Сәлимҗан китапханәсе

ЗӨЛКАРНӘЙ БАТЫР

Бер дә беркөнне Зөлкарнәй батыр ун көнлек азык әзерли дә, коралланып, дөнья гизәргә, кем көчле, кем батыр икәнлекне белергә чыгып китә. Йөри-йөри бу, ну һич белә алмый, кем көчле, кем батыр икәнлекне. Шулай бара торгач, бер ат үгәксәсе күрә бу: «Тукта, барып карыйм әле, ди, эчәгесе бар микән», — ди. Барып караса, ат үлгән, тиресен салдырып алганнар, эчәгесе бар. Бу атның эчен әрчи дә эченә кереп ята бөтен коралы белән, үзенә чыгып йөрерлек тишек калдырып тегеп куя.

Бер заманны кил-давыл чыга. Шул вакытта Өнегәт дигән кош килә дә, тырнакларын батырып, моны һавага алып менеп китә. Бара торгач бер утрауга барып төшә бу. Утрауда торбадан да калын бер агач була. Шул агач башында бу кошның балалары бар икән. Ярый, кош үләксәне шушы утрауда калдыра да балаларының исәнлеген карарга китә. Балалары инәләренең тавышын ишеткәч, шау-гөр килә башлыйлар. Ул да булмый, балаларының исәнлеген белгәч, кош үзе очып та китә.

Бервакытны бүрәнәдән дә калын елан килеп чыга да агачка менә башлый. Зөлкарнәй моны күреп торган була, алмас кылычын ала да, үләксә эченнән чыгып, еланны тураклап ташлый, аннан үз урынына кереп ята.

Азмы-күпме вакыт үткәч, кош әйләнеп килә дә, туралган елан гәүдәсен күреп, куркуга кала, балаларны ашаган икән дип. Шул арада Зөлкарнәй дә үләксә эченнән чыгып тиз генә кош өстенә менеп атлана. Кош, өстенә адәм утыруны сизеп, очып китә. Оча-оча диңгезнең бер тугаена барып төшә дә селкенә. Селкенгәч, Зөлкарнәй шуып төшеп кала, ә кош очып китә. «Мин кая килеп төштем?» — дип, бик кайгыра бу, китә бу берәр нәрсә очрамас микән дип. Бара торгач, үсеп утырган агачлар күрә. Шул агачларны тамырыннан аударып, бик нык кына иттереп кәрәп ясарга тотына бу. Кәрәпне ясап бетерә дә утырып китә диңгез белән. Бара торгач, бер ярга килеп чыга бу. Җиргә килеп чыккач, бик шатлана инде, бик күп вакыт үткән була бит. Җиргә төшеп, берәр кеше очрамасмы дип, китә бу эзләп. Бара-бара бер зданиегә килеп чыга. «Тукта, ди, кем тора икән монда», — дип барса, керергә ишек тапмый. Әлеге кылычы белән кизәнгән ие, бер ишек ачылып китә. Ишек ачылса, эчтән бер кыз карап тора икән.

— Әй, егет, ди, үлем хәлләренә килдең, ди. Бу бит дию патшасының җире, ди. Хәзер дию кайта, сине ашар, — ди.

Мине ашый алмас ул,— ди Зөлкарнәй.

Кыз да егет янына чыга.

— Бик пәлвән егет кебек күренәсең, ди, нигә килдең соң монда — адәм аяк басмаган урынга? — ди.

—— Үзем үлсәм үләрмен, сине алып китәрмен моннан,— ди. Болар шулай сөйләшеп торганда, ямь-яшел болыт килә башлый.

— Әнә, кайтып килә инде, — ди кыз. Аның көч кертә торган суы бар, ди. Син шул суны эч тә, ди, сул яктагы су белән урыннарын алмаштырып куй, ди, аннан соң үзең белерсең, ди. Менә без ике ел торабыз, ди, туебыз булганы юк әле, ди. Алар өч брат, өчесендә өч патшаның кызы, ди, безне беркая да җибәрмичә тоталар, — ди.

Ярар, Зөлкарнәй көч кертә торган суны эчеп, көч бетерә торган су белән урыннарын алмаштырып куя да, дию кайтканчы, кереп яшеренә. Дию, кайтып керүгә: «Фу, адәм исе килә», ди.

