Берәүнең бер кызы белән бер улы булган, ди. Үләр алдыннан әтисе улына әйткән: — Үзең өйләнмичә торып, тутаңны кияүгә бирмә!— дигән. Егет әтисенең сүзен тыңламаган, тутасын сыңар күзле бер кешегә кияүгә биргән. Йортта егет берүзе генә калган. Көннәрдән-беркөнне, урманда йөргәндә, егет күпер башында бик матур бер кызга юлыга. Танышалар болар, сөйләшәләр. Егет моны хатын итеп алып та кайта.
Бервакытны боларга туталары кунакка килә. Килен тутасына да бик ошый. Үзе бик матур, ашарга-эчәргә дә бик яхшы хәзерли икән. Тик шунысы гына ошамый; үзе болар белән бергә ашарга утырмый. Киленне туталы-энеле бик кыстыйлар. Юк, килен утырмый: — Ярар, мин ашарым әле, вакыт табарым әле, — ди.
Туталары моңа бик гаҗәпкә кала: «Нишләп болай икән бу?» — ди. Төнлә йоклаган булып юрган астыннан гына карап ята бу. Карап ятса, матур хатын ире кырыннан тора да, ак чыраны матчага кыстырып, чыга да китә мөрҗә тишегеннән. Туталары тәрәзәдән карап тора. Килен эткә әверелә дә, бүтән этләргә кушылып, зиратка үлек ашарга кереп китә. Егетне уятып карый, теге һич уянмый. Таң якынлашкач, хатын кайтып, ак чыраны матчадан ала да, берни булмагандай тагын ире кырына барып ята.
Иртән була, килен аш хәзерли. Әмма үзе һаман да ашъяулык янына утырмый.
Килен чыгып киткәч, тутасы әйтә энесенә: — Туганым, ди, бу килен бик бозык нәрсә икән, — ди, күргәннәрен барысын да сөйләп бирә. Энесе моңа бик хурлана.
— Син, ди, булмаганны сөйлисең, минем хатын матур булганга көнләшәсең, сукыр кешегә биргәнгә ачу итәсең син, — ди.
Тутасы тагын әйтә моңар: — Сабыр ит, туганым, менә үз күзең белән күрерсең,— ди. Болар тагын йокларга яталар, килен тагын чыгып китә ак чыраны матчага кыстырып, урамга чыккач эт була.
— Менә күрдеңме инде,— ди тутасы,— әнә, сарысы синең хатының.
Хатын таң алдыннан кайтып тагын ире кырына ята.
Тутасы китә саубуллашып. Аш вакыты җиткәч, ире әйтә хатынына: — Әйдә утыр минем янга ашарга!— ди.
Килен анда да утырмый: — Ярар, утырырым әле, ашарым әле, — ди.
Егет түзә алмый ачулана башлый. — Син минем белән ашар идең дә, төнлә этләр белән тамагыңны туйдырдың шул,— дип ычкындыра.
Хатын: — Әһә, син күп белә башлагансың икән әле, — ди, иренә тылсым чыбыгы белән суга. Ире шунда ук эт булып әверелә. Йөри урамда эт булып. Һичкемнән рәхим-шәфкать юк моңа. Малайлар таш аталар, эт өстерәләр, этләр дә талый. Шулай бәрелеп-сугылып йөри торгач, авылдан бөтенләйгә чыгып китә бу. Бара торгач, күрше авылның көтүчесе янына барып чыга. Көтүчегә эт бик кирәк икән, «Маһ-маһ», дип, «Кил, ипи бирәм», дип чакыра бу моны. Эт моның янына бара; «Ят» дисәң, ята бу, «Тор» дисәң, тора; ипи биргәч, рәхмәт әйткәндәй, бик сөенеп койрыгын болгый. Көтүченең исе китә этнең акыллылыгына. «Миңа яхшы иптәш булырсың»,— дип, көтүче моны үзенә ияләштерде. Болар көтү көтә башладылар. Эт сарыкны һич югалтмый, көтүдән аерылырга ирек бирми. Шулай итеп җиде ел узып та китә. Ул арада этнең акыллылыгы турында бөтен дөньяга сүз тарала. «Адәм баласы белмәгәнне белә икән, югалган малны таба икән»,— дип, әллә ниләр сөйли башлыйлар, арттырып та җибәрәләр. Андый чакта шулай була бит.
