Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт. Бу картның өч улы булган. Бер заманны бу карт үзенең улларын чакырып алган да, каршысына утыртып, иң элек олы улыннан сораган:
— Улым, сиңа өйләнергә вакыт инде, кем кызын аласың, — дигән.
— Менә шушы каршыбыздагы кабак кызын алмакчы булам,— ди улы.
Ярар, хәзер икенчесеннән сорый.
Уртанчы улы:
— Мин дә берәр бай кызына өйләнмәкче булам, — ди.
Инде хәзер өченче улыннан сорый. Ул да абыйлары кебек үк: «Мин дә өйләнергә телим», — ди.
Карт әйтә:
— Өчегезне дә берьюлы өйләндерергә хәлемнән килмәс, элек абыегыз өйләнсен,— ди. Уллары моңа риза булмыйлар. Өчесе дә бер авыздан «барыбыз да бер көнне өйләнәбез» диләр. Карт бик аптырашта кала. Шуннан соң уйлап-уйлап тора да:
— Менә нәрсә, оланнар, ди, мин сезнең өчегезгә дә берәр йомгак бирәм, ди, шул йомгакның очын үзегездә калдырып, йомгагын тәгәрәтеп җибәрегез дә шуның артыннан барыгыз. Йомгагыгыз кем өенә барып керсә, шуның кызын алырбыз, — ди. Оланнары да риза булалар.
Ярар, иртә белән торалар, ашыйлар-эчәләр дә өчесенә өч йомгак алып чыгып китәләр. Кырга чыгып йомгакларын өчесе өч якка тәгәрәтеп җибәрәләр.
Олы абыйларының йомгагы тәгәрәп бара-бара да барып туктый, ди, бер бай кабагына. Моның йомгагын күреп халык җыела башлый. Егет җыелган халыкка «менә шулай-шулай» дип сөйләп бирде, ди.
Уртанчы улының йомгагы тәгәрәп бара да, барып туктый икенче бер байның капка төбенә. Ул да үзенә язган кызны күреп кайтты, ди.
Хәзер килик өченче улына. Өйдән чыгып, йомгагын тәгәрәтеп җибәрү белән, моның йомгагы тәгәрәп китә, ди, урман ягына. Йомгак артыннан йөгереп бара торгач, бу егет барып керә, ди, кап-караңгы урман эченә. Урман юлы тарайганнан-тарая бара, ди. Шул юл белән бара торгач, барып җитә, ди, бу бер кечкенә генә землянкага. Землянкага барып керсә, идән уртасында басып тора, ди, бер аксак бака. Бу егет «минем бәхетем шуннан икән» дип, бик күңелсез генә башын түбән иеп, өенә кайтып китә. Өйгә кайткач, булган хәлне әтисенә сөйләп бирә. Әтисе улын тынычландырып: «Бер дә кайгырма, улым, аның берәр хикмәте бардыр», — ди.
Ярар. Берничә вакыттан соң боларның әтиләре кызлар йортына баш кодалар җибәрә. Кече улы нишләсен, үзе китә инде теге аксак бака торган землянкага. Барып керә бу әлеге землянкага. Землянкада бер кеше дә юк. Бер өстәл дә аның янында бер карават тора. Өстәл өстендә дөньяда булмаган аш-су дисеңме, закуска дисеңме, ни кирәк — бар да бар, өстәл сынарлык. Егет бу хәлне күреп аптырап, шаккатып карап торганда, каяндыр әлеге аксак бака килеп чыга. «Егет, син аша-эч, ди, болар барысы да синең өчен хәзерләнгәннәр»,– ди. Шулай дигәч, егет тарсынып кына ашый-эчә. Ашагач йокысы килеп китә дә караватка барып ята. Йокыдан уянып күзен ачып бакса, каршысында йөзек аша үтәрлек бик матур бер кыз басып тора, ди. Кыз: «Егет, син бик озак йокладың, торырга вакыт», — ди. Егет урыныннан торып, битен-кулын юа, су да әзер, чиккән сөлге дә бар. «Егет,— ди кыз,— синең ашыйсың килә торгандыр, ди, бергә утырып ашап алыйк»,— ди. Өстәл тулы төрле ризык, җаның нәрсә тели — бар да бар. Аш вакытында кыз моннан барысын сораша. Егет абыйларының кем кызларын алуларын, үз йомгагының шушы землянкага килеп керүе турында берәм-берәм сөйләп бирә. Егет әйтә:
— Теге кызларга әти баш кода җибәрде, ә синең яныңа мин үзем килдем, ди. Мин землянкага килеп кергәндә беркем дә юк иде. Бераздан бер аксак бака килеп чыкты да: «Ашыйсың киләдер, аша, бу өстәл синең өчен хәзерләнгән»,— диде. Ашап-эчкәч мин йокыга киттем. Йокыдан уянганда инде син басып тора идең,—ди.
