Сәлимҗан китапханәсе

Алтын канатлы кош

Бер патша була. Патшаның бер бае була, ышанычлы бае. Патша байга мондый наказ бирә, ди:

— Син миңа фәлән пот ипи, фәлән пот ит, фәлән пот май бир, ди.

Теге бай крестьянны талый башлый, таламыйча бирмиләр. Анысын түләсәләр, монысын китереп сала патша. Менә бу бай картая да ла.

Үлгән вакытта малаена әйтә:

— Патша эшенә катнашма, шушы байлык җитәр, аша да ят. Мин сиңа бер тай калдырам, башына авырлык килсә, шул тай белән киңәшләшерсең, — ди.

Хәзер теге малайга унсигез яшь тула. Аны патшалар чакырып алалар.

Әйтә моңа патша:

— Синең әтиең бик булыша торган иде, син бер дә булышмыйсың, каланы яктыртырга яктылык кирәк иде, — ди. Электрлар-мазарлар булмый әле ул чагында.

— Ярар, — ди егет, тапсам алып кайтырмын, — ди.

Тае янына кайта да әйтә бу:

— Шулай дип әйтә патша, ди.

Тае әйтә:

— Ярар, монысын эшләрбез, эш кушып йөдәтер инде ул, — ди.

Төнлә тае белән күтәрелеп очалар болар. Кырык чакрым биектә бер кош канатын өстенә куеп йоклый икән, шуның бер каурыен урлап төшәләр. Моны алып төшеп кун бу үзенең өенә. Бөтен кала яп-якты була.

Патша килеп карый да моны:

— Моның кошы да булырга тиеш, син кошын да алып кайт инде, нәрсә кирәк булса, шуны бирермен, — ди.

Теге егет тагы тае янына чыга.

— Әйтәм бит, әле бу гына булмас, — ди тае.

Төнлә, тай белән очып, теге кош янына менәләр.

Бу, кошның өстенә кулын аркылы куеп, аны кочаклап алып төшә.

Моны алып төшәләр дә патшага бирәләр. Патша моңа читлек ясата. Кош сайрап җибәрә хәзер, бөтен халыкның һушы китә. Патшаның каласы хәзер яп-якты инде кош та булгач.

Кош хәзер әйтә:

— Мин тагын да шәбрәк сайрар идем, элек кымыз биясенең сөтен эчә торган идем, ди. Миңа кымыз биясе алып кайтыгыз, мине алып кайткан егет аны да алып кайта алыр, — ди.

Шуннан бу егетне тагын чакыралар патшага.

— Шул бияләрне алып кайта алмассыңмы? — дип әйтә патша.

— Ярар, — ди теге егет.

Аты янына кайта.

Аты әйтә моңа:

— Ярар, кырык бер кат күннән өстемә кием тектерсеннәр, мин тибүгә чыдарлык итеп дагаласыннар, — ди.

Барып әйтә теге егет:

— Минем атыма шундый-шундый кием тектерсеннәр, шундый-шундый итеп дагаласыннар, — ди.

Атны китереп дагалыйлар. Ат тибеп җибәрә; типкән саен дагасы ватыла. Моңа хәзер чит илләрдән осталар эзлиләр. Америкадан килеп чыга бер оста. Бу атны шундый итеп дагалый, ат чуен баганага китереп тибә, дага анда да ватылмый.

Теге егет:

— Булды бу, — ди дә атны алып чыгып китә.

Бик күп көннәр баргач, диңгез эченә кертеп җибәрә бу атны.

— Мин үлсәм, кан чыгар, — ди, ат әйтә, — үлмәсәм, сөт чыгар, карап тор, — ди.

Бу егет карап тора: диңгез өстенә сөт чыга. Бер заман бу бияне алып чыга диңгез өстенә. Тайның кырык бер кат киемен өзгәләп, үзенең итләрен талап, яралап бетергән булалар. Бу тай чыга да егыла.

