ди.

Шулай итеп, болар икесе авылның ике башына барып урнаштылар. Ярар. Килик бу авылга. Бу авыл кара гына бер авыл булган икән. Үзең беләсең, элекке вакытларда авылларда хәзерге кебек клублар-фәләннәр булмаган бит инде.

Шулай, көннәрдән беркөнне авыл яшьләре урам буенча йөреп алай сугылганнар, болай сугылганнар да килеп кергәннәр, ди, әлеге тегүчегә.

— Абзый кеше, син күп җирләрдә йөргән, күпне күргән, син безгә берәр әкият сөйлә әле, — диләр икән тегеңә.

— Мин күп йөргән, күпне ишеткән кеше булсам да, әкият сөйли белмим, тыңласагыз, мин сезгә үзем күргән-белгәнне сөйлим, -ди икән тегүче...

Яшьләр бик шатланалар инде, кайсы сәкегә, кайсыберләре идәнгә утырып:

— Сөйлә әле, сөйлә, — диләр тегеңәр.

Тегүче тотына сөйләргә:

— Мин, ди, бу тирә кешесе түгел, мин бик ерактан килгән кеше, ди. Безнең якларда, ди, таулар бик күп була, ди. Безнең яктагы таулар башка як таулары тикле генә түгел, алар бик биек булалар, ди. Менә безнең авылның тавыклары, шул тау башларына менеп, күктән йолдызлар чүпләп, шул йолдызлар белән туенып торалар иде, — ди.

Китә сөйләп, китә сөйләп бу, шулай, дөньяда булмаган нәрсәләрне.

Яшьләр моның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап утыралар да чыгып китәләр теге итекче янына: «Ул да дөнья күргән кешегә охшый, аның янына барып карыйк әле», — диләр. Барып керәләр, әйтәләр инде тегеңәргә:

— Тегүче карт шулай-шулай дип сөйләде, дөрес микән бу эш? — диләр.

Итекче белә бит инде боларга кемнең шулай ялганлаганын, ул бер дә аптырап тормый:

— Әйе, ди, булса булгандыр, ди, мин анысын белмим дә, тикшермим дә, ди. Мин күп йөрдем, күпне күрдем, ди. Анысы дөрес, ди, шулай да тавыкларның күктән йолдыз чүпләгәннәрен күргәнем юк әле, ди. Тик менә безнең авылның кучатлары, айны тартып төшереп, урам


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]

    #lang pollen

    буенда өстерәп йөртә торганнар иде, менә минем шуны күргәнем бар, — ди.

    Менә шулай итеп, бу ике ялганчы дөньяда булмаган нәрсәләрне сөйләп гомер иткәннәр, ди, элекке заманнарда.