Әүвәл заманда бер авылда бер кеше булган. Аның өч улы бар икән.
Бер көнне аталары улларын чакырып китерә дә әйтә:
— Улларым, мин үләрмен, мин үлгәч, сезгә монда торырга туры килмәс, читкә китәргә туры килер, — ди. Бер кылыч биреп калдыра ул аларга. Шуннан: — Өчегез бергә ятып йокламагыз, икегез йоклаганда, берегез карап торыгыз, — ди.
Шуннан, чыгып китәләр болар. Бара-бара бер матур су буена җиткәннән соң, аш пешереп ашыйлар. Икесе йокларга ята, олысы каравылда кала. Төн җиткәч, бу каравылда торганда, адәм исен сизеп, бер аждаһа килә боларны йотарга. Килгән уңайга, аждаһаны егет кылычы белән шунда тураклап ташлый. Тукта, истәлек булыр дип, аждаһаның койрыгын кисеп ала да, иске чүпрәккә бәйләп, кесәсенә сала. Таң вакыты җитә, энеләре янына килә.
— Торыгыз, энеләрем, китәр вакыт җитте, ашыйк-эчик тә китик, — ди. Энеләренә әйтми нәрсә булганын.
Торып, ашап-эчеп, китәләр.
Икенче кичне тагын бер урын сайлап кунарга туктыйлар. Тагын икесе йокларга ята, уртанчылары кала каравылда. Шуннан, төн уртасында, әллә кайда, еракта, егет бик якты ут күрә. «Бу нинди ут икән?» — дип бара. Барса, бу дию пәрие икән, боларның йоклаганын көтеп ята икән. Боларның йоклаганын көтеп, үзе йокыга киткән. Барып җитә дә теге, дию аждаһасын үтерә. Кулында бик кыйммәт хаклы йөзеге була диюнең. Диюнең бармагы белән кисеп ала да, канын сөртеп, кесәсенә сала. Килә туганнары янына:
— Торыгыз, китәр вакыт җитте, — ди.
Торалар, ашыйлар-эчәләр дә тагын китәләр болар.
Бара-бара, тагын кич була. Кич булгач, энеләре әйтә:
— Абзыйлар, сез ятып йоклагыз, мин каравылда торам, — ди.
Абзыйлары йоклап киткәч, энеләре кылыч тотып каравылда тора. Болар хәзер бер шәһәргә якынлашкан булалар. Шәһәр ерак та түгел, күренеп тора. Ну, теге каравылда тора. Менә бервакытны, бере артыннан бере, бере артыннан бере тезелеп, утыз тугыз бур кеше шәһәр патшасының хәзинәсен басарга, алтын-көмешен басарга баралар.
— Кая барасыз, иптәшләр? — дип сорый.
— Без, диләр, патша сараен басып, малын таларга барабыз, — диләр.
— Алай булгач, мине дә алыгызчы, мин дә барам, — ди.
— Син нинди эшкә оста соң? — дип сорыйлар.
— Мин, ди, югары җирләргә менәргә оста. Аркан башына ыргак бәйләп, шуны түбәгә атам да, ул түбәгә эленә, шуннан тотынып түбәгә менәм мин, — ди.
— Алай булгач, бик яхшы, безгә кирәк икән бу кеше, — дип, алып китәләр болар тегеһе, хәзер кырык кеше булып.
Барып җитәләр патшаның сараена. Алалар аркан белән үткен тимер ыргак. Түбәгә аталар, ыргак барып эләгә. Шуннан, арканга тотынып, менер китә ул түбәгә. Түбә кадаен, бер метр ярым җирне, куптара ыргак. Сарайның хәзинәсе булып чыга бу. Шуннан соң егет:
— Сарай хәзинәсенә, алтын-көмешләр оясына чыктым, берәм-берәм менегез, үзем генә алып булмый, — ди.
Берәм-берәм менәләр. Менгән берен үтереп, уң колагын кисеп алып, гәүдәләрен шунда өя бара егет. Колакларны бауга тезә.
Ну, сарай түбәсеннән төшеп китә. Бер ишек күрә, аны ачып керсә, патшаның өч кызы йоклап яталар. Бик кечкенә генә эт ләң-ләң өргән була. Кылыч белән аның муенын чабып өзеп ташлый. Кызларның кыйммәтле яулыкларын ала берәрне. Шуннан бер бит кәгазь ала да яза бу хәзер. «Шундый кечкенә бер эткә алданган икәнсез, бүген мин булмасам, җаныгыздан колак каккан идегез». Шуны язып калдыра да, таң атканда, абзалары янына кайта.
Иртәгесен патша кызлары торалар — яулыклары юк. Карасалар, этләре үлгән. Тегеләр барысы да елый башлыйлар, яулыкларын кызганып. Ата-аналары сорый:
— Ни булды сезгә? — дип.
— Менә безнең яулыкларыбыз юк, — диләр.
