Борын-борын заманда бер кешенең булган икән, ди, утыз улы. Утыз улның иң кечеләре Батыр исемле булган, ди. Ул үсеп җиткән. Болар утызы да бер вакытны өйләнеп, туйны бер көнне ясарга дип сүз куешканнар. Үзара киңәшләшкәннәр дә, аталарыннан рөхсәт алып, утыз кызлы кеше эзләргә дип чыгып киткәннәр, ди.
Болар юлга чыгып байтак җир киткәч, аталары артларыннан куып җитә Батырны дәшеп ала.
Батыр әтисе янына килеп
— Ни хәл, әти? — ди
— Батыр улым, ди, синең акылың да, куәтең дә бар, ди, менә мин сиңа бер киңәш бирәм, ди. Моннан ун көннәр чамасы киткәч, бер әрәмәлеккә җитәрсез, ул әрәмәлеккә йә җитмичә, йә аны узып куныгыз,— ди. Шулай ди дә, әтисе китә.
Батыр агалары янына бара.
— Әти ни әйтте? — диләр.
— Шушы юл белән барганда унынчы көнне бер әрәмәлеккә туры килерсез. Ул тирәдә кунарга тукталмагыз, йә җитмичә, йә аны узып тукталыгыз дип әйтте, — ди.
— Һи, без утызау бит, нинди дошман батырчылык итәр безгә каршы чыгарга, — диләр тегеләр.
Бара-бара бер кичне әрәмәлеккә барып җиттеләр, ди. Абыйлары:
— Әйдә менә шушы җирдә туктап кунып китик әле, — диләр.
— Әти монда кунарга кушмады, — ди Батыр.
Батыр сүзен санга да сукмыйча абыйлары шул җиргә тукталып, бер өйгә кунарга керәләр, ди. Урнашып йокларга ятарга җыенгач, Батыр әйтте, ди, боларга:
— Без монда ишек төбенә каравылчы куйыйк, — ди.
Агалары әйтә:
— Һи, безгә тияргә кемнең йөрәге җитәр икән! каравыл торасың килсә, үзең тор, — диләр.
Шулай дип әйтәләр дә, ятып та йоклыйлар. Батыр ишек төбендә боларны саклап тора. Нәкъ төн уртасы килеп җитте дигәндә, өй эче яп-якты булып китә. Күп тә үтми, уңга-сулга каранып, лап-лап басып килә, ди, бер карт ишеккә туп-туры карап. Бу картны күрү белән Батырның күңеленә шик төште, ди, бу нинди карт икән дип. Кылычын бик уңайлап тотып, картның ишектән килеп кергәнен көтеп торды да, ди, башын чабып төшереп, гәүдәсен өй астына чыгарып ташлап, үзе китте, ди, бу шул карт килгән юл белән.
Бара-бара бер әрәмәлеккә җитә. Әрәмәлекне чыккач, моңа күренә ике йорт. Шул йортларның берсе янына барып, ипләп кенә тыңлап тора, йорт эчендә шаулашалар, телләрен аңларлык түгел. Шак-шок иттереп капканы кага, моның шакуын ишетеп, боларның берсе йөгереп чыга. Капканы кысып кына башын чыгарып каравы була, Батыр шул арада кылычын алып тегенең башын өзеп төшерә. Икенчесе чыга, аның да башын чабып өзә кылыч белән. Бер-бер артлы утыз кеше чыга, бу барысының да башын чабып өзеп кенә тора, ди.
Ярар. Егет бу өйгә кереп тормады. Китте тагын да эчтәрәк утырган икенче йортка. Йорт янына барып тыңлап торды бу, йорт эчендә хатын-кызлар шаулашалар. Капка янына барып шакыды, бер кыз чыгып капканы ачты да, үзе йөгереп кереп китте, Батыр да аның артыннан керде. Моны күргәч кызлар шаккаттылар.
— Монда ничек килдең, ничек сине дию һәлак итмәде? — диләр.
