Сәлимҗан китапханәсе

1
Газиз башлар, газиз башлар,
Бәләкәй туры ат юл башлар;
Бу озын гомерләр эчендә
Әллә ни күрер бу башлар.
2
Ак күлмәккәйләрем ак түгел,
Ак күлмәккәй кияр чак түгел;
Уйнар да идем, көләр идем,
Әллә нигә күңлем шат түгел.
3
Һавада йолдыз ничәдер,
Ничә генә баксаң күчәдер;
Ничә генә айлар, ничә еллар
Гомерләрем заигъ кичәдер.
4
Һаваларда йолдыз кичәдер,
Ничә карасаң да күчәдер;
Безнең дә бөтен гомеребез
Уфтана-уфтана кичәдер.
5
Агыйделкәй буе андызлык,
Ай-һай гына безнең аңсызлык;
Яшь чагымда аңсыз түгел идем,
Борды муенымны ялгызлык.
6
Алма гына чәчтем - гөл бетте,
Гелнең яфракларын җил түкте;
Бирмәсә ходай бирмәс икән,
Күпме теләкләрем буш китте.
7
Үрдәк кенә күлләрдә булыр,
Лачын кошлар чүлләрдә булыр;
Кайгырма, җанашым, үкенмә,
Әллә рәхәт көннәр дә булыр.
8
Һавалардан килә ике асыл кош,
Артларыннан куа карчыга;
Бу да хәсрәтләрнең бәласеннән
Йөрәк бәгырьләрем талчыга.
9
Самавыр куйдым эчәргә,
Әстерханнан килгән кешеләргә;
Исәпләп баксам исем китә,
Башкынаемнан үткән эшләргә.
10
Сандык та сандык багалма,
Сайласам да чыкмый бөтене;
Эчемдә ялкын, тышым салкын,
Дөньяларга чыкмый төтене.
11
Сандыгымда минем кызыл алма,
Санасам да саны чыкмыйдыр;
Эчем дә тышым утта яна —
«Аһ» дисәм дә төтене чыкмыйдыр.
12
Утырдым көймә түренә,
Карадым суның төбенә;
Су төпләрендә һич кара юк,
Хода кушкан эшкә чара юк.
13
Актыр гына минем беләгем,
Күптер генә минем теләгем;
Теләгән теләгем кабул булса,
Басылыр гына иде йөрәгем.
14
Күк күгәрченнәрнең күрке бар,
Башларында яшел бүрке бар;
Каһәрләрен салган кадыйр
мәүла, Рәхимнәрен салса да ирке бар.
15
Чиремшәнкәй буен тал алган,
Тармак кына тармак таралган;
Эчемдәген генә һичкем белми,
Яшь йөрәккәемне кан алган.
16
Ат аяккаенда богау бар,
Аны кисәрләргә игәү бар;
Боекмыек та моңаймыек,
Моң кичәрләргә ходай бар.
17
Исәплимен дә уйлыймын,
Уйламаган төшен куймыймын;
Исәпләп, уйлап туйгачтын.
Аулак җиргә чыгып елыймын.
18
Агыйдел буе сары камыш,
Сары камыш төбе саз булыр;
Үз ишкәйләрем арасында
Миннән моңлырагы аз булыр.
19
Һавада очкан аккошның
Аякларын күргән бар микән?
Бу дөньяларның эчендә
Миннән дә моңлы бар микән?
20
Исәпләп-уйлап торамын
Бер башымны алып китәргә;
Бер елыймын, бер уйлыймын,
Һич белмимен нихәл итәргә.
21
Алмалар салдым дәрьяга,
Шәгъләләре төште дөньяга;
Мин туганчы таш тусачы,
Зикер әйтер иде аллага.
22
Ап-пак та ап-пак каз идем,
Сусыз да гына җирдә саргайдым;
Илебездә бер егет идем,
Малым юклыгыннан моңайдым.
23
Ап-пак та ап-пак акчарлакның
Саз эчендә булыр оясы;
Булсаң малсыз, булсаң ярсыз,
Күзгә күренмидер дөньясы.
24
Тып-тып кына басып өй түбәгә
Гөрли-гөрли йөри күгәрчен;
Моңлы итеп гөрли, тагын туктый,
Бәхетләрең юк, ди, күрәмсең.
25
Ишеккәем алды баскычыннан
Егылып кына төштем аңсыздан;
Әй, гакылсыз кеше түгел идем,
Гакылларым бетте малсыздан.
26
Ерактан аларып күренгән
Агыйдел буендагы таш микән?
Мөлдер дә мөлдер түгелгән
Күзләремнән түгелгән яшь микән?
27
Йөрдем Агыйделнең, ай, буеннан,
Камышлары үскән муеннан;
Сары авыруыннан курыкмадым,
Мин ябыктым дөнья уеннан.
28
Олы юлда тузан таралды,
Ап-пак күлмәкләрем каралды;
Хәсрәтләрең, уен күп булса,
Якты дөнья була караңгы.
29
Урман артларында күлләр булыр,
Күл янында гөлләр дә булыр;
Гөл саргая диеп без саргаймыйк,
Бәлки рәхәт көннәр дә булыр.
30
Атлар да җиктем, ай, китәргә,
Петербурга барып җитәргә;
Петербурга барып китап ачтым,
Китап кушкан сабыр итәргә.
31
Ак ефәккәй баулы ак лачын
Кош күрдисә чыгар һавага;
Бер карыймын байга, бер гарипкә, —
Гарип гомре үтәр заяга.
32
Иртә генә торып юлга чыксам,
Очырадым умырзаяга;
Бер карадым байга, бер фәкыйрьгә, —
Фәкыйрь гомре үтә заяга.
33
Иртә белән торып тышка чыксам,
Сары ла тургай сүтә уенны;
Уйнар да идем, көләр идем,
Фәкыйрьлеккәй кисә муенны.
34
Җирәнчәккәй атның юргасы
Мәргән егет аткан ук кебек;
Уй-хәсрәтләрем дә юк кебек,
Йөрәкләрем яна ут кебек.
35
Ике дә генә җирән, ай, бер көрән,
Әйдәп алып булмый юл белән;
Маңгаеңа язган хак язмышын
Җуеп кына алып булмый кул белән.
36
Кулымдагы кулъяулыгым
Кесәләрдә йөреп дымыккан;
Дивана да түгел, бик гакыллы,
Малсыз йөреп кенә ябыккан.
37
Сандугач кошы зур түгел,
Утырган урыны киң түгел;
Адәмнән адәм ким түгел,
Тик бәхетләре тиң түгел.
38
Караңгы да төндә йөргән чакта
Адаштырмый җирнең мижасы;
Адаштырмый җирнең, ай, мижасы,
Адаштыра дөнья нужасы.
39
Утлар да яна учакта,
Заманалар авыр бу чакта;
Бу заманалар авырлыгы
Килде лә безнең яшь чакка.
40
Агыладыр болыт, агыладыр,
Таудин да тауга кагыладыр;
Кайгырмагыз, дуслар, юк мал өчен,
Баш сау булса, маллар табыладыр.
41
Ай-һай ла егетнең зирәге,
Уйлыйдыр бит дөнья кирәген;
Уйлый да уйлый дөнья кирәген,
Басыладыр, егет, йөрәгең.
42
Әтекәй дә бирде бер байга —
«Мин бай» диеп йөргән гидайга;
Ул кинәндермәде ашына,
Мин кинәндермәдем эшемә.
43
Аракылар эчтек, исердек,
Юктыр аның тамак туклыгы;
Аракылар эчеп исергәч,
Онытыладыр дөнья юклыгы.
44
Безнең дә урам аркылы
Ага да суның салкыны;
Әллә суларның, әй, салкыны,
Әллә йөрәкләрнең ялкыны.
45
Ике дә егет печән чаба,
Үтәр дә үтмәс чалгысы;
Үтәр иде дә чалгысы,
Йөрәгендә дөнья кайгысы.
46
Ике дә каен, ай, тиң генә,
Яфраклары аның киң генә;
Дус-ишләрем арасында
Минем бәхетләрем ким генә.
47
Ябалак-ябалак карлар яуса,
Кара гына җирне агарта;
Эчләрем тулы кайгы-хәсрәт,
Хәсрәт йөзне саргайта.
48
Җирән атларның ялларын
Кыйблалардин искән җил тарый;
Үз бәхетләрең булмагачтын,
Байга хезмәт итеп кем ярый.
49
Кара да елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камыш буенча;
Кара да кашым, ялгыз башым,
Йәридер лә язмыш буенча.
50
Кара да гына елан, ай, туз башлы,
Йөридер лә камышлык буенча;
Арыслан да кебек ир-егетләр
Йөридер лә язмыш буенча.
51
Карлыгач та кара, биле ала,
Һаваларга очса югала;
Аталардан бала япь-яшь кала,
Күкрәк көче белән мал таба.
52
Каз канатлары кат-кат булыр,
Ир канатлары ат булыр;
Үз кулларыңда мал беткәчтен,
Үз туганнарың ят булыр.
53
Кулларында малы булса,
Егет йөрер йөгереп боландай;
Кулларында малы беткәч,
Бөкерәер шул кара еландай.
54
Кычкырма күке, әй, каршымда,
Кычкырсана агач башында;
Син кычкырмасаң да, әй, каршымда,
Төрле хәсрәт минем башымда.
55
Кыйбла якларыннан җилләр исә,
Җилләр белән килә бер болыт;
Күрер кайгыларым төшкә керде
Кап-караңгы болытлар булып.
56
Сандугачлар кайда сайрыйдыр —
Саз буйларында каенда;
Без бәхетле бала булсак,
Тумас идек сәфәр аенда.
57
Сандугач сайрый чут-чут дип,
Кунып сайрар җирем юк-юк дип;
Үз дус-ишем арасында
Мин елыймын бәхетем юк-юк дип.
58
Сандугач сайрый, ай, чут-чут дип,
Сайрар җирем юк-юк дип;
Берәүләр йөри мал юк дип,
Берәүләр йөри яр юк дип.
59
Уф, аллакаем, бер ходаем,
Агарды ла бәнем чыраем,
Агарган ла чырай тиз кызармас,
Ходай язган маллар югалмас.
60
Мәкәрҗәдән килгән кызыл маллар
Бәяләре алай зур түгел;
Кайда йөрсәң дә шул бәхет кирәк,
Бәхете бар ирләр хур түгел.
61
Казан калалары — таш кала,
Бик күп калаларга баш кала;
Адәм башларына хәсрәт килсә,
Хак тәгалә үзе башкара.
62
Ике дә генәй басу киртәсе,
Тагы бер басуга җитәсе;
Бу ни дә ләй исәп, бу ни хисап,
Исәпләсәң исең китәсе.
63
Һаваларда очкан асыл кошның
Канатлары җиргә коелмый;
Сабый бала кеби еласаң да,
Маңгайларга язган җуелмый.
64
Күпер башкайлары күк чәчәк,
Күк күгәрчен төшеп чүпләсен;
Сөйләшсәм дә эчләр бушар иде,
Минем сүзем кемнәр юпьләсен?!
65
Қара урманнардан чыккан
чакта
Менгән атым чаба әлсерәп;
Акыллы да башым тиле итте,
Башларыма төшкән хәсерәт.
66
Кара урманнарның уртасында
Кәрванчылар килә юл белән;
Нурлы гына йөзләр ник саргаймас
Төрле хәсрәт, төрле уй белән.
67
Ерак җирдән күренәдер
Агыйделнең ап-ак буйлары;
Эчем дә яна, тышым көя,
Сүндерәлми дәрья сулары.
68
Биекләй тауның, ай, башында
Борылып кына үскән бер бодай;
Борылып дай үскән бодай кебек,
Борлыктырды безне бер ходай.
69
Чыгып киттем мин юл буйлап,
Дугайларым китә ләй күл буйлап;
Гакылсыз да адәм түгел идем,
Гакылларым китте ләй күпне уйлап.
70
Карлыгачлар гынай, ай, кагына,
Туган илен генәй сагына;
Тырышсаң ла маллар, ай, табыла,
Йөрәкләргә каннар савыла.
71
Шавылдый, шавылдый, ай, шавылдый,
Давылларда диңгезнең камышы;
Йөрәге суырылып, йөзе сулар
Бик күп булса егетнең сагышы.
72
Сандугачлар кайда — талларда,
Балалары кайда — яланда;
Кайгырмасана, газиз башым,
Язмышларың кайда — син дә анда.
73
Йөгреп кенә кердем, ай, бакчага,
Өзелеп тә төште бер алма;
Яшь йөрәккәйләрем ут тик яна,
Сабырлык та бирсен бер алла.
74
Урманнарга барсам җыяр идем
Үләннәрнең тәмле ислесен;
Башларымда төрле кайгы-хәсрәт,
Түзәм инде, ниләр эшлим соң?!
75
Су буйкайларында, ай, коба тал,
Баш кынаен кис тә суга сал;
Уйлап та уйлап уй тапмасаң,
Баш кынаңны диванага сал.
76
Бара да торгач, ай, юл белән,
Юл гынаем керде уң белән;
Гакылсыз да бала түгел идем,
Гакылларым бетте уй белән.
77
Чиләк тә чиләк керләр юдым,
Аның агарганын кем белсен;
Эчем дә тулы кайгы-хәсрәт,
Нигә саргайганым кем белсен.
78
Аргымаклардин тайлар туса,
Арт аяклары аның ак булыр;
Сәфәрләр барып, малсыз кайтсаң,
Үз туганнарың да ят булыр.
79
Кара урман ерак, юл былчырак,
Яхшы атлар кирәк үтәргә;
Заманалар авыр, хәсрәтләр күп,
Дус-иш кирәк гомер итәргә.
80
Кара урманнарның артындин
Кара болыт килә күкерәп;
Заманалар авыр, михнәтләр күп,
Күтәрәдер калын күкерәк.
81
Кара да урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк узарга;
Заманалар авыр, михнәтләр күп,
Ничек кенә итеп түзәргә?
82
Кисәк кенә кисәк, ай, ак болыт
Китәдер ләй күкнең буена;
Минем генә кайгы-хәсрәтләрем
Китәр микән гомер буена.
83
Биек ләй тауны, ай, төшкәндә
Утыралмый калдым арбага;
Мин фәкыйрь ләй тумый бер таш туса,
Тәсбих әйтер иде аллага.
84
Бара да торгач, ай, юл белән,
Юл гынаем керде бодайга;
Қайда гына барсам бәхетем юк,
Тел тидердем микән ходайга.
85
Йөгереп тә кердем, әй, урманга,
Шомырт кына кистем тал юкка;
Егеттән егет, ай, ким түгел,
Кимсетәләр генәй мал юкка.
86
Карагай агач каен булмас,
Каен гына суы бал булмас;
Боекма лай башым, түкмә яшем,
Юк талига безнең бар булмас.
87
Агыйделдә үрдәк, ай, йөзәдер,
Су салкынкайларын сизәдер;
Эчем дә ләй ялкын, тышым салкын,
«Уф» дип әйтсәм ятлар сизәдер.
88
Аккошлардай басып, түшен киереп,
Кызлар төшә иртән коега;
Газиз башларына эшләр төшсә,
Арысландай ирләр боега.
89
Агыйделкәйләрне кичкән чакта
Ялгыз ишкәкчесе мин булдым;
Җыен туганнарым арасында
Иң бәхетсезе лә мин булдым.
90
Агыйделкәй буе, ай, киң ялан,
Йөри төяләрем көтүсез;
Кеше хәлләрен лә кеше белми,
Эчкәйләрем яна төтенсез.
91
Каен гына агач тал булмас,
Каен суы койган май булмас;
Кайгырмасана, газиз башым,
Кайгы йөрәкләргә ял булмас.
92
Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә
Ут күренә аргы якларда;
Кайгырмас та иде бу башкаем,
Әҗәл килсә бала чакларда.
93
Агыйделкәйләрнең, ай, буенда
Атып калдым кытай казларын;
Кайгырмасана, газиз башым,
Без күрербез ходай язганын.
94
Буел да ла богдай бигрәк уңган,
Кыйблаларга таба егылган;
Бу хәсрәттән түккән күз яшьләрем
Күләгә дә җирдә күл булган.
95
Уклар аттым сары камышка,
Камышларга поскан аккошка;
Нурлы гына йөзем бик саргайды,
Күкрәкләрем тулы сагышка.
96
Карлыгачкай кара, муены ала,
Ник моңая икән бу бала?!
Моңаймас та иде, ай, бу бала,
Эчкәйләре тулы ут яна.
97
Урманнарга барсам кайта алмыйм,
Хәйран калам былбыл тавышына;
Ходавәндә кәрим, гафур рәхим,
Ни язды икән минем башыма?
98
Бара гына торгач утырып куйдым
Зиһеннәрем таркау, аңсыздан;
Ай, зиһенсез кеше түгел идем,
Зиһеннәрем китте малсыздан.
99
Ишек алларымда бер тут агач,
Күләгәсе төшә бакчага;
Үз бәхетләрең бер булмагач,
Сатып алып булмый акчага.
100
Безнең дә авыл — бик зур авыл,
Кыйблалардан килә җил-давыл;
Соңыннан да бәхтем әллә булыр,
Әле хәзергесе бик авыр.
101
Биек тә тауның башларында
Самавырлар кайный җил белән;
Еламыйк, дуслар, күп уйламыйк,
Бер без генә түгел, ил белән.
102
Сандугачкай, мескен, моңлы сайрый,
Канатларын янбашка салып;
Ир балакай, мескен, дөнья көтә
Ата-аналардин яшь калып.
103
Асыл кошлар оча җим эзләп
Сабан басуында ызанда;
Кайгырмагыз, дуслар, моңаймагыз,
Ризык кайда булса — без анда.
104
Тау башында яткан асыл ташны
Төлке балалары тараткан;
Бәндә теләүләре белән булмый,
Бер ходаем шулай яраткан.
105
Қалаларга барсаң ниләр кыйммәт,
Таш пулатка дигән таш кыйммәт;
Уфтанмыймын әле мал кыйммәткә,
Маллар кыйммәт түгел, баш кыйммәт.
106
Кисәк кенә кисәк кара болыт
Китәр микән ак күк буенча;
Минем генә кайгы-хәсрәтләрем
Китәр микән гомер буенча.
107
Һаваларда йолдыз иләк-иләк,
Җидгән йолдызлары бик сирәк;
Ачы ла дөньяны көтәр өчен
Арысландай батыр ир кирәк.
108
Һавалардин килә ике асылкош,
Әйләнеп карасам — карчыга;
Бу хәсрәтләремнең бәласендин
Йөрәк бәгырьләрем талчыга.
109
Менеп кенә азан әйтер идем,
Ерак кына калды манара;
Безләр генә буйга үсеп җиткәч,
Бигрәк авыр булды замана.
110
Әстерхандин алган көмеш йөзек,
Кисәң дә кулыңа кер кунмас;
Еламагыз, дуслар, кайгырмагыз,
Кайгылы йөрәккә май кунмас.
111
Карчыга дигән ни батыр кош,
Кош кундырмый агач башына;
Төрле сагыш бигрәк авыр икән,
Май кундырмый йөрәк башына.
112
Сазлыкларда камыш авыш-авыш,
Колагыма килә бер тавыш;
Саргаюдан ауган сары камыш,
Мине дә саргайта бер сагыш.
113
Биек кенә тауның, ай, башында
Кәкре-бөкре үскән көнбагыш;
Эчем дә тышым сары сагыш,
Кемгә генә сөйлим мин байгыш.
114
Талдин очып талга куна икән
Сары ла сандугачның баласы;
Байдин байга күчеп гомер итә
Бик бәхетсез атаның баласы.
115
Сары ла сандугачның балалары
Сайрый таралышып тирәктә;
Ай, бик авыр дөнья хәсрәтләре,
Каннар савып бетте йөрәккә.
116
Ялан гына җирдә кырлы курай, —
Ялан җиркәйләрнең мижасы;
Эчмәгән суларны эчрә икән
Бу ла дөньяларның нужасы.
117
Сары ла сандугачым, гел сайрыйсың,
Ни гамең бар икән дөньяда;
Бән синнән дә кайгы-хәсерәтле,
Чыдыйм, сабыр итәм дөньяда.
118
Кайгырмаек, дуслар, кайгырмаек,
Көндез үтәр дә бер, кич җитәр;
Безнең газиз баштан михнәт китәр,
Рәхәт күрер чаклар бер җитәр.
119
Сары ла сандугачның тавышлары
Нидән генә болай моңлы икән;
Яшьли моңлы бала түгел идем,
Хәзер миңа ниләр булды икән.
120
Мамык эшләпәмне кияр идем,
Һавадагы болыт яумаса;
Хәсрәттин адәм үләр иде,
Ходай сабырлыгын салмаса.
121
Ике җирән атны бер көрән ат
Куып та гына килә юл белән;
Илаһи бирмәгән бәхетләрне
Тотып алып булмый кул белән.
122
Аһуда ла дигән, ай, тавышка
Селәүсеннәр кача камышка;
Аркам күкрәгемә, ай, ябышты
Эчкенәем тулы сагышка.
123
Агыйделкәйләрнең аръягында
Ак самавыр кайный җил белән;
Маңгайларга язылган язмышны
Сыпрып ташлап булмый тир белән.
124
Аккошлар, ай, оча югарыга,
Һаваларга менеп җиткәнче;
Алдагы көннәрне белеп булмый
Алдыбызга килеп җиткәнче.
125
Каен агачлары, әй, тал булмас,
Каен суы әче бал булмас;
Кайгырмасана ла, газиз башым,
Кайгы йөрәкләргә ял булмас.
126
Күк күгәрченкәй күктә уйный,
Күләгәсе аның җирдә уйный;
Күз генәем минем йокласа да,
Күкрәккәем минем күпне уйлый.
127
Агыйделкәй буе яшел чия
Үрдәк белән казларга чүпләргә;
Эчтә серләремне сөйләр идем,
Юктыр сердәшчеләрем җүпләргә.
128
Чапкан пакусларның уртасында
Балалыкай үрдәк шәүләсе;
Бу да дөньяларның хәсрәтеннән
Кибеп бетте жанымның гәүдәсе.
129
Алты гына мыскал ефәк алдым
Энҗе-мәрҗән генә тезәргә;
Утсыз гына яна яшь йөрәгем,
Ничек кенә кирәк түзәргә.
130
Җирән ләй аттан җилләр калыр,
Тырыш ирдән маллар калыр;
Җыйган да маллар, сөйгән ярлар
Язмады исә, ятларга калыр.
131
Җирән атым башын, ай, чайкыйдыр
Җәй буена җыйган маена;
Егет кеше үкенеп уфтанадыр
Заяларга киткән малына.
132
Оренбур белән Самарга
Чуен юллар эшләнә дан өчен;
Егет тә мескенең картая икән
Күренеп тә тормаган мал өчен.
133
Карчыга дигән, әй, асыл кош
Кош кундырмый асыл тирәккә;
Авыр да кайгы, каты хәсрәт
Май кундырмый яшь үк йөрәккә.
134
Нужада гына, нужа, нужадыр,
Нужа әкрен кулын сузадыр;
Нужа да гына күрсәң, күр яшьлектә —
Уен-көлке белән узадыр.
135
Сандугачлар сайрый кайларда,
Авазлары безнең абзарда;
Ник кенә саргайдым, ник кенә беттем,
Быел гына узган язларда.
136
Сандугачкай ала, муены кара,
Ник моңая соң бу бичара?
Моңаймас та иде бу бичара,
Эчкенәе тулы ут яна.
137
Ай-һай гына диеп җырлаганда
Агыйдел буйлары яңгырый;
Мин торамын кайгы эчләрендә,
Кайчан явар рәхәт яңгыры.
138
Ак буй күлмәкләрең бик килешә
Чабуларын кыек кискәнгә;
Хәсрәтле кешене бик кызганам,
Үзем хәсрәт күреп үскәнгә.
139
Һаваларда оча бер күбәләк,
Қанатының очы түгәрәк;
Мал кайгысы безгә кайгы түгел,
Баш кайгысы бездә күберәк.
140
Көмеш иярләре килешеп тора
Акбүз аткайларың көр булса;
Дөнья авырлыгы җиңел була,
Арысландай сабыр ир булса.
141
Бара гына бара мин утырдым,
Утырдым да хисап итәргә;
Хисап итә-итә китап ачтым —
Китап куша сабыр итәргә.
142
Кара урманның өстеннән
Килә болыт күкерәп;
Эчем тулы хәсерәткә
Илла чыдый күкерәк.
143
Һавадан очкан аккошның
Авызы тулы балавыз;
Дөньядан үтеп барабыз,
Рәхәт күрми калабыз.
144
«Уф» дип сулаган сулавым
Минем китте асманга;
Яшьли күргән хәсрәтемне
Алла бирмәсен дошманга.
145
Имәнлеккә утлар салдым,
Асманнарга менде төтене;
Әллә болай булмас идем,
Шулайдыр алла хөкеме.
146
Тимерле арба, төзек юл,
Барыр җирем ерак җир;
Михнәт чигеп маллар таба
Безнең кебек фәкыйрь ир.
147
Һавадан аккош очадыр
Агыйдел буе камышка;
Үлмәсә кеше үлмәс икән
Күкрәге тулы сагышка.
148
Болынсу җирдә ат уйный,
Уйсу җирдә төлке уйный;
Атадан бала яшь калса,
Көн итәсен көн дә уйлый.
149
Төрле чәчкә сатып алдым
Утыртыйм дип бакчага;
Ходай бирмәгән бәхетне
Алалмыйсың акчага.
150
Ай-һай дигән, ай, тавышка
Төлке качар камышка;
Без саргаймый кем саргайсын
Көне-төне сагышка.
151
Ай-һай да Шуран таулары,
Өзлә камыт баулары;
Ялгый-ялгый камыт бавын
Сызла йөрәк майлары.
152
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны;
Су сипсәң дә басылмыйдыр
Янган йөрәк ялкыны.
153
Ябалак-ябалак карлар яуса,
Кара җирне агарта;
Эчем тулы кайгы-хәсрәт —
Хәсрәт йөзне саргайта.
154
Сикереп төштем — су эчтем,
Нигә төштем, ник эчтем?!
Болай бәхетсез булганчы,
Нигә тудым, ник үстем?!
155
Язда була, сазда була
Акчарлакның оясы;
Рәхәте юк, михнәте күп,
Утка янсын дөньясы.
156
Җитен дә чәчтем булмады,
Бер буразнасы тулмады;
Һичберәүгә үпкәләмим,
Үз бәхетем булмады.
157
Менәр идем, тау биек,
Төшәр идем, такырлык;
Яшь башыма хәсрәт авыр,
Ходай бирсен сабырлык.
158
Күгәрченнәрнең күрке бар,
Башларында бүрке бар;
Бер ходаем үзе хуҗа,
Ни бирсә дә ирке бар.
159
Биек тауларның башында
Ике каен бер төптә;
Ни теләдем бәхет бир дип
Кабул булмый бөртек тә.
160
Байлар кия каракүл,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәсә,
Баеп булмый эшләп тә.
161
Кимим бүркем булса да,
Еламыйм күңлем тулса да;
Ходай кушкач нихәл итим,
Чыдыйм авыр булса да.
162
Ай-һай ла дигән тавышка
Кама кача камышка;
Үлмәсә егет үлми бит
Эче тулы сагышка.
163
«Уф алла» дип кемнәр әйтә,
Кемдә хәсрәт шул әйтә;
«Уф алла» дип бер суласаң,
Тар сулышны киңәйтә.
164
Су буена төшкәнем юк,
Яфрак яра тал тирәк;
Яна дисәң, ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
165
Карадыр минем чәчем,
Күпне күрде бу башым;
Уйсу җирдә дәрья булыр
Минем елаган яшем.
166
Ай, ат җиктем, ат җиктем,
Арасына тай җиктем;
Тайның хәлен ат белә,
Безнең хәлне кем белә.
167
Безнең ындырның артында
Кыр казлары тезелгән;
Без еламый кем еласын,
Безнең өмет өзелгән.
168
Актыр Қазан каласы,
Күктер Казан каласы;
Эчең тулы кайгы булгач,
Уттыр Казан каласы.
169
Биек безнең тавыбыз,
Өзелә камыт бавыбыз;
Ел тәүлеге унике ай,
Сызыла йөрәк маебыз.
170
Кара болыт киләдер,
Яңгыр микән, кар микән?
Минем кебек хәсрәт күргән
Бу дөньяда бар микән?
171
Тау буйлары уймалы,
Басып торып булмады;
Туып-үсеп кеше булдым,
Рәхәт күреп булмады.
172
Без барасы юлларның
Ике чите казылган;
Безнең болай буласылар
Мөкаддәрдә язылган.
173
Сиблә чәчләр, кыйгач кашлар,
Ник агара бу башлар;
Бөглә башлар, түглә яшьләр,
Ниләр күрми бу башлар.
174
Утлар яна учакта,
Хәсрәтем күп бу чакта;
Кайгыра белми кайгырылган
Кайгы бер дә юк чакта.
175
Мәчет башы манара,
Өзелеп тамчы тама ла;
Без балалар үскән чакта
Авыр килде замана.
176
Утлар яктым учакка,
Замана авыр бу чакта;
Замананың авырлыгы
Килде безнең яшь чакка.
177
Безнең авыл — зур авыл,
Урамнары тар авыл;
Бәлки рәхәт көннәр булыр,
Хәзергесе бик авыр.
178
Иртә торып тышка чыктым,
Кошлар кунган миләшкә;
Мин моңаймый кем моңайсын,
Бер кешем юк киңәшкә.
179
Ишек алдым мамыктыр,
Басмыйк, дуслар, языктыр;
Ормыйк башны, түкмик яшьне,
Ходай шулай языптыр.
180
Ике җирән ат җибәрдем
Урман араларына;
Ниләр килеп, ниләр китми
Ата балаларына.
181
Бу ел җилләр салкын исә,
Болытлары алара;
Тагы да ниләр булыр икәң
Без бәхетсез балага?
182
Утырма уша башына,
Исләр тия башыңа;
Исләр түгел, сөрем түгел,
Исәп җитте башыма.
183
Карагайлы кара урман,
Чыгар көнем булырмы?
Баш өстендә кара болыт,
Китәр көне булырмы?
184
Кара елан туз башлы,
Йөри камыш буенча;
Ялгыз башым, юк ярдәмчем,
Йөрим язмыш буенча.
185
Кара урманның чәчәген
Кар яуган дип белербез;
Авыр айлар, авыр еллар,
Әллә ниләр күрербез.
186
Тәрәз ачтым, уклар аттым,
Пулат башы тимергә;
Бу хәсрәтләр бетәр микән,
Китәр микән гомергә.
187
Кабан күле тирән икән,
Буйлаганым юк иде;
Бу хәсрәтләр килер диеп
Уйлаганым юк иде.
188
Биек-биек диварча,
Нишләрбез ул уалса;
Без дә болай булмас идек,
Хак язмышы булмаса.
189
Пар ат җиктем китәргә,
Кердем киңәш итәргә;
Ачтым китап, күрдем бер баб,
Әйткән сабыр итәргә.
190
Кара урманның артында
Кара шомырт бар икән;
Тәнем тарта, җаным курка,
Ни күрәсем бар икән?!
191
Француз яулык бар икән,
Читендә ука бар икән;
Авырта башым, тарта кашым,
Ни күрәсем бар икән?!
192
Ике каен тиң булган,
Яфраклары киң булган;
Җыен туган арасында
Иң бәхетсез мин булган.
193
Озын чыршы бүрәнә
Чаналардан сөйрәлә;
Атадан бала яшь калса,
Күп хәсрәтләр күрә лә.
194
Өй түбәсе шома такта,
Кыек баса күгәрчен;
Мин дә бит ата баласы,
Бәхтем юктыр, күрәсең.
195
Тышка чыксам, ташка басам,
Ташның салкыннарына;
Кулларымны куеп елыйм
Бәгърем ялкыннарына.
196
Мендем тауның башына,
Тау башлары таш кына;
Әллә ниләр күрәсем бар,
Ялгыз башым ашкына.
197
Аклы ситса — хаклы ситса,
Мамык мендәр тышлары;
Безнең болай йөрүебез
Бар да ходай эшләре.
198
Аргы якның аланы,
Пешә микән баланы;
Әти-әни таба икән
Хәсрәт өчен баланы.
199
Алмагачта ник тавыш,
Чут-чут сайрый былбыл кош;
Читлектәге кошлар кебек
Саргайдым мин быел кыш.
200
Кабан күле тирән икән
Аяк тибеп йөзәргә;
Бу хәсрәтләр - авыр хәсрәт,
Нихәл итеп түзәргә?
201
Кайгым арта, кайгым арта,
Кайгым арта көн саен;
Алдым-артым тулы кайгы,
Табалмыйм тормыш җаен.
202
Ике җирән пар кашка,
Басып баралар ташка;
Көнен хәсрәт, төнен сагыш,
Ниләр булды бу башка.
203
Сандугачның баласы
Сайрап менә югары;
Киләчәген алла белә,
Хәзер бәхтем юк әле.
204
Сандугачның сайравы
Нигә болай моңлы икән;
Моңлы бала түгел идем,
Миңа ниләр булды икән.
205
Күктә йолдыз, йөзә ялгыз
Таңга якын булганга;
Утыра егет күзен тегәп
Башка кайгы тулганга.
206
Бар иде минем чакларым,
Биләп салган олан тик;
Инде хәзер мин йөримен,
Утка салган елан тик.
207
Безнең кырларның мижасы
Бар да арслан оясы;
Арслан тик егетләрне
Баса дөнья нужасы.
208
Агач башында асыл кош,
Көш-көш дигән кеше юк;
Эчем поша, йөрәгем яна,
Юатырга кеше юк.
209
Карчыга ни нәрсә каулый? —
Күктән күгәрчен аулый;
Миңа хәсрәт салмасаң да,
Минем хәсрәтем таудый.
210
Өй башлары ак икән,
Такта микән, кар микән?!
Безнең кебек хәсрәт йоткан
Бу дөньяда бар микән?!
211
Чиләк-чиләк керегез,
Югач кертеп элегез;
Җыен туган арасында
Мин бәхетсез, белегез!
212
Кулымдагы кулъяулыкны
Ак булса да юа тор;
Үз-үземне юатмасам,
Мине кемнәр юатыр.
213
Әстерханның чикләвеге
Ачы була пешмәсә;
Кеше хәлен кеше белми,
Үз башына төшмәсә.
214
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны;
Эчем-тышым уттай яна,
Тышка чыкмый ялкыны.
215
Сикреп тауга менә, диләр,
Арысланның азганын;
Без күрәсен кеше күрмәс,
Күрербез ходай язганын.
216
Кычкырма күке каршымда,
Кычкыр агач башында;
Моңлы бала түгел идем,
Моңнар төште башыма.
217
Өй башында күгәрчен,
Укый әлхәм сурәсен;
Бу хәсрәтләрне күрергә
Ходай язган, күрәсең.
218
Абау алла йөрәгем,
Януына йөдәдем;
Һаман шулай янар булса,
Нихәл итеп түзәрмен.
219
Актыр минем беләгем,
Күптер хактин теләгем;
Күпнең берсе кабул булса,
Янмас иде йөрәгем.
220
Биек тауның башларында
Җил түгел, давыл бит ул;
Ефәк түгел, җилгә очмый,
Кайгылар авыр бит ул.
221
Исәплимен дә уйлыймын,
Уйны уйга куймыймын;
Ялгыз исәп яман икән,
Аулакларда елыймын.
222
Аягымда оегым,
Күкрәгемдә көегем;
Оек тузар, гомер узар,
Үлми бетмәс көегем.
223
Сандугачлар, карлыгачлар
Баласына җим диләр;
Әткәй дә юк, әнкәй дә юк,
Безгә үгет бирмиләр.
214
Утырсам уйларга батам,
Күк күгәрчен уйнатам;
Бер уңгайлар килмәсме дип,
Үземне-үзем юатам.
225
Каләнфер сиптем битемә,
Бадъян исе бетүгә;
Тагы да ниләр булыр икән,
Бу хәсрәтем бетүгә.
226
Без барабыз юллардин,
Үтә-үтә сулардин;
Безнең төсле дөнья тулган,
Гыйбрәт алыйк шулардин.
227
Агыйделдән пароход килә,
Агыйдел агуына;
Авызымнан төтен чыга
Йөрәгем януына.
228
Өстемдәге күлмәгемне
Саламын да киямен;
Үз хәсрәтем үземә җиткән,
Янамын да көямен.
229
Җитен чәчтем, булсын дип,
Буразнасы тулсын дип;
Туганнарым каргагандыр,
Бу бәхетсез булсын дип.
230
Иөгреп төштем су буена,
Кереп киттем таллыкка;
Кешедән кеше ким булмый,
Кимсетәләр мал юкка.
231
Су буйлары тирәкле,
Без белмибез кирәкне;
Белер идек, һай, кирәкне,
Тыеп булмый йөрәкне.
232
Агыйделнең аръягында
Биек-биек амбар бар;
Безнең ишегә ни сан бар,
Ни күрмәгән пәйгамбәр.
233
Карурманны буйлый-буйлый,
Аякларым уелды;
Дөнья уен уйлый-уйлый,
Йөземә сары коелды.
234
Иртә белән тышка чыксам,
Каршы тауга кар яуган;
Яшьтән бирле хәсрәт йотып,
Йөрәгемә кан сауган.
235
Ак каен үсә уртада,
Башын кистем дугага;
Сизми калдым, белми калдым,
Башым төште нуҗага.
236
Арт бакчада түтәл-түтәл
Сары башлы көнбагыш;
Мин дә саргаермын микән,
Эчем тулы гел сагыш.
237
Җилбер-җилбер кыйбла җиле
Җилбердәтә каенны;
Нинди шатлыклар булса да,
Баса алмый кайгыны.
238
Сандугачның сайраулары
Йөрәгемне яндыра;
Замананың авырлыгы
Сөйгән ярдан аера.
239
Агыйделдә ташу ташый,
Күпере китәр инде;
Бирмә кайгы башларыма,
Биргәне җитәр инде.
240
Кара бөдрә чәчләремне
Үрдертәсем килмидер;
Эчем ялкын, тышым салкын,
Белдертәсем килмидер.
241
Кара иде кашларым,
Күпне күрде башларым;
Уйсу җирдә күл булырлык
Минем түккән яшьләрем.
242
Күк күгәрчен булсамчы,
Күктә уйнап йөрсәмче;
Бу хәсрәтләрне күргәнче,
Сабый чакта үлсәмче.
243
Ач капкасын гөл бакчасын,
Гөл чәчәге күренсен;
Җырласак та, еласак та,
Без күрәсен кем күрсен.
244
Мендем тауның башына,
Язу яздым ташына;
Иртән торсам хәсрәт ява
Шул кайгылы башыма.
245
Агыйделнең агым җире
Кыш булса да катмыйдыр;
Кайгы белән ашаган аш
Йөрәкләргә ятмыйдыр.
246
Агыйделдә күп пароход,
Бар да йөри полный ход;
Йөзем якты булган белән,
Эчем яна ялкын ут.
247
Иртә торып тышка чыксам,
Карыйм кошлар очканын;
Очкан кошлар да белмидер
Бәнем эчем пошканын.
248
Уйда, фикердә бу башым,
Уйлый башым барсын да;
Уйлама, башым, барсын да,
Кайсы-берсе калсын да.
249
Агыйделгә төшәр идем,
Ак суын эчәр идем;
Әгәр бәхтем үсәр булса,
Көн дә су сибәр идем.
250
Бу дөньяда туып үскәч,
Бәхет дигән бик кирәк;
Бу дөньяда кеше күп тә,
Бәхетлеләр бик сирәк.
251
Урман үтә юл булмый,
Бәхет дигән зур булмый;
Һәркайчан да бәхет кирәк,
Бәхетле баш хур булмый.
252
Сандугачның балалары
Сайрамый су эчмидер;
Бакчаларга чәчәр идем,
Бәхет бакчада үсмидер.
253
Күктә йолдыз, суда кондыз,
Яр буенда алмагач;
Бу дөньядан бер файда юк
Рәхәтләнеп тормагач.
254
Безнең авылның ярлары,
Тезелеп тора ташлары;
Гомер буе җәфа чигә
Бәхетсез бәндә башлары.
255
Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли;
Малсыз егетләр дә үлми,
Дөнья рәхәтен күрми.
256
Агыйделдә тимер күпер,
Буе озын, киң түгел;
Егеттән егет ким түгел,
Бәхте генә тиң түгел.
257
Йөгреп төштем су буена,
Яфрак ярган тал өчен;
Хәйран егет вәйран була
Табылмаган мал өчен.
258
Безнең гармун ни әйтә,
Без ни әйтсәк, шуны әйтә;
Арысландай егетләрне
Бу дөньялар семәйтә.
259
Биек тауның башында
Әрле-ваклы бүрәнә;
Ата-баба күрмәгәнне
Безнең башлар күрә лә.
260
Бара торган юлларымнан
Елан чыкты аркылы;
Бу дөньяны ут чолгаган,
Безгә тия ялкыны.
261
Сары сандугач баласы
Саздан камыш китерә;
Егеттән егет ким булмый,
Безне сагыш көйдерә.
262
Пыяла ишек, ефәк чаршау,
Ука чуклар кем таккан;
Эчем-тышым дөрләп яна,
Бәгыремә кем ут яккан.
263
Ап-ак идем, ак каз идем,
Сусыз җирдә каралдым;
Ап-ак йөзле бала идем,
Хәсрәт белән саргайдым.
264
Иртә торып тышка чыксам,
Қаршы тауга кар яуган;
Яшьтән бирле хәсрәт белән,
Йөрәгемә кан сауган.
265
Каптым җиләкнең пешкәнен,
Өзлеп җиргә төшкәнен;
Яшьлек белән белми калдым
Башым утка төшкәнен.
266
Тауга мендем, хәлләр җыйдым,
Утырып тордым бүкәнгә;
Бер бәхетле бала булсам,
Қалмас идем бу көнгә.
267
Кара урман, караңгы төн,
Ничек итеп үтәсе;
Заман авыр, хәсрәтем зур,
Ничек дөнья көтәсе.
268
Сандугачлар сайрашалар
Әрәмәдә ояда;
Михнәт өчен без килгәнбез
Рәхәте юк дөньяга.
269
Ике аккош, бер тутый кош
Оча кыйбла хутына;
Раббым аллам, кадыйр мәүлам
Салдың дөнья утына.
270
Су буена төшкәнем юк,
Үсә микән тал тирәк;
Өзелә үзәк, киселә йөрәк,
Нихәл түзәргә кирәк.
271
Су буенда үреп ята
Бер түтәрәм бодаем;
Дөрләп янган утка салдың,
Сабырлык бир, ходаем.
272
Сикреп төштем – бакча икән,
Бакча эче такта икән;
Бу дөньяның рәхәте
Сабый бала чакта икән.
273
Абау алла, уф алла,
Ник югары бу һава;
Дөрләп янган утлар ничек –
Йөрәгем шулай яна.
274
Сахралардан, урманнардан
Салкын җилләр исәдер;
Йөрәгемнең ач бәгырен
Хәсерәтләр кисәдер.
275
Кара урманның артында
Караңгы ай яктысы;
Күмердәй кара тормышта
Үтте гомрем яртысы.
276
Абау алла, уфым чыга
Күкрәгемнән парланып;
Безнең көннәр үтәр инде
Акрын-акрын зарланып.
277
Ай янында якты йолдыз
Бер генә түгел әле;
Илдә бәхетсез кешеләр
Без генә түгел әле.
278
Су буеннан атлар килә,
Алдан бара айгыры;
Бер без генә түгел, дуслар,
Барыбыз да кайгылы.
279
Кара болытлар агыла,
Таудан тауга кагыла;
Уфтанмыйбыз беткән малга,
Баш сау булса табыла.
280
Кара атка кара дуга, —
Җигәмен дә китәмен;
Эчем ялкын, тышым салкын,
Әлдә сабыр итәмен.
281
Без барасы юлларның
Ике чите рәшәткә;
Агач булсам янар идем
Бу кайгы, хәсерәткә.
282
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый-уйлый уела;
Минем алдагы көннәрем
Куркынычлы тоела.
283
Сандугачлар, карлыгачлар
Бар да безнең бакчада;
Кайгысы да, хәсрәте дә
Бар да безнең башларда.
284
Аргы яктан бер ат килә,
Прәшкәсе тирләгән;
Дусларга биргән бәхетне
Ходай безгә бирмәгән.
285
Агыйделнең аръягында
Күлләр диңгез түгел ул;
Берәү моңлы, берәү моңсыз,
Дөнья тигез түгел ул.
286
Ак алъяпкыч бәйләр идем
Билләремне кысмаса;
Кеше шулай буламьни,
Бер кайгысы булмаса.
287
Төрле кошлар кунып сайрый
Минем тирәкләремә;
Утлар яна, сулар кайный
Минем йөрәкләремдә.
288
Сандугач сайрый чут-чут дип,
Кунар җирем юк-юк дип;
Сандугач сайрый, мин елыйм,
Бәхетләрем юк-юк дип.
289
Уңлы, суллы кашым тарта,
Нишләтим бу кашымны;
Әллә суга атыйм микән
Бу бәхетсез башымны.
290
Алтын алка авыр тарта,
Алты мыскалдан арта;
Ниләр күрәсем бар икән,
Сул күз кабагым тарта.
291
Кашларың кара булмагач,
Күз кара булмас инде;
Кара гүрләргә кермичә,
Җаннарым тынмас инде.
292
Әгәр күк күгәрчен булсам,
Төшмәс идем һавадан;
Болай буласымны белсәм,
Тумас идем анадан.
293
Абау алла, җаннарымны
Сабый чакта алмадың;
Дөньяда булган михнәтне
Миңа бирми калмадың.
294
Суда йөзә белә микән
Кызыл сусар баласы;
Бәхетле булган баланың
Тигез ата-анасы.
295
Җидегән йолдызның койрыгы
Борыла микән таңнарга;
Безнең болай моңаюлар
Мәгълүм микән аллага.
296
Быел печән уңган диләр,
Үтмәс инде чалгылар;
Айлар үтәр, еллар үтәр,
Бетмәс инде кайгылар.
297
Алсаң — кыйбат, җиксәң — тузмый
Мәскәүски ызбыруй;
Минем газиз башларымда
Төрле хәсрәт, төрле уй.
298
Әллә юындыңмы диләр
Лимон сарысы белән;
Юынмыйча шулай булдым
Кайгы сагышы белән.
299
Иртә торып тышка чыксам,
Мулла әйтә азанны;
Башларны ташка орсак та,
Күрми хәл юк язганны.
300
Сайрый тургай, сайрый тургай,
Баласын жуйган бугай;
Баласын жуйган тургай күк
Ник моңаям мин болай?!
301
Җилбер-җилбер җил искәндә
Тегермән тарта микән;
Кеше үзе картаймаса,
Дөнья картайта икән.
302
Әрним, әрним, шуңа әрним —
Бәхеткәем булмады;
Дусларыма килгән бәхет
Миңа кулын болгады.
303
Сикереп төштем тирәккә,
Тал яфрагы кирәккә;
Тал яфрагы дәва диләр
Яна торган йөрәккә.
304
Сикреп төштем, бакча икән,
Бакчасында таш икән;
Күрмәгәннәрне күрергә
Калган газиз баш икән.
305
Агыйделгә төшмәдем,
Төшеп суын эчмәдем;
Кеше балалары кебек
Рәхәт күреп үсмәдем.
306
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый күңлем төрлесен;
Уйлама күңлем төрлесен,
Бәлки рәхәт күрерсең.
307
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый күңлем барсын да;
Уйлама күңлем барсын да,
Югыйсә шашарсың да.
308
Ай уйланам, уйланам,
Уйланам да сызланам;
Үземне утка атар идем,
Яшь гомремне кызганам.
309
Сандугачлар оя ясый,
Карлыгачка оя юк;
Кая барсаң да бер кояш,
Безгә рәхәт дөнья юк.
310
Ишек алдында йөримен,
Карлар яуса көримен;
Яшь башыма хәсрәтем күп,
Аулакларда елыймын.
311
Ишек алдым яшел чирәм,
Капка төбем таш кына;
Тагы да ниләр күрем икән,
Яшь йөрәгем ашкына.
312
Абау алла, уф инде,
Яна йөрәгем, ут инде;
Кар сулары сибәм – сүнми,
Шулай сүнмәс ут инде.
313
Ишек алдым шау камыш,
Нигә шаулый бу камыш;
Шаулама, камыш, итмә тавыш,
Эчем тулы уй-сагыш.
314
Абау алла, баш авырта,
Әллә йокы калганга;
Әллә йокылар калганга,
Әллә йөрәк янганга.
315
Карлар яусын, җилләр өрсен,
Җилләр карны себерсен;
Ормыйк башны, түкмик яшьне,
Без күрәсен кем күрсен.
316
Аклы батис яулык алдым
Башларыма бәйләргә;
Алда рәхәт көн күрергә
Ходай насыйб әйләрме.
317
«Аһ» дисәм, күккә ашадыр
Күкрәгемнең ялкыны;
Һич тә файда бирми миңа
Бозлы суның салкыны.
318
Атның дагасы алтын,
Баскан җирләре салкын;
Бәндә белми, алла белә,
Эчләрем тулы ялкын.
319
Юл буенда яшел юа,
Юа ашамый атларым;
Юаныр җирләр табалмый
Минем газиз башларым.
320
Ай югары, мин түбән,
Минем күңелләр сүрән;
Минем күңлем сүрән булмый, —
Мин күргәнне кем күргән.
321
Абау алла, йөрәгем яна,
Ут, булып, ялкынланып;
Әллә агып китим микән
Суларга дулкынланып?!
322
Әллә нигә эчем поша,
Белмим нигә пошканын;
Башым яшь булса да күрәм
Бер ходайның кушканын.
323
Хәсрәт хәсрәткә охшамый,
Хәсрәт урны йомшамый;
Бар кешедә дә бар хәсрәт,
Минекенә охшамый.
324
Иртә торып тышка чыксам,
Кар яуган көрәгемә;
Кар яумаган көрәгемә,
Кан сауган йөрәгемә.
325
Уйна, дустым, гармуныңны
«Тәфтиләү» көйләренә;
Ниләр күрмәде башларым
Яшь кенә көйләренә.
326
«Уф» дигәннәрем юк иде,
«Уф» дип әйтә башладым;
Бәхетсез икән башларым,
Әле белә башладым.
327
Алма бакчасыннан таптым
Ярты алма кисәге;
Ахры бер көн алып китәр
Бу дөньяның исәбе.
328
Аклы ситса күлмәгемне
Кимим итәге тарга;
Ашкынган икән йөрәгем
Хәсрәт күрәсе барга.
329
Өй түрендә гөл бакчасы,
Күләгәсе бик рәхәт;
Тыштан болай булган белән,
Эчем тулы җәрәхәт.
330
Иртә тордым иртәрәк,
Кибән куйдым киртәләп;
Хәсрәт күрмәс кеше булмас,
Безгә килде иртәрәк.
331
Карлыгач кара, муйны ала,
Ник моңая бу бала;
Моңаймас иде бу бала,
Эчкәйләре ут яна.
332
Алай да үтә көннәр,
Болай да үтә көннәр;
Кая барсаң да бер кояш,
Күтәрелми күңелләр.
333
Тау башында зәңгәр чәчәк,
Җыяр идем, меналмыйм;
Яшь башымны кайгы алган,
Уйный алмыйм, көлалмыйм.
334
Казан юллары таш кына,
Бара алмыйм, сөртенәм;
Сабый чакта үлмәгәнгә
Әле дә булса үкенәм.
335
Абау алла, яна йөрәк,
Карлы-бозлы су кирәк;
Карлы-бозлы су кирәкми,
Күркәм сабырлык кирәк.
336
Карчыга дигән чая кош
Кош кундырмый тирәккә;
Хәсрәт белән ашаган аш
Май кундырмый йөрәккә.
337
Җиктем чана, юеш карда
Шумый чана табаны;
Хәсрәт белән үтәр микән
Безнең яшьлек заманы.
338
Сандугачлар, карлыгачлар
Оя ясый кыл белән;
Самай чәчәк вакытыбыз
Үтәрмени моң белән?!
339
Керләр элдем киртәгә,
Кибәр болыт килмәсә;
Бу хәсрәттән үлми калмам,
Ходай сабыр бирмәсә.
340
Казаннан Мәскәү ничаклы,
Аның юлы чәчәкле;
Агачта яфрак ничаклы,
Бездә хәсрәт шул чаклы.
341
Иртә тордым, иртә икән,
Былбыл кунган киртә икән;
Күп исәпләр, күп хәсрәтләр
Дивана итә икән.
342
Сандугачым, и матур кош,
Сайра, урман яңрасын;
Минем хәсрәтем таралсын,
Яшь йөрәгем янмасын.
343
Бу ел җәйне печән чаптым,
Калын булды, кипмәде;
Анадин туганнан бирле
Баштан хәсрәт китмәде.
344
Тал тирәкләре корыгач,
Кошлар кунып сайрамый;
Эчең тулы хәсрәт булгач,
Нишләсен йөз саргаймый.
345
Абау алла, ай гынам,
Нигә болай кайгырам;
Кайгырмас идем мин болай,
Сызыла йөрәк май гынам.
346
Байлар бара Мәкәрҗәгә
Артка тагып сары атын;
Безнең кебек моңлы кошлар
Салып сайрый канатын.
347
Безнең басу уртасында
Үсә диләр пар усак;
Без бу көнгә калмас идек
Бәхетле бала булсак.
348
Гармуныңны уйнаганда
Басып уйна бакасын;
Кече яшьтән күрә килдем
Шушы дөнья җәфасын.
349
Машинаның җиз көпчәге
Бер дә әйләнми микәнни;
Замананың авырлыгы
Безгә генә микәнни.
350
Өй түбәсе кыек такта,
Басып килә күгәрчен;
Бу исәпкә, бу хәсрәткә
Ничек итеп түзәрсең.
351
Бу ел килгән кыр казларь
Өч әйләнде басуны;
Бу ел күргән хәсерәтем
Әйләндерде башымны.
352
Алмагачның алмасын
Алып бетер, калмасын;
Нурлы йөзләрем саргайды,
Күрсәң таный алмассың.
353
Җаныкаем алып бирде
Кулларыма пирчәткә;
Пирчәткәләре пирчәткә,
Башым калды исәпкә.
354
«Уф алла» дип әйтмәс идем,
Талмаса беләкләрем;
Беләгемә чыдар идем,
Янмаса йөрәкләрем.
355
Алсуланып таң атканда
Карыйм алсуларына;
Әллә бәхтем акты микән
Язгы кар суларына.
356
Урал таулары бик биек,
Йөри арыслан киек;
Су сипмәгән гөлләр кебек
Йөримен янып-көеп.
357
Каш кара булмаенча,
Күз кара булмас инде;
Җаным чыкмый, гүргә керми
Җан гынам тынмас инде.
358
Машинаның ҡуласасы
Нигә сигез булмаган;
Бу дөньяның рәхәтләре
Нигә тигез булмаган.
359
Сайра, сары сандугачым,
Сайрасаң үзеңә файда;
Кайгысыз көн, моңсыз рәхәт
Булмас инде һичкайда.
360
И ага су, ага су,
Болгана су, алалмыйм;
И яна ла йөрәккәем,
Дәваларын табалмыйм.
361
Ызба артында куагым
Каен булмаса иде;
Күкрәгемнең эчләрендә
Кайгым булмаса иде.
362
Өстәлләрдә ялтырыйдыр
Тегүчеләр кайчысы;
Әллә бездә генә микән
Бар кайгының ачысы.
363
Абау алла, ходаем,
Саргайды ла чыраем;
Саргаймас иде чыраем,
Кайгы бирде ходаем.
364
Сандугачның балалары
Талларга басып уйный;
Абау алла, уф йөрәгем,
Самавыр кебек кайный.
365
Абау алла, нитимме,
Суларга агып китимме;
Мин агарлык сулар да юк,
Әллә сабыр итимме?!
366
Алма өзәрбез әле,
Бауга тезәрбез әле;
Кеше түзгән хәсерәткә
Без дә түзәрбез әле.
367
Ак келәтнең идәне
Аркылы микән, буй микән?!
Күкрәгемдә бер төен бар,
Хәсрәт микән, уй микән?
368
Кулъяулыклар чигалмадым
Яшелдән, зәңгәреннән;
«Уф» дигәндә күк сөремнәр
Чыгадыр тәннәремнән.
369
Сандугачлар килеп сайрый
Безнең җир мижасына;
Без түгел кош та моңая
Бу дөнья нужасына.
370
Ындыр арты җирегезгә
Чәчкәнсез икән солы;
Хәсрәт күргән бәндәләрнең
Күңеле ямансулый.
371
Һаваларда очып йөргән
Аэроплан микәнни?!
Яшькәй башым хәсрәт өчен
Яратылган микәнни?!
372
Мамык шәлемнең чачагын
Төйнәсәм, төен була;
Уйламыйча гына торам,
Уйласам кыен була.
373
Алмагачка уң кулымны
Сузып үтәрмен әле;
Язын сызган карлар кебек
Сызып бетәрмен әле.
374
Суга барып су алып кайтсам,
Кулбашым талыр инде;
Уты бетсә йөрәгемнең,
Әрнүе калыр инде.
375
Юл буенда юа үсә,
Юа ашамый аткаем;
Дөрләп янган ут эчендә
Яна газиз башкаем.
376
Аклы ситса зәңгәрле буй,
Эчләремдә төрле уй;
Төрле уйлар уйлый-уйлый
Сызар әле зифа буй.
377
Тәрәз ачып җимнәр сиптем
Кавказ былбылларына;
Кая барсам да чорналам
Хәсрәт чылбырларына.
378
Абау алла, уф алла,
Шулай дигәч бел үзең;
Сары лимоннан да сары
Булды хәзер ак йөзем.
379
Иртә торып тышка чыксам,
Килә күкләр күкерәп;
Хакны түгел, нахакны да
Күтәрә киң күкерәк.
380
Карурманга башы чыга
Дисәтинә бодаем;
Дөрләп янган ут эченнән
Аерып алчы, ходаем.
381
Алма дисәң алма түгел,
Кызарып пешеп бара;
Яшьләремне тыя алмыйм,
Тәгәрәп төшеп бара.
382
Очыгыз, кошлар, очыгыз,
Дим буена төшегез;
Дим буйлары кызыл бодай,
Безгә ни язган ходай.
383
Су төбендә нәрсә дисәң,
Су төбендә яшел таш;
Әле рәхәт күрә дисәң,
Михнәт күрә безнең баш.
384
Яңгыр тамчылары тама
Талның яфракларыннан;
Минем җаным яралгандыр
Кайгы туфракларыннан.
385
Агыйделдән агып килә
Ука баулы хәситә;
Мал хәсрәте хәсрәт түгел,
Яр хәсрәте хәстә итә.
386
Үтә айлар, үтә еллар,
Үтә яшь гомерләрем;
Караңгы төннән караңгы,
Хәсерәтле көннәрем.
387
Агыйделдә тар басма,
Тар басманы кар баса;
Нур басасы йөзләремә
Һаман да сары баса.
388
Агыйделнең суы салкын,
Кисә вак-вак талларны;
Бирсәнә, ходай, малларны,
Алыйк сөйгән ярларны.
389
Аклы күлмәк без кимибез,
Әллә тегә белмибез;
Рәхәт теләп михнәт була,
Әллә тели белмибез.
390
Үсә каен, үсә каен,
Яфраклары эрәтсез;
Бу дөньяда кошлар гына
Кайгысыз, хәсерәтсез.
391
Иртә торып тышка чыктым,
Яшел үлән дымайган;
Яшел үлән дымаймаган,
Яшь күңелләр моңайган.
392
Тәрәзә төбе гөлләрем,
Гөлгә охшаулы көннәрем;
Чәчәксез гөл, шатлыксыз көн
Үтә лә гомерләрем.
393
Тирәк иде, тирәк иде,
Тирәге сирәк иде;
Безнең кебек бәхетсезләр
Тумаска кирәк иде.
394
Җиллидер көннәр, җиллидер,
Җилләп яума келидер;
Яшь йөрәкләрем җилкенә,
Бер адашма келидер.
395
Безнең авыл – зур авыл,
Күтәрелде җил-давыл;
Мал хәсрәте берни түгел,
Баш хәсрәте бик авыр.
396
Түгәрәк күл, салкын чишмә,
Атым эчми, нишлим соң?!
Сабыр ит дип әйтәсез дә,
Җаным ачый, нишлим соң?!
397
Абау алла, ни кылаем
Болай булуларыма;
Бер хәсрәтем ике була
Иртән торуларыма.
398
Иртә томан, кич тә томан,
Бу томан ник ачылмый;
Җилсез томаннар ачылмый,
Янган йөрәк басылмый.
399
Қыр казлары кыйгылдаша,
Күл башы томан көнне;
Ниләр күрәсе язылган
Анадан туган көнне.
400
Ак үрдәккә, күк үрдәккә,
Бодай сиптем дүдәккә;
Эчем, тышым утлар яна,
Ничек элми күлмәккә.
401
Абау алла, бу башыма
Ни дәва табыйм икән;
Әллә кайгыларым белән
Дәрьяга агыйм микән?!
402
Карурманда куаклыкта
Калды минем эзләрем;
Саргайган куаклар кебек,
Саргайды инде йөзләрем.
403
Кулымдагы беләзегем, —
Сынмый да, бөгелми дә;
Эчем тулы хәсрәт уты, —
Сүнми дә, сүрелми дә.
404
Әнкәй, ашың пешкән булса,
Ярмас идем бүкәнне;
Син булмасаң, мин тумасам,
Күрмәс идем бу хәлне.
405
Күңелемдә көй калмады,
Кайгы-хәсрәт ашады;
Шатлыгымны тартып алды,
Кара күмер ясады.
406
Агыйделнең аръягында
Аккош ятулары бар;
Яшь күкрәгемнең эчендә
Хәсрәт катулары бар.
407
Яшем унҗидегә җиткәч
Кара кия башладым;
Кара кием кайгылы икән,
Кайгы күрә башладым.
408
Ачы буран, ачы җил,
Чеметә ике битемне;
Авыр кайгы, каты хәсрәт
Ашый йөрәк итемне.
409
Оренбурда да булдым,
Каргалыда да булдым;
Җыен дуслар арасында
Каргаулы бала булдым.
410
Каш карасы тартмасак та
Кара безнең кашыбыз;
Җиргә төшсә дәрья булыр
Күздән аккан яшебез.
411
Без дә дөньяда торабыз,
Нинди рәхәт күрәбез;
Рәхәт өчен михнәт күреп,
Барып гүргә керәбез.
412
«Уф» диеп бер суламыйча,
Кайгым бүленмәс инде;
Үлеп гүрләргә кермичә,
Кайгым сүрелмәс инде.
413
Алмагачның алмалары
Өзлеп төшә җирләргә;
Күрәчәкне күрмәенчә,
Кереп булмый гүрләргә.
414
Абау алла, диюче юк,
Хәлемне белүче юк;
Хәсрәтемнән үләр идем,
Хәсрәттән үлүче юк.
415
Ап-ак каен үскән икән
Яшел яфрак өчен;
Минем башым үскән икән
Кайгы-хәсерәт өчен.
416
Агыйделнең аръягында
Ут төрткәннәр каенга;
Каен булсам, янар идем
Эчемдәге кайгыга.
417
Агыйделнең аръягында
Аккош комга буталган;
Тышларым чәчкә булса да,
Эчләремне ут алган.
418
Агыйделнең яры биек,
Кулъяулыгым юалмыйм;
Бәхетсез булып туганмын,
Яшәвемнән куанмыйм.
419
Әни, бәбкәем дидеңме,
Алдыңа алып сөйдеңме?!
Алдыңа алып сөйгән чакта,
Бәхетле бул, дидеңме?!
420
Әнкәй мине, балам, диеп,
Алдына алып сөйгәндер;
Балам, киләчәк көнеңдә
Бәхетсез бул, дигәндер.
421
Әнкәй мине тапкачтын
Ак биләүгә биләгән;
Ак биләүгә биләгәндә,
Бәхте булсын, димәгән.
422
Әни мине тапкачтын да
Ак биләүгә биләгән;
Ак биләүгә били белгән,
Бәхет тели белмәгән.
423
Әнкәй мине тапкачтын да
Ак биләүгә биләгән;
Җәй биләгән, кыш биләгән,
Бәхетле бул димәгән.
424
Каралы күлмәккәемне
Тектергән әнекәем;
Үз башына хәсрәт итеп
Үстергән әнекәем.
425
Чирмешән буйлары таллык,
Агыйдел буйлары ком;
Башкайларым кайгы-хәсрәт,
Эчкәйләрем тулы моң.
426
Эчем тулы ут минем,
Тышым тулы ут минем;
Эчем, тышым ут булса да,
Кызганучым юк минем.
427
Өй башы кыек ласа,
Күгәрчен кыек баса;
Мин моңаймый кем моңайсын,
Күңелем боек ласа.
428
Карларга басыйм микән,
Бозларга басыйм микән?!
Янган йөрәккәйләремә
Бозлы кар ашыйм микән?!
429
Сандугачлар, карлыгачлар
Бер агачка оялый;
Бу кайгылар бетәр микән,
Итәр микән хыялый.
430
Рәхәт вакытларым булган,
Тирбәткәннәр бәллүдә;
Бәллүдән чыкканнан бирле,
Яшь йөрәгем әрнүдә.
431
Мин бәхетсез, мин бәхетсез,
Мин бәхетсез булганмын;
Бигрәк бәхетсез булганмын,
Хәсрәт өчен туганмын.
432
Дөнья, туйдым инде синнән,
Син дә туйдыңмы миннән;
Шушы яшьләремә җитеп,
Ни рәхәт күрдем синнән.
433
Уфаларга барып кайтам,
Уфа юлы ачылгач;
«Уф» та димәм, уфтанмам да,
Бер йөрәгем басылгач.
434
Қай җирләргә куйдым икән
Көмеш каләмнең башын;
Диваналар итә икән
Уйлар адәмнең башын.
435
Иртә торсам эшем шулдыр, —
Мамык җеп эрлим шәлгә;
Хәсрәт күлләреннән чыгып
Яшим әле бер хәлгә.
436
Кара урманда карчыга,
Килә урман итәкләп;
Без дә болай йөрмәс идек,
Йөртә дөнья җитәкләп.
636
Биек тауга менмәс идем,
Биек тауда атларым;
Алда микән, үтте микән
Рәхәт күрер чакларым.
637
Ай, уф аллакай гынам,
Нигә болай кайгырам;
Бу кайгымны кайгыра-кайгыра,
Калды ярты җан гынам.
638
«Уф» дисәм төтен чыгадыр
Күкрәгемнән парланып;
Үтә инде гомерләрем
Күке кебек зарланып.
639
Уйлый башлыйм, уйлый башлыйм,
Уйласам, елый башлыйм;
Бу дөньяда яшәр өчен,
Ни күрми газиз башым.
640
Җаныкаем, җамалым,
Белмисең хәл яманын;
Белсәң хәлемнең яманын, -
Дөнья утында янамын.
641
Ачы буран, ачы җил,
Челтәрлидер битемне;
Ачы хәсрәт, ачы нужа
Ашый бәгырь итемне.
642
Кайгыларым, кайгыларым,
Кайгыларым кайныйлар;
Әллә кайгыларым күпкә
Кошлар моңлы сайрыйлар.
643
Челтәрле күпер астыннан
Төшеп су алыйм микән;
Су алмыйча, су төбенә
Төшеп югалыйм микән.
644
Казаннардан мин алдырдым
Сандали белән оек;
Без боекка карамагыз,
Без маллар юкка боек.
645
Агыйделнең яры биек,
Ничек атым эчерим;
Башым тулы кайгы-хәсрәт,
Ничек гомер кичерим.
646
Очып барган карчыганың
Очкан эзе бармы аның?!
Бу дөньяның кайгылары
Басты йөрәк дәрманын.
647
Әйләнде дә суга төште
Басып су алган ташым;
Ник дөньяларда яшисең,
Их, минем моңлы башым.
648
Биек, биек бит әле,
Биек тауның итәге;
Бу дөньяның эрәхәтен
Без күрмәдек бит әле.
649
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый күңлем китәргә;
Сахра, урман, асыл кошлар
Белән гомер итәргә.
650
Агыйделнең басмасына
Басып су алсаң иде;
Ишек алдың күлләр булып,
Тешел югалсаң иде.
651
Алмагачлар арасында
Каен булмасын икән;
Каен булса булсын икән,
Кайгың булмасын икән.
652
Аклы ситсы күлмәгемне
Ак дип юмаган идем;
Булмады бәхеткәйләрем,
Җилдән тумаган идем.
653
Чыгамын да сөяләмен
Капкага, баганага;
Нишләтермен бу башымны
Әйләнсә диванага.
654
Уфа тараклары алдым
Чәчемне чуалтырга;
Тирән елгалар эзлимен
Башымны югалтырга.
655
Ян, йөрәгем, ян, йөрәгем,
Ян, йөрәгем, түзәрмен;
Ян, йөрәгем, катырак ян,
Каты янсаң, үләрмен.
656
Безнең мәчет манарасы
Кыйблаларга караган;
Бу дөньяны авыр диләр,
Кем күтәреп караган.
657
Үләм инде, үләм инде,
Үлсәм кала күлмәгем;
Кызганыч түгел күлмәгем,
Рәхәт көннәр күрмәдем.
658
Кара булды кашларым,
Күпне күрде башларым;
Тагы да ниләр күрер икән
Минем газиз башларым.
659
Алтын микән, көмеш микән,
Тальян гармун телләре;
Бөрләнде - чәчәк атмады
Безнең бәхет гөлләре.
660
Иртә торып тышка чыксам,
Күрәм кошлар очканын;
Очкан кошлар белә микән
Эчләремнең пошканын.
661
Ат бәйләдем каенга,
Каенның салкынына;
Утырсам үләннәр көяр
Йөрәгем ялкынына.
662
Сандугачның балалары
Әлләбүдә бәллүдә;
Анадан туганнан бирле,
Йөрәкләрем әрнүдә.
663
Күгәрченнен уң канатын
Майканатка аламын;
Үземә үзем исем китә,
Ник болай саргаямын.
664
Йөрәгем яна, йөрәгем яна,
Күмергә кала инде;
Йөрәгемнең янулары
Гомергә кала инде.
665
Уел, диңгез, уел, диңгез,
Уел, диңгез, миңа да;
Уел, диңгез, мин төшәмен,
Яши алмыйм дөньяда.
666
Уел, диңгез, уел, диңгез,
Уел ярларың белән;
Син уелсаң, мин төшәрмен
Газиз җаннарым белән.
667
Килсен болыт, яусын яңгыр,
Китсен урман буена;
Килгән хәсрәт китәр әле,
Бармас гомер буена.
668
Уйлый күңлем, уйлый күңлем,
Уйлый күңлем һәр заман;
Уйлана торгач табарсың
Рәхәт көннәр бер заман.
669
Иртән дә томан әле,
Кичен дә томан әле;
Кайгы-хәсрәт эчләрендә
Гел генә тормам әле.
670
Безнең Казан каласының
Ике чите тротуар;
Гел михнәтле булмас әле,
Рәхәт көннәр дә туар.
671
Кайгы димә, кайгы димә,
Кайгыга башың имә;
Кайгыларга башың исәң,
Кеше булырмын димә.
672
Машиналар каршы килсә,
Җәяүлеләр юл бирер;
Кайгырмыйк әле, кайгырмыйк,
Алда, бәлки, юнь булыр.
673
Түше чуар ак үрдәкләр
Түгәрәк күлләрдә булыр;
Уфтанмаек бу көннәргә,
Рәхәт көннәр дә булыр.
674
Тормыш бит ул, тормыш бит ул,
Тормыш бит ул үзгәрә;
Тормышның рәхәт көннәре
Килер әле безгә дә.
675
Көмеш йөзек бер булмас,
Кулга кисәң кер кунмас;
Уңган да егет шул булыр,
Кайда йөрсә дә хур булмас.
676
Биек кенә тауның башында
Ак киекләрнең сөяге;
Суда батмас, утта янмас
Асыл егетләрнең сөяге.
677
Өскәемә кигән бишмәтем
Буй-буй булыр аның буявы;
Ир башларына ни эш төшмәсен
Һич белгертмәс егет уявы.
678
Ефәк кенә билбау башы ука.
Көмешли лә алтын буявы;
Эчкенәе тулы уй-хәсерәт -
Сер белгертмәс егет уявы.
679
Яшел билбауларны бәйләр идем -
Билләремә йогар буявы;
Дөнья өстендәге хәйлә сүзне
Отып ала егет уявы.
680
Билкәеңә буган билбавыңның
Чикмәнеңә чыгар буявы;
Утларга ла салсаң, уттан чыгар
Ир-егеткәйләрнең уявы.
681
Ак карчыга кошның баласы
Бәйләнеп торып тауда үләр;
Яхшы атаның баласы
Коралларын чирап, яуда үләр.
682
Питербур каласы — таш кала,
Барча калаларга баш кала;
Егет кенә өчен егет кеше
Баш китәрлек эшләр башкара.
683
Агыйдел лә буйлап көймә бара,
Үзе дә генә бара - эзе юк;
Уңган да егет вафат булса,
Исеме дә генә кала үзе юк.
684
Арыслан да киек алдырмас,
Качар якларында тау булса;
Егет тә кеше кайгырмас,
Мал табылыр, башлар сау булса.
685
Алдырмас, киек алдырмас,
Алдында кыялар дәү булса;
Кайгырмас егет юк мал өчен,
Газиз башкайлары сау булса.
686
Арыслан киек үтә алмый,
Алларында биек тау булса;
Егет кеше ким-хур булмый,
Газиз башкайлары сау булса.
687
Карама да дуга, кара юрга
Юргалыйдыр кибет артында;
Ниләр дә килеп ниләр китми
Егет булып йөргән вактыңда.
688
Карчыга дигән гайяр кош
Кош кундырмас агач башына;
Дәрте булган яшь егетләр
Май кундырмас йөрәк башына.
689
Карчыга да дигән, әй, үткер кош
Кош кундырмас агач башына;
Карчыгалар кебек үткер егет
Сүз китермәс газиз башына.
690
Мәкәрҗәдән килгән кызыл товар,
Бәяләре алай зур түгел;
Кайда йөрсәң дә шул бәхет кирәк,
Бәхете бар ирләр хур түгел.
691
Иртә дә торып тауга мендем,
Тау буйларында җылы юк;
Уйсыз да егет суйры ташы,
Уйлы егетләрдә йокы юк.
692
Кызыл да гына төлке - кырлар күрке,
Кырпак яуган карларны туздырмас;
Уңган егет морадына җитәр,
Яшь гомерен бушка уздырмас.
693
Тубылгыйкай агач, ай, зур булмас,
Тубылгыдан үтә юл булмас;
Кайсы илләргә барсаң да уңган бул,
Уңган егет башы хур булмас.
694
Егет кенә булсаң, ай, егет бул,
Көмеш куйдыр каеш йөгәнгә;
Егет кенә чагың үтмәс борын
Яучы җибәр җаның сөйгәнгә.
695
Без җырлый-җырлый, ай, йөргәндә
Казан купислары да юл сала;
Анадин зирәк бала туса,
Хезмәт итеп маллар шул таба.
696
Әй, ил генә диләр, ил диләр,
Рәсәйне әйләнгән ир диләр;
Рәсәйне әйләнгән ир-егетне
Карчыгайдай үткер ир диләр.
697
Агыйделкәйләргә аулар салдым,
Табаннарга түгел лә, сазанга;
Егет тә генә булсаң, даның китсен
Уфаларга түгел лә, Казанга.
698
Ирәндеккә мендем — илләр күрдем,
Ил эчендә батыр ир күрдем;
Илдә туып-үскән батыр ирне
Гомерлеккә үземә тиң күрдем.
699
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Селкенмәгән агач калмасын;
Урамнарда йөрсәң, өздереп йөр,
Сокланмаган кеше калмасын.
700
Сахраларга чыксаң ялгыз башың,
Кызыл йолдыз булсын юлдашың;
Кызыл йолдыз булса, ай, юлдашың,
Мең дошманга торыр бер башың.
701
Ике дә генә егет киңәш итә
Сары сандугачлар тотарга;
Сары сандугачлар тоттырмас,
Уяу егет үзен оттырмас.
702
Бурый да гына бурый кар яуса да
Боекмыйдыр болан баласы;
Бер дә генә нужа күрмәенчә,
Ир булалмый ата баласы.
703
Һавалардан очкан аккошларның
Каурый очларыннан қан тама;
Аталардан калган яшь ир бала
Күкрәк көче белән мал таба.
704
Сазларда ла еланнар сызгыра
Күлләрдә бакалар бар өчен;
Намуслы ла егет ниләр күрмәс,
Җаны сөйгән газиз яр өчен.
705
Мәскәүләрдән кайткан постауларны
Өлгеләргә салмый кисмәсләр;
Егет булсаң, бир җавабын,
Телләреңне тартып кисмәсләр.
706
Кара чәчең, егет, бигрәк шома,
Нинди тарак белән тарадың;
Йөргән җирләреңдә бик мактыйлар,
Нинди сүзең белән ярадың.
707
Биек тауның башларында
Алтын үлчи диләр бер егет;
Алтын үлчәсә дә гадел үлчи,
Бардыр ул егеттә бер өмет.
708
Ак чатыр да күк чатыр,
Эчләренә кереп кем ятыр;
Егеттәй егетнең эчендә
Иярләп лә куйган ат ятыр.
709
Карлар ятса сыртта, төлке чапмас,
Аркаларга икмәк лә чәчелмәс;
Ир танымас егет - ил танымас,
Ил танымый уйлар ачылмас.
710
Ай-һай, егет, атларың,
Бигрәк чая чаптарың;
Бәхетең бар, дәүләтең бар,
Фарсит итәр чакларың.
711
Егет булса - мут булсын;
Ике күзе ут булсын;
Ике күзе ут булмаса,
Бар булганчы, юк булсын.
712
Алмачуар суга чумар,
Суның асыл ташына;
Ниләр килеп, ниләр китми
Ир-егетнең башына.
713
Егет жигәр җирән атын,
Эшлиясен салдырып;
Егет йөри маллар өчен,
Төн йокысын калдырып.
714
Ат яхшысы арканда,
Егет йөри Тарханда;
Уңган булсаң, дус итәрләр
Кай илләргә барсаң да.
715
Аргы яктан берәү килә,
Менгән атның әйбәтен;
Егет булсаң, син шундый бул -
Сатма кеше гайбәтен.
716
Ерактан якты күренә,
Якын барсаң нур була;
Егет кеше дәртле булса,
Дәртенә түзми хур була.
717
Егет егетлеген итә,
Ат эчерә буранда;
Йөрәгенә чыдый алмый
Чыгып китә урамга.
718
Алтын йөзекләр сынмас,
Дәртле егетләр тынмас;
Дәртсез егет — мунча ташы,
Таң-таң атканын тоймас.
719
Безнең авыл бер урам
Үзе озын, үзе тар;
Дәртле булган егетләрнең
Дәртенә дәрманы бар.
720
Казан каласы - таш кала,
Күп калага баш кала;
Дусты өчен егет кеше
Авыр эшләр башкара.
721
Минем атым күк ала,
Акрын атлап күп ала;
Кайсы дошман әйтә икән
Мал тапмас дип бу бала.
722
Тау өстеннән кар чыга,
Тау астыннан пар чыга;
Җыен егет арасында
Син икәнсең карчыга.
723
Кашыңның карасына,
Гөл кунган арасына;
Синдәй егет хакы тора
Бу дөнья бәһасенә.
724
Ай-һай, егет, килбәтеңә
Кара кием килешә;
Синең кебек чая егет
Морадына ирешә.
725
Егет булса шундый булсын —
Өзелеп яратырлык;
Кайгылы минутларыңда
Кайгыңны таратырлык.
726
Чылбырлы алтын сәгатьне
Йөргән егетләр тагар;
Кайгырмагыз мал юк диеп,
Малны егетләр табар.
727
Тубылгы агач зур булмас,
Тубылгы үтә юл булмас;
Қайда барсаң да тырыш бул,
Тырыш егет хур булмас.
728
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Кайда икән анасы;
Кайда йөрсә дә хур булмый
Акыллы ата баласы.
729
Сандугач сайрый тәхтендә,
Иртә намаз вакытында;
Ятма ярсыз, йөрмә малсыз
Егет булган вактыңда.
730
Сары була, исле була
Сарапул сабыннары;
Сагынса да сабыр итә
Ир-егет сабырлары.
731
Пәке-пычак йөзеннән,
Ут чыгадыр үзеннән;
Егет кешене беләсең
Авызындагы сүзеннән.
732
Ай, таш кала, таш кала,
Таш калада баш кала;
Таш калада таш кыйбат,
Егет өчен баш кыйбат.
733
Үрдәк кенә очар - йонын кояр,
Аның да гына йонын кем җыяр?
Йөргәндә генә җирдә вафат булсаң,
Җеназаңны укып кем куяр?
734
Аргы яҡта ақ җитен,
Бирге яҡта күк җитен;
Ят җирләрдә гомер уздыру
Ай-һай, туғаным, бик читен.
735
Атландым атларның биленә,
Сикреп төштем бистә җиренә;
Бистә җирендә тормас идем,
Қайтыр идем үскән илемә..
736
Аяз да булса - айға көч,
Болытлы булса — көнгә көч;
Қайда барсаң да бер қояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч.
737
Сары да сандуғачның баласы
Ике дә булыр, өч булыр;
Қая да барсаң бер қояш,
Газиз дә җанга көч булыр.
738
Киткән идем күкенең аенда,
Қайтсам яфрақ беткән қаенда;
Исәпләп-уйлап қарасам,
Өч читбиртән килгән аема.
739
Ағыйделкәйләрне аша чықтым
Ике қулқаема таш алып;
Туған илкәйләрне ташлап киттем
Ике күзкәемә яшь алып.
740
Алыстан қарап күренгән
Биек кенә тауның билләре;
Ир-егет мескен қайтыр иде,
Ераққай җирдә қалған илләре.
741
Қызарыплай чыққан қызыл қояш
Офықларға табан юл ала;
Газиз генә ата балалары
Чит илләргә китеп юғала.
742
Сандуғач микән, былбыл микән,
Басып сайрар җире тал микән;
Илләреннән бизгән, җиһан гизгән,
Мин мескеннән гариб бар микән?
743
Көздә киткән қазлар яз қайтыр
Энҗе-мәрҗән кебек тезелеп;
Без гариб лә өчен кем еласын
Эч үзәккәйләре өзелеп.
744
Сары ат җиктем, сазлар кичтем,
Сары атым салқын алсын диг;
Чит илләрдә бик күп йөрдем
Газиз башым ғыйбрәт алсын дип.
745
Агыйделләрдән агып килә
Ақ сабындай булып ақ күбек;
Чит илләргә чығып озақ йөрсәң,
Туған илең була ят кебек.
746
Алыста ла җирдән күренәдер
Агыйделкәйләрнең ақ ташы;
Қайда гына барып, қайда йөрмәс
Ир башқае белән ат башы.
747
Оренбурның үре бигрәк биек,
Алып менә атның һиммәте;
Чит илләрдә йөрсәң, хәсрәт чиксәң,
Беленәдер дус-иш қыиммәте.
748
Агым су буйлары туғай-туғай,
Бер туғае никтер зирексез;
Ялгыз да башым, юқ юлдашым,
Ят илләрдә йөрим ирексез.
749
Хәтфә паласларны син селкисең
Өсләрендә тузан булмасқа;
Үз илебез түгел, ят илләр шул,
Нигә безнең күңел тулмасқа.
750
Сандуғачлар сайрай саз җирдә,
Күкәйләрен сала тар җиргә;
Қызарып ла қояш чыққан чақта
Бик ямансу була ят җирдә.
751
Ақ елқы белән күкләр елқы
Кибән тибә тауның бөерендә;
Ат хайваны белән ирнең башы
Нужа күрә үзенең гомерендә.
752
Қарагай башын қыя чапсаң,
Күренер генә микән күп җирләр;
Табылмаған дөнья малы өчен
Башын ашый бездәен күп ирләр.
753
Таң алдында урман буйларында
Сайрай сандуғачлар-былбыллар;
Чит илләрдә йөри ялгыз башым,
Үтәр микән шунда гомерләр.
754
Без китәрбез дә, ай, алышқа,
Алышқа да түгел, табышқа;
Исән дә йөреп, саулар қайтсақ,
Дошманнар ла қалыр сағышқа.
755
Без барасы ят илләрдә
Эре бодай чәчкән җирләргә;
Бодай түгел, алтын чәчсәләр дә
Җитми икән туған илләргә.
756
Қарагайлар үсә, ай, дан өчен,
Бал қортлары оча бал өчен;
Илләреннән бизеп, дөнья гизеп
Егет мескен йөри мал өчен.
757
Ақбүз атқа менсәң тар була,
Ақ иярләр салсаң пар була;
Аталардан қалған ялгыз бала,
Чит илләрдә йөреп, ир була.
758
Урманнардан чығар түше чуар
Урман буйларының күкесе;
Читтә бәхет эзләп йөргәннәрнең
Илгә әйләнеп қайтмый күбесе.
759
Әйдәгез, дуслар, Самарға
Җәйли печән чабарға;
Җәйли печән чапқан ақча
Җитмәс тишек ямарға.
760
Қара була урман қошы,
Сары була яр қошы;
Ят җирләрдә зая үтте
Алтын гомер яртысы.
761
Безнең Қазан қаласында
Сатыла қама баласы;
Илдән бизеп, җиһан гизә
Газиз ата баласы.
762
Әнкәй, мине ник үстердең,
Нужа күрсәтергәме?
Чит илләрдән, чит җирләрдән
Бәхет эзләтергәме?
763
Агым суның агуы,
Дағалы атның баруы;
Қай илләрдә булыр микән
Янған йөрәк даруы.
764
Менәр идем - тау биек,
Төшәр идем — тамырлыҡ;
Читтә йөргән егетләргә
Ходай бирсен сабырлыҡ.
765
Атланған атым чем қара,
Җиккән атым тимер күк;
Читтә йөргән егетләрнең
Тилмереп үткән көне күп.
766
Агым суға чума күрмә,
Су төбендә ятьмә күп;
Чит илләрдә без йөрибез
Адашып қалған бәбкә күк.
767
Туры атым қырдан қайта
Тып-тып басып, туғаеп;
Читтә йөргән егетләрнең
Гомере үтә моңаеп.
768
Өй артындагы миләшне
Кемнәр әйтә балан дип;
Чит илләрдә ялгыз башым,
Әйтүче юқ балам дип.
769
Без китәбез илләргә лә,
Бадьян чәчкән җирләргә;
Һич қайтмабыз бу илләргә,
Михнәт күп бу җирләрдә.
770
Күпме йөрдем, күпме күрдем -
Бадьян чәчкән җирләр юқ;
Бадьян чәчеп, бадьян алып
Игелекләнер илләр юқ.
771
Без барасы юлларның
Асты - кирпеч, өсте - таш;
Илемә қайтып җәй дә тормыйм,
Тағын китә газиз баш.
772
Булмақчы идем сәүдәгәр,
Тик уңмады сәүдәләр;
Сәүдә диеп янып-көеп
Қалды қара гәүдәләр.
773
Безнең сулар бигрәк тонық,
Чәчәк ата төнбоеқ;
Җыен ятлар арасында-
Мин гариб, күңлем боеқ.
774
Алтын тапқан да үз башым,
Көмеш тапқан да үз башым;
Қая барсам ялгыз башым,
Гарибтер минем башым.
775
Ераҡтан ялтырап тора
Таш кибетнең элгече;
Япан җирдә япа-ялгыз,
Юқ хәлемне белүче.
776
Канәфер белән бадиян -
Қайсы авыр мизанда;
Канәфер авыр мизанда,
Ризық қайда, без анда.
777
Петербургның урамнары,
Урам саен шәмнәре;
Ризық қайда, бәндә шунда
Ризық йөртә бәндәне.
778
Күгәрчен күкәй салса да
Баласын чығармасын;
Ризық читкә язса язсын,
Туфрақ читкә язмасын.
779
Ақ қаенга үрлеп үскән
Қуе зәңгәр гөл бит ул;
Туған илдән читкә китү
Әҗәл белән бер бит ул.
780
Бақчаларға кергән булып
Сындырма талларымны;
Чит илләрдә ялгыз башым,
Кем белер хәлләремне?
781
Зәңгәр сатин күлмәгемне
Тузар димәгән идем;
Яшь гомерем чит илләрдә
Узар димәгән идем.
782
Сандуғач сары, муены ала,
Ник моңая бу бала?
Моңаймас иде бу бала,
Туған иле жәл қала.
783
Ат дағасыз йөреми,
Суда көмеш эреми;
Бәхетле ата балалары
Чит илләрдә йөреми.
784
Утырмағыз машинаға,
Машина алып китә ул;
Алып китеп чит илләргә,
Башны әрәм итә ул.
785
Агыйделдән ағып килә, -
Алма юған су бит ул;
Чит илләрдә ялгыз башқа
Бигрәк ямансу бит ул.
786
Ике аққош су өстендә,
Берсе тора читендә;
Сез торасыз туған илдә,
Бер мин генә чит илдә.
787
Бақча ишеген ачып ҡуй,
Қояш төшсен қыярға;
Миңа ходай шулай язған
Читтә ризық җыярға.
788
Бер яулығимны ике иттем,
Берсе иңле, берсе тар;
Чит илләрдә шунысы читен -
Бер күрергә интизар.
789
Безнең Қазан қаласында
Сатыла қамчат баласы;
Сатыла торған қамчат кебек
Йөри ата баласы.
790
Оренбурның кибетләре
Ахшам җитми ябылмый;
Үскән җирдә юқ бәхетең
Йөргән җирдә табылмый.
791
Иртә булса, моңсу була
Поезд қычқырулары;
Чит-чит икән, читен икән
Чит илдә торулары.
792
Ақлы ситса күлмәгемнең
Яқаларын кем уйған;
Китәсем килеп китмимен,
Туған илдән кем туйған.
793
Бирми бәхет, бирми бәхет,
Бирми бәхет безләргә;
Бирмәгән бәхет безләргә,
Инде китәм эзләргә.
794
Қайнай қазан, қайнай қазан,
Қайнай қазан - ташты инде;
И ходаем, ялгыз башым
Чит җирдә адашты инде.
795
Китәм инде, китәм инде,
Машина көтәм инде;
Күбәләктәй җаннарымның
Башына җитәм инде.
796
Ай юғары, ай юғары,
Айлар да батар инде;
Чит илләрдә ялгыз башым,
Илгә қайтырмы инде.
797
Аққош баласы ҡоена,
Күлләрдә су бетмәсә;
Исән булсақ бер қайтырбыз,
Илдә ризық бетмәсә.
798
Китә қазлар, китә қазлар,
Китә қазлар Донбассқа;
Мин дә уйлап торам әле
Шул қазлардан қалмасқа.
799
Китәм инде, китәм инде,
Китсәм қайталмам инде;
Алсуланып чыққан қояшларны
Баеталмам инде.
800
Қулымдагы балдағимның
Исемнәре Муллаян;
Башқайларым чит илләрдә,
Шуңа күрә моңаям.
801
Чәчәк идек илләрдә,
Чәчелдек чит җирләргә;
Тағы да чәчәк булыр идек
Қайтсақ туған илләргә.
802
Ақлы ситса күлмәгемне
Элеп ҡуйдым чөйләргә;
Авылдагы авыр тормыш
Чығарды чит илләргә.
803
Биек тауның башларында
Чәчәк атқан бер балан;
Чит илләрдә ялгыз йөри
Чәчәк кебек бер балам.
804
Сандуғачлар җитендә,
Җитендә, су читендә;
Қызарып қояш чыққанда
Бик ямансу чит илдә.
805
Сезгә урманнар ераҡмы?
Безгә урман су аша;
Чит илләрдә булғанғадыр,
Қошлар моңлы сайраша.
806
Утырабыз да китәбез,
Атларға авыр итәбез;
Атларға авыр, безгә читен, —
Чит илләргә китәбез.
807
Ялғызым дип моңаймасын
Чит җирдә ялгыз башым;
Йолдыз сиңа маяҡ булсын,
Намус булсын юлдашың.
808
Әнкәй, мине ник таптың,
Нигә арбада тарттың;
Үсеп буйға да җитмәдем,
Чит илләргә озаттың.
809
Агыйделкәй, Агыйделкәй,
Агыйделкәй, қомлы таш;
Ник моңаймасын газиз баш --
Үзе читтә, үзе яшь.
810
Диңгез арты күк томан,
Мин илемдә күп тормам;
Аз да тормам, күп тә тормам,
Сағынсагыз да булмам.
811
Күпер башлары күк томан,
Туған илдә күп тормам;
Язын булсам, көзен тормам,
Сағынырсыз — мин булмам.
812
Агыйдел буе ақ җитен,
Идел буе күк җитен;
Агы да җитен, күге дә җитен,
Илдән китү бик читен.
813
Аққош баласын өйрәтә
Суға кергәч йөзәргә;
Күркәм сабырлыҡлар кирәк
Чит илләрдә түзәргә.
814
Бик күп йөрдем, бик күп йөрдем,
Бик күп йөрдем чит илдә;
Чит илдә бик күп йөргәнгә
Сары қалды битемдә.
815
Күк күгәрчен гөрләсә,
Чығарып бодай сибегез;
Безнең әнкәй бик егъласа,
Кереп үгет бирегез.
816
Җир җиләге қайда пешә? -
Җил тимәгән аланда;
Безнең өчен қайғырмағыз,
Ризық қайда — без анда.
817
Агыйделнең буйларында
Буйлыйм да, буйламыйм да;
Булмас қайтып илләремә,
Булыр дип уйламыйм да.
818
Ат җибәрдем үрләргә,
Үрләп менмәс җирләргә;
Инде сездән ераҡ киттем -
Күзләр күрмәс җирләргә.
819
Сау булығыз күрмәсәм,
Шәт, қайтырмын үлмәсәм;
Ачы хәсерәтләр күреп,
Ялгыз гүргә кермәсәм.
820
Биек таудан чығаралар
Таш пулатқа ташларны;
Дөнья малы - дуңғыз қаны,
Шул қайтармый башларны.
821
Безнең илдә без қыиммәт,
Сезнең илдә сез қыиммәт;
Ғақыллыға башлар қыиммәт,
Ғақылсызга мал қыиммәт.
822
Безнең илләр - сәхрә җирләр,
Уйсу җирләрдә вокзал;
Без йөргән җирләрдә йөрсә,
Ишан баласы да азар.
823
Аяғымдагы итекнең
Бер табаны тишелгән;
Туған-үскән илләремдә
Ризығим киселгән.
824
Петербург урамнарында
Телефон бағанасы;
Чит илләрдә мәхрүм булып
Йөри адәм баласы.
825
Безнең Қазан вокзалының
Қайда икән ложасы;
Эчмәгән суларны эчерде
Фани дөнья нужасы.
826
Мин килдем бу илләргә,
Ақча суққан җирләргә;
Насыйб булсын баеп қайту
Туған-үскән илләргә.
827
Ай янында яҡты йолдыз -
Ул Истамбул җирендә;
Бәхетле ата балалары
Йөри туған илендә.
828
Агыйдел буйларында
Ақбүз атым су тапмый;
Сулар тапса, үлән тапмый,
Ялгыз башым ямь тапмый.
829
Кәтеринбур зур булса да
Бик матур қала түгел;
Туған илдән чығып киткән
Бәхетле бала түгел.
830
Без үзебез бай да түгел,
Өй түбәбез чардақлы;
Чит илләрдә йөри йөри
Туйдырабыз тамақны.
831
Атларны матур күрсәтә
Мәкәрҗә дуғалары;
Қайларға барсаң да кирәк
Ата-ана доғалары.
832
Сары сандуғач баласын
Ничә санасаң да өч;
Қая барсаң да бер қояш,
Газиз башқа гына көч.
833
Әй, исә җил, исә җил,
Исән микән безнең ил;
Исән булса безнең ил,
Онтылыр нужа күргән җир.
834
Атлар бара атлап-атлап,
Юлның туфрағин таптап;
Қайтыр идем илләремә,
Тора қарурман қаплап.
835
Зимагурлар урамда
Қар көриләр буранда;
Зимагурның шунысы рәхәт -
Ашый да эчә булғанда.
836
Зимагурның чалбары,
Буй-буй аның аллары;
Қайда эшләсә, шунда қала
Зимагурның маллары.
837
Әстерханны су алған,
Байның маллары қалған;
Байның маллары қалғанға
Зимагурлар шатланған.
838
Зимагурлар аш пешерә,
Ашыйлар бер табаҡтан;
Кешеләр эшкә барғанда,
Алар чыға қабаҡтан.
839
Зимагурлар әйттерәләр:
«Ах, Дунай, Дунай», — диләр;
Ақчаң бетсә, қадрең китсә:
«Ступай, домой», — диләр.
840
Зимагурлар җәйгә чықса,
Ун қадаҡ ит бер ашқа;
Зимагурлар қышқа керсә,
Он табалмый умачқа.
841
Зимагурны шуннан таныйм
Ямау салған кесәсе;
Ямау салған кесәсеннән
Күренеп тора шешәсе.
842
Зимагурның бертөрлесе
Таяна тимер таяқ;
Маржа артыннан йөри-йөри
Қала бит ялан аяқ.
843
Әйттер-типтер булмаса,
Закускаға қолбаса;
Илгә қайтып булмас инде,
Әткәй ақча салмаса.
844
Ай, Наласа, Наласа,
Илебез қалды ләбаса;
Инде безгә қайту булмас,
Әти килеп алмаса.
845
Зимагурны шуннан таныйм
Қулында кәкре таяқ;
Стансадан стансаға
Элдерә ялан аяқ.
846
Зимагурлар получка алса,
Илгә қайтабыз, диләр;
Бер-ике станса үткәч,
Нигә қайтабыз, диләр.
847
Зимагурның ни ақылы,
Озын мыйық, озын чәч;
Зимагурлыҡта йөргәнче
Бер пыдаука қартук чәч.
848
Зимагурлар түргә менсә,
Трубкасын тутыра;
Ярты мысқал чәе белән
Түрә булып утыра.
849
Зимагурлар алдан бара,
Арттан бара өч ҡарға;
Бирскида эрәт беткәч,
Ычқыналар Қучқарға.
850
Зимагурның аяғында
Аршин ярым чабата;
Киндерәсен чорный-чорный
Қараңғы төн таң ата.
851
Зимагурлар талчуқта,
Қайғырмыйлар мал юққа;
Қайғырсалар қайғыралар
Тәмәкеләре юққа.
852
Трактирда ул утыра,
Трубкасын тутыра;
Бутылкалыҡ малы булса,
Бояр кебек утыра.
853
Зимагурлар баеғаннар,
Илгә қайтабыз, диләр;
Бер станса җир китмиләр,
Күлмәк сатабыз, диләр.
854
Зимагурның зимагуры
Қаеш буа биленә;
Көнен тапса, төнен эчә, —
Шул қайтармый иленә.
855
Әткәй миңа хатлар язған
Ақча бетте, қайт, диеп;
Мин аңарга қаршы яздым
Ақ сыерны сат, диеп.
856
Қайтыр идем илләремә,
Қарлар яуған юлыма;
Қар яумаған юлыма,
Маллар төшми қулыма.
857
Зимагурның яратқаны
Қара бүрек, қара чәч;
Қайт илеңә, қайт җиреңә,
Бер имана җирең чәч.
858
Зимагур булды башым,
Ничек илемә қайтыйм;
Ақтүк пинҗәгемне саттым,
Нилләр ябынып ятыйм.
859
Зимагур булып йөргәндә
Қаты җиргә ятмадым;
Баш асларыма салырға
Сынық кирпеч тапмадым.
860
Зимагурлар җәйгә чықса,
Озын киемен қысқарта;
Қышқы салқын, әче җилдә
Тезләренә боз қата.
861
Зимагурның атлары
Алмачуар, тимер күк;
Зимагурга сүз әйтмәгез,
Тилмереп чыққан көне күп.
862
Зимагурлар иркен сулый
Батқақ юллар җилләсә;
Болай йөрмәс идек без дә
Башқа хәсрәт килмәсә.
863
Зимагур йөргән юлларда
Озын-озын маяқ бар;
Ачы суық бураннарда
Бигрәк туңа аяқлар.
864
Йөрмә монда, қайт илеңә,
Илеңдә иген игәрсең;
Стақаныңны ат итеп,
Бутылқаңны җигәрсең.
865
Олы юлдан барған чақта
Таптым бер ат дағасын;
Тапқан маллар кире чыға,
Белмим, ахры, доғасын.
866
Зимагур, ақчасы бетсә,
Чығарып сата чалбарын;
Таба да ул, бетерә дә
Фани дөнья малларын.
867
Без эчәбез балларны,
Бал бетерми малларны;
Анадан зимагур тусаң -
Шул бетерә малларны.
868
Зимагур йөри мыйықтан,
Аңа диңгез тубықтан;
Нигә тубықтан булмасын,
Шулай язған тумыштан.
869
Ай, эчәбез, эчәбез,
Бушый бара шешәбез;
Ақча безгә қырчын ташы,
Тағын алып эчәбез.
870
Әй, зимагур, әйттер, бетер
Сыер сатқан ақчаңны;
Сыер сатқан ақчаң беткәч,
Сат бәрәңге бақчаңны.
871
- Әй, зимагур, ни хәлең бар,
Илеңә хат саламсың?
- Қакой илгә хатлар салу,
Күлмәк сатам — аламсың?
872
Зимагурлар җыелған,
Алға табын ҡуелған;
Атай тапқан мал түгел,
Үзе тапқан җәл түгел.
873
Қарурмандагы яфраҡ
Зимагурга олтыраҡ;
Ник моңаймасын ул мескен,
Туған иле бик ераҡ.
874
Тирән шахта базларына
Клет белән төшәбез;
Туған илләр искә төшкәч,
Қар сулары эчәбез.
875
Шахтер егет эшкә бара,
Ақрын басып, күп ала;
Мескен егетнең көннәре
Җир астында юғала.
876
Шахтер лампасы қызара
Пыяласы қызғанға;
Қызғанам яшь гомеремне
Шахталарда узғанға.
877
Электрлар янып тора
Шахта әйләнәсендә;
Сөякләрем генә қалды
Саргаеп үлмәсәм дә.
878
Шахтер егет ятып йоқлый
Одеялын ябынып;
Ятса йоқылары килми
Туған илен сағынып.
879
Паровозлар килеп тора
Шахталы қалаларға;
Шахталарда тирән базлар
Бәхетсез балаларға.
880
Шахта өсләрен қаплаған
Көзге сары яфраҡ;
Өстә микән, аста микән
Безгә язған туфраҡ?
881
Исән булсам, исән йөрсәм,
Бер қайтырмын үлмәсәм;
Шахта күмерләре басып,
Урталай өзелмәсәм.
882
Шахтер егет эшкә бара,
Қулына тотқан лампысын;
Сиксән сәғат җир астында
Күрми дөнья яҡтысын.
883
Машинаны ни йөретә? -
Җирнең қара күмере;
Көне-төне җир астында
Үтә шахтер гомере.
884
Шахталарға барған чақта,
«Шахта» көен җырладым;
Шахталарға төшеп җиткәч,
Тар гүрләрне уйладым.
885
Шахтерлар яҡтыға чыға
Клеткаға утырып;
Илен сағнып хатлар яза
Ақ кәғазьне тутырып.
886
Шахтер егет барлап йөри
Күмерле көрәкләрен;
Шахтаға төшәргә дигәч,
Ярыла йөрәкләрем.
887
Шахта күмере тузанын
Сибәләр җир астында;
Арыслан кебек егетләр
Кибәләр җир астында.
888
Паровозларға яғалар
Без чығарған күмерне;
Қараңғы җир асларында
Уздырабыз гомерне.
889
Килгән идем мин Донбассқа
Баемаммы дип ақчаға;
Мин киләсен белмәгәннәр,
Чәчмәгәннәр бақчаға.
890
Әти мине җибәрмәде,
Үзем килдем қарышып;
Хәзер инде чана тартам,
Стойкаға ябышып.
891
Қайтыр идем илемә,
Қарлар яуған юлыма;
Қар яуса да машина бар,
Маллар төшми қулыма.
892
Коногон аты туқтамый,
Ачу белән дуласа;
Кермә, дустым, коногонға
Авыр нужаң булмаса.
893
Шахтерларның азаны
Сәғат биштә қычқыра;
Бер-ике көн эшләмәсәң,
Қулдан маллар ычқына.
894
Чабата кими ни киим
Бар киемем шул булғач;
Шахтер булмыйча кем булыйм
Бәхетләрем ким булғач.
895
Алдым сары номерны,
Ике йөз дә егерме;
Зур қорсақлы байға саттым
Чәчәк кебек гомерне.
896
Донбасс илләре вақ ташлыҡ,
Ташлыҡта үсми ашлыҡ;
Томанда адашқан қошлар күк
Килеп монда адаштық.
897
Забойщиклар күмер чаба,
Запас күмер юқ, диеп;
Вагонщиклар үкереп елай,
Порожняклар юқ, диеп.
898
Забойщиҡның аяғында
Тузып беткән пүртәнкә;
Чаначыға бигрәк яман,
Билен суядыр ләмкә.
899
Шахтер егет күмер чаба,
Йотып бара тузанын;
Сиксән сәғат җир астында,
Белми ғомре узғанын.
900
Шахтер кияр шапқысын,
Қулына тотар лампысын;
Көннез эшли, төнлә йоқлый,
Күрми дөнья яҡтысын.
901
Атлар җиктем китмәгә,
Атым бармый тикмәгә;
Безгә ходай язған икән
Шахтер булып китмәгә.
902
Биек тауның башында
Чыдарға юқ давылға;
Ақ йөзләрем сары булды
Шахтерға эш авырға.
903
Қарама дуға, җиз алқа
Байлар җигә дан өчен;
Төшеп киттем җир астына
Табалмаған мал өчен.
904
Шахталарда күп эшләдем,
Булалмадым начальник;
Булыр идем мин начальник
Өстә кием начар бит.
905
Англичанның шахтасында
Вагон қатать итәләр;
Бу получка бик ямансу,
Дуслар қайтып китәләр.
906
Көзләр җитсә, шахта өстенә
Қоела сары яфраҡ;
Қараңғы җир асларында
Язған микән туфрақ.
907
Породолдән тузан оча
Коногоннар чапқанда;
Иртән сәғат уннан төшеп,
Менәбез таң атқанда.
908
Сәғат бишкә қычқырадыр
Шахтерларның азаны;
Туған иленә қайталмый
Шахтерларның азғаны.
909
Шахталарга бер төшкәчтен
Менеп булмый үрләргә;
Күрәчәкне күрмиенчә
Кереп булмый гүрләргә.
910
Шахталарда күп эшләдем,
Булалмадым коногон;
Булыр идем мин коногон,
Күтәралмадым вагон.
911
Шахтерлар папирос тарта,
Номерлары сортавай;
Алган получкасы беткәч,
Эшли башлый суткалай.
912
Шахтер мескен нәрсә уйлый
Таянып көрәгенә;
Газраил кунып тора
Шахтерның йөрәгенә.
913
Китәм инде, китәм инде,
Китсәм, кала күлмәгем;
Шахталардан искән җилләр -
Сезгә кайнар сәламем.
914
Шахталарга төшкәннән соң
Тора ат сарайлары;
Ярлы кеше ник бәхетсез,
Йөрми бай малайлары.
915
Шахтер мескен күмер чаба,
Ник талмасын беләге;
Унҗидедә шахтер булгач,
Ник янмасын йөрәге.
916
Клетларга без утырдык
Шахталарга төшәргә;
Бер минут та тормас идем,
Акча җитми китәргә.
917
Иртә торып тышка чыксам
Шахтер аты кешнидер;
Яңгыр түгел, кар яуса да,
Шахтер һаман эшлидер.
918
Без шахталарда чабабыз
Таштан каты күмерне;
Шул шахтада эшли-эшли
Уздырдык яшь гомерне.
919
Шахталарга барам инде,
Шактый юл салам инде;
Энҗе бөртекләре кебек
Төшеп югалам инде.
920
Шахтер егет эшкә бара,
Җирдә кала эзләре;
Жир астында җирсегәнгә
Сары аның йөзләре.
921
Шахталарга баргачтын
Утырталар бишеккә;
«Ярты үлем» дип язылган
Төшә торган тишеккә.
922
Мин китәрмен, гөлкәй, илләргә,
Карлыгач ла җитмәс җирләргә,
Карлыгач кайтыр кар киткәч,
Мин кайтмамын бер киткәч.
923
Шыбыр да шыбыр яңгыр ява
Яшь үлән башларын чылатып;
Патша солдат ник ала икән
Яшь кенә егетләрне елатып?
924
Күк күгәрчен йонын кояр,
Аның йонын кем җыяр?
Еракка китеп вафат булсам,
Женаза укып безне кем куяр?
925
Ике дә генә минем аткынам,
Чабадыр ла аның чаптары;
Әгәр моннан китеп барсам,
Бушка уза егет чакларым.
926
Чәчүргечләрем ак тасма,
Аны нихәл итеп өзәрсең;
Җитәр язлар, сайрар кошлар,
Анда нихәл итеп түзәрсең?
927
Үрдин генә килгән, ай, көймәнең
Килүләре аның бер манир;
Бу хәсерәттән бер котылсам
Хәйрат бирер идем лә бер
928
И алансу, җаным, алансу,
Алансуда пешкән балансу;
Еллар да гына белән ел бер
түгел, Быелгы да еллар ямансу.
929
Утлар да гына янадыр учакта,
Заманабыз авыр бу чакта;
Бу заманаларның авыр чагы
Килеп җитте безнең яшь чакка.
930
Һавада аккош очадыр
Канат очын талдырып;
Китәсе килмәсә дә китәсе була
Туган-үскән җирне калдырып.
931
Без җырлыйбыз да, җир-күк
елай, Ник җырлыйбыз икән дә без
болай; Жырламас та идек, ай, без
болай, Башыбызга язган бер ходай.
932
Биек тауның башында
Шаулыйдыр усак давылга;
Исән йөреп, саулар кайтсак,
Иләм кертер идек авылга.
933
Биек тауның башында
Борылып үскән күп бодай;
Еламаек, көймәек, егетләр,
Башыбызга язган бер ходай.
934
Китәннәр элдем мин киртәгә,
Жилфер дә генә җилфер итәргә;
Бер ходай безгә язган икән
Туган җирне ташлап китәргә.
935
Китән дә генә күлмәк мин
тектердем Һәр җомгалар саен кияргә;
Бер ходай безгә язган икән
Бу хәсрәт белән үк көяргә.
936
Китән дә күлмәк, ай, үңерсез,
Егетләр дә быел күңелсез;
Күңелсез дә булмый, ай,
нишләсен, Падишабыз ала ирексез.
937
Без китәрбез инде, сез
калырсыз, Камышлардин күпер салырсыз;
Без киткән юлга карый-карый,
Тилмерешеп елашып калырсыз.
938
Чәчәр генә идем, әй, тарым юк,
Эчәр генә идем - балым юк;
Набор еллары ла килеп җитте,
Биреп котылыр идем - малым юк.
939
Сандугач ла идем илемдә,
Саргайдым торган җиремдә;
Сандугачтай тагы сайрар идем,
Кайта калсам туган илемә.
940
Жилә-җилә без йөрибез,
Жилешєбез калсын бу җирдә;
Жиз кыңгырау күк шылтырап
Тавышыбыз калсын бу илдә.
941
Һавада очкан аккошның
Аяклары сары балавыз;
Сагынмам дисәгез дә
сагынырсыз, Кулыгызда үскән балагыз.
942
Карлыгач килер кар киткәч,
Сандугач килер җир кипкәч;
Карлыгачтан кара күзендин
Кайнар яшьләр килер без киткәч.
943
Карлыгач ла кара, муены ала,
Һаваларга менеп лә югала;
Ир балалар — мескен, газиз
бала, Суга салган кебек лә югала.
944
Йөгерә дә йөгерә җиталмыйм,
Тал чыбыктан ары үталмыйм;
Тал чыбыктан ары үтәр идем,
Сезне генә ташлап киталмыйм.
945
Жир җиләкләре, ай, пешәдер,
Ак чәчәкләргә бәйләнеп;
Насыйб та булса бер кайтырбыз
Ай-кояшлар кебек әйләнеп.
946
Прием ишеге, ай, пыяла,
Катырак кына япсаң уала;
Уалмагае тузан булсын,
Безнең газиз башлар югала.
947
Миннән калган чуар атны
Алыштырдыгызмы сары атка;
Нарасый ла чакта үлгән
булсам Китмәс идем быел солдатка.
948
Борылыш-борылыш баскычтан
Борылып менә солдатлар;
Бөрмәле чикмән кимәс өчен
Буылып елый солдатлар.
949
Шомырттай кара күзләрем,
Коеладыр минем яшьләрем;
Ерак җирләрдә вафат булмый
Кайтыр микән минем башларым.
950
Асыл кошлар очар, мамык кояр,
Аның мамыкларын кем җыяр;
Женазалар укып, тәһлил
әйтеп, Солдат сөякләрен кем җыяр.
951
Солдатлар бура бурыйдыр,
Өсләрендә буран уйныйдыр;
«Ступай, солдат, поход» дигәч,
Бураларга ятып елыйдыр.
952
Гөл бакчасына сулар сиптем,
Чалмалы гөлләргә чуалтып;
Алла язса кайтырбыз, дип,
Без йөрибез җанны юатып.
953
Кояш кына чыга әйләнеп,
Ак болыткайларга бәйләнеп;
Исән генә саулар безләр булсак,
Бер кайтырбыз илгә әйләнеп.
954
Ат баралмый, солдат бара
Сары балчык өсләреннән;
Яшь бармыйдыр, кан агадыр
Мескен солдат күзләреннән.
955
Сохаридыр солдат ашы,
Күзе тулы канлы яше;
Солдатның юк ихтыяры,
Бара тәкъдиренә каршы.
956
Без барасы казарманың
Төтене чыга кыл кебек;
Қышын каравыл торганда
Төне тоела ел кебек.
957
Олы юлның иңнәре тар,
Аршин ярым явадыр кар;
Әти-әни, егълашмагыз,
Күрәчәк күрешләребез бар.
958
Иртә торып тышка чыктым
Мылтыгымны кулга алып;
Ак йөземне сары сукты
Туган илемне сагынып.
959
Казарманың эчләрендә
Ишекләре бик киң икән;
Без анадин өчәү тудык,
Иң бәхетсезе мин икән.
960
Әти, ал урдык астыңа,
Утырчы минем каршыма;
Егерме бер яшькә җиткәч,
Фуражка кидем башыма.
961
Торам Одес каласында,
Кара диңгез елгасында;
Көн дә барам каравылга
Ун чакырым арасында.
962
Серый шинель өстебездә,
Кара бүрек башыбызда;
Безнең хэлне сорасагыз -
Гел кәбестә ашы бездә.
963
Қаты каеш, киң перәшкә
Қысадыр минем билемне;
Әй, ходаем, насыйб итче
Күрергә туган илемне.
964
Одес дигән ни зур кала,
Урамында солдат бара;
Безнең хәлне сорасагыз -
Өстебездән күбек ага.
965
Казармада без ятабыз
Серый шинельләр ябынып;
Аягүрә төш күрәбез
Туган илләрне сагынып.
966
Безнең каршыдагы инеш
Давыл белән казылгандыр;
Безнең солдат булуыбыз
Мөкаддәрдә язылгандыр.
967
Иртә торып тышка чыктым,
Сандугач сайрый төн берлән;
Марыш сугып без йөрибез
Урам буенча төн берлән.
968
Аягымдагы күн итек
Қышкы көнне шыгырдыйдыр;
Ике күздән кан-яшь ага,
Яңгыр кебек шыбырдыйдыр.
969
Аягымдагы күн итек
Қышкы көнне бик кысадыр;
Казаматта без ятабыз,
Гомерләр бушка узадыр.
970
Казармалар тар булганга
Кошлар оя ясый алмый;
Ал булса да, гөл булса да
Туган илгә ошый алмый.
971
Казарманың ишекләре
Тоткычлары гел җиз генә;
Илеңнән бер чыгып киткәч
Қайтып булмый шул тиз генә.
972
Шалуныбыз шаулап бара,
Әти-әни егълап кала;
Әти-әни егълавына
Йөрәгем ялкын-ут ала.
973
Қышкы көнне кулым өши
Шинелемнең җиңе киңгә;
Пинәлмимен һичбер кемгә,
Пинәләм бәхетем кимгә.
974
Миннән калган киемнәрне
Каралтмыйча сез тотыгыз;
Калган кичләремне кунам,
Жылашмыйча озатыгыз.
975
Каршыбызда яшь талларны,
Энеләрем, сез кыегыз;
Әти-әни елаганда,
Туганнарым, сез тыегыз.
976
Безгә биргән сохарины
Күңел генәм теләмидер;
Алмас идем сохарины,
Ачка үләсем килмидер.
977
Безгә биргән сохариның
Өстеннән кортлар йөридер;
Солдатта йөргән кешенең
Өстеннән бетләр йөридер.
978
Приемга бармас идек
Алдан килә хәбәре;
Башына төшкән адәмнең
Бигрәк авыр хәлләре.
979
Приемда карый икән
Казаннан килгән доктор;
Бик күп теләкләр теләдем,
Инде бәхетем юктыр.
980
Приемның тәрәзәсе
Ерак җирдән ялтырый;
Приемга барып кергәч
Яшь йөрәгем калтырый.
981
Приемнан чыкканнан соң
Алдырдылар чәчләрне;
Кайсы аксак, кайсы чукрак
Ясадылар яшьләрне.
982
Приемнан хәбәр килгән
Каралырга барырга;
Һичбер хәйлә табалмыймын
Башымны алып калырга.
983
Приемга кергән чакта
Доктор чәчен тарыйдыр;
Шалкан кебек тәннәремне
Чиртеп-чиртеп карыйдыр.
984
Приемның эчләрендә
Очып йөри күбәләк;
«Годен» диеп кычкыргачтын,
Хәлләр җыйдым чүгәләп.
985
Приемга кергән чакта
Поверкалар ясалды;
«Годен» диеп кычкыргачтын,
Йөрәгемә кан сауды.
986
Приемда доктор баскач
Ике идән сыгыла;
«Годен» диеп кычкыргачтын,
Күзгә яшьләр тыгыла.
987
Быел яңгыр яуса иде,
Бозлар катмый калса иде;
Приемнары янса иде,
Солдатка алмый калса иде.
988
Приемның морҗасыннан
Төтен чыга ишелеп;
Приемга без керәбез
Анадан тума чишенеп.
989
Приемга чакыралар
Солдатка алыр өчен;
Яшь буемны үстермәдем
Сугышка барыр өчен.
990
Прием ишеге пыяла,
Катырак япсаң уала;
Уалу түгел - утка янсын,
Яшь башкаем югала.
991
Приемга бастыргачтын
Без керәбез әлсерәп;
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен,
Бигрәк ачы хәсерәт.
992
Приемның уң ягында
Инеш суы болгана;
Калырмы башым исән-сау,
Булыр мәллә дивана.
993
Приемның дүрт почмагы, -
Бер почмагы номерлы;
Ризык булса бер кайтырбыз,
Ходай бирсә гомерне.
994
Бакчасында сары алма,
Прием тора алда;
Дөрләп янган утка салдың,
Сабырлык бир бер алла.
995
Приемга бармалы,
Ишекләре тамгалы;
Сайрый кошлар, җырлый
дуслар, Түзәр хәлләр калмады.
996
Приемга керүләре
Гүя җан бирүләре;
Күңелемдә әнкәемнең
«Иә, аллам», диюләре.
997
Приемдагы түрәне
Чакыртканнар калага;
Ул китсә дә хәсрәт кала
Без бәхетсез балага.
998
Без барасы приемның
Кырыйлары канаулы;
Авыр сүз әйтә күрмәгез,
Безнең көннәр санаулы.
999
Приемның ишекләре
Бар да яшел пыяла;
Приемга кергән чакта
Иманлы йөз ояла.
1000
Приемның ишекләре
Тар ләхеттән тар икән;
Приемның эчләрендә
Жан алучы бар икән.
1001
Приемның өстәлендә
Өеп куйган кенәгә;
«Киттек» дигәч кул калтырый
Күлмәк-ыштан кигәндә.
1002
Приемга кергән чакта
Сыпырып кердем кашымны;
Бер өстәлдә алты түрә
Ашадылар башымны.
1003
Прием буенда каен -
Ауган давыл җиленнән;
Бер өстәлдә алты майор
Аердылар илемнән.
1004
Имән агач - каты агач,
Каен агач - чыра агач;
Писер яза, без китәбез
Падишага ярагач.
1005
Без йөрибез урамнарда
Тальян гармуннар тотып;
Безнең хәлне кеше белми,
Без йөрибез ут йотып.
1006
Кәккүк моңая кай якта?
Саз-буенда, аръякта;
Без, бәхетле бала булсак,
Китмәс идек солдатка.
1007
Моңайма, кош, моңайма, кош,
Моңайсаң да атарлар;
Безгә моңайсак та ярый,
Солдатка озаталар.
1008
Без урамда йөргән чакта
Ачуланмасын кеше;
Бу хәсрәтне күрми калмас
Ир баласы бар кеше.
1009
Без барасы юлларның
Ике чите казылган;
Безнең михнәт күрәселәр
Тумас борын язылган.
1010
Без барасы юлларның
Ике чите канаулы;
Уйнап калыйк, җырлап
калыйк, Безнең көннәр санаулы.
1011
Безнең кырлар кисәкле,
Баганасы пичәтле;
Без җырламый кем
җырласын, Безнең көннәр исәпле.
1012
Без китәрбез әллә кая
Чуен юлга утырып;
Әткәй-әнкәй карап калыр
Ике күзен тутырып.
1013
Без урамны алты әйләндек
Тарантаска төялеп;
Әткәй-әнкәй карап калды
Баганага сөялен.
1014
Жаныкаем, чык урамга,
Сөялеп тор киртәгә;
Күрәсең килсә күреп ка,
Без китәбез иртәгә.
1015
Китәргә булгач, китәрбез,
Күп шәһәрләр үтәрбез;
Сөйгәннәрне, туган илне
Ничек ташлап китәрбез.
1016
Үрдәк очар - күл тынар,
Без киткәчтен ил тынар;
Без китә дип куанмагыз,
Бездән дә усаллар туар.
1017
Быел киткән солдатларга
Казенныйдан җиз комган;
Безнең башны солдат итте
Исправник чукынган.
1018
Итек кими ни киим,
Бар киемем шул булгач;
Солдат булмый кем булыйм,
Бәхетләрем ким булгач.
1019
Алып китәрләр микән,
Калдырып китәрләр микән;
Безнең газиз башкайларны
Солдат итәрләр микән?!
1020
Агыйделнең аръягында
Кыр казлары тезелгән;
Без җырламый кем
җырласын, Безнең йөрәк өзелгән.
1021
Йөгереп мендем тауларга,
Тау киеген ауларга;
Патша безне сайлап алды
Каршы килгән яуларга.
1022
Без барасы юлларның
Асты кирпеч, өсте таш;
Өемә кайтып җәй дә тормыйм,
Тагын китте газиз баш.
1023
Чәй эчкәннәрем юк иде
Агач күләгәсендә;
Безнең башлар язылды инде
Патша кенәгәсендә.
1024
Мулла килгән озатырга,
Өстендә яшел чапан;
Ансыз йөрәкләрем яна,
Үгетләмә, ичмасам.
1025
Без илләрдән чыккан чакта
Күтәрелде томаннар;
Әллә кайтам, әллә үләм,
Сау булыгыз, туганнар.
1026
Аклы ситса күлмәгемне
Сабынламый юганнар;
Дөнья хәлен белеп булмый,
Бәхил булыгыз, туганнар.
1027
Илебездән чыккан чакта
Бер карадым кайрылып;
Әткәй, әнкәй, туганнарым,
Бар да калды айрылып.
1028
Әй, барабыз, барабыз,
Ерак калды арабыз;
Ерак калды, елап калды
Безне үстергән анабыз.
1029
Солдат итеп алдылар,
Билемә каеш салдылар;
Арабызда бәхетлеләр
Туган илдә калдылар.
1030
Солдат итеп алдылар,
Билгә каеш салдылар;
Бәхетсезләр алындылар,
Бәхетлеләр калдылар.
1031
Солдат итеп алдылар,
Билгә каеш салдылар;
Бай балалары бәхетле,
Чират җиткәч калдылар.
1032
Без урамнан чыккан чакта
Ачуланма, агайлар;
Бүген бездә, иртә сездә —
Сездә дә бар малайлар.
1033
Без урамнан чыккан чакта
Этләр калды кабалап;
Староста алып китте
«Китмисез» дип алдалап.
1034
Безгә дип килгән машина
Чокырга батса иде;
Безне биргән старшина
Дөмегеп катса иде.
1035
Казаннар кайный чәчерәп,
Кәбестәсе әчерәк;
Безне алган полковникның
Күзе чыксын чәчерәп.
1036
Әле безнең яшебез
Унсигезгә тулмый ла;
Без бәхетсез балаларны
Алмасалар булмый ла.
1037
Ак ат бармый, туры ат бармый,
Күк ат бара юл башлап;
Башны чайкап, яшьне түгеп
Без китәбез ил ташлап.
1038
Олы юлның буеннан
Килә үгез көтүе;
Җан бирүдән яман икән
Илдән чыгып китүе.
1039
Без барабыз кай җирләргә,
Тәңкә суккан илләргә;
Әллә кайтам, әллә кайтмыйм
Туган-үскән җирләргә.
1040
Олы юлның каенына
Ямщик атын бәйләсен;
Исән йөреп, сау кайтырга
Ходай насыйб әйләсен.
1041
Әнкәй елый ат җиккәч,
Кайтмассың, дип, бер киткәч;
Елама, әнкәй, елама,
Кайтырбыз хезмәт беткәч.
1042
Ындыр артына кемнәрдер
Корып куйган ак чатыр;
Безнең башлар китми катор,
Китсә дә әйләнеп кайтыр.
1043
Солдат итеп алсалар да,
Будырмам билләремне;
Өч елга дип алсалар да,
Тутырмам елларымны.
1044
Бакчада байлар чәй эчә
Граммафон уйнатып;
Мәскәүски поезд безне
Алып китәр елатып.
1045
Агыйделнең буенда
Туңам, җаныем, туның бир;
Мин китәмен, син каласың,
Бәхиллеккә кулың бир.
1046
Сандугачлар килер әле
Идел буйлары кипкәч;
Шыңгырдап торган ызбалар
Тынып калыр без киткәч.
1047
Алмалар күп, алмалар күп,
Алма күп Уралларда;
Без киткәчтен кемнәр йөрер
Без йөргән урамнарда.
1048
Күпер башы күк чәчәк,
Камыш булыр ул җиткәч;
Шау-шу иткән урамыгыз
Тып-тын булыр без киткәч.
1049
Су буенда үрдәкләр,
Үргә таба үрмәкләр;
Без китәбез, сез каласыз,
Сезне кемнәр хөрмәтләр.
1050
Тәрәзә ачкан сез кемнәр,
Каласыз бит мескеннәр;
Айлар үтәр, еллар үтәр,
Кайталмабыз тиз көннәр.
1051
Ботинкасы, ботинкасы,
Ботинка кадаклары;
Китәбез дигән айларның
Җитә бит азаклары.
1052
Машинага утырмагыз,
Машина алып китәр;
Алып китәр, солдат итәр,
Башыңны хәрап итәр.
1053
Ап-пак итеп кер юганнар,
Коймага элеп куйганнар;
Без китәбез, сез каласыз,
Сау булыгыз, туганнар.
1054
Төркем-төркем куегыз,
Берсен тотып суегыз;
Без китәбез бик еракка,
Хуш, исән-сау булыгыз.
1055
Унике чана утыным
Агыйделгә сал булсын;
Елама, әнкәй, минем өчен,
Калганнары сау булсын.
1056
Быел алган кыңгыравым
Туры атымда дугада;
Исән булсак бер кайтырбыз,
Торыгыз хәер-догада.
1057
Алъяпкычым кисем-кисем,
Бер кисемнәрен кисим;
И туганнар, сезнең белән
Бүген актыккы кичем.
1058
Кызлар җыялар җитенне,
Көтеп тормый җил көнне;
Кошлар сайрар, кызлар җырлар,
Без булмабыз ул көнне.
1059
Биек-биек бураларны,
Без булмагач, кем бурар;
Язгы сабан туйларында,
Без булмагач, кем уйнар.
1060
Без үтәсе бакыр күпер
Бакырга манган кебек;
Китә дә башлар югала
Суларга салган кебек.
1061
Сау булыгыз күрмәсәк,
Күрешербез үлмәсәк;
Еракларда, әҗәл җитеп,
Салкын гүргә кермәсәк.
1062
Үтте җәйләр, бетте ямьнәр,
Китте кыр казыкайлар;
Киткән кыр казлары кебек
Кайтырбыз, абзыкайлар.
1063
Сау бул, илем, һәм дә авылым,
Барча тауларың белән;
Сау бул, әткәм, һәм дә әнкәм,
Сөйгән ярларым белән.
1064
Сау бул, Казан, сау бул, Казан,
Сау бул тауларың белән;
Сау бул, илем, сау бул, җирем,
Сөйгән ярларым белән.
1065
Машиналарга төйиләр
Мылтык өчен патырун;
Исән булсам, шәт кайтырмын,
Көтеп тор син, матурым.
1066
И алма бит, алма бит,
Алма битләр кала бит;
Алма битләр калмас иде,
Патша солдат ала бит.
1067
Агыйделнең аръягында
Кала бөрлегәннәрем;
Кала әткәй, кала әнкәй,
Кала бер дигәннәрем.
1068
Без китәбез бу илдән
Айрылып нечкә билдән;
Безнең хәлне сорарсыгыз
Кичләрен искән җилдән.
1069
Алмагачның ал ботагын
Кайрып алалар икән;
Газиз ата балаларын
Айрып алалар икән.
1070
Арба җиксәк тә ярый,
Чана җиксәк тә ярый;
Безнең бу ел - хәсрәтле ел,
Нишләп йөрсәк тә ярый.
1071
Өстемдәге ак күлмәгем
Өсләремә бик таман;
Таман киемнәрне салып,
Шинель киюе бик яман.
1072
Басу капкасын чыкканда
Өзеп алдым бер кузак;
Китүләре тиз булса да,
Кайтулары бик озак.
1073
Мендем биек тауларга,
Карадым авылларга;
Авыллар ерак калды,
Сөйгәннәр елап калды.
1074
Алмагачның алмаларын
Асыл кошлар алды инде;
Санаусыз көннәр бар иде,
Санаулыга калды инде.
1075
Быел теккән күлмәгемне
Киялмадым куанып;
Әллә быел китмәм диеп
Йөргән идем юанып.
1076
Без китәрбез иртәгә
Шинель салып җилкәгә;
Без китмәс идек иртәгә,
Патша тия теңкәгә.
1077
Талир тәңкә - көмеш тәңкә,
Әби патша акчасы;
Безне белгән, безне күргән
Сау булсыннар барчасы.
1078
Безнең урам — буйлый урам,
Буйлый алма бакчасы;
Безне күргән, безне белгән
Бәхил булсын барчасы.
1079
Алдылар үзебезне,
Кан басты күзебезне;
Туган-үскән илебезне
Бер кайтып күрербезме.
1080
Никрутларның шарыфы
Кәҗә мамык гарысы;
Без җырламый кем җырласын,
Өч көн калды барысы.
1081
Әй, егетләр, урам буйлап
Нишләп йөрисез болай?
Безнең хәсрәт сездә булса,
Сез дә йөрерсез шулай.
1082
Урманнарда була диләр
Солдат казармалары;
Безгә генә калган икән
Авыр заманалары.
1083
Идел ташый, Идел ташый
Текә ярлар тулганчы;
Ташкын суларга төшсәмче
Башым солдат булганчы.
1084
Әнә килә машина
Чәчкә кадап башына;
Машина белән падиша
Җитә егет башына.
1085
Абау, алла, башым аурый
Әллә чәчем җиткәнгә;
Әллә чәчләрем җиткәнгә,
Әллә башым киткәнгә.
1086
Өстемдәге күлмәгемнең
Кара чуар парчасы;
Газиз башым солдат булды,
Бәхил булсын барчасы.
1087
Алъяпкычың атластыр,
Суга салсаң батмастыр;
Газиз башым, түгелә яшем,
Бер киткәчтен кайтмастыр.
1088
Без турыңнан җырлап узсак
Ачуланма, хәзерәт;
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен -
Бигрәк авыр хәсрәт.
1089
Урамнардан үткән чакта
Ачуланма, хәзерәт;
Йөрәкләрем дөрләп яна,
Басылмасмы әзерәк.
1090
Бөдрә чәчләрең үреп сал,
Без китәбез, күреп кал;
Иә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Уң битемнән үбеп кал.
1091
Салып куйдым сары карбыз
Яшел кәрзинкәләргә;
Насыйб булса без кайтырбыз
Көзге ярминкәләргә.
1092
Иртә тордым иртә дип,
Иртән азан әйтә дип;
Азан әйтә, мин егълыймын
Башым читкә китә дип.
1093
Чыгып киттек ас кырдин,
Аскыр юлы астындин;
Безне әнкәй карап калды
Француз яулык астындин.
1094
Сандугачлар моңлы сайрый
Әрәмәдә, муелда;
Чыгып киттек туган илдән
Кәфен чолгап муенга.
1095
Олы урам уртасына
Килгән яшел машина;
Килмәгән яшел машина,
Килгән яшьләр башына.
1096
Идел суы агадыр,
Әчтерханга барадыр;
Егъламас идем бу кадәр,
Туган илем каладыр.
1097
Без барасы калаларны
Әйтәләр бит Харбин дип;
Китәр вакытларың җитсә,
Әйталмассың бармыйм, дип.
1098
Иртә торып тышка чыксам,
Казлар каңгылдашадыр;
Сез калырга, без китәргә
Вакыт якынлашадыр.
1099
Тәрәзә төбем сарымсак,
Берсе кара, берсе ак;
Без китәрбез, сез калырсыз,
Без нишләрбез сагынсак.
1100
Кистем каен, яктым каен,
Калды каен күмерем;
Туган-үскән илләремдә
Кыска булды гомерем.
1101
Ерак юлга озатасыз,
Алла үзе күндерсен;
Хәсрәт уты чолгап алды,
Сабырлык суы сүндерсен.
1102
Машина килә сызгырып,
Чуен юлны кыздырып;
Алла язса, бер кайтырбыз
Яшь гомерне уздырып.
1103
Аякларда итек булыр,
Үкчәсе китек булыр;
Илләрдән бер чыгып киткәч
Кайтулар ничек булыр.
1104
Сандугачлар килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә?!
Сандугач кебек сайрашып
Кайтырбыз микән без дә?!
1105
Басу капкасын чыккач та
Китәм инде кайрылып;
Әти-әни, туганнарым,
Каласыз бит айрылып.
1106
Әткәй, атың тышауларсың
Карлар бетеп, җир кипкәч;
Атка атланып эзләсәң дә
Табалмассың без киткәч.
1107
Безнең авыл борма-борма,
Бер бормасы зирексез;
Туган-үскән, торган җирдән
Без китәбез ирексез.
1108
Атымның дагасы алтын,
Карасам бакыр кебек;
Минем газиз башкайларым
Әйләнеп кайтыр кебек.
1109
Без барасы казарманың
Идәне такыр микән?!
Безнең газиз башларыбыз
Әйләнеп кайтыр микән?!
1110
Ерактан поезд кычкыра
Стансага җитәм дип;
Стансаларга җитәм дип,
Башыңны алып китәм дип.
1111
Утырабыз да китәбез,
Атларга авыр итәбез;
Калдык авыр заманага,
Бәхетсез бала икәнбез.
1112
Ай булмагач төн караңгы,
Бар яктылык айларда;
Бүген монда газиз башым,
Иртәгә әллә кайларда.
1113
Без китәбез, ахыры,
Чуен юллар аркылы;
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр, ахыры.
1114
Безне алып китәрләр
Атлы казаклар белән;
Инде безне өйрәтерләр
Төрле газаплар белән.
1115
Безнең күпер алтмыш такта,
Нихәл атлап үтәсе;
Аллы-гөлле туган илне
Нихәл ташлап китәсе.
1116
Солдатларга бит юарга
Хозяйский җиз комган;
Китмәс идем бу солдатка,
Патша ала, чукынган.
1117
Алма берлән бал ашадым,
Бал татлырак алмадин;
Исән булсам кайтырмын, дип,
Өмет итәм алладин.
1118
Күгәрченнәр кайда гөрли?
Манарада тәхеттә;
Йә булырбыз, йә булмабыз
Яренгә бу вакытта.
1119
Солдатлар буган каешның
Номеры теккән булыр;
Ризык булса без кайтырбыз,
Яшь гомер үткән булыр.
1120
Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа биек тауларда;
Бу ай бетеп, туасы айда
Без булырбыз кайларда?!
1121
Исән булып, сау калыгыз,
Без китәбез бу илдән;
Туган җирдән, үскән җирдән
Аерылып һәм дә сездән.
1122
Очалар, кошлар очалар,
Уртада моңлы пибек;
Туган илдән чыгып киттек
Канатсыз кошлар кебек.
1123
Туган илдән чыгып киткәч
Машиналар ат безгә;
Әнкәм, әткәм, кала жанкам
Шулар язар хат безгә.
1124
Җитен чәчтем җирләргә,
Җитмәс микән билләргә;
Исән йөреп, саулар булсак
Бер кайтырбыз илләргә.
1125
Солдат булмаган кешенең
Биленә каеш салмыйлар,
Ир баласы юк кешенең
Кыз баласын алмыйлар.
1126
Ак куянның баласын
Сунарчылар тоталмый;
Безне алмыйча кемне алсыннар,
Кызлар мылтык тоталмый.
1127
Солдат булып китмәс идем,
Ник тумадым кыз булып;
Язгы сулар аккан чакта
Ник акмадым боз булып.
1128
Без утырган машинаның
Тоткасы сынмас микән;
Ходай кушып, без киткәнче
Мирение булмас микән?!
1129
Утырдым вагон читенә,
Төтен сибә битемә;
Җилгә очкан ефәк кебек
Киттек дөнья читенә.
1130
Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә;
Бер илләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә.
1131
Без утырган машинаны
Кызылга буяганнар;
Исән булсак, бер кайтырбыз
Кабергә куймаганнар.
1132
Без барасы юл буена
Кемнәр өйгән ташларны;
Туган җирдән чыгып китү
Иелдерә башларны.
1133
Безнең капка уң якта,
Ачыладыр сул якка;
Сез уйнарсыз да көләрсез,
Без булмабыз ул чакта.
1134
Ак келәтнең артында
Калды нечкә дилбегам;
Калмады минем дилбегәм,
Калды нечкә билгенәм.
1135
Акбүз атым арбасында
Калды ефәк дилбегәм;
Дилбегәм лә берни түгел,
Калды туган илгенәм.
1136
Әй, дусларым-дусларым,
Әйдә, чытыйк урамга;
Туган илнең урамында
Йөреп калыйк буранда.
1137
И дусларым, ишләрем,
Аерылгач нишләрем;
Кала инде туган илдә
Тыныч яткан кичләрем.
1138
Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак;
Кайтыр идем илем ерак,
Кайтмасам — ямансырак.
1139
Ач та җибәр тәрәзәңне,
Кояш керсен ялт итеп;
Исән булсак, бер кайтырбыз
Кояш кебек ялт итеп.
1140
Җыенып чыктым урамга,
Мулла кычкыра намазга;
Фәрештәләр таңга калган
Әнием елаган авазга.
1141
Идел сулары агым су,
Аның төбе ташлыдыр;
Углы солдат аналарның
Ике күзе яшьледер.
1142
Солдат итеп алгачтын да
Җибәрәләр калага;
Ни булса була балага,
Читен тапкан аната.
1143
Әткәй-әнкәй, сагнам сезне
Кичен дә, көндезен дә;
Кораблар булып чайкалам
Сагыну диңгезендә.
1144
Күргәнең бармы Аршауны
Таштан диләр каласын;
Әткәй-әнкәй, онытмагыз,
Кош та онытмый баласын.
1145
Әнкәй, өйдә торган чакта
Шикәр салдым чәйләргә;
Инде монда өч ай йөрим
Икмәк тә юк чәйнәргә.
1146
Әнкәй, мине сагынсагыз
Тәрәзәдән карагыз;
Солдат казармаларында
Ята газиз балагыз.
1147
Әнкәй, бер күке кычкыра
Ындыр арты зиратта;
Чыга-чыга сез карарсыз,
Мин булырмын еракта.
1148
Әнкәй мине озатып калды
Бала очырган кош кебек;
Туган илдә йөргәннәрем
Йокымдагы төш кебек.
1149
Юллыктагы чырагачны,
Әнкәй, алып телдеңме;
Минем солдат булырымны
Көн элгәре белдеңме.
1150
Әнкәй, ашың пешкән булса,
Ватып якма бүкәнне;
Син тапмасаң, мин тумасам
Күрмәс идем бу хәлне.
1151
Әнкәй мине үстергәндер
Куанычым булыр дип;
Уйламагандыр, күрәсең,
Патшага кол булыр дип.
1152
Әй, әнкәем, аш пешерсәң
Аз пешермә, күп пешер;
Шул ашларны ашаганда
Мине дә искә төшер.
1153
Әнкәй, мине ник таптың,
Арба белән ник тарттың;
Яшем егермедәң узгач,
Солдат итеп озаттың.
1154
Әнкәй, мине тапканчы
Бер кыз бала тапсаңчы;
Арбага салып тартканчы,
Суга тотып атсаңчы.
1155
Әй, сөекле газиз әнкәм,
Инде бәхил булсана!
Һәр намазың ахырында
Хәер-дога кылсана!
1156
Әнкәй, ашың пешеп җиткәч
Балаларың җыелыр;
Аш янында мин булмагач,
Күзеңнән яшь коелыр.
1157
Атлар чаба сабан туйда
Ал яулыкны алам дип;
Әнкәй булса сорар иде:
«Хәлең ничек, балам», дип.
1158
Безнең Уфа каласы
Казан каласы кебек;
Әнкәй, безне өйрәтәләр
Аю баласы кебек.
1159
Әнкәй, ашың пешкән булса,
Бүлеп куй син чарата;
Миңа дигән өлешеңне
Бир нарасый балага.
1160
Мендем биек тау саен,
Исемем яздым таш саен;
Әнкәй, мине көтәсеңдер
Көн дә пешкән аш саен.
1161
Әй, әнкәем, әнкәем,
Дога кылыгыз үземә;
Сугыш җирендә үләр булсам,
Каласыз кеше күзенә.
1162
Башымдагы фуражкамны
Ташлар көннәр бар микән?!
Әнкәй, син пешергән ашны
Ашар көннәр бар микән?!
1163
Солдатларның ашаганы
Сохари белән ботка;
Тынчу җирдә, әрсезлектә
Гомерләр уза бушка.
1164
Без барасы казармага
Кошлар оя ясамас;
Солдат дигән мескен кеше
Юньле ризык ашамас.
1165
Без барасы олы юлда
Тора каен маягы;
Ачы буран, нечкә җилдә
Өшидер солдат аягы.
1166
Без барасы юл читендә
Булыр микән маяклар;
Салкын окопларда ятып
Өшер микән аяклар.
1167
Без барасы казарманың
Эче агач, тышы таш;
Эче агач казармада
Ниләр күрмәс безнең баш.
1168
Елтыр-елтыр утлар яна,
Бездә түгел, Самарда;
Солдат мескен нихәл итсен,
Агач түгел янарга.
1169
Әле бит мин үсә идем
Әнием иркәсендә;
Хәзер инде киртәләндем
Армия киртәсендә.
1170
Солдатлар кия тар ыштан,
Йөрүләре марыштан;
Туган илен сагына-сагына
Янак бите ябышкан.
1171
Ары да арыш басуы,
Бире дә арыш басуы;
Кылыч мылтык авыр түгел,
Авыр марыш басуы.
1172
Алыйк мылтык, чыгыйк кырга,
Атыйк кыр үрдәкләрен;
Солдат мескен үзе юа
Каралган күлмәкләрен.
1173
Ашаганым арыш иде,
Хәзер калдык арпага;
Кулда мылтык, билдә патрон,
Капчык безнең аркада.
1174
Иртән торып тышка чыксам
Карпат тавы каршымда;
Түбәтәй дип алып карыйм
Картуз була башымда.
1175
Солдат мескен поход бара,
Яшел костюм өстендә;
Кайтыр вакытларын белми
Минут саен көстенә.
1176
Эриминнәр буа-буа
Нечкәрттеләр билемне;
Ай, бер кайтып күрсәм иде
Туган-үскән илемне.
1177
Поход чакта учак яктым,
Якын килмә, пешәрсең;
Шунда илең исеңә төшсә,
Сикреп утка төшәрсең.
1178
Солдат чәче бөдрә сары,
Көн саен майлап тарый;
Солдат мескен бер төш күрсә,
Кайтырга юрап карый.
1179
Мундир кисәм билем кыса,
Кимәсәм эчем поша;
Эчем пошса чыгам тышка,
Карыйм сайраган кошка.
1180
Ай-һай, аккош матур кош,
Ике әйлән дә монда төш!
Канат очыңа хат куям,
Илем кайда, шунда төш!
1181
Яшел аяклы карават,
Һаваларда салават;
Сандугачым, шул әманәт
Туганнарга сәлам әйт!
1182
Аршин ярым каеш алдым,
Җитәр микән билемә?!
Газиз җаным, шәриф тәнем
Кайтыр микән илемә?!
1183
Аякта итек, өстә шинель,
Патрон төшми билләрдән;
Көнгә чыксам хәбәр көтәм
Туган-үскән илләрдән.
1184
Очыгыз, кошлар, очыгыз,
Безнең илгә төшегез;
Безнең илдә яшел бодай,
Ниләр язгандыр ходай.
1185
Солдатның баш астына
Шинель булса да ярый;
Анда атаң-анаң да юк,
Кем тәрбияләп карый?
1186
Казан каласы таш икән,
Безгә майор баш икән;
Бер илеңнән чыгып киткәч
Кәбестәле аш икән.
1187
Солдатның ашаган ашы
Карабодай боткасы;
Кулларыбызны туңдыра
Тимер мылтык тоткасы.
1188
Басу капкасын чыккач та
Үтеп киттем кара таш;
Шушы солдат хезмәтендә
Черер инде безнең баш.
1189
Машиналарга утырып
Әйләндек дөньяларны;
Атка салсаң, ат тарталмас
Без күргән нужаларны.
1190
Көнгә чыксам, күземне алмыйм
Машина юлларыннан;
Әй, ходаем, коткар мине
Падиша кулларыннан.
1191
Иел каен, бөгел каен,
Башың җиргә тигәнче;
Ап-ак кәфеннәр кисәмче
Бу шинельне кигәнче.
1192
Су өстендә багана,
Дулкын башын кага ла;
Кәбестәдән өйрә пешә
Без бәхетсез балага.
1193
Атланганым чем кара,
Җигеп чыктым тимер күк;
Читтә йөргән солдатларның
Тилмергән көннәре күп.
1194
Солдат итеп алдылар,
Фуражка кидерделәр;
Һич иелмәс башларымны
Тәкъдиргә идерделәр.
1195
Биек тауның башларында
Шаулый агач башлары;
Ят илләрдә, ят кулларда
Түгелә солдат яшьләре.
1196
Солдатларга аш бирәләр
Калай табаклар белән;
«Смирно!» дип кычкыралар
Калын тамаклар белән.
1197
Иртән торып тышка чыксам,
Идел суы ялтырый;
«Смирно!» дип кычкырганда
Бөтен тәнем калтырый.
1198
Кызарып кояш чыккан чакта
Ысмутрга тезәләр;
Ун кадаклы мылтык белән
Ач йөрәкне өзәләр.
1199
Мылтык дигән авыр тимер
Талдыра беләгемне;
Шинель киеп, каеш буу
Яндыра йөрәгемне.
1200
Иртә торып тышка чыксам,
Кара урман каршымда;
Кызыл читле кара картуз
Минем газиз башымда.
1201
Машинаны нәрсә йөртә?
Җирдән чыккан күмере;
Җырлап, елап, моң-зар сөйләп
Үтә солдат гомере.
1202
Тимер башлы сары каеш
Килешә минем билемә;
Аягым-кулым сынмыйча
Кайтармаслар илемә.
1203
Солдатлар кигән итекнең
Пары булыр пот ярым;
«Шагом марш» атлаганда
Бик авырта башларым.
1204
Өстемдәге шинелемне
Ничек итеп туздырыйм?!
Җыен ятлар арасында
Ничек гомер уздырыйм?!
1205
Тар авызлы зур чүлмәктә
Пешә солдат ашлары;
Кош-корт очып җитмәс җиргә
Китә солдат башлары.
1206
Землянканың авызына
Без палатка корабыз;
Яңгыр түгел, таш яуса да
Без каравыл торабыз.
1207
Чуен чүлмәк эчләрендә
Пешә солдат ашлары;
Эт күрмәгәннәрне күрә
Мескен солдат башлары.
1208
Солдатларның ашаганы
Базда чергән кәбестә;
Солдат күргән михнәтләрне
Яза микән фәрештә?
1209
Юл буенда маяклар,
Бар да каен таяклар;
Кыска шинель, тар күн итек—
Ничек чыдар аяклар.

