Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, бака плотник булган заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның өч кызы була, бер малае. Малае китә җиләккә урманга. Ул малай йөри-йөри адаша урманда. Елап йөргән чагында, бер егет килеп сорый моңардан:
— Энем, дир, ник елыйсың? — дир.
— Абый, дир, чыгарга юл таба алмыйм.
Егет әйтә:
— Олы апаңны бирсәң, моннан чыгарам, — дир.
Бу әйтә:
— Әтидән башка мин әйтәлмим,— дир.
— Ну, әйтәлмәсәң, бар, йөре шунда,— дир, бу егет китә.
Кич була, йөреп торгач, тагын бер егет очрый моңа. Ул әйтә, уртанчы апаңны бирсәң, чыгарам, дир. Бусына да әйтә егет, әтидән башка әйтәлмим, дир. Хәзер караңгыланды. Тагы бер егет очрый моңарга. Кече апаңны бирсәң, чыгарам, дир. Бу инде, ярар бирәм, дир. Сүз бирде хәзер.
— Иртәгә сәгать сигезгә хушланып торыгыз, без өчәү барабыз, — дир егет. — Ә хәзер утыр җилкәмә, күзеңне йом,— дир.
Малай җилкәгә утыра, күзен йома. Күзеңне ач дигәч, ачып караса, атасының бакчасында була инде. Малай керә өенә. Атасы белән сөйләшми дә. Атасы әйтә:
— Ни булды?— дир.
— Вот шулай-шулай, өч егет килергә булдылар, апаларны алырга,— дир.
Бер заманны болар киләләр өчәү. Хәзерләнгән әйбер юк бер дә. Өчәү өч нүештән күтәрәләр дә йортны, өч кызны алалар да китәләр. Бераз вакыт үткәннән соң патша малае:
— Миңа апаларымны эзләргә бармыйча булмый, — дир.
Бу китә адашып йөргән төшенә. Шул урманнан кереп йөри-йөри бу бер землянкага барып чыга. Ул землянкага керсә, бер карчык яткан: аскы теше белән түбәгә, өске теше белән идән тактасына терәлеп яткан.
— Әйдә, әйдә, кода килгән икән, — дип каршы ала егетне.
Бу теге егетләрнең анасы дию карчыгы була инде. Өч көн кунак итә карчык моны.
— Мин, дир, апаларымны күрмә теләп килдем, — дир бу моңарга.
— Апаларың минем малайларда, — дир бу карчык. — Мин сиңа хәзер юл күрсәтеп җибәрәм, дир. Менә, дир, кода, син шуннан чык, дир, шул сукмак белән бар бер землянкага җиткәнче, — дир.
Бу малай, шул сукмактан барып, землянкага барып керсә, олы апасы елап утыра. «Ничек таптың, энем?» — дип килеп кочаклый братын. Сөйләшеп утырганда, урманны шаулаттырып бер нәстә килә.
— Әй, энем,— дир апасы, — сине кая итим, дир, синең җизнәң өч башлы дию бит, – дир. Энә ясый да мендәргә кадап куя моны. Сихырга өйрәнгән инде бу хәзер.
Дию кайтып керә дә:
— Кайнем кая китте? — дип сорый.
— Ул ничек монда килсен, дир, син дөньяны көн дә өч кат әйләнәсең, шунда да әтиләргә кермәссең, дир. Ул сине каян тапсын инде? — дир.
— Ул әниләрдә кунган өч көн, — дир дию, — шуңа күрә беләм,— дир.
— Синнән куркыр бит ул, дир, син бер әйбәт егет булып кил,— дир. Бу әйләнеп керә бик матур егет булып. Сөйләшәләр. Өч кич монда да куна малай.
— Ну инде теге апаны күрергә барасы иде, — дип сорый.
— Менә сиңа бер тәмәке янчыгы бирәм,-- дир, җизнәсе әйтә инде, эшең бик авыр булса, шуны ачып карарсың, болай вакытта карама, — дир
Ярар, икенче апасында шулай өч кич куна бу, ансы да бер тәмәке янчыгы биреп җибәрә. Өченчесе дә шул форма булды инде. Ну, бу өченче апасы янында диюләр җыелып, утыралар сөйләшеп.
— Менә, дир, шул шәһәрдә бик чибәр бер падиша кызы бар икән, дир. Аның матурлыгына беркем дә чыдый алмый, егылалар икән, дир. Кем чыдаса, шуңа кияүгә чыга икән, — дир.
Бу егет уйлый, булганы булсын, ул кызга барыбер барып карарга кирәк дип. Болар әйтүе буенча китә бу. Барганда, юлда бер карчыкка кунарга керә.
— Әби, дир, нәстә бар монда, дир, кара флаг элгәннәр, нинди кайгы?— дир.
Карчык әйтә:
— Падиша кызын күрергә киләләр дә, дир, керүгә НУШЫ китеп егылалар, дир, егылгач аларны подвалга ябалар, дир. Ничәмә падиша малайлары, генераллары килде, инде барысы да НУШЫ китеп егылалар,— дир.
