Борын заманда бер патша булган, ди. Моның хатыны бер көнне үлеп китә дә, бу икенче хатынга өйләнә. Беренче хатыннан бер чибәр улы калган икән, ди. Малай көн үсә, төн үсә,— егет булып җитә. Бервакыт төшендә моның каршысына дөньяда булмаган чибәр кыз килеп баса, имеш. Ул кыз шундый нурлы, ди, аның нуры кояш нурыннан да якты да, көчле дә имеш. Үзегез беләсез, төшнең гомере кыска, егет уяна. Уянса да, кызның сурәтен югалтмый. Көннәр буе шул кызны уйлый, ашаганы аш түгел, йокысы йокы түгел. Бер-ике атнада тәмам кипте, саргайды егет.
Түзмәде, әтисеннән сорады:
— Әткәй, кәбәм, мине Нурлы кыз янына җибәрче, диде. Мин аны китерермен, — диде.
Әтисе каршы түгел:
— Ярар, улым, барырсың, ди. Тик ул кыз янына баручылар күп булды. Күбесе ярты юлдан борылды, барып җиткәннәре кире кайтмады, ди. Син дә харап булмассыңмы? — ди.
— Юк, — ди егет, — харап булмам, — ди.
Мона бер еллык ризык әзерләделәр, пароход бирделәр. Чыгып китте бу пароходка утырып. Баралар, баралар болар, ярты юл баргач, күрәләр, каршыларына ап-ак пароход килә. Бик тиз килә. Патша малае утырган пароход та кызу бара. Шулай якынлашалар болар. Шул чак, ара тар гына калганда, көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты булды. Патша малаеның пароходы шып туктады, барчасы егылдылар. «Ни хикмәт бу?» — ди егет. Үзе башын күтәреп карый да алмый. Теге пароходтан шундый көчле нур чәчелә икән, анда Нурсылу кыз диңгез йөрергә чыккан икән. Шулай бераз вакыт торгач, патша малае күтәрелеп карады. Теге ак пароход күздән югалып та бара икән инде. Бу куып китмәкче була. Юк, булдыра алмый. Пароход алга таба аз гына да бармый. Нихәтле тырышсалар да, болар пароходны кузгата алмадылар, кире кайтып киттеләр. Кайткач әтисе әйтә:
— Әйттем мин сиңа, кире борылырсың дип.
Егет әйтә:
— Юк, әти, мин аның нурын күрдем инде, ди. Тагын барам, барыбер ул кыз минеке булыр, ди. Җибәр мине, — ди.
Патша җибәрергә теләми:
— Син анда барып харап булырсың, — ди.
— Булсам булырмын, ярты юлда тукталу егет эше түгел,— ди.
Моның үги әнисе дә әйтә:
— Барсын, барсын, — ди. Патша малаеннан котыласы килә моның.
Шулай итеп, егет юлга әзерләнә. Пароходка күп итеп пушкалар куялар, солдат төйиләр, бөтенесенә җитәрлек итеп бер еллык ризык-су алалар. Бәхилләшеп юлга кузгалганда гына, патша малае янына бер карт солдат килә. Солдат әйтә:
— Улым, ди, батыр егет икәнсең, мә минем шинелемне, ул сине теләгәнеңә ирештерер, — ди. Егеткә үзенең шинелен салып бирә.
— Рәхмәт, бабай, ди патша малае, солдатка бүләк итеп мең сум алтын бирә.
Болар кузгалып китәләр. Ярты ел баргач, каршыларына тагын ап-ак пароход килә. Көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты була. Егетнең пароходындагы бар халык егыла. Патша малае гына егылмыйча басып кала. Теге шинель көч бирә икән.
Ак пароход борыла да күздән югала. Хәзер егетнең пароходы да тукталмый, тегеләр эзеннән барыпмы бара. «Нурсылуны эләктереп булса ярар иде, бигрәк чибәр икән», — ди патша улы. Хәзер инде ул аны үз күзләре белән күрде. Алты ай баргач, болар диңгез ярындагы бер зур шәһәргә барып җиттеләр. Егет пароходтан төште дә туп-туры патша сараена китте. Барып җитсә, күрә, сарай алдында сансыз күп халык җыелган.