Нинди адәм исе булсын, — ди кыз,— үзең адәм ашап йөрисең дә, теш араңа кергәндер, үзеңнән киләдер, — ди.

— Юкны сөйләп торма, ди, күрсәт, —- ди, бәйләнә инде.

— Ярый күрсәтәм, ди, минем энем Зөлкарнәй килгән, — ди.

— Ул бит минем кайниш, кунак итәбез, — ди. Егетне күргәч, диюнең исе китә гәүдәсенең зурлыгына.

Зөлкарнәйне өч көн кунак итәләр.

Аннан соң дию әйтә: — Давай, синең белән көчләрне сынашып, көрәшеп карыйк әле, ди.

—— Синең охотаң булса, көрәшик, жизнәкәй,— ди.

Зөлкарнәйгә тотынып карый, дию алдыра алмый. «Туктап тор әле, кайниш, ди, минем көч кертә торган даруым бар, сиңа да бирермен, эчеп алыйм әле шуны», ди.

Теге көч бетерә торган суны эчә, белмичә. Ә Зөлкарнәй сул яктагын эчә, белә бит инде, үзе алмаштырып куйды урыннарын.

Тотыналар болар көрәшергә. Әйләнәләр-тулганалар, дию һич алдыра алмый. Зөлкарнәй алмас кылычы белән тегенең башын кисеп төшерә, гәүдәсен дә тапап ташлый. Шулай итеп, ике сәгатьтә диюне тураклап ташлый, юк итә.

— Ну,— ди кыз,— егетнең арсланы икәнсең, ди. Минем белән монда тагын ике кыз бар. Аларның диюләре тагын да гайрәтлерәк, ди. Бусы иң олысы. Алар өчесе өч патша кызын алган, ди, Безнең өчебезне дә алып китә алсаң, бик яхшы булыр ие,— ди.

Ярар, тырышырмын, ди, сез миңа булышсагыз, мин алып китәрмен, ди. Ул уртанчы дию кай төштә тора соң? — ди Зөлкарнәй.

—— Уңга таба юл белән киткәч, ерак түгел, бер здание булыр, ди. Ул зданиесенең ишеге дә тишеге, дә булмас, ди. Кругом карап йөри торгач, бер төштән тын чыкканны күрерсең. Менә шул җиргә төртсәң, ишек ачылып китәр, ди.

Ярар, китә бу. Барып җитте. Зданиесене карап йөри, бер җирдә ишек тә, тишек тә юк, үзе галәмәт биек. Озак кына карап торса, бер җирдән чак кына сулыш — тын чыгып тора. Шул җиргә төрткән ие, патша кызы ишеккә сөялгән дә тынын чыгарып тора икән, ишек ачылып та китә, патша кызы атылып чыгып та китә. Кыз дию кайткан дип курыккан икән. Ни булганны сөйләшәләр дә болар, кыз әйтә: «Дию кайтканчы, мин сиңа көч кертә торган дару эчерим, ди. Шул суны эч тә, ди, кисмәкләрнең урыннарын алмаштырып куй, ди. Дию, кайткач, белмичә, көч бетерә торган суны эчәр», — ди.

Ярар, суның урыннарын алмаштырып куюга, күкле-яшелле болыт чыга. «Әнә кайтып килә инде, ди, кайтыр вакыт җитте. Ул бер китүдән суткалап йөри»,— ди кыз. Дию кайтып җитәр алдыннан, кыз Зөлкарнәйне яшерә. Дию килеп керә. Ул баш дисәң — дөньяга сыймаган зур баш, гәүдә дисәң — дөньяга сыймаган зур гәүдә моның. Килеп керүгә:

«Фу, адәм исе килә, берәү килгән икән, ди. Бу кеше нечаянно килгәнме, әллә сине эзли килгәнме? — ди.»

— Кем безне эзләп килсен, без төрмәдә яткан шикелле ятабыз инде,— ди кыз.

— Күрсәт килгән кешене! —— ди.

— Ач авызыңны, аннан күрсәтермен, — ди.