Ничек чыдар аяклар.
1210
Солдатский көрән чикмән
Кыса нечкә билләрен;
Солдат мескен бер төш күрсә,
Сагнып елый илләрен.
Сагнып елый илләрен.
1211
Иртән торып битем югач,
Казармаларга кердем;
Бөтен кайгы-хәсрәтемне
Соры шинельгә төрдем.
1212
Иртән торып тышка чыксам,
Кошлар оча далага;
Далаларда зур казарма
Без бәхетсез балага.
Без бәхетсез балага.
1213
Без тора торган шәһәрнең
Таш микән урамнары;
Казарманың тышы якты,
Эчендә бураннары.
Эчендә бураннары.
1214
Казарманың эчләре,
Кызыл кирпеч мичләре;
Җан бирүдән авыр икән
Барып кергән кичләре.
1215
Казарманың ишек алды
Җәй булса да кыш кебек;
Казармада без ятабыз
Читлектәге кош кебек.
1216
Казармага килеп керә
Портупейле башлыклар;
Ыризыкка язар микән
Быел чәчкән ашлыклар?
1217
Казармасы манаралы —
Манарасы куш түгел;
Сагынганда кайтырларга
Без канатлы кош түгел.
1218
Казармадан тышка чыккач
Һавага карап алам;
Сезнең якка очкан кошка
Тилмереп карап калам.
1219
Солдат ятар казармада
Тар шинелен ябынып;
Аягүрә төшләр күрә
Туган илен сагынып.
1220
Без яшәгән казарманың
Ике ягы сикеле;
Сау булыгыз, туганнарым,
Кайтулары икеле.
1221
Без яшәгән казарманың
Кылдай чыга төтене;
Чит илләрдә ялгыз башым —
Елдан артык өч көне.
1222
Без яшәгән казармалар
Агым сулар буенда;
Иртәнге чәй вакытында
Без булырбыз уенда.
1223
Без йөрибез мылтык асып
Таш казарма буенда;
Үзем түрәләр кулында,
Күзем кайту юлында.
1224
Солдатлар чыга уенга
Таш казарма буена;
Уйнаганда бер ялгышсаң,
Ком асалар муенга.
1225
Казарманың идәне
Баскан саен шыгырдый;
Күздән аккан яшьләребез
Яңгыр кебек шыбырдый.
1226
Казарманың артында
Тезелеп үскән ак каен;
Дөнья җәннәт булыр иде
Безләр кайтсак, әнкәем.
1227
Казарманың сәкесенә
Урын җәйдем ятырга;
Ходай безгә язган микән
Туган илгә кайтырга.
1228
Самараның суларыннан
Агадыр каз мамыты;
Казармабыз кызыл кирпеч,—
Күренә дөнья тәмугы.
1229
Таш казарма буйларына
Утыртканалар алмагач;
Утка янсын алмагачы,
Туган илең булмагач.
1230
Казармада бер чөй кактым
Шинелемне элергә;
Әтиләрне-әниләрне,
Их, бер кайтып күрергә.
1231
Таш казарма буйларына
Мылтыгымны сөядем;
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем.
1232
Казармада офицерлар
Йөриләр хозурланып;
«Гололобый татар» дигәч,
Үлә яздым хурланып.
1233
Таш казарма буйларына
Солдатларны тезәләр;
«Смирно!» дигән сүзләре
Үзәгемне өзә лә.
1234
Безнең казарма торган җир
Чытырманлык, урманлык;
Чит илләрдә ялгыз башым —
Ямансулап үләрлек.
1235
Мескен солдат моңаядыр
Сары чәчәк атканда;
Нурлы йөзләр саргаядыр
Казармада ятканда.
1236
Борма-борма баскычларны
Менәсебез бар әле;
Дөрләп янган ут эченә
Керәсебез бар әле.
1237
Эшелон белән барабыз,
Төшеп сулар алабыз;
Кая безгә рәхәт тормыш
Ут эченә барабыз.
1238
Төнге сәхәр вакытында
Әкрен генә җил елый;
Без сугышка киткән чакта
Җилләр түгел, ил елый.
1239
Бүген кичтә бер төш күрдем —
Алдылар манараны;
Герман дигән йөзе кара
Чуалтты замананы.
1240
Ярманнарның чиләкләре
Бар да тимер кыршаулы;
Сугыш хәлен сорасагыз —
Кыямәткә ошаулы.
1241
Солдат мылтык аткан чакта
Дары исе тарала;
Ходай сабырлыклар бирсен
Сугыштагы балага.
1242
«Базарларда бәя» диләр
Безнең яклар арышы;
Падишалар сугышалар
Без бәхетсезгә каршы.
1243
Без барасы юлларга
Кемнәр таяк ташлаган;
Безнең бәхетсез башларга
Герман сугыш башлаган.
1244
Аклы ситса күлмәгемнең
Актыгын киям инде;
Барып керсәм сугышларга —
Әҗәлсез үләм инде.
1245
Без туктаган позиция
Биек тауның башында;
Бәхетле ата балалары
Бармый герман каршына.
1246
Өстемдәге шинелемнең
Эләргә элгече юк;
Позицияләргә баргачтын
Хәл белергә кеше юк.
1247
Сандугачлар оя ясый
Карама куышына;
Газиз башлар дучар булды
Шул герман сугышына.
1248
Без окопларда ятабыз —
Ачы буран, суык җил;
Штыкка-штык килгәндә,
Бер ходаем, түзем бир.
1249
Без барасы юлларның
Ике чите канаулы;
Сугышларда йөргән чакта
Минутлары санаулы.
1250
Печән чапкан үткер чалгым
Минсез тутыгыр инде;
Газиз башым окоплардан
Кайчан котылыр инде.
1251
Һавалардан аккош килә,
Аккош түгел — снаряд;
И ходай, төшермә өскә,
Төшерсәнә читкәрәк.
1252
Тимер мылтык, җиз патрон
Салабыз да атабыз;
Төн караңгы, ява яңгыр,
Иман укып ятабыз.
1253
Алтын микән, көмеш микән
Офицерлар якасы;
Без дә болай булмас идек,
Бар да герман яфасы.
1254
Еламагыз, туганнарым,
Бер кайтырбыз үлмәсәк;
Герман шырапнелы тиеп
Урталай өзелмәсәк.
1255
Окопларда без ятабыз,
Мылтыклардан атабыз;
Сәгать саен, минут саен
Әҗәл көтеп ятабыз.
1256
Карлар ява, карлар ява,
Җирләрне агарта бит;
Шушы патшалар сугышы
Йөзләрне саргайта бит.
1257
Без утырган машинаның
Артта кала төтене;
Без дә болай йөрмәс идек,
Йөртә патша хөкеме.
1258
Ап-ак микән, кар микән,
Яуган җирләр бар микән?
Нигә патшалар сугыша,
Әллә дөнья тар микән?
1259
Машина бара инде,
Төтене кала инде;
Явыз патшалар сугыша —
Тәмугка сала инде.
1260
Мендем туры ат биленә,
Чыктым герман җиренә;
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
1261
Утырдым атның биленә,
Киттем герман җиренә;
Герман җирләре чуер таш,
Кайтыр микән газиз баш?
1262
Кисеп алдым имән агач
Арбата — чәкүшкәгә;
Безне патша илтеп бирә
Германга — закускага.
1263
Бу ел кискән агачларым
Өйгә түгел, келәткә;
Зифа буйлар үскән икән
Падишага бүләккә.
1264
Мәскәү дигән таш кала
Күп калага баш кала;
Николайның шәфкате юк,
Дөньяны утка сала.
1265
Николай сугышка бара
Туры атка атланып;
Сугышларда үлсә иде
Муены аска капланып.
1266
Сандугачлар яратмыйлар
Кырау тигән бакчаны;
Нигә яшен сукмый икән
Бу Николай патшаны?!
1267
Бардым күлгә, салдым
кармак,
Безгә балык эләкми;
Бетсен патша, янсын тәхет,
Безгә сугыш кирәкми.
1268
Кычкыра торган кәкүкне
Очырмас идем күрсәм дә;
Туган-үскән җирне бер күрсәм,
Үкенмәс идем үлсәм дә.
1269
Яфрак ла төшә җирләргә
Көзге дә каты җилләрдә;
Сагынамын да, әнкәй,
саргаямын,
Ябыгамын ят ук илләрдә.
1270
Сандугач сайрар җир түгел,
Сайрар гына җире киң түгел;
Сагынсам да нихәл итәем,
Йөгреп кенә җитәр җир түгел.
1271
Биек тә генә биек өйләрдән
Төтеннәр үк чыгар кыл кебек;
Туган да илем исемә төшсә,
Бер-төннәре була ел кебек.
1272
Ай яктылары да бик үк
якты, —
Су өсләре тигез юл кебек;
Туган илләреңнән читтә чакта
Бер көннәре була ел кебек.
1273
Агыйдел суы агым да су,
Үргә таба ничек йөзәрбез?!
Иртәсен-кичен сайрар кошлар,
Ул чакларда ничек түзәрбез?!
1274
Авыллар калын, урын тар
Ай-һай гына читән үрмәгә;
Туган гына җирем бик ерак,
Интизар ла булдым күрмәгә.
1275
Сандугач сайрый саз җирдә,
Былбыл кош сайрый төз
җирдә;
Кызарып кояш чыккан чакта
Бик ямансу буладыр ят
җирдә.
1276
Ефәк тә генә билбау чите ука,
Чишәсем лә килми билемнән;
Туып-үскән илем алтын
бишек —
Китәсем лә килми илемнән.
1277
Агыйделләр аша уклар аттым
Таш пулаткай башы тимергә;
Ходай да безгә язган микән
Туган илне кайтып күрергә.
1278
Агыйделләрне кичкәндә,
Ишкәкләрем сынды ишкәндә.
Җырлау да түгел, кычкырып
елыйм
Туган илләр искә төшкәндә.
1279
Аргамак дигән асыл сөяк
Печәннәрне, дустым, ашамас.
Кая да барсам бер үк кояш
Туган-үскән җирләргә ошамас.
1280
Агыйдел буе борма-борма,
Бормалары саен аерма;
Илаһи гынам, кадыйр мәүла
Туган-үскән илдән аерма.
1281
Сикереп атларга менгән чакта
Күренеп калды Гөмбәй кичүе;
Үлем хәлләреннән читен икән
Туган җирне ташлап китүе.
1282
Күренеп лә яткан, әй, тау
микән,
Әйләнеп лә яткан яу микән?
Сайрасана, сары сандугачым,
Безнең туган илләр сау
микән?
1283
Сандугачкай сайрый, ай, саф
җирдә,
Аккош та гна йөзә пакь
җирдә;
Сөйләшергә сердәш, ай,
булмагач,
Бик ямансу була ят җирдә.
1284
Тәрәзәмә кунган сандугач,
Йокымнан уяндым сайрагач;
Бер елыймын, бер җырлыймын
Туган-үскән җирне сагынгач.
1285
Китеп бара торгач сулу
алдым
Ике аяккаем талганга;
Утыра гна торгач зар еладым
Туган-үскән җирләр
калганга.
1286
Агыйделкәйләрнең, ай,
буенда
Калган күк имәннең төпләре;
Күк күгәрчен булып төшемә
керде
Әнекәемнең күкрәк сөтләре.
1287
«Ай-һай» да гына дими көй
булмый,
Бер дә кайгы күрми ир
булмый;
Нинди генә итеп сөйләсәң дә
Чит-ят илләр туган ил
булмый.
1288
Агыйделкәй буе, әй, кәрешкә,
Кәрешкәдән кибән кем куйган;
Сагнасыңмы диеп ник
сорыйсың,
Туган-үскән илдән кем
туйган?!
1289
Агыйделләр аша уклар
аттым,
Аткан укларымны югалттым;
Туган илләремә очар идем,
Булса әгәр ике канатым.
1290
Һаваларда очкан, ай,
кошларның
Канат очлары ла ефәкме?
Йөзләремә сары коелгандай
Сагыныпмы, әллә җирсәпме?
1291
Тар юллардан бара торгач
Аткайларым төште тугайга;
Тугайлары монда, салы кайда,
Безнең илдән матур ил
кайда?!
1292
Агыйделкәйләрнең аръягында
Ак чәчәкләр ята куырылып;
Туган илем искә төшкән чакта
Чак чыкмыйдыр җаным
суырылып.
1293
Катеринбурда шуны күрдем —
Баулы лачын тора кантурда;
Баулы лачын кебек
талпынамын
Туып-үскән илгә кайтырга.
1294
Каләм алдым — язып булмый,
Мөкаддәрдән узып булмый;
Туган җирләрем исемә төшсә,
Еламыйча түзеп булмый.
1295
Яңгыр явар — саз итәр,
Түбән җирләрне төз итәр;
Җирле җирен бик мактыйлар,
Гөмбәй буена ни җитәр?!
1296
Аяз булса суытыр,
Болыт булса җылытыр;
Туган-үскән илләрне
Тинтәк кенә онытыр.
1297
Биек тауның башыннан
Күренә безнең урган җир;
Якын булса да торган җир,
Сагындыра туган җир.
1298
Ике аккош очып бара,
Агыйделдә кышлавы;
Җан бирүдән яман икән
Туган илне ташлавы.
1299
Атландым атның биленә,
Төштем бистә җиренә;
Бистә җире, ай, җир түгел,
Үз җиребез аннан ким түгел.
1300
Аккош атасым килә,
Атсам аласым килә;
Иле ямьсез, суы тәмсез,
Илемә кайтасым килә.
1301
Исә җилләр, үсә гөлләр
Иртәләрен су сипкәч;
Өзлә эчләр, түглә яшьләр
Туган җир искә төшкәч.
1302
Су өстендә багана,
Башын дулкын кага ла;
Туган илем исемә төшкәч
Зиһеннәрем тарала.
1303
Тәрәзә төбем гөлҗимеш,
Ашасым килми, туксынам;
Өйгә керәм, тышка чыгам, —
Туган илем юксынам.
1304
Гөл бакчасына керер идем,
Гөл чәчәгенә буялам;
Туган илем исемә төшсә,
Йокымнан каушап уянам.
1305
Туган илем кай тарафта? —
Алмас идем күземне;
Очып барган кош артыннан
Әйтер идем сүземне.
1306
Суда сусар йөзгән чакта
Сыгла микән билләре?
Һәркемнең дә үзенә якын
Туган-үскән илләре.
1307
Утырдым имән төбенә
Аякларым талды дип;
Аһлар орам, кан-яшь түгәм,
Илемнән аерылдым дип.
1308
Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак;
Кайтыр идем, илем ерак,
Кайтмасам яна йөрәк.
1309
И яр якын, яр якын,
Яр якынга су салкын;
Алтын-көмеш чыккан җирдән
Туган-үскән җир якын.
1310
Ник, машина, кычкырасың, —
Эчемне пошырасың,
Туган якны, рәхәт чакны
Исемә төшерәсең.
1311
Сандугачның балалары
Тал түрендә ял итә;
Чит илләрдә шунсы читен,
Бер күрергә зар итә.
1312
Бадъян бакчасын кар күмгән,
Карны арчымый булмас;
Үз илләрең түгел монда,
Йөрәк ярсымый булмас.
1313
Йөгреп кердем бакчаларга,
Өзеп алдым бер йөзем;
Өзеп алган йөзем кебек
Чит илләрдә бер үзем.
1314
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
1315
Сандугачлар басып сайрый
Гармун каешларына;
Илем кояш чыгышында,
Үзем баешларында.
1316
Урак урган җирләрем,
Печән чапкан җирләрем;
Күк чәчәктәй күкрәп калды
Туган-үскән җирләрем.
1317
Кошларым, кая очасыз,
Әллә безнең илләргә?
Очсагыз безнең илләргә,
Сәлам — нечкә билләргә.
1318
Мендем атның толпарын,
Очып барган кош кебек;
Туган илләрдә йөргәнем
Калды күргән төш кебек.
1319
Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа Идел читендә;
Кош тавышлары да моңлы
Була икән чит илдә.
1320
Аккош очар күленнән,
Күз күреме җиреннән;
Кемнең дә китәсе килми
Туган-үскән иленнән.
1321
Урман ямьле, урман ямьле,
Әллә яфрак ярганга;
Әллә яфраклар ярганга,
Әллә бездән калганга.
1322
Кычкырма, күке, каршымда,
Кычкыр агач башында;
Туган илдән аерылганга
Кайгы-хәсрәт башымда.
1323
Ап-пак, ап-пак кар микән,
Яумаган җир бар микән?
Туган-үскән илләремдә
Ризыкларым бар микән?
1324
Ал чәчәкләр, гөл чәчәкләр
Уйсу җирләрдә генә;
Ну да рәхәт, ну да ямьле
Туган илләрдә генә.
1325
Туган илләрем калды инде,
Сары чәчәк алды инде;
Бер кайгысыз башкаемны
Хәсрәт чолгап алды инде.
1326
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына;
Иртән торсам, ике күзем
Туган якларда гына.
1327
Чәчкә идем илләрдә,
Чәчелдем чит җирләргә;
Яңадан чәчкә булыр идем
Кайтсам туган илләргә.
1328
Карама агач — каты агач,
Кисим, дисәм, балта үтми;
Туган илем исемә төшсә,
Шикәр түгел, бал да үтми.
1329
Бакчадагы гөлкәйләрем
Зәңгәр чәчәкләр атмый;
Кайттым туган илләремә
Чит илләрдә ямь тапмый.
1330
Бара торгач яллар иттем
Ике аягым талганга;
Ял итмәдем, бер еладым
Туган илем калганга..
1331
Кара күлмәгем бар әле,
Итәкләре тар әле;
Сагну түгел, саргаерсың,
Читтә торып карале?!
1332
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гандәли;
Туган илләрдә торуның
Бер минуты әллә ни.
1333
Кыр казлары оча алмый,
Қанаты каерылгач;
Моңсыз бала да моңая,
Иленнән аерылгач.
1334
Көннәре дә караңгы иде
Без йөрегән җирләрнең;
Һавалары да шифалы
Туган-үскән илләрнең.
1335
Сайрама, кош, моңлы итеп,
Беләмен чит икәнен;
Чит илдә чирек минут та
Бик тә читен икәнен.
1336
Сандугачлар сайрыйлар
Талның нечкә җирендә;
Алар телендә дә бер сүз –
Бары туган ил генә.
1337
Сандугачлар су эчәләр
Күлнең тирән җиреннән;
Кемнең китәсе килсен соң
Үзе туган иленнән.
1338
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем билемә;
Төнлә төшләремдә генә
Кайтып киләм илемә.
1339
Су буйларында элмәлек,
Элмәлектә йөрмәдек;
Туган илдә рәхәт икән,
Кадерләрен белмәдек.
1340
Тора торгач мин утырдым
Биек тау билләренә;
Без түгел, кошлар моңая
Кайтырга илләренә.
1341
Чит илләрнең туфырагын
Ничә еллар таптадым;
Туган-үскән илдәгедәй
Рәхәтлекләр тапмадым.
1342
Ишек алдым ап-пак, ап-пак –
Карлар яуган иртәрәк;
Алла бирсә, илләремә
Кайтырмын җәй җитәрәк.
1343
Ямансылыйм, җирсием,
Җирне ятып иснием;
Үз илләрем булмагачтын,
Ят җирләрдә нишлием?!
1344
Агыйделнең ярында
Карчыга микән кагынган;
Очкылыгым өзеп тота,
Әнкәем микән сагынган.
1345
Агыйделдән су алганда
Чылтыраттым чулпымны;
Туган илем исемә төшеп,
Бүлдерәдер йокымны.
1346
Без барасы илләргә
Бодай чәчкән җирләргә;
Бодай түгел, алтын булсын,
Җитми туган илләргә.
1347
Биек, биек бит әле
Биек тауның итәге;
Сагну түгел, саргаерсың,
Илеңне ташлап кит әле.
1348
Җилләр җирәй, буран
Буразналарны сылый;
Чит илләрдә ялгыз башым,
Күңелем ямансылый.
1349
Биек тауга менгән чакта
Борылып киткән юл булыр;
Асыл ирләр, матур җирләр –
Безнең туган ил булыр.
1350
Алтын алка авыр тарта,
Алты мыскалдан арта;
Кайда тусаң, кайда үссәң
Җаныңны шуңа тарта.
1351
Яфрак төшә җирләргә
Көзге каты җилләрдә;
Сагынамын, саргаямын
Ялгызым ят илләрдә.
1352
Сабан тургайлары сайрый
Қай якка борылсам да;
Мәңге риза: үз илемнең
Бер читендә торсам да.
1353
Болгар дигән зур каланың
Урамнары бигрәк төз булган;
Бәхетле кызлар бик күп
Бармы икән меңнән бер уңган?
1354
Бүдәнәй дигән, әй, асыл кош
Юргалыйдыр туры юл белән;
Қыз баланың гына алсу йөзе
Саргаядыр хәсрәт-уй белән.
1355
Күкеләр дә күке дип әйтәсез,
Күкеләрдән моңлы ниләр бар;
Ата-аналарын ташлап китә,
Кыз баладан моңлы кемнәр бар.
1356
Матур ла иде, ай, бу бакча
Төрле чәчәкләре бар чакта;
Кадерле дә иде бу башкаем
Әткәй-әнкәйләрем бар чакта.
1357
Карлыгач кара, муены ала,
Һаваларга менгәч югала;
Қыз бала ла мескен, газиз
Суга салган кебек югала.
1358
Бакча артларында йөргән
Курка калдым мурта кортыннан;
Ай-һай, кыз балалар, бичаралар,
Бик җәл китә туган йортыннан.
1359
Сандугач килә карлар беткәч
Карлыгачлар килә җир кипкәч
Ир балалар кайта хезмәт иткәч
Кыз балалар кайтмый бер киткәч,
1360
Агыладыр болытлар, ай, агыла,
Биек тауларга менеп кагыла
Суларга салган кебек яшь
Кыз бала, йөрәгенә каннар савыла.
1361
Агыйделкәйләрне бик киң диләр,
Әйләнәсен каты җир диләр;
Димче-яучы дигән юха телләр
Тиң булмаган ярга димлиләр.
1362
Сәхрәләргә мәчет салдырганнар,
Манарасы җәүһәр, төбе таш;
Тиңсез ярга барып җан тынмагач,
Сагыш-хәсрәт күрә газиз баш.
1363
Чылтырап аккан салкын чишмәләрне
Төбе ташлы, чите ком була;
Читтә йөргән ялгыз кыз баланың
Күзе яшьле, башы моң була.
1364
Егетләр җигәрләр ат яхшысын,
Кулларында җизләгән камчысы;
Җаны да тынмаган кыз баланың
Күз очында кан-яшь тамчысы.
1365
Карурманда кар яуган,
Йөри алмый аучылар;
Күп кызларның башын ашый
Тәсбих тоткан яучылар.
1366
Матур иде, ай, бу бакча
Ал чәчәге барында;
Кадерле иде газиз башым
Әткәй-әнкәй янында.
1367
Нигә яшел булмый икән
Ямщикларның дугасы;
Нигә кабул булмый икән
Кыз баланың догасы.
1368
Су өстендә су кошлары:
Үрдәк чумса, каз кала;
Суга чумган үрдәк кебек
Югала бит кыз бала.
1369
Тал чыбыктай нечкә була
Қыз баланың билләре;
Кыз бала ничек кайгырмас,
Қала туган илләре.
1370
Әнкәй, мине ник таптың,
Әткәй, мине ник саттың?
Мине сатып ниләр алдың,
Газиз баласыз калдың.
1371
Әнкәй, мине ник таптың,
Әткәй, мине ник саттың?
Мине сатып ниләр таптың,
Йөрәгемә ут яктың.
1372
Әнкәй, мине ник таптың,
Бишеккә салып ник бактың?
Үсеп буйга җиткәчтен дә
Малга кызыгып ник саттың?
1373
Әнкәй, мине тапкансың,
Кечкенә арба тарткансың
Үсеп буйга җитү белән
Ят кулына аткансың.
1374
Әнкәй, мине тапканчы,
Бер ир бала тапсаңчы;
Бишеккә салып бакканчы,
Бәйләп суга атсаңчы.
1375
Әткәй дә каргагандыр,
Әнкәй дә каргагандыр;
Ике каргыш бергә килеп
Бәхтемне каплагандыр.
1376
Әнкәй, сиңа бүләгем –
Қара сатин күлмәгем;
Тәрбияләп үстердең дә,
Рәхәтемне күрмәдең.
1377
Әнкәй балалар үстергән
Барысын да тиң күреп;
Мине ят илләргә биргән
Барысыннан ким күреп.
1378
Әнкәй, тапсаң ир бала тап,
Ат өстендә уйный ул;
Тапма, әнкәй, кыз баланы,
Үксеп-үксеп елый ул.
1379
Ат өстендә берәү уйный,
Унбиш яшьлек ир бала;
Сөйләр сүзен сөйли алмый
Ят каршында кыз бала.
1380
Ир бала сикереп менә
Атның иярләренә;
Кыз бала тугач ук ята
Хәсрәт мендәрләренә.
1381
Туса тусын шул ир бала
Ат өстендә уйнарга;
Тумасын ла шул кыз бала
Ят каршында еларга.
1382
Мин бәхетле бала булсам,
Ир бала булыр идем;
Җырламасам, еламасам,
Дивана булыр идем.
1383
Бу дөньяда кем бәхетле?
Иң бәхетле ир бала;
Сайрый торган сандугач та
Кыз баланы кызгана.
1384
Ир бала туа анадан
Ат өстендә йөрергә;
Кыз бала туа, бичара,
Кайгы-хәсрәт күрергә.
1385
Әнкәй, кайгы өчен генә
Нигә мине тудырдың?
Яна йөрәк: йә бәхетсез,
Иә гомерсез булырмын.
1386
Әнкәй, кыз бала тапкансың,
Табуыңа рәхмәт;
Табуларыңа зур рәхмәт,
Башларым күрми рәхәт.
1387
Аклы ситсы күлмәгемне
Тектердең, әнекәем;
Җил-яңгырлар тидермичә
Үстердең, әнекәем.
1388
Бал кортлары гүләп йөри
Умартага бал өчен;
Кыз баланы, бәхетсезне,
Саталар бит мал өчен.
1389
Быел чәчкән бодайларның
Башы нигә тук икән;
Кыз балага нигә бер дә
Иркенлекләр юк икән.
1390
Биек-биек ызбада
Чигү чигә кыз бала;
Киләчәк көннәрен уйлап
Күңелләре сызлана.
1391
Қыз баланың яткан урны
Караватта бер такта;
Шул бер тактаны кызганып,
Озаталар ят якка.
1392
Кыз баланың яткан урны
Сәкедә ике такта;
Ике тактаны кызганып,
Саталар җиде ятка.
1393
Быел җәйли урак урдым
Ике җиңем сызганып;
Мине әткәй ятка бирде
Бер сәкесен кызганып.
1394
Каен утыннары кистем,
Төшәр микән күмере;
Чәчәк аткан җиләк кебек
Кыз баланың гомере.
1395
Сандугачның, мескенкәйнең,
Булмый аның тәхете;
Кыз баланың, бичараның,
Булмый аның бәхете.
1396
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе таллары;
Кыз баланың калмый малы,
Қала сөйгән ярлары.
1397
Урманга кергәч күренә
Сандугач тәхетләре;
Әллә томаланган микән
Кыз бала бәхетләре.
1398
Қыз бала бер матур гөлдер –
Бервакыт чәчәк атыр;
Нурланып аткан чәчәккә
Бервакыт кырау ятыр.
1399
Қыз бала бер зарлы коштыр –
Бервакыт үсеп җитәр;
Әле кызым яшь димәгез,
Тиз җитәр ул, тиз китәр.
1400
Қыз баласы булган кеше
Какмасын ул баласын;
Уйласын ул баласының
Кадерсезгә каласын.
1401
Төннәр моңсу, көн караңгы,
Җил сызгыра, кар ява;
Кыз бала язмышын белсәм,
Тумас идем дөньяга.
1402
Болында кибәннәр тора,
Аларны җил туздыра;
Ник бәхетсез шул кыз бала, –
Елап гомер уздыра.
1403
Биек тауның башларында
Карлар таш була икән;
Ата-анадан аерылгач,
Ятлар баш була икән.
1404
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Мәрфуга;
Кыз бала дөньяга килсә,
Таш бәйлә дә сал суга.
1405
Сандугачлар кайда сайрый? –
Төрле гөл арасында;
Бер бәхетсез бала булдым
Тиңнәрем арасында.
1406
Мин бәхетсез, мин бәхетсез,
Мин бәхетсез кыз бала;
Кызганам яшь гомеремне
Қайгы белән узганга.
1407
Мин бәхетсез, мин бәхетсез,
Мин бәхетсез кыз бала;
Мин бәхетсез кыз баладан
Ходай бәхет кызгана.
1408
Тал да ялгыз, мин дә ялгыз,
Сөяләм талларыма;
Қыз баланың бар рәхәте
Ата-ана яннарында.
1409
Қыз баланы үсеп җиткәч
Кадерләми башлыйлар;
Гөл өстендәге чәчәк күк
Өзәләр дә ташлыйлар.
1410
Қыз балага сүз әйтмәгез,
Ал йөзен кызартмагыз;
Сатыла торган бриллиант тик
Кыз баланы саклагыз.
1411
Қыз баланың ямьле чагы
Унсигез яшьләрендә;
Үсеп, читләргә айрылгач,
Күрми иптәшләрен дә.
1412
Барганым юк, күргәнем юк
Қазан дигән каланы;
Анасы суларга атсын
Тугач та кыз баланы.
1413
Безнең авылның урманы
Вак кына, куак кына;
Қыз балага сүз әйтмәгез,
Қыз бала кунак кына.
1414
И гөл диләр, гөл диләр,
Гөлне кына димиләр;
Сөйгәнең кала димиләр,
Сөймәгәнне димлиләр.
1415
Киҗеле чаршау, комач бауны
Кор дисәгез дә кормам;
Үсеп буйга җиткәчтеннән,
Тор дисәгез дә тормам.
1416
Су буендагы миләшне
Берәү дә әйтми балан дип;
Ят өйләргә килеп төшкәч,
Берәү дә әйтми балам дип.
1417
Түгәрәк күл матур була
Су белән тулса гына;
Қыз бала тусын анадан
Бәхетле булса гына.
1418
Нигә тудым бу дөньяга
Булмагачтын бәхетем;
Бәлки бер булыр бәхетем,
Тик үтәр яшь вакытым.
1419
Язгы ташу суларында
Агар идем боз булып;
Дөньяларны гизәр идем,
Нигә тудым кыз булып.
1420
Ике аккош килеп кунды
Зәңгәр күлгә камышка;
Қыз бала шуңа саргая, –
Эче тулы сагышка.
1421
Ак Иделнең ак суында
Ак битемне юдым мин;
Үзем былбыл, чәчем чылбыр,
Ник бәхетсез булдым мин.
1422
Кыз балалар су алалар
Суның салкын җиреннән;
Үсеп җиткәч айрылалар
Туган-үскән иленнән.
1423
Эчемнән ялкыннар чыга
Уф алла, дип суласам;
Бу кайгыны күрмәс идем
Мин кыз булып тумасам.
1424
Мин кайгылы, мин кайгылы,
Мин кайгылы кыз бала;
Мин кайгылы кыз баланы
Инде кемнәр кызгана.
1425
Аклы ситса күлмәгеңнең
Якасы кыек тора;
Қыз баланың нурлы йөзен
Нахак сүз боектыра.
1426
Беләзегем Зөлхәбирә –
Зөлхәбирә сынмый ул;
Кыз баланың газиз башы
Нахак сүздән тынмый ул.
1427
Биек, биек, бик биектә
Әстерхан күперләре;
Нигә моңсу үтә икән
Кыз бала гомерләре.
1428
И ходаем, ник яраттың
Башларымны кыз итеп;
Агызмадың башларымны
Язгы суда боз итеп.
1429
Каш өстенә сөрмә тартсаң
Нур өстенә нур була;
Қыз балада бер уй була,
Шул уй белән хур була.
1430
Қыз бала тусын икән,
Бәхете булсын икән;
Бәхетсез булганын белсә,
Башларын жуйсын икән.
1431
Кыз баланы кызганам мин,
Чын бәхетсез була ул;
Дөньяның бөтен михнәтен
Күрер өчен туа ул.
1432
Қыз баланың әрәхәте
Ата-ана кочагында;
Ата-анадан аерылгач,
Ята ут кочагында.
1433
Кызыл төлке – кыр күрке,
Кыз балакай – өй күрке;
Кыз бала ул бик бәхетсез,
Юк бит аның үз ирке.
1434
Ефәк пута – бил күрке,
Матур кызлар – ил күрке;
Үсеп буйга җиткәннән соң
Юк кызларның үз ирке.
1435
Нигә тудым, нигә үстем,
Ник яшәдем кыз булып;
Язгы ташу суларына
Ник акмадым боз булып.
1436
Самавырны тиз кайната
Каты имән күмере;
Ата-анада унсигез яшь
Кыз баланың гомере.
1437
Талга басып сайраса да,
Сандугач тәхетсез ул;
Үскәндә иркә үссә дә,
Кыз бала бәхетсез ул.
1438
Кыйгак-кыйгак кычкырган
Сазга төшкән каздыр ул;
Аулак җирдә елый торган
Читтән төшкән кыздыр ул.
1439
Әй, ходаем, нигә тудым
Дөньяларга кыз булып;
Әллә агып китим микән
Иделләргә боз булып.
1440
Әнә килә автомобиль,
Ялтырый номерлары;
Гөлгә төшкән чыклар кебек
Қыз бала гомерләре.
1441
Су буенда сары чәчәк,
Қазлар аны ашыйдыр;
Ышанма, җаныем, яучыларга,
Алар башны ашыйдыр.
1442
Өй буенда чирәм чүпли
Яңа чыккан каз бала;
Килер көнен уйлый-уйлый
Саргаядыр кыз бала.
1443
Бакча аша үткән чакта
Куркам мурта кортыннан;
Кыз балалар, бичаралар,
Китә туган йортыннан.
1444
Тау битендә ни күренә? –
Бабайларның чардагы;
Кыз бала китсә өеннән,
Китә аның ардагы.
1445
Ике тәрәз төпкәем,
Ике савыт гөлкәем;
Җилгә очкан ефәк кебек
Үтте кыз гомеркәем.
1446
Ташкент дигән таш калага
Ташкүмерләр салалар;
Сөйгәненә кавышалмыйча
Саргая кыз балалар.
1447
Иртә намаз вакытында
Сайрар идем кош булсам;
Төрле хәсрәт күрмәс идем
Мин бәхетле кыз булсам.
1448
Җитеннәр чәчтем тигезгә,
Алып китте диңгезгә;
Әткәй, бирәсең тиңсезгә,
Гомер елармын сезгә.
1449
Идел суы язын ташый
Колмак салган бал кебек;
Яшь башымны озаттылар
Заклад салган мал кебек.
1450
Ак каен үстерә буен
Яшел яфырак өчен;
Қыз бала үстерә буен
Кайгы-хәсрәт өчен.
1451
Жәннәт әбувабын ачсана,
Әлтаф-әлтаф гөлләр сачсана;
Мәхәббәтең берлән җаным назлап,
Гафиф күңелемне ачсана.
1452
Коръанда булыр күп аять,
Китапта булыр хикаять;
Күп китапларны укый-укый
Сагынамын сәне бигаять.
1453
Табиплар алтын табыптыр,
Ак кәгазьләргә салыптыр;
Гыйшык та тоту гаеп түгел,
Йосыф-Зөләйхадин калыптыр.
1454
Укый торган китабымның
Бит кенә саен фасылы;
Безнең җанкайны сорасаңыз, —
Йосыф-Зөләйханың нәселе.
1455
Чыктым былбыл тотарга,
Былбылым очты Бохарга;
Сыйфатың язып алыр идем
Күз алдымда гына тотарга.
1456
Һавадин очкан былбылның
Тамагы ла туймый сайрамый;
Шушы авылларда бер матур бар,—
Никах укымыйча ярамый.
1457
Синең белән без икебез
Бер чүлмәкккә сауган сөт кебек;
Синең өчен бәнем җаным
Өзеләдер нечкә җеп кебек.
1458
Биек тауның башында
Алтын баганалар урыны бар;
Син җанкаем йөзендә
Йосыф пәйгамбәр нуры бар.
1459
Йосыф илә Зөләйха
Кавыштылар Мисыр илендә;
Син җанкаемны бик телимен
Сәҗдәләргә киткән җиремдә.
1460
Қара савытлары ясадым
Фиргавен дигән тирәктин;
Әй, җанкаем, гыйшкың каты,
Мәхшәр көнсез китмәс Йөрәктин.
1461
Мәдрәсәдә язу язганда
Кояш кына төште битемә;
Бал-шикәр каптым йоталмадым,
Шул җаныкаем төште исемә.
1462
Су буйларында ике сал,
Берсе генә каен, берсе тал;
Бән әйткәнгә, җаный, ышанмасаң,
Посыф китабындин гыйбрәт ал.
1463
Кәләпүшеңнең түбәсе,
Түбәсенә гөлләр өясе;
Син җаныемны үпкән чакта,
Нинди догалар укып үбәсе.
1464
Укый торган китабымның
Битләре саен мин гайн;
Син җаныемны охшатамын
Җәннәтләрдән чыккан хур гайн.
1465
Алты мыскал энҗе сачтем
Кандилдин төшкән нурга;
Син җанымны охшатамын
Җәннәтдин чыккан хурга.
1466
Кашларың кара хилкати,
Күз каравың дөнья мөлкәти;
Сүз сөйләүләрең җан рәхәти,
Калмый сабырым тәкати.
1467
Син бәңа дилбәр диярсең,
Үзгәләр яр булмасын;
Бер булыр яр, ике булмас —
Ике зинһар булмасын.
1468
Эскәтерләрем киң генә,
Өстәлләрем белән тиң генә;
Гайреләрдә минем юк хаҗәтем,
Иллә хаҗәтләрем син генә.
1469
Вә сәма берлән вә фәҗер —
Ике таңның исемедер;
Биниһая күңелем синдә,
Синнән җангынаем бизмидер.
1470
Алтын мәсҗид эченнән,
Гәүһәр ташлары алдым миченнән;
Эзләдем, җаный, таптым сине
Унсигез мең галәм эченнән.
1471
Ике алма куш алма,
Хәйлә сүзләргә сән ышанма;
Хәйлә сүзләргә ышанып,
Сөйгән ярыңнан буш калма.
1472
Укый торган китабымның
Унике җирдә фасылы,
Ходайга шөкер, бәхетем бардыр,
Очрады ярның асылы.
1473
Алтын башлы көмеш бишек
Бохарадан килгән тургайга;
Без сокланмыйбыз байларга,
Сокланабыз зифа буйларга.
1474
Һәр китапларның арасында
Сөеп укыганым «Газизә»,
Салкын йөзләрдин, яман сүздин
Бәнем җан гынаем бик бизә.
1475
Һәр китапларның арасында
Сөеп укыганым «Тасриф»;
Бу җырларның моңсуларын
Ялгыз чак җырларга асырыйк.
1476
Һәр китапларның арасында
Сөеп укыганым «Бакырган»;
Сәнең гыйшкың болай ук булса,
Җөдә итәрсең бәни дә гакылдан.
1477
Сахраларга чыгар идем
Бал-шикәрләр булса тәгамең;
Эч-серләремне чишәр идем
Халвәтләрдә булса мәкамең.
1478
Була дөньяларның оҗмахы
Биек мәдрәсәләр почмагы;
Икенче оҗмах шул да булыр —
Сөйгән җаныкайлар кочагы.
1479
Канәфер сибәр идем йөзеңә,
Ачысы кермәс микән күзеңә;
Йөздә илле «Әлхәм» укыр идем
Синең бер кәлимә сүзеңә.
1480
Сахраларда шәҗәр никадәр,
Бәхерләрдә сәмәк шулкадәр;
Йосыф-Зөләйха тик кавышырбыз —
Бәнем синдә гыйшкым шулкадәр.
1481
Сандугач кунган сәмәңгә,
Аның гыйшкы бардыр сәмәрдә;
Талибел гыйльме сөйгән дөхтәр
Шәраб эчәр хаузы кәүсәрдә.
1482
Француз яулык уртасында
Бисмилла дигән сүз төшкән;
Вә биллаһи, гыйндаллаһи,
Мәхәббәтем сиңа бик төшкән.
1483
Агач та башы каләнфер,
Җанкай, сиңа сәламдер;
Бу сәламнәремне алмасаң,
Гыйшык тотуларың хәрамдер.
1484
Атланган атым дөлдел тик,
Бохарадин килгән былбыл тик;
Сән җанкай исемә төшкәч,
Бер сәгате була бер ел тик.
1485
Вәшшәмсе берлә вәлкамәр —
Син җаныйның талгате;
Кашларың инна фәтхена,
Бер сүзләрең коръан аяте.
1486
«Гыйльме кяләм» китабы
Уфалардин безгә килгәндер;
Бу гыйшык тотканның гөнаһы юк, —
Йосыф пәйгамбәрдин калгандыр.
1487
Су буенда биш казык,
Бишесе дә бик базык;
Кич атна җыч уйнаганга
Шәкертләргә юк җазык.
1488
Һаваларда күк күгәрчен
Укый «Әлхәм» сүрәсен;
Иртә үбәрсең, кич үбәрсең,
Көндез ничек түзәрсең?
1489
Абау алла, уф алла,
Бер ботакта биш алма;
Укы «Әлхәм», «Колһуалла»,
Кавышырбыз, иншалла.
1490
Укыганым «Сөлләм» иде,
Инде төштем «Хикмәт»кә;
Ашаганым күмәч иде,
Инде калдым икмәккә.
1491
Қимә итек, ки читек —
Читек мәсихле итәр.
Ярны сөйсәң, шәкертне сөй,
Шәкерт бәхетле итәр.
1492
Мәдрәсәнең бер талибе
Сиксән төрле хат таный;
Мине дисәң, мине сөйсәң,
Бераз сабыр ит, җаный.
1493
Челтер-челтер чәйләр кайный
Мәдрәсәдә мичләрдә;
Җәннәтләрдә чәчәк атыр
Без кавышкан кичләрдә.
1494
Қызарып кояш чыкты инде
Таш мәдрәсә артыннан;
Күп дәресем калды йөреп
Син җаныем артыннан.
1495
«Бисмилла» дип җыр башладым,
Булмас микән гөнаһы?
Мин шәкертне син матурга
Кавыштырсын илаһи.
1496
Һавада нөҗүм никадәр,
Суда сәмәк шулкадәр;
Сәнең кальбең нәмуданым
Бәнем гыйшкым шулкадәр.
1497
Исле майлар сөрткән икән, —
Килә күлмәгеннән ис;
Язга собраниегә барып,
Без булырбыз мөдәррис.
1498
«Мәвакыйф» карый белмәгәч,
«Гакаид» башламыйлар;
Ташламыйм дип ант итмиләр,
Ант иткәч ташламыйлар.
1499
Биек тауларның башында
Кошлар агач башында;
Зөләйханың васфы бардыр
Синең дәкыйк кашыңда.
1500
Фиракыңның уты, җаный,
Һәр хәсрәттән әгълядыр;
Әгәр мәхрүм висалеңнән
Бәнем үлемем әүлядыр.
1501
Сәхрәләргә чыккаймын,
Төрле якка йөргәймен;
Гүзәлемнең йөзләрен
Нихәл итеп күргәймен.
1502
Чәчтем бодай, бирде ходай
Бер бодайга ун бодай;
Син җаныемны бик телим,
Кавыштырсын бер ходай.
1503
Мәчет алды яшел чирәм,—
Каз бәбкәсе азыгы;
Һәр китапта әйтелгәндер —
Гыйшыкның юк языгы.
1504
«Исагужи» тәмам булгач,
Укый шәкерт «Шәмсия»;
Фил җәннәти хурелгайным
Кара чәчең шәл сиңа.
1505
«Гакаид» дәресендә
Сөеп карыйм хашия;
Фил хакыйкать әна гашыйк,
Җаныем, кара кашыңа.
1506
«Мохтасар»ның дәресендә
Караганым «Җамигый»;
Сәнең белән мөгамәләм
Булса иде даими.
1507
Укый торган китабымның
Исеме «Хикмәтелгайн»;
Син җаныем күк булса булыр
Җәннәте хурелгайн.
1508
Җанкаем, кара кашларың,
Сагындыра башладың;
Ахры бәне ташлавыңдыр,
Хат та язмый башладың.
1509
Алпавытның бакчасында
Үсә диләр пар кавын;
Җаның сөйгән ярың белән
Торсаң иде бер кавым.
1510
Аракы эчтем әзерәк,
Мине орышты хәзерәт;
Мине орышкач хәзерәт,
Эчми йөрдем әзерәк.
1511
Ямщикларның гадәте шул
Буятадыр дугасын;
Хак тәгалә кабул итсен
Без гашыйкның догасын.
1512
Бу дөньяның фәукында
Балка шәмсе нурлары,
Вәҗһең әбъяз, гайнең әсвад —
Мисле җәннәт хурлары.
1513
Қаләшшәйхе фи шифа дип,
Укыганың мантыйкмы?
Ма вәҗәтде, валлаһи,
Синнән бүтән артыкны.
1514
Ишек алдым пар нарат,
Бәйләп куям пар кара ат;
Сөйләгәннәр тик сөйләсен,
Гөнаһыма кәффарәт.
1515
Арыслан да белән, ай,
юлбарыс
Кайсы икән шуларның
зирәге;
Җыен да дус-иш бергә
килгәч,
Онытыладыр дөнья кирәге.
1516
Җилбер дә җилбер йөргән
чакта
Җилләр ача минем
куйнымны;
Янып та көеп йөргән чакта
Дус-иш ача минем күңлемне.
1517
Сары атлар куйдым сатуга,
Сары майлар эчтем катуга;
Дошман да безне
күрәлмидер
Дус-иш берлән татуга.
1518
Һаваларда очкан аккошны
Ефәк яулык белән тотыгыз;
Үзебез генә кунак, сүзебез
бүләк,
Васыять кенә итеп тотыгыз.
1519
Җиккән җирән атым
ашамый,
Ашар иде дә бит бушамый;
Илдә ир егетләр бик күп
күрдем,
Сез дусларга барыбер
ошамый.
1520
Һаваларда очкан кошлар
әйтә:
Агач башы безгә бостан , дип;
Кемне генә күрсәм, шулар
әйтә:
Аерылма син иске дустан,
дип.
1521
Олы юлдан узган
кәрваннарның
Һаваларга оча тузаны;
Дус-ишләрең белән бергә
булгач,
Сизелмидер гомер узганы.
1522
Җырла да җырла дип
әйтәсез,
Нинди җырлар сезгә бик
кирәк;
Сезнең дә кебек якын дуслар
Бу дөньяда була бик сирәк.
1523
Ай яктылары бик якты
Утырып кына мәрҗән
тезәргә;
Үз туганкайларың бигрәк
яхшы
Утырып ла киңәш төзәргә.
1524
Алтын подносларда ал
чынаяк,
Кытайлардан алган түгелме?
Бергә-бергә шушылай
утырулар
Бабайлардан калган
түгелме?
1525
Ындырларым тулы наратым,
Сарайларым тулы сары
атым;
Егылганнар чакта таянырга
Сез булдыгыз минем
канатым.
1526
Бакчаларда гөлләр түтәл-
түтәл,
Арасыннан былбыл кош үтәр;
Бу дөньялар шулай үтәр
китәр,
Бергәлеккә, туганкай, ни
җитәр.
1527
Оренбурдан мамык шәлләр
алдым,
Алтын тәңкә бирдем
җәлләми;
Алтын тәңкә бик үк зур мал
түгел,
Бер дә күрешүләр әллә ни.
1528
Аклы ла яулыкның парчасы
Һәрбер яулыкларда булсачы;
Сез туганнарның нурлы йөзе
Көн дә күз алдымда булсачы.
1529
Кара урманнарны өч
әйләндем,
Таянырга терәк тапмадым;
Күпләр эзләдем мин, күп
сорадым,
Сездәй туганнарны
тапмадым.
1530
Өстәл өсләрем лә эскәтер,
Эскәтер өсләре чынаяк;
Чынаяк түгел, чынкай
көмеш –
Безнең лә дускайлар шушы,
имеш.
1531
Башымдагы гына ла ак
яулыгым
Очып кына барган кош кеби;
Бу ди ашаганнар, бу
эчкәннәр
Йокы арасындагы төш кеби.
1532
Самавырлар куйдым мин
кайнарга
байларга;
Чистайлардан килгән
Сез дускайларны охшатамын
Кече атна көн туган
айларга.
1533
Беләзеккәйләрем сары алтын,
Туганым, күңелләрең ник
салкын?
Туганым, күңелең
салкынлыктан
Яна йөрәкләрем ут-ялкын.
1534
Җир җиләге генә җыя-җыя
Ике җиңнәрем тулды инде;
Сез туганнар белән бер
күрешкәч,
Минем күңелләрем булды
инде.
1535
Кара урманнарның, ай,
артында
Ишетелә чалгы кайравы,
Сез туганнарның сөйләгән
сүзе
Сары сандугачның сайравы.
1536
Якаларым саен алты талир,
Алтысы да аның бер манир;
Сез туганнар белән күрешергә
Язган икән безгә, и кадыйр.
1537
Ак кәгазьләргә май
таммасын,
Кырып алу белән җуелмас;
Егетләргә кайгы берни
булмас
Дус-ишләре белән бер булгач.
1538
Биек тә генә тауның, ай,
башына
Ат җибәрдем үлән кыркырга;
Дошман алтмыш булса,
дуслар җитмеш,
Нигә дошманнардан куркырга.
1539
Агыйдел буенда бер курай,
Кунып сайрый шуңар бер
тургай;
Тургай түгел, туган бугай,
Аерылдык инде ди бугай.
1540
Агыйделнең яры буенда
Кыйгач-кыйгач киткән
карлыгач;
Син туганым исемә төшкәч,
Шикәр ашасам да карным ач.
1541
Агыйделнең ярыннан
Өзеп кенә каптым бер миләш;
Сез туганнардан аерылгач,
Кемнәр белән итәрмен киңәш.
1542
Агыйделнең яры буенда
Чәчәк аткан диләр бер кавын;
Шул туганнан аерылгач,
Ямансулап йөрдем бер кавым.
1543
Ямьле икән бу яланнар
Ак тирмәләр корып җәйләргә;
Кайда йөрсәң дуслар кирәк
Каршы чыгып атың бәйләргә.
1544
Бу ялланнар ямьле икән,
Кайда гына икән мижасы;
Сез туганнар белән бер
сөйләшсәм,
Бетеп китә дөнья нужасы.
1545
Кара урманнарга чыккан
чакта
Каеннардан бура бурадым;
Иртәләрдә торып төш
юрадым,
Сезне күрерләргә уйладым.
1546
Бакчаларга чыксаң – түтәл
күтәр,
Арасыннан былбыл кош үтәр;
Бу гомерләр шулай үтәр-
китәр,
Бергә булуларга ни җитәр.
1547
Күршеләр бура бурыйдыр,
Бурашырга кереп булмыйдыр;
Күршеләр белән тату булгач,
Күрмиенчә торып булмыйдыр.
1548
Һавадан очкан асыл кошның
Канат очы кыйгач кыелган;
Килмәсәм лә күрми кала
идем,
Бар дус-ишләр бергә җыелган.
1549
Җирән аткайларым җир
буенда,
Җиз камыткайлары
муенында;
Иртән генә торсам, кич
утырсам
Сез туганкайларым уемда.
1550
Безнең урам, ай, киң урам,
Әйләнә-тирәсен үрмәгә;
Безгә ходай, ай, язса иде
Бергә-бергә шулай йөрмәгә.
1551
Чәчәек гөлләр, без чәчәек,
Гөлдәй бакчалары тулганчы;
Гөлләргә былбыл кунганчы,
Ташлашмаек, туган, үлгәнче.
1552
Тәрәзә ачып мин сызгырдым
Болындагы печән кибәргә;
Болындагы печән кипте инде,
Безгә кайтыр вакыт җитте
инде.
1553
Ай, бакырчык, ай, бакырчык;
Бакыр акча бездә такыр чак;
Безгә җитте, ай, кайтыр чак,
Сезгә җитте озатыр чак.
1554
Кодагыйлар, килгәнсез,
Җиңсез камзул кигәнсез;
Ашар гына өчен килмәгәнсез,
Сынар гына өчен килгәнсез.
1555
Ай, илдек без, илдек без,
Ашый-эчәр өчен килдек без;
Ашый-эчәр өчен без килмәдек,
Бер күрешер өчен килдек без.
1556
Ай, илдек без, ай, илдек без,
Агыйдел кичеп килдек без;
Сезнең белән бер күрешкәч,
Сары майлар кебек эрдек без.
1557
Кодалар, сезгә ни кирәк?
Мәкәрҗәдән алган малым юк;
Җанымны бүлеп бирер идем,
Җанымнан башка торыр
хәлем юк.
1558
Сызгырадыр елан, ай,
сызгыра,
Саздагы ла сары бака өчен;
Туганайлар, сезгә мин
әйтәмен,
Ташлашмаек алла хакы өчен.
1559
Чәчләремне биштән үрер
идем,
Чәчен биштән үргән димәсләр;
Сезнең өчен генә үләр идем,
Сезнең өчен үлгән димәсләр.
1560
Җыен туган, дус-иш бер
җыелгач,
Сандугачлар кебек серләшик;
Сандугачлар кебек серләшик
тә,
Күгәрченнәр кебек гөрләшик.
1561
Дагалаткан туры айгырым
Сикереп алып бер баса;
Ялгыз башым нишләр идем,
Сез дус-ишләр булмаса.
1562
Ике каен янәшә,
Яфраклары шаулаша;
Җыен дус-иш бергә килгәч,
Сандугач тик сайраша.
1563
Агыйделгә төшә яздым
Кул кисәге таш өчен;
Хәйран башым вәйран
булды
Сез дусларым хакы өчен.
1564
Алтын булып агаем,
Көмеш булып тамаем;
Сез дусларым каршысында
Шәмнәр булып янаем.
1565
Алтын балдак чатлаттым,
Көмеш балдак ялгаттым;
Үләр чиккә җиткән идем,-
Сезне күргәч хәл таптым.
1566
Ап-ак үрдәк күлгә чумар
Күлнең төбен күргәнче;
Сездән күргән сый-хөрмәтне
Онытмабыз үлгәнче.
1567
Кышка керсәк, кар көрибез,
Юллар ачып йөрибез;
Сезнең кебек дус-ишләргә
Сары майдай эрибез.
1568
Абзыкаем син үзең
Кашыңнан кара күзең;
Пар сандугач сайрагандай
Синең сөйләгән сүзең.
1569
Унлы лампа якты яна,
Җиделе лампа күк түгел;
Башка дусларым юк түгел,
Сез дусларым күк түгел.
1570
Тәрәзә ачып бодай чәчтем –
Килде ике күгәрчен;
Килмәде ике күгәрчен,
Килде сезне күрәсем.
1571
Алмачуар ак үрдәк
Йөри Қабан күлендә;
Синең кебек әйбәт кеше
Юктыр Қазан илендә.
1572
Су өстендәге үрдәкләр
Ярга чыгып кунаклар;
Өстәл башын ямьле итә
Сагнып килгән кунаклар.
1573
Аягымда ак пима,
Пима түгел, ак тула;
Сез дусларны күрмәгәнгә
Дүшәмбе көн ай тула.
1574
Апрель җитсә яз җитәр,
Язлар җитсә кар бетәр;
Бу дөньялар үтәр-китәр,
Татулыкка ни җитәр.
1575
Өстәл өстем кенәгә,
Өстәл астым күләгә;
Син дускайны охшатамын
Читтән килгән түрәгә.
1576
Төшләремдә каз югалттым,
Эзләдем тугайлардан;
Каз югалту начар икән –
Айрылдым туганнардан.
1577
Стаканымның эчендә
Җитмеш җимеш суы бар;
Сез дус-ишләрем йөзендә
Матур бәхет нуры бар.
1578
Стаканымның эчендә
Йөзеп йөри ак күбек;
Карачы безнең дусларга,
Яңа туган ай кебек.
1579
Стаканның төпләрендә
Әйләнәдер бер күбек;
Кара безнең дус-ишләргә,
Бакчада үскән гөл кебек.
1580
Биек тауның башларында
Бер ат йөри тышаулы;
Казанда юк, Мәскәүдә юк
Сез дусларга ошаулы.
1581
Биек икән тавыгыз,
Каршы ява карыгыз;
Без килдек тә кунак булдык,
Инде үзегез барыгыз.
1582
Биек тауның үләнен,
Ал кулыңа көрәнең;
Бар дус-ишләр арасында
Сезне якын күрәмен.
1583
Күк чынаяк, яшел чәйнек:
Эчтем эчем көйгәнгә;
Ерак юлны якын итеп
Килдем сезне сөйгәнгә.
1584
Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алмыйча хәлем юк;
Сез дусларым хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.
1585
Калфагым бар, шәл кирәк,
Шәл алырга хәл кирәк;
Сезнең кебек якын дуслар
Бу дөньяда бик сирәк.
1586
Мендем атның биленә,
Чаптым Казан иленә;
Казан иле – Гөлбостан,
Айрылмамын син дустан.
1587
Йөгрә-йөгрә тоталмадым
Кырда йөргән үрдәкне;
Гомерем булса онытмамын
Сездән күргән хөрмәтне.
1588
Агыйделгә сал килгән,
Чыгар җире тар килгән;
Юк Казанда, юк Мәскәүдә
Сезнең кебек пар килгән.
1589
Ай, дусларым, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем;
Сез дуслардан аерылсам,
Ялгыз башым нишләрем.
1590
Быел килгән кошлар әйтә,
Агач башы бостан дип;
Кемне күрсәм шулар әйтә,
Аерылма иске дустан дип.
1591
Су буенда сусар күп,
Койрыклары җофар күк;
Безне дошманнар йотар күк-
Йоталмаслар, дуслар күп.
1592
Күк күгәрчен гөрлидер,
Язын, көзен белмидер;
Безне дошманнар сөйлидер,
Ни күрәсен белмидер.
1593
Чыктым үрдәк атуга,
Үрдәк атып сатуга;
Безне дошманнар күралмый
Сезнең белән татуга.
1594
Атлар килә атлатып,
Тузан-туфрак таптатып;
Дошман безгә: «Постой!»
дисә,
Үтик бармак шартлатып.
1595
Шәльяулыкның бар төрлесе-
Җиде-сигез йөзлесе;
И туганнар, сез икәнсез
Бу дөньяның көзгесе.
1596
Мәңгәрләрнең өе зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк;
Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,
Азрак күңел юатыйк.
1597
Кулъяулыгымны җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Безнең болай утырулар
Сагынып сөйләргә кала.
1598
Билемдәге билбавымны
Элеп куйдым киртәгә;
Бүген болай утырганны
Сагынырбыз иртәгә.
1599
Су буйлары тирәкле,
Җил тибрәтә тирәкне;
Дуслар булса дуслар булсын,
Ятлар безгә кирәкми.
1600
Утыр, дустым, урындыкка,
Аякларың талмасын;
Калса калсын безнең хәтер,
Сезнең хәтер калмасын.
1601
Әнә килә бер фаэтун –
Эче постау, тышы күн;
Сез дусларым арасында
Караңгы төн – якты көΗ.
1602
Яшел тарантаска пар ат
Җиктем ялларын тарап;
Сез дусларым килә дигәч,
Көттем тилмереп карап.
1603
Алтын поднослар күтәрдем,
Чын чынаяк түнтәрдем;
Сез дусларым килә дигәч,
Ауру башым күтәрдем.
1604
И кодалар, кодалар,
Кодалар, кодачалар;
Сездә ничек, бездә шулай
Җырлап күңел ачалар.
1605
Өй түрендә гөлләр үскән,
Сиксән бөртек бер төптә;
Сезнең белән утырганны
Онтасым юк бөртек тә.
1606
Аргы яктагы кибәннең
Җил коядыр кипкәнен;
Гомрем булса онытмамын
Дуслар хөрмәт иткәнен.
1607
Сандугачлар алмагачлар
Яфрагына сыена;
Чын күңелдән рәхмәт укыйм
Безгә иткән сыеңа.
1608
Агыйделдә пароходлар
Йөри диләр күмерсез;
Әй, дусларым, сездән башка
Чәй эчү дә күңелсез.
1609
Самавыр куйдым күмерсез,
Кайнап чыгар, күрерсез;
Без җырлагач, сез эчмәгәч,
Безгә дәхи күңелсез.
1610
Су буенда куаклар,
Асыл кошлар кунаклар;
Сездә ничек, бездә шулай –
Җырлап бирә кунаклар.
1611
Трико микән чалбарың,
Кайтарып куй балагын;
Рәхмәт яусын җырлавыңа,
Рәхәтләнде җаннарым.
1612
Стаканым төпләре,
Ак күгәрчен сөтләре;
Без ашаган, ай, без эчкән
Сез дусларның көчләре.
1613
Капкалардан эз кергән,
Безнең өйгә кем килгән?
Кем килгән дип сорамагыз,
Кадерле дуслар килгән.
1614
Байкал күле тирәндер,
Тирән җире билдәндер;
Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик,
Сөйгән дуслар килгәндер.
1615
Ак өйләргә кергәннәр,
Ак чаршаулар элгәннәр;
Самавырлары кайнап тора,
Без киләсен белгәннәр.
1616
И бакырчык, бакырчык,
Ат өстендә ыңгырчак;
Сезләргә җитте ятыр чак,
Безгә җитте кайтыр чак.
1617
Стаканның төпләрендә
Тәңкә сыйфатлары бар;
Ал күтәреп, эчеп җибәр,
Тәнгә сихәтләре бар.
1618
Ал күтәреп, эчеп җибәр,
Посудалары кирәк;
Сезнең кебек булса булыр
Бу дөньяда бик сирәк.
1619
Тәрәзә төбем гөл генә,
Ал чәчәге бер генә;
Бу дөньяда якын күргән
Дуслар фәкать сез генә.
1620
Миңа дисең ниләр кирәк,
Ике стакан бал кирәк:
Берсе йөрәкне басарга,
Берсе күңел ачарга.
1621
Дуслар килгән җыр тыңларга,
Нинди җырлар җырларга;
Сездә бер җыр, бездә бер
җыр
Кара-каршы җырларга.
1622
Ай, туганнар, туганнар,
Ай туганда туганнар;
Ай туган чакта туганнар,
Шуңа матур булганнар.
1623
Алмагачның ботагына
Сандугачлар тезелгән;
Безнең кебек булыр микән
Дуслар өчен өзелгән.
1624
Карурманда шомыртлыкта
Шомырт ашыйсым килә;
Әй, туганнар, сезнең белән
Бергә яшисем килә.
1625
Авыл буйларын су алган,
Басу күмелеп калган;
Ашау-эчү, уйнау-көлү
Ата-бабадан калган.
1626
Апрель җитәр – яз җитәр,
Яз җитәр дә көз җитәр;
Ашау-эчү көн дә була,
Татулыкка ни җитәр.
1627
Стаканда сыра беткән,
Сыра тутырыйк әле;
Мәҗелесләр күркәм үтсен,
Җырлап утырыйк әле.
1628
Агыйделне кичалмасаң,
Ишкәк белән кич инде;
Якын дустың җырлап биргәч,
Бер күтәреп эч инде.
1629
Стаканның шунсы яхшы –
Мөлдерәп утырганы;
Дус-ишләрнең шунсы яхшы–
Гөлдерәп утырганы.
1630
Минем теләк сезгә шушы –
Башыгыз хур күрмәсен;
Бәхет эчендә яшәгез,
Йөзегездә нур сүнмәсен.
1631
Яшәгез сез җир йөзендә,
Ил эчендә, иркендә;
Минем сезгә теләгем шул –
Михнәт күрмәгез бер дә.
1632
Стаканым путалы,
Кулларыңа тот әле;
Стакандагы бал сиңа,
Вак-вак итеп йот әле.
1633
Өстәлдә яшел кыярым,
Ашагызчы, тураем;
Ашар өчен без килмәдек,
Ачык булсын чыраең.
1634
Басмыйм дисәң дә басарсың
Баскычларны сырлагач;
Мәҗелесләр матур була
Күмәкләшеп җырлагач.
1635
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә;
Бүген бездә, соңын сездә –
Дөнья шулай әйләнә.
1636
Өстәлләрдә тәлинкәләр,
Өсләрендә холадис;
Ачы балы — зәм-зәм суы,
Куючысы моладис.
1637
Стаканда чия суы,
Син эчсәң, мин дә эчәм;
Карурманда Байкал күле,
Син төшсәң, мин дә төшәм.
1638
Стаканым тулы, тулы,
Тулы диеп түкмәгез;
Эчегез дә, ашагыз да,
Зинһар, гаеп итмәгез.
1639
Стаканның төпләренә
Бал тәмнәре утырган;
Өстәлләрнең күрке килгән:
Кодагыйлар утырган.
1640
Агыйделләрдә тар басма,
Тар басмаларга басма;
Нихәлләр итеп торырмын
Сез дусларымнан башка.
1641
Агыйделнең аръягында
Ап-ак чәчәкле балан;
Сез дусларны уйлый-уйлый
Татлы йокыдан калам.
1642
Ай, дусларым, дусларым,
Дусларым, бәгырьләрем;
Бергә булган минутларның
Белегез кадерләрен.
1643
Ак каен зирәк була,
Карурман сирәк була;
Дус-ишләрнең кадрен белик,
Дус-ишләр кирәк була.
1644
Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә-бергә;
Дуслар белән бергә булсаң,
Күгәрчен кебек гөрлә.
1645
Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә-бергә;
Җыен дуслар барыбыз бергә
Булсак иде гомергә.
1646
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә;
Алма чәчәкләре кебек
Минем дус-ишләрем дә.
1647
Алтын булып агармын,
Көмеш булып тамармын;
Сез дусларның хәтере өчен,
Утка кереп янармын.
1648
Алъяпкычым кисем-кисем,
Кисеме саен исем;
И дусларым, сезнең белән
Бүген актыккы кичем.
1649
Бакчадагы алмагачның
Тамырын корытмагыз;
И дусларым, әгәр китсәм,
Мине дә онытмагыз.
1650
Бергә чаклар, бергә чаклар,
Бергә чаклар бер генә;
Бергә чаклар гел бер генә,
Кадрен белмибез генә.
1651
Иртә торып тышка чыксам,
Таралыша йолдызлар;
Таралышкан йолдызлар күк
Таралышырбыз, дуслар.
1652
Карурманда кар тирән,
Тарта алмый пар атым;
Сез дуслардан аерылгач,
Сынар сыңар канатым.
1653
Карурманның уртасында
Кошлар кунган куакка;
Безнең өйгә ямьләр кергән
Дуслар килгәч кунакка.
1654
Килсен болыт, яусын яңгыр –
Китсен урман буена;
Сезнең белән дус булулар
Китсен гомер буена.
1655
Килә болыт, ява яңгыр –
Китә урман буйлатып;
Безнең болай дус булулар
Китсен гомер буйлатып.
1656
Китәм инде, китәм инде
Агыйделләрне буйлап;
Ут эчендә янам инде
Сез дусларымны уйлап.
1657
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлзадә;
Якты йолдыз нурлары бар
Дуслар барыгызда да.
1658
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Миңсылу;
Гомерлеккә китсә иде
Безнең болай дус булу.
1659
Көмеш йөзек кия-кия
Бармакларым уелды;
Сез дусларны уйлый-уйлый,
Йөзгә сары коелды.
1660
Сандугачым, сизәсеңме,
Баскан талың тамырсыз;
Булмагыз, дуслар, сабырсыз,
Кадерсезгә калырсыз.
1661
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибелсә калыр әле;
Дошманнар утка салсалар,
Дусларым алыр әле.
1662
Стенада ике сәгать,
Берсе сукмый, уйнамый;
Сәгать түгел, минут үтми
Сез дусларны уйламый.
1663
Стенада сәгать суга
Унны да, тугызны да;
Пешкән алмага охшатам,
Дуслар, барыгызны да.
1664
Яшел үләннәр ябыша
Атымның тоягына;
Сез дусларны мин охшатам
Зәйтүн гөл кыягына.
1665
Әйдә, дустым, алып барам
Алма коелган җиргә;
Бер җырламый булмас инде
Дуслар җыелган җирдә.
1666
Үтеп бара матур җәем,
Ничек үтәр кышларым;
Юк бит минем сезнең кебек
Якын күргән дусларым.
1667
Җылы якка очкан чакта
Санадым мин кошларны;
Күп эзләдем, табалмадым
Сезнең кебек дусларны.
1668
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр;
Җыелганнар бу табынга
Бертуганнар дисеннәр.
1669
Су буенда вак таллык,
Вак таллыкта вак балык;
Шушлай матур күңел ачсак,
Бер сүз дә әйтмәс халык.
1670
Талдан талга ефәк тарттым,
Тарта-тарта ялыктым;
Туганайлар килә дигәч,
Көтә-көтә зарыктым.
1671
Урман алдында куаклар,
Куаклыкта ак атлар;
Сырага салдык колмаклар,
Җырлашыгыз, кунаклар.
1672
Минем чәчем җиде бүлем
Җидегә бүлмәсәм дә;
Онытмамын, туганнарым,
Җиде ел күрмәсәм дә.
1673
Таң атканын шуннан беләм –
Күктәге аклык белән;
Сез дусларны тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.
1674
Их, дусларым, сезнең белән
Шат минем күңелләрем;
Гел дә шулай шатлык белән
Үтсә иде гомерләрем.
1675
Утырмый да булмас инде
Алма коелган җиргә;
Җырламый да булмас инде
Дуслар җыелган җирдә.
1676
Ян бакчагызның чиясе
Бөгелеп җиргә тиясе;
Кайда барса рәхәт күрсен
Шушы мәҗлес иясе.
1677
Сандугачлар усакта,
Китми алар кусак та;
Дошманнарга сер бирмибез
Дуслар исән-сау чакта.
1678
Сез утырган урындыкның
Аяклары тигезсез;
Җыен дуслар арасында
Мәк чәчәге кебек сез.
1679
Тәрәзәгә җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым;
Мәкнең алсу чәчәге күк
Яшәгез, дускайларым.
1680
Җир җиләге җыя-җыя
Түбәтәем тулды инде;
Сез дуслар белән күрешкәч,
Күңелләрем булды инде.
1681
Су буйлары, су буйлары,
Су буйлары гел агым;
Сез кадерле дуслар белән
Булырбыз микән тагын.
1682
Сәгатьләр китте унбердән
Уникенче номерга;
Сез дуслардан айрылмыйча
Торсаң иде гомергә.
1683
Яшел кыяк җибәрәдер
Бакчада суганнарым;
Гөлләр кебек нур балкытып
Яшәгез, туганнарым.
1684
Яшьлек гомерләрдә без йөрибез
Яланнарда җилгән боландай;
Яшьлек дәверләре үтә куйгач
Бөгелербез микән еландай.
1685
Кыйгак та кыйгак каз кычкыра,
Нинди диңгезләрнең казы икән?
Иләс тә миләс, ай, бу башым,
Әллә гомерләрем аз микән?
1686
Шәм шәриф дигән, ай, шәһәрдә
Ахшам бетми капка ябылмас;
Үткән дә генә гомер, калган хәтер
Сатып алам дисәң дә табылмас.
1687
Урманнарга барсам, кайта алмыйм,
Хәйран булам кошлар таушына;
Узган да гомерем охшатамын
Чылтырап аккан суның таушына.
1688
Иртән лә торып тышка чыксам,
Кояш нуры төшә бакчага;
Үткән дә гомер, калган хәтер —
Сатып алып булмый акчага.
1689
Сары да гына сары, ай, сандугач
Сайрый-сайрый оча һавада;
Минем дә генә газиз яшь гомерем
Үтәр микән шулай заяга.
1690
Җилбер лә җилбер, әй, җил исә,
Җитен тамырларын ла җил кисә;
Җилбердәп искән җилләр кебек
Сиздермичә яшь гомер кичә.
1691
Ишек алларында бер куш тирәк,
Тирәк төбе саен җир җиләк;
Җиләкләре пешкән, тик җыйган юк,
Яшь гомерләр үтә сизгән юк.
1692
Агыйделкәй ага, һаман ага,
Айлы төндә ерак юл ала;
Агым судай безнең гомерләр дә
Дулкыннарга кереп югала.
1693
Каршыларда торган биек тауга
Ат юыртып менсәм көч була;
Калган гомеремнең юк билгесе,
Таң ата да көннәр кич була.
1694
Агыйделкәйләр, ай, бик тирән,
Авыр аны ялгыз үтәргә;
Үткән гомерләрем үтте инде,
Авыр калганнарын көтәргә.
1695
Шәм шәриф дигән, ай, шәһәрдә
Ахшам җиткәч капка ябыла;
Калган хәтерләргә дару юктыр,
Авыруларга дару табыла.
1696
Үтәсең лә, гомрем, ай, үтәсең
Сахраларда искән җил кебек;
Суласың ла, йөзем, ай, суласың
Өзелеп җиргә төшкән гөл кебек.
1697
Казаннардан Мәскәү күрнер Микән
Баскычларга менеп карасам;
Үткән гомрем кире кайтмас микән
Сандугачлар булып сайрасам.
1698
Агыйделдән пароход килә,
Пароход күрми калабыз;
Яшь гомерләр үтеп бара,
Рәхәт күрми калабыз.
1699
Үтте гомрем, үтте гомрем,
Үтте гомрем яртысы;
Үтте гомремнен яртысы
Күрми дөнья яктысы.
1700
Алмагач чәчәк атканда
Кереп булмый бакчага;
Калган хәтер, узган гомер —
Алып булмый акчага.
1701
Карлыгачлар оя ясый
Су читендә ком белән;
Яшь гомерем үтә инде
Хәсрәт белән, моң белән.
1702
Үтә гомрем, үтә гомрем,
Үтә гомрем заяга;
Үткән гомремне ошатам
Сулган умырзаяга.
1703
Аклы ситса тузмый диләр,
Туза икән буй-буйлап;
Яшь гомерне узмый диләр,
Уза икән уй уйлап.
1704
Алай да уза гомерләр,
Болай да уза гомерләр;
Узса да узсын гомерләр,
Моң булмасын күңелләр.
1705
Алай ди-ди, болай ди-ди
Үтеп бара гомерем;
Үтеп бара яшь гомерем,
Күтәрелми күңелем.
1706
Алай итеп, болай итеп
Үтәр, ахры, гомерләр;
Кая барсак, нишләсәк тә
Күтәрелми күңелләр.
1707
Агыйделдә ак пароход,
Күрмәдем күмелгәнен;
Күтәрелми күңелләрем,
Кыскадыр гомерләрем.
1708
Кисәм киемнәрем кыса,
Кимәсәм эчем поша;
Әллә нигә эчем поша,
Әллә гомерем кыска.
1709
Быел чыккан пароходлар
Яшел микән, күк микән?
Үткән гомер үткән инде,
Калган гомер күп микән?
1710
Биек тауга менгән чакта
Таяндым мин әремгә;
Таяндым да бер еладым —
Үтә гомрем әрәмгә.
1711
Иртән торып тышка чыксам
Үлән үсә дым белән;
Үләннәр үсә дым белән,
Гомрем үтә моң белән.
1712
Санасаң санамасаң да
Гармун теле унике;
Уйласаң уйламасаң да
Яшь гомер килми ике.
1713
Сандугачым, ник сайрыйсың,
Баскан талың суда бит;
Әйдә, дими, тукта, дими,
Яшь гомерем уза бит.
1714
Су агадыр, барадыр,
Су киеге - камадыр;
Башкасы өчен кайгырмыймын,
Гомрем узып барадыр.
1715
Сары сандугач баласын
Күрмәдем күмелгәнен;
Ник тулмасын күңелләрем,
Үтте яшь гомерләрем.
1716
Безнең илләр - сахра җирләр,
Җирдән чыга күмерләр;
Узган саен яшь гомерләр,
Сүрелә икән күңелләр.
1717
Су буена төшкәнем юк,
Үсә микән гөлләрем;
Үсә дә үсә гөлләрем,
Үтә яшь гомерләрем.
1718
Тәрәзә төбекәем,
Сигез савыт гөлкәем;
Җилгә очкан ефәк кебек
Үтә яшь гомеркәем.
1719
Уналтыда, унҗидедә,
Унсигездә яшь чагым;
Узып бара яшь чакларым,
Әйләнеп кайтмас тагын.
1720
Аклы ситса тузмый диләр,
Буйлап-буйлап туза икән;
Яшь гомерне узмый диләр,
Искән җилдәй уза икән.
1721
Урамнардан атлар уза,
Артыннан тузан туза;
Кигән кием ничек тузса,
Яшь гомер шулай уза.
1722
Айлар калыкмас инде,
Калыкса, батмас инде;
Яшь гомерем зәңгәр чәчәк,
Бер койса, атмас инде.
1723
Аклы ситса күлмәгемнең
Бер буе атлас иде;
Яшь гомерем чәчкә койды,
Яңадан атмас инде.
1724
Айлар калыкмас инде,
Йолдызлар батмас инде;
Үтте чәчкә вакытларым,
Әйләнеп кайтмас инде.
1725
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Сызлып таңнар атса да;
Яшь гомерләр ике килми,
Сулар үргә акса да.
1726
Яшь гомерләр ике килми,
Яшь гомердән туймагыз;
Вакыт җитми яшь гомернең
Чәчәкләрен коймагыз.
1727
Самавыр куйдым күмерсез,
Қайнап чыгар, күрерсез;
Яшь гомерләр ике килми,
Ике килсә күңелсез.
1728
Агыйделкәй күтәралмый
Бер грамм тимерләрне;
Күп эзләрсең, табалмассың
Үткән яшь гомерләрне.
1729
Биек тауның башларында
Кем гөлләр чәчкән икән;
Яшь гомерне чәчкә диләр,
Чыннан да чәчәк икән.
1730
Кызарып кояшлар байый,
Бер матур күлмәк кайый;
Бер кайый да бер сүтә
Яшь гомер шулай үтә.
1731
Ага Идел, бәрә дулкын —
Каршы бара алмассың;
Узар китәр яшь гомерләр,
Кайтарып алалмассың.
1732
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар ник болай;
Аккан сулар кире кайтмый,
Яшь гомерләр дә шулай.
1733
Ага сулар, ага сулар,
Ага түбәнгә таба;
Яшь гомерләр агым судай
Алга китеп югала.
1734
Аккош белән кыр казының
Китүләре микәнни?!
Шушлай итеп яшь гомернең
Үтүләре микәнни?!
1735
Биек таудан җиләк җыйдым —
Алын да, яшелен дә;
Яшь гомерем зәңгәр чәчәк,
Белмәдем яшьлегемдә.
1736
Кер чайкарга төшкән чакта
Беләкләрем бик талыр;
Гомер үтәр, яшьлек китәр,
Сагнып сөйләргә калыр.
1737
Айлар аяз туса иде,
Еллар имин булса иде;
Ел урынына ел туар,
Гомер озын булса иде.
1738
Машиналарга утырып
Қайтамын Қазаннардан;
Яшь гомерне сатып алып
Булмый бит базарлардан.
1739
Тал бөгелсен, тал бөгелсен,
Тал бөгелсен, сынсын ул;
Яшь гомерләр ике килми,
Ай, ике килсә соң ул.
1740
Тальянски гармуннарны
Уйный белмибез икән;
Яшь гомерләр чәчәк икән,
Кадрен белмибез икән.
1741
Үтә еллар, үтә көннәр,
Үтә алтын минутлар;
Үткәч кире кайтмый икән
Минут түгел, секундлар.
1742
Узган гомер узды инде,
Кадерле киләчәге;
Шул кадерле киләчәкнең
Булсаң иде чәчәге.
1743
Уфаларга барсаң иде,
Кайталмый калсаң иде;
Чәчәк кебек яшь гомерне
Кайтарып алсаң иде.
1744
Айларга карап юатам
Тулган күңелләремне;
Их, кайтарып алырларга
Узган гомерләремне.
1745
Яшьлегеңнең бел кадерен,
Яшьлек бит ул бер генә;
Яшьлек кебек матур итеп
Чәчәк ата гөл генә.
1746
Үтә гомрем, үтә гомрем,
Үтә гомрем — аз кала;
Аз калган гомерләремне
Кайгылар чолгап ала.
1747
Җәйге төндә, матур көндә
Көймәдә йөрсәң иде;
Киләчәк гомер тарихын
Алдан ук белсәң иде.
1748
Һавадагы тулган айны
Зәңгәр болытлар каплый;
Гөл түгел бит ул яшь гомер —
Ике кат чәчәк атмый.
1749
Яшьлегемдә күкрәгемә
Чәчәкләр кадамадым;
Чөнки яшьлегемнән артык
Чәчәкләр табалмадым.
1750
Сатып алдым сары алма
Йөрәгем башы талганга;
Бу җырлар миңа тәсбих түгел,
Җырлыймын йөрәк янганга.
1751
Көмеш йөзек койдырдым
Ап-пак кына сәдәфтән;
Бу җырларымны мин җырлыймын
Йөрәкләрем янган сәбәптән.
1752
Җырласаң, егет, ачы җырла,
Йокыдагы кызлар уянсын;
Дәртле бардыр, дәртсез бардыр,
Дәртлеләрнең күңле юансын.
1753
Җилфер-җилфер йөргәндә
Җил ачадыр минем куенымны;
Ябыгып җиксеп йөргәндә
Җыр ачадыр минем күңлемне.
1754
Бара да торгач, ай, утырдым
Уң аякларым талганга;
Утыра торгач бер җырладым
Йөрәкләрем утта янганга.
1755
Җырлый да җырлый җырлар таптым,
Көйләр табып булмый кушарга;
Җырлый да белеп җырламыймын,
Җырлыйм тулган эчем бушарга.
1756
Җырласаң да, егет, матур җырла,
Йоклаган ук кызлар уянсын;
Йоклаган ук кызлар уянсын,
Моңлылары тыңлап еласын.
1757
Сандугачкай сайрый, ай, тирәктә,
Тавышкаен сала ла йөрәккә;
Тыңласаң җыр, тыңла моңлылардан,
Моңлы җырлар кала ла Йөрәктә.
1758
Яндырган да утлар, ай, сүнәрме,
Җыр җырлаган егет үләрме?!
Дус-ишләрең белән утырганда
Җыр җырламый тору һөнәрме?!
1759
Яндырган да шәмнәр сүнәрме,
Җыр җырламый егет үләрме?!
Җырлар җырлап эчне бушатмаган
Моңлы кеше егылып үләрме?!
1760
Агыйделкәй буйлап, әй, сал ага,
Сал өстендә кемнәр моңлана;
Бер җырласак салда курай тартып,
Сандугачлар туктап тыңлана.
1761
Мәчетләрнең башы кыйгач-кыйгач,
Кыйгачлары саен сандугач;
Кычкырып ла җырлап мин җибәрәм,
Йөрәккәем ут тик кабынгач.
1762
Агыйдел алкын, суы салкын,
Ак үрдәкләр каршы йөзалмый;
Эчем генә поша, йөрәгем яна,
Бер җырламый күңлем түзалмый.
1763
Карчыгалар кунган, ай, кибәнгә,
Канат очкайлары тигәнгә;
Җырламыймын җыру, ай, көйгәнгә,
Җырлыйм гына сезне сөйгәнгә.
1764
Егет тә бодай җилгәрә,
Җил югары җибәрә;
Йөрәгенә чыдый алмый
Егет җырлап җибәрә.
1765
Алтын да була йөзек,
Көмеш тә була йөзек;
Йөрәгенә чыдый алмый,
Җырлап җибәрә егет.
1766
Аккош кунган имәнгә,
Яфракларын игәнгә;
Мин җырламый кем җырласын, —
Җырлыйм җаным көйгәнгә.
1767
Җидегән йолдыз койрыгы
Борла микән таңнарга;
Җырлый белеп җырламыймын,
Җырлыйм йөрәк янганга.
1768
Сандугачның баласы
Гөл чәчкәсен ярата;
Җыр җырлавы тәсбих түгел,
Җыр ул күңел юата.
1769
Талдан тартма ясадым,
Борып-борып сырладым;
Бер-ике җыр әйтеп калдыр,
Сине сагнып җырлармын.
1770
Ай-һай, дустым, елама,
Тәкъдирсез эш буламы;
Елап күңел юанмый ул,
Җырлап күңел юана.
1771
Җилбер-җилбер йөргән чакта
Җил ачадыр куенымны;
Эчләр пошып йөргән чакта
Җыр ачадыр күңлемне.
1772
Җилбер-җилбер йөргән чакта
Җилләр ача куенымны;
Җыру безгә тәсбих түгел,
Җыр юата күңлемне.
1773
Җидегән дигән җиде йолдыз
Борла микән таңнарга?
Әйтеп бирү хаҗәт түгел,
Җырдан яхшы аңларга.
1774
Былтыр җуйган уймагымны
Быел таптым утлыктан;
Мин җырламыймын мутлыктан,
Җырлыйм бәхтем юклыктан.
1775
Алтын йөзек табып алдым
Койма буе утлыктан;
Мин җырламыймын мутлыктан,
Җырлыйм хәсрәт күплектән.
1776
Сазламыкта сары ефәк, -
Сандугачлар чуалта;
Җыру тәсбих булмаса да
Күңелләрне юата.
1777
Әйдә, барыйк басуга,
Җырлап күңел ачуга;
Басуларда җырлап йөрсәң,
Янган йөрәк басыла.
1778
Айның унбишләре җиткәч
Ай табактай була икән;
Кайгы-хәсерәтең булса,
Жыр сабактай була икән.
1779
Ник моңлы мин, ник яратам
Моңлы көйләр тыңларга;
Күзләремне алга текәп,
Чумам төрле уйларга.
1780
Жырла дигәч җырлыйм инде
Синең өчен бер җыру;
Жырламас идем бер җыру,
Үзең бигерәк сылу.
1781
Ерактан яшел күренә -
Уҗым түгел, юлдыр ул;
Тыңлаганнар җырлый дияр,
Жырлау түгел, моңдыр ул.
1782
И җырымдыр, җырымдыр,
Җырым түгел — уемдыр;
Бу җырларны җырлый-
Саргаясы елымдыр.
1783
Түгәрәк бакча эчендә
Сузлып үскән бер нарат,
Тел белән әйтү им түгел,
Жырда булыр ишарәт.
1784
Өстәл өстендә яшел хат,
Яшел хат түгел, нәсихәт;
Җыру безгә тәсбих түгел,
Янган йөрәккә сихәт.
1785
Кырларга чыгып барганда
Юлларымда каен бар;
Кычкырып җырламас идем,
Башкаемда кайгым бар.
1786
Чәчүргечем, чәчүргечем,
Чәчүргечем, кәйтәнем;
И дускаем, эч серемне
Жырлар белән әйтәмен.
1787
Жыр юата, җыр юата,
Жыр юата күңлемне;
Эчтәге бар кайгыларны
Жыр тарата түгелме.
1788
Ак ефәкләр алып үрәм
Чәчем сүтелмәс өчен;
Кычкырып җырлап җибәрәм
Яшем түгелмәс өчен.
1789
Куш каеннар тирбәнәләр
Жил-давыл бәрелгәнгә;
Кычкырып җырлап җибәрәм
Йөрәгем әрнегәнгә.
1790
Ачык җиргә карлар яуса,
Кара җирне агарта;
Кайгырганда бер җырласаң,
Хәсрәтләрне тарата.
1791
Салкын чишмә, түгәрәк күл
Эчтем җаным көйгәнгә;
Җырлыйсым килеп җырламыйм,
Җырлыйм җаным көйгәнгә.
1792
Сандугачлар сайрый бирә,
Үз талын тапмаса да;
Жыру күңелләрне ача,
Хәсрәтне басмаса да.
1793
Күгәрченне күрсәң иде
Гөрләшеп очканнарын;
Жырлар итеп җырлыйм әле
Эчләрем пошканнарын.
1794
Жилбер-җилбер җил искәндә
Яшь үлән тамырлана;
Кычкырып җырлап җибәрәм
Йөрәгем сабырлана.
1795
Аккош күрсәң атып ал, Былбыл күрсәң сатып ал;
Сагынганда бер җырларсың,
Бу җырымны отып кал.
1796
Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз;
Без җырламый кем җырласын,
Безнең шундый чагыбыз.
1797
Чылтыр-чылтыр ни чылтырый?-
Ат өстендә ыңгырчак;
Без җырламый кем җырласын,
Безнең самый җырлар чак.
1798
Бакчаларда ике түтәл,
Берсен суганга күтәр;
Еласаң күзләрең бетәр,
Жырлап күңелең күтәр.
1799
Бер матур кыз керләр юа
Басмаенча басмага;
Сирәк-мирәк шулай кирәк
Жырлап күңел ачмага.
1800
Биек тауга менмәс идем,
Биек тауда атларым;
Кычкырып җырламас идем,
Бик ямансу чакларым.
1801
Болыннарга барам әле
Күгәрченнәр ауларга;
Телем белән сөйләп бетми,
Мөмкин җырдан аңларга.
1802
Быел печән чабалмадым
Кызыл балчыклы юлдан;
Кайчан кайгыдан бушармын,
Шунда туктармын җырдан.
1803
Кердем алма бакчасына —
Алма җиргә коелган;
Жырламыйча түзә алмыйм,
Җыен дуслар җыелган.
1804
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Габдулла;
Жырласам эчләрем бушый,
Уйласам тагын тула.
1805
Туры атларга килешә
Қылдан үргән дилбегә;
Кычкырып җырлап җибәрәм,
Таушым калсын билгегә.
1806
Уйна, дустым, гармуныңны,
Жырлаучыга худ булсын;
Безнең җырлар дошманнарның
Йөрәгенә ут булсын.
1807
Утырсын үрдәк, утырсын,
Ояларын тутырсын;
Бер-ике җыр языйм әле,
Сагынганда укырсың.
1808
Күп җырлама, бәхтең булмас,
Ди иде миңа анам;
Бәхетләремнең барлыгын
Белеп җырладым алдан.
1809
Гармуныңны тартып уйна,
Иркен булсын җырларга;
Безнең җырлар таралсыннар
Урманнарга, кырларга.
1810
Ике каен, бер карама
Идел урталарында;
Кычкырып җырлап җибәрәм, Уйлап утырамын да.
1811
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
Уйнаган гармуннарга;
Ал чәчәк күк яшик әле,
Бирешмик кайгыларга.
1812
Әллә ал була микән,
Әллә гөл була микән;
Жырласам янмый йөрәгем,
Әллә ял була микән.
1813
Өй артында шомыртым бар,
Шомырт турында җырлыйм;
Шомырт турында җыр җырлыйм,
Синең турыңда уйлыйм.
1814
Агыйделдән агып килә
Яшел башлы көянтә;
Жырны гаепләргә түгел,
Жыр теләсә ни әйтә.
1815
Яшел чагында өзмиләр
Алмагачның алмасын;
Кемдә моң бар, кемдә хис бар
Жыр серен шул аңласын.
1816
Жәйгә чыксам бар йөргәнем
Урман белән кыр гына;
Нигә миңа җырламаска,
Бар шатлыгым җыр гына.
1817
Сандугач баласын бирми
Оядан урламасам;
Тулган күңелем бушамый
Кычкырып җырламасам.
1818
Уфа - Казан юлларының
Баганалары чыршы;
Башларыңа моңнар төшсә,
Син дә булырсың җырчы.
1819
Юл буенда тал тирәк,
Карап үтәргә кирәк;
Жыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең илдә бик сирәк.
1820
Алтын пәке көмеш саплы,
Агач башын сырламам;
Өч көн, өч төн җырласам да,
Бер җырны ике җырламам.
1821
Жырла, җырла дип әйтәсез, Жыр чәчмәдем бакчама;
Жыр чәчмәсәм дә бакчама,
Сатып алмыйм акчага.
1822
Жырлагыз, кызлар, җырлагыз,
Жырлаганга тимиләр;
Жырламаган кызларны да
Остабикә димиләр.
1823
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк шушы көйләргә;
Жырласак шушы көйләргә,
Калыр сагынып сөйләргә.
1824
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Жыр күңелне ача ул;
Жырлау күңелне ача ул,
Кайгыларны баса ул.
1825
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Берне түгел, икене;
Жырламас идем икене,
Сез дусларым сөйкемле.
1826
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле, өч булсын;
Өч тә булсын, ун да булсын,
Туганнар күңле булсын.
1827
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Җырлыйм әле биш булсын;
Йөрәгемнең әриүләре
Басылмагач нишлим соң?!
1828
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле алты итеп;
Җырламас идем алты итеп,
Дуслар тора ялт итеп.
1829
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Жырлыйм әле сигезне;
Жырламас идем сигезне,
Бик сөям үзегезне.
1830
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Жырлыйм әле тугызны;
Жырламас идем тугызны,
Яратамын бу кызны.
1831
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Җырлыйм әле тугызны;
Жырлар жырлап, уйлар уйлап
Әйләнәм турыгызны.
1832
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Җырлыйм әле уннарны;
Жырлар алып китмәс микән
Эчемдәге моңнарны.
1833
Җырлыйк әле, җырлыйк әле.
Уникегә тулганчы;
Уникеләргә тулганчы,
Дуслар күңле булганчы.
1834
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле кырыкны;
Жырламас идем кырыкны,
Яшь гомерләр сроклы.
1835
Җырлыйм, дуслар, җырлыйм, дуслар,
Җырлыйм, дуслар, иллене;
Жырламас идем иллене,
Айрылулар билгеле.
1836
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Жыру миңа һөнәр ул;
Минем кебек моңлы бала
Жырламаса үләр ул.
1837
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
«Алмагачы» көенә;
Шул көйгә җырлаган чакта
Күңелләрем сөенә.
1838
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Қилмәс микән көебез;
Нигә килмәсен көебез,
Туган-үскән җиребез.
1839
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле шушы айда;
Кычкырып җырлап җибәрәм -
Янган йөрәккә файда.
1840
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Жырның тәмлесен генә;
Тәмле җырларның эчендә
Иң тәмлесе син генә.
1841
Жырла, дустым, жырла, дустым,
Жыр күтәрә күңелне;
Уең булса да уйлама,
Уй саргайтыр йөзеңне.
1842
Күңел тулса жырлап булмый,
Жырламый елап булмый;
Жырламыйча, еламыйча
Күңелгә чыдап булмый.
1843
Жырлагыз, дуслар, җырлагыз,
Аузыгызны йоммагыз;
Бергә чакта җырлап калыйк,
Ялан бергә булмабыз.
1844
Сикереп кенә төштем чишмәгә,
Чишмә генә суы сайдыр дип;
Күз караукайларыңнан хисап иттем
Миндә генә күңелең бардыр дип.
1845
Кигән генә күлмәк киң кирәк,
Сөйгән генә ярың тиң кирәк;
Сөйгән генә ярың тиң булгач соң,
Бу дөньякайларда ни кирәк?
1846
Алыстан яшел күренгән,
Кем әйтәдер аны үлән дип;
Мин сагынганны син сагынсаң,
Син әйтер идең үләм дип.
1847
Бакчада гөлләр үсәдер,
Арасыннан былбыл үтәдер;
Сөйгән генә ярың матур булса,
Гомерләрең рәхәт үтәдер.
1848
Кош кына булып очар идем,
Канат кына ясап булмыйдыр;
Сурәтләрен ясап кочар идем,
Жан гына кушып булмыйдыр.
1849
Ашасың килсә шикәр кап,
Баллы шикәр йөрәк талдырмас;
Ярны гына сөйсәң, матурын сөй,
Матур ярлар хәтер калдырмас.
1850
Һавалардан очкан ике аккош -
Берсе генә бәйле, берсе буш;
Төшләремдә күрсәм - күңелем хуш,
Уяныплай китсәм — куеным буш.
1851
Агыладыр болыт, агыладыр,
Таудан гына тауга кагыладыр;
Ятсам гына йокым, һай, килмидер,
Жан сөйгәнкәй ярын сагынадыр.
1852
Ап-ак кына кигән күлмәгем,
Күтәрә алмыйдыр беләгем;
Син матуркайга кавышсам дип, -
Бер ходайдан шулдыр теләгем.
1853
Әй, алым син, җаным, алым син,
Алым гына түгел, гөлем син;
Күз өсләрендә каш кынам син,
Гомерлеккәй сөйгән ярым син.
1854
Туры аткаем уйныйдыр,
Чаналарга җиксәм дулыйдыр;
Елама, җанкай, һай, елама,
Син еласаң юлым уңмыйдыр.
1855
Илегездән уздым сызгырып,
Тузанкайларын туздырып;
Без сөйгән ярлар нишли икән
Бездән башка гомер уздырып.
1856
Һавалардан очкан аккошның
Агыйделкәйләрдә кышлавы;
Жан биргәннәрдән яман икән
Жан сөйгән ярың ташлавы.
1857
Ак куян карларны ник таптыйдыр? -
Ятыр урыннарын тапмыйдыр;
Әйтәсе сүзләрен буй кыз әйтми,
Егет хәтерләрен саклыйдыр.
1858
Минем аткынаем бигрәк батыр,
Жигеп булмый кызыл тәртәгә;
Матур кызның хәтрен таба алса -
Шулдыр егетләргә лә мәртәбә.
1859
Тирәндер Агыйдел сулары ла,
Тирән булса да буйладым;
Төшемдә генә микән, көнме икән,
Бер матур кыз белән уйнадым.
1860
Мәскәүләрдән Питер күрнә Микән
Балконнарга менеп бакканда;
Безне сөйгән ярлар сагна микән
Ялгыз урыннарда ятканда.
1861
Гөл бакчасына керер идем,
Гөл чәчәкләренә буялам;
Шул җаныкаем исемә төшсә,
Йокыларымнан елап уянам.
1862
Биек тауның башларында
Карчыгадыр канат кагынган;
Очкылык тотса, тот исеңдә —
Мин булырмын сине сагынган.
1863
Быелгы елның күкесе
Кара гына чуар күбесе;
Быелгы елны саргайганым
Шул жанкай өчен күбесе.
1864
Илләргә асламчы килсәче,
Ука чачак сатып бирсәче;
Һавадан бер өн килсәче,
Хәзер кавышасыз дисәче.
1865
Безнең юлыбыз кырдандыр,
Баганасы шуның кыргандыр;
Үзебез монда торган белән...,
Жанкай безне сагна торгандыр.
1866
Кашларың кара күзеңнән,
Керфекләрең якты йөзеңнән;
Карасам, күземне алалмыймын
Тулган ай тик нурлы йөзеңнән.
1867
Кара урманның артында
Быел утырткан талым бар;
Кеше ярында ни гамем бар,
Бал-шикәрдән татлы ярым бар.
1868
Көмеш кенә йөзек, ай, койдырдым
Унике лә көмеш акчадан;
