Сәлимҗан китапханәсе

СЕҢЛЕСЕ КӘҖӘ БУЛГАН

Бер кыз сеңлесе белән яланга җиләк җыярга чыга. Болар җиләк җыялар-җыялар да кайтырга чыгалар. Юлда сеңлесе әйтә:

— Апа, ди, сусадым, эчәсем килә, ди, ат тоягына җыелган суны эчәм,— ди.

— Эчмә, ат булырсың, — ди тутасы.

Бераз баргач:

— Әнә, сыер тоягына җыелган су бар, шуны эчәм,— ди.

— Юк, аны да эчәргә ярамый, сыер булырсың, — ди.

Тагын бераз барган иде, күрә, кечкенә генә кәҗә тоягы эзләренә су җыелган. «Түзәр хәлем калмады, эчәм шуны», дип, бара да ятып эчә. Торып селкенгән иде, кәҗә була бу. «Мин сиңа эчмә дип әйттем бит, инде кая барабыз синең белән?» –— ди.

Бара-бара җитәләр болар бер авылга. Кыз, килгән бер кешегә: «Кәҗә бәтине суймаган кешегә кияүгә чыгар идем», — ди. Менә бер кеше килә дә: «Минем малым җитәрлек, үзең белән бәтине дә асрарсың, суймабыз, әйдә үзем алам сине»,—- ди.

Кыз бәтине абзарга ябып куя, үзе өйгә керә. Шулай итеп бераз вакытлар торгач, ирнең анасы кызга әйтә: «Әйдә су керергә барыйк»,— ди. Китәләр болар су керергә. Чумып-чумып су коенган вакытта карчык кызның озын чәченнән тал төбенә уратып бәйли дә, үзе кайтып китә. Өйгә кайтса, кунак килгән була. Улына әйтә: «Әйдә, кәҗәне суйыйк, кунакка куярга әйбер юк бит», — ди. Җизнәсе кәҗә бәтие янына чыга да: «Бар, бер аягыңны юып кайт, аннан мин сине суям», — ди. Бәти әкрен генә су буена бара да:


Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр, —

Алтмыш колач чәчкәем,

Тал төбенә бәйләнде —

ди. Шулай дигәч, кәҗә бәтие әкрен генә өенә кайтып китә. Карчыкның, тутасы югында, бәтине суйдырасы килә инде. «Нигә суймыйсың инде?» — ди улына.

«Әй, ди, әле бер аягын гына юган бит, тагын бер аягын юып кайтсын»,— ди җизнәсе. Бәти тагын су буена китә, икенче аягын юып кайтырга. Бәти суга аягын салындыра да:


Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй, куй», дип,

Карчык әйтә: «Суй, суй», — дип,

Түтәкәй, ни хәл итим? —

ди. Ә үзе аягын юа да юа. Тутасы әйтә:


Алтмыш колач чәчкәем,

Тал төбенә уралган —

ди. Кәҗә бәтие әкертен генә өенә кайтып китә. Бу кайтканда инде казандагы су кайнап беткән була. Карчык әйтә:

— Нигә суймыйсың инде шул кәҗә бәтиен? — ди.

— Тукта әле, аякларын юып бетерсен, — ди. Ә килгән кунаклар: — Безнең өчен бердәнбер кәҗәгезне суймагыз,— диләр.

Бәтине өченче аягын юарга җибәрә. Әкертен генә китә бу су буена. Суга аягын тыга да:


Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй-куй»,— дип,

Карчык әйтә: «Суй-суй», — дип,

түтәкәй, ни хәл итим?

ди. Тутасы әйтә:


Алтмыш колач чәчкәем,

Тал төбенә бәйләнгән, —

ди. Тагын кәҗә әкертен генә өенә кайтып китә. Бу кайтканда казандагы су кайнап беткән була.

— Әле булса суймадыңмыни шул кәҗәне? — дип, сызганып йөри инде тизрәк суйдырырга.

Җизнәсе әйтә: «Бар, дүртенче аягыңны да юып кайт»,— ди.

Кәҗә бәтие тагын аягын юарга китә. Су буена бара да суга аягын тыгып:


Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй-куй»,— дип,

Карчык әйтә: «Суй-суй», — дип,

Түтәкәй, ни хәл итием? —

ди. Тутасы әйтә: «Әй, ничек итеп кенә кайтырга, кайтсам, күрсәтер идем мин аларга!» — ди. Сеңлесенә әйтә: «Син озак итеп юын, тиз генә китмә су буеннан»,— ди. Шуннан бу тагын да озак итеп юына инде. Җизнәсе эзли килә моны су буена.

— Нишләп торасың көн буена су буенда? — ди.

Кәҗә бәтие елый башлый:

— Мин түтәйне ташлап китмим, әнә түтәй тал төбенә бәйләп куелган бит, — ди.

Җизнәсе хатынын күреп шакката, тиз генә чишенеп төшә дә, талга уратып-уратып куйган чәчен сүтеп кызны чыгара да, кәҗә бәтиенә ачуланып: «Кайтып та әйтмисең, түтәй шунда, су төбендә дип», — ди. Өчәү кайтып китәләр болар куаныша-куаныша. Ә карчык кәҗәне суярга көтеп тора, казан лыгыр-лыгыр кайнап тора. Кәҗә бәтиен абзарга ябалар да керәләр болар өйгә. Кунаклар белән исәнләшәләр. Карчык җиңнәрен сызганган, алъяпкыч япкан, казан тирәсендә йөри.

— Син нишләп йөрисең? — ди кыз.

— Менә кунакларны кәҗә ите белән сыйларга йөрим, улым кәҗәне суям дип әйткән иде, – ди.

— Кая синең миңа биргән вәгъдәң,— ди иренә. — Син суймабыз дип сүз бирдең, — ди.

Кыз кунакларны чәй эчереп, ашатып озата. Иртә белән абзарга чыксалар, кәҗә бәтие бик матур бер кызга әйләнгән, ди.

Теге кызны матурлап кияүгә бирәләр. Тугыз суем суеп, тугыз көн туй итеп, баеп әле дә булса торалар, ди.

Карчык та бүтән андый начарлыкны эшләмәгән. Килене белән улының матур торуларына сокланып, әле дә булса шатланып бетә алмый, ди.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]