— Башта мин бер карт диюне үтердем, ә менә монда килгәч, әнә теге йортта янә утыз диюне үтердем, — ди.
Тегеләрнең исләре китеп:
— Инде син диюләрнең күбесен үтергәнсең икән, аларның тагын берсе бар, анысы өйдә юк. Ул кайткач сиңа яхшылык булмас, — диләр. Егет болардан сораша.
— Сез кем, ди, монда каян килдегез, — ди.
— Без барыбыз да бер патшаның кызлары, без егерме тугыз кыз. Безне дию урлап китте, без менә дию кулыннан котыла алмый ятабыз,— диләр. Елыйлар болар, канлы күз яшьләрен түгәләр. Батыр боларны тынычландырды: «Мин сезне дию кулыннан коткармасам, исемем Батыр булмасын!» — ди.
Шуннан кызлар белән саубуллашып кайтып китте, ди, бу абыйлары янына. Кайтып керде, абыйлары бернәрсә белми йоклап яталар. Бу да йокларга ятты. Бик каты йоклап та китә бу. Абыйлары йокыларыннан уянып Батырдан көлделәр, безне каравылларга теләгән кеше үзе йоклап ята, дип. Абыйлары көлүгә Батыр уянып китә. Абыйларын базга алып төшеп аларга үзе үтергән диюнең гәүдәсен күрсәтә. Ашадылар-эчтеләр дә болар, атларына атланып, Батыр юлыннан киттеләр. Бик күп әрәмәлекләр үтеп, барып җиттеләр теге ике йортка. Башта беренче йортка керделәр. Батыр үзе үтергән утыз диюне күрсәтте. «Менә минем бер төн эчендә эшләгән эшем шушы инде»,— ди. Абыйлары Батырның көчлелегенә шаккаталар. Хәзер инде аннан курка башладылар. Әйткән сүзен тыңламасаң, ул безне дә хәрап итәр дип уйлыйлар инде болар.
Тагын бер әрәмәлекне үтеп, икенче йортка барып җитәләр. Батыр абыйларын, бу йортка алып кереп, кызлар белән таныштырды. Менә болар минем абыйларым, без утыз егет, сез минем абыйларыма хатынлыкка барырга риза булырсызмы икән, дип сорады. Кызлар бик шатланыштылар, Үзләре яраткан егетләрен сайлап алып парлаштылар.
Икенче көнне Батыр абыйларына, кызларны алып, моннан китәргә кушты.
— Абыйлар, ди, сез кайтыгыз, мин монда калам, ди, миңа, ди, диюләрнең башлыклары белән очрашып, көчемне сынап карарга кирәк, — ди.
Агалары кайтып китә. Өйләренә кайтып ата-аналарын шатландыралар, кызларның ата-аналарын табып, утыз көн уен, кырык көн туен итәләр. Егетләрнең ата-аналары Батыр кайтмаганга кайгырышалар, кече улыбыз читтә аерылып калган дип.
Ярар. Батыр бер көн торды, ике көн торды бу йортта. Өченче көн дигәндә ишек алдына чыкса, җил-давыл күтәрелеп, урман эче караңгы булды, ди. Җил-давыл кубып, агачларны күтәреп бәрде. Озак та үтмәде, күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, дию кайтып керде, ди.
— Диюләрнең картын, яшен үтереп, патша кызларын таратып бетергәнсез, инде минем белән көч сынашып карарга булдыңмы?— ди. Коткыч яман тавыш белән акыра: «Мин сине юк итәм»,— ди.
— Көчең җитсә юк итәрсең, әйдә көчләрне сынашып карыйк, көрәштәнме, сугыштанмы? — ди Батыр.
— Көрәше качмас, менә син, егет булсаң, фәлән патшаның Сәхипҗамал исемле кызын алып кайтып бир, — ди дию.
— Ярар, — ди Батыр, — Сәхипҗамалны алып кайта алсам, мин синең башыңны чабам, алып кайта алмасам, син минем башымны чабасың, — ди егет.
