Сәлимҗан китапханәсе

КОРЧАҢГЫ ТАЙ

Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы, Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларның әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән.

— Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кете чәчә бит, дигән. Сез, улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, дигән.

Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән саҗин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр.

— Әй, улларым, сез солыны чәчмәгәнсез, сатып эчкәнсез, — ди, ышанмый әтиләре. Үзе китә карарга. Барып карый, солы тишелеп чыкмаган.

— Чынлап та солы тишелмәгән, ди, әллә сирәк булганмы? Тагы чәчеп карыйк, — ди.

Базарга китәләр дә тагы биш пот солы алып кайталар. Тагы да шул ук җиргә илтеп чәчәләр. Чәчәләр дә, бер атна узгачтын, тагын барып карыйлар. Солы тишелмәгән. Күршеләрнеке тишелеп, ямь-яшел булган, ә боларның — кап-кара. Әтиләренә кайтып әйтәләр.

— Әти, безнең солы тишелмәгән, — диләр. Инде карт ышана.

— Улым, берәр хәл бардыр безнең җирдә, әллә төнлә сакларга барасызмы? — ди.

Иң элек олы малаен сакларга җибәрә.

— Улым, төп буе сакла, йоклама, — ди.

Бу малай сакларга барса да бара, бармаса да бара. Боларның җирләре урман буенда икән. Җир өстенә баргачтын, бераз тора да ята бу. Ерак түгел була бер кордон, кордонга бара да йоклый бу. Иртә белән иртүк тора да кайта.

— Соң, улым, нәрсә бар, ни күрдең җир өстендә? — ди атасы.

— Һи, ди, анда нәрсә булсын, сандугачлар да сайрамый анда, төп буе йокламадым, — ди.

Әтиләре хәзер уртанчы улын җибәрә.

— Йә, уртанчы улым, син бар әле, син берәр эш чыгара алмасмы? — ди.

Хәзер уртанчы малае китә. Уртанчы малае барырга чыккачтан да, абыйсы йөгереп чыга моның артыннан.

— Энекәш, син ялгыз куркырсың, мин кордонга бардым да йокладым, син дә шулай ди.

— Ярар, абый булгач, — дип китә теге.

Җир өстенә керми дә бу. Туп-туры кордонга бара да ятып йоклый. Иртә белән кайта. Әтисе тагын сорый:

— Улым, ни булды? — ди.

— Юк, әти, сиңа берни дә юк, — ди малай.

— Солы тишелеп чыкканмы?

— Юк, тишелмәгән, — ди.

Хәзер моның кече малаена барырга чират җитте бит инде. Бу малайга бер дә көн юк инде. Тазның бер аягында оек белән чабата, бер аягында иске киез итек. Хәзер Тазга әйтә инде атасы:

— Иә, улым, хәзер син бар инде. Синнән берәр эш чыкмасмы, булмады тегеләрдән, — ди.

Таз әйтә:

— Мин барырмын баруын да, ди, миңа бер корык кирәк булыр, берәр киек килеп чыгуы бар, ди.

Сораганнарын хәзерлиләр дә җибәрәләр Тазны. Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, анда бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет.

Менә бер заман җил-давыл кузгала. Бары моның җире өстендә генә була ул давыл. Бу җил-давыл әле бер башына, әле икенче башына китеп йөри җирнең, тырмалаган шикелле өстерәлеп йөри. Таз аптырый моңа: «Нәрсә икән бу?» — ди. Куркып та китә инде. Өстерәлеп йөргән нәрсә килеп җитәрәк, ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Таз моны акыртып кыйный, теге хатын моңар ялына башлый:

— Син мине кыйнама, мин синең солыңны таң атканчы үстереп җиткерәм, ди. Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, ди.

Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми. Иртә белән карасалар, Таз мич башында йоклап ята.

— Һай, Таз шайтан, ни арада кайтып яткан әле, — ди әтисе, — Сакламагандыр, Таз шайтан, ди.

Уяталар моны. Тора.

— Әйдә, җыеныгыз, солы өлгерде, урырга барабыз, — ди.

— Һай, юләр Таз! Төн чыкканчы солы өлгерәмени? — диләр.

— Сездә солы саклап йөргән буласыз, ди, менә мин сакладым да, булдырдым да, ичмасам, — ди Таз.

