Сәлимҗан китапханәсе

Зөһрә

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди. Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган ди бу кыз бала. «Күз тимәсен» дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ундүрт яшь тула.

Бер дә беркөнне күрше кызлары керәләр дә: «Әби, кабам, Зөһрәне безнең белән юынырга җибәрче,— диләр. Әби әйтә: «Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич»,— ди. Тегеләр: «Юк, бар, без беләбез»,— диләр. Әби үзенекеңдә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәпдереп чыгаралар. «Кара аны, югалып әллә кайларда йөрмә, тиз кил!» — ди.

Шаккаткыч чибәр булган шул кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз-тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман юынып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп-үксеп елый. Качып китәр иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән.

Шулчак елан телгә килә:

— Син елама, Зөһрә, ди, мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, ди, тик әйт син, миңа кияүгә чыгарсыңмы? — ди.

Зөһрәнең коты алына:

— Абау, ни сөйлисең? — ди.

— Әйтәсе сүзем шул,— ди кара елан,— сиңа унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор,— ди.

Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:

— Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә,— ди.

Зөһрә барчасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

— Кара еланга кияүгә чыгасым юк, коткарыгыз, әнием,— ди.

— Кайгырма, балам, күз нурым,— ди анасы.— Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз,— ди. Зөһрә тынычлана инде.

Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, унсигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.

Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:

— Әнкәй, елан килә,— дип кычкыра.

Чыксалар, бөтен күк йөзе карангыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә.

Кара елан тыштан әйтә:

— Син, Зөһрә, сүзендә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, — ди.

Зөһрә әйтә:

— Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит,— ди.

— Мин синнән башка китәргә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?

— Юк, чыкмыйм, — ди Зөһрә.

Елан:

— Алайса, көч белән алырмын, — ди.

Шуннан өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркышалар. Зөһрә «язмышым шулдыр инде» дип, әйтә тегенә:

— Чыгам, кара елан, чыгам, — ди.

Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә-якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый.

Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.

Елан әйтә:

— Әйдә, киттек, кабам, вакыт җитә, — ди.

Кыз әйтә:

— Әйдә, — ди.

Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр.

Елан әйтә:

— Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, — ди.

— Курыкмыйм, — ди Зөһрә.

Кызның куркуы беткән инде.

Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән.

Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә.

Шунда әйтә кызга:

— Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине.

— Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, — ди.

Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шул ук минутта гашыйк була.

Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда. Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.

Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән-берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен, әнисен, туган илен сагына башлый.

Беркөнне әйтә бу иренә:

— Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем,— ди.

Патша каршы түгел.

— Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен, күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын — ди.

Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китәргә иткәндә:

— Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? — дип сорый.

— Белмим, — ди хатын.

— Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык,— диярсең,— мин чыгармын, — ди егет.— Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үләрмен, — ди.

Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә-әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар рәхәтләнеп. Китергә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай-шулай дигәч, ирем елан булып чыга,— ди.

Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам»,— ди.

Төнлә унике сәгатьтә кулына кылыч алып үзе күл янына килә.

— Диюләр патшасы, бире чык,— ди.

Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз-тиз кайтып китә дә ятып йоклый.

Иртән кызы торып китәргә җыена, әнисе аңа:

— Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, — ди.

— Юк, юк, әни, кире кайтмам, бәхил булыгыз, — дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул. Бара күл буена.

— Диюләр патшасы, бире чык! — дип кычкыра.

Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша-елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр.

Шуннан соң, Зөһрә олы баласын ала да елый-елый һавага ыргыта.

— Бар, кабәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат— ди.

Олы баласы сандугач булып очып китә.

Икенче баласын да кулына ала.

— Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән адәмнәрне сокландыр,— ди.

Бусы карлыгач булып очып китә.

Өченче баласын алып, озак-озак үксеп тора да:

— Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул,— ди.

Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.

Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]