— Үлмәсәм, бер айдан килеп алырсың, — ди.

Егет биягә атланып кайтып керә. Кайтып керә дә патшага кертеп бирә ачуланып:

— Атымны харап иттердең! — ди.

Патша, бу бияне саву өчен, көн саен бер солдат куйдыра. Тибә дә үтерә, тибә дә үтерә теге бия. Шулай иттереп бер ай дәвам итә бу. Бер айдан соң теге коштан сорый патша:

— Ничек саварга моны? — ди. Солдатларымны үтереп бетерә бит, — ди.

Теге кош әйтә:

— Мине кем алып кайткан, шул савыр аны, ди. Теге егет атын алып кайткан була хәзер, аты терелгән була инде.

Аты әйтә:

— Менә сиңа камчы, ди, сул як кабыргасыннан китереп сук, үзе савыр дип торыр, — ди.

Камчы белән шундый китереп суга егет, бер савуда ун чиләк сөт бирә теге.

Хәзер кош әйтә инде патшага:

— Фәлән диңгез аркылы чыккач, бер патшаның кызы бар, шуны да алып кайтсак, бөтенебез дә җыелыр идек, күңелле булыр иде, — ди.

Теге малайны тагы чакыралар патша янына. «Ярар», дип кайтып китә инде бу.

Аты әйтә:

Менә нәрсә, ди, шундый бер караб эшләсеннәр, тавышы да чыкмасын, тыны да чыкмасын, ди. Үзе шәп йөрсен, эзе беленмәсен, карабта унике сәгать булсын, уникесендә йөрсен, уникесе дә гел уникедә генә торсыннар, ди.

Хәзер болар карабны ясаталар, — юк, барып чыкмый, дөберди торган була. Шулай да бер оста килеп чыга. Ясап куя бу карабны. Бу караб үзе шәп йөри, эзе беленми, дөберләми. Унике сәгатьнең уникесе дә йөри, барысы да гел уникедә генә торалар.

Хәзер бу малай юлга дип һәр төрле җимешләр, лимонадлар, конфетлар ала, алтын урындыклар ала. Чыгып китә бу. Барып җитә теге патшалыкның җиренә, Шәһәр ярына барып туктый. Теге патша кызы күрә дә, моның карабының матурлыгына исе китә.

— Миңа бик тәмле конфет чыгар әле, — ди.

Бу егет әйтә:

— Кирәк кеше үзе кереп алыр әле, ди.

Кыз тагы кычкыра тегеннән.

— Син генә түгел бит, син кермәсәң, башкалар керер, ди егет.

Түзәлми хәзер, керә теге кыз көймә белән. Конфетлар, җимешләр алып, алтын урындыкка утыра. Шул арада теге егет карабны җибәреп тә куя. Тавышы да чыкмый, эзе дә калмый...

Патша кызы сөйләшеп утыра торгач сәгатькә карый. Сәгать һаман да уникедә, «Иртә икән әле, ди, күп вакыт үтмәгән әле», — ди, һаман утыра теге кыз.

Караб хәзер ярты юлга җитә, сәгать һаман уникедә, сизә хәзер теге кыз.

— Моңынчыга хәтле мине беркем дә урлый алмаган иде, калай көйләдең син моны? — ди.

Теге малай әйтә:

— Егет кеше шулай таба инде ул, ди.

Шуннан сөйләшәләр.

Егет әйтә:

— Мин сине фәлән патшага кәләшлеккә алып кайтам бит, ди.

Патшага алып кайта моны. Патшага кайткачтын, теге кыз әйтә:

— Кырык пот бакырны кырык кат кайнатабыз, ди, шуның эченә алтын балдак салабыз, ди, шуны кереп алган кешегә тора барам мин, ди.

Теге патша чуеннан кием койдыра хәзер өстенә, чуен киеме белән бакыр эченә чума. Муены, патшасы үзе дә эреп бетә хәзер. Алып кайткан кызын үзе ала бу егет.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]