Шулай сүз куешып Батыр чыгып китте юлга. Юллы җирдә юл белән китте, юлсыз җирдә юл юк дип тормады, ди. Төн барды, көн барды, бара торгач барып җитте, ди, бу бер зур шәһәргә. Шәһәргә барып җиткәч, бер карт белән бер карчыкка кереп, атын шуларга куйды, ди.
— Бабай, ди, минем атны яхшылап ашатыгыз, эчертегез, мин сезгә хакын түләрмен, — ди. Үзе ашап-эчеп, өс-башын карап чыгып китә шәһәргә. Шәһәрдә йөреп, кешеләр белән таныша, патша турында сораштыра: улы бармы, кызы ничә яшендә?— ди. «Улы юк аның, ә бердәнбер кызы Сәхипҗамал исемле»,— диләр. Патша сарае янына бара, сарай янындагы бакча тирәсендә йөри бу. Шул тирәдә йөри торгач, патша кызының бакчага чыкканын күрә. Бакчага керер иде, кая ул, якын да китермиләр. Шуннан соң бу, җир астыннан юл ясап, бакчага керә. Җир асты юлының башына бер чокыр казып, ул чокыр өстенә бик килештереп, кеше сизмәслек итеп бер ишек ясап куя.
Ярар. Көннәрдән бер көнне патша кызы үзебезнең дус кызлары белән бакчага чыга. Болар кырык кыз, кырыгы да бертөсле итеп киенгән. Патша кызы тирәсендә йөриләр. Боларның бакчага чыгуы була, Батыр кызлар киеме киенеп, җир асты юлының ишеген ипләп кенә ачып бакчага чыга. Кызлар арасына кереп, алар белән бергә патша кызы янында йөри бу. Кызлар бииләр, җырлыйлар, бу да бии, җырлый. Кызлар әкият сөйлиләр, бу да шунда. Шуннан соң кызлар, патша кызы янына утырып, төрле-төрле сүзләр белән хәбәрләр сөйлиләр.
Берсе әйтә:
— Бер кешенең утыз улы булган икән, ди. Аның, ди, Батыр исемле кече улы булган, — ди.
Патша кызы Сәхипҗамал әйтә:
— Батыр абыйларына егерме тугыз кыз табып биргән, үзе дию кулына төшеп хәрап булган, имеш, — ди.
Батыр тыңлап утыра бу сүзләрне. Тагын уйныйлар. Батыр патша кызы Сәхипҗамалны мактап җырлар җырлый. Сәхипҗамал моңа шакката. Моңа соң бу кунак кыз минем белән булыр, ди. Кайтыр вакыт җиткәч, Батырны үзе белән бергә бүлмәсенә алып керә. Бүлмәгә керәләр дә сөйләшеп утыралар. Шуннан соң Батыр әйтә инде патша кызына: «Мин, ди, кунак кызы түгел, ди, мин әнә сез сөйләгән Батыр инде», — ди. Кыз шакката. Болар яратышалар. «Мин, ди, патша малае түгел, ди, мин фәлән шәһәрдәге бер кешенең утызынчы улы, — ди. Әгәр теләсәң, ди, мин сине үзем белән алып җитәм»,— ди. Кыз ризалыгын биреп, моннан качарга план коралар инде. «Качмасак, әти мине сиңа бирергә риза булмас», — ди Сәхипҗамал.
Батыр, бакчага чыгып, җир асты юлының ишеген ачып, шәһәргә чыга да теге бабай белән аби янына барып, атын караган өчен аларга хакын түли. Шуннан соң ат базарына чыгып Сәхипҗамал биргән акчага бер яхшы ат ала. Кыз белән хәбәрләштеләр дә, билгеләнгән вакытка Сәхипҗамал җир асты юлыннан килеп чыгып, атка атланып юлга чыгып киттеләр, ди, болар.
Бик күп җирләр үтеп, әрәмәлеккә барып керделәр, ди. Юл дисәң, юл юк. Сәхипҗамал курка башлады, син мине кая алып барасың, ди.