Дию авызын ачкан ие, ярты адәм гәүдәсе серәеп тора икән.

— Менә нәрсә исе килә ул,— дип, дию авызыннан адәм гәүдәсен тартып ала кыз. — Йот кире, ди, аннан исе килмәс, — ди.

Дию ярты гәүдәне йотып җибәрә. Йоткач, яңадан эзләргә тотына бу. Зөлкарнәйне табып, яшеренгән җиреннән өстерәп чыгара.

— Ул минем энем, мине эзләп килгән, — ди кыз.

— Ә, бу Зөлкарнәй батыр икән, ди. Мин аны эзләп-эзләп таба алмаган ием, ди, үзе мине эзләп килгән икән, ди. Мин аны хәзер үк һәлак итәм,-- ди.

Зөлкарнәй алмас кылычын хәзерләп тора икән тегенең башын чабарга. Сикереп тора да:

— Мин синең шикелле йөз дию булса да курыкмыйм, ди, курыксам, килмәс тә ием,-- ди. Шунда ук кылычы белән диюнең башын чабып төшерә, гәүдәсен тапап бетерә.

Кыз әйтә: — Минем туганымның кызы кала бит монда, ди. Йөз диюдән дә курыкмаган, син аны да коткар инде, — ди.

Ярар, ди егет.

— Ул здание стенасының бер җирендә бер тишеге бар. Шуңа туры килсәң, здание ишеге ачылыр, ди. Аннан соң, абзыкаем килгән икән, дип, ул үзе йөгереп чыгар,-- ди кыз.

Ярар, Зөлкарнәй чыгып китә. Сул юл белән бераз баргач, әлеге зданиегә барып җитә. Зданиесене кругом әйләнеп йөри, кулына кылычын тотып.

Зданиенең бер җиренә кылычы белән төрткән ие, ишек ачылып та китә, кыз атылып та чыга: «Ай, абзыкаем килгән икән»,— дип. «Мин сиңа хәзер көч кертә торган су бирәм, дию кайтканчы эч шуны, чөнки кайтыр вакыты җитә аның», — ди.

Зөлкарнәй кыз күрсәткән суны эчә дә, тиз генә урыннарын да алыштырып куя көч кертә торган су белән көч бетерә торган суларның. Менә бер заманны кара болыт чыгып, давыл күтәрелә, һич әйтерлек түгел. Кыз Зөлкарнәйне бер җиргә яшереп куя. Дию кайтып керә «пуф-пуф» итеп. Килеп керүгә: «Фү, адәм исе бар, ди. Ничек курыкмыйча килгән ул адәм минем йортыма?» — ди.

— Минем туган абзыем килгән, — ди кыз.

— Кая ул, чыксын! — ди дию.

— Алай-болай итмәскә сүз бирсәң, чыгарырмын, — ди.

— Юк, тимәм,— ди.

— Антымның суын эчсәң, ышанам, болай гына ышанмыйм, — ди.

Эчә бит дию теге суны. Шуннан соң кыз абзыен чыгарып күрсәтә, кибән хәтле кеше була бу. Дию Зөлкарнәйгә бер китереп сукты, селкенмәде дә. Икенче кабат китереп сукты, бусында да селкенмәде. Шуннан соң Зөлкарнәй әйтә: «Син ике кабат суктың, ди, миңа бернәрсә дә булмады, ди. Син минем йөрәгемне кабартма, ди, синең шикеллеләрнең меңен кисәм мин», — дип, өченче кабат сугарга бирмичә, алмас кылычы белән берне суккан ие, тетеп салды. Тагын бер суккан ие, алмас кылычы җиргә кереп китте. Шулай итеп, Зөлкарнәй диюне һәлак итеп бетерде.

Хәзер кайтканда Зөлкарнәй өч кызны да җыеп алып кайта. Кыз сорый:

— Иә, Зөлкарнәй, безне коткардың, нәрсә белән кайтабыз соң, ди, утырып кайтырга савытың бармы? — ди.

— Нинди савыт, ди, кәрәп ясадым, шунарга утырып кайтырбыз,— ди.

— Сыярбызмы соң? — ди.

— Сыярбыз,– ди.

— Ашарга бармы? — ди кыз.

