Сәлимҗан китапханәсе

Каракош

Борын заманда булган икән, ди бер карт. Бу картның өч кызы булган. Ул көннәрдә-беркөн карт базарга барырга җыена башлый. Китәргә җыенганда ике кызын уятып сорый: «Нинди бүләк алып кайтыйм?» — дип, кечесен уятырга жәлли. Китә бу базарга.

Шушы вакытта кече кызы төш күрә. Төшендә биек коймалар белән әйләндереп алынган бер бакчада бик матур чәчәк белән уйнап йөргәнен күрә. Чәчәк белән озак кына уйнагач, чәчәкне югалта бу, эзли-эзли һич тә таба алмый. Чәчәкне таба алмавына кайгырып, елап уянып китә. «Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың?» — дип, нихәтле генә сорасалар да, кыз җавап бирми. Бакчаларына чыгып, аннан да теге чәчәкне эзләп карый кыз, андый чәчәк булмый.

Әтиләре базардан кайта, алган бүләкләрен бирә. Кече кызга апаларына караганда да күбрәк бүләк алган була. Шулай булса да, кече кыз бүләкне этәреп кенә куя. Атасы гаҗәпләнеп: «Ник алмыйсың?» — диюенә кыз яшьле күзләрен сөртә-сөртә төшендә бик матур чәчәк күрүен сөйли. «Миңа шул чәчәкне табып алып кайтсаң, бернәрсә дә кирәкми башка», — ди. Атасы бу чәчәкнең бик еракта булуын белсә дә, алып кайтырга сүз бирә. Атасы әйтә: «Алып кайтуын кайтырмын, тик ул чәчәк безгә файда китермәс», — ди. Кыз анысына да карамый: «Шул чәчәк кенә булсын!» — ди.

Карт юлга чыгарга хәзерләнә башлый. Шулвакыт бабасыннан калган бер кечкенә сандык исенә төшә. Үләр алдыннан бабасы: «Берәр авырлыкка төшсәң, шушы сандыктагы әйберләрне алырсың», — дип әйтеп калдырган була. Исенә төшереп, карт шул сандыкны ачып караса, сандыкта сыбызгы, өч бөртек чәч, башлары көмешләнеп, бөкләргә җайланып эшләнгән бер метрлы таяк була, ди. Карт шушы әйберләрне алып, азык-төлек алып, саубуллашып сәфәр чыгып китә.

Байтак юллар киткәч, бик калын урманга җитеп, адашып йөри бу, бүреләр сырып алалар моны. Шулай аптырап торганда кесәсендәге сыбызгысын исенә төшереп ала да өч тапкыр сызгырта. Шул чак, җир белән күкне бергә орып, бик каты өермә чыга, ди, агачлар шатыр-шотыр сына башлыйлар. Давылдан көч-хәл белән качып өлгерә. Шулай итеп күп михнәтләр күрә-күрә бер ай барганда урманны кичеп бер аланлыкка килеп чыга. Карт бик сусый, ачыга, хәле бетә. Су эзләп йөри-йөри бик калын бер тирәк янына барып чыга. Тирәк төбеннән су чыгып тора икән, карт шул суны эчеп бетерә. Бу су ерткыч хайваннар эчә торган су булган икән, ди. Суны эчеп бетергәч, ерткыч хайваннар картка ташланалар. Карт тагын сыбызгысын сызгыртып, өермә чыгарып көч-хәл белән исән кала.

Бара-бара карт килеп чыга сахрага. Ашарына бетә моның. Барырлык рәте калмый. Шул вакыт кесәсендәге өч бөртек чәч исенә төшеп, берсен алып җилгә очыра. Җилгә очыргач, моның алдында иксез-чиксез күп ризык барлыкка килә. Карт өнемме-төшемме дип шаккатып карап тора. Карт тамагын туйдыра да, ком сахрасын үтеп, бер биек кенә тауга күтәрелә. Ерактан гына ялтырап бер сарай күренә. Әлеге чәч бөртегенең берсен очырып, тамагын туйдырып ала да, бераз ял итеп, китә шул сарайга таба.

Дүрт ай тулып, бишенче айның беренче көнендә сарай янындагы бик матур бер бакча янына килеп чыга. Бу килеп җиткәндә карангы төшкән була инде. Соңгы чәч бөртеген очырып тамагын туйдыра да ятып йоклый бу.