Тазның сүзенә ышанмыйча, абыйлары карарга китәләр. Барып карасалар, солылары кешенекеннән бер чирек артык үскән, урак тыккысыз куе булган. Хәзер болар бөтен семьясын җыеп китәләр уракка. Ике абыйсы, ике җиңгәсе, Таз — барысы да уракка китәләр. Солыны бер көндә көчкә генә урып бетерәләр. Кояш баегач кына кайталар, шундый яхшы уңган була солы. Солыны болар өч көн бәпкәдә җилләтәләр. Дүртенче көнне бер арба алып кайтып сугалар. Бишенче көнне киптерәләр. Алтынчы көнне яргычка алып китәләр. Җиденче көнне тегермәнтән он итеп тарттырып кайталар. Сигезенче көнне — җомга көн иртә белән — коймак пешерәләр. Бер куас чиләге коймак изгәннәр болар.

Ике килен пешереп тора, карт белән ике малай ашап бетереп баралар. Таз мич башында ята. Аңа бер коймак та бирмиләр. Әтиләре әйтә:

— Тазга да берәр тәлинкә майлап бирегез, солыны ул булдырды бит, ди.

Олы абыйсы әйтә:

— Һи, юк өчен кайгырма, калса ашар, калмаса юк, үз тамагыңны туйдыр әле син, — ди.

Шуннан болар ашый торгачтын, коймак бик әз кала инде. Хатыннар да утырып ашый. Хәзер тәлинкә төбендә биш-алты гына коймак кала. Шул коймакны җиңгәсе илтеп бирә мич башына. Хәзер Таз бик хурлана бит моңар. Тәлинкәне ала да атып торып җибәрә, тәлинкә дә ватыла, коймаклар да атылып китә. «Их, болар миңа ашарга да бирмиләр икән әле»,— ди, елый-елый да бөкрәя дә ята мич башында.

Кич була, төн килеп җитә, Таз уйлап ята. «Менә килеп җитте теге хатынның сүзе, ди, ни булса шул булыр, ул кушканча эшлим әле»,— ди. Әтиләре, абыйлары йоклап беткәч, төнлә ишек алдына чыга да теге чәчкә ут төртә бу. Шул вакытта моңар иярләнгән бер тай килеп төшә. Иярендә камчысы да була.

Бу тай әйтә:

— Атлан, абый, уң ягыма сук, сул ягымнан кан чыксын, китәбез, — ди.

Тайның уң ягына суга, сул ягыннан кан чыга. Китәләр болар. Очалар-очалар, дөньядан бөтенләй юк булалар. Өч көн баралар болар. Өч көн баргач, бер шәһәргә килеп төшәләр. Шәһәр башында бер бәләкәй генә өй була. Шул өйгә килеп керәләр. Ул өйдә бер карчык тора икән, Таз бу карчыктан сорый:

— Әби, бу шәһәрдә фадиша торамы? — ди.

— Тора, бәбкәем, — ди карчык.

— Әби, син фадишага бармассың микән, аңа хезмәтче кирәк түгел микән? — ди.

— Була, бәбкәем, барып кайтырмын, — ди.

Карчык фадишага китә. Рөхсәт сорап, барып керә.

— Фадиша, ди, сиңа хезмәтче кирәк икән дип ишеткән идем, ди, миндә бер кеше бар иде, — ди.

— Үзе килсен, — ди фадиша.

Карчык кайтып әйтә Тазга. Таена атланып китә Таз. Тай барып туктый тегенең капка төбенә:

— Мине шунда син, егет, бәйләп куй да үзең кер. Мине сыйдырса гына яллан, мине сыйдырмаса ялланма, — ди.

Таз рөхсәт сорап керә дә:

— Фадиша, сиңа хезмәтче кирәкмиме? — ди.

Фадиша әйтә:

— Кирәк, минем алты баш атым бар, шуны бер башын туйдыра алырсыңмы? — ди.

— Туйдырырмын, фадиша, минем бер кечкенә таем бар, шул таемны сыйдырсаң, туйдырырмын, — ди.

— Ярар, сыйдырырмын, ди, әнә бәләкәй генә бер бүлмә бар, таеңны шунда ябарсың, — ди.

Алты баш атка алты хезмәтче тоткан була бу. Хәзер алтысын да чыгара да Тазны гына куя. Таз бер көнне карый атларны. Икенче көнне иртә белән тай моңа алтын канат бирә: «Шушы алтын канат белән атларның өстен сыпыр», — ди.