Ике кыз әйтәләр:

—— Безнең ашарга җитәрлек,

Олы кыз әйтә:

— Мин юлны беләм, ди, үзем, юллап, алып та кайтырмын, — ди.

— Ә мин кәрәп белән алып китәрмен, ди Зөлкарнәй.

Утырып китәләр болар дүртәү. Кәрәп зур, җимерелерлек, батарлык түгел. Кайталар болар зур су белән. Кайта торгач, су тарайды. Тарая торгач, бер елгага әйләнде. Хәзер елга белән китәләр болар. Елгага чыккач, теге кәрәп ярамый бит инде, Зөлкарнәй икенче кәрәп ясый да кызларга әйтә: «Мин әзрәк йоклап алыйм әле, ди. Мин бер ятуда җиде көн йоклыйм, ди. Андый-мондый хәлләр булса, берәр куркынычлык килсә, мине ничек кенә булса да уятырга тырышыгыз»,— ди. Олы кыз әйтә: «Дөнья хәлен белеп булмый, ди, именной йөзекләребезне Зөлкарнәйгә бирик», — ди. Шуннан соң кызлар өчесе дә йөзекләрен салып бирәләр. Зөлкарнәй йөзекләрне ак чүпрәккә төрә дә кесәсенә салып куя.

Ярар, яр буена чыгып кәрәпне бер агачка бәйли дә, булган тәгамне ашап, ял итеп алмакчы була. Олы кыз әйтә: «Дөнья хәлен белеп булмый, итәгемә ятып йоклап ал, ди. Батыр кешене тиз генә уятып булмый, бу дию иле бит, ди, андый-мондый хәлләр булмасын»,— ди. Зөлкарнәй әйтә: «Өч диюнең башына җиттем, бер диюне бетерергә генә хәлем җитәр инде», ди. Зөлкарнәй шулай ди дә ятып йоклый. Күп заманнардан соң җил-давыл чыга башлый, яр буенда бәйләп куган кәрәп кая барырга да белми. Ул да булмый, ике башлы дию килеп чыга.

Ә, Зөлкарнәй батыр монда икән, шул икән кызларны җыештырып алып китүче, дип гайрәтләнә теге.

Диюне күргәч, олы кыз куркуыннан давай еларга тотына. Кызның күз яше Зөлкарнәй битенә тамуга, егет уяна да: «Ни булды?» — дип сикереп тора. Дию әйтә: «Син минем өч братымны үтердең, хәзер мин сине һәлак итәм», — ди. Зөлкарнәй алмас кылычын ала, икенче кулына бер озын тимер тотып бара диюгә каршы. Инде йотам дигәндә генә, тимерне диюнең авызына тыга. Тегенең авызына тимер кереп тә китә. Диюнең маңгаенда чиләк төбе хәтле бер күзе бар икән. Тимерне авызына тыгуга, күзе акаеп чыга, Зөлкарнәй алмас кылычы белән диюнең башын чабып бетерә. «Ну хәзер, ди, Зөлкарнәй, кайтабыз, ди, тик елганың уң ягында тугыз бармак — разбойник тора ди, шулардан да котылсак, инде котылабыз, ди. Алар кәмә белән, ди, без кәрәп белән, ди, Курыкмагыз, бирешмәбез»,— ди.

Болар китәләр, әй баралар, әй баралар. Бер заманны төтен чыга алдан. Олы кыз әйтә: «Әнә, тугыз бармак төтене чыга инде, ди, Без алар-га җитмичә туктарбыз, ди, бераз ял итеп, тамакны ялгап алырбыз», ди. Ну, ярый, бер ун-унбиш таяк тегеләргә җитмичә туктыйлар болар, төшәләр кәрәптән. Озак та тормый, ике разбойник килеп чыгалар дә бусы миңа, бусы миңа, дип, кызларны бүлешә дә башлыйлар. Зөлкарнәй сикереп тора да: «Минем тирәдә сак булыгыз. Мин сезнең кебекләрне күп күргән, кыздарга тимәгез!» — ди дә шул минутта ук ике разбойникны һәлак итә. Яр буена барып, кәмәне дә этеп суга кертеп җибәрделәр. Кәмә разбойникларның тора торган урыннарына кайтып җитә, күрәләр, кәмә буш, иптәшләре юк. Болар сразу сизәләр Зөлкарнәй килгәнне. Разбойникларның башлыгы команда бирә Зөлкарнәйне һәлак итәргә. Ну, Зөлкарнәй алай итә, болай итә — кызларны да бирмәде, кәрәпне дә ватарга бирмәде. Шулай итеп, бу кызларны коткарып алып кайта. Юл күрсәтеп өйләренә озатып куя.

