Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алардан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән бер көнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга китә.
Барып җиткәч, егет бияне агачка илтеп бәйли, үзе коры имән ботаклары хәзерләргә керешә. Әз генә вакыт эчендә бер олаулык хәзерли дә, аты янына әйләнеп килсә, бияне ике бүре белән бер аю ашап бетереп баралар. Биясе юк инде. Ни хәл итәргә? Егет аптырап тормый, аюны уртага, ике бүрене ике якка җигә дә кайтып китә.
Кайтып керсә, моңардан башта атасы да, анасы да курка, бөтенләй нишләргә белмиләр. Соңыннан малайның батырлыгын күреп: «Без аны кыр тегермәненә җибәрик, андагы тегермән пәриендә безнең бер капчык оныбыз бар бит, шуны алып кайтсын»,— диләр. Малайны шулай кыр тегермәненә пәригә каршы сугышырга җибәрәләр.
Шуннан малай китә. Тегермәнне ачып, барып керсә, ни күзе белән күрсен, тегендә утыра икән, ди, сыңар күзле бер пәри. Шул пәри әйтә:
— Ник килдең? — ди
— Атамның бер капчык оны бар икән монда, шуны алырга килдем,— ди, егет әйтә.
Пәри әйтә:
— Тукта, менә мин сине өйрәтим әле,— ди. Тотына егетне кыйнарга. Егет тә тик тормый, пәрине күтәреп алып, аның артын әйләнеп тора торган тегермән ташына тидерә. Пәрине шулай тегермән ташына чарлатып алды бу. Шуннан сыңар күзле пәри егеткә ялына башлады:
— Син миңа тимә, мин синең колың булырмын, — диде.
— Ярый алай булса, китер, онны алып китим,— диде егет. Онны күтәреп кайтып китте.
Егетнең көчен күреп, атасы моңа тагын бер йомыш кушты:
— Улым, ди, минем күрше патшасыннан өч алтын аласым бар иде, шуны алып кайт әле, —ди.
— Егет каршы килми. Аюны, бүреләрне җигеп, пәрине дә утыртып, күрше патшасына китте бу.
Көннәр, атналар үткәч, егет барып җитте. Патшага кереп әйттеләр: «Сезнең хозурыгызга берәү килде. Сездән өч алтын аласым бар дип әйтә. Уртага аю, ике янга ике бүре җиккән үзе. Күзе паровоз күзе зурлыгында сыңар күзле дәү генә бер нәрсә утырткан», диделәр.
Патша куркып китте: «Алай булса, өч алтын гына түгел, биш алтын биреп кайтарып җибәрегез үзен», диде.
Егет, биш алтынны алып, көннәр, атналар үткәч, шул малны ата-анасына кайтарып бирде. Тегеләр тагын уйга калдылар: «Малайны үзебезнең янда тотсак, аңа ашарга җиткерү дә авыр, аның үзенә дә күңелсез булыр», — ди болар.
— Сиңа безнең белән тору бик күңелсезгә килә, әллә читкә чыгып, дөнья күреп кайтасыңмы? — ди моңа атасы.
Малай: «Ярар, әти»,— дип чыгып китте. Бер урман буена барып җиткәч, аю белән бүреләрне дә җибәрде, пәрине дә яныннан куалады, бер башы гына калды. Шулай бара-бара, бер урман аркылы чыкканда, моңа бер бик оста ук атучы очрады. Ул егет укны бик тә оста ата икән. Нинди генә кош булса да, бәреп төшерә икән. Ук атып торучы егеткә Аю-Әппәз әйтте:
— Син нинди шәп батыр, бер ату белән нинди генә кошны да бәреп төшерә аласың икән, — диде.
Егет әйтте:
— Минме соң батыр, минме соң пәһлеван! Бу дөньяда Аю-Әппәз дигән бер кеше бар. Ул төрле һөнәрләрне белә торган бер батыр икән, фәкыйрьләргә, көчсезләргә ярдәм итә икән. Менә шул кешене күрәсе иде — диде.
Бу әйтте:
— Мин үзем Аю-Әппәз булам инде,— диде.
Шуннан теге укчы егет аңарга ялынды:
— Аю-Әппәз булсаң, мине иптәш итеп ал, бергә йөрик,— диде.
— Ярый, — диде Әппәз.