— Мин сине дию пәрие янына алып барам, ди. Без шулай-шулай сүз куештык, ди. Диюне җиңә алсам, миңа булырсың, җиңә алмасам, диюгә булырсың, ә дию бик көчле хәйләкәр нәрсә, — ди. Сәхипҗамал бик нык кайгырды.
— Нигә соң син аны миңа башта ук әйтмәдең?
— Кайгырма, ди, мин сине ташламам, — ди.
Бара-бара барып җиттеләр, ди, болар дию торган җиргә. Барып керделәр. Озак та үтмәде, җил-давыл күтәреп дию кайтып керде.
— Кайттыңмы? — ди.
— Кайттым, — ди Батыр.
— Алып кайттыңмы? — ди.
— Күрмисеңмени, алып кайттым, — ди.
Дию пәрие бик күңелсезләнде. Алай итте, болай итте, Батырны куркыта алмады. Шул ачуыннан чыгып китте. Дию чыгып китү белән, Батыр әйтә Сәхипҗамалга:
— Мин моның белән сугышып башын өзә алсам, монда бер минут та тормабыз, китәрбез, — ди.
Сәхипҗамал әйтә:
— Ул бик хәйләкәр нәрсә икән, ди, аның хәйләсенә каршы хәйлә корып җиңик без аны, — ди.
Шуннан соң дию яңадан кайтып керә. Бу кайтып керү белән, Батыр чыгып китә. Сәхипҗамал әйтә диюгә:
— Мин сине бик ошаттым, ди. Син риза булсаң, ди, мин синең янда калыр идем, ди. Тик менә мин үзем генә калырга куркам, син бик еш әллә кайларга чыгып йөрисең икән, — ди.
— Син нәрсә телисең соң? — ди дию.
— Мин, ди, синең җаның белән калыр идем, син миңа җаныңның кайда икәнен әйтсәң иде, — ди.
— Минем җаным, ди, әнә теге идән себерә торган себеркедә,— ди. Диюнең шулай диюе була, Сәхипҗамал идән себеркесен барып ала да кочаклап ята. Дию моны күреп көлә.
— Әй, җүләр, ди, нигә минем җаным идән себеркесендә булсын инде, ди. Мин болай гына әйттем, ди. Минем җаным, ди, әнә теге кисәү агачында,— ди.
Сәхипҗамал кисәү агачын барып алып, шуны кочаклап ята. «Синең җаның булгач, миңа бернәрсә дә кирәкми»,— ди. Дию пәрие моңа аптырап, мине бик каты ярата икән бу, дип уйлый.
— Әй, җүләр син, ди, минем җаным себеркедә дә түгел, кисәү агачында да түгел, минем җаным бөтенләй башка җирдә,— ди.
— Шулай шул,— ди Сәхипҗамал, — син чыгасың да китәсең, минем янымда җаныңны калдырсаң, мин бер дә курыкмас идем, — ди.
— Ә-ә-ә, сиңа минем җаным кирәкмени,— дип, дию бик каты ачуланып, кызны кыйный башлый, мин сине юк итәм, ди, син мине алдыйсың, ди,
— Алдамыйм, алдарга да теләмим, ди. Җаныңны калдырырга теләмисең икән, әнә Батыр белән көрәшеп, көчне сынап кара, ди, шуннан соң күренер,— ди.
Дию пәрие Сәхипҗамалга ышанып сөйләнә башлады:
— Минем җаным, ди, бик еракта шул, ди. Диңгез аркылы чыккач, өч ботаклы бер зур агач булыр, ди. Шул агачның өстендә өч башлы кара елан булыр, ди, шул кара елан астында, ди, кара мәче булыр, шул кара мәче минем җаным булыр, — ди.
Сәхипҗамал сөйләндерде, сөйләндерде дә: «Сиңа китәр вакыт җитте»,— дип чыгарып җибәрде моны. Дию пәрие егерме җиде көнсез кайтмас булып чыгып китте, ди.