Кыз әйтә:
— Инде син минеке, мин синеке, — ди.
Шуннан соң болар берничә көн бергә торалар. Беркөнне кыз: «Әйдә, ди, илеңне күреп кайтыйк»,— ди. Егет тә риза булып, җыенып юлга чыгып китәләр. Егетнең иленә кайтып җиткәндә абыйларының туйларын уйнап яталар икән, ди. Абыйларының хатыннарын да алып кайтканнар икән.
Егет үзенең хатыны белән әтиләренең өенә барып керә: кыз шул кадәр чибәр — җыелган халык моны күреп шакката. Ә абыйларының хатыннары зур бай кызлары булсалар да, моның кебек матур түгелләр икән, ди.
Ярар. Олы абыйларының туеннан калган калдык-постык белән боларның да туйларын уйныйлар. Туйдан соң берничә көн үтү белән әтиләре әйтә: «Ну, улларым, ди, без барыбыз да бергә тора алмыйбыз, аерылышырга кирәк, нәрсә бар, шуны бүлегез», — ди. Кече уллары хатыны белән әтиләре каршысына барып: «Безгә бернәрсә дә кирәкми, без үз көнебезне үзебез күрербез», — дип, чыгып китәләр. Болар, авылның бер читенә барып, үзләренә йорт салырга урын карыйлар. Хатыны әйтә: «Син борчылма, багып кына тор, мин үзем һәммәсен эшләрмен», — ди. Шулай дип әйтүе була, бер кырыйгарак тайпыла да, хатын тагын аксак бакага әверелә. Егет бу хәлне күреп кайгыга төшә, ди, «хатынсыз калуым шушыдыр инде» дип. Егет күпмедер вакыт йоклаганнан соң уянып китсә, менә дигән пружинный караватта ята икән, ди. Ызба эче төрле җиһаз белән тулган, шәһәрдә дә булмас, ди, мондый яхшы йорт-җир. Иртә торуга буш урында күтәрелгән ызбаны күреп халык шаккатты, ди: «Кем куйган да, кем куйган бу ызбаны?» — дип сорашалар, ди.
Ярар. Хәзер егет, хатыны белән сөйләшеп, атасына хәбәр итә, бөтен кардәш-ыруын кунакка чакырырга булды инде бу.
Болар кунакларны каршы алырга хәзерләнеп йөргәндә, егет сорый хатыныннан:
— Син, ди, ничек болай итеп эшли аласың? — ди.
Хатыны әйтә:
— Мин бит бака түгел, кеше, ди, кирәк вакытта гына бака тиресен ябынам, ди. Әгәр дә инде ул бака тиресе югалса, мин дә югалам, ди. Шуның өчен минем бака тиресен кешегә күрсәтергә ярамый,— ди.
Хатын үзе бик уңган була, бөтен эшне эшли белә.
Ярар. Иртәгесен кунаклар киләләр. Боларның тормышын күреп кунаклар да шаккаталар. Агалары энеләреннән:
— Кара әле, энекәш, синең хатының бу эшләрне ничек эшли алды соң?— дип сорыйлар икән. Егет мактанып:
— Менә аның нәрсәсе бар, шушы нәрсәсен кисә, бөтен эшне эшли ала ул,-- ди.
Олы агаларының хатыны боларның сөйләшкәннәрен тыңлап торган икән, ди. Хатын теге бака тиресен ала да янып торган пичкә ыргыта. Пичкә ыргытуы була, бөтен ызба янып, көле күккә оча, берни калмый, кешеләр чирәмгә утырышып калалар, ди. Шул арада кунаклар таралышып бетәләр, егет бер үзе кала, ди.
Бер ялгызы калгач, егет уйлап-уйлап тора да тагын әлеге урманга китә. Барып җитә урманга, землянкага керә, беркем юк. «Кем булса да керер әле»,— дип утыра торгач, ап-ак сакаллы бер бабай килеп керә, ди.
Бабай егеттән сорый:
— Син кем буласың, каян килдең, монда нишләп йөрисең? — ди.
Егет үзенең башыннан үткәннәрне сөйләп бирә.
Бабай әйтә:
— Әй, егет, ди, син кызны ала белдең, тота белмәдең, ди, хәзер таба алмассың инде ул кызны,— ди.
Карттан шундый сүзләрне ишеткәч, егет еларга ук тотына.
— Елама, егет, елап файда юк,— ди карт.— Кулга эләккән бәхетне саклый белергә кирәк аны, ди, ә син саклый белмәдең, ди. Шулай булса да мин сиңа яңадан кызны ничек эзләргә икәнен өйрәтим, ди. Фәлән җирдә бер тимерче булыр, ди. Шунда барып биш бармак калынлыгындагы тимер таяк эшләт, итек асларына биш бармак калынлыгында тимер койдыр, менә шулар энә калынлыгы калганчы йөрерсең, эзләрсең, шуннан соң гына син үзеңнең хатыныңны табарсың,— ди.