Болар икәү киттеләр. Шулай атлый торгач, ук атучы егет әйтте:
— Минем бер зур хәсрәтем бар әле. Ук атарга осталыгым булса да, фәкыйрьлегем зур. Хукан патшасының бер матур кызы бар, шуны аласым килә. Патша фәкыйрь кешегә кызын бирми. Сугышып алырга җөрьәтем юк. Син шул кызны миңа алып бирсәң икән,— диде.
Аю-Әппәз әйтте:
— Була, мин сиңа ул кызны алып бирермен. Ләкин мин анда бара белмим, әйдә мине алып бар,— диде.
Шуннан бергәләп китсәләр, бер зур дәрьяга җиттеләр. Аргы ягына чыгарга һичбер мөмкинлек юк. Болар шулай аптырашып торган арада, аргы яктан бер озын кеше килә. Суга төшсә, су шул кешенең тезеннән генә. Болар янына килеп чыкты бу. Егетләр озын кешедән:
— Су тирәнме? — дип сораштылар.
— Су тирән, сезнеке хәтле биш биек, — диде.
— Алай булса,— диделәр егетләр, — син безне аргы якка чыгарып куйсана.
— Чыгарам, — диде озын егет, — тик бер шартым бар: судан чыгарган өчен Хукан патшасының кызын алып бирерсез. Ул матур кызны минем аласым килә. Болай гына сорасам, атасы бирмәс, ди.
Аю-Әппәз әйтте:
— Соң синең нинди һөнәрең бар? — диде.
— Күрәсез, минем ботларым озын, йөгерә башласам, кенекләрне дә, атларны да узам мин, — диде.
Болар өчәү бергә киттеләр. Суны аркылы чыктылар. Суны чыккач, карасалар, янә бер кеше ята. Бу кешегә әйтәләр:
— Һәй, батыр, бу җитмеш биш градуслы эссе комда ничек ятасың? — диделәр.
— Мин, — диде шул яткан кеше, — моннан кызурак җирдә дә ята алам. Әйтегез, сез үзегез кемнәр? — диде.
— Мин Аю-Әппәз булам,— диде Аю-Әппәз.
— Мин, — диде теге комга яткан кеше,— Аю-Әппәзне эзли идем, ярый үзең туры килдең, — диде.
Аю-Әппәз әйтте:
— Мине ни өчен эзлисең? — диде.
— Мин, диде, шуңарга эзлим, Хукан патшасының бер кызы бар. Бик матур нәрсә. Сорасам, бирми. Син шул кызны миңа алып бирсәңче,— диде.
— Ярый, — диде Аю-Әппәз,— әйдә бергәләп киттек. Без дүртебез дә бер уйда, бер теләктә икәнбез, — диде.
Болар дүртәүләшеп Хукан патшасының җиренә барып җиттеләр. Хукан патшасына, кызын сорап, хат язып керттеләр: «Кызыңны йә сугышмыйча бир, йә сугышып алабыз»,— дип яздылар.
Патша кызны болай гына бирмәде. Ул әйтте:
— Минем өч төрле һөнәрчем бар. Шул һөнәрчеләрне җиңә алсагыз, кызымны бирермен, — диде.
Болар риза булдылар. Шуннан һөнәрчеләр белән сынашырга шәһәр читенә чыктылар. Боларны күргәч, патша, куркып китсә дә, үзенең шартын әйтте:
— Минем узыша торган бер йөгерек кешем бар. Шуны узарга кирәк. Аннары минем бер мунчам бар, шул мунчада чабынып чыгарга кирәк. Тагы бер көрәшче пәһлеваным бар, шуны егарга кирәк. Шул әйткәннәрне булдырсагыз, кызны бирермен, — диде.
Шуннан соң йөгерергә ике кешене билгеләделәр. Берсе — патшаныкы, икенчесе — Аю-Әппәзнеке. Болар, узышканда, икенче шәһәргә җитеп, шунда печать бастырып кайтырга булдылар. Шулай сөйләшкәч, ике пәһлеван тиз генә йөгерешеп киттеләр. Аю-Әппәзнең батыры өч көн, өч төн йокламаган булган икән, йөгерә торгач, аның йокысы килеп китте дә, ятты да йоклады. Шул чагында патшаның йөгереге моны узып китте. Өч-дүрт сәгать вакыт үткәч, Аю-Әппәз әйтте:
— Безнең егет өч көн, өч төн йокламаган иде, юлда йоклап кала күрмәсен, — диде.