Иртә белән сәгать сигездә тора бу малай, дворец янына бара, заявка бирә, шулай-шулай күрергә килдем, дип. Кыз чыга тегеннән, чардактан. Егет НУШЫ китә дә ава. Өстерәп кертеп бәрәләр моны да подвалга. Аңга килгәч, торып караса, бар да тезләренә таянганнар, кайгырышып утыралар. Бу да, уйлап утырган чагында, тукта әле, җизни биргән тәмәке янчыгының берсен ачып карыйм әле, дир. Ачып
караса, өстәл төзелә, анда эчемлекләр, падиша кызына да эләкмәгән андый азыклар. Болар гулять итеп утырган чагында, падиша кызы яныннан боларга азык төшереп бирәләр икән. Шул вакытта болар янына эләгеп аш китерүче дә утыра, билгеле, озаграк утыра инде андый күңелле төштә. Падиша кызы орышырга тотына моны, ник озак тордың, ди.
— Туктале, апа, орышканчы бер сүз сөйлим әле, дир. Анда бер егет бар, дир, бер тәмәке янчыгы ачса, өстәлдә төрле ризык чыга, япса — бары да кереп китәләр, — дир.
Шулай дигәч, падиша кызы дәштерә моны янына. Икенче көнне әйтә:
— Егет, дир, синдә шундый тәмәке янчыгы бар икән, дир, миңа бирмәссеңме икән аны?— дир.
— Бирәм, дир, бер чыгып күрен яныма, — дир.
— Син бит, егет, тагы егылырсың?— дир кыз.
— Юк инде, егылмам,— дир егет.
Теге сихерләп өлгерә алмый кала.
Менә чыга тегеннән. Кыз шул хәтле матур була. Егет егылмый да, нитми дә, тәмәке янчыгын биреп калдыра моңар.
Икенче көнне тагын икенчесен алып карый. Бусы тагы да көчлерәк. Тагы төшә хезмәтче кыз болар янына подвалга. Тагы озаграк тора инде. Менгәч әйтә:
— Әллә тагы берәр нәрсә бармы, бик озак тордың?— дир.
— Әйе, бар, дир, бусы тагы да көчлерәк, — дир.
Кыз тагы дәштерә дә моны, әйтә:
— Син миңа бирмәссеңме икән?— дир.
— Бирәм, дир, бер генә кочаклатсаң,— дир.
Кыз бит бу әйткәнчә эшләде. Вот төшеп китте.
Өченче көнгә тагы бер тәмәке янчыгы калды бит әле. Анысы барысыннан да матуррак була. Егет үзенә бер иптәш ала да, иптәшенә әйтә:
— Син, дир, минем арттан менәрсең, дир, ремень тот, без бергә килгәч ремень белән бәйлә, — дир.
Бу иптәше артыннан менә дә, бер төштә борылып, кала качып. Кыз тәмәке янчыгы сорый бит әле.
— Юк инде,— дир егет,— якынаймый булмый, дир, бусын бирмим,— дир.
Сөйли-сөйли якынлашалар. Шул вакыт теге иптәш егете боларны ремень белән бәйли дә, аталарына кертеп бәрә.
— Менә сезнең кызыгыз нишләп яткан?— дир.
— Шауламагыз инде,— дир падиша.
Тегендәге аристованныйларны җибәрәләр, бу егетне кияүлеккә калдыра падиша.
Бер дә бер вакытны кияүгә доверенность бирә бит: «Менә сиңа 12 ачкыч, ди, бер ач, уникенчесен ачма, дир, сүземне тыңла», — дир. Бу егет чыга да ачып карый: караса, кайсында алтын, кайсында көмеш, кайсында арслан сөяге. Төрле амбарларга төрле әйберләр төялгән. «Булганы булсын инде, дир, уникенчесен дә ачып карыйм», дир. Ачып караса, зур гына унике башлы дию, богауланган, ятадыр. «Әй
егет, дир дию, авызыма бер генә чиләк су сал әле, дир, бер үлемнән коткарырмын үзеңне» — дир. Үлемнән коткарырга дигәчтен, бу бер чиләк суны илтеп сала тегенең авызына.
Егет — дир дию,— тагы берне сал әле, дир, ике үлемнән коткарырмын үзеңне, — дир. Бу егет икенче чиләкне дә китереп сала.— Тагы берне салсаң, өч үлемнән коткарырмын да, шуның белән мәңге яшәрсең, пожалуй, дир.
Өченче чиләкне салуы була, шартлатып богауларын өзәдер дә, дворецка кереп моның хатынын ала да китә. Бу авызын ачып кала, хатынын алып киткәч, кайгырышып утыралар шунда җыйнаулап.
— Мин,— дир егет,— аны Нәлак итмичә чыдый алмыйм,— дир падишага. Падиша әйтә:
— Син аны таба алмассың, дир, бер падишаның кызын алырбыз да яшәрсең монда,— дир.