Эзләдем лә сине, таптым сине
Гөлләр үсеп торган бакчадан.
1869
Тәрәзәләрдән караган,
Сөмбел генә чәчен тараган;
Күрер генә күзгә күркәм түгел,
Куштанлыгы белән яраган.
1870
Беләзекләрең беләктә
Асыл камзулың келәттә;
Насыйб булса кавышырбыз,
Тор, җаныкаем, изге теләктә.
1871
Асыл кияр, жаный, ипләп кияр,
Итәкләре идәнгә тияр;
Үзе генә көләр, үзе уйнар,
Күңел генә шуны бик сөяр.
1872
Қазан сулары ла дугай-дугай,
Бер лә дугаенда без бугай;
Беребез лә анда, бербез монда,
Саргаешып бетәбез бугай.
1873
Камчат бүркеңне күтәр-күтәр,
Каш араларыннан җил үтәр;
Бу гомер безнең үтәр-китәр,
Сөеп алган ярга ни җитәр.
1874
Өстәлең синең киң генә,
Ашъяулык белән тиң генә;
Бу дөньяларда хаҗәтем юк,
Әллә хаҗәтем син генә.
1875
Биек тауның башында
Қалды гына минем малларым;
Калса гына калсын малларым,
Қалмасын сөйгән ярларым.
1876
Урман да башы бөреләнер,
Җәйгә генә чыккач нурланыр;
Елама, җанкай, ник елыйсың;
Күз керфекләрең керләнер.
1877
Ишек алдым биш киртә,
Сандугач сайрар бик иртә,
Сөйгән ярың куштан булса,
Гомерләрең үтәр бик иркә.
1878
Агыйделләрне кичтем мин,
Кара-Идел буе саз гына;
Гөл чәчәгенә тиңләр идем,
Гөлнең гомере аз гыка.
1879
Актыр минем беләгем,
Сабынлап юдым төнәген;
Төнәген күргән гүзәл өчен
Әле дә өзелә минем үзәгем.
1880
Кара урманнарны таптадым,
Таянырга таяк тапмадым;
Атна саен хат яздым,
Жибәрергә юлаучы тапмадым.
1881
Яшел көпчәк, күн көймә -
Буямасана, егет, дегеткә;
Қызыл алмалар кебек кыз балалар
Сокланалар гүзәл егеткә.
1882
Ике каен үскән янәшә,
Яфраклары шуларның шаулаша;
Ике матур бергә килсә,
Саф сандугач кебек сайраша.
1883
Сахтиян читек, сары башмак,
Бассана җирне уйганчы;
Акрын басып кил каршыма,
Күрәем, җанкаем, күзем туйганчы.
1884
Мамык филтә, балавыз шәм
Яндырырлар кадер кичендә;
Син җанкаем исемә төшкәч,
Өч елыймын бер төн эчендә.
1885
Ике туры ат бәйләдем
Тегермән артындагы камышка;
Кил, җанкаем, кавышаек,
Дошманнар калсын сагышка.
1886
Сандугач каен башында,
Сайрап кына тора каршымда;
Бүтән ярларым телем очында,
Син җанкаем бәгырем башымда.
1887
Аршын-аршын ак ука,
Асламчы сата арзанга;
Гомерең булса, үкенерсең
Гыйшык тотып алмый калганга.
1888
Аршын-аршын гарнитур -
Итәклек түгел, изүлек;
Ярны сөйсәң, сөй матурын,
Айлык-еллык түгел, гомерлек.
1889
Тау башларында куш каен,
Яфраклар яра ел саен;
Жанки жаным, җан кисәгем,
Син күңелемдә һәр даим.
1890
Ефәк пута сугар идем,
Эшләвен үзең эшләсәң;
Дөнья-ахирәт бәхил түгел,
Үлми торып мине ташласаң.
1891
Синең чәчең бөдрә-бөдрә,
Тарак белән тарасаң өзелә;
Син сылукайны күрми торсам
Ач үзәкләрем өзелә.
1892
Биек тә тауга меналмыйм,
Асыл кошны тоталмыйм;
Син җаныкай исемә төшкәч,
Капкан ашларымны йоталмыйм.
1893
Тәрәзә төптә асылташ,
Фирәзә белән аралаш;
Бармагың — камыш, йөзең - кояш,
Акылларың камил, үзең яшь.
1894
Тәрәзәм төбе асылташ,
Чын энҗеләр белән аралаш;
Безнең җаныкайны сорасагыз,
Гакыллары камил, үзе яшь.
1895
Сары атым алтын нукталы,
Туры атым көмеш нукталы;
Сагынмам дип үк әйтә күрмә,
Исләреңә төшәр, туктале.
1896
Басмас та идем баскычыңа
Баскычларың бадьян агачы;
Сөймәс тә идем син җаныйны,
Гакылларың дөнья бәясе.
1897
Кара урманнарны кичкәндә
Арыслан-киек сизмәсен;
Төрле яктан сүз ишеткәч,
Хуш-мөбарәк күңелең бизмәсен.
1898
Үрдәк очар күл күреп,
Былбыл очар гөл күреп;
Синең белән без икебез
Сөйләшербез микән бер күреп.
1899
Жигә торган атымның
Йөгәннәре чуклы җиз генә;
Мин бу кадәр көймәс идем
Күрешер булсак тиз генә.
1900
Агыйделләрнең аръягында
Ике каен үсә бер төптә;
«Жаныем» дип сарылуларың
Исләремнән чыкмый бөртек тә.
1901
Сары сандугач баласын
Кулыма тотып сайраттым;
Гакыл-фигыльләреңне ходай белә,
Зифа буең күреп яраттым.
1902
Алтын йөзек бирер идем
Көмеш йөзек биргәнгә;
Жанымны ярып бирер идем
«Жаныкаем», дип үк сөйгәнгә.
1903
Алача күлмәге ал микән,
Алларында ука бар микән?
Уймак кебек авызыңны
Суырып үпкән бар микән?
1904
Зәңгәр читек, киез ката,
Ефәк күлмәк кем сата;
Синең күңелеңдә әллә ни бар,
Минем күңелем сине ярата.
1905
Кашларың кара кеш кебек,
Буйларың тутый кош кебек;
Син җанкаем белән сөйләшкән
Йокыларымда күргән төш кебек.
1906
Җирәнчәк ат печән ашамас,
Башларыннан йөгәнен ташламас;
Мәхәббәтсез түгел сөйгән ярым,
Шаять, мәхрүм итеп ташламас.
1907
Бурыйдыр карлар, бурыйдыр,
Яланда уйсу җиргә сылыйдыр;
Син жанкайны күрми торсам
Күңелләрем ямансулыйдыр.
1908
Энҗеле лә яка, һай, шау ука,
Җиргә төшсә, җаный, югала;
Йөрсәң йөр, әй, минем күз алдымда,
Сине күргәч күңелем юана.
1909
Алтын ияр, ак мендәр,
Иярләп куйдым чаптарга;
Кара кашым, карлыгачым,
Ияләнә күрмә ятларга.
1910
Тәрәзә төбемдә чын җимеш,
Ашыйсым килми туксынам;
Тышка чыксам, өйгә керсәм
Син җанкаемны юксынам.
1911
Агыйдел кичтем саеннан,
Сайгак ярдым каеннан;
Хәстә ятып саргаймадым,
Мин саргайдым синең кайгыңнан.
1912
Ай катындагы йолдызым,
Су катындагы кондызым;
Чирек сәгать тормас идем
Син жаныйдан башка ялгызым.
1913
Агыйделгә басма салдым,
Берсе каен, берсе тал;
Әткәем шикәр, әнкәем бал,
Бал-шикәрдән татлы сөйгән яр.
1914
Шомырттан кара чәчемне
Алтын тарак белән тарыймын;
Син җанкаем исемә төшкәч,
Тулган айга чыгып карыймын.
1915
Түбәтәемнең түбәсе
Түбә түшәменә тиясе;
Бер битен кояш, бер битең ай,
Күп карасам күзем тиясе.
1916
Кара урманнан узганда
Карама кистем таякка;
Сау бул, җаный, дигәннән соң
Көчкә басып киттем аякка.
1917
Карлыгач килер кар киткәч,
Сандугач килер җир кипкәч;
Карлыгачтан кара күзеңнән
Яшьләр килер, җаный, без киткәч.
1918
Җаныкаем, синең бишмәтең
Билләреңнән түбән - бик сөям;
«Валлаһи» дисәм язык булыр,
Фил хакыйкать, сине бик сөям.
1919
Менеп кенә барган атымны
Бәйләп кеңә куйдым камышка;
Йоклар да булсаң уянырсың
Без әрбагый әйткән тавышка.
1920
Бакчаларга кояш төшәдер,
Әлвән-әлвән жимеш пешәдер; - Әлвән генә җимеш җиткәннән соң
Шул матурлар искә төшәдер.
1921
Биек кенә тауның башында
Ташка гына басып булмыйдыр;
Сез матурларны күрмәенчә
Өч сәгать тә түзеп булмыйдыр.
1922
Ак калфакларың ука чук,
Укаларын алсам яме юк;
Син сылудан башка чибәрләр күп,
Синнән башка торыр хәлем юк.
1923
Камыш та буеннан берәү килә,
Ак калфак буе ал тасма;
Кушылыр гына булсаң, куш яныңа,
Кушылмас та булсаң, алдатма.
1924
Сары да сары, ай, сап-сары,
Төшләремдә күрдем мин сине;
Төшләремдә күреп гашыйк булдым,
Үлми торып ташламам сине.
1925
Казаннардан Мәскәү күренер микән
Баскычларга менеп карасам;
Йөгерепкәй лә килеп чыгар микән
Былбыл гына булып сайрасам.
1926
Агыйделләрнең аръягында
Күгәреп лә торган тау микән?!
Сандугачкайларым, сайрасана,
Җан сылуларым исән-сау микән?!
1927
Йөрәккәйләрең авыртса,
Базарлардан алып алма аша; Син ташласаң да мин ташламам
Газраил җанымны алмаса.
1928
Алтын гына булып агаем,
Көмеш кенә булып тамаем;
Үзкәйләрең миңа булмагач,
Янып торган утта янаем.
1929
Биек кенә тауның башында
Борылып кына үскән бер үлән;
Үзкәйләре киткән, сүзе калган,
Искә төшкән саен бер үләм.
1930
Бакчаларда бадьян чәчкәсе,
Башкайларын чыпчык өзмәсен;
Исән булсак бер кавышырбыз,
Миннән өметләрең өзмә син.
1931
Ишегем алды куш каен,
Яфрак кына ярыр ел саен;
Сөйгән генә ярың матур булса,
Гыйшкы гына артыр көн саен.
1932
Биек тә генә тауның башлары,
Кызларның да кыйгач кашлары;
Кызларның да кыйгач кашын күреп,
Янадыр ла йөрәк башлары.
1933
Һавалардан очкан аккошның
Канат очкайлары күк микән?
Синең белән кавышырга
Араларда атна күп микән?
1934
Биек кенә тауның башында
Салкын гына чишмә күп булыр;
Суытма, җанкай, күңелеңне,
Суытучы дошман күп булыр.
1935
Қызарып кына кояш чыкканда
Чыкмасана, җаныем, пешәрсең;
Минем генә гыйшкым синдә булса,
Янган утка сикереп төшәрсең.
1936
Озын гына тауның астында
Җир җиләге ничек пешә икән;
Синең генә кебек зифа ярлар
Ничек туып, ничек үсә икән.
1937
Таяна торган таягымның
Нәзек башлары кургашлы;
Гыйшыклык хәле авыр икән,
Йөрәгемә каннар урнашты.
1938
Юка гына яшел пыяла,
Йөзгенәем синнән ояла;
Йөзгенәем синнән оялса да,
Җанкайларым сине сөя лә.
1939
Һавалардан очкан ак үрдәк
Су өстенә төшеп кагыныр;
Сөйгән дә ярың матур булса,
Әрбагыйлар әйтеп сагыныр.
1940
Түбәтәйкәйләрнең түбәсе,
Түбәләре кызыл өлгеле;
Элгәре дә күңелем сизгән иде,
Яр буласыларың билгеле.
1941
Кашкайларың кара каләмнән,
Буйгынайларың зифа адәмнән;
Син тумагансындыр анадан,
Очып төштең микән һавадан?
1942
Ак каеннарга ник мендем? -
Җилбердәп торган туз өчен;
Быелгы җәйне мин саргайдым
Аклы яулык япкан кыз өчен.
1943
Һавадан очкан аккошның
Канат очларында бирте бар;
Кешенең бездә ни эше бар,
Ходай кавыштырса, ирке бар.
1944
Биеккәй тауның башында
Самавырлар кайный күмерсез;
Мине дә ташлап ятны сөйсәң,
Сөйгән ярың булсын томерсез.
1945
Кара да постау чикмәнемне
Кара ефәк белән бөккәндер;
Тәрәзәләрдән карый-карый,
Әллә кайтыр, ди-ди көткәндер.
1946
Уйсу да җирдә тозак кордым
Аккошлар да шунда уйный дип;
Култыксалардан кул болгадым,
Кил, гөлкәем, киртә буйлый дип.
1947
Бишмәтеңә теккән биш
төймәнең
Бишесе дә Бохар көмеше;
Йөзкәйләрең гөлйөзем җимеше,
Буйкайларың Идел камышы.
1948
Кил, гөлкәем, үз катыма,
Таянып сөйләшик киртәгә;
Әйтәсе сүзең әйт шушында,
Мин булмам монда иртәгә.
1949
Ишек алдым алмагач,
Кисеп алдым алмасы булмагач;
Синең дә кебек тәмле телле
Булса да булыр сандугач.
1950
Урамнан үттем, күрдеңме,
Төшләремә кердең, тойдыңмы;
Тордым да төшем юрадым,
Бер ходайдан сине сорадым.
1951
Карлыганнан кара кашларың,
Бөрлегәннән кызыл Йөзләрең;
Шикәрдин ширин, балдан татлы,
Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең.
1952
Кашларың нечкә бик, әйләнгән
Казанда бөккән дугадай;
Йөзең күркәм, буең зифа
Банкаларда үскән кынадай.
1953
Су буйларында багана,
Башларын дулкын капа ла;
Син җаныемның бит уртасы
Оҗмахларда пешкән багалма.
1954
Биек кенә тауның башында
Ике ат йөри үргән тышаулы;
Өязләрдә түгел, юк Қазанда,
Җаный гынам, сиңа ошаулы.
1955
Җаныкаем ефәк эрлидер
Тегәрҗептән бераз нечкәрәк;
Җаныкаем мине көтә микән
Икендедән бераз кичкәрәк.
1956
Әйләнә кояш, һай, әйләнә,
Талларга ефәк бәйләнә;
Әйтәсе сүзем күп иде,
Үзеңне күргәч телем бәйләнә.
1957
Асламчылар килсәче,
Ал штуфлар сатам, дисәче;
Һавадан фәрештә иңсәче,
Инде кавышасыз, дисәче.
1958
Бакчада кемнәр йөридер
Ике кулларына гөл учлап;
Шул җаный белән бер кавышсам,
Йоклар идем йокым тынычлап.
1959
Көмеш йөзек койдырдым
Ялан көмеш акчадан;
Эзләдем сине, таптым, җаный,
Гөл чәчәкләр аткан бакчадан.
1960
Сандугачка җим салмыйсың,
Сайрамый торсын, дидеңме;
Сагынганда юк сәламен,
Сарпаеп үлсен, дидеңме.
1961
Сикереп төштем бакчага
Нәзек чыбык алмага;
Нәзек чыбык - тал чыбык,
Көтә микән җаный талчыгып?
1962
Сары ат җыктем яратып,
Капкаларга таба каратып;
Җанкай безне көтә микән
Бер күрер өчен җан атып.
1963
Асыл кошлар сайрыйдыр
Қызыл гөлләр чәчәк атканда;
Син җаныйдан сәлам көтәм
Таң ярылып, шәфәкъ батканда.
1964
Кашларың кара каләмдер,
Бу шигырьләрем сиңа сәламдер;
Бу сәламнәремне алмасаң,
Сөешүләребез безнең әрәмдер.
1965
Челтәрле чана күн япкан,
Эчләренә кереп кем яткан;
Кичә күңелең салкын иде,
Бүген күңелеңне кем тапкан?
1966
Түгәрәк күлдә дүрт үрдәк,
Аксаклары ничек йөзә икән;
Якында торып, күзе күреп,
Җаннары ничек түзә икән.
1967
Туп-туп итеп баскан туры атның
Тубыклары яшел тут икән;
Төшмәсен гыйшкың матур ярга,
Гомергә сүнмәс ут икән.
1968
Тәрәзәм төбе гөл чәчәк,
Гөл чәчәккә килми бер чәчәк;
Минем сөюләрем артык килер
Мизаннарга салып үлчәсәк.
1969
Каенлыкларның какысын
Җыеп ашар идем татлысын;
Валлаһи, җаный, бик сөямен,
Кил, ташлама, алла хакы өчен.
1970
Аккошлар очар су күреп,
Былбыл кошлар очар гөл күреп;
Еракта түгел, бик якында,
Сагынганда булмый бер күреп.
1971
Һавада, җаный, күк томан,
Мин бу илләрдә күп тормам;
Сүзең булса әйт шушында,
Син сагынган чакта мин булмам.
1972
Тубылгы урман зур булмас,
Аның уртасыннан юл булмас;
Кашың да кара, буең зифа,
Сине сөйгән егет хур булмас.
1973
Ачтым кибет тактасын,
Сайладым Бохар басмасын;
Сине дә миңа, мине сиңа
Дошманнар кайчан мактасын.
1974
Алып кына бирим ефәк яулык,
Йөрерсең кулыңа тотып; Сәнең өчен бән йөримен
Гыйшык кына тотып, ут йотып.
1975
Җаныем, җаныем, яндырдың,
Яндырдың да түгел, көйдердең;
Татлы телең, тәмле сүзең
Белән мине сөйдердең.
1976
Җиктем пар ат - ике сары ат,
Җибәрдем җалын тарап;
Ал яулыкка яшен сөртеп,
Җанкаем калды карап.
1977
Җанкай, сиңа ни бирием,
Бохарадан килгән малым юк;
Җанымны ярып бирер идем,
Җаннан башка йөрер хәлем юк.
1978
Җаныем, сиңа ни бирием,
Бохарадан алган малым юк;
Син җанкай ярым искә төшкәч,
Аякларга басар хәлем юк.
1979
Исәдер лә җилләр, буран каты,
Җилдереп булмыйдыр елкыны;
Сән дә, җаныкаем, исемә төшсәң,
Йоклап булмый татлы йокыны.
1980
Асыл кошлар килә тау буйлап,
Тавышлары килә су буйлап;
Бик акылсыз бала түгел идем,
Акылларым бетте сине уйлап.
1981
Өстендә кигән ал күлмәгең
Җил аладыр, дустым, кигәндә;
Йөрәк бәгырьләрем өзелеп кала
Узып киткәнеңне күргәндә.
1982
Ахак кына салдым дәрьяга,
Җил кагып чыгарды ятага;
Сән дә бәнем кебек сагыныр булсаң,
Утырып агар идең дәрьяга.
1983
Самавырларыңның сарысы
Бакыр да гына түгел, җиз генә;
Сән җаныемны бик сагындым,
Кавышырбыз микән тиз генә?
1984
Атландым бән атның аласын,
Әйләндем Әстерхан каласын;
Еламачы, җаный, ник елыйсың,
Ничә еласаң да каласың.
1985
Қызарып кына чыккан кояшка
Каршы гына барма, пешәрсең;
Җан сәүгән ярыңны ятлар алса,
Сикереп, янган утка төшәрсең.
1986
Өстеңә кигән күлмәгеңнең
Итәгеннән бигрәк иңе озын;
Синең лә йөзең минем күзем
Карап туялмады көн озын.
1987
Җилбердәп искән җил берлән
Киләдер аккош тавышы;
Иртә торсам, кич ятсам
Бары шул җанкаемның сагышы.
1988
Ай-һай ла, җаным, читегең,
Мәкәрҗәдән килгән олтаны;
Эзләдем, җаный, таптым сине,
Син икәнсең егетләр солтаны.
1989
Сикереп атка менгәндә
Йөгәнең тезгене җиз булсын;
Менгәндә атың акбүз булсын,
Сәүгән ярың матур кыз булсын.
1990
Такыр басу капкасын
Дагалы туры ат таптасын;
Тәрәзәдән карап торган кызны
Яман күздән ходай сакласын.
1991
Иртә генә тордым, ай, таң берлән,
Битем юдым ап-ак кар берлән;
Ахирәт тә күрке иман берлән,
Дөнья күрке сөйгән яр берлән.
1992
Ак чәчәккәй берлән, ай, миләүшә
Гөл чәчәге берлән чеңләшә;
Үзем генә монда булган берлән,
Күңелем җанкай берлән сөйләшә.
1993
Камчат та бүрек күтәр, күтәр,
Әйләнәсеннән аның җил үтәр;
Бу дөньялар шулай үтәр-китәр,
Кавышып калуларга ни җитәр.
1994
Төркем-төркем күгәрчен,
Агындин бигрәк күге күп;
Шул җаныем исемә төшкәч,
Йокламый чыккан төнем күп.
1995
Ай берлән кояш бер генә,
Йолдыз сиксән мең генә;
Кавышырбыз дип йөргән идек,
Кавышып булмый тиз генә.
1996
Аллары ла миннән, гөле синнән,
Гөлнең яфраклары ник шиңгән?
Син белмәсәң, җаный, ходай белә,
Күңелләрем бизми һич синнән.
1997
Беләзеккәйләрем билле иде,
Беләккәйләремә билге иде;
Шәм яндырып эзләп йөресәм дә
Таба алмам, җаныем, синдәйне.
1998
Чарлакта шәмнәр лә янадыр,
Майлары да эреп лә тамадыр;
Синең дә гыйшкың сәбәбеннән
Йөрәгемдә утлар ла янадыр.
1999
Юл буйкайларында кыяк үлән,
Һәр бересе аның кыл кебек;
Син җанкәемне уйлап үткән
Һәрбер көне миңа ел кебек.
2000
Тәрәзәләр ачтым, уклар аттым,
Былбыл кошларын кузгаттым;
Бер күрер өчен җаннар аттым,
Булмады ла очар канатым.
2001
Тутый кошлар алдым, ай, каладан,
Кара гына кашлы баладан;
Миңа гына хәсрәт булыр өчен
Нигә тудың, җанкай, анадан.
2002
Аршин гына ярым карлар яуса,
Бәләкәй генә туры ат юл башлар;
Яшь вакытларда сөйгән ярны
Кем дивана булса, шул ташлар.
2003
Тәрәзәләрдин, һай, караган,
Калфагына мәрҗән кадаган;
Яр булыр өчен яралмаган,
Ян көйдерер өчен яралган.
2004
Таң ата микән ди, ай, таң микән,
Таң вакытын белгән бар микән?
Таң вакытын гынай өчкә бүлег,
Безне сагынганнар бар микән?
2005
Икедер лә безнең куебыз,
Аяклашып аны суйдыгыз;
Гыйшык тотып кавышмый үлсәк,
Аяк очлы безне куегыз.
2006
Сачеңне биштән үрмәсләр,
Сине миңа бирмәсләр;
Бирмәсәләр бирмәсләр,
Сандыкка салып куймаслар.
2007
Сач кенәем кара шомыртдин,
Алтын тарак белән тарыймын;
Син жанкаем исемә төшкәч,
Тулган айга чыгып карыймын.
2008
Әй, әлфирак, дускаем, әлфирак,
Әлфиракдин гөлләр яхшырак;
Сәүгән ярың алалмасан,
Мәсхәрәдин үлем яхшырак.
2009
Киләп-киләп ак мамык
Бир буяучыга, буясын;
Ярны сәүсәң сайлап сәү,
Тырнак очы тими уянсын.
2010
Кызлар кызыл киядер,
Җефәктән төймә төядер;
Кызлар белән дус булсаң,
Җаным-күзем диеп үк сөядер.
2011
Кара урманның солысын
Кемнәр урыр куесын;
Сагындыңмы диеп ник сорыйсың,
Күрмимсең йөзем сарысын?
2012
Кара урманны кичкәндә
Җаман киекләр сизмәсен;
Бәндин сылу ярлар күп,
Бәндин җан гынаең бизмәсен.
2013
Урман авызы тар гына,
Кызлар авызы бал гына;
Матур кызны суырып үпсәң,
Авызың булыр бал гына.
2014
Ак сарайның да, ай, ишеген
Алтын йозак белән дә бикләдем;
Сән җаныйны алладин бән теләдем,
Сән булмасаң, әҗәл дә сорадым.
2015
Актыр да бәнем, ай, беләгем,
Күптер ходайдин бәнем теләгем;
Теләгән теләк кабул булса,
Шәт хасил булыр бәнем морадым.
2016
Алмагач чәчәге и ал булыр,
Алмалары пешсә дә бал булыр;
Шушы да илдә бер матур бар,
Алла насыйб итсә лә яр булыр.
2017
Түгәрәк тә куакның артында
Түгәрәп үк сайрый бер тургай;
Шул тургай кебек сайрарга
Язганмы гына икән бер ходай.
2018
Түгәрәк тә куак, киң җафрак,
Гөл җафрагына ошаулы;
Йөздә генә түгел, меңдә юк
Сән җанкаема ошаулы.
2019
Кашың да кара, ай, күзеңдин,
Керфекләрең җатадыр йөзеңдин;
Карасам күзем алалмыймын
Тулган ай дик нурлы йөзеңдин.
2020
Сары ат җыктем - саз кичтем,
Сары атым салкын алсын дип;
Сәдака-хәер күп үк бирдем,
Сәүгән ярым үземә булсын, дип.
2021
Сары кошның баласы
Сайрый микән арышта;
Булса да булыр, гаҗәп булмас,
Сәндин дә генә артык фәрештә.
2022
Ашыйсың килсә алма аша,
Багалмасы йөрәк талдырмый;
Ярны сәүсәң, гыйлемне сәү,
Гыйлем кызлар хәтерең калдырмый.
2023
Һөд-һөд дигән асыл кош
Кош кундырмыйдыр тирәккә;
Ай-һай, гыйшыкның катысы
Аш кундырмыйдыр йөрәккә.
2024
Һөд-һөд дигән асыл кош -
Сөләйман пәйгамбәр илчесе;
Без икебез бик татуга
Дошманнарның киләдер көнчесе.
2025
Һөд-һөд дигән асыл кош
Ошбу җиһаннарны гизмидер;
Орышсаң да, җаным, әрләсәң дә,
Сәндин җангынаем бизмидер.
2026
Матуркай биргән алманы
Қырыйларыннан өч каптым мин;
Матуркай булмаган кичләрдә
Үләрдәй булып җаттым мин.
2027
Сандугач сайраудин буш булмас,
Таң саргаймыенча туктамас;
Гашыйк кеше — моңлы кеше,
Төн йокысын тыныч йокламас.
2028
Сандугач кая, ай, ояда,
Җомыркалар сала маяга;
Сәүгән дә ярың алалмасаң,
Гомерләрең узадыр заяга.
2029
Сандугач кая, ах, сайрыйдыр,
Гөлбакчада, монда ла ояда;
Сандугач кебек, ах, сайрашып
Кавышырбыз микән дөньяда.
2030
Җир җиләкләре пешәдер
Қызарып кояш чыкканда;
Җегетне кызлар шул чак - сөяр
Сызылып мыек чыкканда.
2031
Җир җиләкләре пешәдер,
Өзелеп үк җиргә төшәдер;
Сагынмыйсың диеп ник әйтәсең,
Сәгать саен исемә төшәдер.
2032
Теш карасын мактыйлар да,
Тигерәсем килми тешемә;
Иртә исемдә, кич төшемдә,
Белдерәсем килми кешегә.
2033
Сахраларга чыксам, сәрхуш булам
Һәйбәт сачәкләр исенә;
Үземне үзем бетереп
Ник төшерәм икән исемә?!
2034
Сикердем төштем чишмәгә,
Чишмә суы сайдыр дип;
Күз каравындин исәп итәм
Бәндә күңелең бардыр дип.
2035
Сикердем төштем бакчага,
Уртасы яшел тактага;
Матуркай миңа вәгъдә куйды
Айга түгел, атнага.
2036
Ай катында Зөһрә йолдыз,
Калыккан булсаң, бат инде;
Җанкәй, сәне бик сагындым,
Кайтырдай булсаң, кайт инде.
2037
Ай катында якты йолдыз,
Аршын ярым арасы;
Ни турылардин хәтерең калган,
Ике күземнең карасы.
2038
И айларда, айларда,
Яшел хәтфә бүрек байларда;
Без икебез кавышырбыз
Җир җиләге пешкән айларда.
2039
Биек кенә биек өйләрдин
Төтеннәре чыга кыл кебек;
Сән җанкаем исемә төшкәч,
Бер төннәре була ел кебек.
2040
Биек тауның башында
Пар туры атлар тышаулы;
Безнең матурны сорасагыз,
Ак күгәрченгә охшаулы.
2041
Биек кенә биек тауларны
Кил, икебез, җаныем, менәек;
Син киләлмәсәң, бән баралмасам,
Кил, икебез бер кичтә үләек.
2042
Беләзеккәйләрең бөгелмә,
Бөгелмәдин килгән түгелме?
Сөямен ди-ди син әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелме?
2043
Җиккән атың гадәтен
Юлга чыксаң белерсең;
Бу дөньяның рәхәтен
Кыз куенына керсәң белерсең.
2044
Бән сәвәмен үзеңне,
Қашың белән күзеңне;
Бән сөйгәнне шундин бел,
Һич тә алмаймын сәндин күземне.
2045
Каз канатлары ак, җаный,
Ир канатлары ат, җаный;
Сәнең күңелең әллә ничек,
Бәнем сәүгәннәрем хак, җаный.
2046
Алма аша, җаный, алма аша!
Алма ашасам тешем камаша;
Сән ташламасаң бән ташламам,
Газраил җаным алмаса.
2047
Ак үрдәкләр кайда йөзәдер?
Агым гына суда су буйлап;
Хәстә генә ятып саргаймадым,
Бән саргайдым быел сәне уйлап.
2048
Бәләкәй дә бакча җимеше,
Сахраларга чыккан хуш исе;
Кашларың ла кара, буең зифа,
Бөтен җиркәйләрең килешле.
2049
Җирән атым башын чайкый
Быел җәйне җыйган май өчен;
Хәйран егет вәйран була,
Сезнең күк матур яр өчен.
2050
Челтерәп аккан чишмәнең
Аслары дәрья булмасын;
Сөямен дибүк әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә булмасын.
2051
Казанда баллар кайныйдыр,
Кашыксыз кабып булмыйдыр;
Үзем дә, җаный, интизармын,
Вакыт җитми кавышып булмыйдыр.
2052
Көмеш йөзек койдырдым
Атсыз бармагымның атына;
Үзем дә түгел, җаным фида
Сән җаныкаемның хакына.
2053
Кыйгач-кыйгач кашларың кара,
Керфек асларыңдин гөл тама;
Гөл тамган керфек асларыңдин
Ихлас күңлең белән бер кара.
2054
Алтын алкаларың колакта,
Тамчылары тама беләктә;
Үзең дә анда булган белән,
Мәхәббәтең бәнем йөрәктә.
2055
Алтын да ияр, штуф мендәр
Акбүз атның йөри саурында;
Шул җаныйның әйткән сүзе
Телләремдә түгел, бәгыремдә.
2056
Юл буйлары, җаный, бөрлегән,
Бөрлегәннәр саен бер үлән;
Син җаныем исемә төшкәч,
Бер тереләм, дәхи бер үләм.
2057
Түгәрәк ләй алан - бик киң алан,
Печәннәре җитәр бер заман;
Кавышулары ла бик аз вакыт,
Әмма аерылышу бик яман.
2058
Сазда гына микән ак каен,
Сандугачлар сайрый таң саен;
Исләремә төшәсең, җанкәем,
Аякларым атлаган саен.
2059
Янәшәдә түгел яшел суган,
Яшелләтә ничек өзәсе;
Оныттың да, җаный, һай, оныттың,
Синнән башка ничек түзәсе.
2060
Әлвән җимешләре сатыладыр
Зур-зур кибетләрнең эчендә;
Өйләргә дә керсәм, тышка чыксам,
Син җаныем минем исемдә.
2061
Тимерле чана, һай, кузырлы,
Аның тәртәләре тубылгы;
Син җанкәй генә дия-дия,
Йөзләремә сары сугылды.
2062
Тәрәзәкәй төбем, һай, үрмә гөл,
Су сипмичә, җаный, үрмидер;
Синдән гайре ярлар булган белән
Күңелләрем кабул күрмидер.
2063
Алыр да гына идем, сатар идем,
Танымыймын кытай кондызын;
Син җанкәй генәм исемә төшкәч,
Һич белмимен кичен-көндезен.
2064
Безнең дә кырлар бик зур түгел,
Тал чыбыклар берлән тотарлык;
Кашың да гына кара, буең зифа,
Бер кашык су берлән йотарлык.
2065
Өстеңә дә кигән күлмәгеңнең
Тырнак-тырнак төшкән агы бар:
Алтыннардан кыйммәт акылың бар,
Йөзгә күркәмлегең таты бар.
2066
Җирәнчәкәй атның, һай, ялларын
Кыйблалардан искән җил тарый,
Син җанкәемнең исәнлеген
Таң алдында килеп кош сайрый.
2067
Урамнарга җәйгән, һай, тактаны,
Таптатасым килми атлардан;
Кашларың да кара, буең зифа,
Сөйдерәсем килми ятлардан.
2068
Тәрәзәкәй ачтым, гөлләр сиптем,
Кермәдеме, җаный, күзеңә;
Тагы да гына ун ел көтәр идем,
Әгәр килер булсаң үземә.
2069
Сары сандугачның, һай, баласы,
Сайрый-сайрый төшә әремгә;
Алырмын да, җаный, алмый калмам,
Быел ала алмасам яренгә.
2070
Базарларга бардым, сарфинкә алдым,
Сарфинкә товары түземле;
Тыңлачы да, җаный, шул сүземне -
Гомерлек яр итим үзеңне.
2071
Бишни! дә генә күлмәк, һай, биш булмас,
Аның төймәләре җиз булмас;
Күрешкән дә чакта сөйләшиек,
Безгә күрешүләр тиз булмас.
2072
Капкыннар ук салдым, һай, күк бозга,
Җофарлар ук берлә кондызга;
Син җанкәйне охшатамын
Зөһрә дигән нурлы йолдызга.
2073
Ашасым килә, һай, әллә ни,
Сахраларда пешкән алманы;
«Җанашым» дип үк хәлең белеп,
Бер сөйләшүләре әллә ни.
2074
Җитеннәр үк чәчтем, һай, тамырга,
Тамырлардин танып алырга;
Сөймимен түгел, бик сөямен,
Белгертмимен үзем сабырга.
2075
Агыйделкәйләрне кичкәндә,
Беләкләрем талды ишкәндә;
Бер елыймын, тагын бер уйлыймын,
Син җанкәем исемә төшкәндә.
2076
Су буйларында бик күп йөрдем
Кара гына сусар эзендин;
Карасам, күзем ала алмыйм
Син җаныем нурлы йөзеңдин.
2077
Агыйделкәй алкын, суы салкын,
Якын барма, дулкыны какмасын;
Бер битең кояш, бер битең ай,
Яман күздән ходаем сакласын.
2078
Ишек алдым түгәрәк күл,
Тирә-ягы аның кызыл гөл;
Мин матур дип син мактанма,
Өзелеп сөйгәннәрнең кадерен бел.
2079
Тау буйларында, ай, күк чәчәк,
Ничек кенә үскән көн тими;
Буйларың ла зифа, төсең сылу,
Ничек тә генә үстең күз тими.
2080
Калфаккайларыңның, ай, түбәсен,
Түп-түгәрәк итеп лә кем уйган?
Кашларың ла кыйгач, йөзең сылу,
Исемнәрең матур, кем куйган?
2081
Сусадым да, җаный, сулар кайда?
Дәрья суларында юк файда;
Инде безгә, җаным, күрешү кайда, -
Төшләреңдә күрсәң шул файда.
2082
Алмачуар ак үрдәк
Килә йөзеп су буйлап;
Хәстә ятып кына саргаймадым,
Мин саргайдым сине уйлап.
2083
Алмагачта биш алма,
Мин дә алмыйм, син дэ алма;
Җаныем, бәгырем, җан газизем,
Ятлар белән, зинһар, чуалма.
2084
Өсләреңә кигән, ай, полотно,
Яңгырларда киеп чылатма;
Киләм диюләрең белән син юатма,
Қилми калып тагын елатма.
2085
Уңсачы бодай, уңсачы,
Матур кызлар шуны урсачы;
Яшь гомерләреңне вәйран иткәч,
Ят кочмаган ярлар булсачы.
2086
Иртән дә торып тышка чыксам,
Таш мәчетнең алдын көриләр;
Сөйгән ярың булса, матур булсын,
Бу кем яры диеп сорыйлар.
2087
Ике дә туры ат уйныйдыр,
Тезгеннәре кыска буйлыдыр;
Ерак та җирнең шунысы читен,
Вакыт җитми күрешеп булмыйдыр.
2088
Ике аккош килә тау буйлап,
Тавышлары китә су буйлап;
Ак калфагын киеп, кыңгыр салып
Әле дә тора микән безне уйлап.
2089
Биек тә тауның башында
Ак селәүсен йөри - су тапмый;
Өйгә дә керәм, тышка чыгам
Син җаныйдан башка ямь тапмый.
2090
Биек тә тауның башыннан
Күренәдер мәсчет баскычы;
Авызың да уймак, тешең энҗе,
Телең генә оҗмах ачкычы.
2091
Биек тә тауның башында
Утыртып ук үскән талым бар;
Кеше ярларында ни гамем бар,
Сандугачтан артык ярым бар.
2092
Күпер буйларында күк чәчәк,
Су тими ничек үсте икән;
Кашлары кара, буе зифа,
Күз тими ничек үсте икән.
2093
Матур кызлар урын җәяләр,
Өстенә коралар яшькелтне;
Кил, матурым, килче сөешик,
Ни белән сагынырбыз яшьлекне.
2094
Хрусталь өстәл өсләрендә
Кулъяулыгым калды ал, җаный;
Мине дә генә ташлап ятны сөйсәң,
Оҗмахлардан мәхрүм кал, җаный.
2095
Яндырган да шәмнәр сүнәрме
Мәскәүләрдән килгән фонарьда;
Син булмасаң безгә бүтән булыр,
Синең мәхәббәт булмас аңарда.
2096
Челтәрле дә яулык киштәдә,
Аны эшләүчеләр бистәдә;
Син фәрештәмне мин ташламам,
Оҗмахтагы хурлар иңсә дә.
2097
Челтәрле дә чана киң үрәчә,
Үрәчәгә басып сөйләшә;
Сүз сөйләүләре дә, ай, гарәпчә,
Күз каравы аның әдәпчә.
2098
Чуарлаган кәгазь йорт өчен,
Почтовойлары аның хат өчен;
Яшьтән бирле сөеп килгән ярым
Үскән икән шулай ят өчен.
2099
Сары да гына Сак-Сок тавышына
Моңланадыр нечкә күңелләр;
Сак-Соклар ук кебек саргаешып
Үтәр микән безнең гомерләр.
2100
Су буйларын, ай, тал алган,
Тармаклары җәелеп таралган;
Син җанкаемны ла уйлый-уйлый
Нурлы йөзләремне лә сары алган.
2101
Сусадым да, җаный, сулар кайда? -
Дәрья суларында юк файда;
Тел тибрәтеп, нурлы йөз күрсәтеп
Бер сөйләшсәң, миңа шул файда.
2102
Кыска гына сәке, киң урындык,
Кашагалап корган чыбылдык;
Беребез дә анда, беребез монда,
Сак белән Сок кебек без булдык.
2103
Канәферләр белән, ай, бадиян
Кай җирләрдә чәчәк ата икән?
Кара да кашым, карлыгачым,
Кай җирләрдә ялгыз ята икән?
2104
Кара урманнарның какысын
Җыеп ашар идем татлысын;
Сөюләрем, җаный, валлаһи, хак,
Кил, ташлама алла хакы өчен.
2105
Кара атларга менсәң, камчы алма,
Кара атларга камчы кирәкмәс;
Кызларны да сөйсәң, сөй матурын,
Матур кызга яучы кирәкмәс.
2106
Казаннардан Мәскәү күренә МИКӘН
Баскычларга менеп карагач;
Кем балаларын да кемнәр алмый
Үз күңелләренә лә ярагач.
2107
Кичәләрдә ятып бер төш күрдем
Ак укалар сүттем йомгактан;
Бу чаклы да матур булмас идең,
Җан иңгәндер сиңа оҗмахтан.
2108
Мәдрәсәдә китап бихисап,
Яшел тышлы китап бер генә;
Бу илләрдә кызлар күп булса да,
Җаннан артык ярым син генә.
2109
Мәшрикъ якларыннан болыт килә,
Мәгърибкә таба авышкай;
Ике дә матур гашыйк булса,
Бик бәхетле булса кавышкай.
2110
Һаваларда очкан аккош кебек
Ак төстәге күлмәк кимәдем;
Яшь чагымнан гыйшык тотмас идем,
Болай саргайтуын белмәдем.
2111
Һавалардан очкан аккошларның
Аяклары алтын боҗыра;
Син җанкаемны уйлауларым
Төнге йокыларымны очыра.
2112
Кичә генә кигән ак күлмәгең
Буй-буй күренәдер күземә;
Җаныкаем, сине хактан сорыйм
Хәләл җефетлеккә үземә.
2113
Җилбер генә җилбер җилләр исә,
Җитен тамырларын җил кисә;
Егеткәйләр үсә, кызлар үсә,
Егет бәгырьләрен кыз кисә.
2114
Алтын да кайчы, ал штуф -
Кистермәче белер-белмәскә;
Синең буйларың бигрәк зифа,
Кочтырмачы кадрен белмәскә.
2115
Таң ата микән, таң микән,
Таң йокылар татлы бал микән?!
Йокыда микән, уяу микән,
Мин исләрендә бар микән?!
2116
Асыл ла коштай булсамчы,
Яшел генә талга кунсамчы;
Һәрвакытларда, һәр сәгатьтә
Мин исләрендә булсамчы.
2117
Таш пулатларда сайрыйдыр
Кенәри дигән асыл кош;
Бу җиһаннардин күп эзләдем,
Тапмадым син тик асыл кыз.
2118
Тәрәзәләрдин карасам,
Атларыгыз килгән китәргә;
Син ашыгасың, җаный, китәргә,
Мин белмәймен нихәл итәргә.
2119
Һавадин аккош очадыр,
Камышлы сазга төшәдер;
Камыштай буең, кояштай йөзең
Сәгать саен исемә төшәдер.
2120
Агыйделләрнең буенда
Аккош ла килә, күрәмсең;
Әйтсәнә, җаный, чын дөресен,
Үз җаннарың кеби күрәмсең?
2121
Ак сарайларның эчендә
Туңамын ла, җаный, туның бир;
Ике генә күзем, мәхбүб ярым,
Аерылмамын диеп кулың бир.
2122
Ишек алдым бәнем куе чирәм,
Ут кабар дибүк куркамын;
Бәнем лә ярым, һай, бик матур,
Күз тияр дибүк куркамын.
2123
Сандугачлар сайрый, ай, тирәктә,
Күңелем минем матур теләктә;
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Гөрләп чәчәк ата йөрәктә.
2124
Иртә дә җиләс, кич тә җиләс,
Ник басылмый икән бу җиләс?
Кешедән лә кеше артык түгел,
Гаҗәп икән күңел бер сөйгәч.
2125
Агыйделләрне чыккан чакта
Ак яулыклар алдым кулыма;
Яшел үлән булып чыгар идем
Җаныемның йөргән юлына.
2126
Сандугачлар сайрый җир-су кипкәч,
Озак килми алар бер киткәч;
Онытмамын дип ник әйтәсең,
Бәлки, онытырсың мин киткәч.
2127
Түгәрәк-түгәрәк күл булыр,
Уртасында шуның гөл булыр;
Беребез анда, беребез монда, -
Әрәм үткән гомер шул булыр.
2128
Агыйделкәйләрнең аръягында
Кына гөлләр үскән бер төптә;
Сагынасыңмы дип нык сорыйсың,
Исләремнән чыкмый бөртек тә.
2129
Сары да сазлык, ай, селкенчәк,
Борыла-сарыла үскән бөдрә тал;
Бөдрә таллар кебек боргаланып
Йөри микән әле дә безнең яр?!
2130
Иртән генә торып тышка чыксам,
Чут-чут итеп сайрый былбыл кош;
Беребез былбыл, беребез аккош,
Сайрашырбыз микән лә быел кыш?!
2131
Аккошлар очар, ай, күл күреп,
Былбыл кошлар очар гөл күреп;
Қына гөлгә кунган былбыл коштай
Сайрашырбыз микән бер күреп?!
2132
Тауның башларында, ай, куш каен
Яфрак яра, җаный, ел саен;
Һич исәпләремнән чыгасы юк,
Күңелләргә төшә көн саен.
2133
Йөгерә йөгерә җиталмыйм,
Тал чыбыктан үталмыйм;
Тал чыбыктан үтәр идем,
Син җаныем ташлап киталмыйм.
2134
Бөгәчә күргән төшемдә
Яннарымда икән гүзәлем;
Уянып китсәм - юк гүзәлем,
Өзелеп тә китте үзәгем.
2135
Мин гашыйкмын синең үзеңә,
Кашкынаең белән күзеңә;
Иртәге кояш, кичке ай тик
Күренәсең минем күземә.
2136
Ат яхшылары ала аяк,
Тун яхшылары төлке аяк;
Бу кич - дөнья, таңда - ахирәт,
Уйнап та гына көлеп калаек.
2137
Агыйделнең буенда
Ак таш җыйдым беләүгә;
Шул җанкай белән бер кавышсам,
Аккош суяр идем теләүгә.
2138
Җаныкаем, чәчең бик кара,
Канәфер мае сөрттеңме?
Җаныкаем, буең бик зифа,
Багалмасы ашап үстеңме?
2139
Сикереп төштем бүлмәгә,
Кара чәчемне үрмәгә;
Интизар булып торамын
Син сылукаемны күрмәгә.
2140
Ике Идел, бер диңгез,
Агалар микән бертигез;
Күрсәгез сәлам диегез,
Сагыштан саргая диегез.
2141
Һавада очкан тилегән
Канат очын көйдергән;
Бу дөньяда бар микән
Синең кебек сөйдергән.
2142
Ишекләрдин кереп мин утырдым
Алмагачтан кырган бүкәнгә;
Күзләр дә төшсә, күңлем төшми
Син җаныкаемдин лә бүтәнгә.
2143
Ишеккәем алды куш алмагач,
Ботаклары саен карлыгач;
Син карлыгач берлә мин сандугач
Сайрашырбыз икәү яз булгач.
2144
Биек тә генә тауга менгән чакта
Таймас та гына итек булсачы;
Уйнап кына көлеп утырганда
Таң атмаслык төннәр булсачы.
2145
Акбүз аткаеңны, әй, ялга бир,
Ялга ла бирмәсәң, малга бир;
Чикләвекнең төшен балга болгап,
Үзең сөйгән матур ярга бир.
2146
Кызарып кояш байыйдыр,
Матур кызлар яка кайыйдыр;
Бер кайый да тагы бер сүтәдер,
Кич утырган булып егет көтәдер.
2147
Кызарып та кояш чыккан чакта
Бай кызлары йоклый чарлакта;
Син гөлкәем исемә төшкән чакта
Үксеп-үксеп елыйм аулакта.
2148
Алдым да гына каләм, яздым сәлам,
Бисмиллаһи дибүк башларга;
Синең дә генә кебек матур ярны
Мин дивана түгел ташларга.
2149
Бөрлегәннәрнең, һай, бөресен,
Былбыл чүпли аның эресен;
Ихласларың берлә сөясеңме,
Әйтсәнә, җаныем, тугрысын.
2150
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары төшә күлләргә;
Нигә йолдыз булып калыкмадың,
Күренер идең аяз төннәрдә.
2151
Ундыр ла бәнем, ай, бармагым,
Икесендә көмеш балдагым;
Бер балдагым салып сиңа бирәм,
Серләр уртак булсын, ардагым.
2152
Безнең мәчет алдын су алган,
Безнең сөйгәннәрне кем алган?
Кем алганын үзем беләмен,
Гыйшыгымнан егылып үләмен.
2153
Каршыбызда салкын чишмә
Агып кына төшә инешкә;
Ышанган идем сөя диеп,
Аптырадым әле бу эшкә.
2154
Агыйделкәйләрне кичкән чакта
Бөдрәкәй башлы кош күрдем;
Син дә җаныемның хәсрәтеннән
Аягүрә йөреп төш күрдем.
2155
Агыйделкәйләрнең яры крута,
Тотынып менәргә талы юк;
Ни матур егетнең и малы юк,
Янына ятарга яры юк.
2156
Урам буйларында фонарь, фонарь,
Фонарьлары саен шәм янар;
Егет сөйгән ярын алалмаса,
Аның йөрәгендә ут янар.
2157
Ике дә генәй түгел, ай, өч фонарь,
Фонарьлары саен шәм янар;
Ике каш араңда сиксән керфек -
Керфекләрең саен яшь тамар.
2158
Чәчелмә каеннарның астында
Чәчкәйләрен тарый бер матур;
Чәч тә толымнары сары алтын,
Бер лә күрешүләре мең алтын.
2159
Биек тау башында ни күренә?-
Әрлин дә генә бәрлин оясы;
Сөйгән дә ярымнан аердылар,
Утта янсын якты ла дөньясы.
2160
Карчыга кунган каен башына,
Аяз төнне айлар каршында;
Туташ, бер сүзем бар тел очымда,
Икенчесе йөрәгем башында.
2161
Синең чәчкәйләрең бигрәк тигез
Алтын кайчы белән кискәнгә;
Синең буйгынаең бигрәк зифа
Сад алмасы ашап үскәнгә.
2162
Казанда мәчет салдыралар
Сигез губернага бер манир;
Җан да сөйгәнемне алса идем,
Хәер бирер идем бер талир.
2163
Сезнең белән безнең араларда
Җир астыннан юллар булса иде;
Синең белән мине: «Кавышсын», - дип,
Аксакаллар дога кылса иде.
2164
Укалы түбәтәй син каерсың,
Сатып, акчасына баерсың;
Мине сөйгәнемнән аерганны
Алла иманыннан аерсын.
2165
Өстендә күлмәге ефәктән,
Ефәктән лә түгел мамыктан;
Мине сөйгәнемнән аерганны,
Алла чыгармасын тәмугтан.
2166
Читлек эчләрендә ике аккош
Фәрештәдән язу яздыра;
Күз каравы илә сүз сөйләве
Сабыр йөрәкләрне аздыра.
2167
Алдырмам кашым, әй, алдырмам,
Алдырсам да нәзек калдырмам;
Үз хәтерләрем калса калыр,
Синең хәтереңне калдырмам.
2168
Агыйделкәйләрне кичәр идем,
Ак камыштан үргән сал булса;
Иртә-кич хәлеңне белер идем,
Канат куеп очар хәл булса.
2169
Юл буйларында бөрлегән,
Аның төпләрендә төрле үлән;
Сөйдерә белсәм сөйдерер идем,
Сөйдерә генә белми тел генәм.
2170
Калайлы капка, җиз тупса
Ачыладыр микән җил юкта;
Мин сагынам, ай, син юкта,
Син сагынасыңмы мин юкта?
2171
Колагыңа элгән сыргаңны
Алтынчылар коеп биргәндер;
Кара кашың белән күзеңне
Бер ходаем сөеп биргәндер.
2172
Сары ат җиктем сатуга,
Сары май эчтем катуга;
Сары май кату алдырмас,
Сөйгән яр хәтер калдырмас.
2173
Кара урманнарны чыккан чакта
Күренеп кенә калды бер авыл;
Чын сөйгәнең калып, сөйми алсаң,
Гомер үткәрүләре бик авыр.
2174
Су буенда уңган бөрлегән,
Былбыл кошлар кунгач бөгелгән;
Җаннарың сөйгәч гаҗәп икән:
Һич тә чыкмыйдыр күңелдән.
2175
Атларны җиксәң - җик яратып,
Басу капкасына каратып;
Ярларны сөйсәң - сөй яратып,
Ике күзгенәеңә каратып.
2176
Агыйделләрне йөзеп чыктым,
Йөрәгемә төште салкын су;
Күз каравыңнан тоямын,
Хәтерләрең нидән калды соң?
2177
Ак каеннардан такта ярдым
Актай мәчетләргә ишеккә;
Авыруларга име табыла,
Им табылмый каты гыйшыкка.
2178
Башыңдагы ак калфагың
Колгаларда калып катмасын;
Ярларны сөйсәң - сөй матурын,
Мең күрсәң дә күңелең кайтмасын.
2179
Самавырларга күмер салдым -
Артыш агачының күмере;
Көтмәдем түгел, өч ел көттем, -
Өч ел бер кешенең гомере.
2180
Француз күлмәк полотно,
Яңгырларга киеп чылатма;
Барырмын дип алгысатма,
Бармаенча калып елатма.
2181
Җаный, сиңа шул бүләгем -
Бәйләвеч белән чолгавыч;
Бу уйнаулар, бу көлүләр
Беркавымга безгә куаныч.
2182
Сүрәкә чиктем киргесез,
Киергеләп чиккәнгә биргесез;
Сайлап сөйгән ярым түгел,
Сайлап сөйгән ярга биргесез.
2183
Сары ла сары син буласың
Сары камзулларың кигәчтен;
Сары сандугач күк күренәсең,
Гаҗәп икән җаның сөйгәчтен.
2184
Сандугач булып сайрар идем,
Җитмеш җиде төрле тел белсәм;
Акылларыңнан алҗыр идең,
Минем хәлләремне син. белсәң.
2185
Тау башларында җиде усак,
Аның җидесе дә куш усак;
Җиде муллага җиде ният
Шул җаный белән куш булсак.
2186
Күк күлмәгем күлгә төште,
Пычыранмас борын ал, җаный;
Минем гыйшкым сиңа төште,
Кеше сизмәс борын ал, җаный.
2187
Самавыр куйдым кайнарга,
Әфисәрләр белән байларга;
Кызыкмыймын мин байларга,
Кызыгамын зифа буйларга.
2188
Чәч очларымда сумлык тәңкә,
Ак беләгем тала үргәндә;
Синнән җаным шунда бизәр -
Әҗәлләр җитеп үлгәндә.
2189
Четерәп аккан салкын Чишмәдән
Мин эчмәдем, җаныкай, син дә эчмә;
Инде миннән аерылдың, җаным,
Җаның ни теләсә, шуны эшлә.
2190
Чәчелмә каен астында
Чәчен тарап утыра бер матур;
Чәче очларында сары ука,
Саргайтадыр мине шул матур.
2191
Урман буйларында үренде,
Күкле-яшелледәй күренде;
Карамыймын кеше сүзенә,
Үз күземә матур күренде.
2192
Бишни күлмәк биш төймә,
Бишни күлмәгеңне бик кимә;
Әле син мине бик сөясең,
Миннән бүтәннәрне бик сөймә.
2193
Агыйделнең аргы буенда
Күренәдер балык аулары;
Ак беләгемә чолганадыр
Җаныемның сырга баулары.
2194
Бер беләзек йөри беләктә,
Бер беләзек калды келәттә;
Сөйләгән адәм тик сөйләсен,
Без тораек изге теләктә.
2195
Биек-биек тауның башында
Алтын багананың урыны бар;
Шул җаныкайның йөзендә
Йосыф пәйгамбәрнең нуры бар.
2196
Кара гына урман эчендә
Сызылып кына киткән нур эзе;
Җаный, синең кебек булса булыр
Оҗмахтан чыккан хур кызы.
2197
Һаваларда аккош кычкырса,
Түбән җирләрендә саз булыр;
Сөйгән ярың синең матур булса,
Татлы йокыларың аз булыр.
2198
Ап-пак күгәрченнең баласын
Күк аланнарга очырдым;
Инде шөкер булсын, бер ходайга
Дигәннәрем кулга төшердем.
2199
Агыйдел кичтем мин сал белән,
Сал бәйләдем сары тал белән;
Шул җаныкайның куеныннан
Суырылып чыктым таң белән.
2200
Агыйделнең биек ярыннан
Меналмыйча йөри бер киек;
Зифа гына буйлы камыш сөяк
Йөрәгемә салды бер көек.
2201
Агыйделкәйләрнең аръягында
Йомарланып үскән бер агач;
Кашкынаең — кыйгач, йөзең - кояш,
Үзкенәең сары сандугач.
2202
Агыйдел буйлары айравык,
Ямщик чапкан атлар азыгы;
Йосыф китабын мин укыдым
Юк икән сөюләрнең языгы.
2203
Без әүвәле чакта дус идек,
Әле менә булдык әлфирак;
Сөеп-сөеп кавышмый калсаң,
Әҗәл бирүләре яхшырак.
2204
Һаваларда болыт йөридер,
Җир өстендә кырау эридер;
Ак калфакларын кыңгыр салып,
Белгертмәгән булып йөридер.
2205
Ай-хай ла дигән тавышка
Селәүсеннәр кача камышка;
Селәүсен күк матур кызлар
Калдырадыр каты сагышка.
2206
Агыйделнең буенда
Селәүсеннәр чыгар уенга;
Селәүсен кебек нечкә бил
Кайчан керер икән куенга?
2207
Шәһри Болгар дигән бер
шәһәр бар,
Илчеләре йөри, тукталмый;
Мөбарәк йөзләрен төштә
күрсәм,
Төн урталарында йокы алмый.
2208
Карлыганнан кара бер атым,
Бөрлегәннән кызыл бер атым;
Очыйм диеп кенә өч
талпындым,
Каерылган икән канатым.
2209
Каләмфер бөректем йөзеңә,
Кермәдеме синең күзеңә?
Ышандым синең үзеңә —
Ташламам дигән сүзеңә.
2210
Әйтәмен дигәч мин әйтәмен,
Укалардан калган кәйтәнем;
Аннан-моннан мин әйтмимен,
Җаным сөйгәннәрдән әйтәмен.
2211
Аскәфия, нәфис көзгеңнән
Карасана нурлы йөзеңне;
Ходаемнан сәне бән теләдем
Хәләл җефетлеккә үзеңне.
2212
Түбәтәйгенәемнең, ай, түбәсе,
Түбәсендә көмеш түмәсе;
Тел очкайларына бадьян
кабып,
Сынамаклык өчен үбәсе.
2213
Ай янында якты йолдыз,
Аршин ярым аның арасы;
Сине, җаныкай, нурландыра
Кашың белән күзең карасы.
2214
«Абау, алла» димәсәм,
Димәс идем көймәсәм;
Җаныкаем, гүзәлкәем,
Димәс идем сөймәсәм.
2215
Абау, алла, йөрәгем тарта,
Кирәк гәрчис майлары;
Кирәкми гәрчис майлары,
Яна торган айлары.
2216
Абау, алла, ис тигән,
Ис тимәгән, күз тигән;
Җан сөйгәнем исемә төшкәч,
Ятып елыйм йөзтүбән.
2217
Абау, алла, уфланып,
Эчем яна утланып;
Артларыннан барыйм микән
Суларда дулкынланып.
2218
Абау, алла, ятлар алды
Минем сөйгән ярымны;
Ятлар алганчы ярымны,
Ник алмадың җанымны?
2219
Абау, алла, уфларда,
Йөрәк яна утларда;
Исемнән чыгып тормыйсың
Бер генә минутлар да.
2220
Автомобиль тауга менә,
Автомобиль көчле ул;
Банкада бер чәчәгем бар,
Өзмим, синең төсле ул.
2221
Агач башы ак мамык,
Былбыл ясый ояны;
Тулган ай тик нурлы йөзең
Балкытадыр дөньяны.
2222
Агач башы коргандыр,
Җилләр исми торгандыр;
Синең белән кавышырга
Вәгъдә ирешми торгандыр.
2223
Агыйдел алкын булсын,
Сулары салкын булсын;
Аралар ерак булса да,
Күңелләр якын булсын.
2224
Агыйдел сулары булсам,
Челтерәп агар идем;
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем.
2225
Агыйдел тугай микән,
Йөзәргә уңай микән?
Айрылышу авыр миңа,
Сина да шулай микән?
2226
Агыйдел алларына,
Таянам талларына;
Бирмим, бирмим сөйгәнемне
Бу дөнья малларына.
2227
Агыйдел елга күбеген
Ак кулыңа сабын ит;
Мине дисәң, мине сөйсәң,
Берәр елга сабыр ит.
2228
Агыйдел буйлары кебек
Буйларың булса иде;
Җаның сөйгән ярлар белән
Туйларың булса иде.
2229
Агыйделгә басма салдым
Ак ташларга басмаска;
Куллар биреп вәгъдә куйдык
Гомергә ташлашмаска.
2230
Агыйделгә басма салдым
Каеннан сайлап кына;
Әллә барып күрим микән
Кош булып сайрап кына.
2231
Агыйделгә басма салдым
Үзем чыгармын диеп;
Айрылганда бер еладым
Ничек чыдармын диеп.
2232
Агыйделгә сал килгән,
Чыгар җире тар килгән;
Казанда юк, Мәскәүдә юк
Безнең кебек пар килгән.
2233
Агыйделгә суга барсам,
Күрәм суның кондызын;
Ах, бәгырем, син бит минем
Чын мәхәббәт йолдызым.
2234
Агыйделгә туры бар,
Ике ягы кызыл яр;
Онтыла дип әйтә күрмә,
Онытылмый сөйгән яр.
2235
Агыйделгә төшкәнем юк,
Суын да эчкәнем юк;
Синнән башка кешеләргә
Серемне чишкәнем юк.
2236
Агыйделгә төшә яздым,
Тотмадың беләгемнән;
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисең йөрәгемнән.
2237
Агыйделгә төшәрсең,
Төшкәч ничек йөзәрсең;
Җитәр язлар, сайрар кошлар,
Шунда ничек түзәрсең.
2238
Агыйделгә яр якын,
Яр якынга су салкын;
Тапкан, баккан ата-анадан
Җаның сөйгән яр якын.
2239
Агыйделдә алма юдым, —
Суы калды ал булып;
Без дә йөрибез яр булып,
Бер күрергә зар булып.
2240
Агыйделдә ике басма,
Берсеннән чыгалмадым;
Күрмәенчә күпме түздем,
Исемнән чыгармадым.
2241
Агыйделгә ташламыйлар
Ак каен каерысын;
Ак каеннар бергә-бергә,
Без нигә аерым соң?!
2242
Агыйделдә ак пароход,
Буямыйлар ак булгач;
Сагынсам да сабыр итәм
Аралар ерак булгач.
2243
Агыйделдә йөрсәң иде
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып
Сөйләшсәң иде күреп.
2244
Агыйделдә тар басма,
Тар басманы су баса;
Нур басасы йөзләремне
Синең хәсрәтең баса.
2245
Агыйделдән агып килә
Ап-пак каз канатлары;
Мәңге ядкяр булып калды
Серле күз карашлары.
2246
Агыйделдән агып килә
Канәфер тартмалары;
Бик өзелеп сагынганда
Ел тора атналары.
2247
Агыйделдән агып килә
Яшел башлы бер кораб;
Бер генә сүз әйтер идем
Нурлы йөзеңә карап.
2248
Агыйделдән көймә килә,
Көймә килә — эзе юк;
Хаты килә, сүзе килә,
Сөйләшергә үзе юк.
2249
Агыйделдән сулар алдым,
Төбе камышлык икән;
Айрыласын уйламыйча
Нигә таныштык икән.
2250
Агыйделгә басма итеп
Кемнәр салган чи киртә;
Ярыңнан айрым яшәсәң
Сагындыра кич-иртә.
2251
Агыйделгә басма салдым
Ике башын чылатып;
Кичен кошлар моңлы сайрый
Мине ямансулатып.
2252
Агыйделгә басма салдым
Карамасыз, тактасыз;
Сине төшләремдә күрсәм
Оныталмыйм атнасыз.
2253
Агыйделгә басма салсаң,
Басмадан чыгар идем;
Уты сүнсә, ялкынында
Янсам да чыдар идем.
2254
Агыйделгә ефәк салдым
Ефәгемне җил алды;
Айрылганда: «Сау бул», —
дигән Сүзләрең генә калды.
2255
Агыйделгә күпер салдым
Ак каен сайлап кына;
Бер сөйләшеп кайтыр идем
Кош булып сайрап кына.
2256
Агыйделдә алма юдым, —
Суы калды ал булып;
Яшь йөрәгемә урнаштың
Мәхәббәтле яр булып.
2257
Агыйделдә басма салдым,
Тар булмасын чыгарга;
Бергә булган вакытларны
Исләреңнән чыгарма.
2258
Агыйделдә юмасам да
Ак минем беләкләрем;
Сөйләшкәндә исеме чыкса,
Өзелә үзәкләрем.
2259
Агыйделдән агып килә
Ак чыршы бүрәнәсе;
Йөзләреңдә кояш уйный,
Яныңда — күләгәсе.
2260
Агыйделдән алма килә,
Тота алырмын микән;
Синең нурлы йөзләреңне
Онта алырмын микән.
2261
Агыйделдән пароход килә,
Чылбырлары бушаган;
Алма алсу, чия кызыл, —
Син шуларга охшаган.
2262
Агыйделдән пароход килә,
Эче — яшел, тышы — күк;
Сагынмаган көннәремнән
Сагынган көннәрем күп.
2263
Агыйделдән сулар алам,
Алып чиләккә салам;
Сезнең яктан кошлар очса,
Моңаеп карап калам.
2264
Агыйделдән су алганда
Суын чәчерәтмәдем;
Ялкыннарыңда янсам да,
Төтенен күрсәтмәдем.
2265
Агыйделдән су алганда
Төшеп китте чиләгем;
Төнлә төшләремдә күреп
Серләремне сөйләдем.
2266
Агыйделдән су эчәләр
Күгәрченнәр гөрләшеп;
Йокыларымнан уянам
Синең белән сөйләшеп.
2267
Агыйделдән таяк алдым
Яндырырга күмергә;
Онтылырлык дус түгел син,
Онытмамын гомергә.
2268
Агыйделдән чыккан чакта
Атламадым, сикердем;
Йөрәгемнең иң кадерле
Бүлегенә син кердең.
2269
Агыйделкәй ага икән,
Комнары кала икән;
Хәсрәте таралса да,
Моңнары кала икән.
2270
Агыйделкәй, Агыйделкәй,
Агыйделкәй ком гына;
Иртә торсам исләремдә
Син сандугачым гына.
2271
Агыйделкәй култыгыннан
Су алмам дигән идем;
Аерылып бер минут та
Торалмам дигән идем.
2272
Агыйделкәй туктап торса,
Аркылы йөзәр идем;
Киләчәктә бергә булсак,
Хәзергә түзәр идем.
2273
Агыйделкәй, Агыйделкәй,
Агыйделкәй киң бит ул;
Караңгы төн, болытлы көн —
Без айрылган көн бит ул.
2274
Агыйделкәйне кичкәндә,
Җырлыйм ишкәк ишкәндә;
Яна йөрәк, өзелә бәгырь
Җаныем искә төшкәндә.
2275
Агыйделкәйнең буенда
Аккош булып кагындым;
Сәгате ай, ае ел күк,
Шулкадәрле сагындым.
2276
Агыйделләр ага-ага
Нигә тулмаган икән;
Кошларда кул, бездә канат
Нигә булмаган икән.
2277
Агыйделләр буйлар идем
Талдан көймәләр үрсәм;
Былбыл булып, талга кунып
Сөйләшер идем күрсәм.
2278
Агыйделләр дулкынлана —
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана.
2279
Агыйделләр ургып ага,
Тирәнгә күрә микән?!
Һич исләремнән чыкмыйсың,
Сөйгәнгә күрә микән?!
2280
Агыйделләргә бармам,
Агымыннан су алмам;
Син онытсаң онытырсың,
Ләкин мин онта алмам.
2281
Агыйделләргә төшәм дә
Басып су алам ташка;
Сагынуларга дәва юк
Сабыр итүдән башка.
2282
Агыйделләргә тоташкан
Безнең зур күлләребез;
Бер күрергә тилмерешеп
Үтә гомерләребез.
2283
Агыйделләрдә ак кораб,
Утырдым алга карап;
Нурлы йөземне саргайтам
Киткән юлыңа карап.
2284
Агыйделләрдә күләгә —
Үзенең камышлары:
Әллә миңа гына моңлы
Сандугач тавышлары.
2285
Агыйделләрдә пароход,
Төтеннәре көл кебек;
Гәүдәләрең күз алдымда
Чәчәк аткан гөл кебек.
2286
Агыйделләрдә өч үрдәк,
Өчесенә бер оя;
Айрылмабыз дигән идек,
Аера икән бу дөнья.
2287
Агыйделләрне су алган,
Басмасы уртада калган;
Мәхәббәтең йөрәгемдә
Беренче урын алган.
2288
Агыйделләрнең буенда
Читәннәр үралмадым;
Шунысы калды үкенечкә —
Киткәндә күралмадым.
2289
Агыйделләрнең буйларын
Сандаллар киеп буйла;
Җилләр чыгып тал тибрәнсә,
Мин сагынган дип уйла.
2290
Агыйделне буйласам,
Сахра чыгып уйнасам;
Акылымнан шаша язам
Шул җаныйны уйласам.
2291
Агыйделнең аръягында
Кошлар сайрый торгандыр;
Кошлар сайрамый торгандыр,
Җаныем сагна торгандыр.
2292
Агыйделне акмый диләр,
Дулкынсыз ага икән;
Яшь йөрәкне янмый диләр,
Ялкынсыз яна икән.
2293
Агыйделне аша чыктым
Кура җиләк ашарга;
Тормыш безне мәҗбүр итте
Ике аеры яшәргә.
2294
Агыйделне буйлыйсыңмы,
Гармуннар уйныйсыңмы?
Бер кавышкач айрылуны
Җиңел дип уйлыйсыңмы?
2295
Агыйделне йөзеп чыктым
Кулларыма гөл тотып;
Бер минут та тора алмыйм
Син дустымны онытып.
2296
Агыйделне тирән диләр,
Карадым - тездән генә;
Айрылышып саргаюлар
Калмаган бездән генә.
2297
Агыйделне тирән диләр,
Тирән булса да буйлыйм;
Сәгатенә алтмыш минут —
Минутлар саен уйлыйм.
2298
Агыйделне тирән диләр,
Тирән җире муеннан;
Кабер газаплары артык
Теләмәгән куеннан.
2299
Агыйделне тирән диләр,
Төшеп кемнәр буйлаган;
«Сөярмен дә ятка калыр», —
Диеп кемнәр уйлаган.
2300
Агыйделне чыгу өчен
Басма салдым киң итеп;
Гомерлеккә яр булсын дип,
Өзлеп сөйдем тиң итеп.
2301
Агыйделне кичкән чакта
Кулда ишкәк сынармы?
Сагнасыңмы дип сорыйлар,
Сагынмаган елармы?!
2302
Агыйделне кичәр идем
Талдан көймәләр үреп;
Очып барып былбыл булып,
Сөйләшер идем күреп.
2303
Агыйделне киң диләр,
Яр буйлары җим диләр;
Сөймәгәнне димлиләр,
Сөйгәнемне бирмиләр.
2304
Агыйделнең агуы,
Җиңел пароход баруы;
Җан бирүдән авыр икән
Сөйгән ярның калуы.
2305
Агыйделнең агымына,
Түзәрсең салкынына;
«Уф» дигәндә килмә каршы,
Янарсың ялкынына.
2306
Агыйделнең, ай, сулары
Түбәнгә таба ага;
И дускаем, яшь йөрәгем
Синең утыңда яна.
2307
Агыйделнең ак сулары
Язгы ташуда акты;
Төрлебезне төрле якка
Тормыш дулкыны какты.
2308
Агыйделнең ак суларын
Ятып эчми нишлим соң?
Төсе матур, буе зифа,
Янып сөйгәч нишлим соң?
2309
Агыйделнең ак суында
Ак самавыр юдым мин;
Ал кулыңа, сал куйныңа —
Синең өчен тудым мин.
2310
Агыйделнең аръягына
Барма кеше бара дип;
Өзлеп төшкән алма да әйтә
«Сабакларым кала» дип.
2311
Агыйделнең аръягында
Атларда дилбегәләр;
Корыч булсын, өзелмәсен
Бирелгән вәгадәләр.
2312
Агыйделнең аръягында
Ап-пак чәчәкле балан;
Син иркәмне уйлый-уйлый
Татлы йокыдан калам.
2313
Агыйделнең аръягында
Борлып үскән бер курай;
Ерак китәм, хат язалмам,
Сәлам әйтер бер тургай.
2314
Агыйделнең аръягында
Йөриләр камыш сайлап;
Өзә үзәкне сандугач
Син сагынганда сайрап.
2315
Агыйделнең аръягында
Йөрмә берүзең генә;
Яшь йөрәгем уртасында
Калды бер сүзең генә.
2316
Агыйделнең аръягында
Каз бәбкәләре калган;
Матурлык белән эш түгел,
Мәхәббәт йөри алдан.
2317
Агыйделнең аръягында
Каз бәбкәләре калган;
Матурлык белән эш бетми,
Акылын сына алдан.
2318
Агыйделнең аръягында
Калды бөрлегәннәрем;
Калмады бөрлегәннәрем,
Калды бердигәннәрем.
2319
Агыйделдән агып килә
Казлар кебек ак күбек;
Кайчан без дә кавышырбыз
Йосыф-Зөләйха кебек.
2320
Агыйделнең буйларына
Камышлыктан юл салдым;
Сине уйлап, бәгырькәем,
Камыштан нечкә калдым.
2321
Агыйделдән агып килә
Яшел буяулы такта;
Яшьләрем белән юынам
Сине уйлаган чакта.
2322
Агыйделдән көймә килә
Чит-чите буйлап кына;
Ак йөзләрем сары булды
Гел сине уйлап кына.
2323
Агыйделдән аша чыктым
Чиясе пешкәч кенә;
Айрылырга туры килде
Ияләшеп беткәч кенә.
2324
Агыйделнең аръягында.
Күгәрен торган тау микән?
Сандугачкай, сайрасана,
Җанкисәгем сау микән?
2325
Агыйделнең суы яшел,
Тирәнгә күрәдер ул;
Бер дә исемнән чыкмыйсың,
Сөйгәнгә күрәдер ул.
2326
Агыйделнең аръягында
Чәчәкләр җыйдым буйлап;
Бүтәннәрне уйламыйм,
Саргаямын сине уйлап.
2327
Агыйделнең аръягында
Калды кара аткаем;
Калмады кара аткаем,
Калды кара кашкаем.
2328
Агыйделнең аръягында
Калды минем йөгәнем;
Калмады минем йөгәнем,
Калды минем сөйгәнем.
2329
Агыйделнең аръягында
Кошлар оча тезелеп;
Ник бу кадәр сөям икән
Бәгырькәем өзелеп.
2330
Агыйделнең аръягында
Машина күмерләре;
Кызганмыйча ташлап китте,
Таш икән күңелләре.
2331
Агыйделнең аръягында
Нинди камышлык икән;
Гомерлек ярлар булмагач
Нигә кавыштык икән.
2332
Агыйделнең аръягында
Патифун уйнаталар;
Ике былбыл гел син булып
Йокымнан уяталар.
2333
Агыйделнең аръягында
Печән чаптым берүзем;
«Уф, йөрәккәйләрем» дигәч,
Беләсең инде үзең.
2334
Агыйделнең аръягында
Салдырганнар зур келәт;
Тормышында бул бәхетле —
Шул сиңа миннән теләк.
2335
Агыйделнең аръягында
Сипарат барабаны;
Ярның безгә кирәк түгел
Ятларга караганы.
2336
Агыйделнең аръягында
Син тирәк булсаң иде;
Шул тирәкнең төпләрендә
Мин җиләк булсам иде.
2337
Агыйделнең аръягында
Ташкүмер шахталары;
Эх, дускаем, йөзләреңдә
Электр яктылары.
2338
Агыйделнең аръягында
Ташлар алдым беләүгә;
Әйтмим, дустым, һичкемгә дә,
Гыйшкым төште берәүгә.
2339
Агыйделнең аръягында
Яңа бура бурыйлар;
Ярны сөйсәң - сөй чибәрен,
Кем яры дип сорыйлар.
2340
Агыйделнең аръягында
Җигелгән тарантаслар;
Мәхәббәтләр тигез булса,
Арага кералмаслар.
2341
Агыйделнең аръягыннан
Таптым бизәкле йөзек;
Байкал суында күрсәм дә
Кереп алырмын йөзеп.
2342
Агыйделнең буенда
Атлар йөри чабында;
Калфак чугын чәйнәп елый
Бик сагынган чагында.
2343
Агыйделнең буе салкын
Сулары салкынлыкка;
Арабызның ераклыгы
Әйләнсен якынлыкка.
2344
Агыйделнең буеннан,
Қазлар килә суыннан;
Яр өстенә яр сөймәгез,
Үкендерә соңыннан.
2345
Агыйделнең буйларында
Кычкыра парахутлар;
Сине уйлап йөрәгемдә
Яна ялкынлы утлар.
2346
Агыйделнең буйларына
Очыр үрдәкләреңне;
Кашың кара, күзең серле —
Өзә үзәкләремне.
2347
Агыйделнең буйларында
Калдырдым галушымны,
Кычкырсам да ишетмәссең,
Җил ала тавышымны.
2348
Агыйделнең иңе тар, —
Йөрми көймә, акмый сал;
Сагынуларым шулкадәрле —
Шашуларым ихтимал.
2349
Агыйделнең камышларын
Кем төшеп урган микән?
Айрылышу минутлары
Каршымда торган икән.
2350
Агыйделнең камышларын
Ярый диләр камчыга;
Син дустымны охшатамын
Гөлдән тамган тамчыга.
2351
Агыйделнең күперләре
Димдә түгелдер инде;
Хәзер аның күңелләре
Миндә түгелдер инде.
2352
Агыйделнең парахуты —
Безгә күренми уты;
Сезне уйламый уза микән
Сәгатьнең бер минуты.
2353
Агыйделнең парахутын
Күрмәдем күмелгәнен;
Кырау тигән гөлләр кебек
Сүрелде күңелләрем.
2354
Агыйделнең сулары
Боз булып агамыни?!
Ятны теләп ятка калдың, —
Ятлар да кагамыни?!
2355
Агыйделнең суы алсу,
Алма юган су микән?
Җанкисәгем, айрылулар
Бигрәк ямансу икән.
2356
Агыйделнең суы зәңгәр,
Тирәнгә күрә микән?
Һич исләремнән чыкмыйсың,
Сөйгәнгә күрә микән?
2357
Агыйделнең суы катмый
Асты чирәмгә күрә;
Кисәң киемнәр килешә
Үзең чибәргә күрә.
2358
Агыйделнең суы салкын
Төбе комлыга күрә;
Мин яратам моңлыларны
Үзем моңлыга күрә.
2359
Агыйделнең суы тирән,
Анда балыклар уйный;
Күз алларымда торасың,
Сөйләшеп кенә булмый.
2360
Агыйделнең суы тирән,
Нигә тирән булмасын;
Нәсел-ырулары чибәр,
Нигә чибәр булмасын.
2361
Агыйделнең суы тирән,
Тирән булса да йөзәм;
Их, дускаем, бик ямансу,
Шулай булса да түзәм.
2362
Агыйделнең суы тирән,
Суга керәсе иде;
Гомерлек яр кайда икән,
Белеп сөясе иде.
2363
Агыйделнең суы тирән,
Төпләре кара көрән;
Әллә сагынганга күрә
Көн дә төшемдә күрәм.
2364
Агыйделнең суы тирән,
Төпләре комлы түгел;
Ай ялгызы, ләкин якты,
Минем күк моңлы түгел.
2365
Агыйделнең суы тирән,
Төшеп йөзәрмен әле;
Аерылган кошлар түзә,
Мин дә түзәрмен әле.
2366
Агыйделнең талларына
Таяна торган идем;
Нурлы йөзләреңә карап
Юана торган идем.
2367
Агыла болыт, агыла болыт,
Агыла Ленинградка;
Син дустымны охшатамын
Пешкән виноградка.
2368
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз айларга;
Айларга түгел, елларга,
Мәңге ямансуларга.
2369
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз дидем дә;
Чумдым төрле кайгыларга
Башларымны идем дә.
2370
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз, китәбез;
Икебез ике илләрдә
Айрым гомер итәбез.
2371
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз, күз алмам;
Бәлки, шушы айрылудан
Мин синеке булалмам.
2372
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз - күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?
2373
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз, мин китәм;
Айрылганнар бер кавыша
Дип кенә сабыр итәм.
2374
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз, мин китәм;
Вакытлыча айрылганга
Түзәргә кирәк, иркәм.
2375
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз мәңгегә;
Айрылабыз дип мәңгегә
Яшь йөрәгем әрни лә.
2376
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз, сизмисең;
Айрылуның бер сәбәбе —
Син матурлар эзлисең.
2377
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылу зур кайгылар;
Әллә без айрылгангамы
Кошлар моңлы сайрыйлар.
2378
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылу килде безгә;
Айрылулар килде безгә,
Килмәсен, дуслар, сезгә.
2379
Айрылабыз, айрылабыз,
Бир инде кулларыңны;
Киләчәктә бәхетсезлек
Өзмәсен юлларыңны.
2380
Айрылабыз, айрылабыз,
Айрылабыз — ни кирәк?!
Бу дөньяда айрылмыйча
Яшәүчеләр бик сирәк.
2381
Айрылганда кулың бирдең
Син миңа салкын гына;
Салкын кулың йөрәгемдә
Тудырды ялкын гына.
2382
Айрылганда серле итеп
Бер карадың йөземә;
Үзәкләрем өзелсә дә
Сиздермәдем үзеңә.
2383
Айрылгачтын һәркемгә дә
Яңа ярлар табыла;
Әмма яшьлек оныталмый,
Иске ярны сагына.
2384
Айрылсам да, почталардан
Хатлар көтәрмен инде;
Сагынсам да, саргайсам да
Сабыр итәрмен инде.
2385
Айрылышкан чакларымда
Карап тордым күзеңә;
Айрылганда «сау бул» диеп
Әйталмадым үзеңә.
2386
Ай, алым син, гөлем син,
Шикәрем син, балым син;
Син ташласаң, мин нишләрмен,
Яшьтән сөйгән ярым син.
2387
Ай, бормалы су буйлары,
Бер бормасында агым;
Син матурым яннарында
Кайчан булырмын тагын?
2388
Ай белән кояш аерым,
Кушылмый гомергә дә;
Без дә шулай булырбыз дип
Уй килә күңелләргә.
2389
Ай белән кояш бер генә,
Йолдызын санамадым;
Зифа буена сокланып
Акылын сынамадым.
2390
Ай белән кояш бер генә,
Йолдызын санамадым;
Сахралардан сезгә ошаулы
Чәчәкләр табалмадым.
2391
Ай белән кояш бер генә,
Йолдызын санамадым;
Күз керфекләрең талганчы
Нигә соң карамадың?
2392
Ай белән кояш бер генә,
Йолдыз сиксән мең генә;
Күрешербез дигән идем,
Күршеп булмый тиз генә.
2393
Ай булмагач төн караңгы,
Ай кергән болытларга;
Айрылмабыз дигән идем
Ай түгел минутларга.
2394
Ай түгәрәк, ай түгәрәк,
Ай түгәрәк шикелле;
Артларыннан карап калам
Ак күбәләк шикелле.
2395
Ай булмаса төн караңгы,
Юлларда кунам инде;
Ялгыз башым чит илләрдә,
Дивана булам инде.
2396
Ай булмагач төн караңгы,
Бар яктылык айда икән;
Ай яктысында серләшкән
Минутлар кайда икән.
2397
Ай ни нурлы, ай ни нурлы,
Айдан нур алалмассың;
Кайда матур — күзең шунда,
Миңа яр булалмассың.
2398
Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,
Ай күз яшьләрен түкми;
Айга карап җырлап кына
Йөрәк януым бетми.
2399
Ай катында якты йолдыз —
Айның сөйгән йолдызы;
Бик сагынсам айга карыйм,
Ай да ялгыз берүзе.
2400
Ай катында якты йолдыз,
Аршын ярым арасы;
Нурлы йөзеңне балкыта
Кашың-күзең карасы.
2401
Ай катында якты йолдыз,
Чакрым ярым арасы;
Йөзләреңне нурландыра
Кашларыңның карасы.
2402
Ай катында якты йолдыз
Айга сөйли серләрен;
Ул айга сөйли серләрен,
Мин кемнәргә сөйләрем.
2403
Ай катында якты йолдыз
Кереп бата болытка;
«Сине генә сөям» дигән
Сүзләреңне онытма.
2404
Агыйделнең аръягында
Кошлар бала тарата;
Синең күңел әллә ничек,
Минем күңел ярата.
2405
Ай катында Зөһрә йолдыз,
Ай калыкты, бат инде;
Чит илләрдә бик күп йөрдең,
Сагындырдың, кайт инде.
2406
Ай катында якты йолдыз
Минем йолдызым гына;
Таң алдыннан ул да сүнә,
Калам ялгызым гына.
2407
Ай катында якты йолдыз
Тик бер генә була ул;
Күңел тарткан, җан яраткан
Яр бер генә була ул.
2408
Ай тулганда бөтен була,
Кимегәндә кителә;
Икебез ике илләрдә,
Айрым гомер ителә.
2409
Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,
Айга иптәш кем кала;
Айга иптәш йолдыз бар,
Миңа иптәш кем кала.
2410
Ай тулганда тулы була,
Кимегәндә кителә;
Икебез ике тарафта
Сагнып гомер ителә.
2411
Ай туганда якты була,
Тулы була батканда;
И дускаем, бик сагынам
Кичке кояш батканда.
2412
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап,
Сине күрәсем килә.
2413
Ай югары, ай елмая,
Нинди якты нур айда?!
Дөнья матур, яшәү ямьле
Дустым булгач дөньяда.
2414
Ай яктылары бик якты,
Көн яктысы күк түгел;
Башка дусларым юк түгел,
Син дускаем күк түгел.
2415
Ай яктысы бик якты
Утырып мәрҗән тезәргә;
Үзең киткәч, исмең кала
Йөрәгемне өзәргә.
2416
Ай яктысы бигрәк якты
Төнлә сулар ташырга;
Мәхәббәтем сиңа төште,
Мөмкинме танышырга?
2417
Ай яктысы диеп бардым
Каеннар яктысына;
И дусларым, кушылыгыз
Кайгымның яртысына.
2418
Ай яктысы якты була
Айның унбише җиткәч;
Сагынсаң да күрешеп булмый
Ерак илләргә киткәч.
2419
Ай яктысы якты диеп
Сулар алдым агымнан;
Серле күзең мәҗбүр итте,
Сөйдем бала чагымнан.
2420
Ай яктысы якты диеп
Тар басмадан су алма;
Минем дустым монда юк дип,
Ятлар белән чуалма.
2421
Ай яктысы якты диләр,
Көн кебек булмый инде;
Гыйшык утлары кабынса,
Сүндереп булмый инде.
2422
Ай яктысы, ай яктысы,
Үтә язның яртысы;
Йөрмә, егет, ярың ташлап,
Алып китәр ят кеше.
2423
Ай янында якты йолдыз
Айның уң якларында;
Тилмереп айга карыймын
Сагынган чакларымда.
2424
Айкый-чайкый керләр юам
Кулларым бөрешкәнче;
Сау бул, сары сандугачым,
Икенче күрешкәнче.
2425
Айкый-чайкый су алганда
Чайкала безнең күлләр;
Безгә генә шулай микән,
Ник ямансу бу көннәр?!
2426
Айкала су, чайкала су,
Чайкала, чайкап алам;
Таң йокысы татлы йокы -
Шунда да уйлап алам.
2427
Айкап-чайкап кер юганда
Агыздым чиләгемне;
Мәңге сүнмәс ут эчендә
Калдырдың йөрәгемне.
2428
Айкый-чайкый кер юганда
Кулъяулыгым югалттым;
Яратып сөйгән ярымны
Чит илләргә озаттым.
2429
Айларга карыйм микән,
Көннәргә карыйм микән;
Бик сагынган көннәремдә
Кемнәргә карыйм микән.
2430
Айның да бар йолдызы,
Суның да бар кондызы;
Сагынсам кояшка карыйм,
Ул да йөри ялгызы.
2431
Айлы төндә таныштык,
Алтын балдак алыштык;
Беребез алтын, беребез көмеш,
Кайдан килеп таныштык.
2432
Айның унбишләре булган,
Түгәрәкләнеп тулган;
Сагынырсың, саргаерсың,
Ул чагында мин булмам.
2433
Айның унбишләре җитсә,
Зөһрә йолдызы булмас;
Гомергә бергә булсак та,
Күреп күзләрем туймас.
2434
Айның унбишләре җитсә,
Ямьләндерә көннәрне;
Их, дускаем, бик сагынам
Бергә үткән көннәрне.
2435
Айның яраткан йолдызы
Айның сул якларында;
Кемнәргә карарга белмим
Сагынган чакларымда.
2436
Айның яраткан йолдызы
Кереп бара болытка;
Ут эчендә янып калган
Якыныңны онытма.
2437
Ай-һай, сылу син үзең,
Кашыңнан кара күзең;
Пар сандугач сайраган күк
Синең сөйләгән сүзең.
2438
Ак алъяпкыч арасында
Ябамын карасын да;
Иң якын дустым син минем
Дусларым арасында.
2439
Ак алъяпкыч бик күп будым,
Яшелен буалмадым;
Сөйгәнегезгә булыгыз,
Мин үзем булалмадым.
2440
Ак алъяпкыч бик күп яптым,
Инде ябам караны;
Биек таулар, карурманнар
Каплап тора араны.
2441
Ак алъяпкыч бик күп яптым,
Инде манам алсуга;
Утта янулары читен -
Уттан ал да сал суга.
2442
Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердидер җилләрдә;
Күңелләрем күтәрелми
Сез булмаган җирләрдә.
2443
Ак алъяпкыч бәйли идем,
Бәйләмимен бу чакта;
Кояш бата, айлар калка,
Син генә юк шул чакта.
2444
Ак алъяпкыч бәйлә, диләр
Дусларым киләләр дә;
Алмас идем күзләремне,
Сез кайсы тирәләрдә?
2445
Ак алъяпкыч бәйләгәнсең —
Ал парчалы аллары;
«Исәнмесез» дигән кебек
Кошларның сайраулары.
2446
Ак алъяпкыч бәйләр идем
Билләрем нечкә булса;
Танышмаган булыр идем
Айрылу истә булса.
2447
Ак алъяпкыч бәйләр идем,
Булавка кадар идем;
Әллә артыннан китим микән,
Эзләсәм табар идем.
2448
Ак алъяпкыч кесәсендә,
Исле май шешәсендә;
Үзәкләремне өзәсең
Исемә төшәсең дә.
2449
Ак алъяпкыч тегәм әле
Ак бәздән кисеп кенә;
Сагынганда бара алмыйм
Җил булып исеп кенә.
2450
Ак алъяпкыч тегәр идем,
Бәзе җитәрлек түгел;
Өч көн, өч төн сөйләшсәм дә
Сүзем бетәрлек түгел.
2451
Ак алъяпкыч тектерәләр
Ике метр ярымнан;
Кем бәхетсез - шул айрыла
Яшьләй сөйгән ярыннан.
2452
Ак алъяпкыч тектерәләр
Каралар кыйбат булгач;
Сагынсам да бара алмыйм
Аралар ерак булгач.
2453
Ак алъяпкыч ябам әле
Билләрем тарайса да;
Көтәм аны, түзәм әле
Йөзләрем саргайса да.
2454
Ак алъяпкыч япкансың -
Қысып тора билләрең;
Кая барсаң да ярарлык,
Юк килмәгән җирләрең.
2455
Ак алъяпкычлар бәйлимен
Билләремә таратып;
Бер ай түгел, бер көн түгел,
Бер ел йөрдем яратып.
2456
Ак алъяпкычлар килешә
Билен бөрдермәсәң дә;
Эчтәге сер тышка чыкмый,
Мөмкин белдермәсәң дә.
2457
Ак алъяпкычлар тектердем
Итәген телләп кенә;
Бирәм, бәгърем, кулларымны
Җаннарым теләп кенә.
2458
Ак алъяпкычлар тектердем
Итәген телләп-телләп;
Һавада кошлар сайраша
Безнең каушуны теләп.
2459
Ак алъяпкычлар тектердем
Қыек салып кесәсен;
Поездлар кычкырткан саен
Исләремә төшәсең.
2460
Ак алъяпкычлар тектердем
Путаларын каплатып;
Бәгърем, хәлләреңне сорыйм
Очкан кошны туктатып.
2461
Ак алъяпкычны тегәләр,
Исле майны сибәләр;
Сине уйлап саргайганны
Йөзләремнән сизәләр.
2462
Ак алъяпкычымны киеп
Су сибәм түтәлләргә;
Үлсәм үлемнәргә риза,
Сер бирмәм бүтәннәргә.
2463
Ак балыклар уйнар инде
Тегермән алларында;
Бер хәсрәтем булмас иде
Син булсаң яннарымда.
2464
Ак беләгемне талдыра
Көчле суның салкыны;
Икебезне аеры итте
Шушы тормыш дулкыны.
2465
Ак бидерә, күк бидерә
Күзләрне чагылдыра;
Киткән чакта «сау бул» дигән
Сүзләре сагындыра.
2466
Ак бизәкле ситсаларны
Кисә белми кисәләр;
Кара урман кичәр идем,
Ярың шунда, дисәләр.
2467
Ак бит минем кулъяулыгым
Битләремне сөртергә;
Кош телләрен белеп булмый
Арабызда йөртергә.
2468
Ак ботакка энҗе тездем
Бер ботакка калганчы;
Озатканда карап калдым
Күз керфегем талганчы.
2469
Ак булса да мамык булсын
Кулларыңа кигәнең;
Исеңдә тот син, онытма
«Мин онытмам» дигәнең.
2470
Ак буяуларга буяган
Кооператив чатларын;
Сайлап сөй, дустым, сайлап сөй,
Сайлап сөяр чакларың.
2471
Ак ефәк тә, күк ефәк тә
Бай кызына бирнәләр;
Бирнә өчен көймәс идек
Сөйгәнемә бирсәләр.
2472
Ак иде лә беләгем,
Күп иде лә теләгем;
Теләгәнем кабул булса,
Янмас иде йөрәгем.
2473
Ак иде минем беләгем,
Кер кунмас дигән идем;
Үзе сөйгәч сөйгән идем,
Ташламас дигән идем.
2474
Ак тәлинкә эчләрендә
Йомарланган май гына;
Безнең кебек ялгыз яши
Кояш белән ай гына.
2475
Ак сарайның алдында
Ат ашаган куклыгы;
Ач үзәкне өзә шунсы -
Җаный янда юклыгы.
2476
Ак куянга әйтсәнә,
Үлән башын өзмәсен;
Әйтсәнә минем җаныйга,
Өметләрен өзмәсен.
2477
Ак каен нигә тибрәлә -
Җил дә исми, җил дә юк;
Синең кебек зифа, матур
Авылда түгел, илдә юк.
2478
Ак каенга бәйләп куйдым
Атларымның кашкасын;
Гәүдәсе алтын булса да
Сөймәм синнән башкасын.
2479
Ак каенга сөялмәгез,
Мөмкин каерылырга;
Мин дә теләмәгән идем
Синнән аерылырга.
2480
Ак каенга язып куйдым
Уйлаган уйларымны;
Эх, розочкам, кайда үстердең
Бу зифа буйларыңны.
2481
Ак каенга элеп куйдым
Алмалы паласымны;
Өзлеп сөйдем, белег. сөйдем
Айрылып каласымны.
2482
Ак каеннар яфрак коя
Сентябрь җилләрендә;
Сине уйласам, төшләр күрәм
Утырган җирләремдә.
2483
Ак каеннарга эленгән
Яшел буяулы бишек;
Дөнья кайгыларын ташлап,
Икәү тотаек гыйшык.
2484
Ак каенның каерысын
Ак битеңә сабын ит;
Сагынмаган кешеләр юк,
Сагынсаң да сабыр ит.
2485
Ак каенның яфырагы
Нигә саргая болай?
Көне-төне сине уйлап
Мин дә саргаям шулай.
2486
Ак каенның яфраклары
Җилфердиләр җилләрдә;
Ак каен сөйкемле миңа,
Ахры, сине сөйгәнгә.
2487
Ак каенның яфраклары
Өзлеп төшә гөлләргә;
Өзлеп төшкән гөлләр кебек
Син минем күңелләрдә.
2488
Ак казаки ник тектердең
Җомга саен кимәгәч?
Минем күңлем ник аздырдың
Ихлас белән сөймәгәч?
2489
Ак калфагың күтәр-күтәр,
Бөдрә чәчең күренсен;
Сөймәс булсаң әйт үземә,
Мәхәббәтем сүрелсен.
2490
Ак калфагың әле алган,
Әле алсаң да каралган;
Синең белән сөйләшергә
Зиһеннәрем таралган.
2491
Ак калфакта алты чук,
Алтысы да алтын чук;
Җанкаемны күргәнем юк,
Күрми түзәр хәлем юк.
2492
Ак келәтнең алдына
Бәйләп куйдым сары атым;
Талпынсам да очалмыймын,
Сынды минем канатым.
2493
Ак келәтнең алдында
Туңам, җаный, туның бир;
Ай да бата, чулпан калка,
Китәм, җаный, кулың бир.
2494
Ак келәтнең алдында
Тәңкә таптым, әләли;
Җаның сөйгән ярларыңны
Бер күрүе әллә ни.
2495
Ак келәтнең эчләрендә
Кулъяулыгы эшләдем;
Сиңа охшатып гөл утырттым,
Ул корыса нишләрем.
2496
Ак кәгазь кисеп алдым
Дәфтәрем эчләреннән;
Сәгать түгел минутлар да
Чыкмыйсың исләремнән.
2497
Ак кәгазь, сары каләм
Хәзерге кәнсәләрдә;
Үзеңне күргән күк булам
Исемең әйтсәләр дә.
2498
Ак кәгазь, кызыл бизәк -
Қызыгам бизәгенә;
Ара ерак. сагындыра,
Шул үтә үзәгемә.
2499
Ак кәгазьнең өсләрендә
Минем каләмем булыр;
Көньяклардан искән җилләр
Минем сәламем булыр.
2500
Ак кәрҗинкәләр эченә
Алмалар тутырырга;
Их, дускаем, берәр күреп
Сөйләшеп утырырга.
2501
Ак кофталарыңны киеп
Кинога барасыңмы?
Атнасына бер булса да
Исеңә аласыңмы?
2502
Ак куян дип аткан идем
Булды җирнең катлавы;
Җан бирүдән авыр икән
Сөйгән ярны ташлавы.
2503
Ак күлмәгем ике пар,
Берсен кисәм, берсе тар;
Йөрәгемне яндырадыр
Нечкә билле матур яр.
2504
Ак күлмәгең бармы синең
Сахрада кия торган?
Син бит минем асыл кошым
Иркәләп сөя торган.
2505
Ак күлмәкне мин күп кидем,
Инде киям караны;
Сагну түгел саргаерсың,
Айрым торып кара әле.
2506
Ак мамыклар очып менә
Зәңгәрле болытларга;
Онта алмыйм, онта алмыйм
Бер генә минутлар да.
2507
Ак мамыктан ак пирчәткә
Бәйләп бирә алмадым;
Шунсы калды үкенечкә —
Киткәндә күралмадым.
2508
Ак мамыктан шәл бәйләдем
Туңсам ябынырмын дип;
Айрылганда уйламадым
Болай сагынырмын дип.
2509
Ак машина, көмеш инә -
Ал юрганнар сырырга;
Безгә ходай язган икән
Айрылышып торырга.
2510