Патша да шунда тагын этенең үлгәнен күрә, караса, өстәлдә язу. «Мин булмасам, бүген үләдер идегез», — дип язган. Шуннан сарай өстенә менеп карый үзенең вәзирләре белән. Караса, утыз тугыз үлгән гәүдә ята. Һәркайсының берәр колагы юк. Патша: «Хәзер бөтен шәһәрне эзләп, табып китерегез утыз тугыз колакны», — ди.
Шуннан, эзләргә тотыналар, һичбер кайдан таба алмыйлар.
— Шәһәрдә кермәгән өегез калмадымы? — дип сорый патша.
— Без кермәгән җир калмады хәзер, — диләр.
— Соң, бер-бер кеше калмадымы сез күрмәгән? — дип сорый.
— Әле генә өч кеше бик арган хәлдә шәһәргә килеп керделәр, бик җәфа чиккән кешеләр булырга кирәк, алар андый-мондый кешеләргә охшамаганнар, — диделәр.
— Алып килегез, — ди патша, — ашамлык-эчемлек хәзерләгез, — ди.
Алып киләләр бу өч егетне патша янына. Патша:
— Сез нинди кешеләр? — дип сорый.
— Без бер җиргә барырга чыккан мосафирләр, — диләр.
— Бик аргансыз, — ди патша, — сез монда гына кунып китегез, — ди.
Бер сарай күрсәтә. — Шунда куныгыз, — ди.
Һәртөрле ашамлык-эчемлек китерәләр. «Боларда бер хикмәт күренәз», — дип, бер вәзирен янына алып, бер тишектән күзәтергә була патша. «Нинди сүзләр сөйлиләр икән?» — ди.
Шуннан бервакыт, ашап-эчкәч, абзыйлар сөйләшә башлыйлар. Олы агалары әйтә: — Без авылдан чыккан көнне, мин каравылда торганда, без үлгән кеше идек, ди. Бер аждаһа килеп, авызын ачып, ут чыгарып, безне йотарга килә иде, ди. Шуннан мин кылычым белән бер чаптым, аждаһа дүрткә-бишкә өзелеп китте, ди. Менә, ышанмасагыз, — ди, аждаһаның койрыгын чыгарып сала өстәлгә.
Патша белән вәзирләре карап тора, исләре китә инде.
Ну, хәзер уртанчы энеләре дә:
— Мин, ди, каравылда торганда, тоже бөтен идек, ди. Сез йокыга киткәч, еракта күренде бер ут яктысы. Ул дию пәрие икән. Барам, барсам — йоклап ята. Йоклаган җирендә чабып өзеп үтердем, ди. Менә бармагы белән кыйммәт хаклы йөзеге, — дип, чыгарып сала. — Бу минем эшләгән эш, — ди.
Хәзер өченче энеләре әйтә:
— Без бу шәһәргә кергән көнне, сез йокладыгыз, мин каравылда тордым. Каравылда торсам, бервакыт утыз тугыз кораллы бурлар килә. Бере артыннан бере тезелгән. Каршыларына чыгып: «Кая барасыз?» — дип сорадым мин, ди. «Менә бу күрше патшаның алтын-көмеш сарае бар. Шуны басарга барабыз», — дип әйттеләр, ди. «Алай булса, мине дә ияртегез», — дип әйттем, ди. «Нинди эшкә маһир син?» — дип сорадылар, ди. «Мин югары җирләргә менәргә оста», — дип әйттем, ди. Шуннан мине ияртеп алып киттеләр, ди. Шуннан, барып җиткәч, аркан башына үткен тимер ыргак бәйләп, түбәгә аттык. Эләкте бу. Шуннан, арканга тотынып мендем. Ыргак күтәреп ташлаган метр ярым чамасы җирен түбәнең. Алтын-көмеш хәзинәсен таптым, үзем генә алып булмый, берәм-берәм менегез, дип кычкырдым, ди. Берәм-берәм менәләр. Менгән берен үтереп, сарай түбәсенә ташлый барам, һәркайсының уң колагын кисеп җепкә тезә барам. Шулай утыз тугыз бурны үтереп бетердем, ди. Шуннан соң сарай түбәсеннән төштем. Бер ишекне ачтым, анда бер кечкенә эт ләң-ләң өреп тора, этне чабып үтердем. Шунда өч патша кызы йоклап ята. Патша кызларының өч яулыгын алдым. Шуннан кәгазь-каләм алып: «Бүген мин булмасам, сезнең бөтен көнегез иде», — дип, язу язып калдырдым, ди. Менә, иптәшләр, дип, утыз тугыз колакны өстәлгә чыгарып сала.
Шуннан патша белән вәзире керә, боларны кочаклап ала. Шунда патшаның өч кызы бар икән, өчесен өч вилайәткә патша итә — болар патша булырдай кеше икән дип. Болар шунда гомер-гомергә рәхәт яшәп калалар.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.