— Ни бар монда? Ник җыелдыгыз? — ди патша малае.
Мона әйтәләр:
— Менә, диләр, биредә дөньядагы патшаларның, вәзирләрнең уллары җыелды. Патша кызы Нурсылу балконга чыгып нур сирпегәндә җем дә җем өч көн егылмыйча басып кала, кыз шуңа була, диләр. Шуның чыкканын көтәбез, — диләр.
Егет әйтә;
— Арагызга мин дә басыйм әле,— ди.
Урын бирәләр дә, патша малае кереп баса. Өстендә карт солдат биргән шинель. Көтә торгач, бөтен шәһәр тып-тын булды. Нурсылу балкон ишеген ачты, тышка чыкты. Өсләреннән давыл уздымыни, сарай алдындагы бар халык егылды. Башларын да калкыта алмыйлар. Уртада патша малае гына басып калды.
Бик яхшы. Кыз кереп югалды. Егетне патша күреп калды. Икенче, өченче көннәрдә дә бу хәл кабатланды. Бар халык егыла, уртада иске шинель килгән егет кенә басып кала. Өченче көнне сыналганнан соң, егетне патша янына алдылар. Үзгә егетләр:
— Менә кемгә буласы кыз икән ул,— дип, бик көнләшеп таралдылар.
Патша, егетне чакыртып алгач, әйтә:
— Син батыр егет икәнсең, ди. Безнең киявебез булырсың, ди. Хәзер туйга әзерләнергә кирәк, мин сиңа өч йомыш кушам, шуларны үтә, — ди.
Егет әйтә:
— Бик яхшы, әйтегез, үтим,— ди.
— Син,– ди патша,— кызга алды алтын төсле, арты көмеш төсле күлмәк тектер, иртәгә китерерсең, — ди.
Егет харап булды, бер сүз дә әйтә алмады. Чыкты да шинелен җәеп утырды. Зур кайгыга төште бу. Кесәсендә бер тиен акчасы юк, ашарга ризыгы юк, ул күлмәкне ничек тектерсен? Шулай кайгырып утырганда янына бер кош очып килде.
— Кайгырма, егет, диде. Иртән сәгать алтыга күлмәк әзер булыр, — диде. Үзе очып та китте.
Егет аны-моны уйламый, ята да йоклый. Иртән торып караса, кызга дигән күлмәк чөйдә эленеп тора. Алды алтын төсле, арты көмеш төсле җем-җем итә. Күлмәкне илтеп патшага тоттырды.
— Рәхмәт, егет икәнсең, — диде патша.— Хәзер инде фаэтон әзерлә, аңа көмеш яллы алаша җигелгән булсын, иртәгә иртән китерерсең. — ди.
Егет тагын кайгыга калды. Нишләргә?
Шулай шинель җәеп кайгырып утырганда, әлеге кош очып килде.
— Кайгырма, егет, иртәнге сәгать алтыга барысы да әзер булыр,— диде. Үзе ялт кына очып та китте.
Егет аны-моны уйламый, ятып йоклый. Икенче көнне иртүк уянып караса, ишек алдында фаэтон тора. Көмеш яллы алаша җигелгән. Бу чыгып утыра да выҗт патшага! Күз ачып йомганчы барып җитә.
— Рәхим итеп бүләкне алыгыз, — ди патшага.
— Рәхмәт, егет икәнсең, — ди патша. — Хәзер инде соңгы йомышымны үтә. Минем йортым каршына алтын сарай салдыр, әйләнәсе гөлбакча булсын, дөньядагы бар җимеш өлгергән булсын, сандугачлар сайрап торсын, иртәгә иртәнгә өлгерт, туйны шунда уздырабыз, — ди.
Егеткә бер чара юк. Бер сүз әйтми чыгып китә. Шинеленә утырып кайгысын уйлый. Шулай кайгырып утырганда, кош тагын очып килде:
— Кайгырма, егет, диде. Иртәнге алты сәгатькә бары да әзер булыр, — диде. Шулай диде дә, канатын кагып очып та китте.
