Сәлимҗан китапханәсе

Сер Тотмас

Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбарәт икән: дөньяда булган бөтен хайваннар моны белә торган булганнар, ди.

Бер заманны аучы хатынына әйтә: «Син миңа азык хәзерлә, ауга китәм»,— ди. Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы-күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыша: берсе кара, берсе ак. Читтән карап-карап тора да, ак еланны бик кызгана, кара елан бик жәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде кара еланга тими, ак еланны яралый. Шуннан бу аучы күңелсез генә өенә кайтып китә, ак еланны жәлли инде. Өенә кайтып керсә, хатыны сорый:

— Ни булды сиңа, әллә чирләдеңме? — ди.

— Кара еланга дип аткан идем, ак еланга тиде, — ди аучы, — бигрәк жәл булды инде, ди. Бер елан боларның сүзен тыңлап торган икән. «Ә, ди, бу ялгыш аткан икән»,— дип, кайта да еланнар патшасына әйтә: «Ул синең кызыңа ялгыш аткан икән, ди. Синең кызың кем беләндер сугышкан вакытта, ди, аның дошманына атканда, кызыңа тигән», — ди. Еланнар патшасының бик ачуы килә: «Бар, ди, чакырыгыз әле ул аучыны, ди, минем кызым кем белән сугышты икән?» — ди. Бер елан аучыны чакырып алып килә.

— Утыр, — ди еланнар патшасы. — Сөйлә, ник соң син минем кызыма аттың? — ди.

— Ул бер кара елан белән сугыша иде, ди. Мин синең кызыңны жәлләп, кара еланга аткан идем, синең кызыңа тиде, — ди.

— Хәзер син ул кара еланны күрсәң таныйсыңмы? — ди.

— Таныйм, — ди аучы.

Патша приказ бирә бөтен еланнарны җыярга. Бөтен еланнар җыелалар да бер рәт булып тезелешеп яталар.

— Кара инде, кайсысы? — ди елан патшасы.

Аучы килә дә:

— Менә бу, — дип, бер кара еланга күрсәтә. Бу еланны аерып алалар да:

— Сөйлә хәзер, нигә сугыштың? — ди елан патшасы.

— Мин синең кызыңа өйләнәсем килде, ди, ә ул риза булмады, шуның өчен сугыштык, — ди.

Елан патшасы аучыга әйтә:

— Син минем кызыма үчлек белән атмагансың икән, ди. Алай булгач, ди, син аны терелтә дә аласың, ди.

Егетне алып китә үзләренә. Барып керү белән елан патшасы әйтә:

— Кызымны кулың белән сыйпа, — ди.

Егетнең кулы белән сыйпавы булды, кыз сикереп тора да ниләр булганын үзе сөйләп бирә.

Патша аучыга әйтә:

— Синең яхшылыгың өчен мин дә бер яхшылык эшлим, ләкин син ул турыда беркемгә дә әйтмә, ди. Берәр кешегә сөйләсәң шунда ук үләсең, — ди.

Егет беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирә.

— Алай булса, ач авызыңны, — ди елан. Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньяда булган барлык хайваннарның, кош-кортларның телен, үләннәрнең шаулавын аңлый торган бер кеше булып кала.

Ярый, аучы исәнләшеп өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындагы үләннәрнең ни әйткәнен аңлый бара. Үләннәр үзара сөйләшәләр икән. Аларның берсе: «Мин фәлән авырудан ярыйм», — ди икән, ә икенчесе: «Мин баш авыруыннан ярыйм», — ди икән. Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер.

Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән китәләр болар кунакка. Юлда барганда болар бүләккә дип алып бара торган сарык тәкәсе мыгыр-мыгыр итеп куя икән, ди. Моны ишеткәч аучы көлеп җибәрә. Хатыны иренең көлгәнен күреп:

— Нигә көләсең? — ди.

— Юк, болай гына, — ди аучы.

— Әйт инде, нәрсәдән көләсең? — ди хатыны.

— Әйтергә ярамый, — ди аучы. Хатыны аның саен моңа бәйләнә, — Әйтмәсәң, ди, мин сине ташлап китәм, — ди.

— Ярый, — ди аучы, — өйгә кайтыйк, ди, мунча ягып керим, аруланыйм, ди, аннан соң әйтермен, — ди.

Болар кунакта ике кич кунасы урынына бер генә кич кунып, ашыгып өйгә кайталар. Өйгә кайткач, хатыны мунча яга. Шул арада аучы этенә ипи чыгарып бирә: «Мә, хайваным, аша, ди, бу минем сине соңгы мәртәбә ашатуым булыр», — ди.

Эт ашаганда бер валчык кала. Ул валчыкны шул тирәдә торган әтәч килеп каба.

Эт әйтә әтәчкә:

— Оялмыйсыңмы, ди, бу бит хуҗаның кисәге, ди, ул бит хатынына секретын әйтә дә үлә, ди. Еланнар патшасы аңарга бу секретны беркемгә дә әйтмәскә кушкан иде. Ә ул хатыны йөдәткәч, түзә алмады, әйтә инде, — ди.

Әтәч әйтә:

— Их, ди, алай булса син дә, синең хуҗаң да, башсыз икәнсез, ди. Минем кырык хатыным бар, ди, мин алай да командовать итәм, ди, ә синең хуҗаң бер хатын белән дә командовать итә алмый икән, — ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]