Ак машина, көмеш инә
Көйләмичә җөйләми;
Гәүдәләрең күз алдымда -
Телләрең юк, сөйләми.
2511
Ак пароход, сиңа әйтәм,
Туктама кантурларга;
Алданасың, җаныкаем,
Үзеңнән матурларга.
2512
Ак пирчәткә алып бирәм
Кулларың тирләмәсә;
Мәҗбүри сөймим, бәгырем,
Җаннарың теләмәсә.
2513
Ак пирчәткә бәйләр идем,
Җаныем, кулларыңа;
Алсу гөлләр чәчәр идем
Кайтасы юлларыңа.
2514
Ак пирчәткә эчләрендә
Алтын балдакларым бар;
Ышанма дошман сүзенә,
Кайчан алдаганым бар?
2515
Ак пирчәткә эчләрендә
Көмеш балдак шәүләсе;
Күзем йомсам, күз алдымда
Син дустымның гәүдәсе.
2516
Ак пирчәткәң бар мәллә,
Бармакчасы тар мәллә?
Әйләнәсең дә карыйсың,
Әйтер сүзең бар мәллә?
2517
Ак пәрдәләр корамын,
Корсам кошлар куамын;
Гомерлеккә яр булырга
Кулларымны куямын.
2518
Ак самавыр борыннарын
Күңелле борулары;
Ифрат та кыен икән
Аерым торулары.
2519
Ак самавыр эче алтын,
Эчендә суы салкын;
Их, дускаем, син бит миңа
Туганнарымнан якын.
2520
Ак самавыр эчләрендә
Кайный Урал сулары;
Айрылырга булган икән
Йөрәгем ялкыннары.
2521
Ак синең беләкләрең,
Ни синең теләкләрең?
Мәкнең ал чәчәге кебек
Битләрең, иякләрең.
2522
Ак стакан өсте япкан -
Шикәр микән, бал микән?
Син иркәмнең кулын кысып
Күршер көннәр бар микән?
2523
Ак төстәге күлмәгемнең
Буй-буй түгел кештәге;
Төнен төшләремдә күрәм -
Файда бирми төштәге.
2524
Ак та була, күк тә була
Һавадагы болытлар;
Нигә бик тиз үтә икән
Бергә булган минутлар?
2525
Ак та кияр безнең яр,
Күк тә кияр безнең яр;
Агын салып, күген кисә,
Күк күгәрчен безнең яр.
2526
Ак та кияр, күк тә кияр,
Итәге җиргә тияр;
Үзе сөйләр, үзе көләр,
Ул ярлар кемгә тияр.
2527
Ак сусарлар хәбәр бирә
Судагы кондызларга;
Мин сагынсам айга карыйм,
Син кара йолдызларга.
2528
Ак тактадан ясаганнар
Манараның баскычын;
Аерылгач кына белдем
Гыйшыкларның ачысын.
2529
Ак тапочка, күк тапочка —
Бакчада кия торган;
Син бит минем роза гөлем
Мәңгегә сөя торган.
2530
Ак тапочкаларың киеп
Син бит матур атлыйсың;
Син бит минем роза гөлем,
Чәчәк кенә атмыйсың.
2531
Ак тарелка, зәңгәр тирәк,
Эчләрендә май микән?!
Миңа дөньяның яме юк,
Сиңа да шулай микән?!
2532
Ак укадан җеп озаттым
Бер бөртеге калганчы;
Озатканда карап калдым
Күз керфегем талганчы.
2533
Ак чиләгем суга төште,
Чумды күренмәс инде;
Сиңа төшкән күңелләрем
Үлми сүрелмәс инде.
2534
Ак чиләкләремне асып
Суга барам күлләргә;
Кошлар серен гөлгә сөйли,
Мин сөйләрмен кемнәргә.
2535
Ак чиләк куйдым тамчыга,
Тама-тама тулырмы?
Тулган эчемне бушатып
Сөйләшер көн булырмы?!
2536
Ак чиләккә сулар алдым
Агыйдел ярларыннан;
«Уф» димәгез, уфтанмагыз,
Кем калмый ярларыннан.
2537
Ак чиләкләр элеп куйдым,
Яңгыр суы тулгандыр;
Айрылуы читен булды,
Сиңа ничек булгандыр.
2538
Ак чоланның шкафында
Чылтрап төште бер көзге;
Айрылмабыз дигән идем,
Тормыш аерды безне.
2539
Ак чынаяк, ак чынаяк,
Қызыгам бизәкләренә;
Арабызның ераклыгы
Үтте үзәкләремә.
2540
Ак чәчәк белән күк чәчәк
Урган солыларымда;
Син булырсың, бәгырькәем,
Актык сулуларымда.
2541
Ак шарыф ни, күк шарыф ни,
Шарыф булгач барыбер;
Үз аулың ни, чит авыл ни,
Җаның сөйгәч барыбер.
2542
Ак шарыфың буасың,
Бигрәк сылу буласың;
Миңа булсаң яр буласың,
Читкә әрәм буласың.
2543
Ак эшләпә мин киямен
Лента белән буганын;
Бер йолдызны сиңа ошатам
Ай янында торганын.
2544
Ак яулыгым төшеп калды,
Төшеп калды, җил алды;
Сүзләремне әйталмадым,
Әйтер сүзләрем калды.
2545
Ак яулык алдым ике пар,
Ак яулыкның чите тар;
Аклы яулыклар бәйләрлек
Нинди шат көннәрем бар?!
2546
Ак яулыклар чигәләр,
Ислемайлар сибәләр;
Синең өчен саргайганны
Йөзләремнән сизәләр.
2547
Ал яулыкны мин алмадым,
Дусларым гына алды;
Айрылганда «сау бул» дигән
Сүзләре генә калды.
2548
Ак өемнең морҗалары
Агартсам да ак минем;
Бәгырькәем, син ничектер,
Үз сөюем хак минем.
2549
Ак өемнең морҗасын
Агартамын ак булгач;
Сагынсам да бара алмыйм
Аралар ерак булгач.
2550
Ак өемнең пәрдәләре
Ак кәгазьләр шикелле;
Тотма гыйшык, саргаерсың
Зөлхәбирә шикелле.
2551
Ак өемнең шкафында
Балдан койган кагым бар;
Бу дөньяда ни гамем бар,
Багалма күк ярым бар.
2552
Ак өемнең шкафында
Калды сәгать чылбырым;
Калмады сәгать чылбырым,
Қалды сөйгән былбылым.
2553
Ак өемнең шкафында
Канәфер тартмалары;
Айларын ничек үткәрим,
Бик читен атналары.
2554
Ак өемнең өстәлендә
Самар самавырлары;
Шулай була торгандыр ул
Сагнып саргаюлары.
2555
Ак өемә керәмен дә
Агартамын пичләрен;
Гүргә кергән кебек булдым
Аерылган кичләрен.
2556
Ак өемнең эчләрендә
Күгәрчен гөрләр кебек;
Аерылдык, их, дускаем,
Күчергән гөлләр кебек.
2557
Ак үрдәкләр йөзә микән
Байкал дигән күлләрдә;
Их, бәгырем, күңлем синдә,
Синең күңлең кемнәрдә?
2558
Акбүз атның аппагы
Ак чәчәкне ашамас;
Сөйгән ярлар уңган булса,
Сине утка ташламас.
2559
Акбүз атны бәйләп куй,
Чыгып китәр буш булса;
Эч серләрем сөйләр идем,
Өзлеп сөйгән дус булса.
2560
Акбүз атта күп йөрдем
Су буенда атланып;
Синең шәүләләрең күрсәм,
Йөгреп чыгам шатланып.
2561
Акбүз атым тышауладым
Аргы якка басуга;
Ике күреп бер сөйләшсәм,
Яшь йөрәккә ял була.
2562
Аккош айга карый алмый
Күзе чагылуларга;
Синең сагынулар җитмәс
Минем сагынуларга.
2563
Аккош атсаң, чүгәләп ат,
Тимәс микән түшенә;
Йокы эчендә әйләнеп ят,
Кермәс микән төшеңә.
2564
Аккош бала очырганда
Туктата, кагындыра;
Айрылганда «сау бул» дигән
Сүзләре сагындыра.
2565
Аккош балалары очты
Урман араларына;
Ябшып барырдай булам
Шул кош балаларына.
2566
Аккош балалары сайрый
Агыйдел буйларында;
Оныткан дип әйтмә, бәгърем,
Син генә уйларымда.
2567
Аккош балалары төшә
Тегермән алларына;
Алма булсам төшәр идем
Өзелеп алларыңа.
2568
Аккош баласы да күп,
Былбыл баласы да күп;
Сагынмаган көннәремнән
Сагынган көннәрем күп.
2569
Аккош баласы микән,
Былбыл баласы микән;
Вакыт җиткәч, айрылганны
Сизми каласың икән.
2570
Аккош баласын өйрәтә
Агыйдел күлләрендә;
Очып китәрләрдәй булам
Сагынган көннәремдә.
2571
Аккош баласын өйрәтә
Агыйделдә йөзәргә;
Күркәм сабырлыклар бирсен
Айрылышкач түзәргә.
2572
Аккош баласын өйрәтә
Тирән күлдә йөзәргә;
Рәхәт тормыш, рәхәт көннәр
Телим, дуслар, сезләргә.
2573
Аккош була күлләрдә,
Былбыл була гөлләрдә;
Былбыл сөйли серен гөлгә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
2574
Аккош килә тау буйлап,
Тавыш килә су буйлап;
Их, бәгырем, мин йөримен
Баскан саен сине уйлап.
2575
Аккош күлләрдә була,
Борны суларда була;
Яшь вакытта кемне сөйсәң,
Күңлең шуңарда була.
2576
Аккош күргәнем юк иде,
Күрдем күл буйларында;
Гомеремнең буйларына
Булырсың уйларымда.
2577
Аккош микән, былбыл микән
Балаларын сайрата;
Син алай ук түгелсеңдер,
Мин сагынам айрата.
2578
Аккош моңаеп кычкыра,
Талпыныр килеп җиткәч;
Тиз күрешеп булмас инде
Бер аерылып киткәч.
2579
Аккош ничек йөзә микән
Сай гына дәрьяларда?
Айрылудан читен хәлләр
Бар микән дөньяларда?
2580
Аккош ничек йөзә микән
Сай гына елгаларда?
Иң яратып йөргән ярым
Син генә дөньяларда.
2581
Аккош, оясына кереп,
Балаларын аралый;
Сайрама, кош, моңлы итеп,
Йөрәгемә ярамый.
2582
Аккошлар килә йөзеп,
Күке кычкыра өзеп;
Күке кычкырганда өзеп,
Ничек торырбыз түзеп.
2583
Аклы алъяпкыч арасында
Бәйлим мин карасын да;
Хыяллар басса, нишләрмен
Дусларым арасында:
2584
Аклы алъяпкыч бәйли, диләр,
Карасын бәйләсәм дә;
Сезнең кебек булмас инде
Дөньялар әйләнсәм дә.
2585
Аклы алъяпкыч бәйлимен дә
Су сибәм түтәлләргә;
Үлсәм үләргә ризамын,
Кул бирмәм бүтәннәргә.
2586
Аклы алъяпкыч килешә
Билемә япкан саен;
Төшләремдә күрәм сине
Әйләнеп яткан саен.
2587
Аклы алъяпкыч тектердем
Бөгелмәләрдән алып;
Шулай саргаялар микән
Сөйгәннәреннән калып?
2588
Аклы алъяпкыч тектердем
Ике метр ярымнан;
Кем бәхетсез, шул айрыла
Яшьли сөйгән ярыннан.
2589
Аклы алъяпкычлар бәйләп
Су сибәмен түтәлгә;
Алга, гөлгә төренсә дә
Күзем төшми бүтәнгә.
2590
Аклы алъяпкычларымны
Эләм алмагачларга;
Син булмагач, серем сөйлим
Сары сандугачларга.
2591
Аклы батис яулыгымның
Ае бар уртасында;
Аерылышу җәрәхәте
Йөрәгем уртасында.
2592
Аклы батис яулыкларны
Бәйләмиләр бу якта;
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта.
2593
Аклы батис яулыгымны
Кич утырып каедым;
Каеннар да айрым түгел,
Нигә соң без аерым?
2594
Аклы да күлмәккәем,
Күкле дә күлмәккәем;
Бер күреп сөйләшер өчен
Өзелә үзәккәем.
2595
Аклы керләремне чайкыйм
Тар гына басмаларда;
Миннән ал да күңелеңне,
Сал инде башкаларга.
2596
Аклы ки, дустым, аклы ки,
Аклы булсын кигәнең;
Янган уттан тартып ала
Торган булсын сөйгәнең.
2597
Аклы клюш күлмәгемне
Машинада кистерәм;
Киткән юлларыңа карап
Көннәремне кичерәм.
2598
Аклы күлмәгем бар иде,
Бизәкләре сары иде;
Сөйләшеп сүзләр бетмичә
Йөргән көннәр бар иде.
2599
Аклы күлмәгем карала
Минем киюләремә;
Ихлас белән сөям, бәгърем,
Ышан сөюләремә.
2600
Аклы күлмәкләр челтәрле,
Илдә чибәр бетәрме?
Илдә чибәр бетмәсә дә,
Җан сөйгәнгә җитәрме?
2601
Аклы күлмәгем ишләрен
Табалмасам нишләрмен?
Яшьтән сөйгән ярларымны
Онталмасам нишләрмен?
2602
Аклы күлмәгемне киеп,
Агыйдел буйлап кайтам;
Таң йокысы татлы йокы,
Шунда да уйлап ятам.
2603
Аклы күлмәгемне кистем
Мәскәү кайчысы белән;
Онытсам шунда онытырмын —
Үлем ачысы белән.
2604
Аклы күлмәгемне киям,
Кисәм салалмас булам;
Суга барсам, сине уйлап,
Су ала алмас булам.
2605
Аклы күлмәгемне киям
Поясы киң булганга;
Бер айрылгач тагын сөйдем
Үземә тиң булганга.
2606
Аклы күлмәгең бар икән,
Иңнәреңә тар икән;
Агым суны туктатырлык
Мәхәббәтең бар икән.
2607
Аклы күлмәгең бармы
Бәйрәмдә кия торган?
Син бит минем асыл гөлем
Яратып сөя торган.
2608
Аклы күлмәгеңне киеп
Болыннар буйлыйсыңмы?
Мин сине һәрвакыт уйлыйм,
Син мине уйлыйсыңмы?
2609
Аклы күлмәк бик күп кидем,
Инде киям алын да;
И җаныем, булсаң иде
Сагынганда янымда.
2610
Аклы күлмәк, биш бал итәк
Сандыкларда басылмый;
Сыйфатларың алыр идем,
Базарларда сатылмый.
2611
Аклы күлмәк кесәсендә
Багалмалар сулана;
Бәлки дә бергә булырбыз,
Бәгърем, авыр сулама.
2612
Аклы күлмәк кигәнсең дә
Билләреңне бугансың;
Ай туганда син тугансың,
Шуңа матур булгансың.
2613
Аклы күлмәк кимәс идем
Акка кара таммаса;
Янмас идем, көймәс идем
Җан сөйгәнем калмаса.
2614
Аклы күлмәк киям инде
Кеше аклы кия дип;
Сандугачлар килеп сайрый,
Ярың ятлар сөя, дип.
2615
Аклы күлмәк матур була
Алты бала итәк салгач;
Нихәлләр итеп түзәрмен
Синнән айрылып калгач.
2616
Аклы күлмәк мин дә киям
Дусларым шуны кигәч;
Карамам кеше сүзенә
Үзем яратып сөйгәч.
2617
Аклы күлмәк тектергәндә
Кыстырмагыз ак бүзләр;
Өзлеп сөйгәннән аера
Дошман сөйләгән сүзләр.
2618
Аклы күлмәк тектерсәгез,
Кесәләр кирәк икән;
Ярны сөйсәң, үзең белән
Тиң ярлар кирәк икән.
2619
Аклы күлмәк тектерсәгез,
Өлге алып кисегез;
Җилгә чыгып каршы торам,
Сез җил булып исегез.
2620
Аклы күлмәк якасына
Брошка кадамыйлар;
Өзлеп сөйгән ярың булгач
Ятларга карамыйлар.
2621
Аклы күлмәкләр алсам да,
Уңар инде мансам да;
Сез еракта, сез белмисез,
Мин утларда янсам да.
2622
Аклы күлмәкләр килешә
Плащ белән кигәндә;
Дошман сүзләре керми ул
Чын күңелдән сөйгәндә.
2623
Аклы күлмәкләр кисәм дә
Каралтмыйм күлмәгемне;
Сөйсәм уртак, ташласам җәл,
Нишләтим гүзәлемне.
2624
Аклы күлмәкләр тектердем
Аяк йөзеннән итеп;
Мөмкин булса йөртер идем
Кулымда йөзек итеп.
2625
Аклы күлмәкләр тектердем
Ике метр ярымнан;
Бәхетсез генә айрыла
Яшьтән сөйгән ярыннан.
2626
Аклы күлмәкләр тектердем
Путасын салындырып;
Йөрәгемнең уртасында
Торасың сагындырып.
2627
Аклы күлмәкләр тектердем,
Яратмадым, кимәдем;
Беркемне дә синең кебек
Якын итеп сөймәдем.
2628
Аклы күлмәкләр тектердем,
Алып куйдым поясын;
Синең белән бергә булган
Вакытларым кайда соң?
2629
Аклы күлмәккәйләремне
Киеп йөрим тышларда;
Минем кебек булмас инде
Аерылган кошлар да.
2630
Аклы ситса ал белән,
Егет йөри мал белән;
Бу дөньяның бар рәхәте
Җаның сөйгән яр белән.
2631
Аклы ситса аласы идем,
Күзем төште карага;
Сөйләмә сереңне ятка,
Кермәсеннәр арага.
2632
Аклы ситса алдырмаска,
Сандыкка салдырмаска;
Безнең вәгъдә шулай иде —
Ятларга калдырмаска.
2633
Аклы ситса буй-буй атлас —
Мамык мендәр тышлары;
Җәйләрен бергә үткәрдек,
Авыр булды кышлары.
2634
Аклы ситса буй-буй
француз —
Алар ястык тышлары;
Сөеп алган, теләп барган
Алар оҗмах кошлары.
2635
Аклы ситса димәс идем,
Чын фыранцуз алалсам;
Дөнья малы димәс идем,
Шул җаныйга баралсам.
2636
Аклы ситса зат булмаса
Байлар да кимәс иде;
Айрым тору рәхәт булса,
Безгә дә тимәс иде.
2637
Аклы ситса кем кимәс,
Кем ярларын кем сөймәс;
Кеше ярын кеше сөйгәч,
Ничек җаннарың көймәс.
2638
Аклы ситса күлмәгемне
Киптерергә элмәдем;
Гыйшык хәле бигрәк кыен,
Яшьлек белән белмәдем.
2639
Аклы ситса күлмәгемне
Кисәм каралыр микән?!
Искән җилгә сәлам әйтсәм
Алып баралыр микән?!
2640
Аклы ситса күлмәгемне
Кисәм юармын әле;
Сыглып төшкән талга карап
Сагнып елармын әле.
2641
Аклы ситса күлмәгемне
Киям яраткан чакта;
Төнлә төшләремдә күрәм,
Җуям таң аткан чакта.
2642
Аклы ситса күлмәгемне
Юып элдем тирәккә;
«Хуш, исән бул» дигән сүзе
Тора минем йөрәктә.
2643
Аклы ситса күлмәгемне
Көн дә киясем килә;
Син бәгъремнең нурлы йөзен
Көн дә күрәсем килә.
2644
Аклы ситса күлмәгемне
Машинада каетам;
Сез киткән якларга карап
Көн дә кояш баетам.
2645
Аклы ситса күлмәгемне
Сандыкларга саламын;
Кошлар очып киткән саен
Сәлам әйтеп каламын.
2646
Аклы ситса күлмәгемне
Театрларда киям;
Тормышымның сандугачы
Син булырсың, дип сөям.
2647
Аклы ситса күлмәгемне
Чәршәмбе көн кистердем;
Талдан зифа буйларыңны
Кем бәхтенә үстердең?
2648
Аклы ситса күлмәгемне
Юам сабын суында;
Сабын сулары агарта,
Айрым тору саргайта.
2649
Аклы ситса күлмәгемнең
Ал сатин итәкләре;
Моңлы сайраган кошларның
Мин булам иптәшләре.
2650
Аклы ситса күлмәгемне
Батис белән ямадым;
Көнләшсәм дә сиздермәдем,
Көлемсерәп карадым.
2651
Аклы ситса күлмәгемне
Буй-буй итеп киямен;
Сөеп, ятка калдырырга
Булган икән исәбең.
2652
Аклы ситса күлмәгемне
Керләнмәсен дип саклыйм;
Бергә булган минутлардан
Кадерле минут тапмыйм.
2653
Аклы ситса күлмәгемне
Кидем зәңгәргә манып;
Айрылулар шушы диеп
Йөрим хәйранга калып.
2654
Аклы ситса күлмәгемне
Киптерәм җилдә генә;
Көн кояшлы, күңелем шат
Син булган җирдә генә.
2655
Аклы ситса күлмәгемне
Киртәгә элеп киптерәм;
Сиңа охшатып бер генә төп
Тамчылы гөл үстерәм.
2656
Аклы ситса күлмәгемне
Тектердем Тирсәләрдә;
Яннарымның бизәсе юк
Ни генә дисәләр дә.
2657
Аклы ситса күлмәгемне
Тектерәм тездән генә;
Башка кайгыларым бетте,
Айрылам сездән генә.
2658
Аклы ситса күлмәгемнең
Бала итәге өч кенә;
Кечкенә дип хурламагыз,
Сандугач та кечкенә.
2659
Аклы ситса күлмәгемнең
Ал сатин кушулары;
Айрылуга булган икән
Эчемнең пошулары.
2660
Аклы ситса күлмәгемнең
Билләре бәйләвечле;
Яннарыңа барыр идем,
Юлларың әйләнечле.
2661
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге алсу гына;
Бу дөньяда айрылмаган
Ага торган су гына.
2662
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәкләре ике инде;
Ашкына яшь йөрәккәем
Дулкынлы су шикелле.
2663
Аклы ситса күлмәгемнең
Поясы билдән генә;
Сине уйлап төшләр күрәм
Утырган җирдән генә.
2664
Аклы ситса күлмәгемнең
Яка читләре тарта;
Айдан-айга, елдан-елга
Мәхәббәтләрең арта.
2665
Аклы ситса күлмәгемнең
Сәдәфләре тезелгән:
Бармы икән минем кебек
Синең өчен өзелгән.
2666
Аклы ситса күлмәгемнең
Тар булды кештәкләре;
Иртә саргайган гөлләрнең
Мин булам иптәшләре.
2667
Аклы ситса күлмәгемнең
Төймәсе якасында;
Бәгырькәем, без айрылдык
Дошманнар аркасында.
2668
Аклы ситса күлмәгемнең
Якасына кер кунган;
Шушы фани дөньяларда
Айрылышу ник булган.
2669
Аклы ситса күлмәгемнең
Буй аралары сары;
Без саргаймый кем саргайсын,
Икебез ике яры.
2670
Аклы ситса күлмәгемнең
Галстуклары кара;
Бик сагынсаң айга кара —
Ай бездән сезгә бара.
2671
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге ике иңсез;
Мин дә синсез, син дә минсез,
Мин түзә алмыйм синсез.
2672
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге өч иң генә;
Януларым, көюләрем
Гел синең өчен генә.
2673
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәген уясы бар;
Битләреңдә кояш уйный,
Ай гына куясы бар.
2674
Аклы ситса күлмәгемнең
Иңен алсам, тар кала;
Яр сөюдән юк бәхетем,
Сөйсәм дә ятка кала.
2675
Аклы ситса күлмәгемнең
Кайсы буйлары кыйгач;
Былбыл булып кил каршыма,
Китәрсең күреп туйгач.
2676
Аклы ситса күлмәгемнең
Кесәләре түгәрәк;
Җаннарыңа барыр идем
Булсам сары күбәләк.
2677
Аклы ситса күлмәгемнең
Пояслары бушаган;
Ике былбыл талга кунган,
Берсе сиңа охшаган.
2678
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң сәдәфләре артык;
Яннарыма алыр идем
Тыннарым белән тартып.
2679
Аклы ситса күлмәгемнең
Скылатларын сырлыйм;
Очкан кошларны туктатып
Синең хәлеңне сорыйм.
2680
Аклы ситса күлмәгемнең
Якасы уелмаган;
Йөзләреңдә нурлар уйный,
Ай гына куелмаган.
2681
Аклы ситса күлмәгемнең
Якасын җөйләмиләр;
Сандугачлар килә-китә,
Хәлләрең сөйләмиләр.
2682
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очлары кушулы;
Айрылырга булган икән
Эчләремнең пошуы.
2683
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң төпләрен кем уйган?
Исмең матур, кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?!
2684
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар беләгемә;
Сандугачлар сайраса да
Ял була йөрәгемә.
2685
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар, кесәсе бар;
Сагынганда барыр идем,
Агыйдел кичәсе бар.
2686
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар сәдәпләргә;
Бәгърем ниләр уйлый икән
Хәзерге сәгатьләрдә.
2687
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар сәдәпләргә;
Күрер өчен барыр идем
Бер генә сәгатьләргә.
2688
Аклы ситса күлмәгемнең
Ал лента билләрендә;
Син, син генә, син бер генә
СССР илләрендә.
2689
Аклы ситса күлмәгемне
Беренче киюләрем;
Үкенечкә булган икән
Өзелеп сөюләрем.
2690
Аклы ситса күлмәгемә
Ал куштан тотып булмый;
Мәхәббәтсез ярлар булса,
Мәхәббәт кушып булмый.
2691
Аклы ситса күлмәгеңнең
Җиң очлары полоса;
Ал кире гыйшык утыңны
Кавышырга булмаса.
2692
Аклы ситса матур күлмәк,
Җиң очлары киң генә;
Җир шарында иң яратып
Сөйгән ярым син генә.
2693
Аклы ситса тиз карала —
Аклы ситса алдырмыйм;
Таһир-Зөһрә дә айрылган,
Айрылганга кайгырмыйм.
2694
Аклы ситса тиз карала —
Кимә, дигәннәр иде;
Ярың уртак, айрылырсың,
Сөймә, дигәннәр иде.
2695
Аклы ситса күлмәгеңне
Агыйделдә юдыңмы?
Кашың кара, буең зифа,
Кадер кичтә тудыңмы?
2696
Аклы ситса күлмәгеңне
Күрмәдем кигәнеңне;
Яшрен сөю белән сөям,
Белмәдең сөйгәнемне.
2697
Аклы ситса күлмәгеңне
Әллә сабынладыңмы?
Киләсең дә китәм дисең,
Әллә сагынмадыңмы?
2698
Аклы ситса күлмәк тексәң,
Зәңгәр салдырмасана;
Айрым туып, бергә үстек,
Ятим калдырмасана.
2699
Аклы ситса күлмәк тексәң,
Үзем бирәм якалык;
Сөеп-сөеп каушалмадык,
Кемдә булды хаталык?!
2700
Аклы ситса күлмәк тектем
Итәкләрен өч итеп;
Сандугачлар моңлы сайрый
Сагынганда үч итеп.
2701
Аклы ситса мин дә киям
Илдә кеше кия, дип;
Сандугачлар килеп сайрый,
Җанъең ятны сөя, дип.
2702
Аклы ситса — хаклы ситса:
Мамык мендәр тышлары;
Сөеп алган, сөеп барган
Тигез оҗмах кошлары.
2703
Аклы ситса күлмәкләрем
Җитмәде куштаннарга;
Эчем тулы утлар яна —
Сер бирмим дошманнарга.
2704
Аклы ситса эшләмиләр
Фабрикада ыстанда;
Синең кебек булмас инде
Бөтен Татарстанда.
2705
Аклы ситса юрган сырдым
Көн дә ябынырмын, дип;
Моңа кадәр уйламадым
Болай сагынырмын, дип.
2706
Аклы пәрдә килешәме
Корган тәрәзәләргә?
Сагнам, дустым, җан кисәгем,
Ифрат дәрәҗәләрдә.
2707
Аклы ситса яулыгымның
Дүрт почмагында зәңгәр:
Түшләремә кадар идем
Чәчәкләр булсаң әгәр.
2708
Аклы ситса яулыгымның
Почмагы саен исем;
Их, дускаем, син белмисең,
Саргаям синең өчен.
2709
Аклы яулык, кара тирә,
Сез дә алдыгыз мәллә?
Таһир-Зөһрә көннәренә
Сез дә калдыгыз мәллә?
2710
Аклы яулыклар килешә
Бәйли белсәң буш итеп;
Яр сөюләре күңелле,
Сөя белсәң дус итеп.
2711
Акрын аккан су өстендә
Тын гына көймә йөзә;
Шунда бер сандугач сайрап
Үзәкләремне өзә.
2712
Акрын гына җил чыкса да
Идел суы чайкала;
Атна түгел, айлар түгел,
Еллар сөйгән яр кала.
2713
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем айрылмый — шулар
белми Айрылу сагышларын.
2714
Аксыл сарыга буыйлар
Пароход идәннәрен;
Әл дә булса күз алдымда
«Хуш, сау бул» дигәннәрең.
2715
Актым мин сулар булып,
Туктадым гөлләр булып;
Күз алларымда торасың
Тамчылы гөлләр булып.
2716
Акча-акча карлар ява —
Кара җирне агарта;
Тотма гыйшык, тотма хәсрәт:
Хәсрәт йөзне саргайта.
2717
Ал бидерә, гөл бидерә,
Гөл бидерә — көйдерә;
Дулкынлы күз карауларың
Ихтыярсыз сөйдерә.
2718
Ал бидерә, гөл бидерә,
Куйдым сулар тутырып;
Өч кенә сүз әйтер идем
Яннарыңа утырып.
2719
Ал бидерә, гөл бидерә
Су белән тулмас инде;
Синең белән бергә булган
Көннәр онтылмас инде.
2720
Ал бирәм дидең мәллә,
Гөл бирәм дидең мәллә?
Гыйшык утларына салып
Яндырыйм дидең мәллә?
2721
Ал бирәм — аласыңмы,
Гөл бирәм — аласыңмы;
Алып китәм — барасыңмы,
Айрылып каласыңмы?
2722
Ал булуларым артык,
Гөл булуларым артык;
Матурлыклар берни түгел,
Бәхетле булу артык.
2723
Ал бәйлиләр, гөл бәйлиләр
Талган беләкләремә;
Сабыр итәргә кушалар,
Түзмим йөрәкләремә.
2724
Ал бәйлиләр, гөл бәйлиләр
Талган беләкләремә;
Ут салалар, су салмыйлар
Янган йөрәкләремә.
2725
Ал бәйлиләр, гөл бәйлиләр
Сипарат кулларына;
Үзең сөймәсәң суга сал,
Бирмә ят кулларына.
2726
Ал бәйлим беләгемә,
Гөл бәйлим беләгемә;
Урман якын, кошлар
сайрый — Ярамый йөрәгемә.
2727
Ал гәрәбә, гөл гәрәбә —
Муенсага бер бизәк;
Яна йөрәк, өзелә үзәк,
Күрешиек тизрәк.
2728
Ал гәрәбә, гөл гәрәбә
Беләзекләр каш була;
Дөрләп янган йөрәгемә
Күз яшем юлдаш була.
2729
Ал гәрәбәләреңне,
Гөл гәрәбәләреңне;
Безнең яктан җил искәндә
Ач тәрәзәләреңне.
2730
Ал да булырбыз әле,
Гөл дә булырбыз әле;
Арага дошман кермәсә,
Бергә булырбыз әле.
2731
Ал да булырбыз әле,
Гөл дә булырбыз әле;
Карама кеше сүзенә,
Бергә булырбыз әле.
2732
Ал да димә, гөл дә димә,
Тимә кеше ярына;
Үз ярыңны алмаштырма
Бөтен дөнья малына.
2733
Ал да тора, гөл дә тора,
Бәгърем, безнең алларда;
Син елмайдың, мин оялдым
Беренче карауларда.
2734
Ал да яза, гөл дә яза
Дүрт кырлы карандашым;
Кайлардин күреп сөйләшим,
Сердәшем — сандугачым.
2735
Ал инде, ал, йә, ал инде,
Ал инде гөлләреңне;
Кайда матур, шунда салып
Йөрмә күңелләреңне.
2736
Ал кадыйм түшләремә,
Гөл кадыйм түшләремә;
Былбыл булып, гөлгә кунып
Керәсең төшләремә.
2737
Ал кара белән язылган
Хатларның адресы;
Бәлки бергә дә булырбыз,
Бик читен хәзергесе.
2738
Ал кисәләр — ал киям,
Гөл кисәләр — гөл киям;
Ул бит минем роза гөлем,
Гомерлек өчен сөям.
2739
Ал минем юрган эчем,
Гөл минем юрган эчем;
Мәңге рәхәт яшә, җаный,
Син минем таянычым.
2740
Ал кирәк булыр әле,
Гөл кирәк булыр әле;
Бер кирәк булган дусларың
Гел кирәк булыр әле.
2741
Ал мәрҗәнең алты кат,
Чын мәрҗәнең җиде кат;
Язмам сәлам, җибәрмәм хат,
Бик сагынсаң үзең кайт.
2742
Ал поднос чын чынаяк,
Читеннән тотма, уалыр;
Синең зифа буйларыңны
Кемнәр кочып куаныр?
2743
Ал сабын белән кер юсам,
Алсу була күбеге;
Булмый түгел, була дуслар,
Булмый синең кебеге.
2744
Ал сабынны ясаганнар
Гөлсирин буяп кына;
Быел җәйләрне үткәрдем
Гел сине уйлап кына.
2745
Ал сатин үлчәтмәдем,
Гөл сатин үлчәтмәдем;
Яндым, көйдем, сине сөйдем,
Ялкынын күрсәтмәдем.
2746
Ал сибәргә, гөл сибәргә
Табалмадым түтәлләр;
Без айрылдык — әрәм булдык,
Айрылмасын бүтәннәр.
2747
Ал тасмалар алдым әле
Чәчләремне үрергә;
Кояш баюларын көтәм
Төшләремдә күрергә.
2748
Ал чәчүргечләр алдырдым,
Чулпылар юк тагарга;
Таулар биек, баскычлар юк
Сагынганда карарга.
2749
Ал чәчәге, гөл чәчәге
Сабын була икән ул;
Никадәр сабыр булсаң да
Сагындыра икән ул.
2750
Ал чәчәгем син минем,
Гөл чәчәгем син минем;
Серләремне сиңа сөйлим,
Чын сердәшем син минем.
2751
Ал чәчәк белән гөл чәчәк
Күңелсез чәчәк түгел;
Сиңа төшкән мәхәббәтем
Мәңге сүнәчәк түгел.
2752
Ал чәчәкләр арасында
Патифуннар уйнатам;
Насиб булса каушырбыз дип
Күңелемне юатам.
2753
Ал чәчәкне өздеңме,
Гөл чәчәкне өздеңме;
Ал чәчәкне өзгән кебек
Аерылдык, сиздеңме.
2754
Ал минем киячәгем,
Гөл минем киячәгем;
Фал китабында күренә
Саргаеп кибәчәгем.
2755
Ал бизәкле, иң кирәкле
Күлмәккәем искерде;
Ярың ятлар сөя, диеп
Кошлар хәбәр китерде.
2756
Ал чәчәкне өзмәс идем
Өзәм исе тәмлегә;
Сине белмим, күңлең ничек,
Мин сөямен мәңгегә.
2757
Ал шарыф урыйсыңмы,
Гөл шарыф урыйсыңмы?
Мин сине һәрвакыт уйлыйм,
Син мине уйлыйсыңмы?
2758
Ал яулык аласыңмы,
Алдыңа саласыңмы?
Гомерлеккә ташлашмаска
Кул биреп аласыңмы?
2759
Ал яулыгың бәйлә, дустым,
Аклысына алмашка;
Кулларымны бирәм сиңа
Мәңге кире алмаска.
2760
Ал яулык бәйләсәм дә,
Гөл яулык бәйләсәм дә;
Синең кебек дус тапмадым
Җир шарын әйләнсәм дә.
2761
Ал яулыклар арасыннан
Сайлап алдым иң алын;
Һичбер вакыт онтасым юк
Җир шарында син барын.
2762
Ал яулыкларым бит син,
Гөл яулыкларым бит син;
Сер сөйләсәм — серем сыя,
Сер сандыкларым бит син.
2763
Ал яулыкны гөл яулыкка
Әллә алышабызмы?!
Күзне-күзгә тилмерткәнче
Әллә кавышабызмы?!
2764
Ал ефәкләр үрәсеңме,
Муйныңа тезәсеңме?
Төннәр буе уйлап чыгам,
Төшеңдә күрәсеңме?
2765
Алай димә син миңа,
Болай димә син миңа;
Авыр сүзләр әйтмә миңа,
Мин ятлар түгел сиңа.
2766
Алам чиләк, барам суга
Бакча эче киң булгач;
Ал чәчәкләр кирәк түгел,
Гөл чәчәгем син булгач.
2767
Алам чиләк, барам суга,
Күрәм су ташуларын;
Мин уйласам каты уйлыйм,
Ихтимал шашуларым.
2768
Ал да була, гөл дә була
Алманың түгәрәге;
Кайда очырсаң шунда куна
Мәхәббәт күбәләге.
2769
Алдан китереп бәйләек
Кооператив шәлләрен;
Айрылмаганнар белмиләр
Айрылуның хәлләрен.
2770
Алды итәгем тулды инде
Җир җиләге җыйганда;
Гөлләр дә башларын ия
Чәчәкләрен койганда.
2771
Алдым алка, тактым атка,
Белмим, дуслар, кайсы атка;
Үзем үлми, гүргә керми
Калдырмам, җаным, ятка.
2772
Алдым кәгазь, кистем кыйгач,
Уртасында сандугач;
Син — сандугач, мин —
карлыгач, Без нишләрбез айрылгач.
2773
Алдыма да, артыма да
Ак ленталар тагармын;
Көнләшкәннәргә үч итеп
Көлемсерәп карармын.
2774
Алдыр алъяпкычларың,
Гөлдер алъяпкычларың;
Юк дисәң дә бардыр әле
Күңел юаткычларың.
2775
Алдыр бостон, тектер
костюм, Киноларга киярсең;
Ал утлардан, сал суларга —
Үзе төште диярсең.
2776
Алдыр минем күлмәгем,
Гөлдер минем күлмәгем;
Бу дөньяда бик күп йөрдем —
Синнән матур күрмәдем.
2777
Аллар алмыйм, гөлләр
алмыйм Тәрәзәгә пәрдәгә;
Әрәм була күрмә, бәгърем,
Әллә нинди бәндәгә.
2778
Алларым диям сиңа,
Гөлләрем диям сиңа;
Яшьлегемнең чәчәге, дип
Исемнәр бирәм сиңа.
2779
Алларым буласыңмы,
Гөлләрем буласыңмы?
Гомерлеккә дус булырга
Кул бирәм, аласыңмы?
2780
Алларыбыз бар иде,
Гөлләребез бар иде;
Сөйләшеп тә туялмаган
Көннәребез бар иде.
2781
Алларым кебек күрәм,
Гөлләрем кебек күрәм;
Әллә нигә бик яратам,
Җаннарым кебек күрәм.
2782
Алларым, сиреньнәрем,
Гөлләрем, сиреньнәрем;
Нинди гөлләргә кунарга
Белмәдем, сине эзләдем.
2783
Алларым тамырлана,
Гөлләрем тамырлана;
Салкын сулар эчсәм генә
Йөрәгем сабырлана.
2784
Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен;
Нурлы йөзләреңә карап
Бар микән сөйләшәсем?
2785
Алларың булыр әле,
Гөлләрең булыр әле;
Ник ятларны сөйдем, дигән
Көннәрең булыр әле.
2786
Алларыңда зәңгәр чәчәк —
Юлыңнан ерак түгел;
Үземнән ерак булсаң да,
Күңлемнән ерак түгел.
2787
Алларыма алма төште,
Җирләрне уяр микән?
Бәгырькәем, сине күреп
Күзләрем туяр микән?
2788
Аллы-гөлле чиләгемнән
Суларым түгелмәсен;
Дошман сүзләренә карап
Күңелең сүрелмәсен.
2789
Аллы-гөлле чәчәк ата
Бакчадагы гөлләрем;
Белмисез, дуслар, хәлемне,
Бик ямансу көннәрем.
2790
Аллы-гөлле чәчәк ата
Бакчадагы гөлләрем;
Әллә булыр, әллә булмас
Сине күрер көннәрем.
2791
Аллы-гөлле чәчәк ата
Бакчадагы әфлисун;
Сагынмыйм түгел, сагындым,
Сагынсам да нишлим соң?!
2792
Аллы-гөлле чәчәк ата
Бакчадагы гөлләрем;
Шул чәчәктәй күкрәп торсын
Киләчәктә көннәрең.
2793
Аллы-гөлле чәчәк аткан
Гөлләрем шиңмәс инде;
Башкаем гүргә кермичә
Җаннарым бизмәс инде.
2794
Аллы-гөлле чәчәк ата
Тәрәзә төбендә гөл;
Синең кебек булса булыр
Меңнәр арасында бер.
2795
Аллы-гөлле чәчкә уралган
Урманда каеннарга;
Мин дә алсу чәчкә идем,
Уралдым кайгыларга.
2796
Аллы киям, аллы киям —
Яратканым аллы дип;
Үлсәм дә әйтеп үләрмен,
Сөйгән ярым калды, дип.
2797
Алма алырсың - алданырсың
Алма пешкән чагында;
Сагынырсың, саргаерсың
Искә төшкән чагында.
2798
Алма ашарга кил безгә
Алмалар пешеп җиткәч;
Читен икән күрешүләр
Ерак җирләргә киткәч.
2799
Алма бакча, челтәр капка
Ачыла ике якка;
Аккош балалары кебек
Икебез ике якта.
2800
Алма бакча, челтәр капка, —
Керәсең эчләренә;
Былбыл булып, талга кунып
Керәсең төшләремә.
2801
Алма бакчаларын үтәм,
Үргән чәчемне сүтәм;
Сабыр итәм, сине көтәм,
Кирәкми миңа бүтән.
2802
Алма бакчасы аркылы
Үтәр юллар бар микән;
Син дә, дустым, минем кебек
Бер күрергә зар микән.
2803
Алма бакчасы сирәк,
Читән үрергә кирәк;
Синең кебек зифа, зирәк
Бу дөньяда бик сирәк.
2804
Алма бакчасы ямьле,
Алмасы пешсә — тәмле;
Их, дускаем, синең белән
Яшәсәң иде мәңге.
2805
Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә;
Син агачы, мин чәчәге
Булып яшисем килә.
2806
Алма бакчасына кереп
Алма алаласыңмы?
Инде калдың ялгыз гына,
Ямьнәр табаласыңмы?
2807
Алма бакчасына кереп
Алма ашасак иде;
Актык сулуларга кадәр
Бергә яшәсәк иде.
2808
Алма бакчасына кереп
Алма җыйдым алдыма;
Кигән киемнәрең белән
Киләсең күз алдыма.
2809
Алма бакчасына кереп
Алма җыйдым — пот булыр;
Күп эзләмә, бәгырькәем,
Матур ярлар күп булыр.
2810
Алма бакчасына кереп
Алмалар өзәр идем;
Кулларыңны кысып тотып
Серемне сөйләр идем.
2811
Алма бакчасына кереп
Гөлдән чәчәкләр өзәм;
Кеше булса уйныйм-көләм,
Ялгызым янам-көям.
2812
Алма бакчасына кереп
Икәү алма үлчәсәк;
Безнең бакчаларда үсә
Сиңа ошаулы бер чәчәк.
2813
Алма бакчасына кереп
Нәрсә күзәттең, иркәм?
Серләшкәндә сөям диеп
Нигә сүз әйттең икән?!
2814
Алма бакчасына кереп
Йомарлап карлар атам;
Кай җирләреңдә мәхәббәт,
Ник бу кадәр яратам?!
2815
Алма бакчасына кереп
Кулъяулыгы киптерәм;
Кигән киемнәрең белән
Күз алдыма китерәм.
2816
Алма бакчасына кереп
Эзләдем эзләреңне;
Сакла яшь гомерләреңне,
Саргайтма йөзләреңне.
2817
Алма бакчасына кереп
Таяныр җир тапмадым;
Бер битең ал, бер битең гөл -
Кайларда үстең, аппагым?
2818
Алма бакчасына кереп
Чәчәк өздем мин гөлдән;
Гөлдән өзгән чәчәк кебек
Аерылдым мин сездән.
2819
Алма бакчасына кереп
Өзеп алдым бер алма;
Калдырсам ятлар алыр күк,
Әйдә, артымнан калма.
2820
Алма бакчасына кереп
Өзеп алдым бөрлегән;
Белмим, сезнең өчен ничек,
Минем өчен бер дигән.
2821
Алма бакчасына керсәм,
Алма тия җилкәмә;
Үземә дә бик кадерле,
Сүз әйтмәгез иркәмә.
2822
Алма бакчасына керсәм,
Алмаң матур күренә;
Матурлар матур күренми,
Сөйгән матур күренә.
2823
Алма бакчасына керсәм,
Бадиян түтәлләре;
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.
2824
Алма бакчасына керсәм,
Күзем төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, күңлем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
2825
Алма бакчасына керәм
Алма чәчәк атканда;
Төнлә төшләремдә күрәм,
Югалтам таң атканда.
2826
Алма бакчасына керәм
Исле гөл утыртырга;
Исләремнән юк чыгасың,
Кая ул онытырга.
2827
Алма бакчасына элдем
Алмалы паласымны;
Белеп сөйдем, сизеп йөрдем
Ятларга каласыңны.
2828
Алма бакчасына элдем
Башымдагы шәлемне;
Бармы җаның, юкмы җаның,
Ник белмисең хәлемне?!
2829
Алма бакчасына кереп
Бер борылып карадым;
Сиңа охшатып бер чәчкәне
Түшләремә кададым.
2830
Алма бакчасында сабый,
Сабый алманы саный;
Җаныкаем, җан көйдереп
Ятка калмасаң ярый.
2831
Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем;
Сагнам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем.
2832
Алма бакчасыннан таптым
Чылбырлы сәгатемне;
Табармын синең кебекне,
Табалмам гадәтеңне.
2833
Алма бакчасыннан үтәм,
Үргән чәчемне сүтәм;
Сагынсам да сабыр итәм,
Бергә булуны көтәм.
2834
Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры;
Әллә сиңа сибелгәнме
Бөтен дөньяның нуры?!
2835
Алма бизәкләре төшкән
Исле сабыннарыма;
Җитми синең сагнуларың
Минем сагнуларыма.
2836
Алма бирдем - алмадың,
Ал яулыкка салмадың;
Кара кашым, карлыгачым,
Каршы чыгып алмадың.
2837
Алма биреп ашатырлар,
Ашама, җаныкаем;
Дошман сүзләренә карап
Ташлама, җаныкаем.
2838
Алма бирсәләр дә алмыйм
Уникегә тулмаса;
Ялгыз яшим яки үләм
Үз тиңнәрем булмаса.
2839
Алма бирәм, алма бирәм,
Ашарга булсаң гына;
Сөям, дустым, вәгъдә бирәм
Ташламас булсаң гына.
2840
Алма бит ул алсу була
Өзеп алганда гына;
Ятлар бит ул дус булалар
Серне алганда гына.
2841
Алма булса, агы булсын,
Безгә алы кирәкми;
Булса булсын шул җаныем,
Миңа ятлар кирәкми.
2842
Алма булса, кызыл булсын,
Йомшак булмасын төше;
Матурлыклар белән түгел,
Ягымлы булсын кеше.
2843
Алма булса, шундый булсын -
Өчкә-дүрткә бүләрлек;
Ярың булса, шундый булсын -
Синең өчен үләрлек.
2844
Алма бөрле, алма бөрле,
Алма чәчәге төрле;
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.
2845
Алма да пешәр әле,
Чия дә пешәр әле;
Әле исеңә төшмәсә дә,
Соңгарак төшәр әле.
2846
Алма диләр, алма диләр,
Алманың ни туклыгы;
Күңелемнең бер җире буш, —
Янымда син юклыгы.
2847
Алма кагы ашар идем,
Тия шул тешләремә;
Сандугачлар булып сайрап
Керәсең төшләремә.
2848
Алма кызыл, лимон сары,
Әфлисун үтә пешә;
Уйлый-уйлый да күңелем,
Әйләнеп сиңа төшә.
2849
Алма сулары эч, бәгърем,
Алма сулары тәмле;
Кавышырбыз әле, бәгърем,
Айрым тормабыз мәңге.
2850
Алма сатучы килгән,
Алдым ящигы белән;
Яр булмаслыкларын белдем,
Сөйдем яшьлегем белән.
2851
Алма турыйм, алма турыйм,
Алма турыйм кисәкләп;
Төн йокыларым йокламыйм,
Иркәм, сине исәпләп.
2852
Алма турыйм, алма турыйм,
Алманың түгәрәген;
Ниләр уйлап утырасың,
Мәхәббәт күбәләгем?
2853
Алма түгел ташларга,
Кавын түгел башларга;
Башларым дивана түгел
Син дускайны ташларга.
2854
Алмачуар ак үрдәк
Килә йөзеп су буйлап;
Хәстә ятып саргаймадым,
Мин саргайдым сине уйлап.
2855
Алмачуар күк ала
Әкрен басып, күп ала;
Керфегеңнән гөлләр тама,
Күрсәм йөрәгем яна.
2856
Алма чәчәген өзеп ал,
Күкрәгеңә кадарсың;
Бик сагынган көннәреңдә
Шул чәчәккә карарсың.
2857
Алма яфырагы кебек
Түгәрәк булсаң иде;
Бер күреп сөйләшер өчен
Күбәләк булсам иде.
2858
Алма өзсәң, җепкә тезсәң,
Балавызлы җепкә тез;
Син юк җирдә мин дә түздем,
Мин юк җирдә син дә түз.
2859
Алмагачка басып сайрый
Берсе былбыл, берсе кош;
Бу дөньяда иң кадерле
Яшьтән бергә үскән дус.
2860
Алмагачларның алмасы
Утыра балы тамганчы;
Телим телләрем талганчы,
Үз кулыма алганчы.
2861
Алмагачларның алмасын
Алып өләшер идем;
Һавалардан очып төшеп,
Күреп сөйләшер идем.
2862
Алмагачларын су алган,
Тамыры суларда калган;
Мәхәббәтең йөрәгемдә
Беренче урын алган.
2863
Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа;
Уналтыда, унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.
2864
Алмагачның алына,
Былбыл кунган талына;
Егете алсын, кызы барсын
Үзе сөйгән ярына.
2865
Алмагачның ботагына
Сандугачлар утырсын;
Уйла, бәгърем, уйла, бәгърем,
Уйламасаң онтырсың.
2866
Алмагачта басып сайрый... -
Сандугач ул сайраучы;
Синең мәхәббәтең бит ул
Йөрәгемдә кайнаучы.
2867
Алмагачның алмасын
Читтән саный алмассың;
Саргайды нурлы йөзләрем,
Күрсәң таный алмассың.
2868
Алмагачта алма булса,
Талда яфырак кына;
Венера йолдызы кебек
Яшә ялтырап кына.
2869
Алмагачтан алмагачка
Былбыллар очар инде;
Укадан нәзек билләрен
Ят ярлар кочар инде.
2870
Алмагачтан алма төшеп
Җирләрне уяр микән;
Бәгырькәем, сине күреп
Күзләрем туяр микән.
2871
Алмагачы алмалана
Чияләр чияләнгәч;
Айрым торуы бик читен,
Торасың ияләнгәч.
2872
Алмагачы чәчәк ата
Майның унбише җиткәч;
Күрешүләре читен икән
Ерак җирләргә киткәч.
2873
Алмагачы төпләренә
Суларны салыр идем;
Исләремнән чыгып торса,
Сулулар алыр идем.
2874
Алмазлар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын;
Елама, җаный, елама,
Барыбер ятка каласың.
2875
Алмазлар белән кисәләр
Тәрәзә пыяласын;
Кил, җаныем, яннарыма,
Кемнәрдән ояласың.
2876
Алмалар алып ашатам
Яраткан былбылыма;
Ычкынмаслык бәйләдең бит
Мәхәббәт чылбырына.
2877
Алмаларны киптерәләр
Кечкенә ящик белән;
Мин ышандым «сөям» дигән
Сүзеңә яшьлек белән.
2878
Алмалар бирдем ашасаң,
Кабыгын ташламасаң;
Сабагыннан өзлеп төшкән
Чәчкәдәй ясамасаң.
2879
Алмалар бирәм алсаң,
Кесәләреңә салсаң;
Үкенерсең, бәгырькәем,
Ятлар кулына калсаң.
2880
Алмалар өзәсеңме,
Җепләргә тезәсеңме?
Өзелгән алмалар кебек
Айрылдык, сизәсеңме?
2881
Алмаларны ашар идем
Басып ботакларына;
Серләремне сөйләр идем
Ятып кочакларыңа.
2882
Алмалы урындыкларга
Утырмаган кеше юк;
Урамнарга чыгып карыйм,
Сиңа охшаган кеше юк.
2883
Алмачылар алма ашыйлар,
Алманың ни туклыгы?
Яшь йөзләремне саргайта
Шул җаныйның юклыгы.
2884
Алмачылар алма сата
Алма ящигы белән;
Тиң түгеллеген дә белдем,
Сөйдем яшьлегем белән.
2885
Алсу була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату;
Сагнуларым шулкадәрле, —
Мөмкин түгел аңлату.
2886
Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Алсу гөлем, саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа.
2887
Алсу, алсу дигәннәрем
Алсу булмаган икән;
Теләгәннәрем син идең —
Кабул булмаган икән.
2888
Алсу, алсу диләр иде,
Алсуга кызыл тамган;
Былбыллар айрылмый икән,
Былбыл буласым калган.
2889
Алсу батис яулыкларым
Җилферди җилдә генә;
Күңелләрем күтәрелә
Син булган җирдә генә.
2890
Алсу йөзеңдә нур балкый
Ал күлмәк кигән саен;
Энҗе тешең җем-җем итә
Елмаеп көлгән саен.
2891
Алсу ленталар бәйләнгән
Гармун каешларында;
Булмасын сөйгән ярларың
Кояш баешларында.
2892
Алсу чәчәк ата микән
Минем роза гөлләрем;
Сез булмаганга караңгы
Минем якты йөзләрем.
2893
Алсу чәчәк, зәңгәр букет, —
Дустым, сиңа бүләгем;
Күрмә михнәт, яшә рәхәт, —
Дустым, сиңа теләгем.
2894
Алсу чәчәк, матур чәчәк,
Үссен ашлыклар белән;
Чәчәк кебек яшь гомерем
Үтсен шатлыклар белән.
2895
Алты мыскал алтын алам,
Дустым, беләзеккә дип;
Өч көнгә дип сөя алмыйм,
Сөям гомерлеккә дип.
2896
Алты мыскал энҗе алдым
Калфагыма тезәргә;
Син анадан туган икән
Йөрәгемне өзәргә.
2897
Алты мыскал ефәк алып
Ак түбәтәй эшләттем;
Сине күрми һич түзалмыйм,
Җаным, мине нишләттең?!
2898
Алтын алка авыр тарта,
Алты мыскалдан арта;
Нурлы йөзен күрми торсам
Хәсрәтләрем арта.
2899
Алтын алкаларым сынды,
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?
2900
Алтын алкаларым сынды,
Сынса да алдырмамын;
Үзем үлми, гүргә керми
Ятларга калдырмамын.
2901
Алтын алкаларым сынды,
Ярата идем кашын;
Синнән башка ярлар сөймим,
Яшәрмен ялгыз башым.
2902
Алтын балдакларым сынды,
Югалтмыйм сыныгын да;
Сиңа ошаулы бер кош күрдем
Телефон чыбыгында.
2903
Алтын балдак бармакта -
Уңга, сулга әйләнә;
Егет күңле кемгә төшсә,
Башы шуңар бәйләнә.
2904
Алтын булып агаем,
Көмеш булып тамаем;
Синең кебек матур ярны
Кайдин эзләп табаем?
2905
Алтын балдак кия-кия
Бармакларым уелды;
Син җаныйны уйлый-уйлый
Йөземә сары коелды.
2906
Алтын ияр, атлас мендәр
Килешә җирән кашкага;
Күзем төшсә, күңлем төшми
Син җаныйдан башкага.
2907
Алтын ияр, көмеш ияр,
Ул ияр кемгә тияр;
Алма кебек син матурны
Кем бәхетле, шул сөяр.
2908
Алтын йөзегем сынса да
Суларга ташламадым;
Ташлар диеп йөрмә, дустым,
Ташларга башламадым.
2909
Алтын йөзегемне таптым
Исле гөл арасыннан;
Иртә торып хәбәр көтәм
Сандугач баласыннан.
2910
Алтын йөзек кимәсәнә,
Кисәң сынып чыгар ул;
Дошманнарга сер белгертмә,
Сине сынап сорар ул.
2911
Алтын йөзек кияр идем,
Кашы фирәзә түгел;
Сагынганда барыр идем,
Якын-тирәдә түгел.
2912
Алтын, көмеш, энҗе, мәрҗән,
Җәүһәр, якут шикелле;
Каш араңнан күзең сирпеп
Карауларың сөйкемле.
2913
Алтын микән, көмеш микән
Җаныемның тәңкәсе;
Аккош микән, былбыл микән
Моны үстергән әнкәсе.
2914
Алтын самавырлар - алтын,
Эчендә суы салкын;
Сезнең яктан искән җилләр
Үзегез кебек якын.
2915
Алтын сәгатьләрем суга
Герләрен күтәргәндә;
Мин күңлемне сиңа бирәм,
Син бирмә бүтәннәргә.
2916
Алтын тарак белән тара
Сибелгән чәчләремне;
Айрылганда мин еладым,
Син сөрттең яшьләремне.
2917
Алъяпкычым ал итим,
Лентам белән пар итим;
Алмашмаска, ташлашмаска,
Иркәм, сине яр итим.
2918
Алъяпкычым билле-билле,
Билле җирләре иңсез;
Син торырсың әллә минсез,
Мин тора алмам синсез.
2919
Алъяпкычың алсу-алсу,
Алсуга мандың мәллә?
Җырлыйсың, ямансулыйсың,
Ярыңнан калдың мәллә?
2920
Алъяпкычың ал сатин,
Күлмәгең зәңгәр сатин;
Синең белән сөйләшергә
Телефоннар ясатыйм.
2921
Алъяпкычың кара бүз,
Ник елыйсың, кара күз?
Еламас иде кара күз,
Ишеткәндер нахак сүз.
2922
Алъяпкычларым кара бүз,
Сөйгән ярым кара күз;
Җаным сөйгән кара күзгә
Әйтмәс идем авыр сүз.
2923
Алъяпкычын талга элгән,
Талга элгәнен кем күргән?
Каршы утырып чәй ясады,
Яр буласын кем белгән.
2924
Алъяпкычың челтәрле,
Илдә матур бетәрме?!
Илдә матур бетмәсә дә
Җан сөйгәнгә җитәрме?!
2925
Алъяпкычым чеметем-чеметем,
Бармы синең егетең?
Булмаса синең егетең,
Синдә минем өметем.
2926
Алып бирим алтын тарак
Маңгай чәчең тарарга;
Йөзләреңдә нурлар уйный,
Кыймыйм туры карарга.
2927
Алып бирим алтын тарак,
Маңгай чәчең тарарсың;
Мине сагынган чакларда
Чыгып айга карарсың.
2928
Алыр идем, сатар идем
Әстерханның шәлләрен;
Телеграмм сугар идем
Белер өчен хәлләрен.
2929
Ап-ак каен агачына
Сөягәннәр сөяннәр;
Сөягән сөяннәр кебек
Саргайта икән сөйгәннәр.
2930
Ап-ак иде йөзләре,
Сөрмәле иде күзләре;
Елый-елый саргаерга
Калды әйткән сүзләре.
2931
Ап-ак каен - сазлар саен,
Яфрак яра ел саен;
Безне җаный сагна микән
Аяк атлаган саен.
2932
Ап-ак каен - урман саен,
Яфрак яра ел саен;
Сәгать саен, минут саен,
Күрәсем килә көн саен.
2933
Ап-ак, ап-ак миләүшәне
Таптап китүләреңдер;
Таптап китүләрең түгел,
Ташлап китүләреңдер.
2934
Апрель җитми агып китми
Агыйделнең бозлары;
Су сорасаң, ширбәт бирә
Безнең авыл кызлары.
2935
Арба җиксәң пычырак,
Җәяү барсаң бик ерак;
Менә килер пароходлар,
Калырсыз әле елап.
2936
Арлы-бирле оча диләр
Һавада ярапылан
Синең утында янарга
Җаннарым яратылган.
2937
Арчаларга барган идем,
Арча юллары нарат;
Суга барсам, кайта алмыйм
Аккан суларга карап.
2938
Арчаларга барган чакта
Урман арасында гөл;
Синең кебек булса булыр
Меңнәр арасында бер.
2939
Асыл юрган башын сырган,
Ятыр идем ябынып;
Янда чакта сагынмадым,
Инде үләм сагынып.
2940
Аргы якта бер җимеш,
Бирге якта бер җимеш;
Сырхауларга бар дарулар,
Сагнуларга юк имеш.
2941
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң такта;
Салмас идем мин киң такта,
Сөйгән ярым шул якта.
2942
Алтын да икән алкасы,
Чылбырлы икән якасы;
Укалы икән изүе,
Читен күрми түзүе.
2943
Алтын алка колакта,
Тамчылары беләктә;
Үзе еракта булса да,
Мәхәббәте йөрәктә.
2944
Алтын балдаклар алыштык,
Су буенда таныштык;
Беребез алтын, беребез көмеш,
Бер-беребезне табыштык.
2945
Атлар килә атлап-атлап,
Алма чәчәген таптап;
Сагынганда карар идем,
Тора карурман каплап.
2946
Атларым, җөгәннәрем,
Кызыл бөрлегәннәрем;
Күзем йомсам күз алдымда,
Дускаем, йөргәннәрең.
2947
Атларымны дагаладым,
Дагалары кара алтын;
Синнән башка бүтәннәргә
Күз карашым да салкын.
2948
Атларымның дагасы алтын,
Сынса да алдырмамын;
Яшьтән сөйгән ярларымны
Ятларга калдырмамын.
2949
Атны җиксәң, җик җирәнен,
Ялы җиргә тигәнен;
Ярны сөйсәң, сөй җирәген,
Белсен тормыш кирәген.
2950
Атлар килә атлап-атлап,
Алма бакчасын таптап;
Мин йөредем сине саклап,
Син киттең ятка ташлап.
2951
Атларымның дугаларын
Машина белән бөккән;
Әйтмәгез сагну хәлләрен,
Үз башларымнан үткән.
2952
Атымның дугасы алтын,
Кызганам алдырырга;
Кызганмадыңмы, бәгырем,
Ялгызым калдырырга.
2953
Атымның дагасы алтын,
Сынса да алдырмамын;
Үлмәсәм, гүргә кермәсәм,
Дошманга калдырмамын.
2954
Ах, бәгырем, ник әйтмәдең
Танышларың барлыгын;
Яшь йөрәгең уртасында
Миңа урын тарлыгын.
2955
Ах, дускаем, бик яратам
Гармун уйнаучыларны;
Үзем белән тиңдәш күрәм
Тирән уйлаучыларны.
2956
Ах, дускаем, сиңа әйтәм,
Сер сөйләмә дустыңа;
Ул дустыңның дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына.
2957
Ах, дускаем, ышанмагыз
Сөям дигән сүзләргә;
Ай янында ялтыраган
Йолдыз кебек күзләргә.
2958
Ах, табигать, ник син мине,
Кош итеп яратмадың?!
Сагынганда барыр идем,
Юк минем канатларым.
2959
Ах, дускаем, беләсеңме,
Минем сагынганымны?!
Бер күреп сөйләшер өчен
Интизар булганымны?!
2960
Ач тәрәзәләреңне,
Күтәр пәрдәләреңне;
Күтәрсәң пәрдәләреңне
Күрәм гәүдәләреңне.
2961
Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң,
Нурлы йөзең күренсен;
Сөймәс булсаң, әйт дөресен,
Минем күңлем сүрелсен.
2962
Ач тәрәзәң пыяласын,
Асыл кош ояласын;
Төнлә төшләремдә күрәм,
Уянгач югаласың.
2963
Ач тәрәзәң, җиләк бирәм,
Җиләктән кайтып киләм;
Синең нурлы йөзләреңне
Мин кайчан кайтып күрәм.
2964
Ач тәрәзәңне җиләскә,
Шәл ябын күз тимәскә;
Вәгадәләр бирешиек
Башка ярлар сөймәскә.
2965
Ачы була җил генә,
Исле була гөл генә;
Исле гөл чәчкәсе кебек
Их, дускаем, син генә.
2966
Аягыма сандал кидем
Иртәнге салкыннарда;
Барып кына күрер идем
Булсагыз якыннарда.
2967
Аягыма сандал кисәм,
Тигез җирләр үр миңа;
Син ятлар сөя башлагач,
Якты дөнья гүр миңа.
2968
Аягыма сандал киям
Яңгыр тамчысы кипкәч;
Якты йолдыз сүнгән кебек
Булыр инде син киткәч.
2969
Аягыма сулар үтә
Сары сандал кисәм дә;
Кошлар сайрап сагындыра,
Сагынмыймын дисәм дә.
2970
Аягымдагы итегем
Үкчәләре җизләгән;
Синең күңлең бизгәнмени,
Минем күңлем бизмәгән.
2971
Аягыңдагы итегең
Бакчада кия торган;
Безнең җаный шундый бит ул
Җай белән сөя торган.
2972
Аягыңдагы читегең
Болгар икән олтаны;
Кемне сөйим синнән башка,
Син бит егет солтаны.
2973
Бадьян белән каләмферне
Табаларда көйдердем;
Күргән саен күрәсе килә,
Ниләр белән сөйдердең?!
2974
Бай капкасы буй такта,
Без дә буятыйк акка;
Яшьләй сөйгән ярларымны
Җибәрмәс идем ятка.
2975
Байкал күле төпләреннән
Таптым ал кашлы йөзек;
Байкал күленә батсаң да,
Тартып алырмын йөзеп.
2976
Байкал бит ул, байтак бит ул
Ат белән әйләнсәң дә;
Кимсетмәгез, кимсенмәмен
Кемнәргә бәйләнсәм дә.
2977
Базарлардан юрган алдым
Туңсам ябынырмын дип;
Айрылганчы уйламадым
Болай сагынырмын дип.
2978
Бакча артында карурман,
Анда кошлар кагынган;
Кашың тартса тот исеңдә --
Мин булырмын сагынган.
2979
Бакча буе озын киртә,
Йөгрә үрдәк күл күрсә;
Ике күзен сөртә-сөртә
Айрылалмый бер күрсә.
2980
Бакчада гөлләр ал икән,
Гөлдә былбыл бар икән;
Кашы кара, буе зифа
Кемгә насыйб яр икән.
2981
Бакча арты төрле үлән,
Бакча эче бөрлегән:
Йөрмә, бәгърем, төрле белән,
Бәхтең сына бер белән.
2982
Бакчада гөлләр бар икән,
Кызыл икән, ал икән;
Синең нурлы йөзләреңне
Күрер көннәр бар микән?!
2983
Бакчада гөлләр үсәләр
Зәңгәр чәчәкләр атып;
Эч серләремне сөйләрмен
Беләкләреңә ятып.
2984
Бакчага кердем берүзем,
Өзеп алдым бер йөзем;
Сезгә рәхәт бергә-бергә,
Мин саргаям берүзем.
2985
Бакчага керсәм нишләрмен,
Гөлләр сирәк иснәрмен;
Син сагынсаң да түзәрсең,
Мин сагынсам нишләрмен?
2986
Бакчагызда тал-тирәк,
Алмагачы бик сирәк;
Сөйгән ярың ятлар алса,
Ничек түзәргә кирәк.
2987
Бакчадагы алмагачка
Бәйләгәннәр ак тасма;
Сөюләрең чыннан булса,
Дошман эзенә басма.
2988
Бакчадагы гөлләребез
Ник саргаядыр болай;
Бакчадагы гөлләр кебек
Саргаябыз без шулай.
2989
Бакчадагы гөлләремне
Чалгыга кисә яздым;
Аерылган көннәремдә
Суларга төшә яздым.
2990
Бакчадагы исле гөлем
Уралган сирень белән;
Төнлә төшләремдә күреп
Сөйләштем синең белән
2991
Бакчадагы гөлләремә
Кояш тими, җил тими;
Синең зифа буйларыңа,
Әле дә шөкер, күз тими.
2992
Бакчадагы гөлләремә
Сандугачлар ияләшми;
Рәсеме бар кулларымда,
Телләре юк сөйләшми.
2993
Бакчадагы чәчәкләрдән
Чәчәк атмый бер гөлем;
Чәчәксез гөлгә охшаган
Минем бүгенге көнем.
2994
Бакчаларга кер, бәгырем,
Таптамас булсаң гына;
Әй, бәгырем, кавышырбыз
Ташламас булсаң гына.
2995
Бакчаларга кергәнем юк,
Гөлләр тигез үсәме?
Җил аркылы сәлам әйтәм,
Җилләр сезгә исәме?
2996
Бакчаларга кергәнем юк,
Үсә микән гөлләрем;
Үлсәм дә сезне эзләрмен
Тар булмаса гүрләрем.
2997
Бакчаларга керүләрем
Гелсирин өчен генә;
Януларым, көюләрем
Гел синең өчен генә.
2998
Бакчаларга су кермәсен,
Әфлисун черемәсен;
Нык тот, бәгърем, күңелеңне,
Дошман сүзе кермәсен.
2999
Бакчаларга чыгамын да
Мәк чәчәген өзәмен;
Сагнам, дуслар, өзлеп сагнам,
Ну шулай да түзәмен.
3000
Бакчаларда сула торган
Гөлләр дә була икән;
Дөнья булгач аерым торган
Көннәр дә була икән.
3001
Бакчаларда алма күп дип,
Алма ашамам инде;
Илдә матурлар күп диеп,
Сине ташламам инде.
3002
Бакчаларда йоклаганда
Җил алды юрганымны;
Коштан сорыйм — кош та белми
Ни хәлдә торганыңны.
3003
Бакчалардан сатып алдым
Чәчәкләрнең акларын;
Сайлап сөй, дустым, сайлап сөй,
Сайлап сөяр чакларың.
3004
Бакчаларга гөлләр чәчәм,
Сандугач ияләштерәм;
Ияләштерсәм биздермимен,
Сагынсам сиздермимен.
3005
Банкадагы гөлләреңне
Су сипмичә корытма;
Аерылмый торып булмый,
Айрылдык дип онытма.
3006
Бар гөлләрем арасында
Яшь гөлләрем юк минем;
Синнән айрылганнан бирле
Шат көннәрем юк минем.
3007
Бар матурлык, бар зифалык
Барсы да синдә генә;
Башка ярларга кул бирмим,
Кул бирәм сиңа гына.
3008
Бара тор, җаным, бара тор,
Без киткән юлларда тор;
Без барында без яраттык,
Без киткәч кем яратыр?
3009
Бара торгач мин утырдым
Алмалы түтәлләргә;
Мәңге риза-бәхил түгел
Карасаң бүтәннәргә.
3010
Барлык гөлләр матур була
Чәчәкләргә бөрләнсә;
Мәхәббәт ул яулык түгел,
Юып булмый керләнсә.
3011
Барлык гөлләрем саргайды,
Саргаймый сирень генә;
Бөтен дусларым онтылды,
Онтылмыйсың син генә.
3012
Бармакларым ун булса да,
Балдакларым бер генә;
Күз күргәнем күп булса да,
Якын дустым син генә.
3013
Барыр идем илегезгә
Күрергә йөзләреңне;
Нурлы йөзләреңә карап
Сөйләргә сүзләремне.
3014
Баскан саен көй чыгара
Тальян гармун телләре;
Син булырсың чәчәкләре,
Мин булырмын гөлләре.
3015
Басма басма башларына,
Төшәрсең диңгезләргә;
Айрым торуның хәлләре —
Сары суга йөзләргә.
3016
Басма салдым тар җиргә,
Тал тамыры бар җиргә;
Канат куеп очар идем
Сез дусларым бар җиргә.
3017
Басу капкасын кергәч тә
Өзеп алдым бер миләш;
Дошманнарның йөрәге янсын,
Сандугачым, дип сөйләш.
3018
Басма салсаң, тал басма сал,
Тал басма аяк талдырмый;
Ярны сөйсәң, тиң ярлар сөй,
Тиң яр ятка калдырмый.
3019
Басу капкасын чыккач та
Уңга киткән юл булыр;
Чыгар кояш, чәчәр нурын —
Миннән сәлам шул булыр.
3020
Басулардан җилләр искән,
Гөлләрнең тамрын кискән;
Безнең җаный йөргән җиргә
Төрле чәчәкләр үскән.
3021
Басып су алган киртәмнең
Тибрәнеп калулары;
Төтенсез, ялкынсыз утта
Авыр соң янулары.
3022
Батис күлмәкләр тектердем
Шәһәрләрдә йөрергә;
Бүтәннәргә мохтаҗ түгел,
Мохтаж сине күрергә.
3023
Батис яулык алып бирим,
Гармуныңны төрерсең;
Мин генә үкенмәм әле,
Үзең дә үкенерсең.
3024
Батис яулыклар юдырам
Сания күлләрендә;
Сабыр итүләре читен
Сагынган көннәремдә.
3025
Баш куям тезләреңә,
Яшь коям эзләреңә;
Суга тилмергән гөлләр күк
Тилмерәм сүзләреңә.
3026
Башларымда батис яулык
Кайчан ертылыр икән?
Кайчан исләремнән чыгар,
Кайчан онтылыр икән?
3027
Башларымны игән чакта
Белмәдең кадеремне;
Җитәрсең шул дәрәҗәгә —
Кочарсың каберемне.
3028
Башларында кызыл яулык,
Казаннан алдың мәллә?
Хур кызлары яралганда
Яралып калдың мәллә?
3029
Башымдагы бүрегемне
Шарф белән алышам;
Сөймәс булсаң, әйт, бәгырем,
Башка белән танышам.
3030
Башымдагы ефәк шәлем
Балдактан үтәр кебек;
Сине күреп бер сөйләшсәм
Эч серем бетәр кебек.
3031
Башымдагы ак шәлемнең
Җебе нечкә, җөе юк;
Артларыңнан карап калам,
Килешмәгән җирең юк.
3032
Башымдагы яулыгымны
Манам әле ал итеп;
Күрешәлсәк сөйләшербез
Телләр арса, ял итеп.
3033
Башымдагы яулыгымны
Элеп куйдым киртәгә;
Бүген килми калдың инде,
Килә күрче иртәгә.
3034
Башымдагы яулыгымның
Дүрт почмагын да эшлим;
Теләгәннәрем син идең,
Насыйп булмасаң нишлим?!
3035
Башындагы батис яулык
Каплыйдыр кашларыңны;
Шул матурлыкларың белән
Ашыйсың башларымны.
3036
Башыңдагы кәләпүшең
Агым суда юдыңмы?
Йөзләреңдә нурлар уйный —
Аяз көнне тудыңмы?
3037
Без ал идек, гөл идек,
Без болай түгел идек;
Пар сандугач сайраган тик
Сайраша торган идек.
3038
Без - кимибез эрҗинкәне,
Сыры бетсә тая ул;
Төсе килсә, акылы килми,
Синең кебек кая ул.
3039
Без утырган караватның
Аягы тимер иде;
Сине күреп бер сөйләшсәм,
Кайгылар кимер иде.
3040
Без җигәбез атларны,
Ялы җирән кашканы;
Күңелеңә шик төшермә,
Сөймим синнән башканы.
3041
Бездә биек таулар бар,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, бездә сагну,
Сездә нинди хәлләр бар?
3042
Безнең авыл бик зур авыл,
Уртасында фабырик;
Сагынмас кешеләр булмас,
Сагынсаң да сабыр ит.
3043
Безнең авыл кырларында
Чакрым саен бер нарат;
Сөйләр идем сүзләремне
Нурлы йөзеңә карап.
3044
Безнең авыл уртасыннан
Борылып ага инеш;
Нинди теләкләр телисең,
Шул теләгеңә иреш.
3045
Безнең авыл әйләнәсе
Сигез ярым чакырым;
Синнән башка сөйгәнем юк,
Ышанамсың, матурым?
3046
Безнең авыл үзән җирдә,
Тауга менми күренми;
Үзең еракта булсаң да
Мәхәббәтең сүрелми.
3047
Безнең авылның кызлары
Зәңгәр күлмәк кимиләр;
Эшлеклене яр итәләр,
Эшлексезне сөймиләр.
3048
Безнең яндагы бакчада
Сайрый былбыл талларда;
Сак белән Сок айрым яши,
Без дә шул мисалларда.
3049
Безнең артта салкын чишмә,
Суга йөриләр һаман;
Ташлашу белән айрылышу
Хәлләре ай-яй яман.
3050
Безнең артта салкын чишмә,
Суларын эчәр идем;
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
3051
Безнең артта тирән күл,
Битем юдым тирләгәч;
Бер еладым, бер җырладым
Син җаныем килмәгәч.
3052
Безнең бакча башларында
Кәбестә түтәлләре;
Алтыннарга мансалар да
Кирәкми бүтәннәре.
3053
Безнең бакча уртасында
Үсә тармаклы каен;
Мәхәббәтең чәчәк ата
Йөрәк тамыры саен.
3054
Безнең турга суга барсаң
Сиртмәле кое булыр;
Бербез үлсә, бербез калыр,
Ялгызга кыен булыр.
3055
Безнең кырлар гел тирәк,
Әйләнәсе җир җиләк;
Әйләнәсең, тулганасың,
Тулган аем, ни кирәк?
3056
Безнең кырның уртасында
Борлып үсә пар усак;
Дөнья җәннәт булыр иде,
Җанъем, икәү кавышсак.
3057
Безнең турда салкын чишмә,
Атлап чык атлар белән;
Син йөрисең ятлар белән,
Алдыйсың хатлар белән.
3058
Безнең турга җиткән чакта
Вак-вак кына атлыйсың;
Син бит минем рәйхан гөлем,
Чәчәк кенә атмыйсың.
3059
Безнең турда салкын чишмә
Гәрәбә эри торган;
Бер сандугач булсын икән
Арада йөри торган.
3060
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны;
Су сипсәң дә басылмыйдыр
Яшь йөрәгем ялкыны.
3061
Безнең урам тар урам,
Ага сулар ургылып;
Кайсы минутларда тудың
Дөньяларга нур булып.
3062
Безнең урам түбән таба,
Тәгәрәп килә бер алма;
Пар алмадай пар китереп
Кавыштырсын бер алла.
3063
Безнең урам уртасында
Түгәрәк кенә күлләр бар;
Сезгә генә мәгълүм түгел,
Бик сагынган көннәр бар.
3064
Безнең урам борма-борма,
Бормаларга каерма;
Абау алла, кадыйр мәүлә,
Сөйгәнеңнән аерма.
3065
Безнең урманга килгәннәр
Читән каеручылар;
Дошман түгел, дуслар булды
Безне аеручылар.
3066
Безнең ындыр артларыннан
Киткән поезд юллары;
Кысам билләреңне синең,
Кермәсен ят куллары.
3067
Безнең ындыр артларында
Яфрак яралар таллар;
Яңа ярлар, язгы карлар,
Онтылмый иске ярлар.
3068
Безнең яктан искән җилләр
Сезнең якка исәме?
Минем истә гел сез генә,
Сезнең искә төшәме?
3069
Безнең янда кара урман
Кайчан яшәрер икән?
Икебез бер илдә булып
Кайчан яшәрбез икән?
3070
Безнең җанкай суга бара
Зәңгәр чиләген асып;
Сандугачлар килеп сайрый
Көянтәсенә басып.
3071
Белмим, дустым, уйларыңны,
Ошатам буйларыңны;
Сынар өчен генә булса,
Ал миннән кулларыңны.
3072
Белә килдем, дустыкаем,
Ярларыңның барлыгын;
Яшь йөрәгең уртасында
Миңа урын тарлыгын.
3073
Беләзегем алты минем,
Берсе дә алтын түгел;
Их, дускаем, синең кебек
Берсе дә якын түгел.
3074
Беләзегем — беләгемдә,
Гәрәбәм — муеннарда;
Бер кич кунулары читен
Сөймәгән куеннарда.
3075
Беләзегем бөгел, бөгел,
Кигәндә бөгелергә;
Никахлы ярларым түгел
Ул кадәр өзелергә.
3076
Беләзегем ике пар —
Берсе иңле, берсе тар;
Синең зифа буйларыңны
Бер күрергә интизар.
3077
Беләзегем икәү иде,
Сынып сыңарга калды;
Сайрашкан көннәр бар иде,
Сагнып сөйләргә калды.
3078
Беләзегең — беләктә,
Мәхәббәтең — йөрәктә;
Насыйб булса кавышырбыз,
Тор, җаныем, теләктә.
3079
Беләзегең — беләктә,
Тор, җаныем, теләктә;
Гөлләр булып чәчәк ата
Мәхәббәтең йөрәктә.
3080
Беләзегең бик нәзек,
Уйдырма беләгеңне;
Насыйб булса кавышырбыз, —
Телә шул теләгеңне.
3081
Беләзегең саф алтын,
Синең күңлең бик салкын;
Синең күңлең салкынлыктан
Яшь йөрәгем ут-ялкын.
3082
Беләзегеңне кидермә
Кия белмәгәннәргә;
Зифа буеңны сөйдермә
Сөя белмәгәннәргә.
3083
Беләзеккәй сынмый диләр,
Кигәч нигә сынмасын;
Икебез ике илләрдә,
Нигә сагындырмасын.
3084
Бер кычкырып җырлыйм әле,
Яңгырап торсын болын;
Бер кайгыларым юк иде
Синнән айрылмас борын.
3085
Берсе көмеш, берсе алтын
Булавкалар түшемдә;
Бер ятуда ике күрәм
Син җанымны төшемдә.
3086
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Биш, алты, җиде генә;
Сигез, тугыз, ай, ун гына,
Якын дустым ул гына.
3087
Биек тауга ат меналмый,
Ат менсә арба калмый;
Айрылганга офтанмыек,
Бер яр гомергә бармый.
3088
Биек тауга менгән чакта
Абына яздым ташка;
Сагнуларга дарулар юк
Сабыр итүдән башка.
3089
Биек тауга менгән чакта
Адаштым юлларымны;
Күңлем йомшак, елармын дип
Бирмәдем кулларымны.
3090
Биек тауга менгән чакта
Атың арык булмасын;
Аең, көнең уртак булсын,
Ярың уртак булмасын.
3091
Биек тауга менгән чакта
Таядыр галошларым;
Җилгә чыгып тыңласам да
Иштелми тавышларың.
3092
Биек тауга менеп булмый
Бик менәсе килсә дә;
Вакыт җитми күреп булмый
Бик күрәсе килсә дә.
3093
Биек тауга менеп кенә
Уфа күренәмени?!
Ара ерак булып кына
Күңел сүреләмени?!
3094
Биек тауга менмәс идем,
Биек тауда атларым;
Юатмагыз, юаналмыйм,
Юаналмас чакларым.
3095
Биек тауга менәлмим,
Җир җиләген өзәлмим;
Бүтән кайгыларга түзәм,
Сине күрми түзәлмим.
3096
Биек тауга менәм әле
Бик арсам да, талсам да;
Алсу алмам, оныталмам
Дөрләп утта янсам да.
3097
Биек тауга менәр булсаң
Кара атларга атлан;
Кашың кара, буең зифа —
Күз тиюләрдән саклан.
3098
Биек тауга менәр идем,
Биек тауның кары бар;
Кирәкми кеше ярлары,
Вәгадәле ярым бар.
3099
Биек тауга менәр идем
Менәрдәй урын булса;
Дуслар дошман була икән
Ярларың матур булса.
3100
Биек тауга менәр идем
Таш өстенә таш куеп;
Бар серемне сөйләр идем
Күкрәгеңә баш куеп.
3101
Биек тауга менәр идем,
Ялгызым адашырмын;
Тирән уйлар уйлар идем,
Сарыга сабышырмын.
3102
Биек тауга менәсең,
Болыт килә, күрәмсең?
Мин сине бик якын күрәм,
Син дә шулай күрәмсең?
3103
Биек тауда алсу чәчәк
Уралган каеннарга;
Алсу чәчәк кебек идем,
Уралдым кайгыларга
3104
Биек тауда гөлбакчада
Кызлар киндер агарта;
Яшь вакыттан гыйшык тотсаң,
Нурлы йөзең саргайта.
3105
Биек тауда кар эрегән,
Сандугачлар йөрәгән;
Ике битең пешкән алма,
Күзең кара бөрлегән.
3106
Биек тауда чия булсам,
Кызарып пешәр идем;
Алма булсам, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
3107
Биек таудан чәчәк җыйдым,
Җыймадым сарыларын;
Үзең тапсаң миңа да бир
Сабырлык даруларын.
3108
Биек тауларга менгәндә
Таптым ал кашлы йөзек;
Агыйделләргә төшсәң дә
Алып чыгармын йөзеп.
3109
Биек тауларга менгәчтен,
Уңга каерылгачтын;
Их, дускаем, рәхәт яшә
Миннән аерылгачтын.
3110
Биек тауга менмә икән,
Менсәң кайрылма икән;
Яр сөймәсәң сөймә икән,
Сөйсәң айрылма икән.
3111
Биек тауларга менәрсең,
Кулъяулыгың эләрсең;
Кулъяулыгың җилфердәсә,
Мин сагына диярсең.
3112
Биек тауларның башында
Арасы җитен икән;
Сөйгән ярың чит илләрдә
Булса да читен икән.
3113
Биек тауларның башына
Менгәчтен утырырсың;
Саргаермын сине уйлап,
Син мине онытырсың.
3114
Биек тауларның башында
Кайнап чыга бер чишмә;
Мин серемне сиңа чиштем,
Син башкаларга чишмә.
3115
Биек тауларның башында
Йөри колхоз атлары;
Безнең түгел кошларның да
Сайрый торган чаклары.
3116
Биек тауларның башында
Җигуле тарантаслар;
Икәү бер серләрдә булсак,
Арага кералмаслар.
3117
Биек тауларның башыннан
Тезлеп кайта сабанчы;
Сайрый сабан тургайлары —
Шул чакларда ямансу.
3118
Биек тауның башларына
Айродром коралар;
«Уф» димәгез, дошманнар күп,
«Их» дияргә торалар.
3119
Биек тауның башларында
Автомобиль эзләре;
Бәгырем, сине сөям, дип,
Әйтеп тора күзләре.
3120
Биек тауның башларында
Арыш үсә бөгелеп;
Сез сагынмый торгансыздыр,
Мин сагынам өзелеп.
3121
Биек тауның башларында
Бәләкәй генә аклан;
Матурлыгың җиткән инде,
Күз тиюләрдән саклан.
3122
Биек тауның башларында
Кар бетмәгәндер әле;
Ташлады дип үкенмимен,
Яр бетмәгәндер әле.
3123
Биек тауның башларында
Кара атым тышаулы;
Былбыл балалары түгел,
Былбылларга охшаулы.
3124
Биек тауның башларында
Миләүшә гөлләр кебек;
Айрылабыз, җан кисәгем,
Күчергән гөлләр кебек.
3125
Биек тауның башларында
Тал читән үрүләрең;
Азаккы көн, азаккы төн,
Азаккы күрүләрем.
3126
Биек тауның башларында
Пар кызыл чия пешә;
Гыйшык уты йөзгә төшә,
Йөздән йөрәккә төшә.
3127
Биек тауның башларында
Карчыга исемле кош;
Ярлар сөймим, җан әрнетмим,
Рәхәт яшим быел кыш.
3128
Биек тауның башларында
Күрнә кытай кибете;
Кыз баладан мал калмый ул,
Кала сөйгән егете.
3129
Биек тауның башларыннан
Күренә Уфа флагы;
Сагындыра да саргайта,
Их, араның ерагы.
3130
Биек тауның башларында
Чияле чыбык кына;
Моңлы кошлар булдым инде,
Сайрамыйм чыгып кына.
3131
Биек тауның башларында
Уңга киткән эзмени?
Айрылышып, дошманнарны
Сөендерәбезмени?
3132
Биек тауның башларында
Урак урдым кул алмаш;
Дөньяларны әйләнсәм дә,
Синең кебек булалмас.
3133
Биек тауның башларында
Үсәдер миләш кенә;
Безнең кебек айрым яши
Ай белән кояш кына.
3134
Биек тауның башларында
Җир җиләкләре пешкән;
Китәр вакытларым җиткән,
Бир кулларыңны, иркәм.
3135
Биек тауның башларыннан
Атлар килә чанасыз;
Матурлыкка матур түгел,
Сөйкемлеге чамасыз.
3136
Биек тауның башында
Кем казыган ком базы?
Айрылганны шуннан белдем, —
Төштә күрдем кыр казы.
3137
Биек тауның чиясен
Үзем җыям пеште исә;
Бөглеп елыйм, өзлеп сөйлим
Исләремә төште исә.
3138
Билбау алсаң, ал карасын,
Кара сатин уңмый ул;
Басынкы йөрәк ярсыса,
Хәерлегә булмый ул.
3139
Болгардин бер илче килгән,
Сәхтиян читек кигән;
Үзе затлы, сүзе татлы,
Кем насыйбына тигән.
3140
Булгана да аска төшә —
Су астында ком бит ул;
Сөеп-сөеп кавышалмасаң,
Үз башыңа моң бит ул.
3141
Болын буйлап эзләп киттем
Сусар эзләре белән;
Алма кебек яр ташладым
Дошман сүзләре белән.
3142
Ботинкаларым тая,
Кайларга басыйм икән?
Яшьләй сөйгән ярым калды,
Ятларга насыйб икән.
3143
Ботинкасы, ботинкасы,
Ботинка чылбырлары;
Кулларында гармуннары —
Ул кемнең былбыллары.
3144
Бу дөньяда иң кадерле
Ике нәрсә бар икән;
Моның берсе ата-ана,
Берсе сөйгән яр икән.
3145
Бу дөньяда иң кадерле
Ике нәрсә бар, диләр;
Берсе яшьлек заманасы,
Берсе сөйгән яр, диләр.
3146
Бу дөньяда саф күңелнең
Кадрен белүче сирәк;
Шуңа күрә үз-үзеңне
Тота белергә кирәк.
3147
Бу ел бардым Мәкәрҗәгә,
Алдым каракүл бүрек;
Үкенечем шунда калды —
Сөйләшалмадым күреп.
3148
Бу ел, бу ел дигәнем,
Бу ел минем көйгәнем;
Кара кашым, карлыгачым,
Синең өчен көямен.
3941
Бу ел читән үралмадым
Агыйдел талларыннан;
Кем бәхетсез шул айрыла
Җан сөйгән ярларыннан.
3150
Бу ел карлар иртә яуды,
Калды вак алмакаем;
Сезнең тарафларга карап
Тала күз алмакаем.
3151
Бу ел чыккан пароходлар
Бар да яшел түбәле;
Әйтер сүзләрем күп әле,
Әйтә алганым юк әле.
3152
Буй-буй ситса мин алдырдым
Чаршауларга корырга;
Күп эченнән сайлап алдым
Гомерлек яр булырга.
3153
Бурада бодай черемәс,
Сазда кырау эремәс;
Көлә-көлә күзгә карый,
Ничек җаның эремәс.
3154
Бурый белсәм, бурар идем
Җил тегермән бурасын;
Айрылмаслык ясар идем
Белсәм гыйшык догасын.
3155
Бохараның паласларын
Алып җәй идәнеңә;
Яшь күңелләрем ышанмый
Яр булам дигәнеңә.
3156
Быел ике былбыл күрдем:
Берсе ак, берсе чуар;
Син төшердең кайгыларга,
Теләсәң ничек чыгар.
3157
Быел тектергән пинҗәгең
Үз буйларыңа таман;
Сагнам, иркәм, сагнам, алмам,
Сагну сырхаудан яман.
3158
Быел ураклар урмадым
Каен төбенә карап;
Ташлама, дустым, ташлама
Дошман сүзенә карап.
3159
Быел җәйләр матур килсә,
Алмалар пешәр иде;
Без кавышсак, дошманнарның
Канаты төшәр иде.
3160
Былбыл булсам, бакчаларда
Бер агач сайлар идем;
Шул агачта, сине мактап,
Иртә-кич сайрар идем.
3161
Былбыл сайрый талга басып —
Баскан талы тамырсыз;
Булмагыз, кызлар, сабырсыз,
Кадерсезгә калырсыз.
3162
Бәгырькәем, сиңа әйтәм,
Якын дуслар күп алар;
Якын дуслар шулай алар —
Янган утка салалар.
3163
Бәгырькәем, сорап торма,
Ишек ачып кер генә;
Нигә соң син болай матур, —
Дөньяларда бер генә.
3164
Бәгырькәем, су алганда
Төбенә бас көймәнең;
Янган уттан тартып ала
Торган булсын сөйгәнең.
3165
Бәгырькәем, туңар булсаң
Ки кара бишмәтеңне;
Синең утларыңда янам,
Теләсәң нишләт инде.
3166
Бәгырькәем, тәрәзәңә
Алсу пәрдә кормадың;
Сынаттың бит дошманнарга,
Вәгадәңдә тормадың.
3167
Бәйлим сүтәм, бәйлим сүтәм
Бәйләгән бәйләмемне;
Бәйләгән атлар күк торам,
Белмисез хәлләремне.
3168
Бәйлим әле шәлләремне
Чачакларын таратып;
Син йөрисеңме яратып,
Мин йөримен җан атып.
3169
Бәләкәй тауның чиясе,
Пешсә җиргә тиясе;
Исән микән, саулар микән
Ак пирчәткәм иясе.
3170
Бөгелмә син — тал булсаң,
Сыгылма син — тал булсаң;
Чәчкәләрдән чәчкәләргә
Үрелмә син — яр булсаң.
3171
Бөгелсә дә зирек ул,
Сыгылса да зирек ул;
Мин сөйсәм дә, син сөйсәң дә,
Кем сөйсә дә ирек ул.
3172
Бөгелә талның нечкәсе,
Сыгла талның нечкәсе;
Үтә мәхәббәтле була
Ярның үкенечкәсе.
3173
Бөглә каен, бөглә каен
Матур бөгелмәсә дә;
Синең өчен өзләм, бәгърем,
Сиңа сизелмәсә дә.
3174
Бөгелә каенкаем,
Сыгыла каенкаем;
Бөгелерсең, сыгылырсың,
Мин булмам, бәгырькәем.
3175
Бөгеләсең, сыгыласың,
Банкаларда кынасың;
Кигән киемнәрең белән
Күз алдымда торасың.
3176
Бөдрә, бөдрә, бөдрәсең,
Бөдрә чәчең көйдерәсең;
Бөдрә чәчең арасыннан
Бик матур күренәсең.
3177
Бөрлегәннәр, төрле үләннәр
Су буйларында гына;
Нурлы йөзләр, тәмле сүзләр
Сез дусларымда гына.
3178
Бүген кичтә бер төш күрдем:
Акбүз атка атландым;
Күргән төшем раска килде —
Сезне күреп шатландым.
3179
Бүген төндә бер төш күрдем:
Пар әфлисун турадым;
Пар әфлисун туравымны
Кавышырга юрадым.
3180
Бүген төнлә төшләремдә
Чәчләремне үрәсең;
Мин төшемдә сине күрәм,
Син кемнәрне күрәсең?
3181
Бүген төнлә төштә күрдем
Карасу кара урман;
Шул карасу кара урман
Без айрылырга булган.
3182
Бүз алъяпкыч тегәр идем,
Бүзе җитәрлек түгел;
Өч көн, өч төн сөйләшсәм дә
Сүзем бетәрлек түгел.
3183
Бүген төнлә бер төш күрдем:
Биек тауларда йөрдем;
Биек тауда гөл сахрада
Син бәгыремне күрдем.
3184
Бүген төнлә төшләремдә
Талга ефәк урадым;
Талларга ефәк урадым,
Каушырга дип юрадым.
3185
Бүген төнлә бер төш күрдем:
Кош очырдым далага;
Шул кош кебек минем иркәм
Китте ерак калага.
3186
Гармун булса җырлар идек
Уйнаган гармуннарга;
Ал чәчәк күк яшик әле,
Бирешмик кайгыларга.
3187
Гармун бәләкәй булса да
Уйный биш бармак кына;
Сине уйлап саргаямын
Сиздерми, салмак кына.
3188
Гармуннарда зәңгәр күрүк,
Таяна күрмә берүк;
Чит илләрдә ялгыз башың,
Алдана күрмә берүк.
3189
Гармунчылар гармун уйный,
Таушы урамнар буйлый;
Гармун таушына моңланып
Күңлем сезләрне уйлый.
3190
Гармунчылар гармуннарын
Уйныйлар тартып-тартып;
Беренче кошлар — сандугач,
Син аңардан да артык.
3191
Гармунчыны яратам мин,
Гармунчы минем ярым;
Гармун баскан бармаклары
Саен мәхәббәт аның.
3192
Гармунчылар гармун уйный
Биш бармакларын тезеп;
Нигә гармунчылар булдың
Үзәкләремне өзеп.
3193
Гармунчының гармуны бар,
Кулында балдагы бар;
Гармунчы дигән даны бар,
Багалма күк яры бар.
3194
Гармунчының исемнәре
Гармун каешларында;
Каласыз, дуслар, каласыз
Кояш баешларында.
3195
Гармуныңны уйныйсың,
Үзең ниләр уйлыйсың?
Яшь чагында шуны уйлыйсың -
Уйнап-көлеп туймыйсың.
3196
Гаҗәпләнмим ташлавыңа,
Үзгәрә ул яшь күңел;
Күңел төрлечә була ул,
Бар күңел дә саф түгел.
3197
Гаҗәпсенеп карап торам
Судагы кондызларга;
Мин сагынгач айга карыйм,
Син кара йолдызларга.
3198
Гәрәбәләр тезәр идем,
Урталай өзәр идем;
Ике арада сулар булса,
Балыктай йөзәр идем.
3199
Гәрәбәләрем чәчелде
Таллык араларында;
Нурлы йөзең балкып тора
Халык араларында.
3200
Гөл бакчасына кердеңме,
Гөл чәчәге өздеңме?
Гөл чәчәге өзгән кебек
Айрылдык бит, сиздеңме?!
3201
Гөл чәчәгенә бәйләнеп
Чия пешә бал кебек;
Буең зифа яшь тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.
3202
Гөлләр итеп үстерермен
Агыйдел камышларын;
Кошлар булып сайраса да,
Танырмын тавышларын.
3203
Гөлләр үсә, гөлләр үсә
Тәрәзәгә тар булып;
Үтә көннәр, үтә айлар
Бер күрергә зар булып.
3204
Гөлләремә кемнәр тигән,
Кемнәр тигән - бөгелгән;
Кем сүзләре керде микән,
Күңелләре сүрелгән.
3205
Гөлләремә сулар сибәм
Банкаларга сеңгәнче;
Банкаларга су сеңгәнче,
Онтасым юк үлгәнче.
3206
Гөлсирингә су сипмәгез,
Гөлсирин су яратмый;
Мәхәббәтең каты икән,
Башкаларга каратмый.
3207
Гыйшык дигән бер ал чәчәк
Йөрәгеңә чорналыр;
Гыйшык тотып каушалмасаң
Хәсрәт булып урнашыр.
3208
Дивардагы ике сәгать
Берсе суга, берсе уйный;
Телләрем башка сүз сөйли,
Күңелләрем сине уйлый.
3209
Дим буйлары тугай-тугай,
Тугаенда бер тургай;
Иртән сайрый, кич тә сайрый,
Сагнып үлсен ди бугай.
3210
Дошман сөйли, дошман сөйли,
Дошманга килешмәбез;
Дошман сигез, без икебез
Булсак та бирешмәбез.
3211
Дошман дошманлыгын итә,
Арада сүз йөретә;
Арада сүзләр йөретә,
Мәхәббәтне киметә.
3212
Дустым, күлмәкләр тектерик
Икебезгә карадан;
Дошман түгел, җил дә үтмәс
Икебезнең арадан.
3213
Егет гөлнең былбылы,
Кызлар былбылның гөле;
Гөл былбылын, былбыл гөлен
Сагнышалар, билгеле.
3214