Патшаның туар-тумас баласы югала икән. Бер көтүчедә шундый акыллы эт барлыгы шушы патшага барып ишетелә. Патша, бик зур хаклар биреп, көтүчене ризалата да этне үзенә ала.
Патшаның уникенче баласы туар көннәр җитә. Этне дә патша хатыны торган бүлмәдә асрыйлар. Беркөнне шулай, бала туар чак җиткәч, юллыктан бернәрсә килеп төшә дә, әле генә туган баланы ак чүпрәккә төреп, юллыкка таба йөгерә. Патша хатыны моны тоймый да, белми дә. Теге нәрсә чыгып китәм дигәндә генә безнең эт «һам!» дип, тегенең өстенә ташлана, талаша торгач, баланы алып кала.
Менә тотына бу өрергә, менә шыншый, тик патшаны һич уята алмый. Күп азаплана торгач, уятты бу. Баланы мич алдыннан алып, исән-сау калуына бик куанды инде бу. Патша хатынының тагын бер-ике баласын алып калды бу. Хәзер этне бик яраталар, бик тәрбиялиләр инде. Тора-бара патша этнең зур хезмәтләр күрсәтүен муенындагы алтын муенсага язып, аны үз иркенә җибәрә.
Күп еллар үтү сәбәпле илен-йортын сагынып, үз авылына кайта бу. Хатыны аның ниләр эшләвен, нинди дәрәҗәгә менүен белеп торган икән. Баскыч төбенә җитүгә тагын суга тегеңә тылсым чыбыгы белән. Безнең этебез хәзер чыпчык булып оча. Анда куна, монда куна, орлык эзли, әмма орлык таба алмый бу. Шулай эзләнә-эзләнә авылдан да чыгып китә бу, урманга барып керә. Күп оча торгач, ашлык сугучы унбер егет янына барып чыга. Боларның ындыр табагына төшеп орлык чүпләргә тотына бу. Шул вакытта йорттан бер карт чыга да, кулына чыбык алып, моны куа башлый.
— Күземә күренәсе булма, үтерәм мин сине!— ди.
Унбер егет, чабагачларын ташлап, карт янына йөгереп киләләр.
— Бабай, үтермә син бу чыпчыкны, ул безгә иптәш булыр, — диләр.
Бабай, юньләбрәк караса, шакката.
— Карасана, бу сезнең уникенче туганыгызны алып калучы бит, — ди.
Теге егетләр моңа бик гаҗәпләнәләр: — Бабай, аны кеше итеп буламы соң?— диешәләр.
— Ник булмасын, була,— ди бабай.
— Булса, син аны кеше ит, без ул чакта унөч туган булырбыз, — диләр егетләр.
Бабай тылсым чыбыгы белән суга, безнең чыпчык хәзер яңадан кеше була. Кеше булганның соңында, бабайның тылсым чыбыгын кая куйганын күзәтә башлый бу. Картның яшергән урыныннан ала да китереп суга, карт шундук алаша була.
Теге егетләргә дә эшне аңлата бу: — Сез патша балалары, ди, сезне шушы карт сихерләп бала чагында ук алып киткән, сезгә атагыз янына кайтырга кирәк,— ди.
Әлеге алашаны җигеп, аның янына тагын бик күп атлар җигеп, бик күп маллар төяп, кайтып китәләр болар. Унбер егетне патшага тапшырып, анда бик зур кунак булганнан соң, күп бүләкләр алып, безнең егет үз өенә кайтып китә.
Теге матур хатын моны каршы алырга чыга.
— И җаным, кайларда йөрдең, бик сагындырдың, әйдә, хуш кайттың, өйгә кер,— ди.
Егет әйтә: — Бу йортка син хуҗа бит, алдан үзең кер,— ди.
Хатын ишектән атлауга, тылсым чыбыгы белән китереп ора аркасына. Хатын шундук күк бия була. Егет бияне җигеп, тотына урман ташырга. Агачны ботагын-ниен бутамыйча, бөтен көенчә генә сала да кыйнап-кыйнап тарттыра. Шулай итеп азаплана торгач, әлеге бия суга кибегеп, җиккән килеш тирән күлгә ташлана да шунда батып үлә. Егет әле дә яхшы гомер итәдер иде. Әле бу көннәрдә барганым юк, хәлен белмим, ничегрәк яши торгандыр.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.