Шуннан соң ук атучы егет карады. Күрә: боларның батыры ятып йоклаган, патшаның егете узып киткән тегене. Ук атучы егет әйтте:
— Рөхсәт ит, Аю-Әппәз, мин аны ук атып уятыйм,— диде.
— Син аңарга ничек тидерә алырсың икән, үтереп куйма тагын! — ди Аю-Әппәз.
— Ник тидермим, мин шуңа өйрәнгән инде,— ди егет.
Шуннан соң ул угын атып җибәрә. Ук батырның йомшак җиренә килеп кадалды. Ук килеп тию белән, теге батыр сикереп торды да укны кулына тотып йөгерде. Йөгерә торгач, патша йөгерешчесен узып та китте. Тиешле җиренә барып җитеп, кул куйдырды, печать бастырды.
Шуннан борылып чабып кайтырга тотынса, патша йөгерешчесе әле ярты юлга да җитмәгән. Аю-Әппәзнең батыры алты сәгатьтән әйләнеп кайтты, ә патшаныкы унике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайта алды.
Шуннан соң патша әйтте:
— Бер эшегез булды, ярый. Инде минем мунчам бар, менә шунда сез кереп чабына алыр икән? — диде.
Мунча өч көн, өч төн якканнар, миче генә түгел, стенасы да кып-кызыл ут булды. Аю-Әппәзнең теге кызуда кызынып яткан батыры, тимер чыбыктан себерке ясап, шул мунчага барып керде. Барып керсә, ни күзе белән күрсен, идәндә су кайнап тора. Батыр курыкмады, чүмеч белән суны алып ташка салды да тимер чыбык себерке белән чабынырга тотынды. Чабына торгач әйтте:
— Нигә әз якканнар бу мунчага, ди, моның җылысы башын җылытырга гына җитте. Аркама җылысы беленмәде дә, — диде.
Шуннан патша үзенең кызына әйтте:
— Әй, кызым, син ахры ычкынырсың. Өч көн, өч төн яккан мунчаның җылысы бары башын җылытырга гына җиткән, — диде. Аннары патша Аю-Әппәзгә: — Алай булса, минем пәһлеваным белән көрәшеп карагыз, — ди.
Ул тагын бер батырын китерде. Шул батырына әйтте:
— Мин сиңа ничә елдан бирле акча түләп киләм, көчендерәм. Менә син шушы Аю-Әппәзнең батырын җиң. Җиңсәң, үзеңә кызымны бирәмен, — диде.
Батыры әйтте:
— Патша, син кайгырма. Бу ярлы-ябагайны мин егалмыйммы соң,— диде.
Шуннан соң ике батыр көрәшергә тотындылар. Аю-Әппәз көрәшергә үзе чыкты. Ул патша көрәшчесен бер күтәрүдә күкрәгенә җиткерде. Икенче күтәрүдә башына җиткерде, өченче күтәрүдә һавага кул сузымы күтәрде. Шуннан тегене әйләндереп җиргә күтәреп бәрде.
Патша әйтте:
— Аю-Әппәз, кызым сезгә, бер нишли дә алмыйм, диде. Кызны чыгарып бирде. Бирмәс иде, болардан бик каты курыкты патша.
Кызны чыгарып биргәч, дүрт батыр арасында талаш китте. Аю-Әппәз әйтте:
— Мин көрәшеп егтым, кыз миңа булырга тиеш,-- ди.
Озын батыр әйтә:
— Мин уздым,— ди.
Ук атучы батыр әйтә:
— Мин ук атып сине уятмаган булсам, син алдан килмидер идең, — ди.
Мунчага кергән батыр да үз сүзен сөйли:
— Бу кызны мин мунчада чабынып алдым. Ул кызуга сезнең берегез дә чыдамый иде, ди.
Шулай тарткалаша торгач, алар бер сүзгә килделәр:
— Көрәшик, кем батыр булып кала, кыз шуңарга, диештеләр. Билгеле инде, Аю-Әппәзгә көче җитә торган батыр тумаган әле. Ул барысын да җиңде, кыз аңарга булды. Аю-Әппәз иптәшләрен кызганды: теге кызны алар да яраталар иде бит. Карап торды, торды да аларга әйтте:
— Сез юкка үкенмәгез, менә без барыбыз бергәләп патша йортына керәбез дә утырабыз, сезгә моннан да чибәррәкләрне табарбыз, — диде.
Шуннан соң болар патша сараена үзләре хуҗа булып бергә яши башлаганнар, ди.
Кичә бардым, бүген кайттым.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.