Егетләр илнең былбылы,
Кызлар гөлнең былбылы;
Гөл былбылны, былбыл гелне
Сагнулары билгеле.
3215
Ерактан якын күренә
Алмагачның биеге;
Сөеп йөреп каушалмасак,
Гомергә җан көеге.
3216
Ерактан яшел күренә
Арышның басулары;
Тал тибрәткән былбыл кебек
Аягың басулары.
3217
Ефәк сатучылар килгән,
Алыйм микән ефәген;
Дошман сүзләренә карап
Ташлама, җан кисәгем.
3218
Ефәк шәлең чаршау булмас
Тартып-сузып алсаң да;
Ике күзем күреп туймас
Мәңгелек яр булсаң да.
3219
Зәңгәр күлмәк, кызыл яулык
Кызлар кия көз булгач;
Карамыйм дошман сүзенә
Үзем сөйгән кыз булгач.
3220
Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән;
Дөнья булгач бик сагынган
Көннәр дә була икән.
3221
Зәңгәр һава, зәңгәр һава -
Диңгезләрнең һавасы;
Юк аптекта, юк больниста
Сагнуларның дәвасы.
3222
Зәңгәр чәчәк аткан чакта
Зәңгәр күлмәк кимиләр;
Синең өчен янам-көям,
Сине алай димиләр.
3223
Зәңгәр читле кулъяулыкны
Икебез дә эшләтик;
Дуслык дигән ал чәчәкне
Мәңгелеккә яшәтик.
3224
Зәңгәр чәчәк тирәсендә
Зәңгәр күбәләк уйный;
Зәңгәр күбәләктәй күңел
Һәрвакыт сине уйлый.
3225
Зәңгәр чәчәк җыя-җыя
Зәңгәрләнде кулларым;
Инде хәзер минем күңлем
Эзли каушу юлларын.
3226
Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне;
Зәңгәр һаваларда йөзгән
Айлардан эзлим сезне.
3227
Зәңгәр һава, зәңгәр күк
Зәңгәрләтә диңгезне;
Зәңгәр һаваларда йөзгән
Йолдызлар дим мин сине.
3228
Зәңгәрле күлмәк теккәнсең;
Җиңнәрен тар иткәнсең;
Әйтәм сине һәркем мактый,
Мактарлык бар икәнсең.
3229
И ай биек, ай биек,
Ай баеса нишләрбез;
Айрым туып, бергә үстек,
Аерылсак нишләрбез.
3230
И алмалы йөзкәем,
Синдә ике күзкәем;
Сагынырга, саргаерга
Калды әйткән сүзкәең.
3231
И бәгырем, ал сәламем
Шул миннән сиңа бүләк;
Шат, тыныч бул тормышыңда -
Шул сиңа миннән теләк.
3232
И бәгырем, гүзәлем,
Кисмә талның үзәген;
Үзәгемнең өзелгәнен
Белә микән гүзәлем?
3233
И дускаем, исеңдәме
Сахрада йөргәннәрең;
Гомерлеккә яр булыйк, дип
Кулыңны биргәннәрең.
3234
И дускаем, кашың кара
Карлыган карасыдай;
Күп уйлама, саргаерсың
Сандугач баласыдай.
3235
И дускаем, кая басыйм,
Агачкамы, ташкамы?
Җаннарымны кая куйыйм,
Сөймим синнән башканы.
3236
И дускаем, кызыкма син
Ак фетр кигәннәргә;
Яры булма, серең бирмә
Мин матур дигәннәргә.
3237
И турыгыз, турыгыз,
Турыгызда нурыгыз;
Нурыгызга күз чагыла,
Яшел пәрдә корыгыз.
3238
Идел бит ул, Идел бит ул,
Идел бит ул, киң бит ул;
Караңгы төн, томанлы көн
Без айрылган көн бит ул.
3239
Идел димим, диңгез димим,
Өй артында күлем зур;
Матур димим, тиңем булсын,
Тиңнең мәхәббәте зур.
3240
Иелеп кала, бөглеп кала
Басып су алган киртәм;
Актык сүзләремне әйтәм,
Ятка сер бирмә, иркәм.
3241
Иеләдер, бөгеләдер
Бала усакның башлары;
Әлиф-лям күк сызлып киткән
Шул җанкәйнең кашлары.
3242
Ике аккош, бер тутый кош -
Берсе тирән елгада;
Бер айрылгач каушып булмый
Айда түгел, елда да.
3243
Ике аккош очып бара
Күлнең түгәрәгенә;
Син дускайны ошатамын
Оҗмах күбәләгенә.
3244
Ике аккош очып килә,
Берсе төште суларга;
Берсе төште дә югалды ---
Без ошадык шуларга.
3245
Ике аккош тиң кычкыра -
Яңгырата урманны;
Әллә алар да белә микән
Безнең айрым торганны.
3246
Ике аккош очып бара -
Агыйделдә кышлавы;
Җан бирүдән яман икән
Сөйгән ярның ташлавы.
3247
Ике Идел — бер диңгез,
Агулары бертигез;
Иркәмә сәлам диегез,
Бик сагынган диегез.
3248
Ике каен тиң генә,
Яфраклары киң генә;
Инде, дустым, айрылабыз,
Күрешалмабыз тиз генә.
3249
Ике лимон, бер әфлисун,
Әфлисуны илле сум;
Бездән сезгә, сездән безгә
Булса иде телефун.
3250
Ике лимон, бер әфлисун,
Әфлисуны үземә;
Оҗмахтагы хур кызы тик
Күренәсең күземә.
3251
Ике матур су китерә,
Көянтәсе җиз башлы;
Кара безнең җанкәйне -
Канәфер кара кашлы.
3252
Икебезнең күңелдә дә
Чын мәхәббәт, чын уйлар;
Бу мәхәббәт соңгы көндә
Безне нишләтеп куяр?!
3253
Икеләп үрә торган чәчем
Калды берләп үрергә;
Көндә күрә торган идем,
Калды төштә күрергә.
3254
Имән башы жабалдаш,
Каен белән аралаш;
Мин сагынам көн аралаш,
Сагнасыңмы, каләм каш.
3255
Иркәм булса иркәләргә,
Килеп иркәләр иде;
Иркәм бу җирләрдә булса,
Килеп киткәләр иде.
3256
Иркәм диеп исеңә төшер,
Уйлап ят кичләрен дә;
Уйлап ятсаң кичләрен дә,
Керермен төшләреңә.
3257
Иркәм иде, иркәм иде,
Иркәм иркәләр иде;
Иркәм китсә чит илләргә,
Кемнәр иркәләр инде?
3258
Иркәм мине кайда дисәң -
Агыйделдә салда без;
Айрым кошлар ничек яши,
Шундый ук мисалда без.
3259
Иркәм читтә, китәм читкә, -
Билет алам юлларга;
Син ташласаң булмыйм ятка,
Барбер агам суларга.
3260
Иртә була, кич тә була,
Кичкә таба җил була;
Ике күзем юлда була,
Килеп китсәң ни була?!
3261
Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран;
Кигән киемен күрсәм дә
Үзен күргәндәй булам.
3262
Иртә томан, кич тә томан,
Күпсенмәгез, күп тормам;
Айлар торсам, еллар тормам,
Сагынсагыз да булмам.
3263
Иртә белән йөгреп чыксам,
Кояш та юк, ай да юк;
Вакыт җитте, кавышаек,
Болай йөреп файда юк.
3264
Иртә торам да исерәм
Исле гөл исләренә;
Исле гөл исләре кебек
Төшәсең исләремә.
3265
Иртә тордым, иртә икән,
Былбыл кунган киртә икән;
Сагынулар, саргаюлар
Диваналар итә икән.
3266
Иртә тордым таң аткач,
Кибеткә мал тараткач;
Юк йомышымны бар итеп
Килдем сине яраткач.
3267
Иртә торып битем юдым
Болгаер күлләрендә;
Очып барып күрер идем
Сагынган көннәремдә.
3268
Иртә торып битем юдым,
Сөрмә тарттым кашыма;
Кече яшьтән бер яр сөйдем
Хәсрәт өчен башыма.
3269
Иртә торып каршы алам
Күгәрчен көтүләрен;
Әле дә булса күз алдымда
Кул биреп китүләрең.
3270
Иртә томан, кич тә томан
Агыйделнең буйлары;
Эчем тулы гыйшык уты,
Басмый дәрья сулары.
3271
Иртә торып сулар эчтем
Суларның салкыннарын;
Калды эчемдә каты булып
Мәхәббәт ялкыннарың.
3272
Иртә торып тышка чыксам,
Бар матурлык айда икән;
Әй, бәгырем, бергә булган
Көннәребез кайда икән?
3273
Иртә торып тышка чыксам,
Гөрли күгәрченнәрем;
Бик сагынам, бәгырькәем,
Килә күрәселәрем.
3274
Иртә торып тышка чыксам,
Ишек алларым томан;
Шул томан араларында
Син бәгърем торган сыман.
3275
Иртә торып тышка чыксам,
Кош куам алмагачтан;
Хәлләреңне сорап калам
Сайраган сандугачтан.
3276
Иртә торып тышка чыксам,
Кош өйрәтә баласын;
Кош та онытмый баласын;
Онта күрмә, җанашым.
3277
Иртә торып тышка чыксам
Кошлар оча аланда;
Гомрең булса үкенерсең,
Йөреп бармый калганга.
3278
Иртә торып тышка чыксам,
Кыр казлары үтәләр;
Алар да бездән бәхетле
Тигез гомер итәләр.
3279
Иртә торып тышка чыксам,
Күгәрченнәр гөрләүдә;
Үкенечле яр буласын
Белеп сөйми берәү дә.
3280
Иртә торып тышка чыксам,
Күз алларымда томан;
Күз алларымда торасың
Былбыл баласы сыман.
3281
Иртә торып тышка чыксам,
Сандугачлар усакта;
Төрле-төрле кошлар сайрый,
Сагындыра шул чакта.
3282
Иртә торып тышка чыксам,
Фонтаннардан су алам;
Суың булса, сип, дускаем,
Синең утларда янам.
3283
Иртә торып тышка чыксам,
Кошлар сайрый бакчада;
Кошлар сайрап күңлем ача,
Кайгымны басмаса да.
3284
Иртә торып тышка чыксам,
Сабан сөрә трактор;
Сандугачка сәлам әйтәм,
Сайраганда тыңлап тор.
3285
Иртә торып тышка чыксам,
Таралышкан йолдызлар;
Таралышкан йолдызлар күк
Таралышырбыз, дуслар.
3286
Иртә торып тышка чыксам,
Сандугач сайрый өзеп;
Сандугач сайраса өзеп,
Булмый сагнуга түзеп.
3287
Иртә торып чыктым
Җилләр исә микән дип;
Искән җилләрдән сорашам,
Җаныем исән микән, дип.
3288
Иртә торып чыгам тышка,
Карыйм сайраган кошка;
Сайраган кош, миңа карап,
Сабыр итәргә куша.
3289
Иртә торып юынам да
Чәчемне тарап үрәм;
Ай-кояшлар ничек якты -
Мин сине шулай күрәм.
3290
Иртән торып тышка чыксам,
Ай күренә күземә;
Яктылыгын сиңа охшатам,
Ялгызлыгын үземә.
3291
Иртән торып тышка чыксам,
Карыйм югары очка;
Карамас идем ул очка,
Сөйгән ярым шул очта.
3292
Иртә торып тышка чыксам,
Күзем төшә күлләргә;
Минем кебек саргаймасын,
Су сибегез гөлләргә.
3293
Иртән торып тышка чыксам,
Кошлар куам агачтан;
Син җаныйның хәлен сорыйм
Сайраган сандугачтан.
3294
Иртән торып тышка чыксам,
Сандугачлар томанда;
Белмәдең кадерләремне
Син генә дип торганда.
3295
Иртән торып битең юсаң,
Кара, җаным, көзгегә;
Көзге аша шәүлә күрсәң,
Искә төшер безне дә.
3296
Исле гөл исле була,
Гел сирень төсле була;
Сирень чәчәк аткан чакта
Гел синең төсле була.
3297
Исле гөл исле була,
Кына гөл кызыл була;
Өзлеп-өзлеп сагынганда
Көннәр дә озын була.
3298
Исле гөл исле була,
Яран гөл төсле була;
Сагынганда айга карыйм -
Гел синең төсле була.
3299
Исле гөлләр арасында
Яратам мин кынаны;
Яратмас идем кынаны,
Сиңа охшатам мин аны.
3300
Исле гөлләр булмаса да,
Бар бит башка гөлләрем;
Үзем сездән айрылсам да,
Айрылмый күңелләрем.
3301
Исле гөлләр күчерәм,
Исләренә исерәм;
Исләремнән чыгаралмыйча
Сагнып гомер кичерәм.
3302
Исле гөлләр утыртыек,
Исле гөл исле була;
Исле гөлнең чәчәкләре
Гел синең төсле була.
3303
Исле гөлләргә буялган
Исле гөл утыртучы;
Бәгърем, болай түгел идең,
Бар сине котыртучы.
3304
Исле гөлне куймасачы,
Исләре булмасачы;
Үлү белән айрылуның
Икесе булмасачы.
3305
Исле гөлне күп утырттым,
Утыртмадым кынасын;
Күзләремне йомар хәл юк,
Күз алдымда торасың.
3306
Исле гөлнең исе килә
Исле гөл буйлап кына;
Үтә инде яшь гомерем
Гел сине уйлап кына.
3307
Исле майның исе чыкмый
Башын пичәтләгәнгә;
Кич ятканда төшкә керә
Көндез исәпләгәнгә.
3308
Исле сабынны ясыйлар
Гөлсирин буяп кына;
Нурлы йөзләрем саргая
Гел сине уйлап кына.
3309
Исә җилләр, исә җилләр,
Искән җилләр файдасыз;
Төнлә төшләремдә күрәм,
Көндез әллә кайда сез.
3310
Исә җилләр, үсә гөлләр
Матур кызлар су сипкәч;
Өзелә бәгырь, түгелә яшьләр
Син дустым искә төшкәч.
3311
Исән бул, дустым, күрмәсәм,
Күрешербез үлмәсәм;
Синең хәсрәтләреңнән
Яшьләй гүргә кермәсәм.
3312
Исәсе җил исми калмас
Одеял ябынсам да;
Ике кулым канат булмас
Никадәр сагынсам да.
3313
Исәсе җил исми калмас
Одеял ябынсам да;
Юк канатым, күрә алмыйм
Өзелеп сагынсам да.
3314
Их, акыллым, беләсеңме
Кайларда торганымны?
Бер күреп сөйләшер өчен
Интизар булганымны?
3315
Их, дускаем, атларыңны
Салкын чишмәдә эчер;
Алсу гөлләр арасында
Гомерләреңне кичер.
3316
Их, дускаем, бергә чаклар
Үттеләр, югалдылар;
Ярсып типкән яшь йөрәктә
Тирән эз калдырдылар.
3317
Их, дускаем, буйларың,
Кемдә синең уйларың?
Кемне сөйсәң, шуның белән
Булсын кызыл туйларың.
3318
Их, дускаем, исеңдәме
Сахрада йөргәннәрең?
Башка ярлар сөймәм, диеп
Вәгадә биргәннәрең?
3319
Их, дускаем, матур да син
Батып кергән иягең;
Кай җирләреңдә урнашкан
Мәхәббәтле сөягең?
3320
Их, дускаем, сандал киеп,
Чишмә буйларын буйла;
Җилсез көнне җилләр иссә,
Мин сагына дип уйла.
3321
Их, дускаем, син генә идең
Минем теләп алганым;
Теләп алып, шушы икән
Янган утка салганың.
3322
Их, сибәләр, сибәләр,
Сибә белми сибәләр;
Сикреп суга төшәр идем,
Сине суда дисәләр.
3323
Ишек алдым ак каен,
Басам ботагы саен;
Искә төшерәм мин сине
Аяк атлаган саен.
3324
Ишек алдым түгәрәк күл,
Тирә-ягын киртәлим;
Зәйтүн дигән бер гөлем бар,
Сиңа ошатып иркәлим.
3325
Ишек алдым түгәрәк күл,
Әйләнәсе гөл генә;
Кадерле минутлар килә
Әллә нигә бер генә.
3326
Ишек алдым зәңгәр чәчәк,
Койма итәгең белән;
Нурлы йөзләрем саргая
Синең исәбең белән.
3327
Ишек алдым саз гына,
Үрдәк берлә каз гына;
Үрдәк очар, каз калыр,
Безгә насыйб кыз калыр.
3328
Ишек алдым салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Әйтер сүзем әйталмадым,
Күршербез дип уйладым.
3329
Ишек алдым сары чәчәк,
Сарысын сабын итәм;
Сагынмый дип йөрмә, бәгърем,
Сагынып сабыр итәм.
3330
Ишек алдым түгәрәк күл,
Битем юдым тирләгәч;
Бер җырладым, бер еладым
Көтеп-көтеп килмәгәч.
3331
Ишек алдым түгәрәк күл,
Гөлләр салдым үрергә;
Җир астыннан юллар булса,
Барыр идем күрергә.
3332
Ишек алдым түгәрәк күл,
Тирә-ягы кызыл гөл;
Син кызыл гөл, мин сары гөл —
Сагнуымны шуннан бел.
3333
Ишек алдым түгәрәк күл,
Әйләнәсе зәйтүн гөл;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Иә мин үлим, йә син үл!
3334
Ишек алдым яшел нарат,
Бәйләп куйдым пар сары ат;
Ходай бирсә миңа канат,
Тормас идем бер сәгать.
3335
Ишек алдым яшел чирәм,
Былбыл баласы кача;
Бик сагынсам айга карыйм,
Айны да болыт баса.
3336
Ишек алдым яшел чирәм,
Кермә, бәгърем, эз була;
Килгән дә бар, киткән дә бар -
Яшь башыма сүз була.
3337
Ишек алдым яшел чирәм,
Сандугач кунаклатам;
Кунаклатам - биздермимен,
Сагынам сиздермимен.
3338
Ишек алдым яшел чирәм,
Үрдәк йөрерлек түгел;
Монда кошлар моңлы сайрый,
Мәңге түзәрлек түгел.
3339
Ишек алдым яшел усак,
Усак түгел, сарымсак;
Бербез анда, бербез монда,
Без нишләрбез сагынсак?!
3340
Ишек алдында йөримен,
Карлар яуса көримен;
Синнән башка бер ямь тапмыйм,
Ямансулап йөримен.
3341
Ишек ачсам, түр күрәм,
Тәрәз ачсам, гөл күрәм;
Син җаныйның нурлы йөзен
Кояш белән тиң күрәм.
3342
Ишекләрдән керүләре,
Елмаеп көлүләре;
Әллә нинди бәхет була
Шуны бер күрүләре.
3343
Ишекләрдән күренәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм -
Син матур күренәсең.
3344
Ишек алдым кушкаен,
Яфрак яра ел саен;
Сөйгән ярың матур булса,
Гыйшык арта көн саен.
3345
Ишек алдым күк чәчәк,
Күберәге ал чәчәк;
Минем сөю артык килер
Мыскалларда үлчәсәк.
3346
Ишек алдым яшел чирәм,
Кимерә кара атым;
Очарга дип өч тилпендем,
Ах, нигә юк канатым.
3347
Ишек алдым такыр булса,
Бодай таратыр идем;
Сөйгән ярым янда булса,
Мин дә яратыр идем.
3348
Ишек алдым яшел үлән,
Ишек ачсам да күрәм;
Кеше ярын көн дә күрәм,
Үз ярым күрми үләм.
3349
Ишек алдым яшел үлән,
Казлар ашый үләнне;
Насыйб итәр микән миңа
Яшьтән сөйгән гүзәлне.
3350
Йомры-йомры аклар төшкән
Күгәрчен түшләренә;
Ятып йокыларга китмим,
Керәсең төшләремә.
3351
Йосыф белән Зөләйха
Кавышканнар Мисырда;
Без дә шулай каушыр идек,
Булсак иде бер сердә.
3352
Йөгреп бара, йөгреп кайта
Күк күгәрчен бодайдан;
Ялгыз теләк кабул булмый,
Икәү телик ходайдан.
3353
Йөгереп кердем бакчага —
Алмалары бик сирәк;
Эш матурлыкта гынамы,
Акыл булуы кирәк.
3354
Йөгереп кердем бакчага -
Ялгыз үскән гөлйөзем;
Беренче ай, икенче син
Яктыртасың җир йөзен.
3355
Йөгереп төштем, су эчтем,
Эчтем-эчтем, туймадым;
Әйтер сүзем әйталмадым,
Күрермен дип уйладым.
3356
Йөгереп чыктым урамга,
Тәгәрәп килә бер алма;
Синең белән икебезне
Кавыштырсын бер алла.
3357
Йөгереп чыктым урамга
Әйтер сүзем булганга;
Әйтер сүзем әйталмадым
Күңелләрем тулганга.
3358
Йөгрә-йөгрә җиталмыйм,
Тал чыбыктан үталмыйм;
Син матурым исемә төшкәч,
Капкан ашым йоталмыйм.
3359
Йөгрә-йөгрә җиләк җыям
Зәңгәр тәлинкәләргә;
Сөйгән ярым кайтып җитәр
Көзге ярминкәләргә.
3360
Йөгрә-йөгрә җиталмыйм,
Тал чыбыктан үталмыйм;
Тал чыбыктан үтәр идем,
Сине ташлап киталмыйм.
3361
Йөгрә-йөгрә җыялмадым
Тау буе җиләкләрен;
Сәгать минутлары кебек
Талпына йөрәкләрем.
3362
Йөзләреңә, йөзләреңә
Йөз карадым - туймадым;
Мин сине «нурдан яралган
Гүзәл бу» дип уйладым.
3363
Кадерләр идем гөлемне
Чәчәкләргә бөрләнсә;
Мәхәббәт ул шундый нәрсә —
Юып булмый керләнсә.
3364
Казан урамнары гел таш,
Ничек тезгәннәр икән?
Таһир-Зөһрә айрылганда
Ничек түзгәннәр икән?
3365
Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак;
Кайтыр идем, ара ерак,
Кайтмасам, яна йөрәк.
3366
Казан каласын су алган,
Байның маллары калган;
Сөеп алу, сөеп бару
Пәйгамбәрләрдән калган.
3367
Казан каласын чыккач та
Күрдем Мәскәү каласын;
Кош та онытмый баласын,
Син дә онытма, җанашым.
3368
Казанканың суы бетми
Айлар, еллар акса да;
Сезнең кебек булмас инде
Гөлләр чәчәк атса да.
3369
Казаннарга барам әле
Казан суы тәмлегә;
Бир кулыңны, мин дә бирәм
Айрылмаска мәңгегә.
3370
Казаннарга барам әле,
Обь сулары ачылса;
«Уф, йөрәгем», димәм әле
Янулары басылса.
3371
Каз канаты кавырсын,
Дустым, бигрәк сабырсың;
Бик сабырсың, бик авырсың,
Ахры, ятка калырсың.
3372
Кай җирләрдә йөрдең, диеп
Кыр казыннан сорадым;
Ул кычкырды, мин моңайдым,
Утырдым да еладым.
3373
Кайда бардың, дип сорадым
Сандугач баласыннан;
Ул да булса безнең кебек —
Айрылган җанашыннан.
3374
Кайсы агач каты була -
Ярмый диләр яфырак;
Без дә, бәлки, каушыр идек,
Ара калды бик ерак.
3375
Кайсы кибеттән алсаң да
Кулъяулыгы ал була;
Сезнең яктан искән җилләр
Йөрәгемә ял була.
3376
Калфагым бар, шәл кирәк,
Шәл алырга мал кирәк;
Синең кебек матур ярлар
Бу дөньяда бик сирәк.
3377
Каләм тотып язу язсам,
Тала да соң беләгем;
Син бәгырем искә төшкәч,
Яна да соң йөрәгем.
3378
Камадай кара кашларың,
Карлыгандай күзләрең;
Йөрәгемне яндырадыр
Өзлеп әйткән сүзләрең.
3379
Кама, диләр, кама, диләр,
Каманы кара, диләр;
Бик яратып йөргән ярлар
Ятларга кала, диләр.
3380
Кама, диләр, Кама, диләр,
Матур чайкала, диләр;
Мәхәббәт картая белми,
Һаман яшь кала, диләр.
3381
Карабодайның чәчәге
Кара булмый, ак була;
Ел тәүлеге унике ай,
Бик сагынган чак була.
3382
Кара бөдрә чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм;
Тауга менеп, талга басып
Син карарсың, мин күрмәм.
3383
Кара бөдрә чәчләремне
Тарап куйдым үрмичә;
Мәңге-мәңге рәхәт яшә
Кайгы-хәсрәт күрмичә.
3384
Кара бөдрә чәчләремне
Үрергә таратмадым;
Гомеремдә синең кебек
Беркемне яратмадым.
3385
Кара бөдрә чәчләреңне
Шапка киеп каплама;
Юлларыңда чәчәк булса -
Мин булырмын, таптама.
3386
Кара диләр кашыңны,
Бадъян диләр ашыңны;
Синең кара кашың өчен
Ашадылар башымны.
3387
Кара дугалар килешә
Баш күтәргән атларга;
Артык сабыр ярлар кирәк
Чын мәхәббәт сакларга.
3388
Кара карлыганнарым,
Кызыл бөрлегәннәрем;
Әл дә булса күз алдымда
Елмаеп көлгәннәрең.
3389
Кара-каршы карашыйк,
Керфекләрне санашыйк;
Җитмеш керфек һәрбер күздә,
Сабыр итче бер көзгә.
3390
Кара-каршы кибетләр,
Сату итә егетләр;
Яры барлар — бәхетлеләр,
Ярсыз - моңлы егетләр.
3391
Кара кашым, карлыгачым,
Калдырдың бит ятларга;
Син калдырдың дип ятларга,
Төшмәм янган утларга.
3392
Кара кашым, карлыгачым,
Сайраган сандугачым;
Озата барсам кеше күрер,
Хуш, исән бул, җанашым.
3393
Кара кепкаңны киясең,
Башың түбән иясең;
Башың түбән, күңлең сүрән -
Әллә ятлар сөясең.
3394
Кара кепкасы башында,
Утыра иркәм каршымда;
Нурлы йөзе, серле күзе
Хәсрәт салды башыма.
3395
Кара кием киясең,
Башың түбән иясең;
Күңлең сүрән, йөзең түбән,
Ник бу чаклы көясең?
3396
Кара ки, дускай, кара ки,
Кара сатин ертылмый;
Яңа ярлар язгы су тик,
Иске ярлар онтылмый.
3397
Кара киям, кара салам,
Кара күренмәм микән?
Утын бирдең, бир суын да,
Азрак сүрелмәм микән?
3398
Кара пальто тышлары,
Яшел пальто эчләре;
Сөеп кавышкан кешенең
Калмый үкенечләре.
3399
Кара пальтоларым кисәм,
Риминемны бушатам;
Син дустымны талга баскан
Сандугачка ошатам.
3400
Кара урман эчләрендә
Сак-Соклар сайрый бугай;
Сак-Сок хәлләрен сорамыйм
Хәзер үзем дә шулай.
3401
Карурманда кар тирән,
Тарта алмый кара атым;
Сез дуслардан аерылгач
Сынды сыңар канатым.
3402
Карурманны бер әйләндем
Казенный атлар белән;
Син йөрисең ятлар белән,
Алдыйсың хатлар белән.
3403
Карурманны чыккан чакта
Карадым мин кайрылып;
Карамадым мин кайрылып,
Дустым каллы айрылып.
3404
Кара урманны яктырта
Кара ат кашкалары;
Алтынга бизәнсәләр дә
Кирәкми башкалары.
3405
Кара урман уртасында
Үсеп килә куш усак;
Дөнья җәннәт булыр иде
Икәү бергә кушылсак.
3406
Кара урманның артында
Борлып үскән бер каен;
Син җаныйны бик сагындым,
Тиз кавыштыр, ходаем.
3407
Карурман почмагында,
Ут яна учагында;
Безнең җаный кочагында
Кем ята бу чагында.
3408
Кара урман уртасында
Балта чапкан талым бар;
Бу дөньяда ни гамем бар,
Сандугач күк ярым бар.
3409
Кара чәчләре бөдерә,
Арасыннан җил өрә;
Матурлыгы хәҗәт түгел,
Мәхәббәте сөйдерә.
3410
Кара кашка аткаемның
Тарап куям ялларын;
Синнән башка ярлар сөймим,
Борчылмасын җаннарың.
3411
Карагайлы карурманны
Үтәр көннәр булырмы?
Каршы килеп, кул бирешеп
Күршер көннәр булырмы?
3412
Карама минем күземә,
Минем ярым син түгел;
Минем ярым чит илләрдә,
Сандугачтан ким түгел.
3413
Карлыган белән бөрлегән
Быел иртә өлгергән;
Безнең кебек булмас инде
Бер күрергә тилмергән.
3414
Карлыганнар ашар идем,
Тия шул тешләремә;
Сары сандугачлар булып
Керәсең төшләремә.
3415
Карлыганнар, бөрлегәннәр
Җитешми өлгергәннәр;
Безнең кебек булыр микән
Күрергә тилмергәннәр.
3416
Карлыгандай күзләрең,
Бөрлегәндәй йөзләрең;
Бөрлегәндәй йөзләреңне
Күреп туймый күзләрем.
3417
Карлыганнарга бардым,
Караңгыларга калдым;
Бу дөньяда иң кадерле
Сөйгән ярымнан калдым.
3418
Карлыганның сабаклары
Тулы карлыган белән;
Күңелләр айрылмый икән
Үзең айрылган белән.
3419
Кара бөдрә чәчләремне
Тарадым, үралмадым;
Тауга менеп, ташка басып
Карадым, күралмадым.
3420
Кара бөдрә чәчеңне
Үрдертәсең килмидер;
Эчем ялкын, тышым салкын,
Белдертәсем килмидер.
3421
Кара бүркем башымда,
Төшкән уң як кашыма;
Калфак киеп, шәл ябынып,
Җанъем, чыкчы каршыма.
3422
Кара дуга, пар дилбегә
Бармы сезнең илләрдә;
Тавышыгыз килгән кебек
Кичке салкын җилләрдә.
3423
Кара кашым, йолдызым,
Энҗе тешем, гөл йөзем;
Ак чыраең, кыйгач кашың
Күреп туймыйдыр күзем.
3424
Кара кашым, сандугачым,
Әйләндердең бу башым;
Сине уйлыйм - һаман елыйм,
Кемгә төшәр бу яшем.
3425
Кара ки, иркәм, кара ки,
Кара киям диярсең;
Ташла, иркәм, бер сүзем юк,
Ник ташладым диярсең.
3426
Кара сатин ситсалардан
Күлмәк кистерим әле;
Сиңа ошатып банкаларда
Гөлләр үстерим әле.
3427
Кара сатиннар керләнә
Минем киюләремә;
Ихлас белән сөям, бәгърем,
Ышан сөюләремә.
3428
Кара урман артында
Каен янсын, көл калсын;
Сөешеп ал, сөешеп бар,
Сагынмаклыкка калсын.
3429
Кара урман уртасында
Чәчәк аткан алмагач;
Йөзең якты, сүзең татлы —
Сайрап торган сандугач.
3430
Кара күрсәң - кайгы, диләр,
Юлны күрсәң — юл төше;
Гомерлек ярларың була
Уйламаган бер кеше.
3431
Карурманны балкытадыр
Кара атның кашкасы;
Саф алтынга манылса да
Кирәк түгел башкасы.
3432
Карурманның артында
Борлып үскән бер каен;
Тәрәзәдән карый-карый
Көтә микән җанкаем.
3433
Карар инде, карар инде
Кара күзләре белән;
Өзәр инде үзәгемне
Матур сүзләре белән.
3434
Караңгы төнне яктыртып
Торасың бит, айкаем;
Синең кебек нурлы йөзле
Бар минем дә җанкаем.
3435
Карыйм аргы якларга,
Карыйм бирге якларга;
Караганда күренмисең,
Ну, кыен шул чакларда.
3436
Қаршы якта кара җир,
Кемнең сөргән җире икән?
Кара кашлы, нечкә билле,
Кемнең сөйгән яры икән?
3437
Қаш карасы күзеңдә,
Буй зифасы үзеңдә;
Ай туганда тудың мәллә,
Ай нуры бар йөзендә.
3438
Қаш карасы күзеңдә,
Буй зифасы үзеңдә;
Аять-хәдисләр сүзеңдә,
Иман нуры йөзендә.
3439
Кашы да кара гына,
Күзе дә кара гына;
Ни булса да була инде,
Яратам - барам гына.
3440
Қашы да кара аның,
Күзе дә кара аның;
Мәк чәчәге ничек нурлы,
Йөзе дә шулай аның.
3441
Кашың белән күзеңне,
Мин сөямен үзеңне;
Ишетер көнем булырмы
Сөям дигән сүзеңне.
3442
Кашың белән күзеңне,
Мин сөямен үзеңне;
Мин сөйгәнне шуннан бел син,
Һич тә алмыйм күземне.
3443
Кашың белән күзеңне
Сатмыйсыңмы акчага;
Гөл урнына чәчәр идем
Рәшәткәле бакчага.
3444
Каш астыннан күзең сирпеп
Карауларың сөйкемле;
Алтын-көмеш, гәүһәр-якут,
Энҗе-мәрҗән шикелле.
3445
Кашың да бер, күзең дә бер,
Керфегең бөгеләдер;
Җаныкаем, синең өчен
Үзәгем өзеләдер.
3446
Қашың кара, кашың кара,
Қашыңны алдырмасана;
Җаныкаем, бәгырькәем,
Ятка калдырмасана.
3447
Кашың Қазан кондызы,
Күзең Чулпан йолдызы;
Синең кебек булса булыр
Оҗмахтагы хур кызы.
3448
Кашың кара, кашың кара,
Кашың кара - бик нечкә;
Сиңа булган мәхәббәтем
Булмасын үкенечкә.
3449
Кашың кара, буең зифа -
Тубылгыдай туп-тулы;
Син матурны кемнәр сөймәс,
Син бит оҗмахның хуры.
3450
Қашың кара булганчы,
Күзең кара булсачы;
Күзләрең кара булганчы,
Үзең миңа булсаңчы.
3451
Кашың кара каралган,
Сөрмәләре таралган;
Синең кебек булса булыр
Фәрештәдән яралган.
3452
Қашың кара, керфегең
Бирче миңа бөртеген;
Үзең миңа булмасаң да,
Төсең итеп йөртермен.
3453
Кашың кара, кашың кара
Каралткангадыр инде;
Карыйм, карыйм - карап туймыйм,
Яраткангадыр инде.
3454
Кашың кара, күзең күк,
Сиңа сөйләр сүзем күп;
Сөйләр идем сүземне,
Сирәк күрәм үзеңне.
3455
Кашың кара, кашың кара,
Кашыңа күз тимәсен;
Кашың кара, буең зифа -
Сине кемнәр сөймәсен.
3456
Кашың каралы кыйгач,
Буең алмалы агач;
Ни ашасам да карным ач
Син сылуым булмагач.
3457
Кашларың кара булса да
Күзләрең күктер әле;
Син дә минем кебек сөйсәң,
Сүзләрең күптер әле.
3458
Кашың кара, күзең кара,
Ак күлмәгең шакмаклы;
Ак күлмәккәең шакмаклы,
Ап-ак йөзләрең якты.
3459
Кашың кара, күзең күк,
Кигән киемең кара;
Кирәкми кеше ярлары,
Үз ярларым да кала.
3460
Кашкайлары, күэкәйләре -
Каләм каралары бит;
Нәсел-ырулары белән
Былбыл балалары бит.
3461
Қашың кара, күзең күк,
Сиңа сөйләр сүзем күп;
Сиңа сөйләр сүзем күпкә
Йокламаган көнем күп.
3462
Кашың кара нилектән,
Битең кызыл иннектән.
Авыр сүзләр дә әйтмәдем,
Хәтрең калды нилектән?
3463
Кашыңның карасына,
Кер кунган арасына;
Син дустымны ошатамын
Сандугач баласына.
3464
Каурыйлар сайлап алалар
Агыйделдән камыштан;
Сак-Сок айрылган каргыштан,
Без айрылдык язмыштан.
3465
Каян килдең, карлыгачым,
Күрмәдем килгәнеңне;
Аяз көннәргә охшатам
Елмаеп көлгәнеңне.
3466
Каян савыт алыйм икән
Исле гөл утыртырга;
Урман якын, кошлар сайрый,
Бирмиләр онытырга.
3467
Кемнәр гармун уйный икән
Зәңгәр күл буйларында;
Югалган сандугач кебек
Син генә уйларымда.
3468
Кемнәр чабып киткән икән
Безнең печәнлекләрне;
Очкан кошлардан сорыймын
Сезнең исәнлекләрне.
3469
Кермә, җаный, камышлыкка,
Камыш төбе су булыр;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Миңа ямансу булыр.
3470
Кечкенәдән өзлеп сөйдем,
Өзлеп сөйдем мин сине;
Дөрләп янган ут эченә
Җәлләми салдың мине.
3471
Кибетләргә барып керсәм
Күзем төшә яшелгә;
Әллә ниләр бирер идем
Бер күреп сөйләшергә.
3472
Кил яныма, кил, бәхетем,
Көннәремә ямь китер;
Кил, акыллым, кил, кадерлем,
Күңелемә ямь китер.
3473
Кил, җаныем, алдымда тор,
Алмалар каптыраем;
Сиңа төшкән мәхәббәткә
Үзем дә аптыраем.
3474
Килә-китә, килә китә
Тәрәзәмә сандугач;
Син сабырлы, син түзәрсең,
Мин нишләрмен сагынгач.
3475
Кимә беләзегеңне,
Талдырма беләгеңне;
Бер, сөям, дип, бер, сөймим, дип
Яндырма йөрәгемне.
3476
Кимә, дустым, сандалыңны
Уйсу җирләр кипмичә;
И җаныем, каушалмабыз
Киләсе көз җитмичә.
3477
Кимә итек, ки читек,
Читек аяк талдырмас;
Ярны сөйсәң, сөй матурын,
Матур хәтер калдырмас.
3478
Кистем каен, кистем каен,
Төядем чана саен;
Мин сагынмыйм атна саен,
Сагынам атлаган саен.
3479
Кистем каен, кистем каен,
Қисмәдем карамасын;
Сөйгән ярың шундый булсын -
Ятларга карамасын.
3480
Кистем каен киртә итеп,
Жил аударган, киртәм юк;
Сул канатым - дусларым бар,
Уң канатым — иркәм юк.
3481
Китәм, бәгърем, еракларга,
Ямансулармын инде;
Ялгыз калган каеннарга
Карап елармын инде.
3482
Китәм дим дә чыгып китәм -
Урман аша юлларым;
Урман аша, таулар аша
Сузлып җитми кулларым.
3483
Китәм дисең, китәм дисең,
Китәр җирең еракмы?
Әллә Казан, әллә Мәскәү,
Әллә Ленинградмы?
3484
Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде, каласың;
Китәм, бәгърем, син каласың,
Сагнып кемгә карарсың?
3485
Китәм инде, китәм инде,
Ташкентлар аша китәм;
Вакытлы айрылуларга
Түзәрбез әле, иркәм.
3486
Китәм инде, китәм инде,
Китәм урманнар аша;
Аерылган кошлар гына
Кайгымны уртаклаша.
3487
Китәм инде, китәм инде,
Китәм Үзбәкстанга;
Актык елларымны яшим
Быел Татарстанда.
3488
Китәрмен илегездән,
Төшәрмен телегездән;
Яшел башлы үрдәк булсам,
Су да эчмәм күлегездән.
3489
Кичә атна кич булган,
Атна кичне ай тулган;
Ай тулганда җанкай туган,
Шуңа бик матур булган.
3490
Кичә төнлә төшләремдә
Акбүз атка атландым;
Күргән төшем раска килде -
Сине күреп шатландым.
3491
Киям инде, туза инде
Зәңгәрле күлмәккәем;
Их, ул булса диярсең дә,
Мин булмам, гүзәлкәем.
3492
Колак алкаларым сынды,
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Қалырсың микән ятка?
3493
Ком бураны, ком бураны
Оренбурның урамы;
Ах, бәгырем, синең белән
Бер күрешеп буламы?
3494
Кооператив алларында
Электр яндырылган;
Бар кеше дә яры белән,
Без генә аерылган.
3495
Караватым кара тимер,
Одеялым алмалы;
Син җаныйны уйлый-уйлый
Йөземдә нур калмады.
3496
Кулларыма чәчәк җыйдым
Аллы-гөллесен генә;
Исләремдә гел син генә,
Иркәм, белмисең генә.
3497
Кулларыңны тотып алып
Әйтер идем ике сүз;
Бергә булырбыз, бәгырем,
Ике айга гына түз.
3498
Кулъяулыгым юар идем
Ишек төбем күл булса;
Сәгать саен барыр идем
Жир астыннан юл булса.
3499
Кулъяулыгымны юарга
Зәңгәр күлләр тапмадым;
Башкаларда һич күңлем юк,
Сине сөям, ап-пагым.
3500
Кулъяулыгың ал икән,
Алъяпкычың сары икән;
Синең кебек зифа, матур
Бу дөньяда бар микән?
3501
Кулъяулыгың икәү икән,
Ефәк белән бүз икән;
Ефәгең калды, бүзең юк,
Сүзең калды, үзең юк.
3502
Кулъяулыкларым күп иде,
Берсен җилгә алдырдым;
Яшьлек белән белалмадым,
Юкка хәтрен калдырдым.
3503
Кулъяулыкларым күп иде,
Дуслар саен тараттым;
Бөтен дуслар арасыннан
Сине бигрәк яраттым.
3504
Кулыма алып карап торам
Клуб ачкычларына;
Әйдә, бәгырем, бергә басыйк
Тормыш баскычларына.
3505
Кулымдагы балдагымның
Исеме Бибигайшә;
СССРда, Жир шарында
Беренче булып яшә.
3506
Кулымдагы балдагымның
Исеме Бибисара;
Сагынганда күршер идек,
Бик ерак безнең ара.
3507
Кулымдагы балдагымның
Исеме Газизулла;
Һәр кешенең сөйгән яры
Үзенә газиз була.
3508
Кулымдагы балдагымның
Исеме матур Йосып;
Бер күреп сөйләшер идем
Кулларын кысып тотып.
3509
Кулымдагы балдагымның
Исеме Өммегөлсем;
Онытмам, дустым, онытмам,
Онытырлык түгелсең.
3510
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Бәдерле;
Яратып сөйгән ярларым
Алтыннардан кадерле.
3511
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлсара;
Миңа башка яр кирәкми
Гөлләргә уралса да.
3512
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлстан;
Син җаныйның хәлен сорыйм
Гөлстан атлы коштан.
3513
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлтуташ;
Гөл булсак айрылмас идек,
Гөл тамырлары тоташ.
3514
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Минлебай;
Аузың уймак, тешең энҗе,
Күзең йолдыз, йөзең ай.
3515
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нургали;
Таулар, ташлар айрылса да
Без айрылмабыз әле.
3516
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Хөсәен;
Жир астыннан юллар булса,
Барыр идем көн саен.
3517
Кулымдагы балдагымның
Исемнәрен онытам;
Син җаныйның нурлы йөзен
Күз алларымда тотам.
3518
Кулымдагы йөзегем
Сынмый бармакка кигәч;
Җан белән күңел бизмидер
Мәхәббәт туры килгәч.
3519
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Габдерахман;
Йөрәгемдә мәхәббәтең
Гөл булып чәчәк аткан.
3520
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөләндәм;
Мәхәббәт суына манган,
Ничек бизәрсең аннан.
3521
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Илдарым;
Чит илләрдә ялгыз яши
Кадерле сөйгән ярым.
3522
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Миңсылу;
Гомерлеккә китсә иде
Безнең болай дус булу.
3523
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Тәзкирә;
Яшь чагыңда уйна да көл,
Яшь гомерләр аз килә.
3524
Кулымдагы йөзегемнең
Исме Илида түгел;
Яратып сөйгән ярым бар,
Хәзергә илдә түгел.
3525
Кулымдагы йөзегемнең
Исемен беләм Зирәк;
Башка яр миңа кирәкми,
Гомерлеккә син кирәк.
3526
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Асия;
Гөлләр маяк, сандугачлар
Юлдаш булсыннар сиңа.
3527
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Вәсимә;
Мәңге риза-бәхил түгел,
Миннән башка яр сөймә.
3528
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гандәлиф;
Артларыңнан карап калам,
Былбыл микән әллә, дип.
3529
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлгенә;
Кадерле минутлар килә
Әллә нигә бер генә.
3530
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Дания;
Синең нурлы йөзләреңә
Кемнәр булырлар ия.
3531
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Тәзкирә;
Дошман сүзе керми диләр,
Дошман сүзе тиз керә.
3532
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Қашифә;
Жаным белән бер сөйләштем,
Таптым йөрәккә шифа.
3533
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Майсәрвәр;
Күкрәгемә кадар идем
Чәчәкләр булсаң әгәр.
3534
Кулымдагы йөзегемнең -
Исемнәре Мәгысүм;
Миңа буласы яр түгел,
Янма, йөрәккәем, сүн.
3535
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мөнирә;
Киткән юлларыңа карап
Ике күзем тилмерә.
3536
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мөршидә;
Сиңа ошатып сөяр идем,
Сиңа ошамый берсе дә.
3537
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Рәисә;
Сезнең яктан җилләр иссә,
Бәгырьләремне кисә.
3538
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Рәисә;
Якларына карасам да
Салкын җил генә исә.
3539
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлбикә;
Сөймим айга, сөймим елга,
Сөямен гомерлеккә.
3540
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Сабира;
Гыйшыйк тоттык, утлар йоттык,
Кавышалсак ярый ла.
3541
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәйдәрдер;
Минем сөюләрем ихлас,
Синең сөю хәйләдер.
3542
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәймүнә;
Син онытсаң онытырсың,
Мин онытмам мәңгегә.
3543
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нурислам;
Калдырмам ят кулларына,
Қалдырмаска тырышам.
3544
Кулымдагы балдагымның
Исеме Метаһһарә;
«Уф» йөрәгем парә-парә,
Ни булыр тора бара?
3545
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлсемдер;
Януларым-көюләрем
Бар да синең өчендер.
3546
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Саматтыр;
Кавышырбыз, бәгырькәем,
Көн исәбен санап тор.
3547
Кулымдагы балдагымның
Исме матур - Фәрхинур;
Сөбханалла, күз тимәсен,
Йөзләреңдә балкый нур.
3548
Кулымдагы балдагымның
Исеме бар кашында;
Син кояш чыгыш ягында,
Мин кояш баешында.
3549
Кулымдагы балдагымның
Зөлхәбирә кашында;
Зөлхәбирәнең хәлләре
Хәзер минем башымда.
3550
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Хәдичә;
Сине уйлап төшә яздым
Суларга әллә ничә.
3551
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Мәликә;
Айга түгел, елга түгел,
Сөямен гомерлеккә.
3552
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нурислам;
Көн дә бергә булыр идек,
Син ай, мин йолдыз булсам.
3553
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәгъмүрә;
Мәңге сүнмәс гыйшык уты
Салдың йөрәк бәгъремә.
3554
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Зөлфиям;
Шикләнмәсен саф күңелең
Гел сине генә сөям.
3555
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Илнурым;
Үзеңә җыйдыңмы әллә
Тирә-як илнең нурын.
3556
Кулымдагы балдагымның
Исеме Әхәт түгел;
Ярны сөеп ятка бирү
Кемгә дә рәхәт түгел.
3557
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Кадерем;
Кадерле кадер кичендә
Тудың мәллә, бәгырем?
3558
Кулымдагы көмеш йөзек
Мөшәррәфә исемле;
Агачтан өзелеп төшкән
Яфрак булсын дисеңме.
3559
Кулымдагы йөзегемнең
Калды кашлары гына;
Сер сөйләргә юк дусларым,
Ялгыз башларым гына.
3560
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре сердәшем;
Сердәшем, колакларыңа
Дошман сүзе кермәсен.
3561
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Суфия;
Хәтерләрең калырлык сүз
Әйтмәм, дустым, мин сиңа.
3562
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Сәгадәт;
Сагнып көткән көннәремдә
Әкертен йөри сәгать.
3563
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фәһимә;
Өзлеп-өзлеп төшләремә
Керәсең әллә нигә.
3564
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хаҗәрдер;
Яратып сөйгән ярыңнан
Аерылу әҗәлдер.
3565
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәбирә;
Әй, бәгырем, калдырмачы
Зөлхәбирә хәленә.
3566
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре шомарган;
Жиде ел күрми торсам да
Исләремнән чыгармам.
3567
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әминә;
Кыз баланы рәнҗетмичә
Бирегез сөйгәненә.
3568
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әхмәтҗан;
Мәхәббәтең йөрәгемдә
Чорналып чәчәк аткан.
3569
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Ямалый;
Дошман сүзләренә карап
Ташлашырга ярамый.
3570
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәрен беләсең;
Сахра былбыллары булып
Төшләремә керәсең.
3571
Кулымдагы йөзегемә
Әлли-бәлли каш кирәк;
Бай кирәк дип сорамыймын,
Үзем кебек яшь кирәк.
3572
Кулымдагы йөзеккәем
Ялтырый яшен кебек;
Қаласың бит, гүзәлкәем,
Тамган күз яше кебек.
3573
Кулымдагы кулъяулыгым
Балдактан үтәр кебек;
Тагын күреп бер сөйләшсәм,
Хәсрәтем бетәр кебек.
3574
Кулымдагы кулъяулыгым
Керләнми юмасам да;
Күз алларымда торасың,
Янымда булмасаң да.
3575
Кулъяулыгым икәү булса,
Берсен каралтмас идем;
Әгәр булсаң алтын балдак,
Кулымнан салмас идем.
3576
Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе калды усакта;
Бергә булуларны көтәм
Хәзер айрым торсак та.
3577
Кулъяулыгым көрән-көрән,
Мәк чәчкәсенә төрәм;
Күкрәгемдә җаным ничек,
Мин сине шулай күрәм.
3578
Кулъяулыгым төен-төен,
Төен булса да төйним;
Яңгыр явып җирләр туя,
Мин сине күреп туймыйм.
3579
Кулъяулыгым төшеп калды
Ямь-яшел болыннарда;
Синең кебек булмас инде
Сахрада былбыллар да.
3580
Кулъяулыгың ачык сары,
Кулларыңа йокмасын;
Дошман сүзләренә карап
Күңелең боекмасын.
3581
Кулъяулыкларымны юдым,
Чите калды ал булып;
Яшь йөрәккәемә сеңдең
Онтылмаслык яр булып.
3582
Кулымдагы көмеш йөзек
Суларга салсам эри;
Син дустымның нурлы йөзе
Күз алларымда йөри.
3583
Кулымдагы мәрҗәнемне
Өзәрмен дә тезәрмен;
Бергә чакта түзәм әле,
Ялгыз ничек түзәрмен?
3584
Кулымдагы яулыгымның
Тирәләрен җил алган;
Таһир-Зөһрә гыйшык утын
Сүндерү безгә калган.
3585
Кулыңдагы көмеш йөзек
Сызып бетсә нишләрсең?
Сусаганда су эчәрсең,
Сагынганда нишләрсең?
3586
Кулыңдагы яулыгыңны
Агым суда чайкыймсың?
Аһ, дускаем, бер сәгать тә
Исләремнән чыкмыйсың.
3587
Қызарып кояш чыкканда
Алсулана җир өсте;
Синең йөзең иртә таңда
Яктырткан кояш төсле.
3588
Қызарып кояш чыкканда
Без булырбыз салларда;
Аерылган кошлар ничек,
Без дә шул мисалларда.
3589
Қызарып кояш чыкмыйча
Уйсу җирдә су кипми;
Көлемсерәп карауларың
Күз алларымнан китми.
3590
Қызарып чыккан кояшның
Күрмәдем эрәшәсен;
Қулларыңны кысып-кысып
Киләдер сөйләшәсем.
3591
Қызарып кояшлар чыга
Урал таулары каплый;
Эзләп карый күңелләрем,
Синең кебекне тапмый.
3592
Қызыл батис яулыгым
Җилферди җилдә генә;
Күңелләрем күтәрелә
Син булган җирдә генә.
3593
Қызыл гөлгә су сибәем,
Чәчәк атсын, зур булсын;
Айрылмаек, җаныкаем,
Серләребез бер булсын.
3594
Қызыл күлмәк, қызыл яулык
Қызыгам алдырырга;
Қызганам, дустым, қызганам
Ятларга қалдырырга.
3595
Қызыл яулыгымны бәйлим
Қызыл Май көннәрендә;
Утта янам, сусыз көям
Сагынган көннәремдә.
3596
Қызыл-сары күлмәгемнең
Қара тамган түшенә;
Сагынсаң да, саргайсаң да
Сөйләп булмый кешегә.
3597
Қызыл чәчәк, зәңгәр букет –
Дустым, сиңа бүләгем;
Күрмә михнәт, яшә рәхәт —
Дустым, сиңа теләгем.
3598
Қына гөлем күп булса да,
Яран гөлем бер генә;
Минем дустым күп булса да,
Иң якыны син генә.
3599
Қына гөлләре күп чәчтем,
Чәчәлмадым ислесен;
Җаныкаем, бик сагынам,
Ник җил булып исмисең?!
3600
Қыр қазлары очар, дуслар,
Җитәрме қызыл ярга;
Җитми, дуслар, уйламагыз,
Яратып сөйгән ярга.
3601
Көз җиткәчтен сандугачлар
Китәләр җылы якка;
Сандугач булып қайтырдай
Булам сагынган чақта.
3602
Көзгеләргә қарашыйқ,
Керфекләрне санашыйқ;
Сиксән керфек бер күздә,
Булыйқ икәү бер сүздә.
3603
Көзгеләрдән қарамыйча
Чәчләремне үралмыйм;
Ичмаса төшләремдә дә
Аермачык күралмыйм.
3604
Көзгеләрдән қарыймын да
Киям ақ күлмәгемне;
Ихлас күңелләрем белән
Сөям син гүзәлемне.
3605
Көймәләрдә йөргән чақта
Таушым китте су буйлап;
Җил искәндә тал бөгелә,
Мин бөгеләм сине уйлап.
3606
Көмеш йөзегем кесәмдә,
Қызганамын кисәм дә;
«Уф, йөрәгем», димәс идем
Атнага бер күрсәм дә.
3607
Көмеш йөзек сына, диләр —
Сынмый да, бөгелми дә;
Гашыйқ уты сүнә, диләр —
Сүнми дә, сүрелми дә.
3608
Күбәләкләр очып қуна
Гөлдән чәчәккә генә;
Мәхәббәтең булмас микән
Күбәләкләрчә генә.
3609
Күгәрчен баласы кебек
Күгелҗем булмас инде;
Сездән айрылып китүләр
Күңелле булмас инде.
3610
Күгәрченне тотып алдым
Ақ қуақ арасыннан;
Син дустымны айрып алдым
Күп дуслар арасыннан.
3611
Күгәрченнәр күктән төшә
Бергәләп гөрләшергә;
Яшь йөрәккәем талпына
Бер күреп сөйләшергә.
3612
Күгәрченнәр җиргә төшә
Сөйләшеп, сүз берләшеп;
Йоқыларымдин арынам
Җанъем белән сөйләшеп.
3613
Күгәрченнәр җыелалар
Бодай көшеле саен;
Мәхәббәтеңне өләшмә,
Дустым, кешеләр саен.
3614
Күгәрченнәр җыелганнар
Берләшеп гөрләшергә;
Интизар булам, җанашым,
Бер күреп сөйләшергә.
3615
Күз сөрмәсе күземдә,
Теш сөрмәсе тешемдә;
Ятсам исемнәрең уқыйм:
«Күрсә идем», — дип төшемдә.
3616
Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем;
Сөрмәле күз, серле күздән
Күп өметләр эзләдем.
3617
Күзләремне, күзләремне,
Күзләремне күзлисең;
Минем моңсу күзләремнән
Нинди серләр эзлисең?
3618
Күзләремә туры қарап
Күзләремне күзләмә;
Минем күзем — төпсез диңгез,
Аннан серләр эзләмә.
3619
Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем;
Күзләреңнән серләр алдым,
Син бит шуны белмәдең.
3620
Күзләреңнән күзләремне
Бер минут алмас идем;
Әгәр алтын балдақ булсаң,
Қулымнан салмас идем.
3621
Күзләреңне, күзләреңне
Һәр көн күрәсем килә;
Серле күзләреңә қарап
Серләр сөйләсем килә.
3622
Күк күгәрчен бодайда,
Минем җаныем қайда?
Син жаныйны уйлый-уйлый
Бик саргайдым бу айда.
3623
Күк күгәрчен гөрлидер,
Язын, көзен белмидер;
Безне дошманнар сөйлидер,
Ни күрәсен белмидер.
3624
Күк күгәрчен — күгелҗем,
Җиргә төшә җим өчен;
Күрер өчен интизармын
Бер сөйләшер сүз өчен.
3625
Күк күгәрчен уйнатам,
Күккә менгәч югалтам;
Насыйб булса қаушырбыз дин
Яшь күңлемне юатам.
3626
Күк күгәрченнәр тезелгән
Ақ күгәрчен эзеннән;
Туймадым нурлы йөзеңнән,
Туйдым дошман сүзеннән.
3627
Күк күгәрчен күктә уйный
Башлары әйләнмәсә;
Сөешсәң дә қаушып булмый
Чәчләрең бәйләнмәсә.
3628
Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный;
Минем күңлем сине уйлый,
Синең күңлең кемне уйлый?
3629
Күл буенда қызыл үлән, —
Ал була торган иде;
Сәгатенә бер күрсәм дә
Ял була торган иде.
3630
Күмерсез самавыр қайный
Қыздырылган пичләрдә;
Җиде төрле қош сайрады
Без айрылган кичләрдә.
3631
Күп сәдәпле күлмәкләрнең
Мин киям алын гына;
Дустым, гыйшықларың қаты,
Көннән-көн сагындыра.
3632
Күпер башы күк томан,
Бу илләрдә күп тормам;
Күп тә тормам, әз дә тормам,
Сагынганда мин булмам.
3633
Күпер буе күк чәчәк,
Ничек искән җил тими;
Қашы қара, буе зифа,
Ничек үскән күз тими.
3634
Лавкаларга ситса қайтқан
Ястық тышлары кебек;
Хәзер аерым яшибез
Сақ-Соқ қошлары кебек.
3635
Ленинград бигрәк ерақ,
Қошлар очып җиталмый;
Сылу гәүдәң, ачық йөзең
Күз алдымнан киталмый.
3636
Ленинградлардан алдым
Көмеш қашлы балдагым;
Бәлки гел бергә булырбыз,
Белеп булмый алдагын.
3637
Лимон сары, лимон сары,
Иң сарысы үземә;
Лимон сарылары керде
Сине уйлап йөземә.
3638
Лимон сары, лимон сары,
Иң сарысын ал миңа;
Башқаларга күз салмаслық
Булсаң, күңел сал миңа.
3639
Лимоннар салып эчәмен
Чынаяқ төпләренә;
Ятып йоқыга да китмим,
Керәсең төшләремә.
3640
Мамық шарыфлар сатыла
Мамадыш базарында;
Әллә, бәгърем, қайнадыңмы
Мәхәббәт қазанында.
3641
Мамық шәлләр бәйләдем
Үзем ябынырмын дип;
Айрылганда уйламадым
Болай сагынырмын дип.
3642
Мамық юрган, башын сырган,
Ятыр идем ябынып;
Ятсам йоқыларым килми
Син җанымны сагынып.
3643
Матур итеп сайраган қош
Әрәмәләрдә генә;
Иртә торсам ике күзем
Тәрәзәләрдә генә.
3644
Матурлыққа қызықмагыз,
Матурлық туйда кирәк;
Ақыл, фигыль һәм сабырлық
Тормышта көн дә кирәк.
3645
Машинада барган чақта
Ачам тәрәзәләрен;
Аңламыйсың, аңлаталмыйм
Сөю дәрәҗәләрен.
3646
Машиналарга уралды
Ақ батис яулыққаем;
Уралган гыйшыққаеңны
Ал сүтеп, җаныкаем.
3647
Машинада барган чақта
Күрдем имәнлекләрне;
Очқан қошлардан сорыймын
Синең исәнлекләрне.
3648
Машиналар узып киткәч
Тузаннар тузар инде;
Икебез ике илләрдә —
Гомерләр узар инде.
3649
Машиналарга ягалар
Җир асты күмерләрен;
Янган утлар да сүрелә,
Сүрелми күңелләрем.
3650
Мендем биек тау башына
Утырам дип ташына;
Синең хәбәрсезлекләрең
Җитте вәгъдәм башына.
3651
Мин қайгылы, мин қайгылы,
Мин қайгылы булмасам;
Мин қайгылы булмас идем
Синнән аерылмасам.
3652
Мин қызықмыйм матурлыққа,
Қызыгам саф күңелгә;
Саф күңелле кеше генә
Яр була гомерлеккә.
3653
Минем иркәм гармун уйный
Алып муеннарына;
Ходай насыйб итәр микән
Җылы куеннарына.
3654
Минем сөеп җиккән атым
Қара белән тимер күк;
Бик сагынсам айга қарайм,
Ай да ялгыз минем күк.
3655
Минем чәчем шуңа қара —
Қарлыган ашаганга;
Минем күңлем шуңа боек —
Сөйгәнем ташлаганга.
3656
Минем чәчем, синең чәчең
Яшьтән бергә бәйләнгән;
Син бәйләнмәсәң ятларга,
Мин ятларга бәйләнмәм.
3657
Минем чәчем җиде толым
Җидедән үрмәсәм дә;
Онта алырлық яр түгел
Җиде ел күрмәсәм дә.
3658
Минем чәчем сүтелмидер
Җиделәп үрмәсәм дә;
Җиде ятқа күзем салмам
Җиде ел күрмәсәм дә.
3659
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр икән?
Син булмагач күңелемне
Кемнәр юатыр икән?
3660
Муйнымдагы талир тәңкә
Бер сум утыз биш тиен;
Үз сөйгәнем бар чагында
Ятлар берлән нишлием.
3661
Мәк чәчәкләре коела
Былбыл қағынган саен;
Мәк чәчәгенә қараймын
Сине сагынган саен.
3662
Мәчет башы қыйгач-қыйгач,
Қыйгач саен сандугач;
Син қарлыгач, мин сандугач,
Күршеп булмый сагынгач.
3663
Мәңге сүнмәс утлар яна
Шахта күмерләрендә;
Синнән башқа беркем дә юқ
Минем күңелләремдә.
3664
Мәхәббәт ул шундый нәрсә —
Башларны әйләндерә,
Алма кебек йөзләреңне
Лимонга әйләндерә.
3665
«Ни хәлең бар» дип сорадым
Сандугач баласыннан;
Ул да шулай минем кебек
Айрылган җанашыннан.
3666
Нигә баштарaқ әйтмәдең
Сөйгәнеңнең барлыгын;
Синең яшь, саф күкрәгеңдә
Миңа урын тарлыгын.
3667
Нигә чәчәк алсу була,
Ник ярата һәр кеше?
Чөнки алсу — чын дуслыҡның
Мәңге сүнмәс билгесе.
3668
Ник янасың, эзләнәсең,
Сызланасың, яшь йөрәк?
Яшь йөрәкне иркәләргә
Саф күңелле дус кирәк.
3669
Обь суларын қарап торып,
Агып китәрдәй булам;
Агып китеп, барып җитеп,
Алып китәрдәй булам.
3670
Озын булса, қысқартырмын
Гармун қаешларыңны;
Әллә қаян таныйм, дустым,
Синең тавышларыңны.
3671
Омскидан Томскига,
Томскидан Самарга;
Санаулы көн түгел иде,
Қалды инде санарга.
3672
Оча қазлар, оча қазлар,
Оча қазлар Болгарга;
Уйлай күңлем, әрни йөрәгем
Дуслар дошман булганга.
3673
Очар идем қанат юқ,
Қунар идем нарат юқ;
Сагынганда барыр идем,
Җигеп қуйган пар ат юқ.
3674
Очып бара, очып қайта
Күк күгәрчен бодайдан;
Намаз уқып телим инде
Син матурны ходайдан.
3675
Пальто тексәң, билен бөксәң,
Билең нечкәдер инде;
Синең миңа яр булуың
Үкенечкәдер инде.
3676
Пальтосы да, костюмы да,
Чалбары да пар булсын;
Ятларга қарамый торган
Менә дигән яр булсын.
3677
Пальтолар элеп қуйганнар
Озын гына шкафқа;
Үлсәм үләм синең хақта,
Булмыймын җиде ятқа.
3678
Пар самавырлар қайнатып
Бетерәм күмеремне;
Их, бер күрергә иде, дип
Үткәрәм гомеремне.
3679
Пар сандугач ияләнгән,
Биздермәгез миләштән;
Бер хәсрәтем бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.
3680
Пар сандугач очып килә,
Берсе чәчәк тешләгән;
Айрылганда әйтер сүзем
Исләремә төшмәгән.
3681
Пароходларга утырып
Китә торгандыр инде;
Азаққы күрүләрем дип
Әйтә торгандыр инде.
3682
Пароходның шунысы —
Урындыгы биектә;
Айрылганда әйтелмәгән
«Сау бул, иркәм», диеп тә.
3683
Пирчәткәләр алып бирим
Қулларың тирләмәсә;
Сөй, дип әйтмим, сөймә,
Күңелең теләмәсә.
3684
Пирчәткәләрем булса да,
Қул очлары киң түгел;
Сандугач ул данлыҡлы қош,
Ә син аннан ким түгел.
3685
Пыяла ышқаф эчендә
Зәйтүн атлы гөлем бар;
Сагынганда қарар идем,
Сиңа ошаулы кемем бар?
3686
Пыяла шкаф эчләрендә
Стаканда гөлсирин;
Ятсам, торсам, керсәм,
Гел сине уйлап йөрим.
3687
Пәрдәләрем зәңгәр бүз,
Мин сөямен зәңгәр күз;
Зәңгәр күзне алыр булсам,
Әйтмәс идем авыр сүз.
3688
Роза гөлем үзе яшел,
Үзе яшел, чәчәге ал;
Яшеллеге — яшь гомерем,
Ал чәчәге — сөйгән яр.
3689
Роза гөле иң матур гөл,
Гөлләрнең падишасы;
Ай, бәгырем, бик сагындым,
Қайлардин күрешәсе.
3690
Роза да бөгелмәле,
Фикус та бөгелмәле;
Икебез ике илләрдә,
Күңелле түгел әле.
3691
Рәшәткәле бақча булса
Қанәфер чәчәР идем;
Синең белән бергә булсам,
Рәхәттә яшәр идем.
3692
Рәйхан гөлен утыртырга
Қыш авышмаган әле;
Қавышқаннар да айрыла,
Без қавышмаган әле.
3693
Сабый чақта усал идем,
Гөл ботагын қаердым;
Гөл қаргышлары төшкәндер,
Син дустымнан аерылдым.
3694
Сагнам сезне, сагнам сезне
Кичен дә, көндезен дә;
Қораблар кебек чайкалам
Сагыну диңгезендә.
3695
Сагнам, дусқай, сагнам,
Сагнам, дусқай, белмисең;
Әллә артық сагынганга
Төшемә дә кермисең.
3696
Сагнам, иркәм, сагнам сине,
Килә күрәселәрем;
Билләреңнән қысып алып,
Суырып үбәселәрем.
3697
Сайра, сайра, сандугачым,
Урманнар янгырасын;
Қайгы-хәсрәтем таралсын,
Яшь йөрәгем янмасын.
3698
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый былбыл бақчада;
Былбыл сайрый, күңелне ача,
Қайгыны басмаса да.
3699
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый былбыл чатларда;
Башларымны түбән иям
Бик сагынган чақларда.
3700
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый былбыл үзәндә;
Сайрый былбыллар үзәндә
Үзәгем өзелгәндә.
3701
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый гөл арасында;
Айлар күрми нихәл түзим,
Сагнам көн арасында.
3702
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый былбыл гөлләрдә;
Бәгърем, бергә булсақ икән
Без киләчәк көннәрдә.
3703
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый былбыл һавада;
Сайрый былбыллар һавада,
Сагынам бу арада.
3704
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрый торгач ял итә;
Арабызның ерақлыгы
Бер күрергә зар итә.
3705
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл
Талның тармақларында;
Алтын йөзек, фирәзә қаш
Җанқай бармақларында.
3706
Сайрый былбыл, сайрый
Былбыл,
Сайрыйдыр ла таң булгач;
Чыдый алмый елап қуям
Сагнып күңелем тулгач.
3707
Салқын сарай эчләрендә
Ник шыгырдый бу ишек;
Әҗәлгә тигән чир кебек
Саргайта икән гыйшық.
3708
Салқын чишмә тамагыннан
Килеп чықты бер тургай;
Тургай телен аңламадым,
Қаушырсыз, диде бугай.
3709
Салқын чишмәнең улагы
Тулганы юқ, тулмас та;
Синең кебек яқын дустым
Булганы юқ, булмас та.
3710
Самавырым булса иде,
Шаулап қайнап торса иде;
Шул чәйләрне эчкән чақта
Җаным янда булса иде.
3711
Сандугач баласы булсам
Бер агач сайлар идем;
Шул агачқа оя ясап,
Бәгърем, дип сайрар идем.
3712
Сандугач баласы микән
Талга басып сайраган?
Җанъем гыйшықлары микән
Күкрәгемдә қайнаган?
3713
Сандугач баласы булсам,
Күктә уйнар идем мин;
Синең сөймәсеңне белсәм,
Күптән үләр идем мин.
3714
Сандугачым, син сайрама,
Күгәрченем, син гөрлә;
Үзем айрым, күңелләрем
Гел синең белән бергә.
3715
Сандугач сайрый бақчада,
Телен оталмам инде;
Үләрмен, гүргә керермен,
Шунсыз онталмам инде.
3716
Сандугач төшкән тақырга
Қанат қағып ятырга;
Сандугачтан қанат алып,
Бер сөйләшеп қайтырга.
3717
Сандугачқа бодай салсам,
Килә күгәрченнәрем;
Бик сагындым, бик
Саргайдым,
Килә күрәселәрем.
3718
Сандугачлар басып қына
Талларны сыгылдыра;
Бергә чақта беленми ул,
Айрылгач сагындыра.
3719
Сандугачлар алма тешли,
Тешләсә дә қабалмый;
Күңелләрем сине эзли,
Эзләсә дә табалмый.
3720
Сандугачлар басып сайрап
Сындырган гөлләремне;
Сынган гөлләргә ошатам
Айрылган көннәремне.
3721
Сандугачлар басып сайрый
Алмагач ботагына;
Ай, дусларым, қатнашыгыз
Қайгымның уртагына.
3722
Сандугачлар басып сайрай
Су өстендә ақ ташқа;
Яқты тормыш теләп қалам
Син қадерле туташқа.
3723
Сандугачлар басып сайрый
Талның ботақларына;
Серләремне сөйләр идем
Ятып қoчақларыңа.
3724
Сандугачлар ияләшкән,
Қурқытмагыз миләштән;
Бар хәсрәтем бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.
3725
Сандугачлар, қарлыгачлар
Тезелешеп баралар;
Сагынсаң да юқ чаралар,
Ерақ булгач аралар.
3726
Сандугачлар килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә?
Сандугачлар күк сайрашып
Қаушырбыз микән без дә?
3727
Сандугач қунып сайрай
Минем беләкләремә;
Ут салалар, су салмыйлар
Янган йөрәкләремә.
3728
Сандугачлар мақтап сайрай
Бақчабызның гөлләрен;
Мақтап сайрамый гөлләрен,
Мақтай нурлы йөзләрен.
3729
Сандугачлар ояда,
Оялары пыяла;
Сандугачлар тик гөрләшеп
Торсақ иде дөньяда.
3730
Сандугачлар сайравына
Өзлә минем йөрәгем;
Вақыт җитми қаушып
Булмый,
Сабыр итче, гүзәлем.
3731
Сандугачлар сайрап қына
Тирбәтә талларымны;
Сынган талларга ошатам
Айрылган таңнарымны.
3732
Сандугачлар сайратам,
Сайрауларын яратам;
Саргаймаган йөзләремне
Сине уйлап саргайтам.
3733
Сандугачлар сайрай микән
Сабан басуларында;
Сандугач басулары бар
Аяқ басуларында.
3734
Сандугачлар сайраганда
Сабый бала уяна;
Син бәгъремне уйлый-уйлый
Булмам микән дивана?
3735
Сандугачлар су ташый,
Қайда икән су башы;
Минем җаныем ялгыз башы,
Хозер булсын юлдашы.
3736
Сандугачлар тақтада,
Қанатлары қапқада;
Бәгырькәем, мин онытмам
Син онытқан чақта да.
3737
Сандугачлар талга қунган,
Ашый алмас үзәген;
Түзәргә қалгач, түзәрмен
Синең өчен, гүзәлем.
3738
Сандугачлар туңганнар,
Оясына қунганнар;
Қайда гына китте икән
Безнең бергә булганнар?
3739
Сандугачлар юқ әле,
Қарлыгачлар югары;
Бу дөньяда безнең кебек
Пар килгәннәр юқ әле,
3740
Сандугачлар җиргә төшә,
Җирдән тирәккә күчә;
Сагынулар йөзгә төшә,
Йөздән йөрәккә төшә.
3741
Сандугачларны җибәрдем
Тыңларга сүзегезне;
Турыгызда сайрап қайтқан,
Күрмәгән үзегезне.
3742
Сандугачларның сайравы
Йоқылардан уята;
Сайраган булып уята,
Ярың юқ дип елата.
3743
Сандугачны күрсәң иде
Тезелеп очқан чақта;
Их, бер күреп сөйләшергә
Эчләрем пошқан чақта.
3744
Сандугачның балалары
Бар да төшә тирәккә;
Мәхәббәтең бигрәк қаты,
Қан төшерде йөрәккә.
3745
Сандугачның балалары
Иртә сайрай читлектә;
Қара қашым, қарлыгачым,
Күрешалмыйбыз ничек тә.
3746
Сандугачның балалары
Нинди гөлләрдә икән?
Ах, бәгырем, күңелләрең
Инде кемнәрдә икән?
3747
Сандугачның балалары
Сайрый-сайрый тал сайлый;
Күкрәгемнең саф җирендә
Синең сагышың қайнай.
3748
Сандугачның балалары
Сары була микәнни?!
Чыршылар бер дә саргаймый,
Сабыр була микәнни?!
3749
Сандугачның балалары
Яшел үләнгә қача;
Бик сагынсам айга қарайм,
Айны да болыт баса.
3750
Сандугачның, мескенкәйнең,
Сайрамаган көне юқ;
Сәлам әйтеп җибәрергә
Сандугачның теле юқ.
3751
Сандугачның сайравына
Килә еласыларым;
Төшләремә дә кермәде
Болай буласыларым.
3752
Сандугачның сайравына
Исең китмәсен әле;
Аерылдық диеп кенә
Дуслық бетмәсен әле.
3753
Сандугачның сайравына
Ямансулама, дустым;
Синең алларыңа басып
Үзем сайрарга қуштым.
3754
Сандугачның балалары
Талдин имәнгә очты;
Сандугачым телгә килеп,
Сабыр итәргә қушты.
3755
Сандугачның сайравына
Өзлә минем үзәгем;
Вақты җитми қаушып
Булмый,
Сабыр итик, гүзәлем.
3756
Сандугачның сарылары
Була түшендә генә;
Синең нурлы йөзләреңне
Күрәм төшемдә генә.
3757
Сандугачның балалары
Сайрап таңны аттыра;
Оялчан күз қарашларың
Сихерләп яраттыра.
3758
Сандугачның балаларын
Талга қунгач атмыйлар;
Бер айрылгач қавышуны
Базарларда сатмыйлар.
3759
Сандугачым, сөйгән қошым,
Сайрап телең талды инде;
Сайрашқан көннәр бар иде,
Саргаерга қалды инде.
3760
Сандугачым, гүзәлем,
Күрми ничек түзәрем;
Бәлки күрми дә түзәрем,
Өзлер инде үзәгем.
3761
Сандугачым, гүзәлем,
Тибрәтмә тал үзәген;
Кеше «гүзәлем» дигәндә
Нихәл итеп түзәрем.
3762
Сандугачым, қанатым,
Өй түренә оялаттым;
Оялаттым — биздермәдем,
Яраттым — сиздермәдем.
3763
Сандугачым, қун талыңа,
Талыңда қағынырсың;
Мин генә сагынмам әле,
Син дә бер сагынырсың.
3764
Сандугачым мәллә син,
Қарлыгачым мәллә син;
Сер сөйләсәм серем сыя,
Сер сандыгым мәллә син.
3765
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып қайта
Һәр көнне күңелләрем.
3766
Сандугачым сайрады да
Оясына кермәде;
Ашқынды яшь йөрәккәем,
Ни күрәсен белмәде.
3767
Сандугачым, сайра-сайра,
Сайра, үзеңә файда;
Мөмкин булса, әйтеп сайра,
Минем сөеклем қайда?
3768
Сандугачым, сайра-сайра,
Сайрамачы, былбылым;
Ташларсың да үкенерсең,
Мин ятларга булырмын.
3769
Сандугачым, сайрамый тор,
Сайрар вақытың җитәр;
Айлар үтәр, еллар үтәр,
Күңелем сине көтәр.
3770
Сандугачым, сизәсеңме,
Басқан талың тамырсыз;
Әллә сагынуым җиткән,
Әллә үзем сабырсыз.
3771
Сандугачым, сизәсеңме,
Кисәләр талларыңны;
Янарсың да, көярсең дә
Сөйсәләр ярларыңны.
3772
Сандугачым талга басып
Сайраганы юқ иде;
Бер кем өчен бу қадәрле
Саргайганым юқ иде.
3773
Сандугачың булаем,
Сайрап талга қунаем;
Айлық түгел, еллыҡ түгел,
Гомерлек яр булаем.
3774
Санасаң, санамасаң да
Гармун телләре унбер;
Эчтәге серләр беткәнче
Сөйләшербез микән бер?
3775
Сандық сандық өстендә,
Сандық тәхет өстендә;
Гыйшқым белән мәхәббәтем
Бар да синең өстеңдә.
3776
Сары алтын тарак белән
Чәчемне тарыйм әле;
Кил, бәгырем, бик сагындым,
Туйганчы қарайм әле.
3777
Сары буяуга буялган
Загсның басқычлары;
Әллә кесәңдә йөриме
Мәхәббәт ачқычлары.
3778
Сары диләр, сары диләр,
Сары чәчәк шушы икән;
Сагну диләр, саргаялар,
Сагнышулар шушы икән.
3779
Сары қаеш дилбегәләр
Безнең атларда гына;
Иртә торсам, ике күзем
Сезнең яқларда гына.
3780
Сары лимон, сары лимон,
Иң сарысы үземә;
Сары лимон сарылары
Теште минем йөземә.
3781
Сары лимон турап салдым
Стақан төпләренә;
Йоқлаганчы исләремдә,
Йоқлагач төшләремдә.
3782
Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң;
Әллә қайлардан танырмын
Қошлар булып сайрасаң.
3783
Сары савытлар ник кирәк? —
Сабын салырга кирәк;
Сагынсақ та, саргайсақ та
Сабыр итәргә кирәк.
3784
Сары сандугач баласы
Басып сайрар тал тапмый;
Газиз жаным, нихәл итим,
Синнән башқа ямь тапмый.
3785
Сары сандугач баласы
Басып сайрар тал тапмый;
Яр тапмаганлыҡтан түгел,
Ятларны күңлем тартмый.
3786
Сары-сары сандугач,
Очып китә кагынгач;
Йөзләремә сары сукты
Син бәгъремне сагынгач.
3787
Сары сандугач баласы
Талдан бүтәнгә кунмас;
Карточкаңны алыр идем,
Сөйләргә теле булмас.
3788
Сары сандугач буласың
Сарылы күлмәгең кигәч;
Дошман сүзенә карама
Үзеңнең күңлең сөйгәч.
3789
Сары сандугач тотаем,
Телен ничек отаем;
Бергә үстек, бергә йөрдек,
Җанъем, ничек онтаем.
3790
Сары, сары, сап-сары
Сары чәчәк саплары;
Мин саргаймый, кем
җаргайсын, Килми сәлам хатлары.
3791
Сары-сары чәчәккә
Кортлар төшкән бал өчен;
Җырларсың да, еларсың да
Җаның сөйгән яр өчен.
3792
Сарылы яулык диләр иде,
Сарылы яулык шушы икән;
Саргаерсың диләр иде,
Саргаюлар шушы икән.
3793
Сатин киям, сатин киям,
Сатинның алсуларын;
Үгетләмә, басалмассың
Йөрәгем ярсуларын.
3794
Сахраларга чыктым исә
Ал чәчәкләргә карыйм;
Ал чәчәкләр синең төсле,
Алып түшемә кадыйм.
3795
Сахралардан чәчәк җыям —
Тәмле ислесен генә;
Минем исемдә син генә,
Бәгърем, белмисең генә.
3796
Себер диләр, Себер диләр,
Себер салкын була ул;
Айрылышу минутлары
Утсыз ялкын була ул.
3797
Сездә нинди көннәр бар,
Бездә төрле көннәр бар;
Сиңа мәгълүм булмагач та,
Бик сагынган көннәр бар.
3798
Сездә шомырт чәчәктәме,
Бездә шомырт чәчәктә;
Тормышымның сандугачы
Булырсың киләчәктә.
3799
Сезнең илдә бакчаларда
Үсә микән тал чыбык;
Киткән юлларыңа карап
Үләм инде талчыгып.
3800
Сезнең яктагы бакчага
Кереп булмый түтәлле;
Синең белән кавышуны
Күңел өмет итә әле.
3801
Селәүсен бүрек тектердем,
Элгече юк элмәгә;
Канат булса очар идем
Хәлләреңне белмәгә.
3802
Сиблә чәчем, минем чәчем
Нигә сибелә икән?
Синең өчен минем эчем
Нигә өзелә икән?
3803
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәч бөртекләрем;
Синнән айрылгач чыланды
Яшькә күз керфекләрем.
3804
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем кистерәм;
Бер генә савыт гөлем бар,
Сиңа ошатып үстерәм.
3805
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә җил искән саен;
Сиблә чәчем, өзлә эчем,
Исемә төшкән саен.
3806
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем давылда;
Үзәкләремне өзәрлек
Ярым калды авылда.
3807
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибел, чәчем, сыпырам;
Җиде төн урталарында
Сине уйлап утырам.
3808
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибелсен генә инде;
Бер айрылгач, күңелләрем
Сүрелсен генә инде.
3809
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибелсен, тарыйм әле;
Булыр сагынган көннәрем,
Туйганчы карыйм әле.
3810
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә кепка кимәсәм;
Мәкнең ал чәчәге кебек
Димәс идем сөймәсәм.
3811
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибелсен дә үрелсен;
Тау ярылсын, таш эресен,
Ташлар ярым түгелсен.
3812
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сибелсә, тарамагыз;
Төштем гыйшык утларына,
Дусларым, аралагыз.
3813
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем, тарагыз;
Айрылганнар офтаналар,
Айрылмаска карагыз.
3814
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә җилләр искәндә;
Чәчем түгел, түглә яшем
Исләремә төшкәндә.
3815
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем шул якка;
Сибелмәс иде ул якка,
Сөйгән ярым шул якта.
3816
Сикереп мендем тирәккә,
Гөл яфрагы кирәккә;
Гөл яфрагы дару диләр
Дөрләп янган йөрәккә.
3817
Сикереп төштем бакчага,
Тал чыбыгы алмага;
Нәзек чыбык — тал чыбык,
Көтәм сине талчыгып.
3818
Сикереп төштем чишмәгә,
Чишмә суы сайдыр дип;
Карашыңнан сизеп алдым
Миндә күңлең бардыр дип.
3819
Сикереп төштем инешкә,
Бастым кара җимешкә;
Синең кебек булса булыр
Оҗмахтагы фирештә.
3820
Син дә күгәрчен идең,
Мин дә күгәрчен идем;
Аккош булып очып барып,
Күреп сөйләшер идем.
3821
Син дә кимә акларны,
Мин дә кимим акларны;
Син дә сөймә, мин дә сөймим,
Бәгырькәем, ятларны.
3822
Сине уйлап күңелләрем
Ялгызлыкта сөйләшә;
Дәрәҗә тиң булмаса да,
Саф мәхәббәт тиңләшә.
3823
Синең беләзегең нәзек,
Әллә алтын беләзек;
Синең белән кавышуны
Алты яшьтән теләдек.
3824
Синең кашың кара, диеп
Карыйлар кашларыма;
Аз танышып, күп кайгылар
Китердең башларыма.
3825
Синең кашың, минем
кашым — Коеп куйган кургашын;
Синең өчен түккән яшем
Түгәрәк күл, җанашым.
3826
Синең күзең кара булса,
Минем күзем сөрмәле;
Синең кара күзең өчен
Башым ниләр күрмәде.
3827
Синең чәчең көдерә,
Көдрәгә күрә җил өрә;
Синең буең бигрәк зифа,
Зифага күрә сөйдерә.
3828
Стенада ике сәгать,
Аның берсе уйнамый;
Сәгать дисәм бик күп булыр,
Минут тормыйм уйламый.
3829
Стенада ике сәгать,
Берсе йөри минутка;
Син китәрсең дә онтырсың,
Мине саласың утка.
3830
Стенада ике сәгать,
Берсе сукмый, уйнамый;
Минут дисәм бик күп була,
Тормыйм, җаный, уйламый.
3831
Стенада сәгать йөри
Телләрен ялтыратып;
Эч серләрем сөйләр идем
Куеннарыңа ятып.
3832
Стенада сәгать йөри,
Уйный минут исәбен;
Кай җирләрдә йөри икән
Минем алма кисәгем?
3833
Стенада сәгать суга
Минутын белеп кенә;
Төшләремә син керәсең
Елмаеп, көлеп кенә.
3834
Стенадагы сәгатьнең
Минутын белсәң иде;
Күңелләремә ошадың,
Гомерлек булсаң иде.
3835
Стенадагы сәгатьнең
Минутын бозмас идем;
Кош канаты миндә булса,
Бер минут тормас идем.
3836
Су агадыр агарып,
Күбекләре кабарып;
Син җаныем исемә төшкәч
Зиһнем китте таралып.
3837
Су агадыр өзек-өзек,
Кулымда алтын йөзек;
Син җаныем хәтере өчен
Чыгармын дәрья йөзеп.
3838
Су буена төшкәнем юк
Сандугачлар бизәр дип;
Чыкмый диеп үпкәләмә,
Куркам кеше сизәр дип.
3839
Су буена төшкәнем юк,
Үсә микән гөлләрем?
Үссә дә үссен гөлләрем,
Бик ямансу көннәрем.
3840
Су буенда тал-тирәкләр,
Яннарында бадиян;
Җан сөйгәнем искә төшкәч,
Бадъян кабып хәл җыям.
3841
Су буенда ак, күк атлар,
Шөлдерләре муенында;
Синең белән даным чыкты,
Җаным чыксын куйныңда.
3842
Су буенда бакчада
Бәләклим керләремне;
Сезне уйлап, ямансулап
Үткәрәм көннәремне.
3843
Су буенда гөлләр үскән,
Кызлар йөргән төштер бу,
Сөеп алу, сөеп бару
Илдә булган эштер бу.
3844
Су буенда ике тирәк,
Берсен кисәргә кирәк;
Берсен киссәң ялгыз кала,
Ялгыз нишләргә кирәк.
3845
Су буенда ике үрдәк,
Өченчесе кырыйда;
Син дустымны күрми торсам
Күңелләрем боега.
3846
Су буенда йөри-йөри
Туңам инде, туның бир;
Мин китәмен, син каласың,
Бәхиллеккә кулың бир.
3847
Су буенда йөрер идем
Камыштан камчы үреп;
Былбыл булып, талга кунып,
Сөйләшер идем күреп.
3848
Су буенда казлар уйный
Канатларын кагынып;
Ярты төннәрдә уянам
Син дустымны сагынып.
3849
Су буенда күп йөресәң
Суык чишмә күп булыр;
Карама кеше сүзенә,
Суытучы күп булыр.
3850
Су буенда кыяк үлән
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.
3851
Су буйлары камышлык,
Камышлыкта таныштык;
Танышуын без таныштык,
Сүз алалмый калыштык.
3852
Су буйлары вак тал икән,
Тал яфрагы сары икән;
Сары тал яфрагы кебек
Саргаясы бар икән.
3853
Су буенда суганың,
Су сипсәнә, туганым;
Судан салкын сүз ишеттем,
Сүрелде лә бу җаным.
3854
Су буйлары, су буйлары,
Су буйлары гел нарат;
Суга барсам сине уйлыйм
Су дулкынына карап.
3855
Су буйлары куак тал,
Балалар күрсә, ат итәр;
Кызлар дигән кызыл алма
Ак йөзләрең сары итәр.
3856
Су буйларыннан эзләдем
Сандугачның эзләрен;
Бик сагынсаң да уйлама,
Саргаймасын йөзләрең.
3857
Су сип, дустым, гөлләреңә,
Су сипмичә корытма;
Бергә булган минутларны
Айрылгач та онытма.
3858
Суга барам, су алам,
Су алам да кузгалам;
Әллә үзем айрылганга,
Айрылганны кызганам.
3859
Суга барсаң иртә бар,
Көндез казлар болгата;
Бик сагынсаң, чык бакчага,
Кошлар сайрап юата.
3860
Суга төшсәң иртә төш,
Кичкә калсаң болгана;
Эчең пошса, чык сахрага,
Сахрада кош моңлана.
3861
Суда балык йөзәдер,
Су салкынын сизәдер;
Кашы кара бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер.
3862
Суда балык йөзә микән
Сыртын суга салмыйча;
Безнең җаный көтә микән
Күзен юлдан алмыйча.
3863
Суда ничек йөзә микән
Сусарның балалары?
Кавышырсыз дигән кебек
Кошларның сайраулары.
3864
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, гүзәлем;
Сөямен сине, гүзәлем,
Ялгыз ничек түзәрем.
3865
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, былбылым;
Сөямен сине, былбылым,
Гомергә дип бир кулың.
3866
Сөям сине, сөям сине
Сөям, ышанасыңмы?
Ияләнеп җиткәч кенә,
Бәгърем, ташламассыңмы?
3867
Сөям сине, сөям сине
Сөям сине, алтыным;
Үлеп гүргә кергәндә дә
Сүнмәс синең ялкының.
3868
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине гомергә;
Сөямен сине гомергә,
Булалсак иде бергә.
3869
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, ташламам;
Сөямен сине, ташламам,
Икенче яр башламам.
3870
Сөйдем сине, сөйдем сине,
Сөйдем сине тиң итеп;
Мин сине сөйдем тиң итеп,
Син ташладың ким итеп.
3871
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, чәчәгем;
Сөямен сине, чәчәгем,
Син минем киләчәгем.
3872
Сәгать суга унбергә,
Граммофон белән бергә;
Син дә телә, мин дә телим
Гомер итәргә бергә.
3873
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине тиң булгач;
Ал чәчәкләр кирәк түгел,
Гөл чәчәгем син булгач.
3874
Сөям сине, сөям сине,
Сөям сине, чәчәгем;
Сөям лә сине, чәчәгем,
Гомергә сөячәгем..
3875
Сөям сине, сөям сине,
Синдә мәхәббәтем бар;
Күп эзләдем, табалмадым
Синнән мәхәббәтле яр.
3876
Сөям сине, сөям сине,
Сүрелмәс булсаң гына;
Ал чәчәктән гөл чәчәккә
Үрелмәс булсаң гына.
3877
Сөям сине, сөям сине,
Ташламас булсаң гына;
Яшь йөрәкнең мәхәббәтен
Таптамас булсаң гына.
3878
Сөям сине, сөям сине,
Сөям ялындырмасаң;
Ялгыз мәк чәчәкләренә
Ошатып калдырмасаң.
3879
Сөясеңме, сөймисеңме,
Сөеп белгертмисеңме?
Әллә башкаларны сөеп,
Миңа белдертмисеңме?
3880
Сүнмәс утлар яна диләр
Шахта күмерләрендә;
Синнән башка беркем дә юк
Минем күңелләремдә.
3881
Су өстендә машина,
Әйләнәдер каршыма;
Утлар яна, сулар кайный,
Гыйшык төшкән башыма.
3882
Таймас аякларым тая,
Таш булса таймас иде;
Янмас йөрәкләрем яна,
Син булсаң янмас иде.
3883
Такыр җирдә иелгәләп
Бодай таратасыңмы?
Чын күңелдән сөясеңме,
Әллә шаяртасыңмы?
3884
Тал бөгелә, тал бөгелә,
Таллар тамырсыз икән;
Сандугачлар булып барсам,
Дустым, танырсыз микән?
3885
Тал бөдрәсе, тал бөдрәсе,
Тал бөдрәсе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
3886
Тал бөреле, тал бөреле,
Тал бөреле була ул;
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.
3887
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе чыршыда;
Минем дустым бигрәк уңган —
Гармунчы да, җырчы да.
3888
Тал иелә, тал иелә,
Нигә иелә икән?
Аһ, гүзәлем, яшь йөрәгем
Нигә өзелә икән?
3889
Тал тибрәтсәң, яшь тал
тибрәт, Яшь тал беләк талдырмый;
Ярлар сөйсәң, яшь ярлар сөй,
Яшь яр ятка калдырмый.
3890
Тал чыбыктай буйларың,
Кемдә синең уйларың?
Җаның сөйгән ярлар белән
Булсын синең туйларың.
3891
Тал ярый дип тал кисмәгез,
Тал ярамый өрлеккә;
Башкаларга күңел салмыйм,
Син булсаң гомерлеккә.
3892
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә;
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телем бәйләнә.
3893
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә;
Синең нурлы йөзең күрсәм,
Башым-күзем әйләнә.
3894
Талга басып, тал тибрәтеп
Сайрый сары сандугач;
Җырлау түгел, еларсың да
Өзлеп-өзлеп сагынгач.
3895
Талдан тартма ясадым,
Тар буласын белмәдем;
Сабый чакта уйнап үстек,
Яр буласын белмәдем.
3896
Тальянский гармуннарны
Уйныйлар тартып-тартып;
Яннарыма алыр идем
Сулышым белән тартып.
3897
Тальянский гармуныңны
Матур уйныйсың икән;
Белер идем, минем хакта
Ниләр уйлыйсың икән?
3898
Танышканда матур итеп
Карадың күзләремә;
Яшьлек акылларым белән
Ышандым сүзләреңә.
3899
Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка;
Агып барып кайтыр идем,
Сулар да акмый шул якка.
3900
Тау астында таллар бар,
Сандугачлар ияләшми;
Кулларымда карточкасы —
Телләре юк, сөйләшми.
3901
Тау астыннан чишмә ага
Керне агарта торган;
Икәү булмый, берәү була
Йөзне саргайта торган.
3902
Тау башында салкын
чишмә — Алган саен су арта;
