Сәлимҗан китапханәсе

БЕР КЕШЕНЕҢ УГЫЛЫНА ВАСЫЯТЕ

Бер кеше үлем хәлендә улына васыять әйтте: Әй, угылым, үз байлыгың илә гомер ит. Бер кешегә дә сәлам бирмә, кешеләр сиңа сәлам бирсен. Ашаганда бал илә күмәч кенә аша. Шулай гомер итсәң, бер йөзгә бер йөз табышың булыр, — диде.

Икенче көн бу кеше вафат булды. Улы атасы вафат булган көннән соң бер кешегә дә сәлам бирми, бал илә күмәч ашап тора башлады. Бер елдан соң хисап кыйлып карады: атасыннан калган акчаның йөз сумын ашап бетергән. Бер йөзгә бер йөз файда көткәндә зарар күргәненә гаҗәпкә калып, агасына барып, вакыйганы сөйләде. Агасы әйтте:

Син әткәйнең әйткән сүзен аңламаган. «Бер кешегә дә сәлам бирмә» дигәне — һәр кешедән әүвәл сукага барыр өчен. Әгәр син һәр кешедән әүвәл сукага барсаң, сиңа сәлам бирергә кеше булмас иде. Әмма кешеләр сиңа сәлам биреп китәрләр иде. «Бал илә күмәч ашап тор» дигәне — сукадан соңга калып кайтсаң икмәк илә тоз бал илә күмәч кебек булыр иде. Шулай игенне тырышып иксәң, бер йөзгә бер йөз табышың булыр иде, — диде.