Теге, фадиша чыгып җиткәнче, атларның өстен алтын канат белән сыпырып җибәрә, — атлар юган шикелле елык-елык киләләр. Атларны чыгарып бәйли алтысын да. Фадиша чыгып карый, исе китә. «Бу нишләткән бу атларны, ди, алты хезмәтче асрап, болай итә алмаганны», — ди, тегеләрне орыша. Бу хезмәтчеләр үзләре дә шаккаталар, үзара сөйләшәләр:

— Юк, диләр, моның берәр хәйләсе бардыр, болай итә алмас иде. Без моны саклыйк әле, — диләр.

Беркөнне төнлә сакламакчы булалар. Саклыйлар. Таз чыга да, кичтән алтысына да алты почмакка печән ата да кереп ята, чыгып та карамый. Иртә белән торып чыга да, Таз тагы да шул алтын канат белән сыпырып җибәрә, атларны чыгарып бәйли. Бу алтын канатны качып торган хезмәтче күрә. «Ә, ди, әнә нәрсәсе бар икән аның», — ди. Кереп моны фадишага әйтә. Фадиша күңеленә салып куя моны: «Ярар», — ди. Тегеләрнең алтысына да расчет бирә дә чыгарып җибәрә, Тазны гына калдыра. Бу шулай байтак гомерләр карый атларны. Фадишаның җигә торган атларына хәзер тирә-яктагы кешеләрнең дә исе китә: шундый матур, шундый чиста, картина күк атлар була, ди, болар.

Бар заман тора торгач, фадишаның карчыгы үлә. Карчыгы үләчкәч моңар ямансу була инде. Тазны янына чакырып, болар сөйләшеп утыралар. Фадиша моңар әйтә:

— Менә, хезмәтчем, ди, синең алтын канатың бар икән. Үзем күрдем, ди. Канаты булгач, аның алтын канатлы кошы да бардыр инде, шул алтын канатлы кошның үзен алып кайтмассыңмы син миңа? — ди.

— Белмим шул, фадиша, — ди, Таз әйтә, — мин чыгып уйлап карыйм әле, — ди. Чыга да таен кочаклап елый.

— Их, тайкаем, ди, алтын канатны күргәннәр бит, нигә нишләрбез, хәзер миңа шуның алтын кошын алып кайтырга куша фадиша, ничек алып кайтырбыз икән? — ди.

Тай әйтә:

— Курыкма, егет, ди, алып кайтырбыз, тик безгә өч көнлек юлга ризык кирәк булыр, өч көннән кайтып җитәрбез, ди. Әгәр дә шул вакытта кайтып җитмәсәк, беткәнебез булыр, фадиша безне көтмәсен, — ди.

Фадишага кереп әйтә дә, фадиша юлга ризык әзерләп бирә, ди. Болар чыгып та китәләр.

Болар барып җитәләр, ди, бер диңгез буена. Диңгез буенда бик зур, бик биек бер тирәк үскән була. Шул тирәкнең очында бер кош оясы була, ди. Шул кош оясыннан өч төрле җеп асылынып тора, ди: берсе кызыл, берсе яшел, берсе зәңгәр.

Тай әйтә, ди, хәзер егеткә:

— Менә, егет, мен шул агачның башына, шунда асылынып торган өч җеп булыр, ди. Менә сиңа кайчы, ди. Шул җепләрнең яшеленә, зәңгәренә тимә, ди, кызылын кисеп ал да төш, ди, ояга кагыла күрмә, — ди.

Таз менеп китә дә кызыл җепне кисеп алып кесәсенә сала да төшә. Атлана да кайтып китәләр. Кайтканда Таз әйтә:

— Их, тай, без җеп кенә алып кайтабыз бит, ди. Фадиша безне яңадан җибәрмәсме? Кош калды бит, — ди.

Тай әйтә:

— Күп кычкырма, ди, алтын канатлы кош күптән кесәңдә инде синең, — ди.

Кайтып керәләр, фадишага кошны кертеп бирәләр, фадиша моны әһбәтләп читлеккә ябып куя. Ярар, булды инде бу хәзер.

Көннәрдән бер көн фадиша бик күп җирләргә кодалар җибәреп карый, кыз тапмый. Бу ишетә: бер шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар икән. Хәзер уйлый, уйлый да фадиша: «Мин моны, ди, хезмәтчегә әйтеп карыйм әле», — ди. Тазны чакырып кертә бу үзе янына.

