Элек заманда бер бай Мәкәрҗәгә ярминкәгә китә. Була аның өч кызы. Бу киткән чагында кызларына әйтә: «Кызларым, әйтегез, Мәкәрҗәдән кайткан вакытта сезгә нинди бүләк алып кайтыйм?»— ди. Берсе әйтә: «Әти, миңа атлас күлмәк алып кайт»,— ди. Уртанчы кызы әйтә: «Миңа сәлисәр күлмәк алып кайт», — ди. Кечкенәсе әйтә: «Миңа күлмәк кирәкми, кеше башы хәтле алма алып кайт»,— ди.
Китте бу Мәкәрҗәгә. Сату итте, алдап-йолдап бик күп табыш итте. Кайтыр вакыт җиткәч, олы кызына атлас күлмәк алды, уртанчысына сәлисәр күлмәк алды. Аннары кечкенә кызына алма эзләргә кереште. Эзли-эзли, кеше башы хәтле алма таба алмый. Кечкенә кызын кайгырта, «бу нәүмиз була инде», ди, ничек тә булса шундый алма табарга уйлый.
Мәкәрҗә вакыты үтә. Шәһәрдәгеләр бар да кайтып китәләр. Бу бер айгыр ала да, атланып, шул алманы эзләргә китә. Очраса, нигә булса да алманы аласы инде. Йөри-йөри бу кара урманнарга да кереп китә. Баласын нәүмиз итәсе килми бит инде. Йөри торгач, бер йортка очрады. Япан бер йорт. Керде. Тегендә бер карчык утыра. Исәнлек-саулык сорашкач, бай әйтә:
— Әби, кеше башы хәтле алма кайда бар икән, ишеткәнең юкмы? Ни хәтле акча биреп булса да алыр идем, — ди.
Әби әйтә:
— Менә шушы юл белән бар, улым, тәвә-тәвә җыланнар очрар. Шулар бик саклыйлар, сизсәләр, исән калдырмаслар,— ди.
Ат яхшы моның, бакчага тиз генә барып җитте. Җыланнар йоклаган. Әкрен генә керде бакчага. Бер алма өзеп алды — кеше башыннан да зур алмасы. Айгырына атланды, бик тиз генә юлга төште. Шул чатында борылып караса, артыннан бер өермә шикелле җылан килә. Килеп җитте дә бу атны бәреп тә екты. Җылан әйтә:
— Ник алдың сораусыз?— ди.
Бу бай әйтә:
— Кечкенә кызым бар. Шул кызым кеше башы хәтле алма сорады. Башка җирдән таба алмагач, килеп алдым инде,— ди.
— Алуын алгансың да,-- ди җылан, — кызыңны миңа бирсәң генә китә аласың, әгәр дә кызыңны бирмәслек булсаң, атыңны да, үзеңне дә ашыйм,— ди.
Үлем бик ачы нәрсә бит ул. Нишләсен инде, бай кызын бирмәкче булды. Җылан әйтә: «Мин фәлән көнне барырмын, кызыңны туйга хәстәрлә», — ди.
Ярар. Кайтты инде бу Мәкәрҗәдән. Кызлар өчесе дә йөгерешеп чыкты. Әүвәл олы кызына атлас күлмәкне бирде. Аннары уртанчы кызына сәлисәр күлмәкне бирде. Аннары кечкенә кызына зур алманы бирде. Бай алманы бирде дә елап та җибәрде.
— Әти, ник елыйсың? — ди кечкенә кызы.
— Әй, кызым, бу кайгылы алма. Алма түгел бу, ут, ди. Сине җыланга бирмәкче булып кына алдым. Урладым инде дә тотты бит, ди.
— Әти, күрәсең күрербез инде, бер дә кайгырма,— ди дә кыз, алманы чәертеп уйный бирә.
Вакыт килеп җитә. Бик елаштылар, кайгырыштылар, ашамыйлар, эчмиләр инде кайгыдан. Кечкенә кызын җыланга бирергә кирәк бит инде. Әле тегеләрен дә ярәшмәгән.
Бер заман күренә — өермә кебек нәрсә килә юлдан. Бик туздырып килә. Койрыгын тешләгән дә көпчәк кебек тәгәрәп килә бу. Килеп җитүе булды, капканы ватып керде дә кызны чардакка алып менеп тә китте. Ата-аналары, туганнары кан-яшь елый инде моның.
