Мин әти тумас борын, бабай заманында чыгып киттем эш эзләп. Барам-барам, коры елгадан чыктым, сусыз елгадан чыктым, шулай итеп, Орскига җиттем.
Бер тегүчегә ялландым. Бик тиз арада эшкә өйрәндем. Җомга көн безгә ял бирәләр. Иптәшләр белән бергә Җаек суы буена сахрага чыгабыз. Ашыйбыз, эчәбез, уен-көлке сүз сөйләшәбез. Мин үземнең тапкырлыгым белән тегеләрнең исләрен китәрәм. Болар мине якын итеп, дус итә башладылар. Шуннан соң миңа бай бер машина биреп, сәүдәгәргә ияртеп, күчмәле кыргызлар арасында йөрергә чыгарып җибәрә. Мин шунда кыргызларның бия сөтләрен, дәвә сөтләрен, куй сөтләрен, куй итләрен ашап-эчеп йөрим. Бик тиз арада аларның сүзләренә төшендем. Шулай итеп, яхшы гына кәсеп итеп, питрауга Орскига кайтабыз.
Менә минем дус-ишләр килә. Күрешәбез.
— Бик сагындырдың син безне, — диләр.
Алып китәләр мине трактирга. Утырабыз өстәлгә, ул арада килә половой.
— Нәрсәләр китерим? — ди.
Болар:
— Полный закуска белән бер шешә аракы китер, яхшы папирос китер, — диләр.
Половой хәзер китереп җиткерә. Тотынабыз тамаша кыйлырга. Эчә торгач, ул бетә. Хәзер тагы алырга тегеләрнең сәмәне калмады шул. Бәйрәм ашы кара-каршы дигән сүзне күз алдына китереп: «Карап торып сынатырга ярамый», — дип, мин дә алдым шунда ук бер кәрзин сыра. Эчә торгач, кайбер иптәшләр кызып китте, бәйләнергә чамалый башладылар. Без сыйланып утырадыр идек сыра белән, минем сыйлаган хөрмәтем үземә дошман булды: менә иптәшләр кыйнарга тотындылар чыра белән: «Ахыры бу булмады», — дип, чыгып йөгерә башладым. Арттан куа чыктылар. Җитмәсә, муенга бер нәрсә төште дә менә тешли башлады. «Бу нәрсә?» — дип, кулым белән чеметеп алсам, ни күзем белән күрим: кечерәк ат чаклы борча! Тиз генә борчага атландым. Шул минут эчендә борча югары күтәрелеп китте. Тегеләрдән котылдым, борчага килеп тотылдым.
Инде ни эшләргә? Һаман оча югары. Бик курка башладым. Ялыннан урап тотар идем — ялы юк. Каршыдан килә зур калын болыт. Шул болыт өстенә чыкты да мине шунда төшерде. Менә хәзер борчага ялынам:
— Җиргә алып төшсәнә, — дип.
Борча әйтә:
— Ялынма, ди, менә сезгә тугызынчы гыйбрәт булсын, ди. Күлмәк-ыштан төймәләрегездә безне күрсәгез, бармакларыгызны юешләп, тотып үтермәскә яхшы булыр, — ди.
Борча халкы бармак юешләп үтерүне бер дә яратмый икән. Юешләмәс идем дә, бик тиз кача ул.
Борчадан, никадәр ялынсам да, шәфкать ягы күренмәде, очып китте үз юлына. Мин калдым болыт өстендә. Йөрим, йөрим, күрдем тугыз гектар чамасы чәчкән бодай, солы. Менә үскән, дәүләтләрдә күренмәслек. Бодайның башын үлчәп карасам, ярты аршинга җиткән, бу нинди икән дип, гаҗәпкә калып бардым.
Барсам, бер карт икән. Каравыллап тора. Барып сәлам бирдем, күрештек. Бабай әйтә:
— Сине монда кем менгезде? — ди.
— Бабай, — мин әйтәм, — шундый хикмәткә очрадым, бер зур борча менгезеп ташлады, — дидем.
