Сәлимҗан китапханәсе

ЯРЛЫ ЕГЕТ БЕЛӘН ЮХА ЕЛАН

Әүвәл заманда булган бер ярлы егет. Бик ярлы инде, сынар чиләге генә булган. Үзе ялгыз да икән. Ул төнлә бәкегә суга барган. Суга барса, бәке янында бик матур бер кыз тора икән. Кыз елмаеп караган да: — Нигә, абый, сыңар чиләк белән генә килдең?— дигән. Егетнең кызга ярлылыгын белдертәсе килмәгән: — Ашыгыч булганга шулай бер чиләк белән генә килдем,— дигән. — Абый, үзем алып бирим,— дигән кыз.

Ярар. Кыз бик матур, җиңел генә гәүдәле. Кыз егеткә бик ошаган. Егет белән кыз очрашса, мамык белән ут кебек бит. Егетнең күзе төшә моңарга.

— Син ничек килдең безнең авылга?— ди.

Кыз әйтә: — Син өйләндеңме әле, абый?— ди.

— Өйләнгәнем юк әле, өйләнергә вакыт юк,— ди. Егет тагын сорый: — Син каян килдең соң?— ди.

— Сөйләсәң дә яхшы түгел сиңа,— ди кыз,— минем атам-анам юк,— ди.

Егет аңа: — Минем кебек икәнсең, ди, минем дә әткәм-әнкәм юк,— ди.

Кыз әйтә: — Мине берәү алмакчы иде дә, шушында төшеп адаштым, бара белмәдем, авылын да тапмыйм,— ди.

Егет әйтә: — Юкны эзләп йөргәнче, миңа кил,— ди.

— Ярар,— ди, кыз әйтә,— кабул итсәң, бер үксез-үрәмә дип әйтмәсәң,— ди.

— Мин үзем дә үксез,— ди, егет әйтә.

Болар монда күп сүзләр сөйләштеләр. Кыз егеткә ияреп кайтты, бер чиләк суны да кыз үзе алып кайтты. Кайтты да, егет әйтә: — Никах укытырбыз, болай ярамый инде, кызыгы булмас,— ди.

— Ярар,— ди, кыз әйтә. Сызганып ташлады да идәнне юды, мичне акшарлады, самавырны ачты. Кыз ызбаны җыйгач, егет муллага китте. Барып керде, сәлам бирде. Исәнлек-саулык сорашты.

Мулла елмайды: — Нихәл?— ди.

— Яхшы әле, мулла абзый, бер нәрсә ияртеп кайттым, никах укысана,— ди.

— Ярар, ярар,— ди мулла, куанды инде сәдака эләгә дип. Табак кебек чалмасын киде мулла, чапанын киде. Үзе буе ике хәтле. Таягына таянды. Остабикәгә әйтте: — Анда рәт булмас, карчык, самавырны куеп тор, бик тиз кайтырмын,— диде.

Остабикә әйтә: — Күлмәгеңне алмаштырасыңмы?— ди.

— Анда май юк, таммас,— ди мулла.

Чәй куйдылар. Көтеп торалар мулланы. Мулла җилт-җилт килә зур башмагын өстерәп. Килеп җитте. Каршы чыктылар. Сәлам биреп керде. Түр башына муллага утырырга салам көпчек куйганнар. Мулла ачылды: — Син әле, энем, чәйләр дә куйган,— дигән була.

— Мулла абзый, бары белән, гаеп итмәссең инде, безнең эшне беләсең,— ди. Күршедән шаһиткә ике кеше алып чыкты. Утырдылар. Мулла метриканы алды да куеныннан, моны форменный иттерә инде.

Кыз әйтә: — Әтинең атын белмим. Әти дә юк, әни дә юк, яшьли калдым,— ди. — Кай авылныкы?— ди. Кыз бер ат та таба алмый: «Томана авылыныкы»,— ди. Мулла аптырап тора.

Никах укыды мулла, кул куйдырды икесеннән дә. Шаһитләр дә тамга салдылар. Шул вакытта теге егет корсагын кашый. Мулла, сәдака бирә дип белеп, күзе белән тилмереп тора. Тегенең бернәрсәсе дә юк. Егет сизә мулланың сәдака көткәнен: — Мулла абзый, мин сине бәхилләтермен әле,— ди.

— Каян булса да бераз табу кирәк иде,— ди мулла.

— Менә чабатам бар ике кием, шуны саткач, бирермен,— ди.

— Миңа чабата да ярый, хезмәтчемә булыр,— ди мулла.

Егетнең актык ике кием чабатасын да ала.