Сөям, иркәм, сөям, иркәм,
Сине җаннарым тарта.
3903
Тау башында төрле үлән,
Сандугачлар күмелгән;
Син булмасаң бүтән булыр,
Син китмәссең күңелдән.
3904
Тау башында зәңгәр чәчәк,
Ничек үскән су тими?
Буе зифа, биле нечкә,
Ничек үскән күз тими?
3905
Тау башындагы ташларны,
Алып китми җил-давыл;
Булма чибәр, бул бәхетле,
Бәхетсезлек бик авыр.
3906
Тауга менсәм, тау биек,
Юлга чыксам, юл кыек;
Юл кыегы кыек түгел,
Сөйгән ярым шул көек.
3907
Таудан тауга менәр идем
Таудан биек таш куеп;
Эч серемне сөйләр идем
Күкрәгеңә баш куеп.
3908
Ташлар аттым Болакка,
Ташым китте еракка;
Ташлар ярым түгел иде,
Ташлап китте еракка.
3909
Таң-таң ата ерактан,
Кошлар оча куактан;
Җаным, сау бул, дигән сүзе
Әл дә китми колактан.
3910
Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул;
Сагнасыңмы дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул.
3911
Телеграмм баганасын
Ник санамадым икән;
Күз керфекләрем талганчы
Ник карамадым икән.
3912
Телеграмм баганасын
Саныйсым калган икән;
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
3913
Тимер юлдан поезд килә
«Татарстан» исемле;
Син дә шулай минем кебек
Бер күрергә дисеңме.
3914
Тимер чана карлар яра,
Бу йөрәгем ник яна;
Бу йөрәгем белеп яна, —
Сөйгәнем ятка кала.
3915
Томскиның базарында
Алдым чия майлары;
Сезне уйлап үтә инде
Җәйнең күкеле айлары.
3916
Томь сулары буйларында
Йөреп туялмам инде;
Синең нурлы йөзләреңне
Күрен туялмам инде.
3917
Томь сулары иңләп ага,
Каршы йөзәрлек түгел;
Синең нурлы йөзләреңне
Күрми түзәрлек түгел.
3918
Томь суына басма салдым
Үзем чыгармын диеп;
Айрылганда елап калдым
Ничек чыдармын диеп.
3919
Турыгыздан узган чакта
Сындырдым талыгызны;
Очып барган кош артыннан
Сорыймын хәлегезне.
3920
Тәкәбберлек, тәкәбберлек,
Тәкәбберлек ярамый;
Башта тәкәббер булганга
Соңра беркем карамый.
3921
Тәрәзә ачтым, сулар сиптем
Үссен дип гөлләремә;
Бетмәс бәхетләр телимен
Алдагы көннәренә.
3922
Тәрәзә ачтым, җимнәр чәчтем
Ак канатлы тавыкка;
Сөймәдем түгел, бик сөйдем,
Белдермәдем халыкка.
3923
Тәрәзә ачып җимнәр сиптем,
Нинди кошлар алды икән?
Сезнең белән күрешергә
Ничә көннәр калды икән?
3924
Тәрәзә пыяласына
Исем куяласыңмы?
Төнлә төшләреңдә күреп
Елап уянасыңмы?
3925
Тәрәзә пәрдәм зәңгәр бүз,
Минем җаныем зәңгәр күз:
Син түзгәнне мин дә түзәм,
Тагын берәр елга түз.
3926
Тәрәзә төбекәем,
Сигез савыт гөлкәем;
Син дә соң минем шикелле
Сөясеңме, гөлкәем.
3927
Тәрәзә төбем гөл генә,
Исле гөлем бер генә;
Исле гөл чәчәге кебек
Син үзең дә бер генә.
3928
Тәрәзә төбем гөл генә,
Исемлесе бер генә;
Шул исемле гөлләр кебек
Исләремдә син генә.
3929
Тәрәзә төбем гөлсирин,
Гөлсирингә су сибим;
Кил, җанкаем, яныма утыр,
Сагну хәлләрен сөйлим.
3930
Тәрәзә төбем гөлҗимеш,
Ашамыймын, туксынам;
Өйгә керсәм, тышка чыксам
Син иркәмне юксынам.
3931
Тәрәзә төбем исле гөл,
Бөгелә җилләр искәндә;
Исле гөлләр күк бөгеләм
Исләремә төшкәндә.
3932
Тәрәзә төбем исле гөл,
Исләнәмен исенә;
Даим-даим, сәгать саен
Син төшәсең исемә.
3933
Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснә, бәгърем, исле ул;
Исле гөлдә бер чәчәк бар,
Өзмим, синең төсле ул.
3934
Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснәмичә үтәлмим;
Әйтмә, җаным, авыр сүзләр,
Авыр сүзләр күтәрмим.
3935
Тәрәзә төбем исле гөл,
Уртасында пар кына;
Пар кына күк кавышырбыз
Бәхетле булсак кына.
3936
Тәрәзәгә каршы торып
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кара кашым, карлыгачым,
Кем бәхтенә үсәсең?
3937
Тәрәзә төбем исле гөл,
Җил искәндә бөгелә;
Бөглеп төшкән гөлләр кебек
Үзәкләрем өзелә.
3938
Тәрәзә төбем пар кына,
Үстерәм сыйпап кына;
Пар кынадай пар яшәрбез
Бик тату булсак кына.
3939
Тәрәзә төбем чын кара,
Каз канаты каләмем;
Иртәнге җил әйтеп китәр
Син матурга сәламем.
3940
Тәрәзә төбең гөл генә,
Чәчәкләре бер генә;
Булса булыр синең кебек
Җир йөзендә бер генә.
3941
Тәрәзә төбем җәүһәр таш,
Көмеш берлә аралаш;
Кашы кара, бите кызыл,
Гакылы камил, үзе яшь.
3942
Тәрәзәдән караган,
Энҗе-мәрҗән кадаган;
Бу дөньяда бар микән соң
Синнән матур яралган?
3943
Тәрәзә төбем исле гөл,
Мин яратам фикусын;
Әйдә, иркәм, берләштерик
Яшь гомернең икесен.
3944
Тәрәзәләргә үрелдең,
Гөлләреңә күмелдең;
Гөл чәчәге арасыннан
Сандугач күк күрендең.
3945
Тәрәзәләрдән карама,
Минем ярым син түгел;
Минем ярым монда түгел,
Сандугачтан ким түгел.
3946
Тәрәзәмнең төбендә.
Чәчәк ата бер гөлем;
Нишләп болай килми тордың,
Бик сагындым, былбылым.
3947
Тәрәзәмнең төпләрендә
Зәйтүн дигән гөлләр бар;
Сиңа ошатып сөяр идем,
Сиңа ошаган кемнәр бар?
3948
Тәрәзәңне ачып куеп
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кашың кара, буең зифа —
Кем бәхтенә үсәсең?
3949
Тәрәзәңне ачып куй,
Кояш төшсен түтәлгә;
Күзем төшсә, күңлем төшми
Син җаныйдан бүтәнгә.
3950
Тәрәзәңнең пәрдәсен
Күтәреп куй бер читен;
Кавышулары бик зәвык,
Озатып калу бик читен.
3951
Тәрәзәңнең төпләрендә
Җепкә ниләр тезәсең?
Үзәкләремне өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?
3952
Төшләремдә кара күрдем,
Кайгырырга булган ул;
Кайгырырга, айрылырга,
Саргаерга булган ул.
3953
Түбәтәемнең түбәсе
Түшәмнәргә тиясе;
Бер битең ай, берсе кояш,
Карасаң күз тиясе.
3954
Түгәрәк алма кисәгем,
Ятлардамы исәбең;
Ятларда булса исәбең,
Мин дә өметне кисәрмен.
3955
Түгәрәк кенә киң алан,
Печән чаптым бер заман;
Кавышуы бик күңелле,
Айрылышу бик яман.
3956
Түгәрәк кенә күл булсын,
Әйләнәсе гөл булсын;
Актык күрүләрем булмый,
Тагын күрергә булсын.
3957
Түгәрәк күлдә дүрт үрдәк,
Дүртесе дә бүрекле;
Буйга-сынга зур да түгел,
Күрер күзгә күрекле.
3958
Түгәрәк өстәл өстендә
Йөгергәли тутый кош;
Син тутый кош, мин былбыл
кош, Кавышырбыз бу ел кыш.
3959
Тышка чыктым, ташка
бастым — Ташның салкыннарына;
Кулларымны куеп елыйм
Бәгырем ялкыннарына.
3960
Уйлыйм сине, сагнам сине
Кичен дә, көндезен дә;
Ак мамык булып чайкалам
Сагыну диңгезендә.
3961
Уйлый күңлем, уйлый күңлем
Уйлый күңлем син барын;
Уйлыйдыр күңлем син
барын — Яратып сөйгән ярын.
3962
Уйлый күңлем, уйлый күңлем
Уйлый күңлем туктамый;
Уйлый күңлем сине генә
Төн йокысын йокламый.
3963
Уйнат, дустым, гармуныңны
Үрләргә менгәндә дә;
Онтасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.
3964
Уйнат, дустым, гармуныңны
Үрләргә менгәндә дә;
«Уф, йөрәгем, сөйгән ярым»,
Диярмен үлгәндә дә.
3965
Уйнат, дустым, гармуныңны
Без җырлаган көйләргә;
Сез уйнаган, без җырлаган
Калсын сагнып сөйләргә.
3966
Уйнат, дустым, гармуныңны
Галиябану көенә;
Күләгәләрен күрсәм дә
Күңелләрем сөенә.
3967
Уйнат әле гармуныңны
Сания дигән көйгә;
Үз дигәннәрең булмагач,
Дөньяда яшәү нигә.
3968
Уйнагыз да, җырлагыз да,
Гармун кулларыгызда;
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда.
3969
Уйный торган гармуныңның
Көйләре Баламишкин;
Яшьләй өзлеп сөйгән ярым
Еракта кала, нишлим?
3970
Уйсу җиргә су җыела,
Анда казлар коена;
Яшьлек вакытлар бер вакыт —
Чәчәкләр күк коела.
3971
Ука яулык, юка яулык,
Ука булганга юка;
Йөрербез дә кавышырбыз,
Көнләшмәсеннәр юкка.
3972
Урак ура аласыңмы,
Зурат! куяласыңмы;
Төшләреңдә мине күреп,
Елап уянасыңмы.
3973
Урак белән чүкеч төшкән
Совет акчаларында;
Бергә-бергә йөрсәк иде
Җәннәт бакчаларында.
3974
Урак белән чүкеч төшкән
Хәзерге акчаларга;
Булма былбыл, бул сандугач,
Сайрарсың бакчаларда.
3975
Уралның сулары булсам,
Уралып агар идем;
Яңгыр тамчылары булсам,
Алдыңа тамар идем.
3976
Урам аша чыккан чакта
Абындым чылбырларга;
Күгәрчен дисәм, күк түгел,
Ошатам былбылларга.
3977
Урам буе — юл буе,
Идел буе — су буе;
Көттем, җаным, көннәр буе,
Йокламадым төн буе.
3978
Урам буе — юл буе,
Уйлап йөрим көн буе;
Син җаныем исемә төшсә,
Йоклый алмыйм төн буе.
3979
Урамнардан урамнарга
Кемнәр күпер салганнар?
Без айрылдык та саргайдык,
Саргаймасын калганнар.
3980
Урамнардан узасың,
Ал гөлләрне өзәсең;
Үзәкләремне өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?
3981
Урамнардан узып бара —
Кашыннан күзе кара;
Керфегеннән гөлләр тама,
Күрсәм йөрәгем яна.
3982
Урамнардан узаек,
Яшел ефәк сузаек;
Яшел ефәк, яшьтер йөрәк,
Ничек итеп түзәек?
3983
Урамыгыздан узганда
Карап калдың чоланнан;
Синнән күңлем юк чыгасы,
Сөйдем сине оланнан.
3984
Урманда агач күп булыр,
Башын кискән бер булыр;
Илләрдә матур күп булыр,
Җаным сөйгән бер булыр.
3985
Уртадагы урындыкка
Утыргансың берүзең;
Матур үзең, үтә сүзең,
СССРда бер үзең.
3986
Урындыкка мендәр куйдым,
Кил, дускаем, син утыр;
Җанъем, бәгърем дигәннәргә
Серләреңне бирми тор.
3987
Усак яна, усак яна,
Яна да күмерләнә;
Онытырлык ярым түгел,
Онытмам гомергә дә.
3988
Утыр, диде, урын бирде,
Ник утырмадым икән;
Сау бул, диде, кулын бирде,
Ник кул бирмәдем икән.
3989
Утыр, дустым, урындыкка,
Көнбагышлар ашатыйм;
Былбыл дисәм канатың юк,
Сине кемгә ошатыйм.
3990
Утырганым урындык,
Таянганым чыбылдык;
Айрым тудык, бергә үстек,
Таһир-Зөһрәдәй булдык.
3991
Утырганым урындык,
Әйләнәсе яшел чук;
Яшь көенчә сөйгән ярның
Исеме калды, үзе юк.
3992
Уфа кайда дип сорыйлар,
Уфа безгә күренми;
Яшьтән төшкән яшь мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.
3993
Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа сиксән чакырым;
Күптән бирле күргәнем юк,
Бик сагындым, матурым.
3994
Уфа матур, Уфа матур,
Уфа матур ил икән;
Бу дөньяда иң читене
Айрылышу көне икән.
3995
Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа Урал ягында;
Кошлар булып очар идем
Бик сагынган чагында.
3996
Уфа кайда, Уфа кайда,
Уфа су буйларында;
Иртән торсам, кич утырсам
Син генә уйларымда.
3997
Уфа тараклары белән
Чәчемне тарыйм әле;
Бер әйләнеп, биш тулганып
Туйганчы карыйм әле.
3998
Уфа юллары тар икән,
Утыртканнар тал икән;
Уфа юлларына карап
Саргаясым бар икән.
3999
Уфадан кайткан малларның
Ялын тарыйлар аның;
Матурлыклар белән түгел,
Затын карыйлар аның.
4000
Уфаларга барам дисең,
Алырсың микән алка?!
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?!
4001
Уфаларга барган чакта
Кара урманнар үтәм;
Сине көтәм, сабыр итәм,
Кирәкми миңа бүтән.
4002
Уфаларын, Самарларын
Барып карасаң иде;
Бу йөрәкнең януларын
Ярып карасаң иде.
4003
Уфаларга барган чакта
Әрәмәлекләр үтәм;
Тормыш гөлем чәчәк атып,
Бергә булуны көтәм.
4004
Уфаларга барыр идем,
Белмим Уфа юлларын;
Бар серемне сөйләр идем
Кыса-кыса кулларың.
4005
Уфаларга карыйм әле
Уфалар күренгәнче;
Айрылсаң да кыен булыр
Бер күңел сүрелгәнче.
4006
Уфаларда бер генә бит
Ак энҗеләр тезүче;
Бер генә бит, син генә бит
Үзәгемне өзүче.
4007
Уфаларда сигез күпер,
Берсеннән чыгасым юк;
Бәгырькәем, һич вакытта
Исемнән чыгасың юк.
4008
Уфалардан алып кайттым
Асылмалы зур көзге;
Якты йолдызлар сүнгәнче
Уйлап ятам мин сезне.
4009
Уфалардан юрган алдым,
Туңсам ябынырмын дип;
Танышканда уйламадым
Болай сагынырмын дип.
4010
Уң кулымда көмеш балдак,
Сул кулымда бакыры;
Бәгырькәем, сине уйлап
Саргаермын, ахыры.
4011
Уң кулымда да чылбыр,
Сул кулымда да чылбыр;
Синең кебек булса булыр
Сандугач белән былбыл.
4012
Чана юлы төшкән, диләр,
Барасы иде Шөгергә;
Җаның сөйгән ярың белән
Буласы иде гел бергә.
4013
Чикләвек ваттым теш белән,
Күкрәктәге көч белән;
Көндез үткәрәм эш белән,
Сагнам иртә-кич белән.
4014
Читек киям, читек киям,
Киям җиңеллек өчен;
Айга түгел, елга түгел,
Сөям гомерлек өчен.
4015
Читән үрәм, читән үрәм,
Кил читән үрешергә;
Кайчан вакыт җитәр икән
Кул биреп күрешергә.
4016
Чия агачының очы
Ничек нечкә була икән;
Үтә мәхәббәтле ярлар
Үкенечкә була икән.
4017
Чыгыйм тышларга микән,
Басыйм ташларга микән?
Эч серемне кемгә сөйлим,
Очкан кошларга микән?!
4018
Чәчең чылбыр, чәчең чылбыр,
Тартып өзәрлек түгел;
Чәчең чылбыр, үзең былбыл,
Күрми түзәрлек түгел.
4019
Чәчләрем сүтелмәс иде
Очын төйнәгән булсам;
Йөзләрем саргаймас иде
Яшьли сөймәгән булсам.
4020
Чөйдән чөйгә элеп куям
Кофта-юбкаларымны;
Сине уйлап өчкә бүләм
Татлы йокыларымны.
4021
Чыктым кырның читенә,
Туйдым чәчәк исенә;
Даим-даим, сәгать саен
Син төшәсең исемә.
4022
Чылтыр-чылтыр су ага,
Күпер башын су ала;
Сөйгән сөйгәннәрен ала,
Минем сөйгәнем кала.
4023
Чылтыр-чылтыр су агадыр
Безнең артта елгада;
Синең кебек берәр матур
Тагын бармы дөньяда?
4024
Чылтырап аккан чишмәдә
Бармы яулык юганың?
Җаның теләп сөйгән ярның
Онтыласы юк аның.
4025
Чылтырап аккан чишмәдән
Бер сикереп атладым;
Ямансулый дип әйтмәгез,
Ямансулар чакларым.
4026
Чын чынаяк, яшел чәйник,
Эчтем эчем көйгәнгә;
Ерак юлны якын итеп
Килдем сине сөйгәнгә.
4027
Чынаяк-чынаяк ак энҗе,
Ефәк кирәк тезәргә;
Көне ай тик, ае ел тик,
Мөмкин түгел түзәргә.
4028
Чәчләремне үстерәмен
Гөлсирин буяп кына;
Көннәрем үтә ай кебек
Гел сине уйлап кына.
4029
Чәй эчәләр бал белән,
Бала-чагалар белән;
Без дә шулай эчәрбезме
Җан сөйгән ярлар белән.
4030
Чәчем кыска – үралмыйм,
Лентам кыска - бүлалмыйм;
Төшләремдә генә күрәм,
Өннәремдә күралмыйм.
4031
Чәчем сүттем тарыйм дип,
Тәрәз ачтым карыйм дип;
Киткән юлларыңа карыйм
Сагынганда барыйм дип.
4032
Шахтачылар чыгаралар
Шахтаның күмерләрен;
Ташлап киттең дә оныттың,
Таш икән күңелләрең.
4033
Шәлем көрән, шәлем көрән,
Ал яулыгыма төрәм;
Капка төпләренә чыгам,
Бер ямансулап керәм.
4034
Шәлем көрән, шәлем көрән,
Шәльяулыгым да көрән;
Сахраларга ялгыз чыгып,
Моңаеп елап керәм.
4035
Шәлләр бәйлим, шәлләр бәйлим
Өч йөз илле күз белән;
Күрмәсәләр дә күз белән,
Саргайталар сүз белән.
4036
Шәльяулыкны бәйләмиләр
Читләре тузар диеп;
Кемнәр уйлый үз иптәшең
Араны бозар диеп.
4037
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Ындырда кибәнемә;
Әллә кеше тели белә,
Кавыша сөйгәненә.
4038
Эзләдем мин, эзләдем мин,
Чын мәхәббәт, саф күңел;
Эзләдем, таптым, югалттым, —
Инде табылачак түгел.
4039
Электр лампаларына
Сүнмәс утлар кабынган;
Исемнәрең йөрәгемдә
Ялкын булып язылган.
4040
Электр үтүге белән
Үтүклим керләремне;
Сине уйлап, ямансулап
Үткәрәм көннәремне.
4041
Электрлар якты яна
Казан вокзалларында;
Бер җибәрми тотар идем
Сине күз алларымда.
4042
Энҗе калфак киштәдә,
Бөгеләдер бишкә дә;
Сезнең кебек матурларны
Күргәнем юк төштә дә.
4043
Энҗе-мәрҗән кадыйсын,
Тәрәзәдән карыйсың;
Кешеләрдән нигә сорыйм,
Үз күңлемә ярыйсың.
4044
Энҗе тасма, ука белән
Каедым әләмемне;
Иркен заман, сөй иркенләп
Җаның теләгәнеңне.
4045
Энҗеләр тезим әле
Сайлап эресен генә;
Янам синең утларыңда,
Җаным, белмисең генә.
4046
Эх, дускаем, сиңа әйтәм,
Алма тәхет, ал бәхет;
Түкмә күз яшь, күрмә хәсрәт,
Бәхетле бул һәрвакыт.
4047
Эчем пошса, чыгам тышка,
Карыйм сайраган кошка;
Карасам сайраган кошка —
Сабыр итәргә куша.
4048
Эчә торган чәем калды
Эскәтер читләрендә;
Сау бул, дип тә әйтәлмадым
Айрылган кичләремдә.
4049
Эчәр идем бал булса,
Йөрәгемә ял булса;
Ташламам, җаным, ташламам,
Газиз башым сау булса.
4050
Эстәрлегә барган чакта
Үтәләр Сәмәннәрне;
Ходай насыйб итәр микән
Үземнең сөйгәннәрне?!
4051
Юл буенда кыяк үлән,
Берсе аның кыл кебек;
Син җаныйны уйлап үткән
Һәрбер минут ел кебек.
4052
Юл буенда кыяк үсә,
Аның берсе гөл кебек;
Бик сагынган чакларымда
Минутлары ел кебек.
4053
Юл буендагы чәчәкне
Алам диеп үрелдем;
Шул чәчәктән ямьле булып
Күзләремә күрендең.
4054
Яз да була, көз дә була,
Су читләре боз була;
Ике егет бергә килсә,
Сөйләгәне кыз була.
4055
Язлар җитсә, көзләр җитсә,
Су тулар болыннарга;
Канат булса очар идем
Син торган урыннарга.
4056
Язу яза кулларым,
Сызлып бара юлларым;
Әй, бер күреп сөйләшергә
Кысып-кысып кулларын.
4057
Языйм микән, язмыйм микән
Язасы сүзләремне?
Сезнең якларга карасам
Алалмыйм күзләремне.
4058
Ялгыз каен булмый диләр,
Ялгыз каен — күлләрдә;
Ялгыз каеннардан ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.
4059
Ян тәрәзә төпләрендә
Чәчәк атты төн гөлем;
Син — сандугач, мин — карлыгач,
Өметем син, былбылым.
4060
Яннарыңа барыр идем,
Уйлыйм таба алмам дип;
Очкан кошлардан сорыймын,
Кайда йөри алмам, дип.
4061
Ятыйм микән, йоклыйм микән,
Кермәс микән төшемә?
Әллә керә, әллә керми,
Ник төшердем исемә.
4062
Ятыр идем, йоклар идем
Мамык юрган ябынып;
Ятсам йокыларым килми
Син җаныйны сагынып.
4063
Яшел башлы, яшел түшле —
Кайдан алдың ул кошны?
Җәйләрен бергә үткәрдек,
Ничек үткәрим кышны?
4064
Яшел дугалар килешә
Баш күтәргән атларга;
Ал чәчәгем, дип сөярмен
Карамасаң ятларга.
4065
Яшел күлмәгемне кисәм,
Яшел күргән күк булам;
Яңа туган айны күрсәм,
Сине күргән күк булам.
4066
Яшел чирәм өсләреннән
Эзләдем эзләреңне;
Табалмадым эзләреңне,
Онытмам сүзләреңне.
4067
Яшел үлән, яшел яфрак
Суга барган юлларым;
Очып кына барыр идем
Канат булса кулларым.
4068
Яңа кәрҗинкәләр алдым
Алмалар тутырырга;
Ходай насыйб итәр микән
Сөйләшеп утырырга?
4069
Яфрак нидән сары икән,
Туфрак нидән кара икән?
Һәр кавышмакның соңында
Бер айрылмак бар икән.
4070
Яшь чагында гыйшык тоту
Борынгылардан калган;
Гыйшык тоту бик авыр ла,
Йөрәгемә ут салган.
4071
Әй, алым син, алым син,
Шикәрем син, балым син;
Шикәрем түгел, балым син,
Гомерлеккә ярым син.
4072
Әй, дускаем, айга кара,
Мин дә шунда карармын;
Күз нурларың айда калса,
Шуннан эзләп табармын.
4073
Әй, дускаем, буең үскән,
Буең үскән тал кебек;
Буйларың үскән тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.
4074
Әй, дускаем, нигә матур
Синең кара күзләрең;
Сөймәс җиремнән сөйдерә
Синең татлы сүзләрең.
4075
Әй, дускаем, җырлаганда
Таушым китә су буйлап;
Кеше йоклый татлы йокы,
Мин саргаям сине уйлап.
4076
Әй, турыгыз, турыгыз,
Калкып чыккан нурыгыз;
Нурыгыздан күз чагыла,
Челтәр пәрдә корыгыз.
4077
Әйдә, бәгърем, йөрик әле,
Җилфер-җилфер җилләрдә;
Вакыт җитми чәчәк атмый
Бакчадагы гөлләр дә.
4078
Әйдә, дустым, алып барам,
Уфага барышларым;
Алдыйсың син, бармыйсың син,
Бар синең танышларың.
4079
Әйдә, дустым, сахраларга,
Гөлләр араларына;
Хәзер безнең тиң чагыбыз
Былбыл балаларына.
4080
Әйдә, чыгыйк сахраларга,
Чәчәк алыйк гөл өчен;
Синең өчен өзелә эчем,
Бер сөйләшер сүз өчен.
4081
Әйдә, җанъем, озат мине
Уйсу җиргә җиткәнче;
Таң беленер, Чулпан калкыр
Без айрылып киткәнче.
4082
Әле сәгать ун тулмаган,
Унберенче булмаган;
Сәгать минутлары кебек
Ара якын булмаган.
4083
Әллә утырып китимме
Мәскәү поездларына;
Бик сагынсам чыгып карыйм
Зөһрә йолдызларына.
4084
Әнә килә автомобиль
Алдына чәчәк кадап;
Инде хәзер саргаямын
Баскан эзенә карап.
4085
Әнә килә автомобиль,
Билетлар алабызмы;
Таһир белән Зөһрә кебек
Күрешалмый калабызмы.
4086
Әнә килә автомобиль,
Күренә бакырлары;
Эзләп-эзләп тә карадым, —
Юк синнән матурлары.
4087
Әнә килә автомобиль,
Ташкүмер төягәннәр;
Гөлдәй итеп үстергәннәр,
Күз тияр димәгәннәр.
4088
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр алмагач;
Ул алмагач белән нишлим
Син дускаем булмагач.
4089
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр бияләй;
Кайда туып, кайда үстең
Бакчадагы чиядәй.
4090
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр ал сабын;
Гел сагынмасаң бер сагын,
Оныта күрмә тагын.
4091
Әнә килә автомобиль,
Урман араларыннан;
Бәгърем кайда, дип сорыймын
Былбыл балаларыннан.
4092
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр ал пудыр;
Уф башларым, ник ташладым,
Дигән көннәрең булыр.
4093
Әнә килә автомобиль,
Туктар безнең турларга;
Акылын-фигълен сынамыйча
Кызыкма матурларга.
4094
Өй артындагы бакчада
Син тирәк булсаң иде;
Шул тирәкнең төпләрендә
Мин җиләк булсам иде.
4095
Өй артында шомыртым бар,
Уртасында бөрлегән;
Йөрмә, егет, ике белән,
Бәхтең булсын бер белән.
4096
Өй артында йөрмә, җаный,
Ләйсән яуган эзләр бар;
Көн дә саен килмә, җаный,
Әнкәемнән сүзләр бар.
4097
Өй артында күлебез
Сай гына, тирән түгел;
Теләп сөям, бәгырькәем,
Җиде ят кирәк түгел.
4098
Өй түрендә алма бакча,
Әйләнәсен киртәлим;
Ал чәчәкле бер гөлем бар,
Сиңа ошатып иркәлим.
4099
Өй түрендә гөл түгелгән,
Сандугачлар күмелгән;
Җаның сөйгәч гаҗәп икән:
Һич тә чыкмый күңелдән.
4100
Өй түрендә салкын чишмә
Чылтырап ага кичләрдә;
Көндезен уйлап йөрим дә,
Төнлә күрәм төшләрдә.
4101
Өй түрендәге агачның
Аты миләүшә икән;
Сандугач сайрый дип торам,
Дустым сөйләшә икән.
4102
Өй түрендәге кызыл гөл
Таң атканчы ал була;
Ике күреп, бер сөйләшсәм,
Йөрәгемә ял була.
4103
Өстемдәге күлмәгемнең
Ике сәдәфе артык;
Сагынганда алыр идем
Сулышым белән тартып.
4104
Өстемдәге күлмәгемне
Нигә юыйм ак булгач;
Сагынсам да сабыр итәм
Арабыз ерак булгач.
4105
Өстемдәге күлмәгемнең
Итәкләре киң генә;
Җирдә җиләк, күктә кояш,
Күңелемдә син генә.
4106
Өстеңдәге ал күлмәген
Өлге белән кистергән;
Тал чыбыктай зифа буен
Кемнәр өчен үстергән.
4107
Өстеңдәге киемнәрең
Кысып тора билләрең;
Сине кемнәр сөймәс икән,
Юк килмәгән җирләрең.
4108
Өстеңдәге ал күлмәгең
Киче, җаный, тузса да;
Синнән башка яр сөймәмен
Гомрем заигъ узса да.
4109
Өстеңдәге күлмәгеңне
Өлге белән кистеңме;
Иркәм, бигрәк йөзең күркәм,
Алма ашап үстеңме.
4110
Өстеңдәге күлмәгеңне
Өстәлдә кистең мәллә?
Банкалы гөл арасында
Бакчада үстең мәллә?
4111
Өстеңдәге күлмәкләрең —
Кем биргән бүләкләрең?
Сахраларда пешкән алма
Битләрең, иякләрең.
4112
Өстемдәге күлмәгемә
Нинди сырлар тотаем?
Йөрәгемнең янганына
Нинди сулар йотаем?
4113
Өстеңә кигән полотно
Яңгырларга чылатма;
Алам, алам, дип юатма,
Алмый калып елатма.
4114
Өстәлләргә куеп кистем
Зәңгәрле күлмәгемне;
Исемнәрен әйтәләр дә
Өзәләр үзәгемне.
4115
Өстәлләрдә алтын тарак,
Куйдым чәчемне тарап;
Тышка чыксам елап керәм
Сезнең якларга карап.
4116
Өстәлләрдә ике шешә,
Берсендә җиләк пешә;
Синең белән булган чаклар
Өзелеп искә төшә.
4117
Өстәлләрдә тальян гармун,
Янында графина;
Серен сөйли, ятлар сөйми
Торган яр кирәк миңа.
4118
Өстәлләрдә шәмнәр яна,
Тамчы-тамчы май тама;
Озын керфек — сиксән бөртек,
Күрсәм йөрәгем яна.
4119
Өстәлләрдә буй-буй такта,
Гөлләрем урам якта;
Якты йолдызларга карыйм
Сине сагынган чакта.
4120
Өстәлләрдә лимон суы,
Син эчсәң, мин дә эчәм;
Бәгърем, аккан агым суга
Син төшсәң, мин дә төшәм.
4121
Үләнгә атлар җибәрдем
Үлән тамрын өзәргә;
Сөйгән ярым уртак булды
Үзәгемне өзәргә.
4122
Үрдәк очар күл күреп,
Былбыл очар гөл күреп;
Синең белән без икебез
Бергә үскән гөл кебек.
4123
Үсә зирек, үсә зирек,
Талларга бирми ирек;
Ятлар белән йөргәнеңне
Кошлар да сайрый килеп.
4124
Үткен икән чалгыгыз,
Юл үләнен чабыгыз;
Өзлеп-өзлеп искә төшә
Бергә йөргән чагыбыз.
4125
Җаек буйлап агып килә
Казлар кебек ак күбек;
Кайчан кавышырбыз икән
Йосыф-Зөләйха кебек.
4126
Җанъем, чәчең шомырт кара,
Шомарадыр тарасаң;
Һушларымнан яздырасың
Күзең сирпеп карасаң.
4127
Җанъем, чәчләрең бөдерә,
Бөдрәсеннән җил өрә;
Матурлыкларың сөйдерә,
Ераклыгың көйдерә.
4128
Җанъем, чәчең җем-җем кара,
Вак тарак белән тара;
Бик сагынсаң, бик саргайсаң
Туган айларга кара.
4129
Җанъем яткан караватны
Күккә буятыр идем;
Кочаклап поклатыр идем,
Үбеп уятыр идем.
4130
Җанъем яткан караватны
Яшелгә буятырга;
Баш очында былбыл булып
Йокыңнан уятырга.
4131
Җаныкаем, озата бар
Агыйделгә җиткәнче;
Агыйделләрне үткәнче,
Сөйләр сүзләр беткәнче.
4132
Җаныкаем суга бара
Койма буе коега;
Бер-ике көн күрми торсам
Күңелләрем боега.
4133
Җаныкаем, сөям сине,
Карыйм йөрешләреңне,
Акылың-фигълен, төсең-битен,
Бөтен килешләреңне.
4134
Җаныемның биле нәзек,
Җеп ураган кәтүктәй;
Бербез анда, бербез монда
Аерылган кәккүктәй.
4135
Җанъең кайда дип сорыйлар,
Җанъем Мамадышларда;
Сагынганда чыгып карыйм
Сайрый торган кошларга.
4136
Җем-җем кара чәчләремне
Сүтсәм үралмам инде;
Җаным, нурлы йөзләреңне
Китсәм күралмам инде.
4137
Җем-җем кара чәчләремне
Тарап салам үрмичә;
Бәгырькәем, рәхәт яшә
Кайгы-хәсрәт күрмичә.
4138
Җем-җем кара чәчләремне
Тарасам, үрсәм иде;
Синең нурлы йөзләреңне
Бер генә күрсәм иде.
4139
Җем-җем кара чәчләреңне
Майлап тарап үр, җаный;
Каш астында күзең ничек —
Мине шулай күр, җаный.
4140
Җигеп атың чык сахрага —
Сахрадагы какы өчен;
Бер танышкач, ташлашмыек
Бер ходайның хакы өчен.
4141
Җигәр идем, китәр идем
Ике кара атым булса;
Очып барып күрер идем
Ике канатым булса.
4142
Җидегән йолдыз койрыгы
Борыла микән таңнарга?
Безнең өчен бер матур яр
Ялвара микән аллага?
4143
Җидегән йолдыз койрыгы
Сузыла микән таңнарга?
Безнең болай моңаюлар
Сизелә микән ярларга?
4144
Җидегән йолдыз җиде әйләнә
Җиде төн үтәсендә;
Җиде торып, җиде елыйм
Исемә төшәсең дә.
4145
Җидегән йолдыз җиде әйләнә
Җиде төн уртасында;
Җидегән йолдыз нурлары бар
Ике бит уртасында.
4146
Җиделе лампа, бишле куык
Ватылды, җиргә төште;
Уф йөрәгем, су бирегез,
Иркәм исемә төште.
4147
Җиделе лампа, мамык филтә
Яна өй уртасында;
Җиде уянып, җиде уйлыйм
Җиде төн уртасында.
4148
Җиделе лампа филтәсе
Яна да күмерләнә;
Алсу алмам, гүзәлкәем,
Онытмам гомергә дә.
4149
Җиделе лампа якты яна
Безнең өй алларында;
Төсең, битең, сыйфатларың
Тора күз алларымда.
4150
Җиделе лампа, җиделе куык
Җиз поднос уртасында;
Үз дигәннәрең булмагач,
Ятлардан куркасың да.
4151
Җилле зирек, җилле зирек,
Зирекләрдән җил үтми;
Көлемсерәп карауларың
Күз алларымнан китми.
4152
Җилләр исеп, чәчәк исен
Тарата болыннарга;
Кошлар булсам; барыр идем
Син булган урыннарга.
4153
Җилләр исми, җилләр исми,
Бу миләш нигә пешми?
Яр сөюе кыен икән,
Бер минут истән китми.
4154
Җиләк пешәр бу айда
Су буенда тугайда;
Гыйшык утларында янып,
Кавышмагач ни файда?!
4155
Җилфер-җилфер ука чук
Ник җилферди, җил дә юк?
Синең кебек матур ярлар
Авылда түгел, илдә юк.
4156
Җилфер-җилфер җилләр исә,
Җитен башын җил кисә;
Егет үсә, кызлар үсә,
Егет бәгърен кыз кисә.
4157
Җилфер-җилфер җил чуалта
Ука чук киләпләрен;
Оҗмахлардан чыкты мәллә
Сөйкемле сөякләрең.
4158
Җилфер-җилфер итүе,
Җилнең алып китүе;
Күңелле — ярлар сөюе,
Читен - ташлап китүе.
4159
Җилфер-җилфер йөрмәс идем
Җил тавышын сизмәсәм;
Җаным, бәгърем, димәс идем
Өзлеп-өзлеп сөймәсәм.
4160
Җилфер-җилфер җитең күлмәк,
Җилфердидер итәге;
Якындагын күреп була,
Читен икән читтәге.
4161
Җилфер-җилфер җил искәндә
Мин каен булсам иде;
Мин каен, син былбыл булып
Гел сайрап торсаң иде.
4162
Җир җиләге ачы була,
Җыймагыз кызармыйча;
Һәрвакытта сине уйлыйм
Исемнән чыгармыйча.
4163
Җир җиләге пешәдер,
Өзлеп җиргә төшәдер;
Татлы йокым арасында
Җанъем исемә төшәдер.
4164
Җир җиләге үсәдер
Бакчагызда түтәлдә;
Минем күңлем бары синдә,
Синең күңлең бүтәндә.
4165
Җир җиләге җыя-җыя
Кулъяулыгым тулды инде;
Күргәнче хәлем юк иде,
Күргәч күңлем булды инде.
4166
Җирсим җилләр искәндә,
Үсәм гөлләр үскәндә;
Гөлләр кебек бөглеп төшәм
Исләремә төшкәндә.
4167
Җирән атның ялларын
Әкрен искән җил тарый;
Син иркәмнең исәнлеген
Очып килгән кош сайрый.
4168
Җирән кашка атларымның
Тарап куйдым ялларын;
Синнән башка ярлар сөймим,
Борчылмасын җаннарың.
4169
Җитен күлмәк җиңе озын,
Кил, сөйләшик төн озын;
Нурлы йөзең, ике күзем
Күреп туймый көн озын.
4170
Җыен гөлләр арасында
Яратам мин кынаны;
Яратмас идем кынаны,
Сиңа ошатам мин аны.
4171
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Җыйдым да кабалмадым;
Сиңа охшаган алсу чәчәк
Эзләдем, табалмадым.
4172
Җәй дә яшел бу нарат,
Кыш та яшел бу нарат;
Очып кына барыр идем
Аяк, кул булса канат.
4173
Җәй көннәре ямьле була
Җиләк вакытларында;
Йөзләреңдә нурлар уйный
Сөйләшкән чакларыңда.
4174
Җәйгә чыксам, бәйләр идем
Зәңгәрле шәлләремне;
Бәндә белми хәлләремне,
Кош белми телләремне.
4175
Һавадагы аккошларның
Очып китте сигезе;
Дустым, синдә бармы әллә
Мәхәббәтнең диңгезе?
4176
Һавадагы йолдызларны
Нигәдер карамадым;
Күз тияр дип йөзләреңә
Тутырып карамадым.
4177
Һавадагы йолдызларның
Белсәң иде исәбен;
Актык күрүләрем булса,
Сау бул, бәгырь кисәгем.
4178
Һаваларда мамык оча
Күгәрчен кагынганда;
Инде кемнәргә карармын
Өзелеп сагынганда.
4179
Һавалардан мамык ява
Агыйдел күбегенә;
Башкаларны сөяр диеп
Китермә күңелеңә.
4180
Ишек алдым биш киртә,
Сандугач сайрар бик иртә;
Сөйгән ярың куштан булса,
Гомерләрең үтәр бик иркә.
4181
Күпер генә алды күк чәчәк,
Күк кенәй генә атның азыгы;
Уйный гына торгач, берәр үпсәм,
Булыр гына микән языгы.
4182
Ай-һай гына минем азганым,
Каләм тотып язу язганым;
Каләм генә кашлы кызны күреп,
Егылып китеп үлә язганым.
4183
Һавада йолдыз, ай, өч кенә,
Бу чактагы кызлар кечкенә;
Кечкенә кызның, ай, бүләге
Баллы каклар белән төш кенә.
4184
Ак келәтләрнең түшәмен
Акбурлар белән бурлармын;
Сорап та сорап бирмәсәләр,
Задурлыкка калса, урлармын.
4185
Такыр да басу, тар чишмә,
Агадыр микән боз булып;
Ак калфак киеп, кыңгыр салып,
Күп йөрерсең микән кыз булып?
4186
Ишек алдым вак-вак йомычка,
Җыеп кына алдым бер учка;
Күрше кызы бик тә матур булгач,
Көн дә кереп йөрим йомышка.
4187
Қызарып кояш байыйдыр,
Матур кызлар яка кайыйдыр;
Бер кайыйдыр да, тагы бер сүтәдер,
Кич утырган булып егет көтәдер.
4188
Киереп ач басу капкасын,
Дагалы атлар чирәм таптасын;
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән чак,
Кызлы кеше кызын сакласын.
4189
Аклы да гына күлмәк мин тектердем,
Ал гарнитур аның кештәге;
Төшләремдә күреп гашыйк булдым, —
Файда бирми икән төштәге.
4190
Агыйделкәйләрнең, һай, буенда,
Ал яулыгым калды, ал, җаный.
Мине дә генә ташлап, ятны сөйсәң,
Оҗмахлардан мәхрүм кал, җаный.
4191
Биек тә сарай алдына
Элеп куйдым, җаный, колакчын;
Мине дә ташлап, ятны сөйсәң,
Җаның җәһәннәмгә олаксын.
4192
Егет лә егет, әй, дигәннең
Өч әйләнер биленнән путасы;
Уртанчысын суырып үбәр идем,
Үпкәләмәс микән тутасы.
4193
Кара урманга утлар салдым,
Каенына түгел, тузына;
Ындыр артыннан юллар салдым,
Килененә түгел, кызына.
4194
Ак каенның тар башыннан
Қисеп алдым сабан угына;
Сызылып чыккан мыегымны
Қызлар сорый калфак чугына.
4195
Биек кенә тауның башында
Изелебүк пешкән бер кавын;
Әллә өнемдә, әллә төшемдә
Кочаклап тордым бер кавым.
4196
Мәчет манарасы яныннан
Бай кызлары узып баралар;
Бай булмасак та матур булдык,
Артыбыздан карап калалар.
4197
Асламчылар килгәч ниләр алдың?
Мыскал ярым гына пластырь;
Минем сөюемә ышанмасаң,
Абыстайга барып фал ачтыр.
4198
Юлларга ятып мин карадым —
Исем китте юлның төзенә;
Син сөйми дип бик көймимен,
Гөл сипмәгән синең йөзеңә.
4199
Тәрәзә төбем тип-тигез,
Минем уйнаганым җиз кубыз;
Син сөйми дип бик көймимен,
Минем сөйгәннәрем унсигез.
4200
Сафьяннан башмак каерсың,
Аны сатып күпме баерсың?
Мине ташлап, ятны сөяр булсаң,
Ходай өметеңнән аерсын.
4201
Ай-һай ла синең азганың,
Каләм тотып язу язганың;
Һич адәм белми, белә алла
Синең өчен үлә язганым.
4202
Асламчылар берлә, һай, кәрванчы,
Шулар була юлны башлаучы;
Укыдым ла китап, күрдем бер баб —
Оҗмах күрми ярны ташлаучы.
4203
Җиһаннарда егетнең солтаны, —
Саурый үкчә — болгар олтаны;
Кәҗүл дә генә читек, матур егет, —
Суырып үбәр кызның куштаны.
4204
Пирчәткә кисәң туңмассың,
Тол хатынны алсаң уңмассың;
Унҗиде лә яшәр кызны алсаң,
Таң атканнарын тоймассың.
4205
Абзый, сине бай диләр,
Җиккән атың тай диләр;
Байлык белән бик мактанма,
Кесә ягың сай диләр.
4206
Автомабил килгән безгә.
Безгә түгел районга;
Кем икәнеңне беләбез,
Кирәкми зураерга.
4207
Агач башы бөреләнер,
Язга чыккач төрләнер;
Елама, җаный, ник елыйсың,
Керфекләрең керләнер.
4208
Агыйдел алкынына,
Басма су салкынына;
Килмә якын, кабынырсың
Йөрәгем ялкынына.
4209
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса;
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйб яр булса.
4210
Агыйделгә басма салсаң,
Эзлексез сала күрмә;
Икешәр яр сөям диеп,
Берсеннән кала күрмә.
4211
Агыйделгә төшеп юдым
Гәрәбә ватыкларын;
Ялындырма, ялынмыймын —
Чәчәк күк вакытларым.
4212
Агыйделгә төшә яздым
Вак-вак кына таш өчен;
Хәйран башлар вәйран була
Кызның кыйгач кашы өчен.
4213
Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап;
Юләр уйный, дурак тыңлый,
Тиле утыра карап.
4214
Агыйделдә ак балык,
Без үзебез вак халык;
Вак халык булсак та әле
Мактый безне бар халык.
4215
Агыйделдән агып килә
Минем кер юган тактам;
Син үзеңә ярлар таптың,
Нүҗәли мин дә тапмам?!
4216
Агыйделдән агып килә
Яшел түбәле кораб;
Кимсетмәгез, кимсенмәбез
Сез кимсеткәнгә карап.
4217
Агыйделдән көймә килә,
Икәү ишәләр икән;
Йөрмәсәң дә йөри диләр,
Йөрсәң нишләрләр икән?
4218
Агыйделкәй, Агыйделкәй,
Агыйделкәй суы киң;
Татарстаннар зур әле,
Үзебезгә чыгар тиң.
4219
Агыйделкәйләрнең буен
Сандал киеп буйлама;
Үзең ничек — мин дә шулай,
Ялыныр дип уйлама.
4220
Агыйделләр ташкан чакта
Кошлар куна бозларга;
Бирсен бәхет, алтын тәхет
Безне сөйгән кызларга.
4221
Агыйделне атлап чыктым
Ак тавыкка атланып;
Синнән айрылганнан бирле
Үләм инде шатланып.
4222
Агыйделнең аръягына
Тал ташлагансың икән;
Ходай бирсен мәхәббәтен,
Яр башлагансың икән.
4223
Агыйделнең аръягында
Атлар йөри чабында;
Калфак чугын чәйнәп елый
Бик сагынган чагында.
4224
Агыйделнең аръягында
Машина агарталар;
Алдавыч мәхәббәт белән
Йөземне саргайталар.
4225
Агыйделнең буйларын
Ялгызың буйладыңмы?
Син ташласаң, башка ярлар
Тапмас дип уйладыңмы?
4226
Агыйделнең буйларында
Үсә икән ал чәчәк;
Минем сагну артып китәр
Мыскалларда үлчәсәк.
4227
Агыйделнең парахуты
Киттеме, күмелдеме?
Ятлар белән заниматса
Итүе күңеллеме?
4228
Агыйделнең сулары
Җир кипми кипми әле;
Яшьтән сөйгән ярым түгел,
Бик исем китми әле.
4229
Әй, абзыкай, егет син,
Суда йөзгән сөлек син;
Суда йөзгән сөлек түгел,
Кызлар сөйгән егет син.
4230
Ай, дускаем, һаваланма,
Һавага меналмассың;
Борның күккә чөеп кенә
Әллә кем булалмассың.
4231
Ак алъяпкыч тектерәләр,
Өч метр җиткерәләр;
Кеше теләгәнен сөяр,
Ник аны тикшерәләр.
4232
Ак алъяпкычлар тегәргә
Бер метр сатин җитә;
Үзен үзе зурга куйган
Кешегә исем китә.
4233
Ак алъяпкычлар тектердем
Утырмада бәйләргә;
Карагай сагызлар булдым
Дошманнарга чәйнәргә.
4234
Ак алъяпкычлар япкансың,
Күтәр, җиргә тиермә;
Син дә әллә кем түгел ич,
Күкрәгеңне киермә.
4235
Ак алъяпкычым тузды инде,
Күк алъяпкычым гына;
Гомерлек ярларым түгел,
Күз алдаткычым гына.
4236
Ак алъяпкычымны киеп
Урамны өч әйләндем;
Холкың ай-һай начар икән,
Напырасны бәйләндем.
4237
Ак калфагы башында,
Сайрап тора каршымда;
Иннек сөрткән, миңнәр төрткән,
Үзе унҗиде яшендә.
4238
Акбүз атның яхшысы
Ал чәчәкне таптамас;
Жебеп торган егетләрне
Бер китап та мактамас.
4239
Акбүз атта таш ташыйлар
Ак мәчеткә ишеккә;
Әҗәлгә дару табалар,
Ник тапмыйлар гыйшыкка.
4240
Ак калфагың кечерәк,
Ука әйләндер өч рәт;
Қысма күзең, сиздем үзем,
Әйләнермен кичерәк.
4241
Ак калфагың кисәнә,
Қыңгыр салып йөрсәнә;
Ят илләрдән яучы килсә,
Сөйгәнем бар дисәнә.
4242
Ак калфагың мамыктан,
Қызлар карый ярыктан;
Йөгреп чыгып үбәр идем,
Ояламын халыктан.
4243
Ак келәтемнең келәсен
Тарта-тарта керәсең;
Син кешедән бик көләсең,
Үзең кем дип беләсең?
4244
Ак келәтнең тәрәзәсе
Сиксән сигез өлгеле;
Начар кызларга бәйләнсәң,
Хур буласың билгеле.
4245
Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли;
Қайсы кеше яр да сөйми,
Яр сөймәгәннән үлми.
4246
Ак күгәрчен, күк күгәрчен —
Қайсысын яратасың;
Эч серемне аласың да
Ятларга таратасың.
4247
Ак пирчәткә эчләрендә
Йөзек алыштыралар;
Яр өстеннән ярлар сөеп,
Ярлар чагыштыралар.
4248
Ак пирчәткәләр бәйләдем
Алтын биш инә белән;
Алар эре, вакланмаслар
Безнең ишеләр белән.
4249
Ак пирчәткәләр кигәнсең,
Ничек кулың тирләми?
Бу кадәрле чибәр булып
Қайда үстең чирләми.
4250
Ак пирчәткәләр кияргә
Ак куллар кирәкми ул;
Кеше ярларын сөяргә
Акыллар кирәкми ул.
4251
Ак самавырның борынын
Бормый торыгыз әле;
Беләсегез килә икән,
Белми торыгыз әле.
4252
Ак чабата, ак оек
Кимә дидем мин сиңа;
Булыр-булмас ярлар белән
Йөрмә дидем мин сиңа.
4253
Ак чабата, ак оек
Сыдырып салган була;
Суга барыр хәлләрем юк,
Сызгырып калган була.
4254
Ак чабата, ак оек,
Чабата башың кыек;
Сызлып чыккан кара мыек,
Ничек үбәрсең кыеп?
4255
Ак укам дигән була,
Сары укам дигән була;
Саргаермын инде, дигәч,
Саргайтмам, дигән була.
4256
Ак өемнең шкафында
Алма кисәкләре бар;
Алыр исәпләрең булса,
Барыр исәпләрем бар.
4257
Аклы алъяпкыч тектердем,
Атламалы, төймәле;
Бездән артык дигән идең,
Пока бездән ким әле.
4258
Аклы димим, аклы димим,
Аклы кер күтәрми ул;
Матур димим, матур сөймим,
Матур сүз күтәрми ул.
4259
Аклы күлмәгеңне киеп
Ник урам әйләнмисең?
Синең утларында янам,
Нүҗәли җәлләмисең?
4260
Аклы күлмәк алдырам,
Ак ленталар салдырам;
Элек син бик назлы идең,
Хәзер мин ялындырам.
4261
Аклы күлмәк, ал алъяпкыч
Без дә киярбез әле;
Яр сөям дип мактанмагыз,
Без дә сөярбез әле.
4262
Аклы күлмәк кигәнем юк,
Берне кими хәлем юк;
Әлегә кадәр сөйгәнем юк,
Берне сөйми хәлем юк.
4263
Аклы күлмәк тиз карала,
Акны кимиләр аны;
Ике-өч атналарга булгач,
Ярны сөймиләр аны.
4264
Аклы матур, аклы матур,
Аклы матур кияргә;
Артык түгел, ким дә түгел,
Тиң дә түгел сөяргә.
4265
Аклы ситса, буй-буй ситса
Мамык мендәр тышы имеш;
Сөеп алмак, сөеп бармак
Пәйгамбәрләр эше имеш.
4266
Аклы ситса кем кимәс,
Кем ярларын кем сөймәс?!
Кеше ярын кеше сөйгәч,
Ничек җаннарың көймәс?!
4267
Аклы ситса кимим дә мин
Ал чәчәге булмагач;
Дан чыгарып йөрмим дә мин
Гомерлеккә булмагач.
4268
Аклы ситса күлмәгем тар,
Тар булса да киямен;
Килешмәгән җирләре бар,
Бар булса да сөямен.
4269
Аклы ситса күлмәгемне
Ал итәм дисеңмени?
Элек сөеп, хәзер ташлап
Хур итәм дисеңмени?
4270
Аклы ситса күлмәгемне
Бер генә кигән идем;
Тик торганчы бер эш булсын
Дип кенә сөйгән идем.
4271
Аклы ситса күлмәгемне
Кими башлаган идем;
Спасибо ташлавыңа,
Сөйми башлаган идем.
4272
Аклы ситса күлмәгемне
Кимә дигәннәр иде;
Аның һавасы югары,
Сөймә дигәннәр иде.
4273
Аклы ситса күлмәгемне
Кисәм итәкләре тар;
Сөйләгән дошман сөйләсен,
Телләре талгач туктар.
4274
Аклы ситса күлмәгемне
Қияргә туры килә;
Дошманнарга ачу итеп
Сөяргә туры килә.
4275
Аклы ситса күлмәгемне
Мандым әле карага;
Айкап-чайкап карыйлар да,
Керәлмиләр арага.
4276
Аклы ситса күлмәгемне
Салам сандыкларыма;
Минем дә бит исем китми
Кеше калдыкларына.
4277
Аклы ситса күлмәгемне
Салып куям өстемнән;
Дошман сүзен күпер итеп
Таптап йөрим өстеннән.
4278
Аклы ситса күлмәгемне
Җиң очына кыстырам;
Бер сөеп ташлаган ярны
Яңадан сөю ыстрам.
4279
Аклы ситса күлмәгемнең
Ал иде итәкләре;
Баш игәндә баш имәде,
Юк хәзер кирәкләре.
4280
Аклы ситса күлмәгемнең
Балитәге өч кенә;
Бәләкәй дип хурламагыз,
Сандугач та кечкенә.
4281
Аклы ситса күлмәгемнең
Бизәге беткән инде;
Дошманнардан курка торган
Замана үткән инде.
4282
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге алдан түгел;
Сөям, дустым — ялган түгел,
Кешедән калган түгел.
4283
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге клеш түгел;
Гомерлек дип сөймәгәндә,
Яр сөю тиеш түгел.
4284
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәкләре кушмалы;
Какой ятларга кул салу,
Сөйләшергә кушмады.
4285
Аклы ситса күлмәгемнең
Материалы бумажный;
Үзе болай ничего да,
Характеры неважный.
4286
Аклы ситса күлмәгемнең
Поясы кара яшел;
Қашы-күзе уйнап тора,
Их, үзебезнең нәсел.
4287
Аклы ситса күлмәгемнең
Поясы куелмаган;
Миңа да яр бетмәс әле,
Чәчәгем коелмаган.
4288
Аклы ситса күлмәгемнең
Путасы тартыгырак;
Сине ике яр сөя диләр,
Қайсысы артыгырак.
4289
Аклы ситса күлмәгемнең
Чабулары киң — кимим;
Синнән артык булса сөям,
Синнән ким булса сөймим.
4290
Аклы ситса күлмәгемнең
Якалары тар түгел;
Рәхмәт илтифатыгызга,
Без сезгә тиң яр түгел.
4291
Аклы ситса күлмәгемнең
Якасын әйләндерәм;
Үзем сөймим, ятка бирмим,
Башларын әйләндерәм.
4292
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очлары тар миңа;
Күзләренең очы белән
Қараучылар бар миңа.
4293
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе очын шакмаклыйм;
Ярны сөям, ятка бирәм,
Яр өчен бик шаккатмыйм.
4294
Аклы ситса күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем;
Бик сагындым, бик саргайдым,
Әл дә шөкер, үлмәдем.
4295
Аклы ситса күлмәгеңне
Әллә сабынладыңмы?
Салкын-салкын сөйләшәсең,
Әллә сагынмадыңмы?
4296
Аклы ситса күлмәгеңне
Яратып киясеңме?
Гомерлеккә сөясеңме,
Көн үтсен диясеңме?
4297
Аклы ситса күлмәгеңнең
Итәк очларын аллат;
Дустым, ярларыңны кара,
Дуслар алмасын алдап.
4298
Аклы ситса күлмәгеңнең
Пояслары бер метр;
Җаным-бәгърем дигәннәргә
Серләреңне бирми тор.
4299
Аклы ситса күлмәгеңнең
Путасын тарттырмыйсың;
Кемне күрсәң – ул синеке,
Берсен дә арттырмыйсың.
4300
Аклы ситса күлмәгеңнең
Түшендә брушкамы?
Берсен башлый, берсен ташлый —
Әллә игрушкамы?
4301
Аклы ситса күлмәгеңнең
Җиң очлары каралы;
Авызыңда сүз тормыйдыр:
Тешең бигрәк аралы.
4302
Аклы ситса күлмәгеңә
Ник такмыйсың өч сәдәп?
Түгел өч ел көтү әле,
Чыдап булмый өч сәгать.
4303
Аклы ситса күлмәк тектем,
Ләкин калмады ише;
Көнчелек башка җитә ул,
Көнче булмасын кеше.
4304
Аклы ситса күлмәккәең
Сандыкларда дымыккан;
Мин сөйгәндә матур иде,
Ятлар сөйгәч ябыккан.
4305
Аклы ситса күлмәкләргә
Ак сәдәп кадамыйлар;
Безнең ярлар сознательный,
Ятларга карамыйлар.
4306
Аклы ситса күлмәкләрне
Кими дә торып була;
Яр сөюе мәҗбүр түгел,
Сөйми дә торып була.
4307
Аклы ситса матур була
Өстеннән кара кисәң;
Өстемнән ятлар сөйгәнче,
«Теләмим» генә дисәң.
4308
Аклы ситса әрәм була
Кия белмәгәннәргә;
Әрәм итмә яшь башыңны
Сөя белмәгәннәргә.
4309
Аклы яулык, батис яулык
Базар саен алдырыйк;
Дошманның йөрәге янсын,
Янган саен яндырыйк.
4310
Аклы яулык — кара тирә,
Костюмым кесәсендә;
Суган тураганда елыйм
Исемә төшәсең дә.
4311
Аклы яулык чите ука —
Шуңарга күрә юка;
Җан бирсәм дә, ярым бирмәм,
Үчләнмәсеннәр юкка.
4312
Аклымы кигәнегез,
Күклеме кигәнегез;
Скажите, пожалуйста,
Кем сезнең сөйгәнегез?
4313
Аклыны ки, караны ки,
Әгәр кием төрләсәң;
Дөньяны тиз танытырлар
Болай тәкәбберләнсәң.
4314
Аккош атасым килә,
Атып аласым килә;
Күргәнче күрәсем килә,
Күргәч үбәсем килә.
4315
Актыр минем беләгем,
Сабынлап юдым көнәген;
Көнәген күргән сылу өчен
Әл дә өзелә йөрәгем.
4316
Актыр пәке саплары,
Күктер пәке саплары;
Алтмыш биштә, җитмеш биштә
Қызның дәртле чаклары.
4317
Ал алыйммы, гөл алыйммы,
Тәрәзәңә пәрдәгә;
Әрәм булырсың дип куркам
Әллә нинди бәндәгә.
4318
Ал бетмәгәндер әле,
Гөл бетмәгәндер әле;
Уртак ярлар сөймәсәм дә,
Яр бетмәгәндер әле.
4319
Ал биргәндә ал бирмичә
Гөл бирүче без түгел;
Баш игәнгә баш иябез,
Сер бирүче без түгел.
4320
Ал биргәнгә ал бирсәк тә,
Гөл биреп булмас инде;
Тәкәббергә — без тәкәббер,
Баш иеп булмас инде.
4321
Ал биргәннәргә ал бирәм,
Гөл биреп тормам әле;
Гөрбияннарга гөрбиян,
Сер биреп тормам әле.
4322
Ал бирергә, гөл бирергә
Юк алларым билемдә;
Монда килеп яр сөймәсә,
Беткән икән илендә.
4323
Ал битеңне аллама,
Телең белән баллама;
Алыр булсаң яучы җибәр,
Алмас булсаң, алдама.
4324
Ал булсани, гөл булсани,
Булсани, булмасани;
Аның акыллары булсын,
Буйлары булмасани.
4325
Ал да була, гөл дә була
Күгәрчен муеннары;
Җылы булдымы, җаныем,
Яңа яр куеннары.
4326
Ал да булам, гөл дә булам,
Яр да булам - дан булсын;
Бер табактан ашлар ашыйк,
Дошман йөрәге кан булсын.
4327
Ал да кисә, гөл дә кисә
Тегүче кайчылары;
Үзен үзе зурга куя
Кызларның кайсылары.
4328
Ал кимәгәндер әле,
Гөл кимәгәндер әле;
Аузы белән кош тотарлык
Яр сөймәгәндер эле.
4329
Ал кисәләр — ал киям,
Гөл кисәләр — гөл киям;
Гөрбияннарга — гөрбиян,
Баш исәләр — баш иям.
4330
Ал киям дисеңмени,
Гөл киям дисеңмени?!
Аузы белән кош тотарлык
Яр сөям дисеңмени?!
4331
Ал ки, җаный, гөл ки, җаный,
Ак эшләпә ки, җаный;
Ак эшләпә кисәң, җаный,
Кызлар елмаеп карый.
4332
Алай димим, болай димим,
Кеше ярына тимим;
Кеше ярына да тимим,
Үз ярымны да бирмим.
4333
Алай димәсен кеше,
Болай димәсен кеше;
Уйласын да үзен белсен,
Бездә булмасын эше.
4334
Алдау мәхәббәте белән
Кем кемнәрне алдамый;
Алдавыч мәхәббәтләргә
Ышанырга ярамый.
4335
Аллар кирәкми безгә,
Гөлләр кирәкми безгә;
Күкрәк киреп, мин кем диеп
Йөргән кирәкми безгә.
4336
Аллары бар бит аның,
Гөлләре бар бит аның;
Ул нигә безгә карасын,
Ярлары бар бит аның.
4337
Аллы пәрдәләр иңләми -
Безнең тәрәзәләр киң;
Татарстан бик киң әле,
Чыгар үзебезгә тиң.
4338
Алма алырсың әле,
Алмый калырсың әле;
Күп кызларны сайлап. йөрсәң,
Ялгыз калырсың әле.
4339
Алма алмаланмый ул,
Чия чияләнми ул;
Үзең ияләштермәсәң,
Ятлар ияләнми ул.
4340
Алма ашыйлар, алма ашыйлар,
Карбыз ашый алмыйлар;
Дошман — тугыз, без — унтугыз,
Тотып ашый алмыйлар.
4341
Алма ашыйм, алма ашыйм,
Ашыйм чияләрен дә;
Үзен түгел, сөймим инде
Фамилияләрен дә.
4342
Алма бакчасы бар бездә,
Алма ашарга бар безгә;
Син матур - тиң түгел безгә,
Үзеңә тиңнәрне эзлә.
4343
Алма бакчасында күрдем
Алма бөккәннәреңне;
Сынадым, иркәм, сынадым
Ничек икәннәреңне.
4344
Алма бакчасына кереп
Алмалар аралыйбыз;
Сез бик матур, без — уртача,
Без сезгә ярамыйбыз.
4345
Алма бакчасына кереп
Әнис алма ашадым;
Авызында сүзе тормый, —
Шуңа күрә ташладым.
4346
Алма бирәм ашасаң,
Бәхил түгел ташласаң;
Урның оҗмахларда булыр
Мине сөя башласаң.
4347
Алма бит ул, алма бит ул,
Базарларда бар бит ул;
Үзен зурлап, кеше хурлап
Йөрүчеләр бар бит ул.
4348
Алма пешкән, өзлеп төшкән,
Күгәрчен башын тишкән;
Матур кызлар сайлый-сайлый
Чәчләренә ак төшкән.
4349
Алма пешә алланып,
Шикәрләнеп, балланып;
Сөйгән егтең ялкау диләр,
Йөрмә шуңа алданып.
4350
Алмачуар күк атлар
Әкрен басып, күп атлар;
Үзләренең яшь чакларын
Ник оныта бу картлар?!
4351
Алмагачның алмасын
Ал булмый ашамыйлар;
Яратмагач башламыйлар,
Башлагач ташламыйлар.
4352
Алмагачта алма күп,
Безнең илдә мулла күп;
Без дә мулла булыр идек,
Безнең башта нужа күп.
4353
Алмагачта алма күп,
Матур кызда хәйлә күп;
Хәйлә белгән матур кыздан
Егетләргә файда юк.
4354
Алмагачта вак алма,
Мин алмыйча, син алма;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Оҗмах ишеген табалма.
4355
Алмазлар тагып куйдым
Сандык ачкычларына;
Икәү бергә бассак иде
ЗАГС баскычларына.
4356
Алмалары пешә башлый
Алмагач чәчәк аткач;
Ничә сәгать сөйләштегез
Капка төбенә кайткач?
4357
Алмаларны төйнәп куйдым
Башымдагы яулыкка;
Матур егет хәсрәтеннән
Кызлар туймый саулыкка.
4358
Аллар булмаган әле,
Гөлләр булмаган әле;
Хурлаганда хурланмыйбыз,
Хурлар булмаган әле.
4359
Аллар булсын, гөлләр булсын
Өсләреңә кигәнең;
Эшчән булсын, зирәк булсын,
Купшы булсын сөйгәнең.
4360
Алларың бардыр әле,
Гөлләрең бардыр әле;
Күз карашларың бик серле,
Сөйгәнең бардыр әле.
4361
Алмы алъяпкычларың,
Гөлме алъяпкычларың?
Юк дисәң дә бардыр әле
Күңел юаткычларың.
4362
Алъяпкычлар бәйләдем,
Урамны өч әйләндем;
Безгә тиңнәр түгел икән,
Зерә юкка бәйләндем.
4363
Алъяпкычым кара бүз,
Ник елыйсың кара күз?
Еламас иде кара күз,
Ишеткәндер нахак сүз.
4364
Алъяпкычың ал бишни,
Яңгырларда ул нишли?
Кеше яры килә-китә,
Синеке өйдә нишли?
4365
Алъяпкычың кыяр-кыяр,
Бер кыяры пар түгел;
Бергез кара, бергез сары,
Сез икегез пар түгел.
4366
Алтын алмам, суга салмам,
Суга салсам, кире алмам;
Үзем бармам, ятны алдырмам,
Саргайтмыйча калдырмам.
4367
Алтын балдак бармакта,
Әйләнәдер салмакка;
Әйтер сүзең булса, җаный,
Әйдә барыйк аулакка.
4368
Алтын дага суктыралар
Бәйләгән атлар саен;
Мәхәббәтеңне кашыклап
Өләшмә ятлар саен.
4369
Алтын микән, көмеш микән
Тегүченең кайчысы?
Сөям дисәң яр табыла,
Мәхәббәтсез кайсысы.
4370
Алтын микән тәңкәсе,
Көмеш микән тәңкәсе?
Сөйләшергә вакыт бирми,
Каһәр суксын әнкәсен.
4371
Алтын пәке ал кисәр,
Көмеш пәке гөл кисәр;
Безнең җаный баскан җиргә
Сиксән төрле гөл үсәр.
4372
Ап-ак, ап-ак каз итләрен
Мин турыймын, син аша;
Дошманнарның эче янсын,
Кил, утырыйк янәшә.
4373
Аргы якта алмагачның
Кисеп алдым ботагын;
Гыйшык хәлен белим дисәң,
Кара Йосыф китабын.
4374
Аргы яктан бирге якка
Тезлеп кайта утаучы;
Их, дускаем, мин белмәдем,
Бар икән бит бутаучы.
4375
Аргы яктан берәү килә —
Кара костюм, ак яка;
Кара костюм, ак якага
Исебез китми пока.
4376
Аргы яктагы ярларга
Бирге яктан таш атыйк;
Ике арада сөйләшергә
Телефоннар ясатыйк.
4377
Арча якларына карыйм
Без бит Арчаларныкы;
Без сөйгәндә безнеке иде,
Хәзер башкаларныкы.
4378
Асламчы килгән урамга,
Асыл алыйк юрганга;
Син җаныйны ала калсам
Дөя чалам корбанга.
4379
Асламчылар, сатучылар
Бара юлдан шаулашып;
Мәйлең булса - чык ябышып,
Алалмаслар даулашып.
4380
Асты таш, өсте пыяла
Бирски дигән кала;
Какой кеше ярын сөю,
Үз ярларым да кала.
4381
Атлар җиктем мичәп-мичәп,
Безгә дошман унбишләп;
Булса булсын егерме бишләп,
Йөрик теләсә нишләп.
4382
Атлар җиктем чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Кечкенәрәк, озын түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.
4383
Атларым, йөгәннәрем,
Кызыл бөрлегәннәрем;
Фән докторы түгел әле
Синең дә сөйгәннәрең.
4384
Атларымны бәйләп куйдым
Ар кыр арышларына;
Кызыкмагыз егетләрнең
Ефәк шарыфларына.
4385
Атларың әллә ни түгел,
Атлануларың гына;
Ярларың әллә ни түгел,
Мактануларың гына.
4386
Атлас түгел, ефәк түгел
Синең дә кигәннәрең;
Чыпчык булып чыктымыни
Сандугач дигәннәрең.
4387
Атның аласы була,
Җем-җем карасы була;
Сөйсәң, ярның сөй матурын, -
Сөйгәч аласы була.
4388
Аттым карга, төште карга,
Карга төште ак карга;
Шул карганы карар өчен,
Җарга җыелган карга.
4389
Аты сары ла микән,
Кызы Сабира микән?
Йокламыйча төшләр күрдем, -
Җанкай сагына микән?
4390
Атым бар, йөгәнем юк,
Дәртем бар, сөйгәнем юк;
Ярны сөям, ятка бирәм,
Яр өчен көйгәнем юк.
4391
Атып алдым ак куян,
Сатып алдым сахтиян;
Кыз дип алдым - хатын булды,
Зыян өстенә зыян.
4392
Ах, бәгырем, утыр әле,
Барыйкчы атлар белән;
Табигатемә ярамый,
Сөйләшмә ятлар белән.
4393
Ах, дускаем, ышанмагыз
Сөям дигән сүзләргә;
Җем-җем итеп, җемелдәтеп
Карап торган күзләргә.
4394
Ач тәрәзәңне җиләзгә,
Ки камзулың көязгә;
Исмең әйтеп җырлар идем, —
Фаш булырсың өязгә.
4395
Аягына сандал кисә
Җиңел атлаучан була;
Тиле кеше һәрвакытта
Үзен мактаучан була.
4396
Аягыңа кигәннәрең
Ботинка түгел әле;
Мине ташлап сөйгәннәрең
Картинка түгел әле.
4397
Аягыңа кигәннәрең
Ботинкамы, түфлиме?
Яңа сөйгән ярларың да
Элеккесе төслеме?
4398
Аягындагы ботинкаң
Әллә кешенекеме?
Яр өстеннән яр сөясең,
Әллә башың икеме?
4399
Аягыңдагы галушың
Бишлеме, килешлеме?
Яңа танышларың белән
Серләрең килештеме?
4400
Аягыңдагы итегең
Быелга чыдар әле;
Атаңа да анаң чыккан,
Сиңа да чыгар әле.
4401
Аягыңны юкә буса,
Сүс киндерә ишәрсең;
Төртмә, төртмә кабыргага,
Кабырганы тишәрсең.
4402
Базарларга барсаң, җаныем,
Аллы яулык алдырам;
Мин синеке булам диеп
Кенәгәгә яздырам.
4403
Базарларда сатып алдым
Ботинка галушларын;
Бардыр башка танышларың,
Үзгәргән тавышларың.
4404
Базарлардан савыт алдым --
Тәлинкәләре ватык;
Кесәңә ислемай тыгып
Кызлар эзләргә вакыт.
4405
Базарлардан шәлләр алдым -
Зәңгәрлесен, чуклысын;
Чит илләрдән ятлар сөйдем,
Сагындыра, чукынсын.
4406
Бакчадагы алмагачны
Өч ел утыртканыма;
Сознательный яр карамый
Дошман котыртканына.
4407
Бакчадагы алмагачым
Чәчәк ата башлаган;
Берсен ташлап җиткермәгән,
Икенчесен башлаган.
4408
Бакчадагы алмаларың
Ачы булыр пешмәсә;
Карточкаңны төшреп җибәр
Бик кыйммәткә төшмәсә.
4409
Бакчадагы гөлләремнең
Чәчәге сирәк түгел;
Сөймим тәкәббер ярларны,
Андый яр кирәк түгел.
4410
Бакчадагы сандугачны
Ияләштерәбез генә;
Безгә кирәкми кеше яры,
Көнләштерәбез генә.
4411
Бакчаларда җиләк пешсә,
Җир җиләген өләшәм;
Ярым көнче, көнләсен дип
Ятлар белән сөйләшәм.
4412
Бала итәкле күлмәгеңне
Кер тиерми кисәкә;
Бар кеше дә сылу булмый,
Сылуым дип сөйсәнә.
4413
Бар егетнең яхшысы,
Чәчен майлап тараган;
Бар егетнең яманнары, -
Ятып түшәм санаган.
4414
Бар кызларның яхшысы,--
Читек-кәвеш кигәне;
Бар кызларның бик купшысы
Итәк сөйрәп йөргәне.
4415
Барам әле базарга
Саба дигән калага;
Кая басканын да белм
Өч көнлек яр таба да.
4416
Барма, җаным, су буена,
Су чәчерәр битеңә;
Син сөймәсәң, мин дә сөйм,
Гөл үсмәгән битеңә.
4417
Басу капкасын чыккач та
Киткән чуен юллары,
Билләреңне кысып бәйлә,
Кермәсен ят куллары.
4418
Баш игәннәргә - баш иям
Башым җиргә тигәнче;
Гөрбияннарга - гербиян
Үлеп җиргә кергәнче.
4419
Баш яулыгым бар минем,
Башка яулык кирәкми;
Гомерлек ярым бар минем,
Атналык яр кирәкми.
4420
Башым аурый, башым аурый
Башым аурый башлады;
Башың аурып үләрсен дин,
Сөйгәнем дә ташлады.
4421
Башымдагы ал яулыгым
Алдым җиде ярымга;
Миннән артык түгел әле
Сайлап сөйгән ярың да.
4422
Башымдагы тарагымны
Кыстырып куйдым ярыкка;
Сине сагынган чагында
Чыгып карыйм сарыкка.
4423
Башыңдагы батис яулык
Кемнең биргән бүләге?
Батис булса көн дә бәйлә,
Янсын дошман йөрәге.
4424
Башыңдагы кара кепкаң
Төшереп ки кашыңа;
Ташламам дип антлар иттең,
Антың җитсен башыңа.
4425
Без алай да итмәгән,
Без болай да итмәгән;
Нигә куркырга дошманнан,
Урлап Себер китмәгән.
4426
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел;
Кая куйсаң да ярарлык,
Күгәргән калай түгел.
4427
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел;
Су тигәнгә тутыгырга
Без кара калай түгел.
4428
Без бай балалары түгел
Камалы тун кияргә;
Безгә ярый телогрейка
Ярлы кызын сөяргә.
4429
Без бай балалары түгел
Кара пальто кияргә;
Кара пальто кимәсәк тә
Яр табабыз сөяргә.
4430
Без бай балалары түгел
Мамык шәл ябынырга;
Без башкалар түгел инде
Тезләнеп ялынырга.
4431
Без барабыз алганга,
Бүркен кыңгыр салганга;
Алтын сәгатьләр такканга,
Папиросын капканга.
4432
Без барабыз алганга,
Бүркен кыек салганга;
Пустау киемнәр кигәнгә,
Җаныем диеп сөйгәнгә.
4433
Без барабыз Кырымнан,
Кырым иле кырыннан;
Минем иркәм булса, таныр
Җырлап киткән җырымнан.
4434
Без урамнан узарбыз
Тимер чана сыздырып;
Йокың килсә йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
4435
Без урамнан узган чакта
Тәрәзәләрдән карый;
Тәрәзәләр каткан булса,
Телләре белән ялый.
4436
Без үзебез аючы,
Эшләмичә баючы;
Билет-фәлән сорасалар,
Каш сикертеп таючы.
4437
Без үзебез Казанныкы,
Өязебез - Минзәлә;
Шул Минзәләнең кызлары
Үзәгемне өзә лә.
4438
Без үзебез сибиряк,
Гүләйт итәбез сирәк;
Бу заманда дошман зирәк,
Уйлап сөйләргә кирәк.
4439
Без үзебез такмаклы,
Еш әйтәбез такмакны;
Эзләсәң дә табалмассың
Синең кебек ахмакны.
4440
Без үзебез Уфаныкы,
Өязебез - Бәләбәй;
Шул Бәләбәйнең кызлары
Төскә матур, бәләкәй.
4441
Без уйныйбыз да көләбез —
Диңгез безгә тубыктан;
Нигә безгә уйнамаска
Шат яралгач тумыштан.
4442
Безне байлар ярата,
Шикәрне вак тарата;
Вак шикәрне эре капсаң,
Яклы йөзен каралта.
4443
Безне дошман күралмый,
Юлга читән үралмый;
Үрә башлый, сүтеп ташлый —
Безнең кебек булалмый.
4444
Безне дошманнар тырыша
Кул астына алырга;
Без аларны тырышабыз
Подметкага салырга.
4445
Безне кеше сөйлидер —
Нахагын да, хагын да;
Хаклар булгач, ник тотмадың
Кочагында чагында?
4446
Беләзегем ике буын,
Бер буынын кигезмәм;
Үзем усал, үзем көнче,
Өстемнән яр сөйдермәм.
4447
Беләзегем ике пар,
Берсе нәзек, берсе тар;
Бер башыма ике яр,
Берсен сөйсәм, берсе җәл.
4448
Беләзегем кисем-кисем,
Кисеме саен исем;
Безнең биткә гөл үсмәгән,
Гөл үскәннәрне сөйсен.
4449
Беләзегем фирүсә,
Арасыннан җил исә;
Иртә исемдә, кич төшемдә, —
Насыйб мәллә югыйсә?!
4450
Безнең авыл басуында
Яңа киртә коралар;
«Уф» димәгез, дошманнар күп,
Их, дияргә торалар.
4451
Безнең авыл егетләре
Озын пальто кияләр;
Бер-берсенә сиздермичә
Бер ярны икәү сөяләр.
4452
Безнең авыл егетләре
Җидешәр кат өйләнә;
Теше коелып бетсә дә,
Егетмен дип сөйләнә.
4453
Безнең авыл клубында
Мондый җыр җырламыйлар;
Уртага чакырып алып
Сөйгән яр сорамыйлар.
4454
Безнең авыл клубының
Кыйбла якта ишеге;
Сөймә гармунчы егетне —
Каты була гыйшыгы.
4455
Безнең авыл клубының
Өсте яшел кирпичле;
Берсен ташлый, берсен башлый -
Бу нинди привычкы.
4456
Безнең авыл кырларыннан
Очып бара бер карга;
Су буеннан су төядем
Бастырыклап бер арба.
4457
Безнең авыл уртасында
Бигрәк матур бер кибет;
Сөйгәнен ятка калдырмый,
Замечательный егет.
4458
Безнең артта ак келәт,
Ишегендә ак йозак;
Көтә-көтә арып беттем,
Нишләп тордың бик озак.
4459
Безнең артта тал куак,
Тармаклары бик тә вак;
Юк-бар сүзгә үпкәләмә,
Зинһар, җаным, көлеп бак.
4460
Безнең атлар, атлар, атлар,
Атлар-атламас кына;
Безне дошман таптар, таптар,
Таптар-таптамас кына.
4461
Безнең атлар юргалы,
Бар да кара дугалы;
Борының гына югары,
Артык җирең юк әле.
4462
Безнең атлар яхшы тарта
Кукмара үрләрендә;
Үлгәч тә сине эзләрмен,
Тик ятмам гүрләремдә.
4463
Безнең басу киртәсен
Сандугач киртәләсен;
Инде хәзер иркәләмим,
Сөяркәң иркәләсен.
4464
Безнең болын саз гына,
Үрдәк белән каз гына;
Сөйгәнеңне мин дә күрдем,
Шадрасы бар аз гына.
4465
Безнең дошманнар шундый күп -
Алар безнең унбишләп;
Булса булсын йөз дә бишләп,
Йөрик теләсә нишләп.
4466
Безнең капка — буй-буй такта,
Секретный бикләнә;
Башка ярларың бардыр дип
Күңелләрем шикләнә.
4467
Безнең бакча эчләрендә
Сайрый сандугачлары;
Башка көйгә тавыш бармый,
Даешь «Алмагачлары»!
4468
Безнең клуб түбәсе
Тимер түгел, чын калай;
Бер сүз әйтергә ярамый,
Ник үпкәлисең алай?
4469
Безнең кырлар гел тирәк,
Әйләнәсе җир җиләк;
Әйләнәсең, тулганасың,
Тулган аем, ни кирәк?
4470
Безнең судан алтын ага,
Сезнең суда ул булмас;
Кечкенә дип хурламагыз,
Асыл сөяк зур булмас.
4471
Безнең турда, тау артында
Үрдәк чирәмнәре бар;
Мин чибәр дип һаваланма,
Синнән чибәрләре бар.
4472
Безнең турдан узганда
Керми китәсеңмени?
Мин ташласам, яр тапмас дип
Думать итәсеңмени?
4473
Безнең урам ак балчык
Бата күрмә, атлап чык;
Йөргән егетеңне күрдем,
Аркасында ак капчык.
4474
Безнең урам ак балчык,
Бата күрмә, атлап чык;
Син дә миннән артык түгел,
Син аз гына мактанчык.
4475
Безнең урам — таш урам,
Ташу килә басудан;
Сөйгән ярың ятка китсә,
Башың бетәр ачудан.
4476
Безнең урам түбән таба,
Автомобильләр чаба;
Үзем китсәм дә ничава,
Ярым кала, бичара.
4477
Безнең урам түбән таба,
Ат җикми бара чана;
Мин-мин димә, мин кем димә,
Барыбыз да бер чама.
4478
Безнең урам түбән таба,
Кимә тапочка — тая;
Җиде ятны сөймәм диеп
Биргән вәгадәң кая?
4479
Безнең урам түбән таба,
Тәгәрәтәбез мичкә;
Сөйсәң, сөй гомерлек итеп,
Сөймә бер генә кичкә.
4480
Безнең ындыр артларында
Кәбестә түтәлләре;
Кланиться не годится,
Табылыр бүтәннәре.
4481
Безнең урам уртасыннан
Пассажир узар инде;
Уртак ярлар сөя торган
Заманнар узган инде.
4482
Безнең урман буйларында
Яңа салган больница;
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә,
Не буду кланиться.
4483
Безнең чишмә кечкенә,
Градусы өч кенә;
Мактанма матурлыгыңа,
Авторитың кечкенә.
4484
Безнең якның кешеләре
Китәләр «Уралмаш»ка;
Подписымны биреп куям
Ят белән уралмаска.
4485
Безнең яктан очкан кошлар
Бара микән сезләргә?
Дошман сүзе төтен булып
Кермәс әле күзләргә.
4486
Безнең янда салкын чишмә,
Кил, бәгырем, эчәрсең;
Очма кинэт бик югары,
Кисәк түбән төшәрсең.
4487
Безнең җанкәй аягында
Биш тәңкәлек ботинка;
Кара безнең җан сөйгәнгә,
Ясап куйган картинка.
4488
Безнең әткәй аючы,
Эшләмичә баючы;
Без үзебез төлкече,
Булмыйк адәм көлкесе.
4489
Безнеңчә «кая барасың?»,
Урысча «куда пойдешь?»;
Ярларыңны ятлар алса,
Пожалуй, с ума сойдешь.
4490
Бер дә исем китми әле
Итек киюләреңә;
Итек киеп, мин кем диеп
Борын чөюләреңә.
4491
Бер дә юкка көнләшәсең,
Танышсам нишләр идең?
Яр сөяргә уйлаган юк,
Уйласам нишләр идең?
4492
Биек-биек ызбада
Чигү чигә кыз бала;
Шул кыз балага күз төш к
Йөрәк-бәгърем сызлана.
4493
Биек тауга чыклар төшкән
Ник төшмәгән үзәнгә?
Йөзе чытык, күңле сүрән.
Ниләр булган гүзәлгә?
4494
Биек тауларның башында
Бер келәт бар түбәсез;
Кешедән көлгән буласыз,
Үзегез кем дип беләсез?!
4495
Биек тауларның башында
Борлып үскән бер йөзем;
Ярым да юк, җаным тыны
Рәхәт яшим бер үзем.
4496
Биек тауларның башында
Ике бөркет, карчыга;
Ике күреп, бер сөйләшсен
Йөри дигән дан чыга.
4497
Биек тауларның башында
Күрнеп тора алачык;
Ярларыңны җепкә тезеп,
Арча базарына чык.
4498
Биек тауларның башында
Тәгәрәтәләр алма;
Эреләнмә, вакланырсың,
Вакланыр (көнең алда.
4499
Биек тауларның башында
Әфлисун тараталар;
Җырларга иренсәләр дә,
Биергә яраталар.
4500
Биек тауның башларында
Алма пешә алланып;
Кара күздән коры калма
Зәңгәр күзгә алданып.
4501
Биек тауның башларында
Без каккан казык бит ул;
Көнләшкәнне көнләштерү
Ифырат кызык бит ул.
4502
Биек тауның башларында
Сука сукалый карга;
Иделдән су алып кайттым
Бастырыклап бер арба.
4503
Биек тауның башларында
Үсеп утыра миләш;
Үзеңне-үзең зурга куйма,
Суртыңны белеп сөйләш.
4504
Биек тауның башларында
Әйләнә бер бөтергеч;
Булса булсын җан сөйдергеч,
Булмасын җан көйдергеч.
4505
Биек тауның башларында
Әфлисун өләшәләр;
Үзем кара, дустым сары,
Шуңа да көнләшәләр.
4506
Биек тауның башларыннан
Кайталар утаучылар;
Кемнәр икән, белсәң иде,
Араны бутаучылар.
4507
Биек тауның башларыннан
Очып китте бер чыпчык;
«Люблю тебя, не забуду»
Дигән була, чукынчык.
4508
Биек тауның башында
Әнә килә автобус;
Дошманнарның әйткән сүзен
Күпер итеп таптап уз.
4509
Бик ераклардан күренә
Вокзал тәрәзәләре;
Җитмеш процентка җитә
Сагну дәрәҗәләре.
4510
Бик сагынам, бик сагынам,
Бик сагынам белмисез;
Бик сагынган көннәремдә
Исемә дә кермисез.
4511
Бишле лампа, бишле пилтә
Биш әйләнергә җитә;
Бер ай түгел, биш ел йөргән
Ярлар да ятка китә.
4512
Бишмәт кигән, биш кат кигән,
Алай да тирләмәгән;
Сездә булган тәкәбберлек
Бездә дә чирләмәгән.
4513
Бишмәттәге биш төймәне
Ник такмадың алты итеп?
Без ташлашмадык ант итеп,
Кавышырбыз ялт итеп.
4514
Бияләем биш энә,
Кимә, дустым, тишелә;
Кеше аркылы сүз җибәрмә,
Кешедән авыр ишетелә.
4515
Ботинкаларым бар иде,
Алдым галушларын да;
Миннән артык түгел әле
Яңа танышларың да.
4516
Ботинкасы, ботинкасы,
Ботинкасы кызыл чук;
Җаным теләсә сөярмен,
Җаным теләмәсә юк.
4517
Ботинкасы, ботинкасы,
Ботинкасы сызыклы;
Кеше ярын аерып алып
Йөрүләре кызыклы.
4518
Ботинкасы, ботинкасы,
Ботинкасының бавы;
Дошман белән уртак ярның
Соңыннан була давы.
4519
Ботинкасы, ботинкасы
Шыгырдап бирә тавыш;
Сознательный ярлар булсаң,
Бер белән генә таныш.
4520
Ботинкаңны ник алдырдың,
Яз көнендә кимәгәч;
Мине башта ник аздырдың,
Ихлас белән сөймәгәч.
4521
Борылып кердем урамга,
Күз ачылмый буранга;
Буран түгел, җил дә юк,
Кил, сөешик, кем дә юк.
4522
Булыр идем сәүдәгәр,
Унмас безнең сәүдәләр;
Бер матурга гашыйк булып
Корып бетте гәүдәләр.
4523
Быел бәйләгән шәлләрем
Берсе кара, берсе, ак;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Сакмар суларына бат.
4524
Быел итекләр бастырдым
Үкчәсен биек итеп;
Тагын берне сөям әле
Искесенә үч итеп.
4525
Бөгелсә дә зирек ул,
Сыгылса да зирек ул;
ЗАГСланган ярым түгел,
Кем сөйсә дә ирек ул.
4526
Бөдрә чәчнең шунсы матур
Үргә таралганнары;
Кирәкми безгә. ярларның
Ятка караганнары.
4527
Бүген төштә сине күрдем –
Бәрәңге ашыйсың икән;
Бәрәңгеле кулың белән
Башын кашыйсың икән.
4528
Бүрек астыннан чәч чыгарын
Бар да егет булалар;
Ал чәчәкне сайлый-сайлый
Тигәнәккә куналар.
4529
Бәгырькәем, пирчәткәңне
Көн саен киясеңме?
Гомерлеккә сөясеңме,
Көн үтсен диясеңме?
4530
Гармун уйныйлар, малай,
Гармуннары чи калай;
Алдарга йөриләр, малай,
Юк, алдатмабыз алай.
4531
Гармун уйный бер малай,
Гармун телләре калай;
Ошамый да, килешми дә,
Гөрбиян булма алай.
4532
Гармун уйный белмәсәк тә,
Бер өйрәнербез әле;
Тәүфыйксыз дип хурламагыз,
Тәүфыйкланырбыз эле.
4533
Гармун телләре вак-вактыр,
Бар белгәне такмактыр;
Уң битеңнән үпкән чакта,
Сул битеңне каплап тор.
4534
Гармуныңны тагып йөре
Тасма белән муеныңа;
Без түгел, бездән түбәннәр
Керер әле куеныңа.
4535
Гармуныңның бакасын
Нигә лыгырдатасың?
Нигезләргә әкерен бас,
Карны шыгырдатасың.
4536
Гармунчылар гына кия
Ал сатинның алларын;
СССРда ярлар бетмәс
Сатылмаса даннарың.
4537
Гармунчылар гармун ала
Гармунда ярышырга;
Гармунчы ялындыра ул,
Ярамый танышырга.
4538
Гармунчылар гармун уйный
Гармунда ярышырга;
Гармунчы ярга бай була,
Ярамый танышырга.
4539
Гармунчылар гына кия
Ал сатинның алларын;
Көнләүчеләр тотып йөрсен
Кулларында ярларын.
4540
Гомер үтә – гамәл юк,
Өйләнергә әмәл юк;
Әмәлен дә табар идек,
Кесәләрдә сәмән юк.
4541
Гәрәбәләрем өзелде,
Муйнымда төймәм генә;
Сөйсәң ятларга карама,
Сөймәсәң сөймә генә.
4542
Гөлләр бакчасымыни,
Алма бакчасымыни?
Ялынып ярлар сөяргә,
Ярлар акчалымыни?
4543
Гыйшык тоткан кыз баланы
Йокы алмый түшәктә;
Яр сөймәгән егетләрне
Халык саный ишәккә.
4544
Дилбегәләрне какмыйлар
Бара торган атларга;
Зифа буең әрәм итмә
Борын чөйгән ятларга.
4545
Дустым, өйләр салдыргансыз,
Тәрәзәсез иткәнсез;
Тәрәзәсез өйләр кебек
Вәгадәсез икәнсез.
4546
Дустым, сине йөри диләр,
Йөрми торгансыңдыр ла;
Очыраштыргалаштырга-
лаганда гынадыр ла.
4547
Дускаемны бер күргәндә
Күлмәге аллы иде;
Ал күлмәкле дускаемның
Авызы баллы иде.
4548
Дускаемны бер күргәндә
Күлмәге кызыл иде;
Кызыл күлмәкле дускайның
Кәефе кызык иде.
4549
Егет кеше мут булыр,
Изү бавы чук булыр;
Егет матур кызлар күрсә,
Ике күзе ут булыр.
4550
Егет кеше шул булыр –
Қысып бәйләр билбавын;
Егет таушын кыз ишетсә,
Чылтыратыр кул бавын.
4551
Егет идем – җил идем,
Ул чагында тиле идем;
Тилелекләрем ташладым,
Бәхет тели башладым.
4552
Егет идек җил идек,
Егет чакта тиле идек;
Тилелекне ташладык та,
Кызлар сөя башладык.
4553
Егет әйтә — кыз булсын,
Кызлар әйтә – үз булсын;
Син барасың, мин аламын --
Ике арада сүз булсын.
4554
Елга буйлап барганда
Ак таш җыйдым тоз диеп;
Егет икән – җүләр икән,
Хатын алган кыз диеп.
4555
Ефәк пута, башы ука,
Бәйләгән саен бил кыса;
Шушы авылда бер матур бар,
Очраганда күз кыса.
4556
Ефәк яулыклар бөркәнмим
Базарлардан алсам да;
Ташладың дип суга төшмәм
Ялкыныңда янсам да.
4557
Зәңгәр буяуларга буя
Тәрәзә ырамнарын;
Ничек итеп оештырыйк
Қавышу пыланнарын?!
4558
Зәңгәр күлмәк тар әле,
Мәскәүдә ише бар әле;
Син дә сөймә, мин дә сөймим,
Безгә вакыт бар әле.
4559
Зәңгәр күзгә кызыкмагыз,
Зәңгәр күз хыял гына;
Яшь йөрәкне яндырырга
Буялган буяу гына.
4560
Зәңгәр күзгә ышанмагыз,
Зәңгәр күзләр сынаучан;
Қара күзләр сер саклаучан,
Соры күзләр алдаучан.
4561
Зөлхәбирә көлтә бирә
Арбадан кибәннәргә;
Баш имибез, сер бирмибез
Мин кем дип йөргәннәргә.
4562
Зөлхәбирә көлтә бирә
Арбадан кибәннәргә;
Болыт күбәләге дибез
Төрле яр сөйгәннәргә.
4563
И ал бит ул, ал бит ул,
Ал кибеттә бар бит ул;
Үзен мактап, кеше хурлан
Йөрүчеләр бар бит ул.
4564
Ике егет печән чаба –
Иңләп килә болынны;
Кем икәнеңне белеп йөр,
Бик күтәрмә борныңны.
4565
Ике кесәм тулы акча –
Бишәрлек тә, унарлык;
Күтәрелгән борыныңа
Унбиш әтәч кунарлык.
4566
Ике сыер чабып килә
Тузан-туфрак туздырып;
Ал мунчала, иш киндерә,
Йөрмә гомер уздырып.
4567
Ике тавык җырлап йөри,
Үрдәк гармун уйната;
Шул тавышка чыдый алмый
Ата каз елап ята.
4568
Ике тәрәз арасында
Чүпләмле икән сөлгесе;
Апасына караганда
Матур икән сеңлесе.
4569
Ике җирән, пар көрән,
Җиктем сыңар тәртәгә;
Безне хуплап сөйгәннәргә
Ходай бирсен мәртәбә.
4570
Иркәм, безнең урамнардан
Нигә кызу узасың;
Беләм инде гадәтеңне,
Матурларга кызасың.
4571
Иркәм, карточкаңны җибәр,
Иркәң чибәрме, диләр;
СССРда да бер, дидем,
Шулай укмыни, диләр.
4572
Иртә дә кил, кич тә кил,
Тәрәзәмә чиртә кил;
Кич дигәч тә, бик кич килмә,
Кичке сәгать биштә кил.
4573
Иртә торып атлар кудым
Башак таягы белән;
Зинһар үзегезгә булсын
Башы-аягы белән.
4574
Иртә торып кырга чыксам
Арыш башы ак була;
Егет куйнына кыз керсә,
Ата-анасы ят була.
4575
Иртә торып тышка чыксам
Кар яуган көрәгемә;
Мәхәббәтең ханҗәр булып
Қадалган йөрәгемә.
4576
Иртә торып тышка чыксам
Сыерлар йорт көриләр;
Ике кәҗә мылтык тотып
Куян атып йөриләр.
4577
Иртән торып тышка чыксам
Қаршы тауга кар яуган;
Телеграм сугар идем,
Баганалары ауган.
4578
Исе китеп әтәч карый
Тавык аякларына;
Қызыкмагыз егетләрнең
Чалбар балакларына.
4579
Иске күпер кырыенда
Трактор туктап тора;
Янган йөрәкне басарга
Монсы да ярап тора.
4580
Иске мунча, салкын таш,
Кабыргаларың көяр;
Минем иркәм шундый чибәр—
Күрсәң гайрәтең чигәр.
4581
Исле гөлләргә буялган
Исле гөл утыртучы;
Бәгърем, болай түгел идең,
Бар сине котыртучы.
4582
Исә җилләр, исә җилләр,
Искән җилләр файдага;
Қайчан без күчәрбез икән
Бер үк фамилиягә?
4583
Их, дускаем, ышанмагыз
Иркәм дигән сүзләргә,
Таң алдыннан йолдыз кебек
Ялтыраган күзләргә.
4584
Их, дускаем, сөям сине
Сүрелмәс булсаң гына;
Базга төшеп, катык-майга
Үрелмәс булсаң гына.
4585
Ишек алдым ак балчык,
Ак балчыктан атлап чык;
Мине ташлап ятлар сөйсәң,
Ак капчыгың тота чык.
4586
Ишек алдым киртәлек,
Кисеп алдым сиртмәлек;
Үз ярларың булмагачтын,
Каян килсен иркәлек.
4587
Ишек алдым сары салам,
Себерүче без түгел;
Егет үзе ялынмаса,
Ялынучы без түгел.
4588
Ишек алдым яшел чирәм,
Атларга кимертәсең;
Дустым, үзең грамотный,
Хатларга тилмертәсең.
4589
Ишек алдым яшел үлән,
җибәр атың, ашасын;
Эчем ялкын, тышым ялкын,
Киемеңә капмасын.
4590
Ишек алдым җир җиләк,
җыйма, үземә кирәк;
Синең кебек чуар йөрәк
Туа анадан сирәк.
4591
Ишектән керәсеңме,
Келәсен эләсеңме?
Кешедән бик күп көләсең,
Үзеңне беләсеңме?
4592
Йокың килсә ят та йокла,
Түлке ябынып түгел;
Үзе сөйсә мин дә сөям,
Түлке ялынып түгел.
4593
Йомры-йомры ука чукны
Тагып җибәр тәңкәңә;
Шул егетне яратам, дип,
Әйтче, зинһар, әнкәңә.
4594
Йөгрә үрдәк, йөгрә каз
Боты озынга күрә;
Без кызларга сокланабыз
Бите кызылга күрә.
4595
Йөгреп чыктым урам аша,
Өстә күлмәк алача;
Кечерәк булып, матур булса,
Егет күңлен шул ача.
4596
Йөгреп чыктым урамга,
Өстә күлмәк алача;
Үзе чакыра, үзе чыкмый,
Гаҗәп безнең кодача.
4597
Қазакилар тектергәнсең,
Қалмадымы кыегы?
Син җанымның шул мыегы —
Мисле былбыл коерыгы.
4598
Қазан ерак, Казан ерак,
Қазан ерак, билгеле;
Авторитетлы егетнең
Гәүдәсеннән билгеле.
4599
Казан каласы микән,
Былбыл баласы микән?
Әнекәсен бик мактыйлар,
Кызын аласы микән?
4600
Казан кооперативында
Саталар алтын-көмеш;
Гармунчының мәхәббәте