— Син мине алтын кошлы иттең, кызлы да ит инде, егет, ди. Менә, ди, шундый шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар дип ишеттем, шуны алып кайта алмассыңмы? — ди.

— Ярар, фадиша, карарбыз, ди. Шулай да тышка чыгып уйлап керим әле, — ди. Чыга да таен кочаклап елый:

— Әй, тайкаем, ди, менә безгә нинди авыр эш бирде бу, ди. Шундый шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар икән, ничек алып кайтырбыз инде аны, — ди.

— Әй, егет, ди, аның монысы әле уен гына, соңрак булыр әле уеннары, ди. Аны алып кайтырбыз, ди. Без кушканны гына эшләсен. Менә безгә нәрсә кирәк: ул безгә бер караб ясатсын. Диңгез белән барасы, ди. Карабта унике зал булсын, унике залда унике сәгать булсын, ул сәгатьләрнең уникесе дә гел-гел уникегә җитеп туктаган булсыннар, ди. Карабның йөргән тавышы ишетелерлек булмасын, аннары җиде көнлек азык кирәк, — ди.

Фадишага шуларны чыгып әйтә. Фадишаның риза булмый. Хәле юк. Бөтен осталарны җыеп, караб ясарга куша бу. Карабны бер атнадан ясап бетерәләр. Юлга ризык алалар да китәләр болар. Өч көн бардылар, ди, болар. Дүртенче көнне иртә белән бер бик шәп атау янына барып чыктылар. Кызарып кояш чыккан вакытта, тау башында бер йорт күренә, ди. Шул йортның балконында җиде кыз җидесе дә йоклап яталар, ди. Шул вакытта караб кычкыртып җибәрә, ди. Караб кычкыртканга, кече кыз уяна, ди. Уяна да тутасын уята, ди:

— Кара әле, түт, ди, әллә нәрсә килеп туктаган түбән су буена, төшеп карыйм әле шуны, — ди.

— Бар, алай булгачтын, — ди, тутасы әйтә.

Теге төшеп китә, туталары йоклап кала. Караб янына төшә; ярабби, шундый матур караб, эченә керсәң, чыгасың килмәс. Ишекләре ачык. Ишек төбендә бер егет карап тора. Кыз сорый моннан:

— Абый, мөмкинме моның эченә кереп карарга? — ди.

— Мөмкин, мөмкин, теләсәң күпме йөр, — ди.

Кыз кереп китә. Таз ишекләрне яба да карабн полный ходка җибәрә. Кыз һаман йөри. Әллә ничә бүлмә монда. Берсенә керә, берсеннән чыга. Йөри торгач, бутала бу, каян чыгасың да белми башлый. Бервакыт моның сәгатькә күзе төшә:

— Һи, сәгать унике генә икән әле, тагын бераз йөрим әле, — ди.

Бераз йөргәннән соң, тагы сәгатькә күзе төшә. Сәгать һаман да уникедә. Бу хәзер сизенә башлый инде.

— Мине кая алып барасың? — дип еларга тотына.

Егет моңар әйтә:

— Син елама, без сине шундый-шундый бик зур фадишага алып кайтабыз, — ди.

Бу туктала хәзер елаудан. Кайта торгач, болар алтынчы көнне кайтып җиталәр. Боларны музыкалар белән бик матурлап каршы алалар. Икенче көнне туй ясыйлар. Туйга бөтен шәһәрдәге кешене җыялар. Бик әйбәт тора башлыйлар фадиша белән болар.

Тора-бара бу кыз туганнарын сагына башлый. «Их, дип әйтә, ди, минем башларымны кем монда китереп кертте?» — дип әйтә, ди. Тора-бара фадишаны да котырта башлый, ди, бу кыз.

— Бу хезмәтче безне һәлак итәчәк. Аңарчы без аның үзен бетерик, ди.

Фадиша риза була, ди, моңа.

— Нишләтәбез соң алай булгач? — ди.

— Менә аңа хәйлә шул, — ди хатыны, — безнең әтинең сиксән баш аты бар: кырык башы айгыр, кырык башы бия. Алар бик усаллар, ди. Ул айгырлар янына берәү дә керә алмый, алар кергән бер кешене бәреп үтерәләр. аларга ашарга да койма аркылы гына салалар, ди. Аңа шул кырык баш айгырдан кырык баш бияне аерып алып кайтырга кушыйк, ди. Шунда аны айгырлар тибеп үтерерләр, — ди.