Мулла чыгып китте. Шаһитләр дә чыктылар. Болар көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Хатыны булды моның хәзер. Бер көн торалар, ике көн торалар, бер атна торалар. Кыз яхшы гына йөри. Ә егет көннән-көн кибә, саргая. Аптырагач, күршеләренә әйтә бу: — Нәрсә генә булды икән миңа, көннән-көн дәрманым кими, саргаям?— ди.

— Син сынап кара әле, Юха елан түгелме икән? Әгәр кендеге булмаса, Юха елан була. Кендеге булмаса, шул сынаган көнне өйдә су калдырма. Ишекне яхшылап биклә, ләкин бер дә йоклама, үзең йоклаган булып ят,— ди моңа күршеләре.

Егет кайта да хатынының кендеге югын күрә. Шуннан соң төнлә суларны калдырмый түгә, үзе йоклаган булып ята. Ярты төннәр җитә. Хатыны әрле-бирле эзләнә дә тагын егет янына менеп ята. Үзе ятып тора, яткан җирдән тәрәзәләрне ялый: теле шулкадәр озын. Егет барын да күреп ята.

Икенче төнне тагын сынап ята. Ярты төннәр җиткәч, хатыны тагын тәрәзә яларга тотына.

Иртә торалар. Егет әйтә моңарга: — Син миңа иш түгелсең икән,— ди.

— Иш булмыйча,— ди, хатыны әйтә,— мин дә синең кебек бер ярлы баласы, ди. Хезмәтеңә карышмыйм, ни әйткәнеңне тыңлыйм,— ди.

— Тыңлавын тыңлыйсың да, бүген төнлә нишләдең?— ди.

— Нишлим, яттым да йокладым,— ди.

— Йокламадың син, яткан җиреңнән тәрәзәләрне яладың. Мине дә шулай саргайтасың син. Беркөн булды беркөн шулай иттең, күзем белән күрдем,— ди.

Шулай дигәч, хатыны: — Бүгеннән ары гаебемне битемә әйтмә,— ди, егетне биленнән үтерерлек итеп кыса. Егет зинһарлап әйтә: — Үтермәсәң, икенче әйтмәс идем,— ди.

— Бүгеннән ары гаебемне битемә әйткәнне ишетмим,— ди хатыны.

— Әйтмим,— ди егет, ант итә. Шуннан ул котыла, аны хатыны ычкындыра.

Ярар. Җибәрде инде. Яхшы гына йөриләр. Егетнең бер шәһәрдә абыйсы бар икән. Егет хат язып сала абыйсына: — Шундый-шундый бәлагә очрадым, ничек кенә котылырга?— ди.

Хат барып җитә. Абыйсы хатны ачып укый. Энесенең хәле мөшкел икәнен белә. Пароход казаннары ясата торган җиргә бара да, чуен материаллар алып, мунча салырга куша. Сала да абыйсы энесенә яхшы хат җибәрә: «Килегез кунакка»,— ди. Хатны ала егет. Хатыны белән бик матур йөриләр инде хәзер. Сынамый да. Хатны хатыны алдында укый. Хатыны бик куана, шәһәргә кунакка бара инде. Юлга акча да җибәрә абыйсы. Билет алалар да китәләр.

Барып җиттеләр шәһәргә. Абыйсы белән җиңгәсе боларны бик яхшылап каршы алдылар. Егет саргайган. Абыйсы белән җиңгәсе икесе дә кызганып еладылар. Энесенә яңа кием кидертте, киленгә дә кидертте. Инде моны шулай алдыйлар. Ашадылар, эчтеләр дә, абыйсы әйтә: — Энем, барыгыз мунчага. Үзебезнең мунча безнең,— ди.

Киттеләр болар мунчага. Барып җитсәләр, мунча бөтенләй тимер. Ишегенең элгече дә бик шәп. Ябылу белән, секрет портманет кебек, чартлап бикләнә инде бу. Егет әйтә: — Бар, карый тор, сулары бармы, себеркене пешерә тор,— ди. Теге үзе генә кермәскә кели. Егет тагын әйтә: — Бар, кер инде, чәчеңне чылата торырсың. Хәзер күлмәкләремне генә салам да мин дә керәм,— ди. Хатыны кереп китте әкрен генә. Аның керүе булды, ишекне егет чарт иттереп япты. Шунда хатын сихерләп тә өлгергән: егет акыра, ди, кызганып.

Абзалары килеп җитте. Кызган тимергә өстән труба белән су коялар. Тегендә бик иләмсез кызу. Су да юк. Коры кызу мунчага пар җибәрделәр. Андагы чарилап кычкырган тавыш, ди, гаҗәп, ди. Энеләрен алып кайтканнар. Өч сәгатьтән соң барып караганнар. Телен ишек тоткасыннан өч әйләндергән, ди, үзе елан сурәтенә кайтып көйгән, ди.

Егет терелгән, аның җаны тынган. Рәхәтләнеп гомер иткән.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]