Бик борын заманда яшәгән, ди, бер көтүче. Бу көтүченең булган, ди, ике малае, тагы ничәдер кызы.
Көннәрнең бер көнендә бу көтүче төш вакытында терлекләрне бер күл янына куып китерә. Терлекләре су эчеп ял иткәндә, бу көтүче дә зур малае белән утыралар төшке ашларын ашарга. Көтүдән бер сыерны тоталар да сөтен савып, шул сөт белән ипиләрен ашыйлар. Ашап туйгач, савытларында ашап бетерә алмаган сөтләре кала.
Атасы малаена:
— Син терлекләрне кара, ә мин бераз йоклап алыйм, — ди дә ятып йоклый.
Малай, атасы йоклап ятканда, аның янында терлекләрне карап утыра. Шулай каранып утырган чагында, йоклап яткан атасы авызыннан бер сары чебен чыга да теге сөтле савыт өстенә куна. Савыт өстенә агач саплы пычак куелган була, чебен шул пычак өстеннән йөреп чыга да әкрен генә якындагы тауга таба очып китә.
Малайга әле унике-унөч яшь кенә, бала акылы әле башыннан чыгып та бетмәгән була. Утырган урыныннан сикереп тора да малай:
— Бу чебенне тотып үтерәм мин, — дип, чебенне куа китә.
Чебен моңа тотарга бирми. Шул арада теге тауга очып та җитә, бер кечерәк кенә тишектән тау эченә кереп тә китә. Чебен тишектән кергәч, малай әйтә:
— Җир астында озак тора алмассың, чыгарсың, ди. Чыккан вакытта барыбер мин сине тотып үтерәм, — ди.
Шулай дип, тишек янында утырып көтә башлый. Озак көтәргә туры килми, чебен тишектән кире чыга да очып та китә. Малай тагын тота алмый кала. Тагын сикереп тора да чебенне куа китә. Чебен очып килә дә табактагы пычак өстеннән кире йөреп чыга һәм көтүченең авызына керә. Шунда көтүче сикереп тора. Тора да малаена әйтә:
— Улым, бик кызык бер төш күрдем әле, ди. Имеш, бер далада, ди, сөт күле, ди. Шул сөт күле аркылы күпер, ди. Күпернең яртысы тимердән, яртысы агачтан, ди. Шул күпер аркылы чыктым да, ди, бик ерак юл баргач, барып кердем бер сарайга, ди. Ул сарайда мичкәләргә тутырылган алтын-көмеш! Исәбе-хисабы да юк, ди. Мин, ди, сорадым: «Бу хәтле мал кемнеке?» — дип. Миңа әйттеләр: «Кем дә кем кып-кызыл әтәчне сукага җигеп, шул тауны сукаласа, мондагы хәзинә шуңа була», дип, — ди.
Малай атасының төш сөйләгәнен тыңлап тора да, эченнән генә: «Мин ул урынны беләм», — ди, ә атасына әйтә:
— Хәерлегә булсын инде, — ди.
Кичен өйләренә кайткач, атасыннан биш сум акча сорап ала да, малай авылга кызыл әтәч эзләргә чыга. Озак кына эзләгәннән соң, берсенең йортында күрә кып-кызыл бер әтәч. Шуннан бу малай боларга кереп:
— Әтәчегезне миңа сатыгыз әле, — ди.
Сатылырга булмаган әйбернең хакы күп була, диләр бит. Болар да әтәчләрен сатарга уйламаганга күрә:
— Бик кирәк булгач, әтәчне сатарбыз сатуын, ләкин хакы бер сум, — диләр.
Бу сатулашып тормый, бер сум түли дә кызыл әтәчне тотып алып китә. Өенә кайткач, юкә агачы алып, кызыл әтәчне җигәргә сука ясый башлый.
Атасы-анасы «малаебыз акылдан язган» дип, өшкертә-төкертә башлыйлар. Малай бернәрсәгә дә карамыйча үз эшен генә белә. Ике көндә кызыл әтәчкә сука, камыт, тагы башка кирәк-яракларын ясап бетерә. Өченче көнне малай, әтәчне җигә торган сукасын сумкага салып, кызыл әтәчне култык астына кыстырып, энесен ияртеп, теге тау янына китә.
Тау янына барып җиткәч, кызыл әтәчне сукага җигә дә, кызыл әтәч очып китмәсен дип, аны энесенә тоттыра, үзе суканы тота. Шулай итеп, тауны кызыл әтәч белән сукалый башлый. Шул вакыт тау эченнән:
— Сиңа ни кирәк? — дигән тавыш килә.
— Андагы малны бүген төнлә минем өемә илтегез, менә шул кирәк, — ди.
Таудан тагы:
— Ярар, илтербез, сукалавыңны гына туктат, — диләр.
Шул вакыт малай сукалавыннан туктый да өйләренә кайтып китәләр болар. Иртә торып карасалар, ни күрсеннәр, идән асларында да, бәрәңге базларында да мичкә-мичкә алтын-көмеш, ди. Шулай итеп болар бик зур бай булалар хәзер.
Аталары бу ике малайны укыта, ә кызларын кияүгә бирә. Малайларны да өйләндерә. Шулай итеп, бик әйбәт кенә яшиләр болар.
Әмма көтүче аталары иске киемнәре белән чыбыркыны зур сарайларының башына, чардакка менгереп асып куя. Малайлары борыннарын күтәрә башласалар, шул киемнәр белән чыбыркыны гына күрсәтә икән бу.
— Күп борыныгызны күтәрмәгез, менә шул әйберләрне онытмагыз, — ди икән. Шунда менә әкият тә бетә. Сезгә рәхмәт тыңлаган өчен, миңа рәхмәт сөйләгән өчен, йокларга вакыт, йоклагыз!
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.