Яктыра башлагач, карт сискәнеп уяна да чәчәк эзләп килүе искә төшеп, коймадан бакчага төшә. Бакчада төрле җимеш агачлары үсеп утыра, җимешләре пешеп тора, ди. Җимеш агачлары арасында карт эзләп килгән матур чәчәк тә үсеп утыра. Карт өч кызына өч чәчәк өзеп алып, коймадан чыгып китим дигәндә генә моның каршысына тимер томшыклы, тимер тырнаклы бер зур Каракош килеп чыга. Кош карт янына килеп җитә дә киеменнән томшыгы белән эләктереп алып: «Син кем рөхсәте белән минем бакчама кереп чәчәкләремне өзәсең, кая алып барасың аларны?» — дип сорый. Карт башта әйтергә курка, соңыннан, җибәрмәгәч, өч кызы барлыгын, кече кызының шушы чәчәкне төшендә күреп, гашыйк булганлыгын әйтеп бирә. Шуннан соң Каракош: «Кече кызыңны миңа бирсәң, чәчәкне алырсың, кызыңны бирмәсәң, чәчәкне бирмим», — ди. Картның кече кызын бер дә бирәсе килми инде. Нишләсен, буш кул белән борылып кайтасы килми, теләсә-теләмәсә дә риза була. Киткәндә кош әйтә: «Фәлән сәгатькә кызыңны китереп җиткер», — ди, бик тиз килергә куша инде.

Ярар, кайтырга чыга бу юлга. Кайтканда зур елга буена килеп җитә, ну, һич чыгар әмәл юк. Шулай аптырап торганда өйдән алып чыккан таяк исенә төшә. Шул таяк белән су өстенә өч мәртәбә суга да, суның өстендә зур бер күпер ясала. Күпердән чыгып китә бу. Бара-бара әлеге урман буена килеп җитә. Бу шулхәтле алҗыган, арган, шулай нишләргә белми аптырап торганда: «Нигә бу бик озак килми»,— дип, Каракош моны эзли чыга. Кош картны куып җитә дә әйтә: «Мин сине килеп җитә дип көтә идем инде, нишләп болай озакладың, инде икеләтә срок узып китте бит»,— ди. Шуннан соң картны үзенең җилкәсенә утыртып, үз иленә кайтарып куя да әйтә: «Кызны шушында фәлән сәгатькә китереп җиткер», — ди.

Карт бик кайгырып өенә кайтып китә. Өйдәгеләр бик сагынган булалар инде. Кече кызына чәчәкне бирә дә әйтә: «Кызым, ди, бу чәчәкне синең башыңа җитәр өчен генә алып кайтканмын икән. Чәчәкнең хуҗасы тимер томшыклы Каракош синең үзеңне сорый, ди. Сине алырга ук килде, фәлән төштә көтеп тора», — ди.

Шулай дигәч, бөтенесе дә «бирмибез» дип елашалар, кызны чыгармыйлар, ишек-тәрәзәләрен бикләп, йокларга яталар болар.

Каракош көтеп тора-тора, караңгы төшә. Ахыр чиктә түзми, йорт янына килеп тәрәзәне ватып керә дә картның кече кызын урлап, үз иленә очып китә.

Кош кызны алып кайта да үзенең бакчасы эчендәге бер сарайга урнаштыра. Бу сарайда Каракоштан башка бернинди җан нәсе булмый. Ялгыз кыз бик сагына, бик саргая. Шулай ике ел яшәгәч, кыз өйгә кайтырга рөхсәт сорый. Каракош әйтә: «Ике сәгать унбиш минут барырсың, дүрт сәгать анда торырсың, ике сәгать тә унбиш минут кайтырсың, ди. Бер минут кына кичексәң дә миннән яхшылык булмас»,— ди. Кыз шуңа риза булып, кош өйрәткән тылсым белән өенә кайтып китә. Кайтып җитүгә кочаклашып елашалар. Кыз үзенең дүрт сәгать кенә торачагын әйтеп куйган була. Шул арада апалары моңа белгертми генә сәгатьне өч сәгатькә артка чигереп куялар.

Җиде сәгать торып китә бу. Өенә кайтып керсә, Каракош моны көтеп зарыгып беткән була.

— Син, ди, мин әйткән вакытка кайтып җиттеңме? — ди Каракош.

— Җиттем,— ди кыз.

— Син вакытына килеп җитмәдең, өч сәгатькә соңгарып кайттың, ди. Син моны үзең белмәдең, апаларың сәгатьне борып артка җибәрделәр, шуңа син соңгардың, шуның өчен мин сине кичерәм,— ди.

Шуннан соң Каракош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә: «Син мине кош дип уйладың, ди. Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, ди. Өеңә киткәч тә вәгъдәңне бозмый килдең»,— ди.

Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]