Сәлимҗан китапханәсе

АУЧЫ ДА, ИГЕНЧЕ ДӘ БУЛДЫК

Әти тумас борын, бабай белән өч агай-эне бергә гомер кичердек. Бабай карт, фәкыйрьлек көчле, бер дә ашарга юк. Шуннан хәзер без аучы булмакчы булдык. Чыгып киттек ауга, — алдык кулга ике кәкре, бер бөкре. Шуннан барып җиттек күл кырыена. Атып алдык ике чүрәкәй, бер үрдәк. Шул вакытта бу үрдәкләрне пешермәкче булдык без. Пешереп ашадык, — икебез ач калды, беребез туймады. Хәзер моның белән дә файда чыкмады. Бабай әйтә:

— Хәзер сез барыгыз, ди, Нижнигә төшегез, сал саллагыз, ди, сөт-катык төягез, — ди.

Хәзер без аның сүзен тыңладык, салны салладык, сөт-катыкны төядек. Ярар, төшеп киттек без. Сай җирдә бик шәп барабыз, тирән җирдә утырабыз да калабыз. Шуннан без, тырыша торгач, төшеп җиттек. Төштек, саттык товарны, бик зур файда күрдек.

Ярар, кайттык өйгә, уйламакчы булдык иген игәргә. Ашлык бик уңды, без сәндерәгә бик зур гына кибән куйдык. Аңар бер заман тычкан ияләнгән икән. Шул тычканга була песәй сәндерәгә сикерде дә, кибәнебез лаканга авып төште. Шулай итеп, тагы да иписез калдык.