Өйгә кайтканда, патшаның әфицәре тотып ала боларны да: «Бу алып кайтты» — дип әйт, дип, кызларны куркытып, үз ягына каратып куя.

Зөлкарнәй кәрәптә икенче шәһәргә барып җитә дә, кәрәбен яр буенда туктатып, шәһәргә чыгып бер карчыкка барып керә. Бәләкәй генә избушка була бу.

— Сезнең шәһәрдә нинди хәлләр бар, әби? — ди.

— Менә бер әфицәр өч кызны диюдән коткарып алып кайтты, ди, шулкадәр сөенеч, ди, ашамак-эчмәк, төрле-төрле нигъмәт, тигәнгә тия, тимәгәнгә тими. Яхшырак кешеләргә тия, безнең ишеләргә бернәрсә юк,— ди.

Зөлкарнәй әйтә фатир хуҗасына: — Мин йоклармын, ди, фәлән кадәрле, ди, син патшага барып әйт, ди, шундый-шундый һиммәтле пәлвән килгән дип, ди, ул җиде көн йоклый, сигезенче көнне генә тора. Шуннан алда килмәсеннәр дә, йөрмәсеннәр дә дип әйтте диген, —– ди.

Ярар, Зөлкарнәй ятып йоклый. Карчык чыгып китә майдан, уен-көлке карарга. Патшага кереп әйтә: «Менә шундый-шундый хәл, ди, миндә бер пәлвән егет бар, ди, только ул җиде көн йоклый, сигезенче көнне генә тора», — ди.

— Ярар, ди, йокласын, ди. Әле уен-көлке җиде-сигез көнгә бара ул, тиз генә бетмәс, — ди.

Ярый, җиде көн булгач, сигезенче көнне Зөлкарнәй тора. Карчыктан сорый:

— Мәйдан бармы? — ди.

— Бүген азаккы көне,— ди карчык.

— Бар барып әйт, ди, мине алырга тимер арба җигеп килсеннәр, ди. Әгәр дә алырга килмәсәләр, мин бунт чыгарам, ди, тәки үземнекен итәрмен, — ди.

Карчык, бер җиңен киеп, икенче җиңен кими, чыгып китә сөенче алырга. Карчык патша түрәсенә барып әйтә. Патша түрәсе патшага барып әйтә. Патша: «Ярар, барып алыгыз, ди, нинди һөнәрләре бар икән, күрсәтсенә,— ди. Моны тройкага тимер арба җигеп барып алалар.

Зөлкарнәйне мәйдан уртасына китереп утырталар. Как раз шул вакытта патшаның олы кызы килеп чыга дворецтан. Кыз, Зөлкарнәйне күрүгә: «Менә безне коткарып, кәрәпкә утыртып алып киткән кеше, ди. Әфицәр мине куркытып кына әйттерде»,– ди. Шуннан соң Зөлкарнәйдән сорыйлар: «Ничек итеп кызларны коткарып алып кайттың?» — дип. Зөлкарнәй барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

— Коралларың кая соң? — диләр.

— Коралларым фатирда, — ди.

Моны ура кычкырып кияүгә күтәрмәкче итәләр. Аннан патша әйтә:

— Патшага керерлегең бармы? — ди.

— Юк, ди, мин простой кеше, ди, мин көчем белән генә, батырлыгым белән генә йөри торган кеше, бүтән һөнәрем юк,— ди.

Әйбәтләп торып, патша моны үз кулына ала, үләндерә, йорт салып бирә. Мәйдан ары, мин бире. Зөлкарнәй патша янында батыр булып урнашып калды, бөтен илгә дан булып.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]