Борын-борын заманнарда торганнар, ди, бер карт белән бер карчык. Боларның балалары булмаган. Бабай белән әби балалары булмауга бик кайгырганнар: «Шушы картлык көнебездә безне кем тәрбияләр, кем карар икән?» — дип, көне-төне шул турыда уйлаганнар. Бердән-беркөнне бабай юлга чыгып киткән. Әби шул көнне кичке аш пешерергә дип токмач баскан да бала юклыгы тагын да исенә төшеп кайгырырга тотынган. Шул сәгать үк әби, авырга калып, чирли башлый. Бабай юлдан кайтмас борын әби бала таба. Әбинең баласы җылан була. Бу җылан инәсеннән туа бара икән, ди, ә үзе, тәрәзәдән тышка чыгып, өйгә урала бара икән, ди. Ул шулхәтле озын булган, өйнең бөтен җирен уратып алган, ди. Әби моны күреп бик кайгырган, елаган, куркып йөрәге ярыла язган. «Картым кайчан гына кайтыр икән?» — дип елап, күзләре шешенеп беткән, ә җылан инәсен һаман юаткан, еламаска, кайгырмаска кушкан. Ләкин әби моңа ышанмаган, тик үзенең елавын гына белгән.
Бер-ике көннәр үткәч бабай юлдан кайтып төшкән. Җыланны күрү белән аның да һушы киткән. Шуннан соң бабай белән әби сүз куешып, өйне ташлап чыгып китәргә генә торганда, җылан атасына, ягъни бабайга карап: «Әти, син бер дә курыкма, тик син мин әйткән сүздән генә чыкма, бервакытта да әрәм булмассың. Менә мин сиңа бер эш кушам, син шуны эшлә, ди. Син хәзер бар да фәлән патшаның кызын миңа ярәшеп кайт», ди. Бу сүзләрне бабай ихлас белән тыңлап тора да, атын җигеп, теге патшага дип чыгып китә.
Бара. Патша янына кереп, аның кызына башкода булып килгәнлеген белдергәч, патша моңа бик гарьләнеп, аны кылыч белән туратлатып, арбасына төятеп, атын борып кире кайтарып җибәрә. Ат кайтып җиткәч, бабайның туратланган гәүдәсен күргәч, әби тагын кайгырырга тотына. Ләкин җылан, бабайның гәүдәсен рәткә салып, шундук җан кертә. Бабай терелгәч, җылан атасын шул ук патшага тагын башкодага җибәрә. Бабай яңадан барып кергәч, патша моңа бик нык аптырап китә. «Ахрысы котылып булмас инде моннан», ди дә, кызын бирергә карар кыла. Өенә кайтып бераз торгач, бабай җыланны бер озын арбага салып патша янына алып китә. Җыланны патша кызы ябылган сарайга кертеп җибәрәләр. Сарайга кергәч, җылан, кызны койрыгы белән уратып алып, сарай түбәсенә менеп китә. Ләкин кыз кияүнең шулай җыланга әверелеп йөрүен белә икән. Һәм аңа әйтә: «Җылан, ди, нигә әле син мине бу кадәре куркытырга йөрисең? Мин синең бик матур бер егет икәнлегеңне бик яхшы беләм бит, син мине юкка гына болай кайгыга салма», — дип ялвара. Ләкин җылан кызны бик озак ялындыра. Шуллай итеп, бик озак ялынганның соңында, җылан кабыгын салып ташлый да бик матур бер егеткә әверелә. Ә салып алынган кабыкны кызга сакларга бирә дә, болай ди:
— Кара аны, ди, әгәр дә шушы кабыгымны югалтсаң, бер пар чуен калуш туздырмыйча мине табалмассың,— ди.
Бердән-беркөнне кыз су керергә төшкәч, теге җылан кабыгы ничектер су төбенә төшеп китә. Ә аның суга төшеп киткәнен кыз үзе белми дә кала. Өйгә кайтып керсә, егет өйдә юк. Җылан кабыгын эзләргә тотына, караса, ул да юк. Шуннан соң бу кыз бик аптырый һәм атасыннан бер чуен калуш ясатып алып, шуны кия дә егетне эзләргә дип юлга чыгып китә. Бу кыз бара-бара, бик күп җирләр баргач бер карчыкка барып керә. Бу карчыкның ире алты башлы дию пәрие икән. Бу кыз барып кергәндә ул бер атналык юлга чыгып киткән була. Кыз әбигә үзенең ни йомыш белән йөргәнен сөйләп бирә. Әби моңа каршы: «Мин белмим, балам, ирем сөйли торган иде, дөньяда Җыланчай дигән бер егет бар дип, белсә ул беләдер, кайткач сорашырбыз»,— ди.
Дию пәрие кайткач әбигә әйткән: «Ул Җыланчай дигән батыр әле дөньяга килмәгән, ул дөньяга килсә, без яши алмас идек. Менә мин шуннан артыкны белмим. Минем зур абзыем бар, ул күбрәк белсә белер, аңарга бар»,— дигән. Шул җавапны алгач кыз исәнләшеп юлына чыгып китә. Бик күп вакытлар йөргәннең соңында тугыз башлы дию пәриенә барып керә бу. Анда да үз хәлен сөйли. Бу дию пәрие патша кызын үзенең Олы агасына җибәрә. Шулай итеп патша кызы бик күп җирләр үтеп, унике башлы дию пәриенә барып керә. Барып кергәч, карчыктан сораша.
Карчык әйтә: «Кызым, ди, ул бик ерак җирдә тора шул, ди. Менә шул юл белән баргач бер җирдә, ут диңгезенең уртасында бер аклан булыр, Җыланчай батыр әнә шунда тора ул, ди. Диңгездәге ут төнлә сәгать уникеләрдә генә бераз вакыт сүнеп тора. Син шул вакытта гына кереп кала аласың, башка вакытта син ул ут тавына керә алмыйсың»,— ди. Кызны озатканда аңа бер ат, бер серле камчы, тарак, беләү һәм бер көзге биреп җибәрә.
Бик озак вакытлар йөргәннең соңында патша кызы теге ут диңгезенә барып җитә. Монда сәгать унике җиткәнне көтеп тора да, ут сүнгәч кенә атына атланып, шундагы чокырны сикертеп, теге акланга барып чыга. Кыз как раз егетнең йоклап яткан вакытына туры килә. Кыз, шыпырт кына кереп, егетнең кулларын артка каерып бәйләп камчы белән кыйный тегене. Шул вакытта гына егет уяна. Башта егет качарга уйласа да, кызны таныгач, аның белән исәнләшә. Ут кабынганчы бу утраудан чыгып китәргә ашыгып атка атланалар. Болар атны сикертеп теге якка чыгарга җыенганда гына ут кабынып җитә дә, андагы бөтен җеннәр уянып, боларны куа башлыйлар. Кыз теге карчык биргән серле таракларны берәм-берәм ташлый башлый. Болар тик шул әйберләр ярдәмендә генә качып котылалар һәм тора-бара өйләренә кайтып җитәләр. Болар кайтуга кызның атасы кызын сагынып көне-төне елау аркасында сукырайган була. Егет патшаны дәвалый, ә патша моның өчен аңа үзенең ярты байлыгын бүлеп бирә дә, егетне үз урынына патша итеп куя. Егетнең әтисе белән әнисен монда күчерәләр. Җыланчай шул матур кыз белән әле дә булса төсләре бер дә үзгәрмичә бик матур гомер итәләр, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.