Егет тынычланып ятып йоклый, теге кошка мең рәхмәтләр укый. Иртән торса, чын: алтын сарай әзер. Әйләнәсе гөлбакча, бакчада ни генә үсми, җиләк-җимеш кызарып пешеп тора, агачларда сандугачлар сайрый. «Булды бу!» — ди егет, патшага китә. Бу хәлгә патшаның да исе-акылы киткән икән. Килеп егетне кочаклый.
— Синдәй булган кешеләр дөньяда юктыр, кызым мәңге синеке, — ди.
Егеткә Нурсылуны күрсәтәләр. Кызның чибәрлеге шундый икән, аның янында якты кояш нурсызланып кала икән. Егетне кыз да бик ярата. Шулай итеп болар кавышалар. Әлеге гөлбакчада кырык биш көн туй итәләр. Туйга килгәннәргә ашамаган ашамлык, эчмәгән эчемлек эчертәләр. Туй шулай итеп бик яхшы уза. Егет белән кыз бергә тора башлыйлар. Бер көн уза, ике көн уза, өченче көнне икесе дә гөлбакчага чыгып китәләр. Бер-берсеннән бер минутка аерыла алмыйлар. Шулай серләшеп, мәхәббәт ялкынында янып йөргәндә, зур бәла чыга. Баш очларында кара болыт җыела. Җыела, җыела да, көтмәгәндә Нурсылуны үзенә суырып ала. Егет берни эшләргә өлгерми кала, нишләргә дә белми. Бер көн эчендә тәмам кипте, саргайды кайгыдан.
Патшага әйтте:
— Рөхсәт ит, барам, эзлим, — диде.
Патша да кайгыда хәзер.
— Бар, улым, юлың уңышлы булсын, — диде.
Чыгып китте егет. Теге болыт киткән якка таба бара. Көнен көн дими, төнен төн дими — һаман юлда. Җиденче көнне кич кырын бер караңгы урманга җитте. Бик зур агач төбенә тынарга ятты. Шулай ятып торганда, караса, агачның бер яфрагына язу язылган: «Бу агачның яфрагын өзсәң, тамагың тук булыр», дигән. Яфракны өзеп алдына куйган иде, каршысына төрле ризык килеп чыкты. Туйганчы ашады, тукланды бу. Аннары бик рәхәтләнеп ятып йоклады. Икенче көнне яфракны алып тагын китте. Кич кырын бер агач төбенә ятты. Бу агачның яфрагында тагын бер язу күрде: «Бу агачның каерысын суеп түшенә кадаган кеше диюләр башы булыр» — дигән. Бер кисәк каерысын суеп, түшенә кадады. Иртәгесен ары китте урман эченнән. Кич җитте. Бер агач төбенә ятса, яфракта өченче төрле язу: «Бу агачның тамырын алып коралланган кеше зур көчкә ия булыр», — дигән. Егет агачның төбен казыды да чукмар сыман бер тамырны йолкып алды. Аннары соң әлеге яфракны алдына куеп бик әйбәтләп тамагын туйдырды. Хәзер моның эшләри җәйда. Бик тынычлап ятып йоклады. Иртүк торып юлга чыккан иде; каршысында куян. Һич курыкмый утырып тора. Куян телгә килә дә әйтә монарга:
— Син кая барасың? — ди. — Ары барма, анда диюләр крепосте, харап булырсың,— ди.
Патша малае әйтә:
— Миңа шул диюләр оясы кирәк тә инде, ди. Минем хатынны урладылар алар, әйдә, куян дус, юлны күрсәт,— ди.
— Ярый алайса, — ди куян.
Бу куян артыннан китә. Озак барганнармы, тиз барганнармы, әйтүе кыен, бер заман зур бер стенага килеп җитәләр. Егет кулындагы тамыр чукмар белән бер генә селкенә, стенадагы тимер ишек ки ачыла китә. Анда төрле аждаһалар, еланнар икән. Болар егеткә ташланмакчы була, егетнең түшендә — каеры. Барысы артка чигенә. Шулай итеп икенче ишектән, өченче ишектән бик җиңел уза. Дүртенче ишектән узып, бишенчесен ачып җибәрсә, бар дөнья яктырып китә. Тегендә зур сарайда Нурсылу утыра икән. Каршында карт дию йоклап ята. Нурсылу аның башын карый икән. Бик һәйбәтләп ирен каршылый, утырып елый. — Ничек монда килеп чыктың? — ди бу.