— Ярар, алай булгач, — ди фадиша, — кушыйк, — ди.

Тазны чакырып кертә дә әйтә:

— Менә нәрсә, хезмәтчем, ди, минем бабай булган кешенең бар икән сиксән баш аты, ди. Кырык башы айгыр, кырык башы бия, шул кырык баш бияне кырык баш айгырдан аерып монда алып кайтырга кирәк. Әгәр дә шуларны алып кайтсаң, үзеңне өйләндерәм, бер дигән итеп өй салып бирәм, — ди.

Чыга да егет таен кочаклап елый:

— Их, тайкаем, ди, шундый-шундый атларны алып кайтырга кушты, — ди. Барысын да теге әйткәнчә сөйләп бирә инде.

— Их, егет, — ди, тай әйтә, — минем кирәк булыр көннәрем алда әле, ди. Ярар, барырбыз, тик мин кушканны җиренә җиткереп эшләрсең, ди. Дүрт аягыма дүрт дага кирәк. Җитмешәр потлы чуеннан дага ясатсын. Муеныма җитьмеш потлы чылбыр ясатсын, ди. Аннан соң патша кәгазь язсын: «Алып кайтсаң, әйткән сүземнән таймам», дип әйтсен, — ди.

Хәзер фадишага кереп әйтә инде:

— Менә, фадиша, мин алып кайтуын кайтырмын, ди. Таш юлдан барасы, аның аягына дага кирәк, ди. Җитмешәр потлы чуеннан дүрт дага эшләт. Атымның муенына җитьмеш потлы чылбыр кирәк, — ди.

Фадишаның исе китә. Бу кушкачтын тыңламый булмый бит инде. Бөтен тимерчеләрне җыеп дага ясарга куша. Җиде көн маташып, бары бер аягын гына дагалап куялар. Бөтен эшне бетергәнче биш атна гомер үтеп китә. Тайны дагалап куйдылар. Бер атналык ризык алдылар. Ризыкны алып чыгып киттеләр.

— Уң ягыма сук, сул ягымнан кан чыксын, ди, мин кузгалып киткәндә күзеңне йом, — ди тай.

Атланып чыгып китә. Тай чабып киткән урамда туп төшкән шикелле чокырлар казылып кала. Бөтен халыкның исе китә: «Бу нинди хәл бу?» — дип.

Өч көннән соң, таң алдыннан барып җитәләр болар. Тимер ишекле бик зур таш сарай була бу. Ишекләре бар да йозакланган. Янында беркем дә булмый. Читтәрәк бер бик зур тирәк үскән икән. Корчаңгы тай тазга шул тирәккә менәргә куша.

— Бар әле, шунда мен, ди. Мин кереп китәрмен дә бераз торгач чыгармын, ди. Уң ягымнан кан чыкса, яныма төшәрсең, бәхилләшербез, минем беткәнем булыр, — ди.

Таз менеп утыра агачка. Тай тирәли чабып әйләнә дә тибеп торып җибәрә ишеккә куш аягы белән. Ишек бераз ярыла. Икенчеләй әйләнеп килеп тибә. Өченче тибүгә ишек ачылып китә. Барып керә дә айгырлар белән сугыша башлый бу. Айгырларны тибә дә үтерә. Егермесен үтергәч, хәл итәргә чыга бу. Таз карый, тайның уң ягыннан кан чыкмаган. «Эш җайланды», — дип, кулын чабып сикергәли бу. Сикергәли торгач ботагы сынып, егылып төшә бу Таз. Тай чабып килә дә: «Мен тизрәк, юньсез, бетерәләр бит үзеңне»,— дип, Тазны яңадан агачка мендереп җибәрә. Тай кабат кереп китә. Калган егерме баш айгырны үтерә дә кырык баш бияне ияртеп алып чыга. Бик шәп бер бия була алар арасында. Тазны шуңа атландыра да үзе арттан куып кайта.

— Чап тизрәк, югыйсә безне бетерәләр монда, — ди.

Чабалар, чабалар, ди, болар. Чаба торгач, бер урманга килеп җитәләр, ди. Урманга килеп җиткән чагында, бер карчык очрый да Тазга әйтә:

— Бәбкәем, кая алып барасың бу атларны? — ди.

— Өйгә алып кайтабыз, — ди Таз.

— Юк, бәбкәем, алып кайта алмыйсыз, хәзер артыгыздан җитешеп үтерәләр сезне, — ди.