Дию чыгып китү белән, Батыр кайтып керә.
— Нигә соң, ди, ул дию белән озак-озак сөйләшеп торырга кирәк инде, ди. Мине әти-әниләр югалтканнардыр инде, — ди, Батыр дию белән алыш-бирешне тиз генә бетермәк була.
— Ашыкма, — ди Сәхипҗамал. — Мин аның җаена төшеп, серен сөйләттем, ди. Ул миңа үзенең җаны кайда икәнен сөйләп бирде, — ди.
— Кая соң аның җаны? — ди егет.
— Аның җаны диңгез артында икән. Диңгезне чыккач, өч ботаклы бер зур агач булыр. Шул агачның өстендә өч башлы кара елан булыр, шул кара елан астында кара мәче булыр, шул кара мәче дию пәриенең җаны була инде, ди. Менә сиңа шул мәчене табып үтерергә кирәк, ди.
— Ярар, ди Батыр,— мин ул мәчене табып үтереп кайтыйм әле, ди.
Батыр Сәхипҗамал белән саубуллашып, атына атланып китә.
Бара-бара, теге диңгез янына барып җитә. Диңгез бик киң икән, теге ягына чыгар әмәл юк. Диңгез буенда йөри-йөри аптырап, бер эш тә эшли алмыйча, кайтып китим инде дип кенә торганда, моның янына бер карт килеп чыга. Хәл-әхвәл сораша. Егет моңа үзенең кайгысын сөйли, берәр әмәлен белмисеңме, бабай, ди.
— Ярар, егет, ди, бик аргансың да бугай, ди. Менә шушы урынга ятып йокла, ди. Иртә белән йокыңнан уянгач, баш астындагы җирне берәр метр казып төшәрсең, шунда бер алтын авызлыклы йөгән булыр, ди. Шул йөгәнне алып селкесәң, бер Акбүз ат килеп чыгар. Алтын авызлыклы йөгәнне шул Акбүз ат башына кертүгә, диңгез өстеннән юл ачылыр, ди. Атка атлану белән, күзеңне йом, диңгезнең теге ягына чыгып җиткәч, күзеңне ачарсың,— ди.
— Диңгез аръягына чыккач, мин нишләрмен, бабай? — ди.
— Диңгез аръягына чыккач, бик сак бул, улым, ди. Анда еланы, аждаһасы адым саен булыр, ди. Ул якка чыгып җитү белән, Акбүз атның башыннан йөгәнен салдырып алып, алтын авызлыклы йөгәнне биленә бәйлә, әгәр аны биленә бәйләмәсәң, соңыннан бу якка үз иленә чыга алмасcың, диңгез артында калырсың, ди. Йөгәнне ат башыннан салдырып, биленә бәйләү белән, Акбүз ат китәр. Курыкма, ул әллә кая китмәс, кирәк чагында алтын авызлыклы йөгәнеңне генә алып селкерсең, Акбүз ат шул минутта килеп җитәр, ди. Диңгез аръягына чыккач,— ди, бабай әйтә,— теге өч ботаклы агачны эзләп табарсың, ди. Өч ботаклы агач астына бик сакланып кына барып, тирән генә итеп бер чокыр казы, ди. Шул чокырны казып бетерү белән, чокыр эченә кереп утыр угыңны алып. Өч ботаклы агач башында утырган еланның башына карап ат. Елан, бер башын күтәреп, сине эзли башлар, ук тигән башын син утырган чокырга тыгу белән, кылычың белән башын өзеп төшерерсең, ди. Аннан соң, икенче башына атып, башын кисеп төшер. Өченче башын атуы да, кисеп төшерүе дә бик авыр булыр, куркып калма, ди. Ярар, улым,— ди карт,— мин китим инде, ди, мин әйткәннәрне онытма, ди. Еланның өч башын да өзеп төшергәч, агач башыннан ул үзе үк әйләнеп килеп төшәр, ди. Шул вакытта, елан астындагы кара мәчене тотып алып, капчыкка салырсың, ди. Ычкындырма, диюне кешеләргә каршы котыртып, аңа көч биреп ятучы шул кара мәче, ди. Кара мәче кулында булганда, дию беркая китә алмас, ди.