— Юк, мин бармыйча булмый, — дир егет.
— Ну алайса теләсәң нишлә инде, — дир патша.
Бу чыгып китә, бер сихырчы карчыкка бара:
— Әй әби, зинһар әйт, ни форма ул диюне табарга?— дир.
Теге карчык кайнаштырып моңарга әйтә:
— Ну, егет, аннан котыла алмассың син, — дир.
— Котыла алмасам да барам,— дир бу.
— Шул урманда, дир, шул су буенда бер землянка булыр, дир. Шунда барып кер, дир, ул көндез өйдә булмый,— дир теге карчык — син хатыныңа, дир, диюләрнең яны үзе белән түгел, синең яның кая дип сорарга куш,— дир.
Диюнең янына җитмәкче инде егет. Карчык әйткәнчә, землянкага барып керсә, хатыны утырып тора. Болар күрешәләр, елашалар да, күп тә сөйләшеп тормыйлар. Хатынга әйтә бу: «Син, дир, аның яны кая торганын сорап кара», — дир. Болай гына җиңә алмыйлар инде аны. Моннан чыгып кына бара иде егет, дию каршы очрый:
— Ну, егет, бер үлемнән котылдың; мин сине бу юлы үтермим,— дир, сүзендә тора инде.
Хатын да хәйләкәр була инде. Менә идән себерә торган себеркене юа, кара ефәккә дә, кулында тотып тора дию кайткан төшкә.
— Нишләп утырасың?— дир дию.
— Үзең китәсең дә барасың, дир, көн буе юк булып торасың, дир. Синең яныңны кадерләп торам, дир хатын.
— Нә,— дир дию, — кыз-хатынның чәче озын, акылы кыска дип әйтәләр, дир. Шул җан буламы инде? — дир.
Хатын кычкырып елап җибәрә.
— Мине яратмыйсың икән, дир, мыскыллап кына йөрисең икән,— дир.
— Ну, алайса әйтәм, — дир дию. Әнә кучарка минем яным,— дир дә, китеп бара бу.
Теге егет тагы килә, хатыны белән сөйләшә дә тиз генә чыгып китә бу. Чыккан чакта тагы дию очрый моңарга.
— Ну, егет, ике үлемнән котылдың, — дир дә китә.
Килеп керсә өйгә, хатын кучарканы кырып-кырып юган, агарткан, кулында тотып тора. Дию кайтып керә.
— Син, дир, ул кучарка белән нәрсә кайныйсың?— дир.
— Синең яныңны кадерлим, дир, үзең китәсең дә барасың, — дир.
— Нә, ул җан буламы инде?— дир, көлеп җибәрә. Хатын тагы елый. Ну әйтәм инде, — дир дию, — чыннан да яратасың икән, дир. Минем яным, дир, әнә шул диңгездә, дир, бер үгез, дир, үгез өстендә сандык, дир, сандык эчендә үрдәк, дир, үрдәкне ычкындырма, дир. Бас биленнән, дир, бер йомырка чыгар, дир, шул йомырка эчендә минем яным, — дир.
Дию киткәч, егет керә, сораша хатыннан. Чыкканда моңа тагын дию очрый:
— Ну егет, өч үлемнән котылдың, инде эләкмә миңа,— дир.
Егет китә диңгезгә. Егет анда ятып саклап тора, кулында пычагы.
Бервакытны диңгезне шаулаттырып чыга үгез. Чыгып, комга ята инде. Ятып йокыга гына киткәндә, бу егет барып үгезнең мөгезенә баса. Үгез җиңдерми, өстери. Шул арада кычкырып җибәрә егет:
— Ой, минем җизниләр булса иде монда, — дип.
Шул сүзгә җизнәләре килеп тә җитәләр өчәүләп. Үгезне тотып алалар.
— Башка төштә моны эшләмәссеңме?— дип сорыйлар егеттән. Үзләренең дә җаннары шундыйрак төштә бит.
— Юк, валлаһи, миңа шул гына кирәк, — дир егет.
Җизнәләре бу үгезне яралап бәрәләр, алып сандыкны ваталар. Сандык эченнән үрдәкне эләктереп алалар. Үрдәкнең биленнән басалар да йомыркасын моңа тоттыралар.
— Бар, дир, аның яны әле чыкмаган, дир, ни эшләргә үзең белерсең дир.
Барып керсә, дию үләргә җиткән, җаны чыгарга тора.
— Егет, дир, киләле мондарак, дир. Саубуллашыйк, мин үләм инде, дир, син мине үлемнән коткарган идең, — дир.
Егет бармый. Кулда йомыркасы инде, чалт иттереп маңгаена бәрә. Йомырка тузып китә, диюнең җаны да чыга. Акрын гына җизнәләрен дә шул форма үтереп бетерә. Диюнең малларын җыеп бара. Хатыны, апасын җыештырып, өенә кайтып китә. Зур туй ясыйлар.
Туйларында мин дә булдым. Анда бер сәк эләкте. Шулай итеп яшиләр, ди, болар.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.