Борын-борын заманда бабай белән әби булган. Аларның бүтән семьясы булмаган. Боларның идән астында бер борчак тишелгән. Аны болар йолкымаганнар, ул үскән дә үскән, идәнне дә тишеп чыккан. Аннан соң үсә-үсә түбәне дә тишкән, күккә дә җиткән.
Менә бервакыт бабайның күккә менәсе килгән. Ул карчыгына әйткән:
— Күккә менәм, — дигән.
Карчыгы әйткән:
— Мин дә синнән калмыйм, синең белән менәм, — дигән.
Бабай тыңлаган. Шуннан соң бабай әбигә капчык тегәргә кушкан. Әби теккән. Бабай әйткән:
— Капчыкка кереп утыр, менеп җитмичә сүз кушма. Югыйсә икебез дә харап булырбыз, — дигән.
Бабай әбине капчыкка салган да, капчыкны авызына кабып, менеп киткән. Менә-менә менеп җитәргә күп тә калмаган.
Әби әйткән:
— Җитәбезме? — дип.
Бабай дәшмәгән. Тагын әби эндәшкән. Бабай:
— Җитәбез, — дигән.
Икесе дә егылып төшкәннәр дә, башлары ярылып, һәлак булганнар.