Бабай көлеп җибәрде.
— Бабай, — мин әйтәм, — тычканга үлем — мәчегә көлке, дигән шикелле, син көләсең, миңа — кайгы, — дидем.
Мин өйдән чыккан заманда әти дә тумаган иде, җиде айлык булып, корсакта калган иде. Хәзер әти дә тугандыр инде, бик сагынам, күрәсем килә.
Бабай миңа җиргә төшәргә бер акыл өйрәтер дип ялынам, җылыйм.
Бабай әйтә:
— Ашыкма, менә минем дә семьям юк, ди. Менә бу ашлык өлгерде, бер гектар бодай, бер гектар солы. Менә боларны урыйк, сугыйк, дәүләткә бурычны тапшырыйк, ди. Кайсына риза буласың, ди, айлыклап эшлисеңме, көнлекләп эшлисеңме? — ди.
Мин:
— Көн чутыннан, — дидем.
Бабай әйтә:
— Алай булгач, көненә тәнкә дә бер сум илле тиен бирермен, — ди.
Мин тәңкә дә бер сум илле тиенгә риза булдым, ашау аннан. Шулай итеп, эшкә башладык. Болыт һаман йөреп тора, без урып торабыз, чүмәләгә куя торабыз. Салам юан, урак үтмәгәнен балта белән кисәбез. Шулай итеп эшли торгач, урып бетердек, суга башладык. Чистартып амбарга сала барабыз. Ул шундаен кибәкләр ефәк күк йомшак, һәркайсы ярты аршин булыр. Бөртекләре бармак кадәрле.
Хәзер эшне тәмам эшләп бетердек. Бабайдан расчет алдым, бик күп акча тиде. Бабай яхшы кеше икән, биш тиен арттырып, тәңкә дә бер сум илле биш тиен итеп бирде. Юлга дип, кесәләргә солы төше тутырды.
Хәзер әйтәм бабайга:
— Инде җиргә төшәргә акыл өйрәт, — дип.
Бабай әйтә:
— Кайдан мендең, шуннан төшәрсең, ди. Син миңа буш эш эшләмәдең, — ди.
Ярар, бу турыда бабайдан ярдәм булмады. Хәзер миңа бер акыл төште. Тукта, вакытны бушка үткәрергә ярамый. Солы кибәгеннән аркан ишә башладым. Ишә барам, җәгер арканы күк итеп ишә барам. Биш көн иштем. Хәзер чамалыйм җиргә җитәр дип. Тагын уйлыйм: «Җиргә җитми калса, үкенергә туры килер», — дип, тагы тугыз көн иштем. Инде хәзер болытның читен тишеп, арканның башын бик нык бәйләп, икенче башын әкрен-әкрен генә төшерә башладым. Ятып карыйм: аркан сузылып тора, җиргә җиткән. Сукмак күренә. Шуннан арканга тотынып, төшә башладым. Төшәм-төшәм, төшә торгач, арканның башына барып чыктым: җиргә җитмәгән. Ычкынып китәр идем, җиргә ерак: «Үлеп, сөякләр көл булыр», — дип уйлыйм, асылынып торам. Тагы менәр идем, болыт бик ерак. Искә төште: әти белән бертуган апайны бабай кияүгә биргән иде. Ә жизни миңа кызыл саплы пәке биргән иде. Бер кулымны җибәреп, кесәмнән шул пәкене алып, аны тешләп язып, тиз-тиз генә үрмәләп менеп, югары ягыннан кисеп, түбән ягына ялгап, тагын төшә башладым. Төшәм-төшәм әле дә, тагы җиргә җитмәде. Хәзер хәлем дә бетте, бик арыдым. Чамалыйм: җиргә кадәр унбиш сажин булыр. Бер авылга якын зират читенә килеп җиткән. Бер сазлыграк йомшак җир күзгә күренә. «Ни булса да булыр», — дип, кулны баудан ычкындырып җибәрдем. Нәкъ сазлык җир икән, күкрәгемнән сазга баттым. Менә чыга алмыйм. Бик азапланып карадым — чыга алмадым. Шулвакыт ике кеше тимер көрәк, балта тотып, зиратка килеп керделәр. Кабер казый башладылар. Кычкырдым:
— Абзыйлар, мине казып чыгарсагыз ла. Ни сорасагыз да бирәм, — дип, чөнки миндә акча күп.