Карчык бик ярлы икән, егет аңа бер ак кулъяулык бирә:

— Әби, ди, нужа килгән чагында, күзеңне сөртерсең, ди. Син, әби, ничек булса да куып килүчеләрне безнең арттан җибәрмә инде, — ди.

— Ярар, бала, — ди теге карчык әйтә.

Болар чыгып китәләр. Тегеләр куып килеп җитәләр дигәндә генә, карчык бөтен дөньяны су итә. Тегеләр бүленеп калдылар. Кайтып җитәләр. Фадишаның исе китә. «Ничек алып кайткан да, ничек алып кайткан?» — диләр инде. Шау-шу киләләр.

Хәзер боларга бик зур конюшня салдырып, кырык баш бияне үз алдына ябалар инде.

Фадиша хатынының тагын эче бик поша башлый инде.

— Их, ди, боларны да алып кайткач, моңа бер хәйлә дә юк икән инде, бу безнең үзебезне дә бетерә икән инде, ди. Ничек тә бетерик без моны, — ди.

Фадиша әйтә:

— Ничек итәбез соң? — ди.

— Ясатыйк сиксән чиләк керешле бер казан. Салдырыйк шуңа кырык чиләк сөт, кырык чиләк су, ди. Шуны кайнатып чыгарыйк, ди. Кайнатып чыгаргачтын, мин казанга алтын балдагымны салырмын, шуны алып чыгарга кушыйк, ди. Ул казанга төшеп җитә алмас, пешеп үләр, — ди.

— Менә алай үлсә-үләр шул, — ди фадиша.

Тазны чакырып кертәләр. Әлеге эшне әйтеп бирәләр инде:

— Әгәр шул балдакны алып чыксаң, ярты патшалыгымны бирәм, үзеңне өйләндерәм, — ди фадиша.

— Ярар, фадиша, чыгып керим әле мин, — ди Таз.

Чыга да таен кочаклап елый, ди, бу.

— Их, тайкаем, нишләрбез инде, ди. Менә шундый-шундый эшләр куштылар бит, — ди Таз.

— Ничек тә алып чыгарбыз, — ди, тай әйтә. — Тик мин әйткәнне тыңла, ди. Фадиша зур мәйдан әзерләсен, бөтен шәһәрдәге халык җыелсын, ди. Казан уртада булсын, ди. Син атлангач, мин мәйданны бер мәртәбә әйләнеп чыгармын — пошкырырмын, ди, икенче әйләнермен — пошкырырмын, өченче әйләнермен — пошкырырмын, ди. Өченче әйләнүемдә, син сикереп төшәрсең, ди. Куркып сикермә, казанның суы суынып беткән булыр, — ди.

— Шулай-шулай әзерлә, — дип, кереп әйтә Таз фадишага.

Фадиша риза була. Кәгазь язышалар: әгәр алтын балдакны алып чыкса, ярты фадишалыгын Тазга бирергә, шуның өстенә өйләндерергә була фадиша.

Таз атлана да тайга, әйләнеп китә. Бер әйләнә — пошкыра, ике әйләнә — пошкыра, өч әйләнә — пошкыра. Өченче әйләнүендә егет сикереп казанга төшеп китә. Сикереп төшүе була, балдакны авызына кабып алып та чыга. Бөтен гаскәр кул чабып көләргә тотына. Фадиша бик хурсына, фадишалыгын бирәсе килми бит инде Тазга.

— Бу алып чыккач, мин дә алып чыкмам микәнни? — ди, — Мин үзем төшеп алам, — ди.

Хатыны кочаклап еларга тотына: «Төшмә!» дип. Бу, аңа карамастан, задурланып:

— Үзем төшәм, — ди.

Бик яхшы бияне иярләп алып килергә куша. Казанны яңадан кайнатып чыгаралар. Фадиша биягә атланып, Таз күк, өч тапкыр әйләнеп килә дә, өченчесендә казанга сикереп төшә. Төшеп тә җитми, сөякләре таралып пешеп тә чыга.

Шулай итеп, Таз егет фадишаны җиңеп чыкты, ди. Бүген бардым, кичә кайттым, мин дә булдым мәҗлестә. Ун көн уен иттеләр, ун көн туен иттеләр. Сый-хөрмәтнең чиге булмады, үзләре чүмеч белән эчтеләр, миңа чүмечнен сабы гына эләкте.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]