— Шулай-шулай килдем, сине коткармаенча кайту юк хәзер, — ди.
Хатыны әйтә:
— Дию сине үтерер бит, ул бик куәтле, — ди.
— Үтерсә үтерер, сугышып карыйк, әйдә уят үзен, — ди егет.
Нурсылу әйтә:
— Тукта, мин сиңа бер дару эчерим, — ди.
Диюнең яткан җирендә ике якта да ике шешә тора икән. Берсе куәт бирүче, икенчесе куәтне җибәрүче дарулар. Нурсылу иренә куәт бирүче даруны эчертә, аннары шешәләрнең урыннарын алмаштыра.
Егет кулындагы тамыр чукмар белән диюнең сыртына берне төшерә, дию ялт итеп сикереп тора.
— Бу ни бу? — ди. — Кем мине уятырга батырчылык итте? — ди.
Егет бер дә аптырамый:
— Мин, — ди.
Дию әйтә:
— Сугыштанмы, ярыштанмы? — ди.
— Сугыштан, — ди егет.
Дию, шулай дигәч, уң кулдагы шешәнең эчемлеген эчә. Куәт җибәргеч дару туры килә; Шуннан соң тотыналар болар сугышырга. Дию сугып җибәрә, Егет авырып китә. Сикереп тора да тамыр чукмар белән диюгә берне бирә дә, диюнең җаны чыга. Диюне бөтенләй көл итеп бетерә егет.
— Булды, хәзер өйгә кайтабыз, — ди Нурсылуга.
Хатыны әйтә:
— Моны бу килеш калдырмыйк, — ди. Үзе яулыгын салып бер селки. Диюнең бөтен йорт-җирләре бер йомыркага әйләнә. Нурсылу йомырканы кесәсенә сала, аннары соң икенче кабат яулык селки, зур каракош очып килә.
— Безне, ди, фәлән-фәлән патша торган калага илт, — ди.
Болар каракошка менеп утыралар да очып китәләр. Туры егетнең әтисе торган калага баралар. Егет әтисен, кардәш-ыруын күптән күрмәгән, күрәсе килә. Өч сәгать булды дигәндә, шәһәр читенә килеп төшәләр. Шәһәргә кергәндә, боларны капка сакчысы туктата:
— Тамагым ач, бер сынык ипи бирсәгезче мин ятимгә, — ди.
Егет ныклап караса, шакката: капка сакчысы моның үз әтисе икән. Елый-елый күрешәләр.
— Ни булды, әти, сөйлә, — ди егет.
Әтисе сөйли:
— Син китеп югалу белән, үги әниең тәмам азды, котырды, ди. Бөтен мал-мөлкәтне туздырды, патшалыкны харап итте дә качты, ди. Шуның аркасында мине бәреп төшерделәр. Хәзер икенче кешене сайлап куйдылар, ә мин менә монда,— ди.
— Кайгырма, әти, мин исән чагында син ятим булмассың, — ди егет.
Атасы бик сөенә инде моның:
— Улым, кәбәм, монда патша булырсыңмы, нишләрсең? — ди.
— Юк, — ди тегесе, — Монда сайлап куйганнар инде, ди. Без менә Нурсылу яшәгән шәһәргә китәрбез, — ди.
Болар өчәүләшеп каракошка утыралар да, бер тәүлек дигәндә, Нурсылу шәһәренә кайтып төшәләр. Тел белән әйтеп бетермәслек зур шатлык була. Шәһәр урамнарында халык музыка уйный, бии, җырлый. Шулай итеп, батыр егет мең бәладән узып, үзенең теләгенә ирешкән, ди. Әле дә булса ул үзе һәм Нурсылуы белән бик әйбәт яшәп ята, ди.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.