Бер заманда бер адәмнең сугышта колагын өзеп төшергәннәр. Бу колак кайтам дип китеп бара икән, үлән арасыннан бер сыгыр тугры килеп, үлән белән колакны йоткан да җибәргән. Колак сыгырның эчендә кычкыра башлаган. Сыгыр куркып кая барырга белми чапкан, колак аның саен кычкыра икән. Сыгыр кая барырга белми, ахырында, урманга барып җиткәч, бер агачка барып бәрелгән дә хәле бетеп егылган — аннан соң колак кычкырмаган.
Бүреләр тугры килеп сыгырны ашаганнар, сыгырны тәмам ашап бетергәннәр, бары эчәгеләре генә калган. Соңыннан янә бер ач бүре килеп җиткән дә, бернәрсә дә карамый, эчәгеләрне дә йотып бетергән, эчәге белән колакны да йоткан. Колак дәхи бүре эчендә кычкыра башлаган. Бүре дәхи куркып ни эшләргә белми анда чабып, монда чабып караган, ахырында тугры килгән бер елга аша чыгарга. Бүре, күпердән куркып, чыкмаган, елганы аша сикергән икән — колак бүре эченнән төшеп калган.
Колак күп гомер яткан елга янында. Бер заман кыз катына бара торган егет шул елгага төшеп коенган, — шул арада колак егетнең кесәсенә кергән. Ул судан чыгып өстен киенеп, арбасына утырган да киткән. Егет бераз баргач, колак кычкыра башлаган. Егет карый, киемнәрен салып та карый — һич таба алмый. Ул аптыраган: «Әллә ниндәен җен утырды, бер дә күренми», — дигән. Колак һаман кычкыра икән.
Егет кыз өенә барып җиткән. Ул бер фәкыйрьрәк картның кызын алган икән. Егет чишенгән, казакиен янына куйган. Колак кич белән торган да, картлар сыгыр суйган икән, сыгырның ике мөгезен алып, берсен картның күзе янына куйган, берсен карчыкның күзе янына куйган; эчәгеләрен, базны ачып куеп, баз авызына куйган; янә кич белән бер сарык бәрәнләгән икән, ул бәрәнне егет белән кыз арасына салган; янә картның өендә юлаучылар кереп йоклаганнар икән, аларның чәчләрен суламалап ябыштырып куйган. Аннан колак барган да карчыкның аягын кытыклый башлаган. Карчык, аптырап, торып карыйм дисә, күзенә мөгез бик каты бәрелгән. Карчык: «Алла, алла, күзем», — дип төшеп бара икән, эчәгеләргә баскан да, аягы таеп, базга төшеп киткән дә кычкыра башлаган. Карты, ни булды дип, торыйм дисә, дәхи картның күзенә мөгез килеп бәрелгән. Ул да торып, карчык янына дип барса, аягы таеп, базга төшеп киткән. Карчык белән карт сугыша башлаганнар, берсе берсена сылтап.
Ул арада кыз белән егет уянганнар да дәхи талаша башлаганнар. Егет әйтә икән кызга:
— Син балалаган, — дип.
Кыз әйтә икән егеткә:
— Син астыңа җибәргәнсең, — дип.
Ул арада юлаучылар тормакчы булалар икән — чәчләре мендәргә ябышкан. Алар дәхи сугыша башлаганнар, «син ябыштырган суламага» дип.
Кыз белән егет сугыша икән, карт белән карчык сугыша икән, — болар һәркайсы ут ягып сугыша башлаганнар, эшләр бик зурга киткән. Колак, болардан көлә-көлә эче катып, чыдый алмый үлгән.