— Рәхмәт, бабай, – ди Батыр. — Бик күп гыйлем өйрәттең, тик менә мин Акбүз атны кая куярмын икән, — ди.
— Диңгез артындагы зәһәрле еланны үтереп, кара мәчене кулыңа төшергән, биленә бәйләгән алтын авызлыклы йөгәнне алып селкерсең. Акбүз ат килеп җитәр. Аңа атланып диңгезнең бу ягына чыгарсың, Диңгезнең бу ягына чыккач, алтын авызлыклы йөгәнне элекке урынына күмеп китәрсең, — ди. Шулай ди дә, карт китә.
Ярар. Батыр карт әйткән җиргә ятып йоклады. Иртә белән йокысыннан уянып, баш астыннан алтын авызлыклы йөгәнне казып алды. Йөгәнне казып алып кулына тотуы булды, бик матур Акбүз ат килеп чыкты моның янына, Акбүз атка йөгәнне киертеп атланды да диңгезнең икенче ягына чыгып китте. Диңгез аръягына чыккач, өч ботаклы агачны эзләп тапты, теге карт әйткәннәрнең барысын да җиренә җиткереп эшләде бу. Елан белән ике арада бик зур көрәш булып, еланны җиңеп чыкты. Еланны җиңеп, астында яткан кара мәчене капчыкка салып, кыз янына алып кайтып китте. Бу кайтканда, дию пәрие көч-хәл белән генә сулап ята икән, Сәхипҗамал Батырны каршы чыгып алды, Батыр дию янына барып керүгә, дию ялына башлады моңа: утыз диюне үтердең, атамны үтердең, инде миңа тимә, кара мәчене җибәр, — ди.
— Мин аны шул чаклы азаплар күреп җибәрер өчен алып кайтмадым, — ди Батыр.
Шул арада Сәхипҗамал кара мәчене капчыктан алып, аның башын өзеп ташлады. Кара мәченең башы өзелү белән, диюнең дә башы өзелде. Шуннан соң диюнең гәүдәсен тирән чокырга ыргыттылар, ди.
Батыр белән Сәхипҗамал икесе ике атка атланып, Батырның әти-әниләре янына кайтып киттеләр. Кайтып җитеп, бик зур туй итеп, эле дә булса күңелле генә гомер итәләр, ди. Кичә бардым, бүген кайттым.
Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:
Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].
[ТХИ-1977, 382-385 б.]Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.
Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.
Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.
Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.
Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.
Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.
Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:
- Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
- Әкият тексты басылган чыганаклар.
- Әкиятнең вариантлары.
- Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.
Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.
- Абага
- Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
- Азерб.
- Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
- АС
- Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
- Афанасьев
- Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
- Балинт
- Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
- БХИ, I
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
- БХИ, II
- Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
- БНС, 1973
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
- БНС, 1976
- Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
- Васильев
- М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
- Витевский
- Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
- Гульчечек
- Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
- Иванов
- М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
- ИОАИЭ
- Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
- КДУ
- Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
- КНС, I
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
- КНС, II
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
- КНС, III
- Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
- Катанов
- Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
- КС
- Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
- Кукляшев
- С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1889
- Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
- Кәлилә вә Димнә, 1891
- Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
- Мең дә бер кичә
- Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
- Насыйров
- К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
- Паасонен
- Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
- ПС
- Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
- Радлов
- В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
- Рәхим
- Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
- СНД
- Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
- СНП
- Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
- ТНС, 1957
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
- ТНС, 1964
- Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
- ТХИ, 1954
- Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
- ТХӘ, 1956
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
- ТХӘ, 1958
- Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
- Тукай
- Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
- ТС
- Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
- УНС
- Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
- ФФ
- СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
- Фәезханов
- Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
- ХИ, 1938
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
- ХИ, 1940
- Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
- ХӘ
- Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
- Яхин, 1900
- Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
- Яхин, 1902
- Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.