Тегеләр җавап бирә:
— Безнең вакыт юк, кайдан кердең сазга, шуннан чык, — дип.
Минем хәзер тәннәр калтырый, салкын. Тегеләр бераз казыдылар. Киртәнең бу ягына утырып, тәмәке тарта башладылар. Минем бәхеткә каршы, болар балталарын сөяп, йоклап киттеләр. Мин әкрен генә корсагым белән шуышып барып, бер тимер көрәкләрен алып, үрмәләп кенә килеп, үземне үзем казып чыгардым да көрәкләрен атып җибәрдем. Алар кисәк уянып кабер казый башладылар.
Мин, су буена төшеп чистарынып, авылга бер фатирга кереп, ашап-эчеп тамакны туйдырдым. Карт белән карчык икән, бер гарип малайлары бар.
Бабай:
— Кайдан киләсең, улым? — дип сорады.
Мин:
— Казан җиреннән киләм, — дидем.
— Ай-һай бик ерактан килгәнсең икән, ди. Ничек килдең монда? — ди.
Мин баштан үткән эшләрне сөйләп бирдем.
— Алай икән, — дип, бабай көлемсерәп куйды. Аннары: — Улым, син акылга сыймаган сүз сөйләдең, — ди, — әллә диванаракмы син? — ди. — Ат чаклы борча булганын күргән кеше кайда бар? — ди. — Болыт өстендә кеше йөри аламыни? — ди.
Мин әйтәм:
— Сезнең авыл кешеләреннән күрүчеләр булгандыр: мин асылынып төшкән бау болытта әле дә асылынып йөри торгандыр. Мин бүген генә төштем, — дим.
Һәм бауны күргәннәр: «Бу нинди нәрсә?» — дип калганнар. Кайсылары аждаһадыр дип уйлый икән.
Бабайның шулай булса да ишеткәне бардыр ахры:
— Синең кулың болытларга тигән, андагы бабай белән күрешкән, синең кулың файдалы булырга кирәк, ди. Минем гарип улымның тәннәрен сыйпаштыр әле, шифа булмасмы, — ди.
Ярый, мин сыйпаштырдым — бабайның улы сәламәтләнде. Әби, бабай, малайның шатлыгы өйгә сыймады, өй аллары шатлык тулды — аяк атлап йөрергә урын калмады.
Ул авылда байларның, муллаларның шундый зәгыйфь хәлгә ирешкән кайсының улы, кайсының кызы бар икән. Ну соң аларны аттан тайга калдырып, каеш сбруйларын юкәгә әйләндереп, чистый камыттан чыгардым! Әле дә булса сөйли торганнардыр.
Хәзер миндәге акча тугыз капчык, биш янчык булды. Шулай итеп, арада ничә көннәр юл йөреп, әз генә түгел, мул йөреп, бик баеп кайтып җиттем. Бабай да, әби дә исән, әти дә туган, — дүрт яшь тулган, каршы чыгып, көтеп алдылар. Дүрт яшьлек әти чыкты йөгереп:
— Улым, исән кайттыңмы? — ди.
Әтигә уенчыклар алып кайттым.
Яхшы йорт-җир җиткезеп, әти дүрт яшьтә, мин утыз дүрт яшьтә, шулай итеп, матур гына тереклек итәбез.
Әүвәле без тугыз идек, үлә-үлә ун булдык. Бер бәхетең артса, кызык була икән, тотып тоярга да түгел: тамак тук — карын ач, өс бөтен — шыр ялангач, килеп тора — китеп тора, урынына тагы чыгып тора. Көннән-көн бәхет алга бара, әтәчләр шаулатып кычкырып тора, тавыклар күкәй сала.