Артык була биш өлеш.
4601
Казаннарга бармасам да
Мал бетмәгәндер әле;
Уртак ярлар сөймәсәм дә
Яр бетмәгәндер әле.
4602
Казаннан Мәскәүгә чаклы
Сиксән сигез станса;
Без сөйгәнгә не касайся,
Без сөймәгән без конца.
4603
Казлар кайта, казлар кайта,
Казлар кайта бодайдан;
Кеше ярына кызыкма,
Үзең сора ходайдан.
4604
Кайсы кибетләрдән алдың
Ботинка галушларын;
Яңа танышларың булгач,
Үзгәргән тавышларың.
4605
Калфагым бар, шәлем юк,
Шәл алырга хәлем юк;
Син җаныем дия-дия
Инде үләр хәлем юк.
4606
Камчат бүркең бар икән,
Башларыңа тар икән;
Карашларыңны үзгәрттең,
Кемдә күңлең бар икән?
4607
Канәферләр әче икән,
Бадияннар төче икән;
Үзе кечкенә булса да
Куены оҗмах эче икән.
4608
Капка төбендә торасың,
Нечкә билең борасың;
Нечкә билләреңне борып
Кемне көтеп торасың?
4609
Капка төбенә чыккансың,
Кер, бәгырем, туңарсың;
Хәзер туйлап бару бетте,
Ябшып чыксаң, уңарсың.
4610
Капкаң биек кагарга,
Коймаң биек карарга;
Һич хәйләләр табалмасаң,
Чык тәрәзәң ябарга.
4611
Кар ява дип куанмагыз,
Карның була бураны;
Яр сөям дип куанмагыз,
Ярның була дурагы.
4612
Кар өстенә кар яуса
җемгел-җемгел итәдер;
Яр өстенә яр сөйсәң,
Йөрәгең леп-леп итәдер.
4613
Кара пинҗакләр тектердем
Тегә белмәгәннәргә;
Буйларыңны әрәм итмә
Сөя белмәгәннәргә.
4614
Кара сатиннар чыдамый
Минем киюләремә;
Ревизия ясамагыз
Минем сөюләремә.
4615
Кара сатиннар килешә
Ботинка кигәннәргә;
Башлар иеп булмас инде
Без матур дигәннәргә.
4616
Кара урман уртасында
Ята диләр бер төлке;
Утта янам, суга батам,
Ятка калдырмыйм түлке.
4617
Кара урманда бөрлегән,
Чәчәк ата төрледән;
Нишләп йөрим бер яр белән,
Бәхет сыныйм төрледән.
4618
Карурманда кар тирән,
Итәгеңә кар тигән;
Һәр китапны укып киләм,
Сөйгәнеңне ал, дигән.
4619
Карурманда карлар ява,
Помарлана, бозлана;
Яшь кызларны кочакласаң,
Көязләнә, назлана.
4620
Карурманда карчыга,
Оча-оча талчыга;
Юаш булсаң, юләр, диләр,
Усал булсаң, дан чыга.
4621
Карурманда төлке йөри,
Төлке эзендә кар эри;
Китмә, дустым, гармунчыга,
Гармунчы төнлә йөри.
4622
Кара эшләнә бастырдым,
Унике чук тактырдым;
Унике чук чулпысы,
Ай, шул кызның купшысы.
4623
Кара әле өскә таба,
Агач саен бер карга;
Сөям диюләре читен
Кешедән калган ярга.
4624
Каралы шәлләр каралы,
Мәскәүдә шәл бар әле;
Сөймәсәң бик исем китми,
Сөйсәң, ярлар бар әле.
4625
Карадан кием тектермә
Тегә белмәгәннәргә;
Зифа буең әрәм итмә
Сөя белмәгәннәргә.
4626
Кашың кара бик нәзек,
Кемгә алдырдың кашыңны;
Аш ашамыйм, чәй дә эчмим,
Дивана иттең башымны.
4627
Кашың кара, керфеген,
Бирче миңа бөртеген,
Үзең миңа булмасаң да,
Төсең итеп йөртермен.
4628
Кашлары кара балалар
Сөйгәненә баралар;
Минем дә кашым кара ич,
Сөйгән ярым кала ич.
4629
Кем таптаса, шулар юсын
Кәнсәләр идәннәрен;
Чыпчык булып чыктымыни
Сандугач дигәннәрең.
4630
Кепка киеп, чәч үстереп
Бар да егет булалар;
Алсу чәчәк эзләп йөреп,
Тигәнәккә куналар.
4631
Кеше күк ат җигә, диеп,
Мин дә җиктем күк бия;
Тутасына карый-карый,
Сеңлесенә күз тия.
4632
Кеше ярын айрып алып
Сөюне алла сакласын;
Алла сакласын дип тормам,
Яры булса, сакласын.
4633
Кибетләргә дегет кайткан
Трактор дегетләргә;
Бер сүз әйтергә ярамый
Гармунчы егетләргә.
4634
Кибетләргә зәңгәр кайткан,
Зәңгәр киярсең инде;
Мин былбыл була алмадым,
Былбыл сөярсең инде.
4635
Кибетләргә пута кайткан,
Ак пута түгел әле;
Борыныңны бик күтәрмә,
Господа түгел әле.
4636
Кибетләрдән кара алам,
Кара минем кигәнем;
Ала карга булып чыкты
Сандугач дип сөйгәнем.
4637
Килә болыт, килә болыт,
Килә болыт кап-кара;
Кыланышларың кырга
сыймый, Урманга кереп бара.
4638
Киләсез дә тукталасыз,
Шушымы стансагыз;
Ярларыгыз безнең кулда,
Бирербез уфтансагыз.
4639
Кимә итек, ки ката,
Ката канны тарата;
Гыйшык тотып кавышканны
Барча китап ярата.
4640
Кимә итек, ки читек,
Ки калуша, килешә;
Уймак авыз, яфрак ирен
Үбешкәндә килешә.
4641
Китәм инде, китәм инде,
Китәм инде Донбасска;
Ярны сөйсәң, сөй икене,
Берсе торсын запаска.
4642
Комсомолкам ак кына,
Шадрасы бар вак кына;
Кичә чишмә буенда
Битен үптем чак кына.
4643
Кооперативларга кайткан
Төрле-төрле значок;
Ятлар якын, без ят инде,
Без ят булдык значит.
4644
Кооператив урамында
Якты яна фонарлар;
Әле көнләшәләр генә,
Бергә булсак янарлар.
4645
Кооперативларга кереп,
Алдым башыма тарак;
Мин — матур, матур кирәк,
дип Ник әйтмәдең баштарак.
4646
Костюмы да, чалбары да,
Кепкасы да пар булсын;
Бер матурдан бер матурга
Карамаслык яр булсын.
4647
Костюмың да, чалбарың да –
Икесе дә пар булсын;
Ятларга карамый торган
Сознательный яр булсын.
4648
Костюмыңның кесәләрен
Салындырам дисеңме?
Матурлыгыңа каратып
Ялындырам дисеңме?
4649
Кулларымда чын гәрәбә,
Үзем чишеп таратам;
Акылын, фигылен алла белә,
Зифа буен яратам.
4650
Кулымдагы балдагымның
Исеме Бибисара;
Ишу матурларны эзләп,
Ярсыз калган, бичара.
4651
Кулымдагы балдагымның
Исеме Габделбарый;
Бар сөйгәнем Габделбарый,
Ул да ятларга карый.
4652
Кулымдагы балдагымның
Исеме матур кушкан;
Ходай кушкан, без кавышкан,
Безне нишләтсен дошман.
4653
Кулымдагы балдагымның
Исеме матур - Тәкый;
Арага керде дошманнар,
Аералар бит тәки.
4654
Кулымдагы балдагымның
Исеме Әммегөлсем;
Авторитлы яр түгелсең,
Чайкалма, түгелерсең.
4655
Кулымдагы балдагымның
Исеме Әмин генә;
Политика корып йөрмә,
Тиң түгел диген генә.
4656
Кулымдагы балдагымның
Исмен Рәҗәп итәрмен;
Үзем сөймәм, ятка бирмәм,
Шундый гаҗәп итәрмен.
4657
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Алексей;
Кагылма кеше ярына,
Үзең тап та, үзең сөй.
4658
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Банатлы;
Сандугач тотар күк идең,
Тоттырмый ул - канатлы.
4659
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре былбылым;
Бир, бәгырем, кулларыңны,
Мин дә кирәк булырмын.
4660
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Вәсимә;
Васыятьләрем шул сиңа:
Яр өстеннән яр сөймә.
4661
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Газиздер;
Йөрмәсәң дә йөрим диген,
Дошманның җанын биздер.
4662
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлбану;
Кеше сүзе белән булды
Безнең болай болгану.
4663
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Гөлсинә;
Яр сөю мәҗбүри түгел,
Яратмасаң, гел сөймә.
4664
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Зәйтүнә;
Яхшы ярга очырадым,
Ни әйтсәм шуңа күнә.
4665
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Маһыри;
Ике арага ут салдылар,
Поҗар чыгар ахыры.
4666
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Миңлебай;
Тапкан малга, калган ярга
Уфтанмыйбыз без алай.
4667
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Миңнәхмәт;
Миннән элек үзең белеп
Ташлауларыңа рәхмәт.
4668
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Мөршидә;
Көндәш көндәшлеген итә,
Күргәндә эндәшми дә.
4669
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нургата;
Дөньяны җил, суны дулкын,
Кешене сүз болгата.
4670
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нурия;
Кеше ярына катышма,
Үз ярыңа бул ия.
4671
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нурулла;
Рапорт бирергә килмәдем
Яр сөюем турында.
4672
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Нәсимә;
Кеше ике яр сөя, дип,
Син дә ике яр сөймә.
4673
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Рифәкме?
Берсен ташлап, берсен
башлап Йөрүләре рәхәтме?
4674
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Сәкинә;
Настоящий кеше булсаң,
Туксан тугыз яр сөймә.
4675
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Сөләйман;
Әйдә, җаным, кавышаек,
Туйдым кеше сөйләүдән.
4676
Кулымдагы балдагымның
Чын исемнәре Ханнан;
Мәхәббәт суына манган,
Ничек бизәрсең аннан.
4677
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре хәзерәт;
Тагын ниләр эшләр иде
Матур булса әзерәк.
4678
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Ямалый;
Эндәшсәң ялына диләр,
Эндәшмәсәң ярамый.
4679
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Җамалый;
Үзе ялынмаганнарга
Ялынмабыз, пожалый.
4680
Кулымдагы балдагымның
Кашлары Рәҗәп түгел;
Сөйсәң, җаным, гаҗәп
түгел, Сөймәсәң хаҗәт түгел.
4681
Кулымдагы балдагымның
Исеме Идрис икән;
Сөйгәнеңне күреп калдым —
Чистый иблис икән.
4682
Кулымдагы балдагымның
Кургашын куям кашын;
Булыр-булмас ярлар белән
Хур булды газиз башым.
4683
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Габделбарый;
Егете егет булгачтын,
Идәне җир дә ярый.
4684
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Габделбарый;
Нәрсәгә ул гомерлек яр,
Өч көнлек булса ярый.
4685
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Габделзәки;
Шул Зәкине безовсякий
Сөярмен әле тәки.
4686
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Габдуллаҗан;
Гыйшык уты уртак, диләр,
Мин янганда син дә ян.
4687
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Нурлыгата;
Маңгаенда бөдерә чәч,
Шул гына матурлата.
4688
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Хәерниса;
Үзебезгә килен итеп
Алырбыз, алла бирсә.
4689
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Зәки;
Үзе матур, матур ярлар
Эзли торгандыр бәлки.
4690
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Зәйнәп;
Күпме акча ала икән
Дошманнар безне чәйнәп?!
4691
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Ишми;
Миңа - мин генә, мин - бер
генә, Дәп йөрүләр килешми.
4692
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Кыям;
Мин сөйгәндә чәчкәле иде,
Хәзер чәчкәсен койган.
4693
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Мансур;
Миңа матур түгел, сайламыйм,
Син сайлап сөй, син матур.
4694
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Мансур;
Мәхәббәтләре булмагач,
Пускай ул булсын матур.
4695
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Муса;
Әллә судка бирим микән,
Күргән саен күз кыса.
4696
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Халит;
Үзен-үзе әллә кемгә
Куеп йөргән була бит.
4697
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Якуп;
Матур ярга кызыкмагыз, -
Уртак була һәрвакыт.
4698
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Әсма;
Кеше белән уртак ярны
Сөйгәнмен напрасна.
4699
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме матур Әхәт;
Ярым да юк, җаным тыныч,
Ялгыз башкаем рәхәт.
4700
Кулымдагы йөзегемнең
Исемен Сабир итәм;
Син сөйсәң дә җиде ятлар,
Мин сөймим, сабыр итәм.
4701
Кулымдагы йөзегемнең
Исемкәйләре Ниса;
Берне түгел, икене сөй,
Күңелләреңә сыйса.
4702
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Асия;
Башкалар да ярамаган,
Мин дә ярамам сиңа.
4703
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Биктимер;
Ярларыңны җепкә тез дә,
Клиндер итеп кимер.
4704
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Булатов;
Нигә дошман йөри икән
Ике араны болгатып.
4705
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Габдулла;
Безне кимсеткән буласың,
Бездән кимгә тап булма.
4706
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Габдулла;
Егет булып кыз сөймәсәң,
Тавык булып кыткылда.
4707
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Габдулла;
Ярны сөйсәң, сөй икене,
Берсе кандидат була.
4708
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Галимҗан;
Бер сүз әйтергә ярамый,
Бу нинди кадерле җан?!
4709
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гасимә;
Егет сөйсә, үзе сөйсен,
Үзең ялынып сөймә.
4710
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гришка;
Иске ярыңнан алдыңмы
Расчетный книжка?
4711
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлбостан;
Икегез дә пар килгәнсез:
Ул - гармунчы, син куштан.
4712
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлсинә;
Ходай насыйб итәр микән
Икесенең берсенә.
4713
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Зияда;
Безнең ярлар монда түгел, —
Средний Азиядә.
4714
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Ибырай;
Яңа ярлар башлагансың,
Сөйсәң сөярсең бер ай.
4715
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Илгизәр;
Үзе усал, үзе чибәр,
Күрсәң җаннарың бизәр.
4716
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Минишми;
Ярым да юк, кайгым да юк,
Әни сөяргә кушмый.
4717
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Кадерем;
Югары алма тиз коела —
Шулай булма, бәгырем.
4718
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Клава;
Кеше ярларын сөяргә
Кемнән алдың права?
4719
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Клара;
Яр тапмасаң, сельсоветка
Гариза биреп кара.
4720
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Маһинур;
Ике битен пешкән алма,
Иякләрең памидур.
4721
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәдинә;
Кеше ярларына тимә,
Үз ярыңны «мә» димә.
4722
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мәдинә;
Чәнечкеле сүзләр белән
Кадама йөрәгемә.
4723
Кулымдагы йөзегемнен
Исемнәре Мөхәммәт;
Гармунчыда ике өлеш
Артык була мәхәббәт.
4724
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Наташа;
Эш сөймәгән егетләрне
Хатыннары ашата.
4725
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Низами;
Син сөясең башка ярлар,
Мин дә сөйсәм ризамы?
4726
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Ногыман;
Дошман керәлмәс арага,
Без электән ныгыган.
4727
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Илбарис;
Ник сиңа кеше ярлары,
Үз ярларың да бар ич.
4728
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нурислам;
Без, кәнишне, матур түгел,
Матурлар белән дуслан.
4729
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Рамазан;
Күтәрелгән борыннарың
Төшәр әле бер заман.
4730
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Рәшидә;
Көн дә саен күрер идем,
Булмадың бит күршедә.
4731
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Тәлгатем;
Синең белән танышырга
Теләми табигатем.
4732
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фирая;
Ҳәзер ярлар уртак инде:
Не твоя, не моя.
4733
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәйрулла;
Тупсалы икән мәхәббәтең,
Төрле якка кайрыла.
4734
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәсәнә;
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә,
Сөймәсәң сөймәсәнә.
4735
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хөсәен;
Синең ярың авыл саен,
Ник сөймисең өй саен?!
4736
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хөсәен;
Өләшмә мәхәббәтеңне
Кашыклап кеше саен.
4737
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Шәкүрә;
Таптым ярның уңайлысын
Сайлаганыма күрә.
4738
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Шәкүрә;
Эзләп таптың, барып каптың
Сайлауларыңа күрә.
1739
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әлләкем;
Әллә кемнәр дә кавышкан,
Без дә каушырбыз бәлкем.
4740
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әнисә;
Берсен сөям, берсен ташлыйм -
Ярларым әллә ничә.
4741
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Әүхәди;
Если любишь - приходи,
А не любишь - уходи.
4742
Кулымдагы йөзегемнең
Кашларын әйләндерәм;
Үзем сөймим, ятка бирмим
Башларын әйләндерәм.
4743
Кулымдагы күк пирчәткә
Мамыкка тартымырак;
Ничә ярлар сөйдең инде —
Кайсысы артыгырак?
4744
Кулындагы мәрҗәннәрен
Кемнәр әйтер «сәйлән» дип;
Тәрәз ачып яулык селки
Бакча артыннан әйлән дип.
4745
Кулыңдагы йөзегеңнең
Исемнәре Барыймы?
Ничек соң, яңа ярыңның
Гадәтләре ярыймы?
4746
Кулыңдагы йөзегеңнец
Исемнәре Мәрхәбә;
Ике яр сөю нәрсәгә,
Берне сөю мәртәбә.
4747
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хөпетдин;
Сине уйлап бара идем
Бер чокырга «хөп» иттем.
4748
Кызарып кояш чыкканда
Кызарып пешә алма;
Үтә чибәрләрне эзләп,
Үзең сайланып калма.
4749
Кызарып кояшлар чыга,
Алсулана пәрдәләр;
Дөньяда рәхәт күрмәсен
Безне аерган бәндәләр.
4750
Кызлар - колак алкасы,
Тамып тора тәңкәсе;
Чәчен тарап үрә белми,
Шуны мактый әнкәсе.
4751
Кызыл-кызыл карлыган
Кызартадыр урманны;
Кызыл билле ак перәнник
Кызыктыра кызларны.
4752
Кызыл-кызыл карлыганны
Кызлар җыймый калдырган;
Кызлар, матур булсын диеп,
Кашын кыйгач алдырган.
4753
Кызыл ярлар калкып тора,
Кызыл яр ишелми ул;
Төрттермәгез кабыргага,
Кабырга тишелми ул.
4754
Кыр казлары оча-оча
Уфага җиткән инде;
Сөйгәнсең дә ташлагансың,
Диалог беткән инде.
4755
Кытайски әфлисун
Килә диләр яшнектә;
Картайгачтын үкенерсең,
Типтереп кал яшьлектә.
4756
Күк күгәрчен күгелҗем,
Сиңа әйтергә күп сүзем;
Бер аулаклап сөйләшергә
Тырыш әле син үзең.
4757
Күлмәгемне үзем тегәм,
Текми аны тегүче;
Син ташласаң бишәү әле
«Ярың булам» диюче.
4758
Күлмәгем чуар әле,
Быелга чыдар әле;
Кешегә чыккан чибәрләр
Безгә дә чыгар әле.
4759
Күлмәгем, уар әле,
Бер елга чыдар әле;
Ярлар өчен кайгырмыйбыз,
Насыйбы чыгар әле.
4760
Көмеш булмаган йөзекне
Кисәң ни, кимәсәң ни;
Кеше белән уртак ярны
Сөйсәң ни, сөймәсәң ни.
4761
Кәбестә нишләде икән,
Помидорлар өшегән;
Үзең дә әллә кем түгел,
Көлеп йөрмә кешедән.
4762
Магазинга кайтарганнар
Ак тәрәзә челтәре;
Синең ярың белән йөрмим,
Көнләшмә, көнче тәре.
4763
Магазиннан алып кайткан
Товарларны карап ки;
Чибәрлеге белән түгел,
Нәселләрен карап сөй.
4764
Машиналар йөргән чакта
Акрын менә үрләргә;
Дошман сүзе төтен түгел,
Кермәс әле күзләргә.
4765
Мендем биек чарлакка,
Җанкай бара сабакка;
Шул җанкайны ала калсам,
Көмеш тәнкә сәдака.
4766
Мендем тауга, салдым тамга,
Имәнгә түгел, талга;
Бик матурны сайлый торгач,
Бездән түбәнгә калма!.
4767
Мин киярмен күн итек
Биек үкчәле итеп;
Яңадан ярлар сөярмен
Исең - китәрлек итеп.
4768
Мин. сөямен әлбәне,
Кызлар ашый әллә ни;
Кызлар уналтыга җиткәч,
Оныталар алланы.
4769
Минем дустым кара кия,
Ул караны бик сөя;
Бүләк бирсәң, бүләк алмый,
Син үзең бүләк дия.
770
Минем иркәм бигрәк күркәм,
Кисә кием килешә;
Иркәм кебек күркәм кызлар
Морадына ирешә.
771
Минем иркәм матур иде,
Күзе дә зәңгәр иде;
Күзләре дә зәңгәр иде,
Үзе дә зәһәр иде.
772
Минем сөеп җиккән атым
Туры белән савраска;
Син согласно, мин согласно,
Ник йөрибез напрасно?
773
Минем сөйгән егетемнең
Буе бераз кыскарак;
Ләкин үзе, эшкә дисәң,
Башкалардан остарак.
774
Минем сөйгән егетемнең
Күкрәге бик киң түгел;
Ләкин үзенә карасаң
Башкалардан ким түгел.
175
Минем сөйгән егетемнең
Күлмәгендә агы бар;
Галимлеге баштан ашкан,
Матурлыгы тагы бар.
76
Минем чәчем бик сыек,
Әнкәй тарап үргән юк;
Гыйшык хәле авыр, диләр,
Әл дә шөкер, күргән юк.
77
Минем чәчләрем бөдерә,
Ука кирәк үрергә;
Ара ерак, булмый түзеп,
Хәйлә кирәк күрергә.
78
Муенымдагы муенсам
Ахак түгел, гәрәбә;
Сөеп-сөеп алмый калсам,
Сөюем китәр әрәмгә.
4779
Муйнымдагы мәрҗәнемне
Өздермәкче булалар;
Мине синнән, сине миннән
Биздермәкче булалар.
4780
Муйныңдагы гәрәбәңне
Өзми таратасыңмы?
Өзелеп яратасыңмы,
Юри шаяртасыңмы?
4781
Мулла бара авыл буйлап
Яшел таягы белән;
Ал ярыңны, пожалуйста,
Башы-аягы белән.
4782
Мәдрәсәдә шәкерт нишли?
Яшел китабын тышлый;
Кеше яры килә, китә,
Безнеке әллә нишли.
4783
Олы юлдан берәү килә,
Кулына тоткан чумадан;
Кичә битен юган иде,
Бүген битен юмаган.
4784
Оренбурда, Каргалыда
Бар да тимер арбалы;
Оренбурда гулять итеп
Бер тиен акча калмады.
4785
Оренбурдан кайтып киләм
Туры атым атлатып;
Сөйләгән дошман сөйләсен,
Йөрик бармак шартлатып.
4786
Поезд юлларына барма,
Поезд юллары чуен;
Көнләштерү безгә уен,
Көңләшүчегә кыен.
4787
Почталардан атна саен
Хатлар отправляю;
Яңа ярың белән сине,
Дустым, поздравляю.
4788
Сак сайрыйдыр салкын кич,
Ник сайрамый бүген кич;
Сак кушылыйк, сак сөйләшик,
Сагалыйлар көн дә кич.
4789
Салкын чишмәнең башында
Бер кыз киндер бәләкли;
Суырып-суырып үбәр идем,
Җиңгәсе бар, әләкли.
4790
Самавырлар куям, диеп,
Бетермә күмереңне;
Тәкәббер, гөрбиян булып
Үткәрмә гомереңне.
4791
Самавырны тиз кайната
Каен агач күмере;
Кыз саклаган карчыкларның
Кыска була гомере.
4792
Сандал кия, сандал кия,
Сандал кия күп кеше;
Үзен-үзе белсен кеше,
Бездә булмасын эше.
4793
Сандугач була алмассың,
Талларга куналмассың;
Кайда матур, күзең шунда,
Безгә яр булалмассың.
4794
Сандугач канатын юа
Гөлдән тамган май белән;
Әйтер сүзләре бар кебек,
Әйтер әле җай белән.
4795
Сандугачлар оялаган
Пыяла ояларга;
И ходаем, насыйб итмә
Усал бианайларга.
4796
Сандугачлар сайрар инде,
Сайраса сайрар инде;
Үзе чибәр - шуңа сайлый,
Сайласа сайлар инде.
4797
Сандугачның балалары
Күп түгел, өчләп кенә;
Чын күңелдән сөям дигән
Сүзләрең пүчтәк кенә.
4798
Сандугачның балаларын
Тоталмадылар әле;
Чәйнәп-чәйнәп карадылар,
Йоталмадылар әле.
4799
Сандугачым, тургаем,
Күрсәм кулым болгаем;
Мин болгасам, син дә болга,
Мин дә мәхрүм булмаем.
4800
Сандык-сандык сары алма,
Кызлар ашый багалма;
Мине ташлап, ятны сөйсәң,
Оҗмах ишеген табалма.
4801
Саргылт-кызыл күренәдер -
Кызлар микән абзарда?
Кызлар диеп йөгреп чыксам,
Кызыл бозау абзарда.
4802
Сары сандугач баласы
Тал төбендә таш ашый;
Тасма телләргә ышанма,
Тасма телләр баш ашый.
4803
Сары сандугач баласы
Тилпенеп тора очарга;
Спай сөяк, нечкә билне
Зәвык була кочарга.
4804
Сары сандугач ник булдың,
Сайрамагач ник кундың?
Яр булырга ярамагач,
Җан көйдереп ник тудың?
4805
Сары сандугач сирәктер,
Сайрар җире тирәктер;
Сез үзегез чибәр булгач,
Сезгә чибәр кирәктер.
4806
Сатин киям, сатин киям,
Сатинның яшеленнән;
Тагы бер яр сөям әле
Шуларның нәселеннән.
4807
Саҗидәнең кара бүрке.
Күз өстендә күләгә;
Монда уйнаган монда калсын
Анда кайтып сөйләмә.
18
Сездә чәчәләрме кишер,
Бездә чәчәләр кишер;
Авторитың артык булса,
Табага салып пешер.
9
Сезнең тула туламыни,
Вәт, безнең тула тула;
Җанкаемны күрмәгәнгә
Якшәмбе көн ай тула.
10
Сигез сөлге - сиксән өлге,
Алып куйдым йорт саен;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Хәер сораш йорт саен.
11
Сикереп төштем бакчага,
Бастым бакыр акчага;
Мин матур дип һаваланма,
Бармассың бит патшага.
12
Сикереп төштем бакчага
Ике бөртек җиләккә;
Берсен аттым, берсен каптым
Яна торган йөрәккә.
13
Син дә ата баласы,
Мин дә ата баласы;
Сөймәгәнгә сөйкәнмибез,
Сөйсәң ярлар табласы.
4
Син дә әллә кем түгел,
Мин дә әллә кем түгел;
Синең әллә кем булуың
Әҗәлгә дару түгел.
5
Синең кашың, минем кашым
Мисле койган кургашын;
Синең өчен түккән яшем
Түгәрәк күл, җанашым.
6
Синең чәчең бигрәк кара,
Кояш чыкканда тара;
Синең гомрең тели-тели
Үз гомерем кыскара.
4817
Синме чибәр, минме чибәр,
Көзгедән карап җибәр;
Мине кызлар арасында:
Иң чибәр егет, диләр.
4818
Сип, сип, сип, әйдә,
Мулла кызы Зөбәйдә;
Мулла кызы торып торсын,
Мужик кызын сөй, әйдә.
4819
Сиңа дигән кулъяулыгым
Чабата кесәсендә;
Суган тураганда елыйм
Исемә төшәсең дә.
4820
Стенада краны,
Агып тора сулары;
Маленький да удаленький,
Аккуратный буйлары.
4821
Стенага элеп куйдым
Күкерәк сәгатемне;
Гөрбиянлыгың бар синең,
Ташла ул гадәтеңне.
4822
Стенада ике көзге,
Кайсына карыйм икән?
Ике егет алмак була,
Кайсына барыйм икән?
4823
Су аркылы чыккан чакта
Баса яздым мин суга;
Сайлый торгач туры килдем
Кыек үкчәле кызга.
4824
Су буена суга килгәч
Читегемә су үтте;
Үзәгемә шунсы үтте --
Су алганда бер үпте.
4825
Су буена сукмак сала
Аккош белән тутый кош,
Син җаныйга гашыйк булдым.
Былтыр белән быел кыш.
4826
Су буенда зиреклек,
Тирә-ягы тирәклек;
Матур кызлар каш сикертә,
Шунда кирәк зирәклек.
4827
Су буенда көрән атым
Саз үләнен утлыйдыр;
Гыйшыксызның җаны тыныч,
Ятса үлеп йоклыйдыр.
4828
Су буенда машина
Аркан таккан башына;
Кызлар, матур булам, диеп,
Сөрмә тарта кашына.
4829
Су буйлары тирәкле,
Без белмибез кирәкне;
Белер идек тә кирәкне,
Тыеп булмый йөрәкне.
4830
Су өстендә баулы саллар,
Бавы дилбегә түгел;
Сөйләшсеннәр, сүтелмәбез,
Ишкән киндерә түгел.
4831
Су өстендә көймәләр,
Кызлар аяк тибәләр;
Гыйшык тоткан яшь егетләр
Саргаешып кибәләр.
4832
Суда сусар йөзә, диләр,
Суда сусар йөзалмый;
Кызлар гыйшык тотмый, диләр, --
Гыйшык тотмый түзалмый.
4833
Сусадым су буенда,
Булмыйм, җаный, туеңда;
Булмасам булмам туеңда,
Күп йокладым куеныңда.
4834
Сөйләгәннәр, сөйләсеннәр,
Сөйләсеннәр, көлсеннәр;
Сөйләсеннәр дә көлсеннәр,
Тик үзләрен белсеннәр.
4835
Сөям, иркәм, мин сине,
Син сөясеңме мине?
Йөрәгемнең тартмасына
Салып куям мин сине.
4836
Сөям сине, сөям сине,
Сөям, ышанасыңмы?
Ачлык еллар туры килсә,
Тотып ашамассыңмы?
4837
Сөясеңме, аппагым,
Сөймисеңме, аппагым;
Син сөймәсәң мин дә сөймим,
Сөючеләр бар тагын.
4838
Сызгыр, егет, сызгыр, егет,
Сызгырсаң ат оча ул;
Бәләкәй булсын, матур булсын,
Кочакласаң үсә ул.
4839
Тагын яңа мода чыккан --
Кызлар тага значок;
Бер вечерда танышалар,
Икенчесендә расчет.
4840
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе чыршыда;
Менә авторитлы егет,
Гармунчы да, җырчы да.
4841
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе усакта;
Тәкәббергә сер бирүләр
Беткән бит ул бу чакта.
4842
Тал бөресе талда булмый
Имәндә булмас инде;
Минем күңелем синдә булмый
Инәңдә булмас инде.
4843
Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә;
Без кызларга бәйләнмибез,
Кызлар безгә бәйләнә.
4844
Талир тәңкә күп икән,
Чыга алмыйм исәпкә;
Син бирерсең исле сабын,
Мин бирермен пирчәткә.
4845
Тальянски гармуннарны
Уйныйлар тартыбырак;
Ике яр сөеп карадың,
Кайсысы артыгырак?
1846
Там, там, тамчы, там,
Тамганыңны яратам;
Әз эшләргә, күп йокларга,
Тәмле ашарга яратам.
1847
Там, там, тамчы, там,
Тамуыңны яратам;
Чәйнәсеннәр, йоталмаслар,
Аягымда чабатам.
4848
Тау башына тары чәчтем, -
Чыпчык чүпләп бетерде;
Кечкенә генә хатын алдым,
Кәҗә сөзеп үтерде.
4849
Тау астындагы буага
Яз булдисә, су ага;
Көязләнеп йөргән була,
Өйләнәлми малы азга.
4850
Тау башына аккош кунган,
Әйдә, барыйк атарга;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Ярың китсен каторга.
4851
Тау башына менәсең,
Болыт килә, күрәмсең?
Үбим дигәч, үптермисен,
Бер үбүдән үлмәссең.
4852
Теге-теге тегендә,
Теге капка төбендә;
Тегенең белән сөйләшкәнем
Әл дә тамак төбендә.
1853
Тимер юлдан поезд килә
Җитмеш биш вагун белән;
Утыз бишенче вагунда
Сөйгәнем гармун белән.
1854
Туксан тугыз ярлар сөеп
Йөзгә тутырасыңмы?
Йөзенчесе кем икән, дип
Уйлап утырасыңмы?
4855
Тимер арба, җиз куласа,
Әйләнә дә бер баса;
Дурака валять итәргә
Мин дурак түгел ласа..
4856
Тәгәрмәчләр шома йөрсә,
Буямагыз дегеткә;
Сазлык чикерткәсе, диләр,
Күп яр сөйгән егеткә.
4857
Тәкәбберлек, тәкәбберлек,
Тәкәбберлек ярамый;
Башта тәкәббер булганга
Соңра беркем карамый.
4858
Тәмәке чәчтем бакчага,
Сатып алмыйм акчага;
Аның да башын ашаган
Шул мәльгун кәҗә чага.
4859
Тәмәке тәмле түгел,
Бу дөнья мәңге түгел;
Тәмәке тарта, дисәләр,
Безгә дә ямьле түгел.
4860
Тәрәзә төбең тартмалы,
Тартып ачарга мәллә?
Кунак кызы матур икән,
Урлап качарга мәллә?!
4861
Тәрәзә төбем сигез гөл,
Сигезе дә тигез гөл;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Хәстә бирсен сигез ел.
4862
Тәрәзәдән карашыйк,
Сиксән керфек санашыйк;
Сиксән керфек бер күздә,
Давай, булыйк бер сүздә.
4863
Тәрәзәдән күренәсең,
Гөлләргә күмеләсең;
Күтәреп куй фуражкаңны,
Гөрбиян күренәсең.
4864
Тәрәзәдән карап тордым
Алма таратканыңны;
Әйтмәсәң дә беләм инде
Кемне яратканыңны.
4865
Тәрәзәдән кем карый,
Өстенә кигән сары;
Уйнап-көлеп күземә карый,
Күңелемә шул ярый.
4866
Тәрәзәдән карый-карый
Бөдрә чәчләрен тарый;
Үтсә карый, сүтсә карый,
Яшь күңелгә шул ярый.
4867
Тәрәзәләрем ике кат,
Күрсәтәләр яшел хат;
Былтыр сөйләделәр нахак,
Быел сөйләсәләр — хак.
4868
Түбән очтан берәү килә
Җиккән кашавай чана;
Үзеңне үзең зурга куйма,
Барыбыз да бер чама.
4869
Түбән очтан берәү килә,
Билендә сары каеш;
Үзенең матурлыгына
Масая, понимаешь.
4870
Түбән очтан ук күренә
Югары очның келәте;
Башка авылдан ярлар сөя,
Бардыр әле рәте.
4871
Түгәрәк куак миленки,
Яфраклары унике;
Шушы авылда бер матур бар,
Алла язса, минеке.
4872
Түгәрәк яулык чәчәге
Арасында ачыгы;
Бакыр акчаның күп чагы,
Безнең акыл юк чагы.
4873
Түшләреңә аллы-гөлле
Чәчәк кадарсың әле;
Чәчәкләрдән тигәнәккә
Килеп кабарсың әле.
4874
Төннәр буе янып чыга
Кибетнең электыры;
Менә шушы була инде
Егетләр директыры.
4875
Төлке кергән азбарга,
Тимәс микән казларга;
Ахирәттә алтын тәхет
Егет сөйгән кызларга.
4876
Тышка чыксам, тыштагы җил
Чәчләремне тарата;
Әйт, тизерәк, конфет бирәм,
Апаң кемне ярата.
4877
Узып бара машина,
Калай япкан башына;
Матур егет сайлый-сайлый
җиткән утыз яшенә.
4878
Узып бара бер машина,
Төягәннәр дрова;
Кеше хәлен тикшерергә
Каян алдың права?
4879
Уйна гармун, уйна гармун,
Уйна ватылмаганда;
Әйттереп кал, типтереп кал
Даның сатылмаганда.
4880
Ука яулык, юка яулык,
Укага күрә юка;
Йерербез дә, каушырбыз да,
Көнләшмәсеннәр юкка.
4881
Уникегә борып куйдым
Куен сәгатьләремне;
Бер сынадым, биш сынамам,
Иркәм, гадәтләреңне.
4882
Унлы лампа якты яна
Эчендә мае булса;
Җаный килми калмас әле
Тәнендә җаны булса.
4883
Урак урмый, зурат куймый
Киртә киртәләмиләр;
Үз ярларың булмагачтын
Ятлар иркәләмиләр.
34
Урам буе тәрәзәгез
Яшелләргә буягыз;
Пожалуйста, үзегезне
Әллә кемгә куймагыз!
35
Урам буйлап берәү килә
Яшел таяк таянып;
Килә торгач, биеп китте
Бөеренә таянып.
36
Урам буйлап үткән чакта
Буак кунды бүркемә;
Ике тиен акылың юк,
Төкерием күркеңә.
37
Урам урыйбыз әле,
Җырлар җырлыйбыз әле;
Кеше безне тәүфыйксыз, ди,
Тәүфыйк юллыйбыз әле.
38
Урам артлап кая бардың,
Кемдә иде йомышың?
Тәрәзәдән карап калдым,
Тамаша икән йөрешең.
39
Урамда нинди моң дисәм,
Бер музыкант уза икән;
Шул музыкант уйнаганда
Кызлар ничек түзә икән?
90
Урамыгыз төз икән,
Төз җирләре боз икән;
Кеше сүзләре буш икән,
Сөеп туймас кыз икән.
91
Урамыгыз төз түгел,
Төзәтүче без түгел;
Кызларыгыз ялынмаса,
Ялынучы без түгел.
92
Урам аша чыккан чакта
Таптың сыңар оекбаш;
Үзеңне-үзең әллә кемгә
Куеп йөрмә, кыек баш.
4893
Урман авызы тар була,
Кызлар авызы бал була;
Кызлар авызын суырып үпсәң,
Сырхау башың сау була.
4894
Утлар куеп яктырталар
Балкон тәрәзәләрен;
Кырык градуска җитте
Сагну дәрәҗәләрем.
4895
Утыр, җанкай, урындыкка,
Аякларың талмасын;
Бездә янган гыйшык утын
Ходай сезгә салмасын.
4896
Утырма бүкәннәргә,
Карама бүтәннәргә;
Син карасаң бүтәннәргә,
Миңа яр бетәр мәллә.
4897
Уфа юлы, Уфа юлы,
Уфа юллары чуен;
Көнләштерү берни түгел,
Көнләшүчегә кыен.
4898
Уфаларга барам әле,
Анда гәрәбә әзер;
Сөям, дисәң, ярлар әзер,
Сөймимен генә хәзер.
4899
Уфаларга барсаң, җанъем,
Кара сатиннар алма;
Үтә чибәрләрне сайлап,
Урта чибәрдән калма.
4900
Уфалардан юрган алдым
Кыш буе ябынырга;
Вәгадәсез егет икән,
Не стоит ялынырга.
4901
Уң кашым да тартадыр,
Сул кашым да тартадыр;
Ике кашым бергә тартса,
Мәхәббәтем артадыр.
4902
Уң кулымда да йөзек,
Сул кулымда да йөзек;
Байкал күленә төшсәң дә
Алып чыгармын йөзеп.
4903
Уң кулыңда ике йөзек,
Берсен миңа бирәмсең?
Йөзегендә йомышым юк,
Әллә үзең киләмсең?
4904
Чаптым балта, салдым тамга,
Имәнгә түгел, талга;
Безгә кызы матур булсын,
Кызыкмыйбыз без малга.
4905
Челтәрле күпер селкенә
Машиналар үткәндә;
Үпкә сүзләр бетәр әле
Бер суырып үпкәндә.
4906
Читек кайдырулар беткән,
Читек кайдырмасыннар;
Котырттылар, аердылар,
Инде кайгырмасыннар.
4907
Читтән генә карап торам
Читән үрүчеләргә;
Ярларымны биреп торам
Кирәксенүчеләргә.
4908
Чишмә казучы булмаса,
Булыр кое казучы;
Минем иркәм бик хыялый,
Булыр, ахыры, язучы.
4909
Чияле бар, алмалы бар,
Алмалысын алырсың;
Алып китәрләр кияүгә,
Бер яр сөйми калырсың.
4910
Чияле бар, алмалы бар,
Алмалысын алырсың;
Алып китәр военкомат,
Бер яр сөйми калырсың.
4911
Чәчүргечем, чәчүргечем,
Чәчүргечем ал тасма;
Дошман сүзләренә карап,
Ялгыш юлларга басма.
4912
Чәй эчәләр үзләре,
Тәрәзәдә күзләре;
Май ашаган мәче кебек
Елтырыйдыр күзләре.
4913
Чүлмәкләр элеп куйганнар
Читән казыкларына;
Бик исебез китми әле
Кеше калдыкларына.
4914
Чынаягым чын имеш,
Эче тулы чын җимеш;
Сылу, сылу диләр иде,
Сылулыгы чын имеш.
4915
Чыксам тизрәк — җитә
алмыйм,
Юк шул миндә күк атлар;
Үзләренең яшь чакларын
Ник уйламый бу картлар.
4916
Чылтыр-чылтыр су ага,
Матур кызлар су ала;
Су алганда суырып үпсәң,
Алган сулары кала.
4917
Чылтырап аккан чишмәнең
Асты дәрья булмасын;
Сөям, сөям дип әйтәсең,
Сөюең хәйлә булмасын.
4918
Штиблитен киюләре,
Шыгырдап йөрүләре;
Нихәл диеп, нечкәләнеп
Кулларын бирүләре.
4919
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Өй түбәсе калайга;
Каласыз, кызлар, каласыз,
Шар уйнаган малайга.
4920
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Өй түбәсе калайга;
Йомышың булса әйтеп җибәр
Урамдагы малайга.
4921
Ындыр арты бодаем,
Ничек урыйм, ходаем;
Чәч үстергән егетләрне
Җенем сөйми, ходаем.
4922
Ындыр арты тигәнәк,
Яңгыр ява сибәләп;
Сөйгән яры тәбәнәк булгач,
Үзе үбә чүгәләп.
4923
Ындыр арты саз гына,
Үрдәк белән каз гына;
Тукта, махы бирмим әле,
Ялындырыйм аз гына.
4924
Ындырда ашлык сугалар
Машина килә ду-ду;
Синең ише ярпач белән
Заниматься не буду.
4925
Ышанмагыз кара күзгә,
Кара күзләр алдаучан;
Соры күзләр яр сайлаучан,
Зәңгәр күзләр ташлаучан.
4926
Эзләдем, таба алмадым
Күгәрчен күләгәсен;
Алларымда ал да гөл син,
Артымда сөйләгәнсең.
4927
Элеккесе гармунчы иде,
Хәзергесе биюче;
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү
Ярың булам диюче.
4928
Эш сөймәгән күчеп йөри
Трактордан комбайга;
Яшь башыңны әрәм итмә
Шул уңмаган малайга.
4929
Югары очтан икәү килә —
Мин аларны таныем;
Җырлаучысы товарищы,
Гармунчысы җаныем.
4930
Югары урам егетенең
Билендә сары каеш;
Бу урамда мин генә дип
Йөри ул, понимаешь.
4931
Ялкау кызны шуннан
таныйм —
Морҗа ачканда буяла;
Йокысыннан торганда да
Башын кашып уяна.
4932
Ялтыр-йолтыр ут күренә,
Бездә түгел кантурда;
Минем күңлем зурда түгел,
Кечкенә генә матурда.
4933
Ялтыр-йолтыр ялтырыйдыр
Боз өстендә су өсте;
Сөясеңме, ярың бармы,
Әйт әле, пожалуйста?
4934
Ялтыр-йолтыр ялтырыйдыр
Клуб эчләрендә шәм;
Кавыш сөйгән ярың белән,
Мин дә теләк теләшәм.
4935
Ярны сөйсәң, сөй матурны,
Гармун уйный белгәнен;
Кара пальто, кара итек,
Кара кепка кигәнен.
4936
Ярны сөйсәң сөй чибәрен,
Русча яхшы белгәнен;
Хром итек, чиккән күлмәк,
Кырын кепка кигәнен.
4937
Яшь гомерне уза диләр,
Узганын күрсәң иде;
Узган чакта тотып алып,
Кирәген бирсәң иде.
4938
Яңа чыккан чәчүргечкә
Тәңкә такмыйлар мәллә?
Дустым, нигә хат язмыйсың,
Кәгазь сатмыйлар мәллә?
4939
Яңа теккән бишмәтеңне
Нигә билле итмәдең;
Кырык тугыз яр сөйгәнсең,
Нигә илле итмәдең.
4940
Яңа өйнең ушасы,
Ялгый-ялгый кушасы;
Шушы авылда бер матур бар,
Яучыга кемне кушасы?
4941
Яңа өемнең түбәсен
Мин яптырдым дыранча;
Шушы авылда бер матур бар,
Димли күрче, кодача.
4942
Яңа өемнең түрләренә
Элеп куйдым тастымал;
Уф йөрәгем, су сибегез,
Ут кабуы ихтимал.
4943
Яңа өемнең тәрәзәсе
Сиксән сигез өлгеле;
Авторитлы кыз икәне
Әллә кайдан билгеле.
4944
Яңа өемнең шкафында
Ике шешә буш тора;
Әйдә, җаным, сельсоветка,
Сельсовет кавыштыра.
4945
Әгәр, дустым, болыт килсә,
Туктат тракторыңны;
Сөяр идем, куркып торам,
Белмим характерыңны.
4946
Әдрәс¹ булса, буй-буй булсын,
Чите чуклаган булсын;
Кызлар янына барганда
Картлар йоклаган булсын.
4947
Әдрәс камзул-гарнитур,
Бу кызыңны бирми тор;
Яз алмасам, көз алырмын,
Өметеңне өзми тор.
4948
Әй, дускаем, кашың кара,
Каян алдың каш кара?
Сиңа гомер тели-тели
Үз гомерем кыскара.
4949
Әй, тал үсә, тал үсә,
Башын киссәң, тагы үсә;
Тутасычөн ² кайгырмыйбыз,
Сеңелләре тагы үсә.
4950
Әй, эт өрә, эт өрә,
Әмәкәйдә эт өрә;
Үзе бәләкәй булса да,
Чибәрлеге үтерә.
4951
Әйдә барыйк кибеткә,
Көмеш алыйк йөзеккә;
Ни кыйланса, шул килешә
Өйләнмәгән егеткә.
4952
Әйдә барыйк, кызлар карыйк,
Орчык эрләгәннәрен;
Ташка бәйләп, суга салыйк
Безне сөймәгәннәрен.
4953
Әйдә, дидем мин сиңа,
Кайда дисең син миңа;
Кайда икәнен белмәгәчтен,
Калма дидем мин сиңа.
4954
Әйдә, дустым, су буена,
Кубыз уйныйм, биерсең;
Әткәң-әнкәң ачуланса,
Сыер кудым диерсең.
4955
Әйдә, дустым, пристаньга,
Пароходлар кузгалыр;
Авыл саен ярлар сөймә,
Авторитың югалыр.
4956
Әйдә, чибәр, су буена,
Гармун алдым, биерсең;
Әткәң-әнкәң ачуланса,
Каз карадым диерсең.
4957
Әйдә, җаный, озатыйм,
Әйлән, якаң төзәтим;
Килгән юлың оныткансың,
Китәр юлың күрсәтим.
4958
Әйтик әле, әйтик әле,
Әйтик әле кырыкны;
Барсам-килсәм, кайтсам-
китсәм,
Карыйм шул тыкырыкны.
4959
Әйтик әле, әйтик әле,
Әйтик әле утызны;
Бик сагынган көннәремдә
Карыймын утыгызны.
4960
Әйттер-типтер, типтер-сиптер,
Әйттергәннәрең калыр;
Син алмасаң, бүтән алыр,
Минем сөюем калыр.
4961
Әйтәлмәдем иркәмә
Кайталмам дип иртәгә;
Иркәм-иркәм дия-дия,
Тиясең бит теңкәмә.
4962
Әллә, дустым, укыдыңмы
Җырчылар курсысында;
Сиңа җитеп булмас инде
Җыр җырлау турысында.
4963
Әллә кайлардан күренә
Клуб тәрәзәләре;
Уйнарга да иренәләр,
Борчак чүмәләләре.
4964
Әмма, дустым, син генә,
Син безләргә тиң генә;
Син безләрне тиңсенмисең,
Без кемнәрдән ким генә?
4965
Әнә килә автомобиль, —
Көпчәк өсләре яшел;
Синең кебек юләрләрне
Яратмый безнең нәсел.
4966
Әнә килә автомобиль,
Син дә утырып китмә;
Сознательный башың белән
Ике яр иметь итмә.
4967
Әнә килә автомобиль, —
Көпчәге алпан-тилпән;
Шоферына бу кадәрле
Охшаса охшар икән.
4968
Әнә килә автомобиль, —
Төягән күмер икән;
Чәчләре үрә караган,
Мировой егет икән.
4969
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр ак балык;
Сөю түгел, күргәнем юк,
Ниләр сөйли бу халык.
4970
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр ал алма;
Абын, сөртен, торып йөгер,
Түлке ярыңнан калма.
4971
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр ал тарак;
Мин матур, матур кирәк, дип
Ник әйтмәдең баштарак?
4972
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр багалма;
Эреләнмә, вакланырсың,
Вакланыр көнең алда.
4973
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр бишмәтләр;
Ул минем ярым түгел бит,
Ни сөйлисез, иптәшләр.
4974
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр гел ләгән;
Кирәкми кеше димләгән,
Булсын үзең теләгән.
4975
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр гел такта;
Гел мактамасаң, бер макта
Дошман алдында чакта.
4976
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр гел чалгы;
Башка авылдан яр сөймәгез,
Мин дә сөйдем дә — калды.
4977
Әнә килә бер машина, —
Төягәннәр гөлҗимеш;
Маңгаена чәч үстергән,
Егет булган ул имеш.
4978
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр дилбегә;
Синең ярың кырык сигез,
Икәү кирәк иллегә.
4979
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр йомычка;
Җырларга җыр табалмасаң,
Биреп торам бурычка.
4980
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр кургашын;
Минем башны хур итәм дип,
Хур булмасын үз башың.
4981
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр кыярлар;
Бик күтәрмә борыныңны,
Чиләк элеп куярлар.
4982
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр күркәләр;
Әле егетләр өйләнми —
Ашатырдан куркалар.
4983
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр папирос;
Кайчан судия булырсыз,
Шунда алырсыз допрос.
4984
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр папирос;
Сөясеңме, сөймисеңме —
Конкретный вопрос.
4985
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр сарымсак;
Без үзебез грамотный,
Хат язарбыз сагынсак.
4986
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр семечка;
Яр өстеннән яр сөясең,
Бу нинди привычка.
4987
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр тәмәке;
Төсләреңә чыккан инде
Көнчелек галәмәте.
4988
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр ураклар;
Сөйгән ярны ятка бирү
Ярыймыни, дураклар.
4989
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр формалин;
Төнлә төшләремдә күреп,
Почмаклардан кармалыйм.
4990
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр чырагач;
Ярымны дустыма бирдем,
Бик ялынып сорагач.
4991
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр кәтүкләр;
Ярың дурак, үзең чудак,
Дип кычкыра кәккүкләр.
4992
Әнә килә автомобиль, —
Утырырмын китәрмен;
Үзем сөймәм, ятка бирмәм,
Шундый кызык итәрмен.
4993
Әнә килә автомобиль, —
Төягәннәр тәпәчләр;
Үзең монда, ярың кайда,
Дип кычкыра әтәчләр.
4994
Өй артына карлар яуган,
Көрәп булмый көрәксез;
Шушы буйларыңа җитеп,
Яр сөймисең, йөрәксез.
4995
Өй артында коймагыз,
Кызыгызны тыймагыз;
Егет белән уйнакласа,
Чыбык белән кыйнагыз.
4996
Өй түбәсе кыекчан,
Яшь егетләр мыекчан;
Матур егет килгән дигәч,
Кызлар чыга оекчан.
4997
Өсләремдә кофта, юбка,
Итәкләре бүз түгел;
Сынап йөргән егетләргә
Сынатучы без түгел.
4998
Өстемдәге күлмәгемнең
Алы бар, кызылы юк;
Ярым матур, баҗайлар күп
Йөрүнең кызыгы юк.
4999
Өстемдәге күлмәгемнең
Бизәкләре чуп-чуар;
Янсын дошманның йөрәге,
Баскан саен ут чыгар.
5000
Өстемдәге күлмәгемнең
Итәкләре ямь-яшел;
Сер бирми ул беркемгә дә,
Сер бирми торган нәсел.
5001
Өстемдәге күлмәгемнең
Җиң очлары киң түгел;
Син бит матур, матурны эзлә,
Мин бит сиңа тиң түгел.
5002
Өстеңдәге күлмәгеңне
Түр башында кистеңме;
Телеграф баганасы
Булам диеп үстеңме.
5003
Өстеңдәге күлмәгеңнең
Сәдәп тишекләре юк;
Үлгәч күрешербез димә,
Гүрнең ишекләре юк.
5004
Өстәл өсте клеенка,
Өсләрендә звонок;
Сөймибез кеше ярларын,
Бездә андый йола юк.
5005
Өстәлләргә көзге куеп
Масаеп карау бит ул;
Яр өстеннән ярлар сөю
Искене ямау бит ул.
5006
Җанкай, кашың бик нәзек,
Каш алдыру бик язук;
Язук казык башында,
Йөрмә минем каршымда.
5007
Җаныем, җаныем, дисәнә,
Җаныем, дип сөйсәнә;
Башка җирдән яучы килсә,
Сөйгәнем бар дисәнә.
5008
Җаныем, гармуныңны
Акбурга буягансың;
Ничек гарьләнми йөрим соң,
Ятларга хурлагансың.
5009
Җаныкаем, кулларыңа
Ник пирчәткә кимисең;
Яр сөю мәҗбүри түгел,
Теләмәсәң сөймисең.
5010
Җаныкаем, хатлар язсаң,
Җыр яз почмакларына;
Гайре ярларың булмаса,
Керәм кочакларыңа.
5011
Җаным, җаным, җан кисәк,
Җаным, сиңа ни кирәк?
Җаным ярып бирер идем,
Җаным үземә кирәк.
5012
Җилбер-җилбер җил чуалта
Ука чук киләпләрен;
Оҗмахлардан чыкты мәллә
Сөйкемле сөякләрең?
5013
Җилләр исми дисеңме,
Керләр кипми дисеңме;
Син эзлисең матурларны,
Әллә сизми дисеңме?
5014
Җилләр исә, леп-леп итә
Тәрәзәмнең пәрдәсе;
Насыйб булса кавышырбыз,
Без дә алла бәндәсе.
5015
Җир җиләге йомыры,
Җыйма, кулың коргыры;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Гомрең кыска булгыры.
5016
Җир җиләге кайда пешә? —
Тал төбендә төплектә;
Мине ташлап ятны сөйсәң,
Гомрең үтсен этлектә.
5017
Җирән атларны җибәрдем
Кәҗүнни чирәмнәргә;
Серләрең сөйләмә, дустым,
Алданып чибәрләргә.
5018
Җирән атым җир буенда,
Җиз камыты муйнында;
Үлсәм үләм, шәһит булам
Син җанымның куйнында.
5019
Җәйгә чыксаң, җилләр өчен
Җәй келәткә урныңны;
Миннән артык яр тапмадың,
Бик күтәрмә борныңны.
5020
Һаваларда йолдыз ничә,
Санадыңмы, Хәдичә?
Көтеп-көтеп арып беттем,
Нигә килмәдең кичә?
5021
Һәркөн кинога барганда
Кара пальто киябез;
Уртак икәнен беләбез,
Үчлек белән сөябез.
5054
Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң эчендә җөе бар;
Хатын укып караганда,
Сөям дигән сүзе бар.
5055
Аклы ситса зат була дип,
Казаннан алдырмагыз;
Сагнып язган хатларымны
Җавапсыз калдырмагыз.
5056
Аклы ситса кисем-кисем,
Кисеме саен исем;
Хатларыңны ешырак яз.
Сагынган саен килсен.
5057
Аклы ситса күлмәгемнең
Якасы бер кат кына;
Бер айрылгач каушып булмый,
Йөрсә йөрер хат кына.
5058
Аклы ситса күлмәгеңне
Әллә сабынладыңмы?
Ике хатка бер хатың юк,
Әллә сагынмадыңмы?
5059
Аклы ситса күлмәгемнең
Бизәге саен исем;
Җибәр, җанъем, хатларыңны,
Атналар саен килсен.
5060
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очларында челтәр;
Сагынганда хат яза күр,
Бер тамчы кара җитәр.
5061
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәкләре ал парча;
Хатка каршы хат яза күр,
Әгәр хатларым барса.
5062
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очлары сәдәпле;
Син иркәмә хатлар язам,
Якын күргән сәбәпле.
5063
Аклы ситса күлмәгемнең
Пояс очлары көрән;
Хатлар белән сөйләшмәгәч
Мин сине кайчан күрәм.
5064
Аклы ситса күлмәгеңне
Сабынлый торгансыңдыр;
Сагынсаң хат язар идең,
Сагынмый торгансыңдыр.
5065
Аклы ситса күлмәгемне
Кисәм, килешер микән?
Син җаныйга хатлар язсам,
Барып ирешер микән?
5066
Аклы ситса күлмәгемне
Сабынламый каралтма;
Мин сагынып хатлар язам,
Хатлар язмый саргайтма.
5067
Аклы ситса күлмәгемнең
Сәдәпләре вак кына;
Сагынсам да кайта алмыйм,
Сагнып язам хат кына.
5068
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиң очында агы бар;
Хат эчендә хәбәрләр күп,
Сөям сүзе тагы бар.
5069
Аклы ситса яулык бәйлим
Җилләрдә җилфердәсен;
Иртә торам да хат көтәм,
Язмыйча тилмертәсең.
5070
Ал мәрҗәнем алты кат,
Чын мәрҗәнем җиде кат;
Язмам сәлам, җибәрмәм хат,
Бик сагынсаң үзең кайт.
5071
Ал тасмалар так, җаныем,
Атланган атларыңа;
Сәгатенә өчәр карыйм
Җибәргән хатларыңа.
5072
Ал булаек без икәү,
Гөл булаек без икәү;
Хат алышып, хат язышып,
Яр булаек без икәү.
5073
Ак карчыга, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым — әманәтем,
Тапшыр кара кашыма.
5074
Ал тасмалар алдым әле
Чәчләремне үрергә;
Бу хат миннән бәхетлерәк —
Бара сине күрергә.
5075
Ал чәчәкләргә бизиләр
Мин җигәсе атларны;
Түземсезлек белән көтәм
Синнән килгән хатларны.
5076
Ал чәчәк алыйм әле,
Гөл чәчәк алыйм әле;
Сагынганда җырлар өчен
Берәр җыр языйм әле.
5077
Алма бакчасына кереп
Кыеп алдым усакны;
Вакытларым тар булса да,
Сагнып яздым бу хатны.
5078
Алма бакчасына кереп
Хат язарга исәбем;
Хатка язып сүзләр бетмәс,
Сау бул, алма кисәгем.
5079
Алма бакчасына кереп
Хат язарга исәбем;
Хатка каршы хатларыңны
Кызганма, җан кисәгем.
5080
Алма бакчасына кереп
Алма өләшер идем;
Ак кәгазьгә язмас идем,
Күреп сөйләшер идем.
5081
Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем;
Алсу битем, бетте сүзем,
Хатларыңны яз үзең.
5082
Алма бакчасында үзем,
Гөл бакчасында күзем;
Язып түгел, сөйләшеп тә
Бетәрлек түгел сүзем.
5083
Алма бакчасына кереп
Утрып чәй эчсәң иде;
Хатка язып сүзләр бетми,
Күреп сөйләшсәң иде.
5084
Алма бакчасыннан таптым
Иң чиста көмеш акча;
Җаныкаем, хатың килде
Уф, үләм дигән чакта.
5085
Алма бирдем - алмадың,
Ал яулыкка салмадың;
Өзлеп-өзлеп хатлар яздым,
Каршы хатлар язмадың.
5086
Алма пешә, суга төшә,
Көннәр кызу чагында;
Кәгазь алып хатлар язам,
Бик сагынган чагында.
5087
Алмагачка ямьнәр керә,
Алма кызарган саен;
Хатларыңны алып укыйм,
Сине сагынган саен.
5088
Алмагачның ботагына
Бәйләгез атыгызны;
Суга тилмергән кошлардай
Көтәмен хатыгызны.
5089
Алмагачтан алма җыйдым,
Кошлар килеп чукыгач;
Диваналар була яздым
Хатларыңны укыгач.
5090
Алмалы урындыкларга
Якыннарым утырсын;
Үзем ерак, җырым бүләк -
Сагынганда укырсың.
5091
Алмагачның алмасын
Ятлар килеп алмасын;
Хатка бүләк салмаган дип,
Җанъем, хәтрең калмасын.
5092
Аллы-гөлле чәчәк белән
Бизәр идем атымны;
Ялкынлы сәламнәр белән
Тәмам итәм хатымны.
5093
Алмы гәрәбәләрең,
Гөлме гәрәбәләрең?
Хат язармын дигән идең,
Кая вәгадәләрең?
5094
Алсу алмалар төядем,
Тартыр микән атларым?
Үзем кебек ачык итеп
Сөйләр микән хатларым?
5095
Алтын ручка, көмеш каләм
Тибрәтеп языйм әле;
Сагынганда бер укырсың -
Җырлар да языйм әле.
5096
Алтын ручка, көмеш каләм
Язган чакта әйләнә;
Хәрефләре җитмәгән дип,
Зинһар, гаеп әйләмә.
5097
Ак кәгазь өсләрендә
Ручка тавышлары;
Хәрефләрнең ялгышлары -
Сагыну сагышлары.
5098
Аккош очып күлгә төшә
Казлар белән йөзәргә;
Җавап хатларың килгәнче
Ничек кенә түзәргә?
5099
Артыбызда түгәрәк күл,
Уртасында кызыл гөл;
Хатларга язам серемне,
Сандугачым, син дә бел.
5100
Атларга алма төйиләр,
Мин дә төяшер идем;
Хатка язып сүзләр бетми,
Күреп сөйләшер идем.
5101
Ашасаң, алма бирим,
Хәлеңне кайдан белим?
Хәлеңне хат белән белим,
Үзеңне кайдан күрим?
5102
Байкал күлләрен урадым
Җигелгән атлар белән;
Сагнуымны белгертәмен
Җибәргән хатлар белән.
5103
Бакчаларда алма пешкән,
Җыймыйча калдырмагыз;
Минем язган хатларымны
Җавапсыз калдырмагыз.
5104
Бар язганым җитәр инде,
Бетермим каләмемне;
Очып барган кош артыннан
Әйтермен сәламемне.
5105
Бардым Казан кибетенә -
Сабынның кызылы юк;
Үзен күреп сөйләшмәгәч,
Хат белән кызыгы юк.
5106
Бармас идем су буена,
Су салкынын сизмәсәм;
Өзлеп хатлар язмас идем,
Син җаныйны сөймәсәм.
5107
Башымдагы яулыгымның
Яратам каюларын;
Яз хатыңны, белим хәлең,
Таралсын кайгыларым.
5108
Без илләрдән чыгып киттек
Кара туры ат белән;
И җаныем, калдык инде
Сөйләшергә хат белән.
5109
Безнең авыл күперенең
Баганасы йөз генә;
Хатларымны уку белән
Хат яз, дустым, тиз генә.
5110
Безнең авыл мәчетенең
Манаралары кара;
Яза-яза кулым тала,
Һаман да сүзем кала.
5111
Безнең авыл клубының
Өсте яшел түбәле;
Язасы сүзем күп әле,
Бер сөйләшербез әле.
5112
Безнең бакчаның гөлләре
Зәйтүн гөлләре кебек;
Язган хатларыңны алдым -
Аккош телләре кебек.
5113
Безнең илләр калды инде,
Зәңгәр чәчәк алдинде;
Сагынышып, саргаешып
Хат язарга калдинде.
5114
Безнең тәрәзә төбендә
Чияләр пешеп килә;
Әй, бәгырем, нигә болай
Хатларың сирәк килә?
5115
Безнең урам шуңар матур
Алмагач тезелгәнгә;
Хат битенә җырлар язам
Үзәгем өзелгәнгә.
5116
Безнең чишмә - салкын чишмә,
Җиләк үсә ярында;
Их, дускаем, хат эченә
Язып булмый барын да.
5117
Безнең яктан очкан кошка
Җим салмый озатмагыз;
Хатка каршы хат салыгыз,
Хат салмый саргайтмагыз.
5118
Биек тауга менмәс идем,
Биек тауда атларым;
Җаным белән тиңләштерәм
Синең язган хатларың.
5119
Биек тауларда вак агач,
Яфраклары аралаш;
Кабул күрче сәлам хатым,
Сөрмәле күз, кара каш.
5120
Биек тауларның башында
Авыл атлары булыр;
Почта килсә, чык каршына,
Минем хатларым булыр.
5121
Биек тауның башларында
Сандугач көтүләре;
Хатларыңны ешырак яз,
Бик авыр көтүләре.
5122
Биек тауларның башында
Бәйләнмәгән ат йөри;
Мин саргаеп үләр идем,
Арабызда хат йөри.
5123
Биек тауларның башында
Күренә каен башлары;
Ел тәүлеге унике ай, —
Килми сәлам хатлары.
5124
Биек тауларның башында
Таянам тезләремә;
Суга тилмергән кош кебек
Тилмерәм сүзләреңә.
5125
Биек тауларның башында
Игенчеләр арышы;
Син дә җибәр сәлам хаты,
Мин дә җибәрәм каршы.
5126
Биек тауларның башында
Төрле авыл күренә;
Хат каршына хат килмәгәч,
Күңелләрем сүрелә.
5127
Биек тауның башларында
Чәчәк ата җир-җиләк;
Минем язган хатларыма
Җаваплар яз тизерәк.
5128
Биек тауның башларында
Юлаучылар ял итә;
Сагнып язган сәлам хатым
Сезне күрергә китә.
5129
Биек тауларның башында
Чәчәк өзеп ташладым;
Өзлеп хатлар язмас идем,
Сагындыра башладың.
5130
Бишни кара эчләрендә
Көмеш саплы каләмем;
Үзеңне күреп әйталмыйм,
Хат эчендә сәламем.
5131
Бу хатларны язган чакта
Түгелде караларым;
Түгелмәде караларым,
Тар булды араларым.
5132
Бу хатны яздым өстәлдә
Кичке чәйләр эчкәндә;
Диваналар булам, дустым,
Син исемә төшкәндә.
5133
Бу хатларны язган чакта
Янды якты утыбыз;
Сез дә безгә хат языгыз,
Булса буш вакытыгыз.
5134
Бу хатларны язган чакта
Караңгы иде утыбыз;
Килешмәгән җире булса,
Килештереп укыгыз.
5135
Булсам күгәрчен атлы,
Күгәрчендәй канатлы;
Сагынмасам язмас идем,
Сагнып язам бу хатны.
5136
Бәгърем, сиңа хатлар язам
Кичке сәгать җидедә;
Хатка каршы хатың җибәр
Онытмыйча мине дә.
5137
Бәгърем, сиңа хатлар яздым
Электр утларында;
Хатым сиңа барып җитсен
Сагну минутларында.
5138
Бәгырькәем, хатлар язам,
Сандугач кагынганда;
Утка якма, суга салма,
Укырсың сагынганда.
5139
Быел чыккан машинаның
Түбәләре ак түгел;
Хатка каршы хат язмыйсың,
Сөюләрең хак түгел.
5140
Бөгеләсең куш каен,
Сыгыласың куш каен;
Хат эченә кулыңны куй,
Күрешербез, дускаем.
5141
Виноград пешкән диләр,
Алып өләшер идем;
Хатлар белән сөйләшкәнче,
Күреп сөйләшер идем.
5142
Гаҗәпләнеп карап тордым
Һавадагы болытка;
Мин сагынып хатлар яздым,
Син дә шулай онытма.
5143
Гыйнвар, февраль, март, апрель -
Көннең ямьле чаклары;
Көннәр санын көн дә саныйм,
Килми сәлам хатлары.
5144
Гөлләремне алып куйдым
Сандугачлар чукыгач;
Үзеңне күргән күк булдым,
Хатыңны алып укыгач.
5145
Гөлләрем шиңәр инде,
Кемнәр су сибәр инде;
Минем саргайганлыгымны
Хатларым сөйләр инде.
5146
Дустым, базарларга барсаң
Ал күгәрчен читлеген;
Хатларыңа язып җибәр
Хәлеңнең ничеклеген.
5147
Дустым, сиңа хатлар яздым
Ак кәгазь кисеп кенә;
Яннарыңа барыр идем,
Җил булып исеп кенә.
5148
Ефәк шарыф бар чагында,
Мамык шарыф бәйләмә;
Ал хатымны, сал хатыңны,
Кулларыңны җәлләмә.
5149
Зәй буйлары матур була,
Җәй көнендә буйларсыз;
Язган хатларыма карап,
Бер утырып еларсыз.
5150
И дускаем, хат язгансың,
Энҗе кебек тезгәнсең;
Энҗеләр кебек тезгәнсең,
Үзәгемне өзгәнсең.
5151
И дускаем, хат язарга
Зәңгәр матур кара юк;
Хат язмыйча түзеп булмый
Сагнуларга чара юк.
5152
И дускаем, син кайларда,
Хатлар пичәтлисеңме?
Хатлар пичәтләгән чакта,
Безне исәплисеңме?
5153
Ике аккош очып китте
«Аккош күленә таба;
Хатындагы сүзең, серең
Йөрәгемә ял-дәва.
5154
Ике аккош очып китте,
Ярты төннәр авышкач;
Хатка язып сүзләр бетми,
Сөйләшербез кавышкач.
5155
Ике былбыл җиргә төшә,
Әйләнеп очкан чакта;
Хатларыңны алып укыйм,
Эчләрем пошкан чакта.
5156
Ике метр лента алдым
Яңа чапкан атларга;
Сөйләмә серең ятларга,
Язып җибәр хатларга.
5157
Иркәм, иркәм, иркәм диеп,
Йөрисең янып-көеп;
Син иркәмнән хатлар көтәм,
Көн дә саргаеп, көеп.
5158
Иртән торсам кояш көтәм,
Кич булдисә ай көтәм;
Кояш белән ай көткән күк,
Бәгърем, синнән хат көтәм.
5159
Иртә торып тышка чыксам
Карыйм сезнең якларга;
Эчендәге серләреңне
Язып җибәр хатларга.
5160
Иртән торып тышка чыксаң,
Башыңа шәл бәйләмә;
Каршы хат яз, марка өчен
Дүрт тиенең жәлләмә.
5161
Иртә торып, сулар сибәм
Кура җиләкләремә;
Хатлар җибәр, дәва булыр
Янган йөрәкләремә.
5162
Иртән торып тышка чыксам
Күрәм кошлар очканын;
Шушы хатым сиңа сөйләр
Эчләремнең пошканын.
5163
Ишек алдым яшел чирәм -
Йөри почта атлары;
Кайсы почталардан килер
Дускаемның хатлары.
5164
Ишек алдым сары салам,
Себреп атларга салам;
Почтальоннар хат бирмәсә,
Бик ямансулап калам.
5165
Ишек алдым түгәрәк күл,
Битем юдым тирләгәч;
Бер җырладым, бер еладым
Көтеп хатың килмәгәч.
5166
Ишек алдым сары салам --
Җыеп ала алмадым;
Хатларыңны укыгач та
Еламый түзә алмадым.
5167
Ишек алдым яшел чирәм
Яшь атлар уйнатырга;
И җан дустым, хатлар җибәр
Күңлемне юатырга.
5168
Ишек алдым сары салам,
Себреп сарайга салам;
Китерегез көмеш каләм,
Шул дустыма хат язам.
5169
Йөгреп төштем су буена,
Суда кошлар йөзә дип;
Күп язмый дип үпкәләмә,
Куркам кеше сизә дип.
5170
Йөгреп чыктым, капка ачтым
Атларым кермәгәнгә;
Бәгырькәем, аптырыймын
Хатларың килмәгәнгә.
5171
Йөзем бакчасына кереп
Өзеп алдым бер йөзем;
Бетте сүзем, ике күзем,
Хат язып җибәр үзең.
5172
Каеш камытлар килешә
Кара ат муеннарына;
Үзең укы да утка як,
Бирмә ят кулларына.
5173
Казан юлы комлы булса,
Атлар туктамас иде;
Сандугачлар почта булса,
Хатлар туктамас иде.
5174
Казан белән Свердловның
Байтак бит аралары;
Хатларымны илтер микән
Сандугач балалары?
5175
Кара бөдрә чәчләреңнең
Чигәсен бөтерәсең;
Ешырак яз хатларыңны,
Саргайтып үтерәсең.
5176
Кара диңгез, Кара диңгез -
Карасам күзем тала;
Хатка язып сүзем бетми,
Сөйләшер сүзем кала.
5177
Кара савыты эчендә
Каралар бетәр инде;
Хатларыма җавап көтеп
Гомерләр үтәр инде.
5178
Карурманны чыккан чакта
Күрдем урман боланы;
Хатка каршы хат язмасаң
Үпкәләрмен, бел аны.
5179
Кара-кара күренә
Карабодай көлтәсе;
Хатларыңны тизерәк яз,
Кыен миңа көтәсе.
5180
Караңгыда ялгыз гына
Атларыңны бәйләмә;
Хаттан башка яши алмыйм,
Хатларыңны жәлләмә.
5181
Карурманны өч әйләндем
Утырган атым белән;
Үзем кебек сөйләшерсең
Җибәргән хатым белән.
5182
Кашларың карасына,
Кер кунган арасына;
Каләм алып хатлар яздым
Йөрәгем парәсына.
5183
Китәм, иркәм, китәм, иркәм,
Китәм, иркәм, ат белән;
Китәмен, иркәм, ат белән,
Сөйләшербез хат белән.
5184
Кич утырып хатлар яздым
Каурый минем каләмем;
Иртәнге җил, кичке салкын
Булыр сезгә сәламем.
5185
Кич утырып хатлар яздым
Укырсың сагынганда;
Укырсың да юанырсың
Күңелләрең тулганда.
5186
Командирлар кырда йөри
Туры кара ат белән;
Күңелләремне юатам
Синнән килгән хат белән.
5187
Кулымдагы балдагымны
Агыйделгә ташладым;
Ташладың, дустым, ташладың,
Хат та язмый башладың.
5188
Кулымдагы балдагымның
Исеме Габтерахман;
Аралар ерак булса да
Хатларга аптыратмам.
5189
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Фатыйма;
Ябышып кына барыр идем
Шушы язган хатыма.
5190
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Хөсәен;
Иртән искән җилләр белән
Хатлар көтәм көн саен.
5191
Кулымдагы йөзегемне
Саный-саный биш итәм;
Бу хатымны тәмам итәм,
Инде үзеңнән көтәм.
5192
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Мөкәррәмә;
Миннән киткән сәлам хатын
Укымый бөгәрләмә.
5193
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Вәкилә;
Хатларыңны укыганда
Ал чәчәк исе килә.
5194
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Майбәдәр;
Син дустыма сәлам язам
Урал таулары кадәр.
5195
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Тәзкирә;
Хатың салсаң, маркалап сал,
Маркалы хат тиз килә.
5196
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәдичә;
Ике былбыл, бер сандугач
Хат китерделәр кичә.
5197
Кыйбыладан искән җилне
Тәрәз ачып кертәмен;
Миннән сәламнәр китте инде,
Синнән сәлам көтәмен.
5198
Көймә килә, көймә килә,
Көймә килә — эзе юк;
Хаты килә, сүзе килә,
Сөйләшергә үзе юк.
5199
Ленинград безгә ерак,
Телефон белән сорат;
Бик сагынган минутымда
Хатларың язып юат.
5200
Ленинград бездән ерак,
Башында чүкеч-урак;
Сөйләшергә ара ерак,
Хат язып тор ешырак.
5201
Ленинград юлы ерак,
Машина белән юзат;
И дускаем, китәм ерак,
Хатларың белән юат.
5202
Мамык юрган, башын сырган --
Ябынмый торгансыңдыр;
Җаным, хатлар салыр идең,
Сагынмый торгансындыр.
5203
Матур була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату;
Кыен, бәгърем, эч сереңне
Хатка язып аңлату.
5204
Мин бу хатны язган чакта,
Почталар китәр инде;
Синнән хатлар көтә-көтә,
Гомерләр үтәр инде.
5205
Минем иркәм хат җибәргән
Сагнам, йөрәк яна дип;
Мин хат яздым, бик сагынсаң,
Тулган айга кара дип.
5206
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була;
Хатың килеп, бер укысам
Йөрәгемә ял була.
5207
Ник сагынам бу чаклы,
Ник саргаям бу чаклы?!
Сагынмасам, саргаймасам
Язмас идем бу хатны.
5208
Олы юл баганасына
Бәйләмә атларыңны;
Бер тамчы каралар җитә,
Жәлләмә хатларыңны.
5209
Очма, былбыл, очма, былбыл,
Гөл бакчасын үтәрсең;
Син сайрап тор, мин хат языйм,
Хатымны алып китәрсең.
5210
Пароход килә, пароход килә,
Пароход күрмичә узам;
Сезнең яктан кошлар килсә,
Хат бирә дип кул сузам.
5211
Сайра, былбыл, сайра, былбыл,
Илләремә китәрсең;
Тукта, былбыл, хатлар языйм,
Дускаема илтәрсең.
5212
Сайрый-сайрый сандугач,
Очып китә кагынгач;
Әйләнәм дә хатлар язам,
Җаным, сине сагынгач.
5213
Самавыр куйдым, чәй эчтем,
Эчем, тышым көйгәнгә;
Язу язып хатлар салдым,
Син җанымны сөйгәнгә.
5214
Самавыр куйдым кайнатып
Кыйблаларга каратып;
Хатың килсә, укыр идем,
И дускаем, яратып.
5215
Сандугач сурәте төшкән
Минем күлмәккәемә;
Хатың килсә, яллар була
Янган йөрәккәемә.
5216
Сандугачларны санадым,
Алмагачка тезелгәч;
Каләм алып хатлар яздым,
Үзәкләрем өзелгәч.
5217
Сандугачым су тапсана,
Супа сусатмасана;
И дускаем, хатлар җибәр,
Ямансулатмасана.
5218
Сандугач кунган капкага,
Башын салган тактага;
И бәгырем, тилмертмә инде
Кул кисәге хатка да.
5219
Сандугачка әйталмадым
Сайра дигән сүземне;
Хатлар белән сөйләшкәнче,
Күрсәм иде үзеңне.
5220
Сандугачның балалары
Очып китте мин кугач;
Үзеңне күргән күк булдым
Хатларыңны укыгач.
5221
Сандугачым, кил катыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым — әманәтем,
Тапшыр шул җанашыма.
5222
Сандугачның баласына
Ефәк тагып җибәрдем;
Сагнып-сагнып түзалмагач,
Хатлар язып җибәрдем.
5223
Сандугачлар сайрар инде
Талларга басып кына;
Эч серләремне җибәрәм
Хатларга язып кына.
5224
Сандугачлар сайрамаса,
Ничек уяныр идем;
Сагынганда хатың килсә,
Укып юаныр идем.
5225
Сандугачлар очып китә
Таллары бөгелгәнгә;
Син дустыма хатлар язам
Үзәгем өзелгәнгә.
5226
Саный бардым, саный кайттым
Сандугачның юлларын;
Күңелләрем сине уйлый,
Җырлар яза кулларым.
5227
Сары чәчкә, сары чәчкә,
Сары чәчкә саплары;
Иртә көтәм, кич тә көтәм
Килми сәлам хатлары.
5228
Сары-сары, сап-сары
Сары чәчәк саплары;
Бик сагындым, бик саргайдым,
Килми сәлам хатлары.
5229
Сахраларда чәчәк үсә
Бөгәрләнеп-чолганып;
Килгән хатларыңны укыйм,
Сөйләшкән тик куанып.
5230
Сезнең ара, безнең ара
Алмагач белән каен;
Дустым, сиңа сәлам язам
Гөл яфырагы саен.
5231
Сезнең яктан искән җилне
Тәрәзә аша кертәм;
Инде миннән хатлар китте,
Инде сездән хат көтәм.
5232
Сиблә чәчем, сиблә чәчем,
Сиблә чәчем карадыр;
Сагынулар, саргаюлар
Хат эчендә барадыр.
5233
Син дә кара, мин дә карыйм
Һавадагы болытка;
Хатка каршы хат көтүче
Мин булырмын, онытма!
5234
Сиңа хатлар язган чакта,
Кәгазьләрем ертылды;
Язасы сүзләр күп иде,
Сине уйлап онтылды.
5235
Сәгать суга сигезне,
Пароход кичә диңгезне;
Сагынсаң хат язар идең,
Сагынмыйсың син безне.
5236
Сәгать уйный, сәгать уйный,
Сәгать уйный күңелле;
Язган хатларыңа карап
Юатамын күңелне.
5237
Сәлам язам хатларга,
Дустым, сезнең якларга;
Хат эчендә ниләр булмас,
Укытмассың ятларга.
5238
Сәлам язам хатларга,
Җилләр искән якларга;
Әгәр, иркәм, чыннан сөйсәң,
Яз сүзеңне хатларга.
5239
Талга баскан сандугачның
Аяклары талгандыр;
Хат язганда һушым китте,
Күп сүзләрем калгандыр.
5240
Талдин талга кунар идем,
Былбыл баласы булсам;
Хат эчендә барыр идем,
Каләм карасы булсам.
5241
Тальян гармуннар уйнадым,
Су буйларын буйладым;
Син дустымны бик сагынгач,
Хат язарга уйладым.
5242
Тау башында йортлары,
Күренә икән утлары;
Эчем поша, йөрәгем яна,
Нигә килми хатлары?
5243
Тракторист киң кырларда
Тракторларын көйли;
Аралар ерак булса да
Хатларым барып сөйли.
5244
Туры атым йөрешле,
Йөрешләре килешле;
Хатка каршы хат язарга,
Җаныем, сезгә тиешле.
5246
Тукта, поезд, тукта, поезд,
Тукта, поезд, мин узам;
Һавадан очкан кошларга
Хат юкмы дип кул сузам.
5247
Тутый кошны яшел диләр,
Канат очы яшелгә;
Инде хәзер безгә калды
Хат белән сөйләшергә.
5248
Түгәрәк күл эчләрендә
Эчерәм атларымны;
Җаннарымнан артык күрәм
Җибәргән хатларыңны.
5249
Тәрәзә төбем гөл тулы,
Гөл тулы былбыл юлы;
Язар сүзләрем күп иде,
Язалмадым бу юлы.
5250
Тәрәзә төбем исле гөл,
Кына белән аралаш;
Сагынганымны белерсең,
Хатымны укып карагач.
5251
Тәрәзә төбем исле гөл,
Сал да балдагыңны эл;
Сагынмагач хат язмыйлар,
Сагынганны шуннан бел.
5252
Тәрәзәдән карап торам
Җигеп куйган атларны;
Көн дә саен алып укыйм
Син җибәргән хатларны.
5253
Тәрәзәмнең эленгесен
Лента белән чукладым;
Синең җибәргән хатыңны
Учыма учлап йокладым.
5254
Урак урсаң, ур күберәк,
Кибән куярлык булсын;
Хатлар язсаң, яз күберәк,
Укып туярлык булсын.
5255
Урам кыры читәненә
Бәйләдем атларымны;
Сусыз кипкән гөл шикелле
Көтәмен хатларыңны.
5256
Урман буе зур тугай,
Уртасында бер курай;
Хатны салсаң, сал почтовой,
Почтовой хат тиз урай.
5257
Урманнарга кереп киттем
Төлке эзләре белән;
Хатларымны тәмам итәм
«Сау бул» сүзләре белән.
5258
Урмандагы җиләкләргә
Сандугачлар ияләшә;
Хатым миннән бәхетлерәк —
Сине күреп сөйләшә.
5259
Утырдым да хатлар яздым
Кәгазьнең яртысына;
Хатым китте, үзем калдым
Хат көтеп каршысына.
5260
Утырдым юл уртасына
Аякларым талганга;
Елый-елый хатлар яздым
Йөрәкләрем янганга.
5261
Уфаларга баргач, дустым,
Дим буйларын буйларсың;
Хатымдагы һәр хәрефне
Сагнуым дип уйларсың.
5262
Хата булса хатларымда,
Укыгыз сез дөресләп;
Хәлдин килсә, язар идем
Алтынлап та көмешләп.
5263
Хатлар язам арганчы,
Уң беләгем талганчы;
Инде миңа йокы кермәс,
Синнән хатлар алганчы.
5264
Хатлар язарга утырсам,
Үзең күрәсем килә;
Үзең күреп, җаным диеп,
Назлап сөясем килә.
5265
Хатлар язам мин сезгә,
Сез дә язарсыз безгә;
Хатның хәрефләре ничә,
Шул кадәр сәлам сезгә.
5266
Хатлар язам өстәлдә
Кара яхшы төшкәндә;
Бер минуты бер ел була
Син исемә төшкәндә.
5267
Хатлар язам кыйгач-кыйгач,
Уртасында сандугач;
Син — сандугач, мин карлыгач,
Хатлар яздым сагынгач.
5268
Хатлар язамын эрерәк,
Юл аралары сирәк;
Бу хатымны кулга алгач,
Хат салыгыз тизерәк.
5269
Хатлар яздым утырып,
Ак кәгазьләр тутырып;
Хатым китте, үзем калдым
Язган җирдә утырып.
5270
Хатлар яздым, хатлар яздым
Сиңа диеп, күз алмам;
Хат кына аз, күрешү кирәк,
Сагнуларга түзалмам.
5271
Хатлар яздым арганчы,
Бармакларым талганчы;
Нихәлләр белән түзәрмен
Сездән хатлар алганчы.
5272
Хатлар язарга утырсам
Бар сүзләрем югала;
Үзем монда, күңлем синдә —
Булып йөрим дивана.
5273
Хатыгызны укыганда
Моңая бит күңелләр;
Шулай сезне күралмыйча
Үтәр микән гомерләр?
5274
Чишмәләрдән сулар алып
Эчерәм атларыма;
Хат алышу — ярты каушу,
Тилмертмә хатларыңа.
5275
Чәчәк бизәккәе төшкән
Аклы күлмәккәемә;
Хат булса ял булыр иде
Янган йөрәккәемә.
5276
Чита белән Чиләбенең
Ерак бит аралары;
Хатлар язсам илтер микән
Сандугач балалары?
5277
Шомырт чәчкәсе ак булыр,
Мин җибәргән — хат булыр;
Хатка каршы хатлар язсаң,
Сөюләрең хак булыр.
5278
Шәлем көрән, шәлем көрән,
Кулъяулыкларга төрәм;
Хатлар белән сөйләшмәсәк,
Мин сине кайчан күрәм.
5279
Эх, дускаем, хатлар язам
Электр утларында;
Шушы хатым барып җитсен
Сагну минутларында.
5280
Эч пошканнарым басылмый
Урамнарда йөрмичә;
Хатка язып сүзләр бетми
Бер күреп сөйләшмичә.
5281
Язган җирләремдә калды
Хат язган караларым;
Хатлар белән якынайтыйк
Ерак юл араларын.
5282
Ял вакыты җитү белән
Солы сал атларыңа;
Ярым дисәң, яр дип сөйсәң,
Тилмертмә хатларыңа.
5283
Язмыйм инде, язмыйм инде,
Почталар китәр инде;
Почталардан хатлар көтеп
Гомерем үтәр инде.
5284
Языйм әле, языйм әле
Беләкләрем талганчы;
Ничек итеп түзим инде,
Сездән хатлар алганчы?
5285
Ян тәрәзә төпләрендә
Үсә кызыл борычлар;
Миннән китте, сиңа калды
Хат язарга бурычлар.
5286
Әнкәй, сезгә кемнәр килгән
Иярләгән ат белән?
Ара ерак, яна йөрәк,
Сөйләшиек хат белән.
5287
Әй, аппагым, җан кисәгем,
Кемнәрдә соң исәбең?
Кош теледәй хатларыңны
Кызганма, җан кисәгем.
5288
Әй, кыр казы, төш яныма
Томск күлләренә;
Хат кыстырам канатыңа,
Илтерсең сөйгәнемә.
5289
Өй түрендә гөлебез,
Гөл янында йөрибез;
Хатлар белән сөйләшергә
Калды безнең көнебез.
5290
Өстәлләрдә кара торсын,
Кулларым яза торсын;
Үзең күреп сөйләшкәнче
Хатларым бара торсын.
5291
Өстәлләрдә ике алма —
Берсен ал, берсен алма;
Иртән алсаң хатларымны,
Кичкә салмыйча калма.
5292
Өстәлләрдән өстәлләргә
Күчерәм гөлләремне;
Ак кәгазьне сердәш итеп
Сөйлимен хәлләремне.
5293
Җанкай, сездә кемнәр бар?—
Иярләгән ат тора;
Ара ерак, яна йөрәк,
Язып куйган хат тора.
5294
Җаныкаем, баса күрмә
Урман колмакларына;
Хатлар язсаң, зинһар, җанъем,
Җыр яз почмакларына.
5295
Җилләр иссә, җиргә тия
Агыйделнең таллары;
Хатка язып бетәр микән
Ерак җирнең хәлләре?
5296
Җәй көнендә шунсы рәхәт —
Сәгать өчтә таң ата;
Хатка язып сүзләр бетми,
Җыр күберәк аңлата.
5297
Һавадагы йолдызларның
Беләлмәдем исәбен;
Хатка язып сүзләр бетмәс,
Сау бул, бәгырь кисәгем.
5298
Һавада очкан кошларның
Канат очлары алтын;
Алтын-көмештән кадерле
Синең җибәргән хатың.
5299
Байлар йортлар
салдырганнар
Чыгарып балконнарын;
Себреп түктек Николайның
Чыгарган законнарын.
5300
Солдатский шинельләрнең
Сайлап алдым яшелен;
Александр, Николайның
Калдырмабыз нәселен.
5301
Безнең авыл арасында
Олы юл баганасы;
Куандыра күңелләрне
Хөррият заманасы.
5302
Алма агачы, тал агачы
Шаулый җилдә талганчы;
Совет өчен көрәшербез
Актык канга калганчы.
5303
Кызыл гаскәр алга бара —
Мылтык, кылыч кулында;
Җаным фида, тәнем фида
Яңа дөнья юлында.
5304
Тау буенда кемнәр икән
Таптап йөри чәчәкне?
Үткәрмәбез юлыбыздан
Деникинны, Колчакны.
5305
Оренбур урамнарында,
Давыл бураннарында;
Оренбур байлары качты
Себер урманнарына.
5306
Җимнәр сиптем кошларга,
Калсыннар дип кышларга;
Совет власте безнеке,
Бирмәбез бер дошманга.
5307
Әнә килә бер машина —
Пулеметы эчендә;
Колчак түзә алмый качты
Кызыл гаскәр көченә.
5308
Иртән торып тышка чыксам,
Кояш та юк, ай да юк;
Хәзер инде бар да тигез —
Ярлы да юк, бай да юк.
5309
Аклы ситса күлмәгемне
Ап-ак итеп юганнар;
Нинди якты дөнья туды,
Шатланышыйк, туганнар!
5310
Иртән торып ат җибәрдем
Урман араларына;
Иркен тормышлар ачылды
Ярлы балаларына.
5311
Юллар ярдым таллыкка,
Аулар салдым балыкка;
Әткәй-әнкәй байга эшләгән,
Без эшлибез халыкка.
5312
Иртән искән таң җилләре
Тибрәтәдер гөлләрне;
Үткәрдек кара төннәрне,
Күрдек якты көннәрне.
5313
Кызыл байрак җилфердидер
Мәчет манарасында;
Гомер җилгә очкан икән
Патша заманасында.
5314
Бакчада таллар булмаса,
Былбыллар булмас иде;
Совет власте булмаса,
Безгә көн булмас иде.
5315
Ач капкасын гөл бакчасын —
Гөл күрмәгән гөл күрсен;
Яшәсен Совет власте,
Көн күрмәгән көн күрсен.
5316
Пароходларны йөретә
Донбассның күмерләре;
Җир шарында буржуйларның
Кыскарды гомерләре.
5317
Җир шарында биш кыйтга
бар,
Аның берсе Азия;
Яшәсен Совет власте,
Бетсен буржуазия.
5318
Агыйделдә ике сал —
Берсе каен, берсе тал;
Совет иле яшәгәндә
Яши алмас капитал.
5319
Тәрәз ачтым, җимнәр сиптем —
Асыл кошлар ашасын;
Дөнья буржуйлары бетсен,
Ленинизм яшәсен.
5320
Күгәрченнәр җиргә төшә
Бергәләп гөрләшергә;
Кызыл байрак, ямьле байрак
Чакыра берләшергә.
5321
Кызыл байрак уртасында
Ука белән чигелгән;
Берләшегез, бөтен дөнья
Эшчеләре, диелгән.
5322
Кызыл байрак уртасында
Бер чүкеч белән урак;
Шул чүкеч, ураклар белән
Алыйк җир шарын урап.