Ярар. Болар төн куналар. Кечкенә кыз җиңгәсе белән бик дус икән. Каенатасы әйтә: «Бар әле, үлмәдеме икән, үтергандер инде үзен»,— ди. Җылан кызга әйткән булган икән: «Мин егет булганны берәүгә дә әйтмә, әйтсәң, ташлармын да китәрмен, сары яфрак кебек саргаеп үләрсең»,— дип.
Җиңгәсе килгән ишек төбенә тыңларга: тавыш-тын юк, бернәрсә дә ишетелми. Җиңгәсе ишеккә чиртә, каенсеңлесе килде моның янына. Бу исәнлек-саулык сорады. Кыз әйтә: «Исән-сау»,— ди. Җиңгәсе әйтә: «Җылан — җыланмы, әллә егетме?» — ди. Кыз әйтә: «Җылан — җылан түгел, егет — җылан»,— ди. Җиңгәсе куанган да тизрәк каенаталарына төшеп сөйләгән.
Шуннан соң теге җылан, кызның җиңгәсенә нәрсә әйткәнен ишетеп, моңа: «Сүземне тыңламадың, мин китәм инде, сау бул. Үләсең килмәсә, мине эзләрсең, ди. Бармак калынлыгы тимер таяк ясат, аягына тимер башмак ясат, аның табаны бармак калынлыгы булсын. Мине тапкан вакытта, шул башмагың ышкыла-ышкыла агач яфрагы калынлыгы гына калыр, ди. Таягың, сызып, кулыңда энә хәтле генә калыр, шул гомерләр эзлисең бар әле мине»,-- ди.
Җылан дигәч, кыз саргайды, кипте. Атасыннан рөхсәт сорап чыгып китте бу. Җылан әйткәнчә, тимер таяк таянды, аягына тимер башмак киде. Бара-бара бу. Озак еллар үтте, бу кыз саргаеп карчык кыяфәтенә керде. Бик озак баргач, кыз үзенең атасы очраган йортка җитте. Бу да шул йортка карчык янына барып керде. Карчыктан сораша:
— Минсең шундый-шундый киявем кайда булыр икән? — ди.
Карчык әйтә:
— Киявең читтә йөреп кайтты да, син килеп җитмәгәч, яңадан өйләнде, ул хәзер кибетче, ди. Шушы юл белән бар, шунда бакча булыр. Тик син бакча буеннан узма. Шул бакчаның арт ягында бер зәңгәр йорт булыр, киявең менә шул йортта инде, ди. Ул үзе өйдә булмаса, кибеттә булыр. Хатыны гына өйдә булыр, балалары юк, ди.
Кер дә, ди, икмәк бирсә, икмәк алма, тоз бирсә, тоз алма, кием бирсә, кием алма, ди. «Нәрсә бирим», дип ачуы килер дә сине кәҗәнкәгә ябып куяр, — ди.
Кыз йортны барып тапты. Керде. Моңарга тегенең хатыны икмәк бирде, бу икмәк алмый, тоз бирде, тоз алмый, кием бирде, кием алмый. Теге хатын: «Сиңа, алай булгач, нәрсә бирим?» — дип ачулана да моны кәҗәнкәгә ябып куя.
Бер заман ире егет сурәтендә кибеттән ашарга кайта. Битен-кулын юа. Килеп, өстәлгә утыра. Хатыны әйтә:
— Бер кызык бар әле бездә,— ди.
Ире әйтә:
— Нәрсә бар, сөйлә, — ди.
— Бәкрәеп беткән бер хәерче карчык керде. Кулында тимер таяк, аягында тимер башмак. Таягы нәзек кенә, башмагы юка гына, ди.
Егет уйлап алды: «Минем хатындыр ул», — дип.
— Кая китте ул?— ди егет.
— Әнә кәҗәнкәгә бикләп куйдым үзен, бик хәшәрәт ул,— ди.
— Бар, чыгар әле. Нигә алай карчык кешене мыскыл итәсең? Үзеңнең дә картаер көнеңне оныттыңмыни? — ди.
Хатыны карчыкны җитәкләп алып керде. Теге җылан егет үз хатыны икәнне таныды.
Таныгач, үзе белән тора торган хатынына әйтте:
— Бу карчык минем иң беренче өйләнгән, яратып өйләнгән хатыным. Ул, мине эзли-эзли йөреп, шундый кыяфәткә кергән, син аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың, — диде. Бөрешкән, бөкрәйгән карчыкка бер өргән иде, унсигез яшәрлек кыз кебек булып китте. Теге хатынын аерып, үзенә йорт салып бирде.
Шулай итеп, моның белән әле дә гомер итәләр, ди әле.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.