Картка рәхмәтләр әйтеп чыгып китә дә егет, башта тимерчене барып таба. Биш бармак калынлыгында тимер таяк эшләтеп, тимер табанлы итекләр хәзерләтеп ала. Шулай итеп, бу юлга чыгып китә. Үтмәгән урманы, тау тишекләре калмый, ди, моның, йөри торгач ничә-мә-ничә айлар, күп еллар үтә, ди. Йөри-йөри таягы да нечкәрә, итек аслары да энә калынлыгы гына булып кала. Бик озак йөри торгач, калын бер урманга барып керә. Шунда моңа әлеге бабай очрый. Бабай әйтә: «Бераз бара төш әле, ди, урман эченәрәк кергәч бер землянка булыр, ди, шул землянкада бер үлгән кеше ятыр. Син аның битен ачып карама. Кер дә, иң элек, өстәлгә куйган азыкларны аша. Аннан соң анда булыр төрле музыка кораллары, син шуларны алып уйнап бак, ди. Аннан соң нишләргә кирәген үзең белерсең», – ди дә бу карт үз юлына китә.
Егет карт күрсәткән якка китә. Барып керә урманга. Озак та бармый, бер землянкага барып җитә. Землянкага барып керсә, йөз яшьләрдә булыр, бер карчык ята, үзе бик бетеренгән. Егет землянкага кергәч бераз ял итә, ашый-эчә дә башта стенада эленеп торган бер балалайка сыман әйберне алып уйнап карый, бераз җырлап та ала. Аннан гитара сыманны алып уйный. Соңыннан, гармунны алып уйный-уйный җырлый төште. Гармунны уйната торгач, әбинең чырае үзгәрә төште, авызын-иреннәрен селкетә башлады. Гармунны катырак уйнатып, кычкырыбрак җырлаган саен, теге әбинең чырае ачыла бара, ди. Шулай озак кына уйнагач, әбинең чыраена караса, бу үзенең хатыны икән, ди. Хатын урыныннан күтәрелде дә, ди:
— Полный ходка уйна, җырла, мин полный кеше сыйфатына керим инде — дип әйтте, ди.
Егет әйтә:
— Синең алда минем гаебем зур булды инде, ди. Киңәшеңне, сүзеңне тыңламадым, ди, Мин бит синең турында агама гына әйткән идем, — ди.
— Безгә хәзер бернинди дә ызба кирәкми, шушында гына яшик, — ди хатыны. — Ну, ди, моннан соң да телеңә хуҗа була алмасаң, без бүтән кавыша алмабыз. Син инде минем турында беркемгә дә сөйләмә,— ди. Егет, бик риза булып, хатыны турында беркемгә дә сөйләмәскә була инде.
Берничә еллар үткәч, болар әти-әниләре янына барырга, аларның хәлен белергә уйлыйлар, ди. Ә алар улларын дөньяда бар дип тә белмиләр бит инде.
Озак уйлый торгач, болар хәзерләнеп юлга чыгып китәләр, ди. Әти-әниләре торган җиргә барып җитсәләр, үлем түшәгенә ятканнар, бик картайганнар. Озак та үтми картлар үлеп китәләр. Картлар үлгәч, кече киленнәре иренә: «Телеңә хуҗа бул, кара аны, саклан!»,— дип өйләренә кайтып китә, ә егет: «Мин бераз кунак булам әле»,— дип, абыйлары янында кала. Хатыны кайтып китү белән бу эчәргә тотына. Эчкән кеше үзенең теленә хуҗа була алмый бит инде. Исереп алгач, тотына бу абыйлары алдында мактанырга: «Менә, ди, без, ди, музыка тыңлап, гармун, скрипкә уйнап кына яшибез, ди. Минем хатын барысын да булдыра»,— ди, әллә ниләр сөйләп бетерә бу. Абыйларының хатыннары моны яшеренеп кенә тыңлап торалар, да, моның торган җиренә барып, хатыны өйдә булмаганда гына гармун, скрипкәләрен алып кайтып мунчада яндыралар.
Көннәрдән-беркөнне бу егет эчүеннән туктап, хатыны янына кайтырга була. Юлга чыгып китә. Өенә кайтып җитсә, моның өе урынында күмер белән көл генә калган, ди. Хатыны, иренең сүз тотмас икәненә тәмам ышанып, моны ташлап икенче бер урынга күчә. Бу тагын хатынын эзләп китә. Элек торган землянкаларына барып чыга. Анда кеше булмагач, урман эчендә йөри-йөри, шунда егылып үлә, ди, бу. Бүген бардым, кичә кайттым.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.