5323
Очрадым таң җилләренә —
Бәрелде җиңнәремә;
Кызыл байрак утыртырбыз
Европа илләренә.

5324
Тәрәзәмне ачып куйдым
Җәйге көннәр ямьлегә;
Кызыл байрак, ямьле байрак —
Яшәтербез мәңгегә.

5325
Безнең клуб, якты клуб —
Унҗиде тәрәзәсе;
Унҗиденче елда чыкты
Хөррият заманасы.

5326
Бакчадагы алмагачлар
Сандугачның оясы;
Җир шарына үрнәк булды
Безнең Совет дөньясы.

5327
Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле;
Киләчәктә Совет илен
Чәчәк итәрбез әле.

5328
Күгәрченнәр җиргә төшә
Бергәләп гөрләшергә;
Ленин бабай эшчеләрне
Чакырды берләшергә.

5329
Кызарып чыккан кояшның
Нуры төшә диңгезгә;
Хокук бирдең, ирек бирдең,
Ленин бабай, син безгә.

5330
Иртән торып суга барам
Бакча буеннан гына;
Бу дөньяда рәхәт тормыш
Ленин юлыннан гына.

5331
Кызарып кояш чыкканда
Без булырбыз урманда;
Һичбер вакыт ялгышмабыз
Ленин юлы булганда.

5332
Бакчада таллар булмаса,
Сандугач кунмас иде;
Ленин бабай юл сызмаса,
Безгә көн булмас иде.

5333
Алдыр Урал буйлары,
Гөлдер Урал буйлары;
Яктылыкка алып бара
Ленин бабай юллары.

5334
Ак мамыктан ясый икән
Сандугачлар ояны;
Бөек Ленин сызган юлдан
Аппарабыз дөньяны.

5335
Салкын чишмәнең төбеннән
Бер таш алдым беләүгә;
Ленин күтәргән байракны
Төшералмас берәү дә.

5336
Тәрәзәмне ачып куям
Җәйге көннәр ямьлегә;
Ленин юлы — безнең юл ул,
Яшәтербез мәңгегә.

5337
Аллы-гөлле чәчәк ата
Безнең урман юллары;
Безнең өчен маяк булды
Ленин бабай юллары.

5338
Карлыгачлар тезелгәннәр
Телефон чыбыгына;
Безгә рәхәт тормыш бирде
Тик Ленин юлы гына.

5339
Бәйрәмнәрдә кызыл фылаг
Тотып йөрдем кулыма;
Мәңгелеккә без бирелгән
Ленин бабай юлына.

n
5340
Ленин бабай эрәсемен
Алып карыйм кулыма;
Җиңелмәскә, чигенмәскә
Бастым Ленин юлына.

5341
Өстәлдә кызыл гөл генә,
Кызыл гөлләр ямь генә;
Ленин бабайның юлларын
Яшәтербез мәңгегә.

5342
Безнең клуб бакчасына
Кызыл гөлләр чәчкәннәр;
Берәм-берәм бар да килә
Ленин бабай әйткәннәр.

5343
Кызарып чыккан кояшның
Нуры төшә елгага;
Ленин бабабыз чыгарды
Безне якты дөньяга.

5344
Аргы яктан бирге якка
Басма салдым — киң такта;
Күмәк тормыш төзегез, дип
Ленин язган китапка.

5345
Ленин сүзләрен өйрәник,
Колхозчылар, килегез!
Ленин бабай өйрәткәнчә
Төзелә безнең илебез.

5346
Алыйк, дуслар, тагыйк, дуслар,
Ударниклар билгесен;
Ленинизмны өйрәник,
Иске тормыш җиңелсен.

5347
Кара урман уртасында
Роза чәчәк атадыр;
Безнең кадерле бабабыз
Мавзолейда ятадыр.

5348
Бардым Мәскәү каласына
Мавзолейны күрергә;
Ленин бабай юл калдырды
Елга түгел, гомергә.

5349
Агыйделдә ак пароход, —
Сызылып кала эзләре;
Безнең өчен якты маяк
Ленин бабай сүзләре.

5350
Таң-таң ата бу яктан,
Чулпан калка ерактан;
Ленин бабайның сүзләре
Һич китмидер йөрәктән.

5351
Бадъян чәчтем уңсын дип,
Буразналар тулсын дип;
Ленин бабай васыять әйткән,
Яшьләр белем алсын дип.

5352
Ленин бабай яшь чагында
Бөдрә чәчен алдырган;
Укырга һәм укырга, дип
Васыять әйтеп калдырган.

5353
Ленин бабай васыять әйткән
Укырга һәм укырга;
Тырыша-тырыша укыйбыз без —
Без алдынгы укуда.

5354
Бакчадагы алмагачның
Ботагы җиргә тигән;
Ленин бабай балаларга,
Тырышып укырга, дигән.

5355
Тыныч йокла, Ленин бабай,
Мавзолеең эчендә;
Көрәшергә әйткән сүзең
Һәммәбезнең исендә.

5356
Тыныч йокла, Ленин бабай —
Һәрбер сүзең үтәлә;
Бөтен дөнья эшче халкы
Байрагыңны күтәрә.

5357
Исле чәчәк өзелсә дә
Исе кала болында;
Ленин бабай үзе үлсә дә,
Исме халык телендә.

5358
Бер кызара, бер аллана
Карлыган пешкән чакта;
Ленин бабай булсын иде
Колхозлар үскән чакта.

5359
Кошлар кунган имәнгә
Яфракларын игәнгә;
Рәхмәт Ленин бабабызга
Рәхәт тормыш биргәнгә.

5360
Кызыл байрак җилли-җилли
Җилләп балкыта илне;
Рәхмәт Ленин бабабызга —
Безгә тигезлек бирде.

5361
Безнең авыл аша үтә
Автомобиль юллары;
Коммунистлар, комсомоллар
Без бит Ленин уллары.

5362
Ленинизм юлыбыз,
Ленин бабай улы без;
Бар буржуйлар яхшы белсен —
Корыч безнең кулыбыз.

5363
Җир йөзенә бәхет бирә
Синең сызган юлларың;
Юлларыңа гөл бизиләр
Монда калган улларың.
5364
Ленин бабайның юлларын
Мәңгелеккә саклыйбыз;
Күмәкләшеп эшли-эшли
Коммунизмга атлыйбыз.
5365
Ленин бабай портретын
Чәчәк белән бизибез.
Яңа, якты, матур тормыш —
Коммунизм төзибез.
5366
Алга, дибез, алга, дибез,
Алга таба барабыз;
Алга барырга кушкан бит
Безгә Ленин бабабыз.
5367
Тар сукмактан күптән чыктык,
Олы юлдан барабыз;
Олы юлга алып чыкты
Безне Ленин бабабыз.
5368
Алга, дибез, алга, дибез,
Алга маяк куелган;
Коммунизмга барабыз
Ленин бабай юлыннан.
5369
Алмагачның алмасын
Хезмәт халкы ашасын;
Туры юлга җитәкләүче
Ленин юлы яшәсен.
5370
Бакчадагы гөлләремнең
Чәчәкләрен карагыз;
Ленин байрагы астында
Һаман алга барабыз.
5371
Комбайннар урып йөри
Басуларда игенне;
Гомер буе онытмабыз
Юлбашчыбыз Ленинны.
5372
Идел-Кама суларында
Зур-зур ГЭСлар салабыз,
Шундый ГЭСлар төзергә дип
Кушкан Ленин бабабыз.
5373
Безгә тракторлар килде,
Тагын бер пар киләсе;
Яшәсен безнең җитәкче
Ленин компартиясе.
5374
Алма алай буламыни,
Алма түгәрәк була;
Ялгыз тормыш тормышмыни,
Тормыш бергәләп була.
5375
Без җыйдык колхоз тарысын,
Өлгергәнен сарысын;
Кулак, мулла калдыкларын
Себереп түктек барысын.
5376
Агыйделдән агып килә
Агыйдел салчылары;
Мулласы да, мәзине дә
Капитал ялчылары.
5377
Борынгылар надан булган,
Ышанганнар аллага;
Актык сарыкларын сатып
Ашатканнар муллага.
5378
Агыйделдә сал ята,
Сал өстендә тал ята;
Муллаларны дин саргайтмый,
Мал кайгысы саргайта.
5379
Колхозчы дип язып куйдым
Биек тауның башына;
Мулла абзый нәләт укый
Колхозчылар башына.
5380
Татсоюздан алып кайттык
Ура торган машина;
Шул уру машиналары
Кайгы кулак башына.
5381
Безнең колхоз кырларында
Сандугачлар сайраша;
Коммунага без барабыз
Колхоз кырлары аша.
5382
Ай катында якты йолдыз -
Сөйгән йолдызым гына;
Авыр тормыштан коткарды
Мине колхозым гына.
5383
Урамнардан гөрләп үтте
Колхозчылар җырлашып;
Үткән гомер әрәм булган
Сука белән тырнашып.
5384
Күл өстендә бала үрдәк
Канатларын кагына;
Таза тормыш, яхшы тормыш
Бары колхозда гына.
5385
Безнең колхоз бакчасында
Гөлләр ата ал чәчәк;
Гөлләр аткан ал чәчәк күк
Колхозлар яшәячәк.
5386
Безнең авыл - күлле авыл,
Бер күле тар култыкта;
Хәзер ирләр, хатын-кызлар
Барысы бер хокукта.
5387
Кырда үскән җитеннәрнең
Матур була чәчәге;
Матур колхозның бу көне;
Күңелле киләчәге.
5388
Урал буйлары ямьле,
Урал сулары тәмле;
Урал буена тезелгән
Колхоз кырлары ямьле.
5389
Чишмә ага, чишмә ага,
Чишмә ага туктаусыз;
Чишмә агадыр туктаусыз,
Гөрләп үсәдер колхоз.
5390
Йолдызлар якты яналар
Төн кара булган саен;
Колхоз үсә, колхоз ныгый
Көн саен, сәгать саен.
5391
Күгәрченнәр килгән безгә -
Җим бирик, ашасыннар;
Бергә эшләү күңелле икән,
Колхозлар яшәсеннәр.
5392
Агыйделдә ак нәрсә бар,
Су күбеге түгелме?
Ярышып эшләү, күмәк эшләү
Шатландыра күңелне.
5393
Колхозның кызыл байрагы
Ефәк белән чигелгән;
Байрак безгә ярышларда
Җиңгән өчен бирелгән.
5394
Түгәрәк күл буйларында
Су күмгән камышларны;
Яз тырышсаң, көз алырсың
Мул итеп уңышларны.
5395
Алмагачлар утыртабыз
Колхоз бакчаларына;
Машиналар кайта безгә
Заем акчаларына.
5396
Сандугачка җимнәр сиптем,
Сайрасын да, ашасын;
Һәрбер эштә җиңеп чыккан
Ударниклар яшәсен.
5397
Кызарып пешкән алманың
Сайладым матурларын;
Стахановчылар дибез
Ил төзү батырларын.
5398
Ике басу арасына
Утыртканнар яшь каен;
Яшь каендай шаулап үсә
Безнең колхоз көн саен.
5399
Безнең колхоз кыры көлле,
Колхоз бакчасы гөлле;
Колхоз бакчалары гөлле,
Күмәк тормыш күңелле.
5400
Кызыл чуклар тагып куйдым
Акбүз атның ялына;
Колхозларны, совхозларны
Ныгытабыз тагын да.
5401
Ап-ак итеп карлар яуган,
Канаулар тула язган;
Беләсезме, Татарстан
Ленин ордены алган.
5402
Авыллардан авылларга
Телефон баганасы;
Хәзер иске заман түгел,
Техника заманасы.
5403
Мендем тауның башына,
Исмем яздым ташына;
Өйләребездә электр,
Кырыбызда машина.
5404
Гармуныңны тартып уйна
Яңавыл көйләренә;
Электр утлары балкый
Колхозчы өйләрендә.
5405
СССР дип кемнәр язган
Самолет канатына?
Алдынгыларны сайлыйбыз
Совет аппаратына.
5406
Кызылармеец сакта тора,
Винтовкалары корыч;
Культуралы таза тормыш
Безнең алдагы бурыч.
5407
Имән агач - каты агач,
Сындырсаң да сынмый ул;
Культуралы таза тормыш
Аң-белемсез булмый ул.
5408
Җилләр ачып җибәрделәр
Клубның тәрәзәсен;
Орденлы Татарстанның
Күтәрик дәрәҗәсен.
5409
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Клара;
Совет иле үсә, ныгый,
Көннән-көн алга бара.
5410
Уйсу җирләр, уйсу җирләр,
Уйсу җирләрдә күлләр;
Электрдан якты булсын
Безнең алдагы көннәр.
5411
Мәскәү каласы зур кала
Совет иле йөрәге;
Гөрләп үскән зур гигантлар
Безнең илнең терәге.
5412
Алтын микән, көмеш микән
Кремльнең йолдызы;
Кремльнең нуры белән
Балкып тора җир йөзе.
5413
Кремльнең бакчасында
Кызыл гөлләр үсәдер;
Кызыл гөлнең кызыл нуры
Ил өстенә төшәдер.
5414
Ал чәчәкле илебез,
Гөл чәчәкле илебез;
Җир шарында кояш булып
Тора безнең илебез.
5415
Урак урган җирләрем,
Печән чапкан җирләрем;
Ал чәчәктәй күкрәп үсә
Минем туган илләрем.
5416
Ал чәчәк ата гөлем,
Гөл чәчәк ата гөлем;
Ал чәчәкләргә күмелеп
Яшәсен туган илем.
5417
Тәрәзә төбем исле гөл, -
Яфраклары киң түгел;
СССР ул алдынгы ил,
Берил дә аңа тиң түгел.
5418
Бормалы тау итәгендә
Ал чәчәк ата чия;
Җиңүләрдән җиңүләргә
Алып бара партия.
5419
Безнең болын уртасында
Үсә бөдрә ак каен;
Совет иле гөрләп үсә,
Алга бара көн саен.
5420
Тәрәзәмнең төпләрендә
Аллы-гөлле гөлчәчәк;
Совет иле - бәхет иле,
Гөлчәчәктәй үсәчәк.
5421
Югарыдан түбән ага
Безнең авыл елгасы;
Яшәсен Совет власте,
Гөрләсен бар дөньясы.
5422
Бакчадагы агачларның
Алма икән сигезе;
Без төзегән ил җиңелмәс,
Корыч аның нигезе.
5423
Кызарып кояш чыкканда
Маллар кудым көтүгә;
Дошманнарның эче яна
Безнең алга китүгә.
5424
Без читләрнең җирләренә,
Суларына тимибез;
Үзебезнең Совет җирен
Бер карыш та бирмибез.
5425
Су сипкәндә гөлләремә,
Су сибәм суганыма;
Адым саен шатланамын
Бу чорда туганыма.
5426
Без туганбыз Октябрьда,
Без Октябрь баласы;
Октябрьда туганнарның
Ленин булыр бабасы.
5427
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр ташкүмер;
Укыйбыз да, эшлибез дә,
Шаулап үтә яшь гомер.
5428
Күкрәгемдә КИМ билгесе,
Ленин бабай бүләге;
Җирдә коммунизм төзү
Комсомолның теләге.
5429
Комсомоллар эшкә бара,
Иңбашында көрәге;
Алтмыш буржуйны куркыта
Бер комсомол йөрәге.
5430
Ак күгәрчен ояда,
Оялары пыяла;
Комсомоллар, клуб ачып,
Нур сибәләр дөньяга.
5431
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Келәт калайларына;
Безнең арада урын юк
Кулак малайларына.
5432
Күтәр байракны югары,
Күрмәгәннәр күрсеннәр;
Комсомол дигән исемне
Белмәгәннәр белсеннәр.
5433
Безнең мәктәп шуңа матур
Биек тәрәзәләре;
Язылыгыз комсомолга,
Зур бит дәрәҗәләре.
5434
Комсомоллар клубта
Хат язалар флотка;
Комсомолка булма имеш,
Колхоз кызы булып та.
5435
Комсомолга шул килешә
Яулыкларның аллары;
Бөтен илләргә таралган
Комсомолның даннары.
5436
Иртә торып тышка чыксам -
Кырау төшкән миләшкә;
Комсомоллар алгы сафта
Уңыш өчен көрәштә.
5437
Укы, иптәш, укы, иптәш,
Укый-укый алга кит;
Алган белемнәрең белән
Җәмгыятькә файда ит.
5438
Укы, дустым, тырышып укы,
Миннән теләк шул сиңа;
Ышанычлы эшче бул син
Советлар властена.
5439
Ишек алдым түгәрәк,
Уйный сары күбәләк;
Культуралы тормыш төзик,
Кызлар-яшьләр, бергәләп.
5440
Кызарып кояш чыккачтын
Тараладыр нурлары;
Ярыша-ярыша кырда эшли
Колхоз комсомоллары.
5441
Атлар килә атлап-атлап,
Җиләк чәчәген таптап;
Гармун көйләренә җырлыйм
Колхоз кызларын мактап.
5442
Ике матур суга бара —
Җем-җем кара чиләге;
Безнең колхозның кызлары
Пешкән кура җиләге.
5443
Апрель җитми агып китми
Агыйделнең бозлары;
Су сорасаң, ширбәт бирә
Безнең колхоз кызлары.
5444
Сандугачның балалары
Талга кунганнар икән;
Кызларыгыз тырышып эшли,
Бигрәк уңганнар икән.
5445
Яратамын карлыгачның
Тәрәзәгә кунганын;
Без кызларның яратабыз
Ударница булганын.
5446
Кызарып кояш чыкканда
Көн ягыннан җил исә;
Үзе эшли, үзе җырлый
Ударница Нәфисә.
5447
Кашы кара, күзе кара —
Сөйгәнем Бибисара;
Үзе пөхтә, сүзе оста,
Һәр эштә алдан бара.
5448
Ал чәчәкләр өзәмен,
Тәрәзәгә тезәмен;
Көндез эштә, кич клубта
Комсомолкам, гүзәлем.
5449
Комсомолкам, син үзең,
Кашыңнан кара күзең;
Эшне сөеп үскәнгәме,
Ай кебек балкый йөзең.
5450
Агыйделнең аръягында
Җырлап утын кисәләр;
Безгә дигән яшь матурлар
Комсомолда үсәләр.
5451
Җыеп алдым зәңгәр чәчәк
Матур кыр битләреннән;
Агрономнар хәзерлибез
Колхоз егетләреннән.
5452
Чибәрлекне, матурлыкны
Үлчәмиләр төс белән;
Егетләрнең чибәрләре
Дан казана эш белән.
5453
Ал бизәкле аклы ситса —
Минем сөеп кигәнем;
Кара кашлы, кара күзле
Комсомолец сөйгәнем.
5454
Кызу була, шарт-шорт сына
Арышның камыллары;
Һәр эштә үрнәк күрсәтә
Колхоз комсомоллары.
5455
Безнең басу уртасында
Былбыл сайрый арышта;
Минем дустым комбайнчы,
Алдан бара ярышта.
5456
Ак та була, күк тә була
Күгәрчен билләрендә;
Бул син батыр, бул көрәшче
СССР илләрендә.
5457
Очрадым таң җилләренә,
Бәрелде җиңнәремә;
Чәчәкләрнең дә чәчәге
Без Совет илләрендә.
5458
Оча казлар, оча казлар,
Күлләргә төшә кичен;
Рәхмәт сиңа, туган илем,
Күңелле яшьлек өчен.
5459
Алга атла, алга атла,
Алга атла, комсомол;
Алда белем, алда көрәш,
Алда сиңа якты юл.
5460
Китәм инде, китәм инде,
Китәмен еракларга;
Туган илне, үскән җирне
Дошманнардан сакларга.
5461
Килдем илнең чигенә,
Мылтык астым билемә;
Дошман якын килә алмас
Безнең Совет җиренә.
5462
Үткен төрән, үткен төрән,
Атның яллары көрән;
Атларның яллары көрән,
Сугыш белемен өйрән.
5463
Алдым мылтык, мендем сикреп,
Дустым, акбүз атларга;
Мылтык тотып сүз бирәбез
Илебезне сакларга.
5464
Үз теләгем белән барам
Туган илне сакларга;
Дошман түгел, җил дә үтмәс
Без тезелгән сафларга.
5465
Агыйделнең аръягында
Кыр казлары тезелгән;
Кызыл гаскәр - шанлы гаскәр
Бара Ленин эзеннән.
5466
Кызылармеец сакта тора,
Кигән яшел шинелен;
Мылтык тотып, қылыч тотып
Саклый Советлар илен.
5467
Кызылармеец атта бара,
Җилкәсендә сөңгесе;
Биш почмаклы қызыл Йолдыз -
Кызылармеец билгесе.
5468
Кызыл гаскәрләр тезелеп
Җырлап кайта уеннан;
Кызыл гаскәр ил сакчысы,
Бара Ленин юлыннан.
5469
Карлыгачлар ояда,
Оялары пыяла;
Кызыл гаскәр җиңалмаслык
Бер дошман юк дөньяда.
5470
Кызылармеец сборларда
Яшел шинелен кия;
Самурайның котын алды
Безнең батыр армия.
5471
Башларына шлем кигән
Буденный атлылары;
Мылтык тотып, қылыч аскан
Советның сакчылары.
5472
Бакчабызга гөл утыртыйк,
Сандугачлар килсеннәр;
Гөрләттереп җырлап үтик,
Кызыл гаскәр дисеннәр.
5473
Аккошлар күлгә төшкәннәр,
Ак мамыклар чәчкәннәр;
Аккош кебек тезлеп бара
Безнең қызыл гаскәрләр.
5474
Иртә торып тышка чыксам -
Ай түгәрәк шикелле;
Минем иркәм қызылармеец,
Батыр лачын шикелле.
5475
Су буйларында тал тирәк,
Тирәккә кошлар кунган;
Минем иркәм армиядә
Кызыл командир булган.
5476
Шинель киеп, каеш буып
Карточкаларга төшкән;
Үзәгемне өзәр өчен
Буйлары зифа үскән.
5477
Җил тимәсә тибрәнмидер
Наратның ылыслары;
Дошман килсә, башын кисәр
Безнең ил қылычлары.
5478
Кис агачның каенын,
Ул булмаса имәнен;
Кызыл гаскәр бирер әле
Буржуйларның кирәген.
5479
Кызыл диләр, қызыл диләр,
Кызыллар кияләр дә;
Яратып сөйгән ярларым
Кызыл Армияләрдә.
5480
Карлар яуган киртләч-киртләч,
Киртләч бетәр кар киткәч,
Әйләнербез дә кайтырбыз
Фашистларны юк иткәч.
5481
Язлар җитсә, қар сулары
Ярлардан ташып ага;
Күрсәтмәбез шәфкать төсен
Котырган фашистларга.
5482
Тәрәзә төбем чәчәкле,
Өстәл өстем гөл генә;
Җиңәргә булгач, җиңәрбез —
Безнең теләк бер генә.
5483
Кызулатып-қызулатып
Үтеп бара паровоз;
Дошман киртәләрен җимереп
Һаман алга барабыз.
5484
Кая гына барсақ та,
Кайчан приказ алсақ та;
Без җиңәрбез, дошман җиңмәс
Без батырлар бар чакта.
5485
Җилләр исә, җилләр исә,
Кем туктатыр җил көчен;
Егет җанын қызганырмы
Туган-үскән ил өчен?!
5486
Без үтәрбез тауларны,
Юк итәрбез яуларны;
Илебезнең ирке өчен
Кызганмабыз җаннарны.
5487
Кулымдагы мылтыгымның
Ялтырап торган чагы;
Немецларның фашистларның
Калтырап торган чагы.
5488
Тәрәзә төпләребез,
Үрмәле гөлләребез;
Дошманнарның йөрәгенә
Ут салган көннәребез.
5489
Берлин дигән қалаларын
Барып күрербез әле,
Центральный урамында
Җырлап йөрербез әле.
5490
Урмандагы туера
Яфрак ярса куера;
Дошманнарны тар-мар итик,
Моны халык боера.
5491
Солдатский ремень белән
Урадык билебезне;
Күз қарасыдай сақларбыз
Кадерле илебезне.
5492
Пилоткамны қыңгыр салдым
Мылтықтан атқан чақта;
Туган илем гел исемдә
Окопта ятқан чақта.
5493
Туган илдән, туганнардан
Немец аерды безне;
Мылтыгыма башым қуеп
Һәрвақыт уйлыйм сезне.
5494
Юл буйлары қара тирәк, -
Сирәкләтергә кирәк;
Барыбызда тик бер теләк
Дошман бетсен тизерәк.
5495
Зәңгәр күкләрне шаулата
Самолет моторлары;
Дошманнарны тар-мар итә
Безнең ил батырлары.
5496
Безнең авыл уртасында
Җилферди қызыл әләм;
Илебез өчен көрәшүче
Каһарманнарга сәлам.
5497
Ленинград, Москва,
Урамнары таш қына;
Үз җиребезне бирмәбез
Герман фашистларына.
5498
Алмачуар бизәк төшкән
Мәскәү батисларына;
Бирмәбез Совет властен
Герман фашистларына.
5499
Учларыма җыеп алдым
Агыйдел қамышларын;
Илебездән себреп түктек
Шул Герман фашистларын.
5500
Биек тауларның башында
Үсә суганнарыбыз;
Герман фашистларын җиңде
Безнең туганнарыбыз.
5501
Өсләрендә соры шинель,
Аягында «итекләр;
Бу көрәштә герой булды
Бик күп уңган егетләр.
5502
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Дания;
Тугызынчы май көнендә
Җиңелде Германия.
5503
Илебезгә ут қабызды
Фашист дигән ахмақлар;
Дошманнарга багышлана
Безнең шушы тақмақлар.
5504
Кақма, дошман, қапқабызны,
Үз қапқаңны қагарбыз;
Кагу түгел, үз өнеңдә
Кабыргаңны санарбыз.
5505
Гитлер бандит қаян алган
Кара тимер чанасын?
Безгә қаршы сугыш ачқан
Белмәенчә чамасын.
5506
Әй, фашистлар, окопларны
Тирәнрәк қазығыз;
Башқа қабер қазымассыз,
Шунда булыр базығыз.
5507
Тәгәриләр, тәгәриләр,
Тәгәриләр фашистлар;
Бәргәлиләр, дөмбәслиләр
Безнең қызылармеецлар.
5508
Фашистларның кигәннәре
Чуар-чуар масхалат;
Масхалатын ташлап қача,
Качмас иде эш харап.
5509
Гитлерчылар бер әбидән
Мунча дип даулаганнар;
Ләкин партизаннар килеп
Мунчасыз парлаганнар.
5510
Немецлар безне сагалай
Кул астына алырга;
Без аларны чамалайбыз
Подметкага салырга.
5511
Фашист бара мақтанып,
Таныгына атланып;
Таныгын ут қамап алды,
Үзе җиргә қапланды.
5512
Ачы буран, ачы салқын,
Фашист мәлгун күшеккән;
Чалбарын қаптыралмыйча,
Ник тудым көнгә төшкән.
5513
Бер гитлерчы йоқлаганда
Бик қурқыныч төш күргән;
Кызылармеец тотып алып
Уңлы-суңлы «өшкергән».
5514
Бер фашист бер йортқа кереп
Каз урларга тотынган;
Ә бабай артыннан килеп
Балта белән тондырган.
5515
Безнең «Катюша» бик юмарт,
«Сый-хөрмәтне» жәлләми;
Тик фашистлар бу хөрмәтне
Яратмайлар әллә ни.
5516
Килгән чақта немец килде
Ике аягы белән;
Кире сыптыралар хәзер
Култық таягы белән.
5517
Гитлер қызы чәчен тарый,
Икедән үрер әле;
Безгә күрсәткәннәрне
Үзе дә күрер әле.
5518
Суқыр Гитлер суқа сөрә,
Утрып елый мижага;
Безгә нужа күрсәтәм дип,
Үзе қалды нужага.
5519
Гитлерның бер күзе суқыр,
Аузы-борны салынган;
Безнең гаскәр қамап алгач,
Ақтыйқ қоты алынган.
5520
Гитлерның борыны қызган
Безнең нефть исенә;
Кем генә сузмасын борнын -
Ул ярыла икегә.
5521
Гитлерны паралич суққан
Курқып, күп уйлаганга;
Озақламай башын салыр
Бөтенләй диванага.
5522
Безгә қаршы сугыш ачты
Гитлер дигән бер ишәк;
Ата-бабаң күрмәгәнне
Күрәсеңме, килмешәк.
5523
Безнең самолет һавада
Уйный, қоштай оча ул;
Гитлер чәйнәмичә йота,
Шуңа күрә қоса ул.
5524
Суқыр Гитлер сабан сөрә,
Чак-чак атлай атлары;
Алдын-артын белми қача
Корчаңгы солдатлары.
5525
Капқа төпләренә басып
Гитлер сыга балавыз;
Зурлыҡларын аералмайм —
Әллә қапқа, әллә авыз.
5526
Бүген төнлә бер төш күрдем
Бәреп ектым бер этне;
Аяз көнне яшен суқсын
Гитлер дигән бандитны.
5527
Гитлер киртәдә утыра
Чабатасын киптерә;
Безнекеләр арттан килеп
Пулеметтан сиптерә.
5528
Немецлар чабаталарын
Бишәр ҡаттан үргәннәр;
Бишәр потлы чабатаны
Күтәралмый үлгәннәр.
5529
Әй, баш қына, баш қына,
Гитлер башы таш қына;
Шул таш башны ватар өчен
Безнең халық ашқына.
5530
Ақтйр пәке саплары,
Күктйр пәке саплары;
Кикриге шиңде Гитлерның,
Җитте «қапут» чақлары.
5531
Гитлер әйтте: «Москваны
Үз қулыма алдым», — дип;
Хәзер инде елап йөри,
Берлинсыз да қалдым, дип.
5532
Сулар таулар арасыннан
Ташып, ургылып ақты;
Гитлер, Мәскәүне алам дип,
Берлиннан қулақ қақты.
5533
Суқыр Гитлер сызгалаган
Планнар җимерелде;
Безгә дигән қаберенә
Ул үзе төшерелде.
5534
Гитлерчылар безнең җирдә
Эзләгәнен таптылар;
Һәрбересе берәр қулач
Җиргә кереп яттылар.
5535
Дон буйлары тал гына,
Яфрақлары бал гына;
Үз анасын немец суяр,
Булсын аңар мал гына.
5536
Дон буйлары алмагач,
Сайрай сары сандугач;
Немец кисеп утқа яқтй
Алмалары қалмағач.
5537
Дон буйлары чиядер,
Пешсә җиргә тиядер;
Немец аяқ басқан җирдә
Үлән-яфрақ көядер.
5538
Немецларның башқалась
Берлин дигән қалада;
Калмай алар штыгыннан
Бишектәге бала да.
5539
Немецларның ашаганы --
Тавық белән қаз гына;
Ақтйқ әйбереңне ала
Кызганмайча аз гына.
5540
Немецларның ашаганы
Ақ май белән бал гына;
Ул этләрнең эшләгәне
Күз яшь белән қан гына.
5541
Немецларның солдаты оста,
Бар да йөртә машина;
Ай буена юынмағач,
Шатыр-шотыр қашына.
5542
Тау башында бытбылдык,
Бүсер Гитлер — зур кендек;
Күрәсеңме, солдатларың
Чүпрәк җыя бер сандык.
5543
Абау, Гитлер, авызың зур,
Ачма - тешең санарлар;
Тиздән бөтен шайқаң белән
Мир хөкеме ясарлар.
5544
Ах, дусларым, бу сугышның
Беткәнен күрсәк иде;
Гитлер белән Мусолинны
Сабанга җиксәк иде.
5545
Ақ күлмәгем кияр идем,
Шул немецны қусалар;
Бер шатланып йөрер идем,
Барсын тотып бусалар.
5546
Безнең базар уртасына
Утырталар багана;
Үтте инде шул Гитлердан
Курқа торган замана.
5547
Имән агач қаты агач,
Каен агач - чырагач;
Сөйгән ярымны да бирдем
Военкомат сорагач.
5548
Төннәремне мин үткәрәм
Сәгатьләремә қарап;
Без үзебез айрылмадық,
Аерды военкомат.
5549
Военкомат, военкомат,
Военкомат нишләде;
Военкомат ни виноват,
Гитлер шулай эшләде.
5550
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Нурсамат;
Безнең айрым яшәүләргә
Гитлер явыз виноват.
5551
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Нурания;
Өзелеп сөйгән ярларымнан
Аерды Германия.
5552
Ақлы ситса күлмәгемнең
Ае бар якасында;
Айрым тормыш кичерәбез
Шул Гитлер арқасында.
5553
Җиләк җыям ялгыз гына
Аланның алларыннан;
Чәнчелеп китсен Гитлер бандит,
Аерды ярларымнан.
5554
Урам аша чыққан чақта
Ырғыттым чылбырымны;
Армиягә ил сақларга
Озаттым былбылымны.
5555
Бөек Ватан сугышына
Озатам сөйгәнемне;
Эштә батыр, төскә матур,
Илдә бер дигәнемне.
5556
Ақлы ситса күлмәк юдым,
Аны қайларга элим?
Иркәм немец фашистларын
Бетреп қайтуын телим.
5557
Мин иркәмә хатлар язам,
Җавапсыз қалмыйм бер дә;
Ул фронтта, ә мин тылда -
Йөрәкләр тибә бергә.
5558
Кисәм дә тар, салсам да тар
Ақ буйлы күлмәккәем;
Ахыр теләгем шул сиңа
Сау йөре, гүзәлкәем.
5559
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фатыйма;
Миннән теләкләр шул сиңа —
Бас батырлар сафына.
5560
Җидегән йолдызның қойрыгы
Борыла микән таңнарга?
Фронтларга китте ярым,
Йөри икән қайларда?
5561
Беләзекләрем ике пар,
Киеп йөрим бер парын;
Фронтларда йөри минем
Яратып сөйгән ярым.
5562
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Рамазан;
Иркәм йөри фронтларда,
Кайтыр әле бер заман.
5563
Минем иркәм госпитальдә
Ята микән сызланып?
Тиз көннәрдә қайтыр микән,
Көтәм сабырсызланып.
5564
Иркәм буган сары қаеш,
Кигән яшел пилутқа;
Яннарына барыр идем
Ике генә минутқа.
5565
Зәңгәр чәчәк сатып алдым
Уфа қызы қулыннан;
Тиздән инде хаты килер
Граница буеннан.
5566
Мин хат язам, син үзең дә
Хат язарга онытма;
Алтыннан да қадерлерәк
Сәлам хаты фронтта.
5567
Очқан қошлардан сорадым
Күрмәдегезме диеп;
Иркәм йөргән фронтлардан
Килмәдегезме диеп.
5568
Аллар итә торгандыр,
Гөлләр итә торгандыр;
Винтовкасына таянып
Яллар итә торгандыр.
5569
Роза гөлем чәчәк ата
Өстәлләрдә банкыда;
Сөйгән ярым зур сугышта,
Армиядә танкыда.
5570
Гөлләремә карап торам
Чәчәге тулуына;
Өзеләдер үзәккәем
Ранен булуыңа.
5571
Томан булса, басып торам
Агыйдел ярларына;
Бәйләр идем яраларың
Баралсам яннарыңа.
5572
Саный барам, саный кайтам
Вагоннарның рамнарын;
Санитаркалар бәйлиләр
Бәгыремнең раннарын.
5573
Совет илендә микән,
Совет җирендә микән;
Сөйгәнемнән хат килмидер,
Әллә пленда микән?
5574
Иртә сөртәм, кич тә сөртәм
Тәрәзәмнең парларын;
Китеп хәбәрсез югалды
Яшьтән сөйгән ярларым.
5575
Аклы минем кигәнем,
Күкле минем кигәнем;
Ленинград фронтында
Йөри минем сөйгәнем.
5576
Ян бакчага гөлләр чәчтем,
Кайчан тишелер икән?
Кайтам дигән хәбәрләрең
Кайчан иштелер икән?
5577
Берсе артист, берсе танкист,
Берсе мотоциклда;
Өчесенең берсе дә юк
Шундый яхшы вечерда.
5578
Иртән торып тышка чыктым,
Карадым тулган айга;
Командирыңнан сорап бак,
Җибәрмәсме бер айга.
5579
Алъяпкычым бер чеметем,
Армиядә егетем;
Исән генә йөреп кайтса,
Шул егеттә өметем.
5580
«Уф» дисәм ялкын чыгадыр
Сулаган сулышымнан;
Ах, бәгырем, кайтырсыңмы
Шул герман сугышыннан?
5581
Тасмалап күлмәк тектерәм
Ике метр алым бар;
Армиядә, фронтларда
Вәгадәле ярым бар.
5582
Аклы ситса күлмәгемнең
Бил турында ае бар;
Әйләндермәгез башымны,
Армиядә ярым бар.
5583
Иртән торып тышка чыксам
Су буйлары эрәшә;
Сагынсам да гаеп түгел,
Ватан өчен көрәшә.
5584
Якын дустым, кайтуыңа
Ак кулъяулык чигәрмен;
Батыр егет, дустым, сиңа
Миннән бүләк диярмен.
5585
Минем дустым армиядә,
Хатларын сирәк алам;
Сугышларда исән йөреп
Кайтуын көтеп калам.
5586
Минем иркәм армиядә,
Ерагайды арабыз;
Ара ерак булган саен
Якыная барабыз.
5587
Минем дустым армиядә,
Сугышлар беткәч кайтыр;
Ул кайткачтын минем
Алсу чәчәген атыр.
5588
Минем иркәм хат җибәргән
Совет иле чигеннән;
Фашистларны кырган өчен
Орден бирделәр, дигән.
5589
Минем иркәм армиядә
Командир полка бит ул;
Фашистларны илдән кугач,
Яныма кайта бит ул.
5590
Минем дустым армиядә
Сталинградларда;
Көнгә керсәм, шул дустымны
Сагнам ифыратлар да.
5591
Минем дустым армиядә,
Күкрәгендә медале;
Үлмәсәм, гүргә кермәсәм,
Онтасым юк мин аны.
5592
Минем иркәм армиядә,
Ал таккан пагунына;
Кошлар булып очар идем
Түзалмый сагынуга.
5593
Минем иркәм армиядә
Йөри акбүз атларда;
Аны ташлап, ничек итеп
Күз төшерим ятларга.
5594
Минем иркәм армиядә,
Шинель килешер микән?
Армиядән кайттым диеп,
Килеп күрешер микән?
5595
Минем иркәм армиядә,
Көтәм әле үлгәнче;
Военкомат өстәленә
Хәбәрләре килгәнче.
5596
Минем иркәм һәлак булды
Герман сугышларында;
Нинди сүзләр әйтте икән
Актык сулышларында?
5597
Минем иркәм армиядә,—
Биленә пуля тигән;
Ярам төзәлгәч тә, кабат
Сугышка китәм, дигән.
5598
Минем иркәм армиядә,
Ул җиңеп илгә кайтыр;
Хәзер күңлем боек чагы,
Ул кайткач чәчәк атыр.
5599
Минем иркәм армиядә,
Ул билгесез югалды;
Юк, билгесез югалмады,
Герой исеме алды.
5600
Минем иркәм армиядә,
Хатлары сирәк килә;
Хатлары сирәк килсә дә,
Көтәргә туры килә.
5601
Минем иркәм йөри икән
Военный атлар белән;
Сөйләшербез хатлар белән,
Чуалма ятлар белән.
5602
Минем җаный кайтыр әле
Яшел шинелен киеп;
Бер әйтмәсә дә, бер әйтер
Яшьли сөйгәнем, диеп.
5603
Минем иркәм армиядә,
Язын кайтырмын, дигән;
Одеколон, исле сабын
Алып кайтырмын, дигән.
5604
Минем дустым армиядә,
Билендә сары каеш;
Матурлыгына масаеп
Йөри бит, понимаешь.
5605
Минем дустым армиядә,
Сиңа да сәлам дигән;
Салам арасына печән
Кыстырып салам, дигән.
5606
Минем улым армиядә,
Каеш буа биленә;
Герой булып, мактау алып
Кайтыр туган иленә.
5607
Минем малай армиядә
Гитлер белән көрәшә;
Шул мәлгуньне бетереп
Кайтыр, алла теләсә.
5608
Минем әткәй армиядә,
Командир булып эшли;
Исләремә төшермәгез,
Күңелем әллә нишли.
5609
Минем абыем армиядә,
Гранат атам, дигән;
Орден алып, сезнең янга
Кунакка кайтам, дигән.
5610
Аклы ситса күлмәгемә
Мин салдырдым пар кесә;
Минем ярым летчик булган,
Орден алган җитмәсә.
5611
Аргы яклардан күренә
Агыйдел басмалары;
Минем бәгърем моряк булган,
Җилферди тасмалары.
5612
Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Дошманны җиңү шатлыгын
Бүләк итәм мин сиңа.
5613
Ал минем кигәннәрем,
Гөл минем кигәннәрем;
Сугыш бетте, озакламый
Кайтыр бер дигәннәрем.
5614
Өсләрендә соры шинель,
Билләрендә прәшкә;
Сөйгән ярым җиңеп чыкты
Гитлер белән көрәштә.
5615
Сандугач баласы очты
Ефәк куышларыннан;
Сагнып көткән ярым кайтты
Ватан сугышларыннан.
5616
Иртән иртүк сулар сибәм
Бакчадагы гөлләргә;
Дошман яуларын бетереп
Иркәм кайтты илләргә.
5617
Өй алдында алмагачым
Алсу чәчәген атты;
Минем иркәм герой булып
Сугыштан йөреп кайтты.
5618
Алмагачта була диләр
Сандугачлар оясы;
Җир шарына нурлар сибә
Коммунизм кояшы.
5619
Һавада очкан кошларның
Атып алдым сигезен;
Корычтан да нык итәрбез
Коммунизм нигезен.
5620
Бакчадагы гөлләрнең
Чәчәкләрен карагыз;
Барлык халыклар бер булып
Һаман алга барабыз.
5621
Безнең Ватан бер генә,
Чәчәк кенә, гөл генә;
Иң бәхетле, иң гүзәл ил
Советлар иле генә.
5622
Авыл уртасында клуб,
Әйләнәсе ал чәчәк;
Матур бүгенге көнебез,
Тагын матур киләчәк.
5623
Шөгер ямьле, Шөгер ямьле,
Шөгернең суы тәмле;
Шөгер ямьле, суы тәмле,
Бездә тормыш бик ямьле.
5624
Безнең илдә матур җирләр,
Бездә үсә ал гөлләр;
Гөлләр кебек матурлана
Безнең хәзерге көннәр.
5625
Ал чәчәк ата гөлем,
Гөл чәчәк ата гөлем;
Җир шарында тик син генә
Бәхетле, туган илем.
5626
Тып-тып баса алмачуар,
Дагасы корыч булса;
Без дә рәхәттә яшәрбез,
Туган ил тыныч торса.
5627
Безнең сулар теш тундырмый
Үзе салкын булса да;
Империалистка ышанма,
Сүзе алтын булса да.
5628
Тәмле чия, тәмле чия,
Тәмле кура җиләге;
Якты дөнья, иркен тормыш
Хезмәт халкы теләге.
5629
Минем яраткан чәчәгем
Ал белән зәңгәр чәчәк;
Тынычлык - халык теләге,
Тынычлык ул җиңәчәк.
5630
Партиянең байрагын без
Күтәрәбез югары;
Шул байрактан нурлар алып,
Балкып торсын җир шары.